Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Акбабай Мансур кайтты авылдан, Дәү әнидә ял итеп. Кайтасы да килмәгән, — Сагындым, — ди, — бары тик. И су буенда халык, — ди, И балык анда, балык, —ди. Менәбез яр буеннан, — ди, Без һаман соңга калып, — ди. Тотабыз кармак белән, — ди, Тотабыз иләк белән, — ди. Акбабайның балыгы, — ди, Була гел чиләк белән, — ди. Балыкчы ул Акбабай, — ди. Колхозга балык тота, — ди. Кызык анда елгада, — ди, Балыкны балык йота, — ди. Акбабайны сез аны, — ди, Белмисез шул, белмисез, — ди, Сез бит һаман калада, — ди, Бернәрсә дә күрмисез,— ди. Акбабайның сакалы да, Мыегы, кашы да ак, — ди. Өстендәге киеме дә, Күңеле дә, башы да ак,— ди. Аның тоткан балыгы да, Ашаган ашы да ак,— ди, Сөт тә катык, манный гына... Ә әйткән һәр сүзе хак, — ди. Баргон идем Барган идем Әти белән Урманга. Нинди генә Сайрар кошлар Юк анда! Куакларда Сандугачы, Былбылы. Моңа кадәр Күргәнмени Мин моны. И тыңладым Сайрауларын Кошларның. Урман тулы Гел моң икән, Ышандым. Кайберләре «Уел» көен Сыздыра. Берсе гүя Малайларча Сызгыра... Искитмәле Урмандагы Яңалык. Өйгә кайттым Мин бөтенләй Яңарып. Җиләкчеләр Ике малай, ике кыз Җиләктән кайтып килә. Илгиз, Равил, Наилә, Дүртенчесе Җәмилә. Малайларның тырыста Күренми шул берни дә. Ә үзләре юл буйлап Сызгырып атлый бирә. Ә кызларда, кызларда Җиләк дисәң дә җиләк! Шатланышып кайталар Үзара нидер сөйләп. Сүз кушам малайларга: — Эреме җиләгегез? Берәр уч кына миңа да, Я, биреп җибәрегез. Равил җавабын таба, Калмый бер дә аптырап: — Безнең җиләк яшел, — ди, - Кызларныкы яхшырак. Көтүдәге кәҗә кебек, Элдерә алар алдан, — Без өзәсе җиләкләрдән Яфраклар гына калган. — Юк, абый, — ди Җәмилә, — Ышанмагыз Равилгә. Аланда да, яланда да — Аерылмадык — гел бергә. Аның шул инде һаман, Акланырга тырыша. Алар җыйды тел астына, Ә без җыйдык тырыска. Улым белән авылга кайткач Кызык та соң улыма, Сораштыра, йөгерә. — Теге нәрсә, бу нәрсә? Тели барын белергә. Ташбаш тоттык унлапны, И сөенде, и шатлык. Бака кабырчыклары Ике кесә, бер башлык. Су буеннан менгәндә Килеп чыкты күркәләр. Безне сәламләгәндәй, Голдыр-голдыр итәләр. Шүрләде минем улым, Йөгереп килде яныма. Пышылдап кына әйтте Ул минем колагыма: — Әти, кара әле, кара, Нинди олы тавыклар! — Тарткалый җиңнәремнән: — — Якынрак алып бар. Ярый әле, кайтканбыз, Кайтмасак, күрмәс иде, Күркәнең тавык түгелен Ул әле белмәс иде. Безнең Акбай Безнең Акбай Бакча саклый. Көнен саклый, Төнен саклый. Өрә икән Безнең Акбай Белеп өрә: — Бакчабызга Кермә, кермә. Бу тирәдә Йөрмә, йөрмә! Бездә алма. Бездә чия Кызыл җәймә Япкан төсле. Кайберләре Кара-кучкыл, Кайберләре Ал кан төсле. Малайларның Муеннары Гел бу якка Борылалар. Ә күзләре Ялтйолт килә, Алмаларга Кызыгалар! Тик Акбайның Колаклары Ә дигәнче Үрә тора. Тамак тук дип, Йоклап ятмый. Сукмаклардан Көнен атлый, Төнен атлый — ' Безнең Акбай Бакча саклый. Тәрәзә ватылмады Безнең тәрәзә төбенә Песнәкләр килеп куна. Әнием дә, мин үзем дә Бик сөенәбез шуңа. «Кыш бик салкын—туңабыз Шуңа монда кунабыз. Уңайлы да, ышык та, Безне моннан кумагыз!» Якынайсак: «Фр да фр», Бездән никтер шүрлиләр. Арада бит тәрәзә бар, Алар шуны белмиләр. Тора-бара өйрәнделәр, Курыкмый башладылар. Хәтта бер көн җимне дә Учымнан ашадылар. ...Сеңелем песи ярата дип, Алган идек ак песи, Үзе уңган, үзе булган, һәр нәрсәгә сак песи. Шул песи бит песнәкләрдән һич кенә дә күзен алмый. Үзе тәрәзәгә карый, Үзе иренен ялый. Песиебез бер көнне Сикереп тә карады. Пыялага бәрелде дә Борын очы канады. Ярый әле, нык икән, Ватылмады пыяла. Песнәкләр «пырх-пырх» Барып кунды коймага. Сөенәләр үзләре: — Тәрәзә ватылмады, — Тәрәзә ватылмады!.. Песи дә юашланды, Яңадан атылмады.