СУГЫШ ЕЛЛАРЫ ЮМОРЫННАН
Журналыбызның үткән елгы бишенче санында Бөек Ватан сугышы елларында туплар һәм танклар, автоматлар һәм пулеметлар шикелле үк җиңү коралы булып саналган юмор һәм сатира материалларының бер тупланмасы инде басылган иде. Шуңа тагын шактый мул өстәмә табылды һәм аның әле киләчәктә дә табыла торуы бик мөмкин. Бу юлы укучылар игътибарына безнең матбугат битләрендә басылган фольклор материаллары гына түгел, ә сугышның авыр газапларын шулай ук кичергән чех һәм словак халыклары мәзәкләреннән, болгар юморыннан һәм немецларның уз анекдотларыннан да кайбер үрнәкләр тәкъдим ителә. I КЫСКА ӘЙТҮ-ОСТА АТУ СОВЕТ МАТБУГАТЫ БИТЛӘРЕННӘН ҺӨҖҮМ ТЫНГАН АРАДА — Мина обер-лейтенант Людвигны бик тиз генә табарга кирәк иде. — Әллә полктан берәр ашыгыч әмер бирделәрме? — Әйе. Аның гәүдәсен теләсә кайдан эзләп табып, тиз генә күмәргә боердылар. ПАТРОН БЕТКӘНЧЕ — Сип иик болай берөзлексез атасың да атасың әле, Ганс? — Ә бит полковник безгә соңгы патронгача атарга кушты: руслар күренгәнче очыртып бетерергә кирәктер бит пуляларны?!. НИЧЕК САКЛАНЫРГА! — Әгәр күкрәкне калкан белән капласак, рус пулясы тишә алмас иде бит?! — Ә.ник күкрәкне? Арканы диген син. и. «к У » .** 5. 177 КЕМ ПЛАНЫ БЕЛӘН БИТ — Безнең бу чигенү очраклы хәл түгел, ә план буенча бара икән бит. — Бәлки шулайдыр. Әмма ул план безнеке түгел, ә русларныкы икәнен беләсеңме? РЕЗЕРВ КИЛГӘЧ — Кичә безгә резерв килде. Обер-лейтенант, шуны тизрәк роталарга бүлеп таратыгыз! — Алар бүленделәр инде, полковник әфәнде. — Роталаргамы? — Төрле җирдәге төрле каберләргә... ФЮРЕР БЕЛӘН АДЪЮТАНТ ГӘБЕ — Бөтен генералларны тиз генә минем янга киңәшмәгә җыегыз! — Генералларның күбесе инде әсир икәнен искә алсак, киңәшмәне Россиядә үткәрү кулайрак булмас микән, фюрер? ШУЛАЙ БУЛЫП ЧЫГА — Бу белдерүдә «Партизан Дамилны үтергән кешегә 300 марка акча бирелә» дип язылган. Димәк, безнең һәркайсыбызның башы берәр сум итеп бәяләнгән? — Ничек алай? — Ә менә шулай: партизан Данил кичә, мина шартлатып, безнең нәкъ өч йөз солдатыбыз торган казарманың көлем күккә очырган бит. ДӨРЕСЕН ЭШЛӘҮ — Син ишеттеңме әле? Безнең дустыбыз Ганс үз башын әнә теге авылда калдырган ди. — Дөрес эшләгән. Чөнки «чигенгән чакта барлык артык нәрсәне ташлап китәргә» дигән команданы ул үзе биргән иде бит. УРЫНСЫЗ КУАНЫЧ — Аллага шөкер, Курт, үзебезнең туган якларыбызга һәм туган йортларыбызга һаман саен якынлаша барабыз бит! — Болай тиз барсак, өй турыбыздан да йөгертеп уздырырлар әле. КАЙСЫ ЯХШЫРАК! — Руслар чамасыз көчле ут яудыра башлады, хәтта баш күтәрергә дә мөмкин түгел. — Башларны күтәрмичә, үкчәләрне генә ялтыратсак яхшырак булмасмы? БОРЫЛЫП КАРАУ КАЯ УЛ — Беләсе иде, русларның нинди частьлары безне шулай каты талкыды икән? — һич әйтә алмыйм, полковник, артка борылып карарга минем ♦ вакытым булмады... = БЕРЛИНДА СӨЙЛӘШҮ — Безнең немец солдатларының еш кына