Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯЛӘР БАКЧАСЫНДА

«Казал утлары» журналында басылган хикәяләргә күзәтү өзен алма бакчасына кергәнегез бармы? Булса, кызарып пешкән матур алмаларга карап, сокланмый калмагансыздыр. һәм, әлбәттә, бакча- ■ың хуҗасын мактагансыздыр. Алмагач чәчәкләрен салкын кыраулардан саклый белгән, вакытында суын сипкән, туфрагын йомшарткан өчен. «Казан утлары» журналының 1974 елгы саннарында басылган хикәяләр белән танышканда да мин үземне бакчада — хикәяләр бакчасында йөргәндәй хис иттем. Инде бу бакчаның да көзе җиткән. Җимешләре нинди аның? Журналда басылган хикәяләр әдәбиятыбызга нинди яңалык алып килә, аларның күтәргән проблемалары ни дәрәҗәдә актуаль, әдәби эшләнешләре ничегрәк — кыскача гына булса да шул сорауларны ачыклап үтәсе килә. Журналның беренче саны Нур Хәмиди- нең «Фәүзия кияүгә чыга» дигән хикәясе белән ачыла. Исеменнән үк күренгәнчә, хикәя мәхәббәт, гаилә кору кебек мәсьәләләргә багышланган Әсәрнең төп герое—балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Фәүзия исемле хатын. Берничә ел элек ул Гамил исемле офицер егеткә кияүгә чыккан булган. Кияүгә аны берәү дә көчләп, димләп бирмәгән. Үзе теләп, яратып чыккан. Ләкин ире белән тату гына яшәп китә алмаганнар. Гамил хатыны белән, аның теләкомтылышлары белән санашмаган. Фәүзия исә принципиаль була белмәгән, йомшаклык күрсәткән Ярар, буласы зш булган, Фәүзиябез, кыр казы сыман, ялгызы калган. Менә шул хатын хәзер икенче бер кешегә кияүгә чыгарга җыена. Элекке күршеләре Гөлҗамал апа аны үзенең кияве Салихка димли Хикмәт шунда, моннан ике ел элек Гөлҗамал апаның кызы, Салихның беренче хатыны Сөмбелә йөрәк авыруыннан кинәт үлеп киткән. Карчыкны яраткан киявенең ялгыз яшәве һәм аннан да бигрәк бердәнбер оныгының ятим булып үсүе борчый икән.. Хикәя белән танышып чыккач, күңелдә төрле сораулар туа. Тормышта, матур гына гаилә корып та, мәхәббәтләрен саклый белмәү аркасында күңелсезлеккә юлыккан кешеләр аз түгел, әлбәттә. Ав тор. укучыны кисәтеп, гаилә кору мәсьәләсенә җигди карарга өйрәтеп, дөрес эшли. Тик шунысы бар, Фәүзияне җиңел генә икенче берәүгә «кияүгә биреп», үл үзе үк мәсьәләне шактый ансат хәл итә шикелле. Салих дөнья бәясе кеше, ди автор. Шулай да аның гаилә кору кебек эшне Гөлҗамал апа аркылы йөртүе бераз сәер тоела. Гомумән, хикәядә Салих образы кирәкле дәрәҗәдә тулы ачылмаган. Миңа әсәрнең исеме дә ошап җитмәде Җеп очын яшерәсе урында, автор безгә алдан ук Фәүзиянең кияүгә чыгасын, баш кача әйткәндә, хикәянең ничек тәмамланасын сиздереп куя. Хикәя башында Фәүзиянең тәрбияче булып эшләвен хәбәр итүгә ярты биттән артык урын бирелә. Аны төшереп калдырганда да әсәргә әллә ни зыян килмәс иде кебек. Гөлҗамал апаның Кавказ табигате белән хозурланулары да әсәрнен идеясен ачуда артык зур роль уйнамый Болар барысы да әдәби осталык җитеп бетмәүдән килеп чыккан нәрсәләр. Ә менә башкорт язучысы Кирәй МәрК гәпнең "Солдат хаты» (3 сан) исемле хикәясе бу яктан һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Җиңел, йөгерек тел белән язылган, җылы юмор белән сугарылган бу әсәрне мавыгып һәм яратып, кызыксынып укыйсың. Улы солдат хезмәтенә киткәч, Мөнирә җиңгигә Фәнүзә исемле бер кызны фатирга кертәләр. Озынрак телле хуҗаби- кә белән юаш табигатьле яшь кыз баштан ук бер-берсен өнәп бетермиләр. Әлеге дошманлык, ярашмау торган саен көчәя генә бара. «Ходаем, киленең