Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАП

Әсгать Мохтар

Күренекле үзбәк язучысы Әсгать Мохтар — кАпа-сеңелләр», . * Дәвер минем тәкъдиремдә», кЧинар» романнары, күпләгән повесть һәм хикәяләр, поэмалар, шигырьләр, сәхнә әсәрләре авторы. Ул 1920 елда тимер юлда эшләүче татар гаиләсендә туа. Югары белем алгач, Әндиҗан педагогия институтында үзбәк әдәбияты кафедрасы мөдире, республика газеталарының әдәби хезмәткәре, үзбәк әдәби журналы *Шарк юлдузи» редакторы. Үзбәкстан Язучылар союзының секретаре булып эшли. Хәзер ул әдәби - зер исә бу тирәдә бердәнбер булган зәңгәр панбәрхет күлмәген к еп чыкса да, үзенә берәү дә игътибар итмидер төсле тоела. Әүвәле чиратсыз гына итне симез җиреннән кисеп бирә торган кибетче дә кичә бер кило иткә өч йөз грамм сөяк кушып рәхәтләндерде. Нәфисәнең исә һәйбәт түш итен күтәреп кайтып килүен Салтанатбикә үз күзе белән күрде. Әллә нинди баш врачның хатыны булса да». машинистка гына инде ул. Чыпчык симереп бер батман була алмый. — Тагын шул сүз! Аның ни гаебе бар, ташлачы, җаным. Үз эшен белеп, машинисткалыгында йөри бирсен, — диде Шадиев, ачуын басарга тырышып. — Шушы хәлеңә сөенеп торыйммыни?! Шадиев, аның сүзен кискен генә бүлеп: — Кыскасы, сүз' күбәебрәк китте, — диде. — Эшсезлектән булса кирәк. Үзеңә дә берәр җиргә урнашырга кирәк булыр, җаным. — Нинди эшкә? Мин дә машинистка булыйммы? — диде Салтанатбикә, — автобуста кондуктор бул, диярсең бәлки?.. — Ул машинистка, кондуктор дигән сүзләрне йөзен чытып әйтте. — Инде көнем шуна калдымыни? Инженерлык, врачлык белгечлегем булса икән, эшкә кергәндә. Институтның беренче курсын үзең ташлаттың ич!.. Шадиев сүзсез калды. Бу хакта бәхәс элек тә күп булды. Салтанат- бикә мондый бәхәсләрдә һәр вакыт шушы соңгы сылтавы белән җиңә иде. Шадиев моннан унөч ел элек кылган хатасы аркасында аның менә шушы дәлилен юкка чыгара алмый, күп вакыт дәшми калырга мәҗбүр иде. Шулай да бу юлы ул бөтенләй җавапсыз калмады: — Яңадан укырга кер булмаса. — Шул гына калды инде. Оп-олы башым белән кичә генә мәктәп эскәмиясеннән торган кызлар белән бер өстәл артына утырыйммы? Шадиев сүзнең кычкырышка әйләнүеннән курка иде. Ул, ачуын басар өчен, өстәленә иелеп тагын эшенә кереште. Салтанатбикә, балконга чыгып, кулына китап алган булды, әмма аның күзе күрше балконда иде. Анда Нәфисә Мөслимева өй эшләре белән мәйханә килә икән. Ул чүлмәккә утыртылган гөлен балконга алып чыкты. Моны күргән Салтанатбикә аяк очына гына басып бүлмәсенә керде дә кисмәккә утырткан зур гөлен күтәреп чыкты. Күршесенә игътибар итмәгән Нәфисә инде ул арада кыйммәтле кып-кызыл төркмән келәмен җилләтергә чыгарып элгән иде. Салтанатбикә тагын ашыга-ашыга бүлмәсенә йөгерде. Идәндәге искерәк келәмгә нәфрәт белән дөп-дөп басып үтте. Гардероб янына барды, йокы бүлмәсеннән әйләнде. Йөрәгендә нәрсәдер ташырга тотынгандай, үзен-үзе кая куярга белми башлады. Иренә карады: ул хатыны хәлен ни дип тә белмичә бирелеп эшләп утыра иде. Салтанатбикәнең кычкырып җибәрәсе килде, әмма үзен тыеп калды, бүлмәсенә кереп караватына ауды. Иртәгесен Шадиев больницадан кайтканда аның эш өстәле өстендә өр-яңа кызгылт келәм ята иде. — Бу кайдан килде? — Кайдан дип, кибетләр корып бетмәгән әле. Нәрсәгә шул хәтле исең китте? — Бик каты кирәк идемени соң ул?.. Салтанатбикә аңа сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде: — Нәрсәгә шулкадәр исең китте? Кешедә бар әйбер нишләп миңа кирәкмәсен икән?! — Тагын кычытмаган җирне кашыгансың ич син, җаИым! Хупламыйм. Диссертация яклаганда кирәк булыр дип җыеп куйган акчам иде.... Шадиев диссертациясен озакка сузганы өчен җыелышта сүз ишетеп, шуның өстенә хәйран ачыгып та кайткан иде. Өйдәге яңалык аны тәмам чыгырыннан чыгарды. Чишенеп