Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЯНЕҢ ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНДА

Шушы елның март аенда партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы республикабыз Язучылар союзы партия оешмасының эшен тикшерде Бу мәсьәлә буенча кабул ителгән карарда язучыларның идея-политик дәрәҗәсзн үстеру, иҗат һәм җәмәгать активлыкларын күтәрү, аларны совет әдәбияты алдына партиябез куйган бурычларны үтәүгә туплау буенча язучылар партия оешмасының шактый зур эш алып баруы билгеләп үтелә. Партия җыелышлары, диелә карарда, чын мәгънәсендә политик тәрбия мәктәбенә әйләнде Союзда политик укулар ныклы бер тәртип нигезендә алыл барыла КЛССның XXIV съездыннан соң партия оешмасы иҗат мәсьәләләре белән конкретрак шегыльләнә башлады. Партия җыелышларында, партбюро утырышларында иҗат секцияләренең, аерым авторларның, союз җитәкчеләренең отчетлары тыңлана Яшь авторлар белән эшләү активлаша теште. Язучыларның производство коллективлары белән элемтәсен ныгыту, аларны халыкка эстетик тәрбия бирүгә тарту юнәлешендә дә шактый эш алып барыла. Партия оешмасы алып барган бу эшләр язучылар арасында аның авторитетын күтәрде, әдәби хәрәкәткә булган йогынтысын кәчәйтә теште. Соңгы елларда татар әдәбияты йөз белән заман проблемаларына борылыш ясады. Яэучыларыбыз хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләрлек күп кенә уңышлы әсәрләр иҗат иттеләр Әдәбиятта эшче темасы ел дан-ел күбрәк урын ала бара Шул ук вакытта КПСС өлкә комитеты бюросы Язучылар союзының партия оешмасы эшендә җитди генә кимчелекләр булуын да билгеләп үтә. Аерым очракларда партия җыелышлары җитәрлек хәзерләнмәгән килеш үткәрелә һәм андый җьтелышлар коллектив тормышына тиешле тәэсирне ясамый Җыелыш карарларын үтәү буенча җитәрлек эш алып барылмый. Партия бюрэсы язучыларның политик укуларын яхшырту юнәлешендә тиешле ныклык күрсәтми Партбюро һәм Союз идарәсе коллективта югары таләпчәнлек атмосферасы тудыру турында җитәрлек кайгыртмыйлар. Язучыларның бер өлеше җәмәгать һәм иҗат оешмасының эшендә пассив катнаша. Яңа әсәрләрне тикшергәндә, вакьпы белән, либерализм һәм йомшаклык күрсәтелә. Язучылар союзының производство коллективлары белән элемтәез тормыш куйган таләпләргә тулысы белән җавап бирел бетерми Иҗат секцияләре эшендә җитешсезлекләр очрый. Бюро, күрсәтелгән җитешсезлекләр язучыларның идея-политик һәм профессиональ осталыклары күтәрелүгә, әдәбиятыбыз үсешенә тискәре йогынты ясый, дип билгеләп үтә. Идеясәнгатьчә эшләнеше йомшак булган төссез әсәрләр әле булса чыгыл тора. Кайбер авторлар чынбарлык күренешләренә сәнгатьчә тирән анализ ясамыйлар, үз әсәрләрендә алар заман проблемаларын гадиләштереп, өстән-естән хәл итәләр Аерым язучылар тормышны тирәнтен өйрәнүне таләп итә торган зур темалардан читләшәләр, совет җәмгыяте үсешендә, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә иҗтимагый әһәмиятле булган проблемалар алар иҗатында җитәрлек чагылыш тапмый КПСС елкә комитеты бюросы партия оешмасына күрсәтелгән җитешсезлеклэрне бетерү, барлык политик һәм оештыру эшләрендә КПСС Үзәк Комитетының КПССның XXV съездына отчет докладында иптәш Л. И Брежнев тарафыннан күтәрелгән положениеләр һәм бурычларга таянып эш итү, иҗат интеллигенциясенә игътибарлы булу аның иҗади эзләнүләрендә игътибарлы мөнәсәбәтне принципиальлек югары таләпчәнлек белән бәйләү, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең иҗат һәм җәмәгать активлыгын, социалистик идеяләр белән коралланулары һәм художество осталыкларын тагын да яхшырту турындагы съезд күрсәтмәләрен эзлекле рәвештә тормышка ашыру бурычын йөкләде; язучыларның көчләрен хәзерге заман совет чынбарлыгын, совет кешесенең югары мораль сыйфатларын ышандырырлык итеп, дәрес чагылдырган яңа әсәрләр тудыруга юнәлтү кирәклеген күрсәтте