Логотип Казан Утлары
Шигърият

Микаил Мөшфикъ 

 

Шигъриятне шашып сөюче зур талант иясе, кайнар хисле, тирән фикерле, җаны-тәне илһам белән өртелгән шәхес... Әйе, Мөшфикъ турында уйлаганда беренче нәүбәттә шушы сыйфатлар күз алдына килә Яңа әзер- бвйҗан әдәбияты күгендә ул якты йолдыз булып балкыды, аның нигез салучыла- рыннан берсе булу дәрәҗәсенә күтәрелде. Микаил Мөшфикъ (Микаил Мирза Габделкадыйр углы Исмәгыйл-задә) 1908 елда бакуда туа. 1915 елдан укый башлый. Әзербәйҗанда Советлар власте урнашкач, урта белем алып, 1927 елда университетка, тел-әдәбият факультетына керә 1931 елда аны тәмамлап, җиде елга якын Баку мәктәпләрендә укыта. Мөшфикъ яшь килеш әдәбият дөньясына керә. Вакытлы матбугатта аның - Беренче көн» дигән шигыре 1926 елда чыга, ә «Җилләр» исемле беренче китабы 1930 елда дөнья күрә. Кыска вакыт эчендә Мөшфикъ үзенең ун китабын чыгарыл өлгерә --Шарлавык» дигән унберенче китабын әзерли. Ләкин аны чыгару насыйп булмый, егерме тугыз яшьлек шагыйрь 1939 елда һәлак була. Заманының ялкынлы шагыйре буларак, ул үзенең талантлы шигырьләрендә кояшлы Әзербәйҗанның мул һәм юмарт җирен, аның табигый байлыгын, гаҗәеп манзараларын. нефтьчеләрен-эшчеләрен, аларның теләк-уйларын, кешелек хисләрен җырлый. Мөшфикъ эпик әсәрләр маһире булып та үзен таныта. Аның «Таулар трагедиясе», «Көтүче», «Минем дустым». «Азатлык дастаны», «Сынган саз» һәм башка әсәрләре — моның дәлиле. Шагыйрьнең лирикасы Әзербәйҗан әдәбиятында әле бүген дә новаторлык үрнәге булып тора. Ул, беренчеләрдән булып, шигъриятебездә классик форма саналган робагыйны яңа эчтәлектә җанландырып, лириканы һәм фәлсәфәне заман рухы белән аваздаш иткән шагыйрь. Сәнгатьтән югары идея, тирән мәгънә таләп итү белән бергә, Мөшфикъ чын. зур әдәби осталык та таләп итте. «Мәхәббәтсез һәм илһамсыз гына язучы затлар шагыйрь булуны юкка үзләренә максат итеп куялар. Алар шигърият мәйданыннан хәзер үк һәм гомергә китәргә тиешләр!» — ди иде Мөшфикъ. Халык йөрәгендә Мөшфикъның шигырьләре дә. үзе дә яши. Шуңа күрә дә ул безгә дә, бездән соңгы буыннарга да замандаш булып кала.

ГЮЛЬГУСЕЙН ГУСЕЙНОГЛУ. әзербәйҗан язучысы.