рус хатыннарына күңел2 ләре төшә икән дип сөйлиләр. Х — Булыр-булыр. Минем улым да фронттан. «Ниндидер бер «Катю- £ ша» искә төшү белән безмен барча солдатлар акылдан шашар чиккә 5 ж,итә>, дип язган. э 3 КУЫП БАРА — Син кая чабасың әле болай. Фриц? — Үз ротам артыннан куып. — Ә кая соң ул рота? — Зиратта диделәр... КУНАККА КИТТЕЛӘР — Әби кеше, әйт әле, бу авылда безнең солдатлар бармы? — Юк, әфәнде. — Ә кая киттеләр соң алар? . — Кичә бирегә партизаннар килгән иде, офицер әфәнде. Алар сез нең солдатларны кунакка чакырдылар. — һәм безнекеләр шунда китте дәме? — Аркаларына мылтык терәгәч, китмичә ни эшләсеннәр? БЕР ГЕНӘ ЯККА — Көнчыгыш фронтта сугышу өчен фашистлар яна төр самолм уйлап тапкан: тизлеге элеккегечә үк, ә бензинны бермә-бер ким тота икән. — Ничек инде ул алай? — Чөнки ул самолетлар бары көнчыгышка таба гына очалар... ЭЗЛӘР — Полковник әфәнде, минем рота партизаннар эзенә төште бит.... — Котлыйм сезне. Бик әйбәт эш бу. — Ләкин безгә партизаннар үзләре һөжүм иттеләр шул һәм... минем ротаның эзе дә калмады. АЛГАННАР — Ишеттеңме, фрау Мина? Фриц миңа Мәскәүдән хат җибәргән. — Нәрсә, әллә алганнармы? — Алганнар. 17Э* — II ходаем, нинди зур шатлык бу! Мәскәүле алганнар!.. — Юк, Мәскәүне түгел, Фрицны әсир итеп алганнар. РЕЦЕПТ Көнчыгыш фронтта гаскәрләре җиңелә башлагач, Гитлер каты чиргә сабыша. Дәвалау өчен Венадан атаклы докторны китерәләр. Авыруны карагач, доктор аны тирән ванналар белән дәваларга куша. — Ничек дәваларга кирәк дигән сүз була инде бу?—дип сорый фюрерны караучылар. — Бик тә гади ысул булыр бу, — ди доктор. — Сырхауны ваннага өч мәртәбә чумдырырга да судан ике генә тапкыр чыгарырга кирәк. БЕРҮЗЕ КАЛГАЧ — Безнең полкта хәзер югалтулар аз булачак. — Каян беләсең? — Чөнки полкта, лейтенант әфәнде, бер мин генә исән калдым. ҖИҢӘ ТОРГАН КОРАЛ — Полковник әфәнде! Безнең туптан атып, большевиклар офицеры безнең бөтен пулеметларны кырып ташлады. — Безнең коралның җиңүе турында штабка ашыгыч хәбәр итегез. ЭЛӘКТЕ... — Ой, полковник әфәнде! Русларга бездән бүген нәрсәләр эләккәнен белсәгез икән!.. — Кирәкләрен шәп бирдегез, димәк? — Бик тә шәп булды шул. Безнең ун танк, өч туп, йөз илле пулемет һәм җиде йөз солдат әсир эләкте аларга... Тизрәк ычкыныгыз, юкса, үзегезнең дә кармакка кабуыгыз ихтимал!.. ҖӘЙ ҺӘМ көз — Нәрсә турында шулай бик моңаеп уйланасың әле син, Август? — Безнең июльдәге һөҗүмебез искә төште. — Әйтәм җирле йөзләреңә сентябрь төсе чыккан... МӘҢГЕЛЕК УРЫН Офицер: — Безнең фюрер сүзне җилгә очырмый ул. «Рус җирләренә мәңгелеккә керәбез» дип әйткән иде бит! Менә без инде рус җирендә! Солдат:—Әйе шул. Бу дөреслек бигрәк тә безнең күрше батальонга кагыла: кичә ул батальон бу җиргә тулысынча күмелде. БИЛГЕСЕЗ ЮНӘЛЕШ — Кая шулай чаба әле бу лейтенант Драхман? — Билгесез юнәлештә. — Ничек алай? — Аңа совет тубыннан нәрсәдер тлгән булса