тә тормастан, кәнәфигә килеп утырды. Хатыны сөйләгәннәр колагына кермәде, фәкать өзек-өзек гыйбарәләрен генә ишетте: «Тегенди-мондый гына кеше түгел, доктор хатыны...», «Инде көнем шуңа калдымыни?..», «Минем кай җирем ким?..» Шадиевиың ихтыяр көче бу күңелсезлекне дә җиңәргә ярдәм итте. Ашап-эчеп алгач, тагын эшенә утырды. Ул эш белән генә онытыла иде. Каршы сүз әйтсә, бәхәсләшергә, аннан килеп ызгышырга кирәк. Моның белән генә кителгәнне төзәтеп булмаса да, сабырлыкны хуп күрә иде. Салтанатбикәгә исә, киресенчә. ♦ иренең салкын канлылыгыннан начары юк, давыллап-дулап алырга җае с табылмый. Балконда Нәфисәсе дә күренми бит. Нишли икән? Эштән £ ул һәр вакыттагыча җиденче ун минутта кайтты. Кулында газетага төрелгән бер нәрсәсе бар иде шикелле. Нәрсә булды икән? Салтанатбикә, чыккач, коридорда Нәфисәне очратты. £ — Салтанатбикә апа, нихәл? Безгә бер дә кермисез, кергәләгез, — * диде Нәфисә, кулындагы себеркене ишек артына сөяп, яңак сөякләре £ киңрәк, әмма күзләре үтә эчкерсез елмаеп торган яшь кенә хатын иде г ул. Сызганган җиңнәрен төшереп, Салтанатбикәгә ишек ачты. л — Исән-имин торасызмы, иптәшкәйләр? — диде Салтанатбикә, «се- •- нелем» урынына әйтелгән «иптәшкәй»гә басым ясап,— Керәм дип * җыенам үзе, бер сөйләшеп утырасым килә, һаман форсаты табылмый, £ күр инде, иптәш. Бу җиде ят кына сөйләшә торган сүзләр иде. Чит телдә аңлашкан кебек. Акылы зәгыйфь булмаса, Нәфисә бу гәпнең асылын аңларга тиеш иде. Асылы исә болай: «Әҗәлең килгере, юха тагарак. Күзем күрмәсен, синең белән мин тиңмени?!» — Доктор Мөслимев исән-саумы?.. Чирләп йөргән сыман, эше авыр, ахры, яшь кешегә... Бер көнне күрдем — шундый ябыккан... Моның мәгънәсе шундый иде: «Эшләгән эше чуалып бетсен бәдбәхетнең. Берәүнең урынын алып тапканы бугазына аркылы килсен...» Нәфисә ире хакындагы сүзләргә җаны эреп елмайды. Өстәл янындагы чемоданны читкә алып куеп, кунакка урын әзерләде. — Тагын берәр якка киттеме? — дип сорады кунак, түргә узганда чемоданга ымлап. — Бер көн өйдә, ике көн сәфәрдәдер инде? — Үзегез дә беләсез инде, хирург бит ул. Кай кичләрдә самолет белән чыгып китәргә дә туры килә. Бүген дә менә районга... — Ай-Һай, хәрәкәтчән Мөслимевогез. Яшь нәрсә... Үзегез дә беләсездер... Нәфисә төшенеп бетмәде, ахры, күзләрен йомгалап, аптырабрак калды. — Сездән дә яшьрәкме әле ул? — Бер тиң без, — диде Нәфисә, тагы да гаҗәпләнә төшеп. — Яшь икән... — Әйе, яшь. Сүзсез калдылар. Салтанатбикә, бу тынлыкка мөмкин кадәр серлерәк мәгънә бпрмәкче булып, үзенчә башын селкеде. — Кәнфитеннән җитешегез, апа. Әллә нигә бер кердегез, күр инде, вареньем да юк икән. — Бәхетегез зурдан икән, иптәшкәй. Шундый ир! Яшь. Белемен генә алыгыз! Хәзер сылу, чибәр кызлар күп, әмма күбесе ирдән сезнең кебек уңмый. — Уңган дип инде... — Нәфисә каршы төшмәкче иде дә сүз таба алмады. Җитмәсә, күршесе дә сүз әйтергә ирек бирмәде. — Инде уңу гынамы соң! Якын күргәнгә күрә әйтәм — юлдан табылган алтынга ия чыга, диләр. Бәгырькәегезне җуймагыз... Бизәнмисез дә икән тагын, иптәшкәй... — Мин Мөслимев хакында алай уйлый алмыйм. — Шул шул менә. Ир затының әнә шундыйлары алдый да инде, әйт сәм әйтим мин сезгә. Башымнан үтмәгән булса, авыз да ачмас идем Мөслимев яшь икән шул...