Җилләр

Иртәләр, кичәләр... Кичәләр, иртәләр... һәр заман шук җилләр исәләр, исәләр, Бик якын дуслардай тәрәзәм чиртәләр, Җырчыдай бу җилләр — төрле моң көйлиләр, Шат җилләр» саф җилләр ил гизеп йөриләр. Кайбере куркыныч, кайбере бик тыныч, Кайсысы тойгылы, кайсысы тойгысыз, Кайбере йокыда, кайбере йокысыз, Исәләр салкынча саф җилләр, исәләр, һәр җирдән хуш исләр аларга күчәләр. Ш Әй, салкын җилләрем, шашынып искәндә, Багларның бал-мәен суырып эчкәндә, Күкләргә үрелгән зур таулар кичкәндә Мине дә алыгыз, очыйм мин тауларга, Күңелемдә нәрсә бар — ачыйм мин тауларга! Шаулагыз, минем дә сәнгатем шауласын! Давылым, өермәм, кодрәтем шауласын! Яшенем, ялтыра-күкрә, төн шауласын! Җилләр, сез бит мине ирекле җан иткән, Дәшегез таулардан — күз җитмәс биектән! 1929 Хәятка мәхәббәт Ничек мин көннән-көн ямьләнә барган Бу якты тормыштан ваз кичә алыйм?! Җир белән, күк белән көрәштә янган Юлдаштан, чын дустан ваз кичә алыйм?! Син язгы таңнарда әйләнмә чыкка, Ялкынлан, йөрәгем, кояштай чык та. Ничек мин — гаугасы җиткән болытка — Бу бөек көрәштән ваз кичә алыйм?! Дан җире яктыра иртәнге чакта, Дус-ишләр баскан җыелып сафка. Ничек бу — көмештәй ерак-еракка Җәелгән даламнан ваз кичә алыйм?! Табигать ул шундый — бай да, Саран да, Инженер күпме көч сала аңарга. Мин дә бу ташларга хисләр салам ла, Ничек соң алардан ваз кичә алыйм! Бер якта лачыннар, томанлы үрләр, Бер якта көртлекләр, көзгедәй күлләр, Бер якта былбыллар, чәчкә дә гөлләр... Ничек мин алардан ваз кичә алыйм! Хәят дип аталган бу гәҗәп җайдан, Йөрәктән — һәр заман утларда янган, Көннәрдән, төннәрдән, кояштан, айдан, Күкләрдән ничек мин ваз кичә алыйм! Алдымда дулкынлы тимер океан, Тетрәтә гел аны давыл да туфан, . Ничек ал күбектә чәчәкләр аткан Шигырьдән-хыялдан ваз кичә алыйм! Йолдызлар — фикремнең чыраг-майлары, Болытлар — хыялым-уем кәрваны, Ә биек күк йөзе — хисләр сарае, Ничек мин алардан ваз кичә алыйм! Шигърият яңадан кунды башыма, Сөекле яр гынам басты каршыма,— Ә Мәҗнүн йөрәгем сорады шунда: — Ничек бу Ләйләдән ваз кичә алыйм?! Чәчәкләр сулуын уйламый былбыл, Сайрый ул, күләгә — былбылга бер гөл. Гел: — Хәят, хәят!—дип талпына күңел, Ничек мин сөюдән ваз кичә алыйм! Азыгың-нектарың — яңа хисләрдән, Әй, минем яшь каләм, талма син һәр дәм! Дусларым, әйтегез, мин бу һөнәрдән, Ничек бу илһамнан ваз кичә алыйм?! 1935 Шагыйрь АҺ, нинди зур бәхет шагыйрь булуы, Күңелләр аулауда маһир булуы! Ни яхшы — йөрәккә үтеп керәлсәң Кинәт, туп-туры, Бар яман нәрсәне читкә сөрәлсәң, Белми куркуны. Илемнән рухланып, биек түреннән Кычкырам дөньяга — халкым үреннән, Шул вакыт танышса ихлас йөрәктән Илләр минем лә ', Кем булыр «акылга» мине өйрәткән: «Күп бел, аз сөйлә»? Алдымда ямь-яшел җирләр күрәм мин, Сәләтле, гайрәтле ирләр күрәм мин, Күрәм мин зур бәйрәм, табын — бай мәҗлес, — Яңа туй анда, Күрәм мин алдымда кайный ТетерГЭС — Пулат каналда. Китсеннәр эшлексез тел бистәләре. Килсеннәр ирләрнең эш эстәрләре. Мин алар тарафлы, шиксез алар да Безнең тарафдар, Ә шагыйрь булудан — шундый җаннарга — Артык нәрсә бар? Яшәгән заманым бакыр канатлы, Таш, тимер җанлана, — ярсыган атмы! Мин горур, — алдыма зур эшләр басса, Күкләрдә башым. Шигърият туганчы, шатлыктан башта Түгелә яшем. Аһ, нинди зур бәхет шагыйрь булуы, Күңелләр аулауда маһир булуы! 