кирәк. ТЕРЛЕК БАРМЫ! БАР... Немецлар комендатурасыннан бер сатлык жан авылда җан исәбе алырга килә: — Я, мужиклар, авылда терлек-туар, ягъни мәсәлән, хайван дигән жан ияләре бармы сезнең? — Бер дә юк тугел, бар әле, бар, пан. — Кайда һәм күлме? — Әйтик, мәсәлән, немецлар куйган староста. КЕМ КУЛ КУЯР! — Шайтан алгыры! Рус снаряды нәкъ безнең команда пунктына килеп төшеп, командирның үзен һәлак итте. Совет артиллериясен тар- мар итү турында сводкага инде кем кул куяр икән? ЧАБЫП БАРГАНДА СӨЙЛӘШҮ Немец генералы:—Бәйдән ычкындың мәллә?! Кая йөгерәсең болай шашып? Безнең чигенүне ут ачып каплап тор һәм нәтиҗәсен мина әйтерсең... Итальян полковнигы: — Нәтиҗәне ничек әйтә алыйм ди инде мин, генерал әфәнде, сез миннән кызурак чабасыз бит! ҮЗ КЕШЕ — Доктор! Нишләп болай иттегез соң әле сез?! Бер аягы урынына икесен дә «искәнсез бит солдатның!!! — Шаулама, тик тор! Белеп эшләдем мин моны, чөнки ул минем үз кешем. Көнчыгышта басып алынган җирләрне беренче чиратта сугыш инвалидларына бирәчәкләр бит! БЕЛЕШЛӘР ТҮГЕЛ ИКӘН Безнең батальон комиссары немецча яхшы сөйләшә белә. Сорау алганда, әсир ителгән немец майорына аның беренче сүзе шул була — Сез Иоганн-Вольфганг Гетене беләсезме? — ...Ул бәлки бүтән полктандыр. Без танышлар түгел. — Ә Генрих Гейнене? — Монысы, күрәсең, бүтән фронттандыр. Дөресен әйткәндә, бер генә тапкыр да очрашканыбыз юк... ф СУГЫШ ЕЛЛАРЫ ЮМОРЫННАН II АСАРГАМЫ, ӘЛЛӘ АТАРГАМЫ? ЧЕХЛАР ҺӘМ СЛОВАКЛАР МӘЗӘКЛӘРЕННӘН ТЕЗМӘ — Бездә югары уку йортларының ни өчен өч елга ябылганын си» беләсеңме? — Беләм: культура үсеше ягыннан немецлар безне куып җитмәсен вчен. Германиядә кешеләр оптимистлар һәм пессимистлар дигән ике төркемгә бүленә. Оптимистлар: <Бу сугышта без оттырачакбыз!» дил белдерәләр. Ә пессимистлар исә: «Монысын без үзебез дә беләбез, ләкин кайчан?» дип әйтә. — Син немзц телен беләсеңме? — Ә нигә мин аны өйрәнергә тиеш? Немецлар бит без соңгы сулышка, соңгы кешебезгә хәтле сугышачакбыз диләр. Алар калмагач, кем белән сөйләшергә тиеш соң мин? Фирма директоры кабинетына эленгән Гитлер портреты идәнгә өзелеп төшә. Идән җыештыручы ханым шуны кулына алып әйләндереп-әйлән- дереп карый да башлыктан сорый икән: — Асаргамы моны, әллә атаргамы? Гавличек исемле артистны немецлар алдында чыгыш ясарга мәҗбүр итәләр. Сәхнәгә ул уң .кулын югары күтәргән кыяфәттә чыгып баса. Көчле алкышлар тынгач исә әйтә: — Мин театрдан кайтканда минем этем дә шулай югары сикерә,— ди. Моның өчен аны бер айга төрмәгә утырталар. Җәзадан соң исә ул сәхнәгә кулын тагын да югарырак күтәреп чыга. Аны тагын да көчлерәк алкышлыйлар. Алкыш тынгач артист: — Мин төрмәдән кайткач, минем этем нәкъ шундый югарылыкка, сикерде, — ди. Ill КАРШЫЛЫК ОПТИМИЗМЫ1 НИЧЕК МӨМКИН — ШУЛАЙ КАЧ — Германия бирелсә сез нишләрсез? — дип сорыйлар Геббельстан. — Анадан тума калып чишенәм дә,— ди ул,-г Берлинның зоология