— Салтанатбикә тавышын әкренәйтм Менә минем иремне дә бер дә уйламассың! Шушы яшькә җиткәндә — Юк, юк, апа, сөйли күрмә! — Нәфисә кунакка чын йөрәктән ачынып төбәлде, — мин доктор Шадиевны бик пакь кеше дип беләм. — Ир кеше бит ул, җаныем, ир кеше, беләсезме? Сыйлап-сыйпап йөрде дә, бер заман ишетәм — районда күз атып йөри торган врач хатыны бар икән. Юу-у-ук! Мин ябышсам, каты ябышам. Элегрәк ачык авыз булуыма да гел үкенәм әле. — Кайчан булды соң ул хәл? — Кичә генә. — Салтанатбикә, келәм алып кайткан көнне сүзгә килүнең сәбәбен үзгәртеп, ызгышны бөтенләй шуңа нигезләп тасвирлады. — Якын күргәнгә генә серемне ачтым, берәүгә дә ычкындыра күрмә,— дип бетерде ул сүзен, улнбу чыкмасын дигән ният белән. — Ярар... — диде Нәфисә битараф төстә. Бу хатыннан аның беренче ■мәртәбә ихласы кайтты. — Мин шулай дигәнгә карап хафаланма тагын. Мөслимев хакында берни дә әйтә алмыйм. Яхшы егет. Әмма артык яхшы ул. Фәкать шуны гына әйтәсем килә, матурым. Ирең булгач, бөтенләй үзе дә, фикере-зи- кере дә, һәрбер адымы да үзеңнеке булу кирәк икән. Булмаса... кайсыдыр адымы билгесез калса, соңрак сөреме тия икән, һай, лыкылдап утырып оедым, ахры, кайтыйм, докторым нишләп утыра икән? — Утырыгыз әле, — диде кәефе бозылган Нәфисә. — Рәхмәт. Киңәшемне күңелегезгә авыр алмагыз, якын күреп кенә сөйләштем, иптәшкәй. Ишек ябылганда Нәфисә урыныннан кузгалмады, чемоданга озак кына төбәлеп торды. Бердән, озак вакыт күрмәгән кебек, ирен бик сагынгандай булып китте. Моннан бер ел элек, әле яңа гына тормыш корып җибәргәндә ул иренең эштән кайтып җитүен шундый зарыгып көтә иде... Доктор Мөслимев эштән кайтты. Нәфисә аның аяк тавышын шунда ук таныды: Мөслимев һәр вакыт каты-каты басып, өс-башына кунган урам тузанын ишегалдында ук кагып, сөенечле һәм дәртле бер төс белән өйгә килеп керә иде. Ул, кергәч үк Нәфисәгә карап, «яхшы әле, өйдә икәнсең» дигән кебек ягымлы елмайды да костюмын салып җиңнәрен сызганды. Тыштан керү белән җиңен сызганырга больницада гадәтләнгән иде. Көчле беләкләрен ялангачландырганда, «яле, эш бармы, «ә» дигәнче эшләп ташлыйм», дигән сыман бер кыяфәткә керә. Хәзер дә җиңен сызганып,— әйтерсең Нәфисәне күтәреп алып күкрәгенә кысмакчы, — салмак кына атлап килде дә мич янында шаулап кайнап торган самаварны җиңел генә күтәреп өстәлгә куйды. — Юлга һәммә нәрсәңне әзерләп куйдым, — диде Нәфисә, иренең күзләреннән берәр сер эзләгән шикелле карап. Күрше хатынының сүзләре әле һаман колагында әрсез чебен кебек безелди иде. — Рәхмәт, Нәфисә. Бик әйбәт булган. Ярты сәгатьтән очам.— Мөслимев ванна ягына чыгып күлмәген салды да салкын су чәчрәтә-чәчрә- тә юына башлады. Аның вакыты һәркайчан тыгыз. Әмма бер генә эшне дә ашыгып эшләргә яратмый. «Ярты сәгать» яки «биш минут» дип әйтә дә ул арада гына һич тә бетерә алмаслык эшкә керешә. Бетереп Тә куя. Нәфисә моны белә, шуңа күрә аны беркайчан да ашыктырмый. Юынганда аны ашыктыру исә бөтенләй бушка гына хафалану иде. — Ай-Һай, күп йөрисез,— диде Нәфисә, чәй эчәргә утырганда. Анын тавышында ризасызлыкка охшаш ят төсмерләр ишетелгәндәй булды. Мөслимев хатынының тавыш төсмереннән бигрәк, сүзенең мәгънәсенә игътибар итте. — Ничек инде «күп»? — Гел районга очасың, гел... — Әйе, әйе, шулай,— диде Мөслимев уйланып,— шулай. Мин бу хакта уйламаган да икәнмен. Читтән караганда чыннан да шулай күре нүе мөмкин. Врачларның тормышы шундый мәшәкатьле инде, үзебезгә сизелми дә. күнегелгән. Син читтән карап күреп тә алган менә. — Читтән карап түгел. Мин бөтен эшләреңә синең караштан чыгып бәя бирмәкче булам. — Рәхмәт, Нәфисә.— Мөслимев аның кулы өстенә үзенекен куй ды.— Күз алдына китерик әле: таулар арасындагы бер кышлакта си- † нең белән минем шикелле үк бер кеше түшәктә ята. Кызышудан башы < чатный. Азаплы чир белән уздырган һәр минуты, һәр сулышы күпме *" көч, күпме чыдамлык сорый. Хәле торган саен авырая. Ул әле бик аз ♦ яшәгән, бөтен киләчәге алда. Бәхете, иҗаты, хезмәте, дуслары, хыяллары күз алдыннан китмидер. Тормышы исә куркыныч астында. Менә * шул кеше берәүне көтә. Кояш чыгуын көткәндәй көтә. Бөтен өмете шу- * нарда. Шул «берәү» аңа бәхет тә, иҗатын, хезмәтен, дусларын, хыял- s ларын да кайтарып бирә ала. Әгәр шул «берәү» син генә булсаң, ниш- д ләр идең? н Нәфисә