СҮЗ ТӘРТИБЕНЕҢ СЕРЛӘРЕ
Күренекле сүз остасы А. П. Чехов үзенең бер хатында язучы осталыгының сере — синтаксиста, хосусан, җөмләдәге сүз тәртибендә дигән фикер әйтә. Чыннан да, жөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе сөйләмгә матурлык, фикергә төзеклек бирә. Зур әдипләрнең, әсәр өстендә эшләгәндә, суз тәртибенә аеруча нык игътибар итүләре, стилистик алым буларак, аның мөмкинлекләреннән киң файдаланулары очраклы хәл түгел. Кызганычка каршы, татар телендә сүз тәртибе, күп галимнәрнең кызыксыну объекты булып килүенә карамастан, тирәнтен һәм һәрьяклап тикшерелгән дип әйтеп булмый. Дөрес, соңгы елларда язучылар теле, әдәби тел мәсьәләләре, халык авыз иҗатында һәм әдәбиятта гасырлар буенча тупланып, чарланып килгән тел-стиль чаралары, телнең эчке хасиятләре ныграк тикшерелә башлады. Әмма сүз тәртибен билгели торган факторлар, аның стилистик мөмкинлекләре бөтенләй диярлек өйрәнелми, теге яки бу сүз тәртибенә нигезләнгән стилистик чаралар барланмый килде. Казан дәүләт университеты доценты Флера Сафиуллинаның Татарстан китап нәшриятында чыккан «Татар телендә суз тәртибе» исемле китабы — шул кирәкле һәм күптән көтелгән эшнең уңышлы башлангычы. Флера Сафиуллина фәндә яңа кеше түгел. Аның татар синтаксисының актуаль мәсьәләләре турындагы фәнни мәкаләләре, әдәби телнең үсеш мәсьәләләренә багышланган докладлары галимнәр арасында да. әдәби җәмәгатьчелек арасында да зур яңгыраш тапты. Яңа хезмәтендә автор татар телендә сүт тәртибе закончалыкларын ачуны максат итеп куя. Ул, төрки, угро-фин. рус, герман һәм гомум тел белемендә бу темага мөнәсәбәтле махсус әдәбиятны (библиографиядә генә дә өч йөзгә якын хезмәт китерелә!) җентекле өйрәнеп, төрле фикерләрне анализлый. гомумиләштерә, аерым га.\имнәрнең фикерләрендә очраган каршылыклы якларны тотып алып, бу каршылыкларның сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Бай фәнни мирас ны шул рәвешчә өйрәнү аңарга бердәнбер дөрес юлны сайлап алырга һәм алдында торган бурычларны, әле хәл ителмәгән якя тирәнтен яктыртылмаган мәсьәләләрне ачыкларга мөмкинлек биргән. Һәр телнең үзенә генә хас, аны башка телләрдән аера торган үзенчәлекле сыйфатлары (авазлар системасы, сүзлек хәзинәсе, морфологик төзелеше һ. б) була Җөмләдә суз тәртибе — шундый үзенчәлекле сыйфатларның берсе һәм. безгә калса, иң үзенчәлеклесе. Әйтик, бериш саф татар сүзләре урынына алынмалар кулланырга яки аерым грамматик формаларны синонимлашлары белән алыштырырга мөмкин. Әмма билгеле бер грамматик кушымчалар алган саф татар сүзләрен теләсә нинди тәртиптә төзү фикер бутал чыклыгына һәм гасырлар буена канунлашкан сүз тәртибенең бозылуына. ахыр чиктә, телнең үзенчәлеге югалуга китерер иде. Кагыйдә буларак, суз тәртибе законча лыклары язма тел материалында гадәти ты ныч сөйләмне чагылдырган җөмләләрдә тикшерелә килгән. Бу традицияне дәвам итеп, Ф. Сафиуллина да икенче бүлекне гадәти тыныч сөйләмдә сүз тәртнрен анализлауга багышлый. Җөмләгә яңа сүзләр өстәмичә, бер