Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА БЕЛӘН ОЧРАШКАН БАҺАДИР

«Мин синең апрельдә язган хатыңны алып, шунда ук җавап яздым. Командованиега язган хатыңны үземдә саклыйм әле. Редакторга күрсәттем. Ул минем эшемә хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә: мине үземә кирәкле җиргә җибәрергә вәгъдә итте. Без аның белән миңа кая китәргә яхшырак булуы турында сөйләштек. Беренче чиратта, хәрби походыбызның дәвамында (без хәзер аерым положениедә) бер пунктка җитү белән, миңа самолетта авиаполкка очарга дип сөйләштек. Шул авиаполкта ике тапкыр орден алган герой-штурман, капитан Гали Борһан хезмәт итә. Ул 118 тапкыр хәрби очъпп ясаган һәм өч тапкыр Берлинны бомбага тоткан. Мин аның белән болай күрмичә генә таныш, аның сугыштагы батырлыкларын беләм, ләкин үзен күргәнем юк әле...» Бу — Муса Җәлилнең 1942 елның 3 июнендә Волхов фронтыннан язучы Гази Кашшафка язган хаты. Муса Җәлил бу батыр очучы турында очерк язарга теләгән. Ул Гали Борһанны күргәнме, аның белән сөйләшкәнме? Очерк язылганмы, юкмы? Чолганышта калу һәм яралы хәлдә пленга эләгү нәтиҗәсендә бу очерк та фашистлар кулына эләкмәгәнме? Бу турыда без бернәрсә дә белми идек. Моны ачыклау өчен башта штурман Гали Борһановны эзләп табарга кирәк иде. Безгә Борһанов фамилиясендәге берничә очучы-штурманның адресын бирделәр. Ләкин берсе дә без эзләгән Гали Борһанов булып чыкмады. Ә менә Волхов фронтындагы ике Борһановның икесе дә очучы-штурман булуы һәм икесенең дә һава сугышлары вакытында һәлак булулары мәгълүм булды. Шулай итеп, очучы-штурман Гали Борһановны табу өмете сүрелде. Архивларда күп эзләнә торгач, без Гали Борһановның Ульяновск өлкәсенең Николаевск районы, Курмаевка авылында туганлыгын белдек. Бу авылга хат язып салдык. Ниһаять, шатлыклы хәбәр килде. Гали Әмин улы Борһановның сугыштан исән-сау кайтуы, хәзерге көндә Куйбышев шәһәрендә торуын яздылар. Шулай итеп, озак еллар буе эзләгән кешене таптык һәм аның белән элемтәгә кердек. Борһанов Гали Әмин улы 1912 елда туган. Уз авылларында — Курмаевкада берникадәр торганнан соң, әтисе үлеп китү сәбәпле, балалар йортында тәрбияләнә, тырыш укучыларның берсе була. Ба- ♦ ла вакыттан ук әдәби китаплар укырга ярата, үзе дә җырлар, бәет- а. ләр яза. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури һәм 5 Һади Такташ китапларын йотлыгып укый. Балалар йортына татар $ телендә чыга торган газета-журналлар килеп тора. Яшүсмер Гали 2 андагы шигырьләрне күңеленә ятлый һәм концертларда сөйли, z Аның «Чаян» журналындагы сатирик шигырьләрне аерата оста * сөйләве халыкка ошый. Ул әнә шул елларда атаклы очучылар, ба- § тыр сәяхәтчеләр һәм гражданнар сугышы каһарманнары турында £ бик кызыксынып укый. Үсә төшкәч, Гали Борһанов тирә-күрше ° авыллардагы сабан туйларында көрәшкә катнаша. Аны үз авылла- j? рында «көрәшче Гали» дип йөртәләр. Аннан соң Гали Борһанов 5 Мәләкәсс шәһәренә килә, совет-партия мәктәбендә укый. 1932 елны ш үзе теләп Кызыл Армия сафына китә. Казанда хәрби училище тә- * мамлый һәм отделение командиры була. Бала чагыннан ук күңеле- г нә сеңгән очучы булу теләген тормышка ашырырга тырыша. Ниһаять, ул Оренбургтагы хәрби очучылар мәктәбендә. Хәрби мәктәпне а уңышлы тәмамлый һәм лейтенант званиесе алып, авиачастьта хез- s мәт итә башлый. * Немең фашистлары Ватаныбызга бандитларча басып кергән көн- = нәрдә Гали Борһанов инде өлкән лейтенант була. Ул башта Үзәк фронтта сугыша, дошманның танкларын һәм үзйөрешле орудиелә- < рен бомбага тота. Бу куркусыз очучы иң каты һава сугышларында * катнаша, Лондонны, Парижны, Афинаны бомбага тоткан, ике-өч о тимер тәре алган фашист очучыларын бәреп төшерә. 