иренең җитди күзләренә миһербанлы карашын салды. Сал- * танатбикә дә, аның сүзләре дә онытылган иде. — Абау, сине ни дип аптыратып утырам соң әле мин! Нәфисә иренең костюмын алып килеп, аның иңенә салды, аннары арттан иренең киң җилкәсен кочып алды да беравыкка гына аңа сыенды. Мөслимев, урыныннан торып, хатынының көлеп торган күзләренә төбәлде. — Кайткач шул кеше турында сөйләп бирермен, яме? Нәфисәнең шәфкать белән тулы күзләре ярар дигән мәгънәне аңлатты. — Нәсим абый, операцияме? — диде ул. — Әйе, — диде доктор, көр күңеллелек күрсәтергә тырышып. — Сак булыгыз. Ире җавап урынына аны кочагына алып үпте. Нәфисә ишек төбеннән озак кына карап калды. Иреннәрендә Нәсимҗанның кайнар орыну эзләре калган иде... † Мөслимев иртәгесен үк кайтып җитәргә тиеш иде — кайтмады. Нәфисә тагын бер көнне шулай көтеп уздырды. — Докторның ымы-шымы ишетелми шикелле? — диде Салтанатбн- кә, икенче көнне Нәфисәне очраткач. — Доктор кайттымы? — диде ул өченче көнне, Мөслимевнен әле һаман кайтып җитмәвен белә торып. Нәфисәгә аның соравыннан бигрәк хәлен уртаклашкан сыман карап торуын күтәрүе авыр иде. — Доктор Мөслимев күзгә-башка чалынмый. Исән-сау йөриме? Әле һаман шул китүеннән кайтканы юкмы? Китүе китү инде, хат-фәлән дә юк диген, ә? Мөслимев алтынчы көнне дә кайтмады. Нәфисә хәзер Салтанатбикә белән очрашудан тайчана башлады. Көненә өчәр мәртәбә сораша. Ниһаять, ул кайсыдыр бер шәһәргә туганнарына кунакка киткәч, Нәфисә җиңел сулап куйды. Мөслимев кайтып төшкәч, боларнын барысы да онытылды: доктор, яңадан туган кебек яшәреп, дәртләнеп кайткан иде. Тау һавасы хакын' да, авыр чиреннән котылган яшь агроном хакында ике көн буе кат-кат сөйләде Агроном Нәфисәне дә сорашкан, сәлам әйткән, адресларын алып калган икән. — Гаҗәеп егет! Чире җитди булган, ярдә.м кичексә, зур бәхетсез лек килүе мөмкин иде. Гомерен саклап калган кешегә рәхмәт кенә әйтү буш сүз кебек кенә күренә икән, ди. Сунарга килергә чакырды. Бер карасаң — философ, бер карасаң — сабый бала... — Бүләк алып кайттым! — диде Мөслимев бер көнне эштән кайткач. Кәгазьгә төрелгән бер нәрсәне югары күтәрде. — Буең җитсә, ал. Нәфисә Нәсимҗанга «кәтүк» дип, Нәсимҗан исә Нәфисәгә «багана» дип кушамат таккан иде. Нәфисә анын җилкәсенә асылынып кулын сузды. Нәсимҗан, кулын тагы да югарырак күтәреп, «багана-ба- гана» дип көлә иде. Алар байтак шаярышып көлештеләр, аннары Нәфисә җитез генә сикереп бүләкне кулга төшерде. Бу — Нәфисә әллә кайчаннан бирле таба алмый йөргән китап — «Стенография дәреслеге» иде. Менә шушы күңелле көн узып киткәч үк Мөслимев тагын китәргә җыена башлады. — Кая? — Сәхибәне күреп килим әле. — Нинди Сәхибә? Нәфисә шулай дип сорауга, үзенең дә исенә төште: үткән ел Мөслимев Сәхибә дигән кызны дәвалады. Бу операция хакында, Сәхибәнең үзе хакында Мөслимев шул вакыт шактый күп сөйләгән иде. Ире сөйләгәннәрдән Нәфисә шуларны белде: Сәхибә унтугыз яшьләрдәге кыз. Матур гына. Бик түзем, акыллы. Өлкә шәһәрләренең берсендә шәфкать туташы булып эшли, ата-анасы юк. — Аның авыр операциядән соң саулыгы мине генә түгел, профессорыбызны да кызыксындыра. — Саулыгы әйбәт диләрме соң? — Барып күрүгә җитми инде. Андый операция бик сирәк ясала. Күп кешеләр башкача күрәзәлек иткән иде, әмма, күрәсең ич, бер ел узды инде, саулыгы әйбәт дигән булалар. Гаҗәп кызык очрак. Барыйм әле. Иртәгә китәрмен. — Берәүне дәваладым дип, гел шуның артыннан гына йөрерсеңмени?..