үк сүзләр белән төрле фикер белдерергә мөм кннме? Әйе, мөмкин. Моның өчен җөмләд»- К ге сүз тәртибен үзгәртү дә җитә. Әйтик, Н. Фәттах үзенең «Бала күңеле далада» романында «Беренче булып тракторын Һарун кабызды» дигән икән, ул, әлбәттә, бригададагы тракторчылар арасында беренче булып Ислам да. Мансур да түгел, ә Һарун кабызуын белдерергә теләгән. Инде шул жөмләне «Һарун беренче булып тракторын кабызды» дисәк, Һарун башка эшләр арасыннан иң беренче булып трактор кабызган икән, дигән фикерне аңлыйбыз. Күрәсез, тел никадәр сыгылмалы! Сүзләрнең урынын үзгәртеп кенә дә төрле фикер әйтеп була икән. Эш нидә соң? Хезмәттән күренгәнчә, һәр җөмлә мәгънәсе ягыннан гадәттә ике кисәккә бүленә. Аның беренче өлешендә тыңлаучы яки укучыга электән мәгълүм нәрсәләр турында сүз бара һам җөмләнең мондый кисәге сөйләм предметы дип йөртелә. Җөмләнең икенче өлешендә исә тыңлаучы өчен билгеле булмаган яңа мәгълүматлар хәбәр ителә. Без әле генә тикшергән беренче җөмләдә ул «Һарун», ә икенче җөмләдә «тракторын» сүзе. Бу кисәк (сөйләм яңалыгы) гадәттә хәбәр алдыннан урнаша, яисә хәбәр үзе яңалык алып килә. Яңалык сөйләмдә әйтелеше белән дә аерылып тора, ягъни логик басым кабул итә. Персонаж репликаларында логик басымны кая куярга белмичә тилмергән артистлар, һәвәскәрләр һәм, гомумән. сәхнә сөйләмен җентекләп өйрәнергә теләүчеләр өчен бу гаять гыйбрәтле күзәтү дияргә кирәк. Гадәти тыныч сөйләмдә беренче җөмләдәге сөйләм яңалыгы икенче җөмләдә, үзенең яңалык булуын югалтып, сөйләм предметына әверелә, нәтиҗәдә хәбәр алдындагы урыныннан җөмләнең башына күчә. «Авыл читендәге калкулыктан алдагы 31 нче разъезд күренә. Разъездда акларның поезды бар. Аның тирәсендә халык җыелган. Алар, сафларга тезелеп, юлдан читкә китәләр» (Ш. Усманов. «Легион юлы»). Күргәнебезчә, хәбәр алдындагы суз алдагы җөмлә өчен үзенчәлекле трамплин хезмәтен үти: сөйләүче, шул сүзләрне эләктереп алып, яңа фикер әйтә. Моны оныту хикәядә логик эзлеклелек югалуга китерер иде. Авторның тикшеренүләренә караганда, тыныч сөйләмдәге мондый суз тәртибе башка телләргә дә хас. Аерма кайсы сүзнең җөмлә башына куелуында гына. Әгәр рус телендә һәр яңа җөмлә үзеннән алдагы җөмләнең ахырында килгән сүздән башланса, татар телендә ул алдагы җөмләнең хәбәре алдында торган сүздән башлана. Әлбәттә, бу бердәнбер һәм катгый закон түгел, әмма ике тел арасындагы принципиаль аерманы билгеләгәндә һәм татар теленең үзенчәлеген күрсәткәндә әлеге күренеш белән санашмый мөмкин түгел. Рус һәм татар телләрен үзара чагыштырып өйрәнгәндә, ике телнең чагыштырма грамматикасын язганда гына түгел, тәрҗемә практикасында да моның теоретик һәм практик әһәмияте бар. Хәбәр алды позициясенең бу әһәмиятле роленә күп кенә галимнәр, шул исәптән татар телчеләре дә. игътибар иткән. Әмма татар синтаксисында җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше, сөйләм предметы һәм бигрәк тә сөйләм яңалыгының нинди грамматик чаралар (мәсәлән, гына, үк, дә, хәтта