1941 елны немецлар Мәскәүне бомбага тота башлагач, безнең батыр очучыларга, аларга җавап итеп, Берлинны бомбага тотарга приказ бирелә. Фашизм оясын беренче тапкыр бомбага тотуда татар халкының батыр улы Гали Борһанов та катнаша. Фашистлар разведкасы сугыш башланыр алдыннан Гитлерны тынычландырып: «Бер генә Совет самолеты да Берлинга кадәр килеп җитә алмаячак һәм шәһәр өстенә бер бомба да ташлый алмаячак», — дигән мәгълүмат бирә. Чөнки ул вакытта безнең илебездә еракка оча торган самолетлар бик аз әле, алары да зур һәм авыр бомбаларны күтәрерлек хәлдә булмый. Шуның өчен сугышның беренче атналарында немецлар авиациясе һавада өстенлек итә һәм фашистлар бөтен дөньяга: «Безнең самолетлар иң тиз һәм иң ерак очалар, авыр бомбаларны җир шарының иң ерак шәһәрләренә илтеп ташлый алалар!»—дат шапырыналар. Геббельс һәм аның ялчылары: «Немец самолетлары Мәскәүне бомбага тотып җимереп бетерделәр!» — дип, радиодан акыралар, газеталарга язалар. Безнең хөкүмәт җитәкчеләре бу ялган уйдырманы юкка чыгару өчен бөтен чараларны күрә. СССР Оборона Халык Комиссариатында самолетларның сыйфатын яхшырту, аларның, авыр йөк күтәргән хәлдә, тиз һәм еракка очуларын булдыру, яңа тип конструкциядәге самолетлар эшләп чыгару, очучыларның очу осталыгын күтәрү мәсьәләсе карала. Верховный башкомандованиенең күрсәтмәсе нигезендә иң оста һәм батыр очучы штурманнарны генштабка чакыралар. Монда иң мөһим мәсьәлә хәл ителә: гитлерчылар авиациясенең өстенлеге турындагы мифларны юкка чыгару планы эшләнә. Моңа кадәр сыналган батыр очучы-штур ман нарга җаваплы задание бирелә: еракка оча торган самолетлар белән Берлинга барырга һәм фашизм оясын бомбага тотарга! Очучы-штурманнар б^лән аерым-аерым әңгәмә үткәрелә, врачлар аларның сәламәтлекләрен кабат карыйлар, очучы сыңаучылар яңа төр самолетларга сынау үткәрәләр, аларның очу тизлекләрен һәм авыр бомбаларны күтәрү мөмкинлекләрен җентекләп тикшерәләр. Хәзерлек тәмам булганнан соң,, очучы-штурманнар Кремльдә булалар. 1941 елның август башларында алар һавага күтәреләләр һәм Берлинга юл тоталар. Гали Әмин улы Борһанов та, югарыда әйткәнебезчә, атаклы очучылар белән берлектә, Берлинны бомбага тотуда катнаша. Совет самолетлары Берлинны бомбага тотып киткәч, моңа кадәр булган җиңүләр белән башы әйләнгән Гитлер, бу хурлыклы хәлгә чыдый алмыйча ярсыган хәлдә, генералларның күбесен эшеннән алып ташлый. Берлинны бомбага тотудагы батырлыклары өчен СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Гали Әмин улы Борһановка Ленин ордены бирелә. Соңга таба ул капитан дәрәҗәсенә күтәрелә һәм Волхов фронтына — Икенче Удар армиягә җибәрелә. Монда да Гали Борһанов дошманның бик күп техникасын һәм җанлы көчләрен юкка чыгара. Аның батырлыклары турында фронт газетасында да берничә тапкыр язып чыгалар. Муса Җәлил белән капитан Гали Борһанов берничә тапкыр очраша, Муса бу штурман белән бик кызыксына, аның сугышчан очышлары турында блокнотына күп нәрсәләр язып ала. Гали Борһанов бу турыда болай сөйли: — Җәйге көннәрнең берсе иде. Тирә-якта сугыш гарасаты. Янып төшкән самолетлар, җимерелгән