— диде Нәфисә үпкәләгән төстә. Әллә ни зарур булмаса да, китеп барырга гына атлыга, дип уйлый иде ул. Мөслимев тә моны сизеп алды. — Беләсеңме, Нәфисә, бер үлемнән калып, синең кулыңнан төзәлеп, савыгып чыккан кеше туганың кебек якын була икән. Минемчә, дөньяда иң күп дусты булган кешеләр врачлардыр. Адәм баласы үзен коткарган кешене оныта аламыни? Аларны врач та оныта алмый, һәрберсе бөтен кыяфәте белән күз алдында тора. Нәрсә булды икән, йөри микән дип уйлыйсың, күрәсе килә башлый. Кыскасы, кардәшең кебек... — Хәрендәшең, алайса? Сәхибә хәрендәшең булгач, кем була инде ул? — Нәфисә шулай төрттереп әйткәч, Мөслимев көлеп җибәрде. — Сәхибә — әйбәт кыз. Булдыклы кыз. — Кайчан китәсез... хәрендәшегезгә? — Хәзер ук түгел әле, Нәфисә... Иртәнге якка чемоданны әзерләп куй. Машина бара икән, шуңардан калмыйм. Нәфисә бу җитдилектән боегып калды, тик кисәтүдән ары китәргә нигез юк иде. Иртәгәсен ирен озаткач, күңеле тәшвишләнә башлады. «Әйбәт кыз», «кардәш» дигән сүзләр янә күңеленә килде. Көне дә әллә ничек күңелсез тоелды. Әллә кайдан күз алдында Салтанатбпкәнен караңгы күләгәсе калыкты, шомлы тавышы ишетелгән сыман булды. Бу вакытта Салтанатбикә өлкә үзәгендәге бер туганының бәйрәмчә җыелган өендә кунак иде. Өй хуҗасы өч бүлмәсенә фатирчылар кертеп, шулар хисабына көн күрә, беркайда да эшләми торган ханым. Очрашкан көнне сүзләре мәнге бетмәс төсле тоелды. Ләкин өстәл янында ефәк белән тышланган көрпәгә утырып ике көн туктаусыз гәпләшкәннән соң, әңгәмәләре саекты. Сүзләре бетмәс иде дә, исемнәре кайта-кайта телгә алынган, болар таный торган хатыннар бетте. Ул хатыннарның беришесе иреннән аерылган, яисә берәрсенең гаиләсендә низаг булган булса да, бу хакта тагын күтгме сүз озайтырга мөмкин сон? Салтанатбикә мондый гәптән туюын гомерендә беренче мәртәбә тойды. Яхшы әле, бер фатирчы кыз бар икән, кичкырын ул кайтып, мәҗлескә ямь өстәде. Икенче көнне менә шушы кыз хакындагы гәп иртәдән кичкә кадәр ике туганга җим бирде. Өч көннән соң бу кыз тагын керде. Сәхибә бу арада ут кебек янып йөри иде. Ул туфлиен салып, тездән югары күлмәк итәген төзәткәләде дә Салтанатбикә янына килеп утырды. Ул нигәдер дәртле күренә, күзләрендә ниндидер сер, йөрәгендә әйтәсе нәрсәсе бар кеше сыман, ♦ кызарып торган иреннәре менә-менә ачылып китәм дип тора иде. йорт с хуҗасы чыгып киткәч, Сәхибә сак кына сорады * — Салтанат апа, шәһәрләшегез доктор Мөслимевне танымый- ф сызмы? а Салтанатбикәнең йөрәге, нәрсәдер буласын сизеп, сикерә башлады. < Күкеле кытыкланып китте. Ләкин ул, гамьсез һәм ваемсыз кеше ке- £ бек, һәвәсләнүен белдермәскә тырышты. — Мөслимев?.. һе-е-е, доктор дисенме әле... белмим. Әйе-әйе, тукг та әле, доктор Мөслимев, ә? Беләм. Нәрсә булган ана? — Яхшы беләсезме? < — Әйе... күрешкәләп торабыз, — диде Салтанатбикә саклык күрсә- £ теп.— Шуннан нәрсә? » — Ул кеше* бервакыт мине дәвалаган иде. Кичә шәһәребезгә килгән. — Килгән? Нәрсәгә? — ...Мине күрергә...—диде Сәхибә кызарып.—Операциядән сон сәламәтлегемнең ничеклеген беләсе килә икән... Шул чак йорт хуҗасы керде. Сәхибә чыгарга кузгалды. Кыздан аерылгач, Салтанатбикә уйга калды. Инде аны бүтән нәрсә кызыксындырмый иде. Ул Сәхибә белән өзек-өзек алышкан сүзләрдән байтак нәтиҗә чыгарырга өлгерде. Эч пошулары бердән юкка чыкты Уйларсың монда. Кыз йөрәгендәге гыйшкын кемгә ачарга белми аптыраган икән. Шулай сизелә. Кешесен таптым дип сөенгән, имеш! Салтанатбикә мондый уйлардан соң кычкырып көлеп җибәрергә әзер иде. Әмма үзен тыеп калды. Доктор ник килсә дә. барыбер. Гәпнең төбе кызда. Кызның дулкынлануына караганда, монда берәр кызык чыгар, ахры. Салтанатбикә иртәгесен көнозын фатирчы кыз ишегеннән күзен алмады. Сәхибә эштән кайту белән. Салтанатбикә үзе барып керле. Кызның тыныч урын табуыннан, фатир хуҗасының ятим, шәфкатьле булуыннан сүзне башлап, ул әкрен-әкрен максатын тормышка ашырырга кереште. Бүтән сөйләшер кешесе булмаганга, Сәхибә дә йөрәгендә- ген тышка чыгарды. — Хатын кеше, әнием шикелле берәү сез, яшерер хәлем юк, Салтанат апа. Мин... аны онытмаган