1 Минем лә—минем белән. Ни яхшы — йөрәккә үтеп керәлсәң Кинәт, туп-туры, Бар яман нәрсәне читкә сөрәлсәң, Белми куркуны! 1936 Синең көлүең Каршымда назланып тагын көләсең, Беләмсең көлүең нинди, серле каш? Кабатлап тормыйм ла, үзең беләсең, Ул лалә гөлендә ал чыкка охшаш. Көлүең җил кебек җиләс, кагылса Теләгем чәчәге китә ачылып, Елмайса иреннәр — гыйшык агыла, Җаныма йолдыздай ява чәчелеп. Көлүең ишетү насыйп булмаса, Елмайсаң — аны да күрү хуш икән. Көлүең айларга барып тоташа, — Йөзүче болытмы, очар кош микән? Көлүең, акыллым, яз иртәсеннән Хисемә, фикеремә сала төсләрен. Көлче, көл, җырларым төрләнеп синнән Яңгырасын, чыңласын, белми ишләрен! Син көлсәң — бәхетле, шат минем көннәр, Күк аяз, тирәмдә якты яз туа, Алдымда, өстемдә уйный яшеннәр, Коялар ләйсәннәр, суга җир туя. Бу дөнья — сулмаучы гүзәл бер бакча, Ярыймы көлмичә — гамьгә төшүгә? Кызганыч каравы чытык кабакка, Күр, нинди килешә көлү кешегә! 1936 Кил диңгезгә Нинди матур кич бу, җанга шифа, Кара чәчле гүзәл кыздай зифа. Җир якты, күге якты, Нур кочкан тирә-якны. Әй, сөеклем, ярга кил әйдә, Сәйран итәргә. Йолдыз яуган бизәп бөтен җирне, Шат дулкыннар — шук малайлар өере, Кулларында ай — туп урынына. Ак яулыгың бәйлә дә шунда Кил, сылу, ярга, Диңгез карарга. Кабат булмас бәлки мондый күренеш: Күләгәдә һәр төш, Күләгәләр җемелдәшә, Яфраклар нидер сөйләшә. Ефәк чәчләреңне тарыймчы бер, Синең белән яшәп калыймчы бер, Бер генә дәм 3 4, җаным, Тузган толымнарың Төшсен инде йөзләремә... Колак салчы сүзләремә. Нинди матур киче, җанга шифа! Кара чәчле гүзәл кыздай зифа: Җире якты, күге якты, Нур сарган тирә-якны, — Бәхет-шатлык сыймый бар җиһанга, Елмаюдай җыр яңгырый анда, һәрбер хыял гүя җанлы канат! Болар бар да безнең гүзәл хәят! 1936—37 Шигырем Син яратылмыштай якты — моңа шик бармы? Син йөрәге аның, акылы — моңа шик бармы? Синеке — көндезен кояш, кичен тулган ай,— Үзең бер галәм! Бар да матурая җирдә, син дә матурай, Тормыштан ал ямь! Син яратылмышның төсе, аһәңе, моңы! Син чәчәкләр бәйләме, син нурларның нуры! Сандугач алдында ачыл — чәчәк ат илгә, Кызыл гөл төсле. һәр шәй тирән мәгънә ала, тирәнәй син дә, Зур күңел төсле. Гади булса бик әйбәт ул тирәнлек-хикмәт. Шигырь тирән түгел икән, аннан ни көтмәк? Син мәгънәле моңнар көйлә, хак, нәфис сөйләш, Каманча 2 кебек. Бөтен нәрсә гадиләшә, син дә гадиләш, Тормыштан күреп. Хәлсезлек тә, йомшаклык та сиңа хас түгел, Куәтлән син, юлдаш булсын сиңа көр күңел. Кораллана бөтен илләр, кораллан син дә, Илләргә карап! ЧьГн күңелдән сөй җиреңне, сакчы бул илгә, Бул батыр солдат! һәркем белә, бу хәятның ахыры үлем, Бөтен ахырлардан яман ахыргы көнең. Шигырем! Безне дә бер алыр бу уен, бәгърем, Китәрбез бергә. Миннән соң да булсын синең ятагың-каберең Ил күкрәгендә. 1936