танклар, үзйөрешле орудиеләр, үлгән солдатлар һәм офицерлар. Немецлар, Германиядән өстәмә көчләр китертеп, фронтның бу участогына һөҗүм арты һөҗүм ясыйлар. Дошман самолетлары, дулкын-дулкын булып килеп, безнең гаскәрләр өстенә авыр бомбалар коя. Менә шундый авыр һәм күңелсез, борчулы көн иде. Без, дошманның җанлы көчләрен һәм техникасын бомбага тотыл, үз базабызга кайттык. Бу вакытта Волхов фронтында эшләр шәптән түгел иде. Кәеф начар, эч поша, ирексездән туктаусыз тартасың. Менә шулай тәмәке көйрәтеп йөренгән вакытта миңа бер очучы ягымлы тавыш белән эндәште: — Капитан Борһанов! Сезнең янга бер политрук килгән. Сезнең белән сөйләшергә тели. Мин борылып карадым һәм әлеге политрукны күреп: — Исәнмесез! — дип кул суздым. Без кул кысышып күрештек. Ул миңа ягымлы карап: — Муса Җәлилов булам! — диде. Башта мин аның шагыйрь Муса Җәлил икәнен белми тордым. Ул кыр сумкасын ипләбрәк куеп, минем белән сөйләшә башлады. Озак сөйләшеп торырга вакыт бик тар, шуның өчен турыдан-туры минем Берлинны бомбага тотуым турында сораулар бирде, Волхов фронтына кайчан килүем, соңгы вакытта күрсәткән батырлыкларым, немец самолетларын яндыру’һәм таранга алуым турында кызыксынды. Мин сөйли башлагач, кыр сумкасын ачып, аннан блокнот һәм карандаш чыгарып, тиз-тиз генә яза башлады. Аерата ул Берлинга кайчан барып җитүебез, нинди бомбалар ташлавыбыз, дошманның зенит тупларыннан аткан снарядлардан ничек котылуыбыз, янып торган Берлин күренешләре белән кызыксынды. Күбрәк бергә очкан дусларым турында сөйләргә тырыштым. Әмма Җә- лилов мине бүлдереп: — Үзең турында да сөйлә. Мин синең батырлыкларың турында язу өчен махсус рәвештә фронт газетасыннан килдем, — диде. Без озак сөйләштек. Мин үземнең тормыш юлым турында да, очучы булып кайчаннан бирле хезмәт ңтүем турында да әйттем. Политрук Җәлилов блокнотына минем сөйләгәннәрнең барысын да тиз-таз генә яза барды. Соныннан ул үзенең шагыйрь Муса Җәлил икәнлеген әйтте. Мин исә, тере язучыны беренче күргәнлектән, гаҗәпләнеп аңа карадым. Ул моны аңлады булса кирәк, аркамнан = кагып: < — Нигә гаҗәпкә калдын9 — дип сорады. Мин кыяр-кыймас кына әйттем: 13 — Тере язучыны беренче тапкыр күрәм. Сезнең китапларны < укыганым бар иде. Ә үзегезне күргәнем юк. Нәкъ шул вакытта ерактан туп гөрелтеләре ишетелде. Безнең S «Катюша»лар фашистлар өстенә ут яудыра башладылар. — Фашистларның көннәре санаулы! Ләкин алар, көтмәгәндә һө- х җүм иткәнлектән, безнең җиребезгә шактый тирән үтеп керделәр. ” Сугыш озак барыр әле. Кем белә, бәлки туган якларга исән-сау кай- Й тып, семьялар, туган-тумачалар белән күрешеп тә булмас. Сугыш < корбансыз булмый бит ул. Әмма сугышта үзең үлсәң дә, үлгәннән > соң сине телгә алырлык батырлык эшләргә кирәк! — ди аңа Муса. ' Гали Борһанов бала вакытында Муса Җәлилнең шигырьләрен ♦ бик яратып укыган, кайберләрен күңелдән белгән. Шагыйрь белән в. очрашу аңа зур тәэсир итә һәм икенче мәртәбә очрашканда алар “ кочаклашып күрешәләр. Муса Җәлил аның фашизм оясы — Берлин- * ны бомбага тотуы турында өстәмә материаллар ала. Үзенең яңа яз- 3 гаи шигырьләрен укып күрсәтә. ь Соңгы тапкыр очрашканда Муса Җәлил Гали Борһанов турында * очерк язуын, киләчәктә аны зурайтып «Татар халкының батыр улы» « дигән исемдә китап итеп чыгарачагын әйтә. Ләкин Муса китеп озак ° та үтми, фронтта зур үзгәрешләр була, фашистлар Икенче Удар армияне