идем. Хәзер барысы да яңадан исемә төште. Больницада ятканда мина шундый илтифат, шундый миһербанлык күрсәтте. Мин ул вакытта моны доктор булганга күрә шундыйдыр, дип уйласам да, йөрәгем каи арада әллә ни сизенгәндәй була иде. Соңрак исәнлегем ie сорашып хат язды. Менә хәзер... үзе дә килгән. Бүген врач кабинетына чакырыл алып, сорамаган нәрсәсен калдырмады. йөрәгем дөрләгәнгә, кеше төсле җавап та бирә алмадым. Әллә нәрсә булды миңа, Салтанат апа, елыйсыларым килде... __ Юләрләнмә! Шуннан хәтле күрергә килгәч... яшь бала түгел ич син... Яшь бала да чамалый инде моны. Үзеңнең сон. үзеңнең күңелең ятамы? Сәхибә аның күкрәгенә капланды. Күзләрен челт-челт йомгалап телгә килде: __ Ул мине үлемнән коткарган. Бер сүз кушса, аның белән үләргә дә риза. Салтанат апа, ул миңа тәкъдим ясамас шул... Андый якка кагылганы да юк. — Мәхәббәт сүз боткасы ясау түгел ул. Ул эш-хәрәкәттән тора. Бәхетең ачылган. Шундый егет диген, ә! Сәхибә, бәхетенә ышаныр-ышанмас, Салтанатбикәне кочаклап елап жибәрде. Мөслимен өлкәнең тагын кайбер районнарындагы элекке авыруларының хәлен белешеп, сигез көн тулганда гына кайтып керде. Өендә <кардәш»ләре турында шатлыклы да, күңелсез дә хәбәрләрен сөйләп бетергәч, Нәфисә иренә нигәдер кызганычрак кыяфәт белән карады. — Нәсим абый, бернәрсә әйтимме? . — Нәрсә, Нәфисә? — Мөслнмев урыныннан ук сикереп торды,— Әйт. Нәфисә, күзен яшереп, эскәтер чукларын бөтергәләде. . — Үзең белмисеңме? — Нәрсәне, Нәфисә? — Мөслнмев, аның маңгаена кулын куеп, дымлы күзләренә карады. — Врач башыгыз белән дә... белмисез, имеш... Мөслнмев, кинәт үзгәреп, аны күкрәгенә кысты. — Нәфисәм! Җаным! Нигә элегрәк әйтмәдең!—дип кычкыра салды. Нәфисәнең йөзеннән, күзләреннән үпте.— Шәп! Менә шатлык! Кичер, уйламаганмын, игътибар итмәгәнмен, утыр, утыр...— Мөслнмев ни дияргә, нәрсә эшләргә белмичә аптырап калды. Алар иңгә-иң терәлеп янәшә утырдылар. Беренче бала турындагы татлы хыяллар икесен дә җанландырган иде.— Инде нишлик икән, Нәфисә? Белештермәвемне күр инде, хәзер нәрсә... — Нәрсә шул кадәр кабаланасың?.. — Иртәгә ялга чыгармын! Нәрсә кирәк, Нәфисә, әйт, сора... — Чираттагы ялыңны соңрак алырсың, тагын өч-дүрт айдан. Хәзергә берни кирәкми. — Кирәк, кирәк, Нәфисә! Нәрсә кирәген әйт кенә... — Кызык син, нәрсә кирәк булсын соң? һич ни... Мөслимен ары барып, бире килеп, нишләргә дә белмәде. Соңыннан өй эшләрендә ярдәм итәргә уйлап, кешелеккә кия торган киемнәрен салды, пижамасын киеп алды. Сызгырына-сызгырына баскычтан аска, астан өскә малайлар кебек йөгереп йөрде... Нәфисә Нәсимҗаны хакында уйлап, ирен шулай куандыра алганы өчен сөенде, аның белән танышканнан бирле бергә үткән татлы, күңелле көннәрне күз алдына китерде, киләчәктәге шатлыкларны хыялга урап башыннан кичерде. Нәсимҗан хакында күңелендә туа башлаган шомнары өчен үзен битәрләргә әзер иде. Ул Нәсимҗан өйдә юк чакларда хыялларына аеруча ирек бирә, кыз чагындагы җырларын көйләп өй җыештыра, үзен коштай җиңел хис итеп, күз ачып йомганчы дөнья кадәр.эш башкарып өлгерә иде. Бүген кичкырын Нәсимҗаны эштән' кайтыр инде дип көтеп утырганда ишек кактылар. Салтанатбикә керер я дип, теләмичә генә барып ишекне ачса, бусага төбендә тездән генә кыска күлмәк кигән сылу бер кыз күренде. — Гафу итегез...