кисәкчәләре, ниндидер, кайбер алмашлыклары. юклык күрсәткечле фигыльләр, каршы куелган соңгы кисәк һ. б.) белән белдерелүе, бары сөйләм яңалыгын гына белдерә торган җөмләләр (әйтик, хикәяне башлап җибәргән яки табигать күренешләрен сурәтләгән бер составлы җөмләләр, сорауларга җавап булып килгән ким җөмләләр, әкият, сөйләк, хикәяләрнең башлангыч җөмләләре, менә сүзе белән башланган бер составлы исем җөмләләр), җөмләдә сүз тәртибен билгели торган грамматик факторлар (рифма, интонация. традиция һ. б.) бөтен тирәнлеге белән беренче тапкыр Ф. Сафиуллина хезмәтендә яктыртыла. Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше турындагы фән татар тел белемендә әле үзенең беренче адымнарын гына ясый. М. Зәкиевнең татар синтаксисын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрендә беренче тапкыр көн тәртибенә куелган бу проблема Ф. Сафиуллина китабында гаять бай фактик материал нигезендә төрле яклап махсус тикшерелә. Моңарчы язылган хезмәтләрдә җөмлә кисәкләренең гадәти урыннары гына күрсәтелеп, теге яки бу тәртипнең сәбәпләре ачыкланмыйча кала иде. Ф. Сафиуллина китабында актуаль кисәкләргә бүленеш һәм җөмлә кисәгенең коммуникатив йөкләнеше һәр җөмлә кисәгенең урыны» билгеләүдә төп рольне үтәве ачык күрсәтелә. Моны хәтта тиңдәш булмаган аергычларның урнашу тәртибендә дә күрергә мөмкин. Мәсәлән, коңгырт зур күзме, әллә зур коңгырт күзме? Ефәк ак шәлме, әллә ак ефәк шәлме? Тел практикасында очрый торган күп төрле мондый сорауларга бу китапта тулы җавап табарга мөмкин. фенда аерым телләрне сүз тәртибе тотрыхлы яки. киресенчә, ирекле булган телләргә бүлеп кертәләр. Рус теле, мәсәлән, ср тәртибе грамматик яктан ирекле булган телләргә кертелә. Ә татар теле бу ике төркемнең кайсына карый? Татарча сөйләгәндә яки язганда теләсә кайсы сүзне теләсә кайсы урынга куярга ярыймы, әллә һәр җөмлә кисәгенең гасырлар буена канунлашкан үз урыны бармы? Татар тел белемендә бу мәсьәләгә капма-каршы ике караш яши. Бер төркем галимнәр (Г. Алпа- ров, X. Вәли) татар телендә сүз тәртибе тотрыклы. ә икенче берләре (мәсәлән. Ф. Хә- мңдуллин) йрекле дип саный. Бу фикер каршылыгы нидән килеп чыккан һәм аларныц кайсы хаклы? Ф. Сафиуллина фикеремчә, мондый каршылык телдә төрле стильләр булуын онытудан, тыныч сөйләм белән эмоциональ сөйләм, әдәби һәм җанлы сөйләм стильләрен истә тотмаудан килеп чыккан. Авторның күзәтүләренә караганда, гади тыныч сөйләмдә (фәнни, рәсми, тыныч хикәяләү стильләрендә) сүз тәртибе тотрыклы, ягъни хәбәр иядән соң килә һәм башка кисәкләр дә шуларга мөнәсәбәтле рәвештә урын алалар. Эмоциональ сөйләмдә, бигрәк тә шигъри әсәрләрдә, нәсерләрдә кире тәртиптә дә килергә мөмкин. Ягъни беренче урында сөйләм яңалыгы (хәбәр), икенче урында сөйләм предметы (ия) килә. Әйтик. «Автобуска бик матур бер кыз килеп керде. Бар бвт дөньяда чибәр кешеләр!» (И. Гази) дигән җөмләдә бар бит хәбәре артка, үзенең гадәтн урынына күперелсә, ул көчле логик басым ала алмас иде. Хәбәрне җөмлә башына чыгару аны көчлерәк