чолгап алалар, көн-төн каты сугышлар дәвам итә... Очучы-штурман Гали Борһанов турында очерк фронт газетасында басылып чыкканмы, юкмы, без белә алмадык. Муса Җәлил эшләгән фронт газетасы «Отвага»ның күп саннары югалган. Ә очеркның төп нөсхәсе Муса Җәлил тарафыннан юкка чыгарылган, яки фашистлар кулына эләккән булуы мөмкин. Ә штурман Гали Борһановның батырлыклары турында чыннан да нерым китап язарлык. Менә шулардан бер эпизод. Дошманның көче тупланган зур станцияне бомбага тотарга приказ бирелә. Совет очучылары һавага күтәреләләр. Алар арасында Ленин ордены белән бүләкләнгән Гали Борһанов та була. Көтмәгәндә «Мессершмитт»лар килеп чыга. Кара тәреле самолетларга каршы атыш башлана. Һава дуэле озак дәвам итә. Гали Борһанов иң алда килүче фашист козгынына пулеметтан ата. «Мессершмитт» өстендә ялкын һәм төтен күтәрелә. Икенче немец самолетын ул винт белән кистерә. Моны күргән өченче фашист качу ягын карый... Кыю штурман аның артыннан куа китә һәм пулеметтай атып җиргә мәтәлдерә. Самолет артыннан кара төтен баганасы гына сузылып кала. — Сезгә күптән шул кирәк! — ди Борһанов. Алар, фашист самолетларын тар-мар итеп, тиешле урынга барып җитәләр. Немецларның зенит туплары туктаусыз атып торуга да карамастан, станцияне бомбага тоталар, бик күп танклар төялгән эшелоннарны, бензин бакларын яндыралар. Станция өстендә ут- ялкын күтәрелә... Командование батыр очучыларга зур рәхмәт белдерә һәм орденнар белән бүләкли. Бу батырлыгы өчен очучы-штурман Гали Борһанов Кызыл Байрак ордены ала. Дошманны бөтен фронт буенча куу башлана. Көнчыгыш Пруссия өчен сугышларда очучылар аерата батыр көрәшә. Немец генералы фон Ляж бер адым да чигенмәскә һәм капитуляция ясамаска дип боера. Хәтта ул кан коюны туктатырга һәм капитуляция ясарга ча кырып җибәрелгән парламентерларны аттыра. Бу хәбәрне ишеткәч, Совет Армиясе сугышчылары дошманга җирдән, судан һәм һавадан бик каты һөҗүм башлыйлар. Борһанов бу һөҗүмнәргә актив катнаша. Совет Армиясе сугышчыларына алга юл яра. Берлин өчен каты сугышлар башлана. Бу вакытта Гали Борһанов һава армиясенең штурман бүлеге начальнигы була. Икенче Балтик буе фронты сугышчылары белән берлектә Гали Борһанов җитәкчелегендәге очучыштурманнар да фашизм оясын — Берлинны бомбага тоталар. Атаклы очучы Гали Борһанов яңадан Берлин өстендә. Дөньяны яулап алырга хыялланган гитлерчылар оясы тәмам җимерелгән инде. Хәзер анда — аста — Берлин төрмәләренең берсендә баһадир шагыйрь Муса Җәлилнең фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелүен белми әле Гали Борһанов. Бөек Ватан сугышы безнең җиңү белән тәмам булды. Бу вакытта инде Гали Борһанов — авиация полковнигы. Ул Совет Армиясенең Хәрби һава көчләре академиясе каршындАгы өлкән штурманнар курсында укый. Полковник Гали Борһанов 1959 елда пенсиягә чыга. Ләкин хезмәт сөюче тынгысыз кеше эшсез тора алмый — ул Куйбышев шәһәренең үзәк аэродромында штурман булып эшли. Безнең якташыбыз штурман Гали Борһанов батырлыклары өчен ике Ленин ордены, өч мәртәбә Кызыл Байрак ордены, Ватан Сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Ул барлыгы 216 сугышчан очыш ясый, фашистларның бик күп техникасын һәм җанлы көчләрен юкка чыгара. Герой-шагыйрь Муса Җәлил мондый кешеләр турында болай дип язды: Тар-мар игеп холлык, караңгылык Саклап яткан дошман оясын, Каны белән халык саклап калды Кешелекнең якты кояшын!