— диде кыз, нигәдер уңайсызланып. Ул керергә дә, кермәскә дә белмичә, әле ишектәге квартир номерына, әле Нәфисәгә карап, телдән язды. — Керегез, кер,— диде Нәфисә, күзенә мөлаем күренгән кызны кыстап. — Әйдә, әйдә, керегез. Кыз ихтыярсыздан эчкә атлады. — 51 нче фатир шушымы, әллә саташтырдым инде?.. — Нәкъ шушы, керегез, кер. Исән-саулыкмы? — Нәфисә исемен әйтеп күрешергә кулын сузды. — Сәхибә... — диде кыз, үз исеменнән үзе сискәнеп. Нәфисәнең йөзенә дөрләп торган ялкын орылгандай булды, йөрәге жу итеп китте. Сәхибәгә карагач, башына беренче килгән уй шул булды: ул бу кызны нәкъ менә шушындый итеп — аграк йөзле, очлырак иякле, юка борынлы, сылу, күркәм кыз дип күз алдына китергән иде. — Нәрсә карашып торабыз, әйдә, түргә узыгыз. Сумкагызны да ♦ монда куйыйк... Мин сезне яхшы беләм... Килүегез яхшы булган, бик с әйбәт, әйдә... ' * Сәхибә, кая килеп эләккәнен төшенмичә, тәкъдим ителгән йомшак < кәнәфигә утырды. Утырмый нишләсен? Уйлары чуалып, телләре көр- u мәкләнде, үзенең уңайсыз хәлгә төшүен генә аңлый иде ич ул - — Мине беләм дисезме? — дип сорады ул, ниһаять, жөрьәт итеп £ — Доктор Мөслимевне эзләп килгәнсездер ич. — диде Нәфисә, кыз- о нын соравына җавап катмастан. Чәй әзерләп йөрүендә дәвам итте: —’ а Хәзер кайтып җитәр. Ул миңа сезнең турыда исе китеп сөйладе. Мин - сезне менә шушындыйдыр дип уйлаган идем инде. Күптән түгел барып « сәламәтлегегезне белеп кайткач сөенгән идем. Бик әйбәт... £ Нәфисә чынаякларны крахмалдай ак тастымал белән сөртә-сөртә • сөйләшкәндә, Сәхибәнең йөзе агарынуын, маңгаена салкын тир бәреп чыгуын күрми иде. Сәхибә хәлсезләнеп китүен сизде, күз алдында тонык күләгәләр бии сыман тоелды. Уена әллә нинди сүзләр килеп миен түндерде — аларның берсен дә менә хәзер телгә алырга ярамый иде. Ул һаман баш ватуында дәвам итте. «Моннан хәзер ничек чыгып китәр инде ул?» Хәзер инде ул кемнең эчкерсез кунакчыллыгын күрүен, кемнең табынына килеп утыруын чамалый иде. «Ә ул үзе бу сүзләрне кемгә сөйләп торганын белә микән?» Нәфисәнең кешелекле мөнәсәбәте Сәхибәгә исен җыярга ярдәм итте. Мондый хатын алдында үзеңне гаепле итеп тою да читен. Сәхибәнең хыялында доктор Мөслимев җанлана башлады, йөрәгендә аңа нәфрәт хисләре укмашып килә иде. Шундый әйбәт, акыллы кешенең икейөзле ялганы... юк, бу уй, бу ачу дәррәү юкка чыкты. Сәхибә үзенең нинди хәлдә калуын белдермәс өчен: — Сез... — дип авыз ачты да туктап калды. — Мин доктор Мөслимевнең хатыны,— диде Нәфисә. Сәхибәнең йөзенә күз төшергәч, ул да барын да аңлап алды. Сүзсез сораулы карашлар бер-берсе белән очрашты. Беренче булып Сәхибә карашын аска күчерде. — Мина хәзер җавап бирегез инде,— диде ул кыюсыз рәвештә. Нәфисә каушап калмады: — Тукта әле, Сәхибә... сеңелем... Икебез дә яшь бала түгел. Әле күңелгә тулганны ачмадык. — Мин сезгә хәйран калдым: ничек сез шулай миңа якты чырай күрсәтәсез? — Сәхибә уйлап торды да өстәде: — Нигә мине куып чыгармыйсыз?.. Нәфисә аның янына килеп, кулына орынды, эчкерсез итеп карап торгач, китәргә кузгалган Сәхибә тагын утырды. Нәфисә дә, кулын аның җилкәсенә салып, янәшә урнашты. — Мин сезнең күңелдәгене аңлыйм, Сәхибә. Сез дә мине аңларга тырышыгыз. Башта әйтегез әле... Мөслимев сезгә нәрсә диде? — Нәрсәме?.. Миңа ул кеше... менә. — Сәхибә ихтыярсыз кискен бер хәрәкәт белән куеныннан телеграмма чыгарды. Нәфисә телеграмманы укыды. Анда Мөслимев Сәхибәнең тиз генә килеп җитүен үтенгән, ансыз тора алмаячагын белдергад иде. Нәфисә иренең фамилиясен, үз өенең адресын кабат-кабат укыгач тынып калды. — Мөслим ев шундый начар кешемени? — диде Сәхибә. Тагын урыныннан кузгалды. Нәфисә әле һаман телеграмманы тотып сүзсез утыра иде.