басым белән әйтергә мәҗбүр итә. Шигъри сөйләмдә сүз тәртибе, ритмга, рифмага карап, һәрвакыт кире (инверсияле) булырга тиеш дигән фикер хөкем сөрә. Ф Сафиуллинаның күзәтүләренә караганда, шигъри әсәрләрдә инверсия без уйлаганга караганда күп аз. иң күренекле шагыйрьләрнең әсәрләрендә дә әдәби телнең төп аиитаксик нормаларыннан читкә чыкмый икән. Авторның бу күзәтүе моңарчы яшәп килгән, аксиома итеп кабул ителгән фикерләргә тәнкыйть күзе белән карарга мәҗбүр итә. Чыннан да. шигъри һәм эмоциональ сөйләмнәрдә сүз тәртибе чагыштырмача ирекле, әмма һәр очракта ул аңлы рәвештә, билгеле бер максатлардан чытып кына эшләнә. Дөресен әйткәндә, халыкның гадәтн җанлы сөйләм теле моңарчы галлмкврвгң игътибарыннан читтә кала килде. Ул гына да түгел, галимнәрнең әлеге сөйләмнең бик ачык чагылышы булган драматургия телен өйрәнүне дә башлап җибәргәннәре юк. Ф. Сафиуллина үзенең хезмәтендә, татар тел белемендә беренче булып, халыкның җанлы сөйләм теле синтаксисын тикшерә башлый, җанлы сөйләмнең фәндә моңарчы теркәлмәгән күп кенә үзенчәлекләрен ача. Авторның киләчәк эше дә шушы юнәлештә барса, без аның драматургия синтаксисына да игътибар юнәлтүен теләр идек. Җанлы сөйләмгә хас үзенчәлекләр, әдәби телнең үсеш тенденцияләре турынла сүз йөрткәндә, безнең фикеребезчә, сөйләм культурасын бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый. Моның күңелсез мисалларын кайбер эш кәгазьләрендә, вакытлы матбугатта еш очратырга мөмкин Русча оригиналдагы сүз тәртибен механик рәвештә кабатлап. «Бирелә бу справка шул хакта»^. дип башланган канцелярия стиле әдәби телнең үсеш тенденцияләренә туры киләме соң? Автор мондый тел бозу үрнәкләренең әдәби телнең үсеш тенденцияләре белән бернинди уртаклыгы булмавын күрсәтә. Әмма тел бозуның башка очракларына карата аның позициясе бик үк ачык түгел. Хәлбуки. тел шапшаклыгы, телдәге имла, сүз, мәгънә, грамматика хаталары гомер гомергә тәнкыйтьләнеп кяленде. 1911 елда ук халык шагыйре Г. Тукай үзенең «Русчадан дөрес тәрҗемәләр» памфлетында матбугатта ега очрый торган «Мин чыктым аркылы күпер» «Булды миңа яшьләр сигез» кебек механик, сүзгә-сүз тәрҗемә үрнәкләреннән ачы көлеп. аларның татар теле рухына никадәр чит булуын ачык ышандырырлык итеп күрсәткән иде. Бу мәсьәлә үзенең актуальлеген әле хәзер дә югалтмаган. Әмма шуны да истә тотарга кирәк татар телендә сүз тәртибенең һаман да сыгылмалырак була баруы. кайбер галимнәр уйлаганча, бары рус теленең тәэсиренә генә бәйләнмәгән. Телнең синтаксик төзелешендәге үзгәрешләр, камилләшү. яңа күренешләрнең барлыкка килүе җанлы сөйләм теленең тәэсире белән аңлатыла һәм бу фикер төрле жанрларда һәм төрле гасырларда язылган әдәби истәлекләрдән китерелгән мисаллар белән ышандырырлык итеп раслана. Хезмәтнең зур өлеше сүт тәртибенең стилистик мөмкинлекләрен ачыклара багышланган. Төрки телләрнең агглютинатив (ялганмалы) табигате һәм сүз тәртибендәге кайбер катгыйлык аның стилистик функциясен бераз чикли, әлбәттә. Ф Сафиуллина беренче булып сүз тәртибенә нигезләнгән дистәләрчә синтаксик сурәтләү чараларын барлый, тәртипкә сала, тасвирлый. Мисалларга килик. Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясе болай башлана: «Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә алар». Күрәсез, үзенчәлекле настроение һәм интонацияне тудыру өчен, язучы янәшә килгән ике җөмләдә ия- хәбәрнең урынын инверсияләп, ягъни хиазма кулланып эш итә. Китапта татар халык иҗаты әсәрләренең аерылгысыз үзенчәлеге булган синтаксик параллелизмның да сүз тәртибенә нигезләнгән булуы ачык күрсәтелә. Моннан кала композицион ялгау, анафора, эпифора, хәбәрнең постпозициясе, хәбәрләрнең рифмалашуы, боҗралы кабатлаулар һ. б. да бик кызыклы һәм уңышлы мисаллар җирлегендә карала. Автор татар әдәбиятында һәр алымның кулланылыш тарихын классик әдәбияттан башлап хәзерге көнгә кадәр күзәткән һәм үсеш тенденциясен билгеләгән. Хезмәттә куелган тезисларның дөреслеге һәм ышанычлы булуы шуның белән дә аңлатыла. Бу күзәтүләр һәр язучының, шагыйрьнең үзенчәлекле стилен билгеләүдә зур роль уйнавын ачыкларга мөмкинлек бирәләр. Автор шул үзенчәлекләрне бик оста тотып алган һәм язучыларның язу манерасын, иҗат лабораториясен ачу өчен әдәбият белгечләрен дә кызыксындырырлык фикерләр әйткән. Шуның белән бергә, һәр вакыт бер үк төрле сурәтләү яки грамматик чаралар (өстәмәләр, чамасыз инверсияләр, һәр вакыт җөмләне «иде» белән тәмамлап кую һ. б.) белән мавыгуга карата авторның мөнәсәбәтен тагын да ачыграк күрәсе килгән иде. Ә. Еники, Г. Бәширов, Ф. Хөсни һәм башка суз осталарының тел өстендә эшләүләрен ачыклау, аларның иҗат лабораторияләренә күз салу да яшь язучылар, журналистлар өчен кыйммәтле материал бирер иде. Авторның зур табышы булып саналырлык тагын берничә мәсьәләгә тукталмый мөмкин түгел. Ф. Сафиуллина татар һәм төрки тел белемендә беренче булып җанлы сөйләмнең иң характерлы үзенчәлеге дип саналган өстәлмәләрне тикшерә. Мәсәлән: «Шигырьдән түгел, поэмалардан башлап китте Әхсән Баян. Уж ел элек. 1959—60 елларда. Ике буын уртасында. Шәүкәт Галиевләр белән Равил Фәйзуллиннар буыны арасывда». (С. Хәким); «Әнә сез туп-туры теге шомырт куаклары янына барыгыз. Колонка күрерсез. Эчә торганны». (Г. Мөхәммәтшин> Хезмәттә өстәлмәләрнең грамматик-структур типлары тикшерелә, аларның күп санлы стилистик функцияләре ачыклана. Төп җөмләгә өстәмә хәбәр, мәгълүмат алып керә, авторның мөнәсәбәтен чагылдыра, төрле хисләр белдерә торган керешмә конструкцияләрне тикшерү дә укучының игътибарын һичшиксез җәлеп итәчәк. Тойгыны белдерүдә искиткеч тәэсирле булган күзаллауы яисә ялгыз баш килеш төзелмәсе дә («Агындел рапсодиясе. Беркем, беркайчан ишетмәячәк аны». Ә. Баянов: «Диңгез, диңгез, диңгез! Ул гүя бөтен табигать өстеннән хакимлек итә». Ә. Еники) татар тел белемендә беренче тапкыр күтәрелә һәм аның структурграмматик типлары шактый тулы тикшерелә. Шунысы кызык, бу төзелмәләр, нигездә, татар әдәбиятында XX йөз бятында гына күренә башлый һәм соңгы