бакчасындагы маймыллар арасына барып керәм. Анда исә руслар мине таный да, таба да алмаячак. — Ә маймыллар сезне үз компанияләренә алырлар дип уйлыйсызмы? ГЕСТАПОДА СӨЙЛӘШҮ Иптәше белән сөйләшкәндә бер немец «Гитлер — ул акылдан язган кеше» дип әйтә. Шушыны ничектер ишетеп алган гестапо ничек инде аны допроска чакырмый калсын. — Сез фюрерны мыскыллап сөйләдегезме5 — Мин бит үземнең күршем Адольф Шнапс турында сүз алып бардым, ә фюрер турында түгел. — Алдыйсыз! Сезнең сүзләр нинди Адольф турында икәнен без беләбез инде! ИҢ МӨҺИМЕ Гитлер: — Шуны истә тотыгыз, хәзер иң кирәклесе — вакыт оту Штаб начальнигы:— Әйе. әмма... вакыт отар өчаи Кызыл Армия безгә һич кенә дә вакыт бирми бит. IV КОЛАК ЯРГЫЧ ПЫШЫЛДАУ НЕМЕЦ АНЕКДОТЛАРЫ Бомбадан кача торган базда Гитлерның бик бирелгән хезмәткәре горур тавыш белән белдерә: — Әгәр фюрерыбыз булмаса, хәзер кайда булыр идек без! Базның караңгы почмагыннан кемнеңдер тавышы ишетелә: — Түшәктә ятар идек! Канчыгыш фронтта, һичшиксез, жинү өчен фюрер хатыннарның йөкле булу срогын тугыз айдан дүрт айга чаклы кыскартырга әмер бирә... ‘ Дамян Бырнндемыа (Болгария) шул исемдәге китабыннан ф СУГЫШ ЕЛЛАРЫ ЮМОРЫҢНАН Ике йөз марка акча салырга теләп, берәү банкка килә дә: — Бу сумма югалмасмы?—дип сорый. — Әлбәттә, югалмаячак. • — Әгәр сезнең банк шартласа, мин нишләрмен? — Бөек рейх андый очракта да акчагызның сезнеке булып калачагына ышандыра. — Ә рейх үзе шартласа ни булачак? — Моның өчен ике йөз марка акчаны кызгану урынлы булыр идеме икән? Хәрби көчләребезнең баш командованиесе түбәндәгене белдерә: «Әгәр аталары фронтта икәнлеге турында белешмә китерсәләр, Яшьләре алтмыштан узган ирләр фольксштур.мда хезмәт итүдән азат була алалар». һава тревогасы вакытында базга төшеп качарга килүчеләрдән кем дә булса «Хәерле кич!» дип әйтсә — ул әле йокламаган кеше булыр. «Хәерле иртә» диючеләр — бер-ике сәгать черем иткән булырга тиеш. Ә инде «Хайль Гитлер» дияргә тел күтәрүче кешеләр табыла икән — димәк, алар әле ахырынача уянмаган дигән сүз. 1945 елның апрелендә берлинлылар: «Дөньяда иң арзан транспорт — безнеке!» дип сөйләделәр.— Нибары егерме пфеннинг акча түләп метрода Көнбатыш фронттан Көнчыгыш фронтка кадәр барып була». Сугыш беткәч, Гитлер, Гиммлер, Геббельс, Геринг һәм фельдмаршал Кейтель дарга асылачаклар. Шул минутларның иң соңгысында хәрби һава көчләренең башкомандующие Геринг якын юлдашы Кей- тельгә әйтеп калачак: «Бу сугыш һавада хәл ителәчәк» дип, һәр вакыт тәкрарлый килдем бит мин сиңа, Кейтель». Стенага эленгән үз портреты каршына басып, көннәрнең берендә сорый икән Гитлер: — Киләчәктә безгә нәрсә буласын, ичмаса, син белмисеңме? — Мине алып ташларлар, ә син асылачаксың. — Бәла нәрсә ул? — Әгәр Гитлер рейхстаг балконыннан егылып төшсә — ул аның өчен генә бәла, ә инде ул җиргә төшеп тә үлмичә калса — монысы инде бөтен халыкка бәла дигән сүз.