— Миңа рәнҗемәгез, гафу итегез, Нәфисә апа, минем гаебем юк. Юләрлегем генә булса инде, с^зне һич тә онытмам... — Сәхибә, ашыга-ашыга шушы сүзләрне әйтеп, ишеккә таба китте. — Туктагыз! Туктагыз әле!.. — Мин сезне бер дә онытмам... — Сәхибә!.. — Хушыгыз! Нәфисә йөгереп чыкса да, куып җитә алмады. Сәхибә баскычтан төшеп, күздән югалган иде. Кайгысын көчкә тыеп торган кыз коридорга чыгу белән елап җибәрде. Нәкъ шул вакыт каршысына килеп чыккан Салтанатбикәне Сәхибә күрмичә үтеп китте. Аның күрмәве, елап чыгып баруы аркасында иде, күңеленә сөенеч тулган Салтанатбикә, бармагын тешләп, аның артыннан серле караш белән карап калды. Нәфисә, телеграмманың числосына карап, аның Мөслимев районда чакта ук сугылуын аныклады. Ул моны абайлагач, тагын йөгереп урамга чыкты — Сәхибәдән җилләр искән иде. Инде аны кайдан табасың? Тапса, кочаклап алыр да кире өйгә җитәкләп алып керер иде. Әмма эзе дә калмаган иде... Нәфисә телеграммага Мөслимевнең катнашы юклыгына ышанды. Тик аны, дөнья эшен белеп булмый, дип, яшереп куйды, иренә күрсәтмәде. Ул шушы арада Мөслимевнең йөзендә берәр үзгәреш булмасмы икән дип күзәтеп йөрде. Сәхибәне көткән булса, аның килмәвенә хафаланырга, бу кәефсезлек йөзенә чыгарга тиеш иде... Өченче көн дигәндә Мөслимев эштән чырае сытылып кайтты. Аның әле бер дә мондый хәлгә кергәне юк иде. Кайту белән эш бүлмәсенә кереп китте дә, берни эндәшмәстән, башын ике учы белән тотып өстәл янына утырды. Нәфисәнең йөрәге сикерә башлады. Менә бит ул... Әгәр Нәфисә көткән үзгәреш шул булса... Кич җитеп килә иде. Ишегалдындагы сәрби агачының башы җи- ңелчә чайкалып куюы, балконның ачык ишеге аша яңгыр шыбырдавы ишетелде. — Нәрсә булды? — диде Нәфисә, тәрәзәләрне ябарга да онытып. — Гадәттән тыш вакыйга булды, Нәфисә. Мөслимев, тәрәзәләрне үзе ябып, Нәфисәне үзе янына чакырып кертте дә аңлатып бирде. Доктор Мөслимев өстеннән шикаять килгән икән. Больницада бүген партбюро утырышы чакырылып, мәсьәлә тикшерелгән. Мөслимев шикаятьнең күп урыннарын хатынына сүзгә-сүз әйтеп бирде: «Күпләр тора торган коммуналь йортта иҗтимагый әхлак кагыйдәләренең бо- вылуына җәмәгатьчелек дикъкатен җәлеп итүегезне үтенәм. Доктор Мөслимевнең төрле яктан килә торган уйнашчылары аның хатыны белән әрләшеп, әхлаксыз шау-шу, ай-вай, елаш-талаш, чәч йолкулар, бер-берсенең йөзләрен тырнашуларын тамаша итә-итә гыйффәтле хатын-кызларның тәкате корыды». — Кем язган? — дип сорады күзләре зур булып ачылган, үз колакларына үзе ышанмый утырган Нәфисә. — «Сәлам белән эчкерсез дустыгыз». — Исеме юкмы? — Исеме юк. Әйт әле, Нәфисә, берәрсе килдеме? Нәфисә гөнаһлы тавыш белән Сәхибә вакыйгасын сөйләп бирде. Телеграмманы күрсәтте. — Моны әйтми йөрүең яхшы булмады. Мәкер, шөбһә менә шун дый нәрсәләрдән башлана. Ярар, соңрак сөйләшербез бу хакта. Әле тагы шунысы бар... — Тагын нәрсә булды? — дип сорады Нәфисә, «нинди гаебен булса да үз өстемә алам» дигән мәгънә белән карап. — Өебездәге хәлләрне белешергә комиссия җибәрергә булдылар. — Абау, ояты... — Соңыннан, бюрода шикаять хаты кулдан-кулга кереп, доктор Шадиевка килеп керде. «Туктагыз әле! Бу шәхси дошманлык аркасында язылган! Бу минем хатынымның хаты», диде. Хатынымның кулын таныйм, дип ышандырды. Мәсьәлә хәл ителмәде, чөнки шушы хәл аркасында доктор Шадиевның сәламәтлеге кинәт начарланып китте. Шул вакыт балконның ачык ишегеннән әче итеп кычкырган аваз ишетелде. Нәрсәдер дөбер-шатыр килеп ауды. Аннары елаган тавыш та ишетелде. Мөслимев, урыныннан торып, костюмын җилкәсенә элде. — Карыйм әле... — Нишләмәкче буласың? — Кереп чыкмый ярамас. Ире күршеләренә кереп киткәч, Нәфисә елау тавышына колак салып торды «Мин үземне-үзем буып үтерәм! Гаебе үзегезгә булыр! Үкенерсез әле!» дип чырылдый иде Салтанатбикә. Бераздан тавышы басылды. Ялварган сүзләре ишетелә башлады. Нәфисә нигәдер Сәхибәне уйлады... Аны алдаган Салтанатбикәнен тавышы колагын ертып, кыргый аваз шикелле керә иде. Мөслимев алардан чыккач, өметсезлек белән кул селтәде. — Доктор Шадиев җыелыштан кайткач: «Бергә тора алмыйбыз» дигән икән. Салтаиатбикә каравыл кычкыра башлаган. — Син ни дидең? — Татулаштырырга көчем җитмәде. Ташлыйм ди, вәссәлам. — Шадиев өчен борчылам... — Моңа кадәрге тормышы өченме, киләчәге өченме? — Үткәне өчен...

Үзб»кч»двн ТӘҮФИКЪ ӘЙДИ тврҗ«м«с*.