елларда безнең әдәбиятның иң характерлы синтаксик үзенчәлекләренә әйләнә. Персонаж сөйләмен табигый итеп сурәтләүдә, мәсәлән, өстәлмәләргә тиң синтаксик чара юктыр да. Бу чаралар сөйләмнең иркен агышын барлыкка китереп, хикәяләүгә яңа төсмер өстиләр, аны интонацион яктан баеталар, экспрессиясен арттыралар. Бу төзелмәләрне тарггхи планда карау, әдәби тел һәм җанлы сөйләм теле арасындагы мөнәсәбәтләрне, үзара йогынтыны ачыкларга омтылу» әдәбн телнең үсеш тенденцияләрен билгеләргә ярдәм итә. Бу — хезмәтнең тагын бер уңышлы ягы. Хезмәтнең янә бер үзенчәлекле сыйфатын күрсәтеп китү кирәк. Лингвистик хезмәтләр, кагыйдә буларак, саф грамматик планда языла. Әмма бу китапта куелган проблемалар гомуми филологик характерда хәл ителә һәм тел-сурәтләү чараларының әдәби әсәрдәге функциягәре язучыларның иҗат осталыгына бәйләп бирелә. Хезмәттә грамматика өчен генә түгел, әдәбият тарихы өчен дә кызыклы һәм нечкә күзәтүләр бар. Мәсәлән, синтаксик параллелизмга мисал итеп, автор М. Җәлилнең «Тозлы балык» дигән 8 юллык шигырен китерә. Шул ук шигырьнең карачай халык җыры дип саналуын ачу (кара: «Къарачай халкъ дҗырлаа». М„ 1969.) әдәбиятчылар өчен дә яңалык булыр дип уйлыйбыз. Бу факт, беренчедән, синтаксик параллелизмга нигезләнгән ши гырьиец җырга әйләнеп китүе турында сөйләргә мөмкинлек бирсә, икенчедән, М. Җәлилнең иҗатын һәм тормышын өйрәнүчеләр өчен дә кечкенә генә бер җеп булмасмы икән дигән ышаныч уята. Хезмәт күп кенә яңа проблемалар күтәргәнгә. анда яңа атамалар да еш очрый. Кай- берләрен автор үзе ясаган. Шактый уңыш- лылары белән беррәтгән (өстәлмә, актуаль кисәкләргә бүленеш, сәхнә сөйләме, кереш- мәләр һ. б.). колакка ятышсызлары да бар (мәсәлән, өйрәтйә, бәйле текст һ. б.) Сөйләм теле һәм сөйләмә тел кебек кайбер терминнарның да эчтәлеген ачыклау турында уйлану кирәк иде. Китапта җыелган һәм анализланган тел материалы искиткеч бай. күп төрле һәм уңышлы. Шуның белән бергә, телнең сафлыгын. төзеклеген, яңгырашын боза торган синтаксик төзелмәләрне тикшерү һәм бәя бирү дә хезмәтнең кыйммәтен күтәргән булыр иде. Күренекле сүз остасы Ф. Хөсни әйткәнчә, сүзләрнең «нәкъ үз урыннарында булуларына. нәкъ үз нурларын снбеп. шул куелган урынны һәм язучының әсәрдә куйган максатын яктыртып торуларына тиешенчә игътибар итәргә» кирәк. Бу юлда Флера Сафиуллина китабы өлкән һәм яшь язучыга, тәҗрибәле һәм матбугатка әле аяк баскан журналистка һәм. гомумән, үзенең сөйләм культурасы турында уйланучы- кайгыртучы һәркемгә файдалы кулланма булып хезмәт итә. Әлбәттә, анда яшь язучылар өчен әсәрләрне ничек язу рецептлары юк (ул чор үтте инде). Әмма үз ана теле, аның нечкә хасиятләре белән кызыксынучылар өчен шактый гыйбрәтле фикерләр, нечкә күзәтүләр һичшиксез табылыр Гомум тел белеме югарылыгында һәм бай фактик материал нигезендә язылып, татар һәм төрки тел белемендә куп кенә кызыклы һәм яңа мәсьәләләр күтәргән бу хезмәт төрки телләрнең синтаксик төзелешен өйрәнүдә дә зур әһәмияткә ия булыр дчп ышанабыз