шундый була күрмәсен», — дип уйлый хуҗабикә. «Кайнанаң шундый була күрмәсен». — ди Фәнүзә дә эченнән генә. Инде улының шушы «өтек» кыз белән хат алышуын да сизгәч, Мөнирә җиңги бөтенләй аптырап кала. Һәм ул исән- имин чакта Фәнүзәдән котылырга кирәк дигән карарга килә. Улы Зөфәр кайтыр вакыт җиткәч: «Егетле өйдә кыз баланың булуы килешмәс», дигән сылтау белән аны бөтенләй фатирдан чыгарып җибәрә Хезмәт срогын тутырып, зураеп һәм матурланып. авылга Зөфәр кайтып төшә. Берничә көн кунак булуга, идарәгә барып эш турында сөйләшә һәм өйгә килен алып кайта. «Мөнирә җиңгн егылып китә язды: аның алдында Фәнүзә басып тора иде. •—Әнкәй!—диде Фәнүзә аңа ташланып — Килея! —диде Мөнирә җиңги, аны кочаклап». Хикәя әнә шулай һич көтелмәгәнчә тәмамлана Билгеле, тормышта мондый хәлләр сирәк буладыр. Ләкин әсәр ышандыра. Бригадир белән хуҗабикәнең сөйләшүе дисеңме, Фәнүзә белән Мөнирә җиңги арасындагы мөнәсәбәтләр дисеңме — барысы да тормышчан, барысы да табигый. Автор детальләр белән оста эш итә белә, кеше характерларын ачканда алар- дан бик тулы файдалана Иң отышлысы шул, язучы хикәянең «ачкыч »ын дөрес тапкан. Мондый материалны бары юмор планында гына хәл итәргә мөмкин. Хикәядә үзенчәлекле характерлар бар. Мөнирә җиңгине алыйк. Барлык аналар шикелле, ул бөтен яктан килгән, тәртипле, кешелекле һәм уңган килен турында хыяллана Инде үзе «өнәп» бетермәгән Фәнүзә килен булып төшкәч, ул аны да •чык чырай белән каршы ала. кеше алдында сер бирми. Кыскасы, Мөнирә җиңги коеп куйган фәрештә дә, эштән чыккан кайнана да түгел, һәм. ни генә булмасын, аның бердәнбер катене белда гөрләтеп яшәренә чын күңелдән ышанып каласың Хикәянең ахыры шул фикерне раслау белән тәмамлана Безнең әдәбиятта хикәянең озыны да, кыскасы да очрый Билгеле, аларньщ икесе дә яшәргә хаклы. Әмма мин үзем кыска хикәяне күбрәк ярата төшәм Кыскалыкта осталык, ди бт халык Кирәй Мәргәннең «Солдат хаты» һәм Үзбәк Сатгаровның «Айлы төндә» (6 сан) дигән х’.гкэялэре кыска, җыйнак булулары белән мактауга лаек. Үзбәк Саттаров хикәясендә да сүз яшьлек хисләре, мәхәббәт турында бара Ләкин автор мәсьәләне башкарак планда хәл итә. Әсәр шактый моңсу укучының күңелен нечкәртерлек юллар белән башлана Олы яшьтәге Галимә апаның борчулы уйлары табигать күренешләре һәм гаять тормышчан детальләр белән үрелеп бирелә. Менә ул «ни эшләгәнен дә белмичә, бармак очлары белән кулына беренче очраган үлән яфракларын эләктерде.. Аның авызына бармакларыннан әрем ачысы тулды. — Күңелемдәге ачы җитмәгән, авызыма да ачы тулды тагын. — дип зарланып алды Галимә апа, ашыга-ашыге юынгыч янына килешли». Аның күңелен, әрем ачысыдай, нәрсә борчый, диярсез. Галимә апаның көн дә вакытында кайтып йокларга ята торган бердәнбер кызы бүген өенә кайтмаган Ана кеше түзми, Сәйдәсен эзләп урамга чыга, тапмын кире керә Кайларда гына йөри икән бу кыз?.. Ниһаять, таң алдыннан гына Сәйдә кайтып керә. Аның кызы Рәшит исемле матур да, батыр да егет белән урманга барган, алар Галимә апа өчен дә кадерле булган истәлекле урыннарда йөргәннәр. Кызы Сәйдә йөрәгендә дә мәхәббәт уты кабынган. Автор яшьлекнең, мәхәббәтнең буыннан-буынга күчеп баруын раслый, кеше күңеленең матурлыгын ача Хикәянең кыйммәте, минемчә, әнә шунда. Безнең хикәяләрдә ирен сугышта югалткан тол аналар байтак очрый Хикәя авторларының һәркайсы диярлек а карның ирләре турында, кичек һәлак булулары турында озаклап сөйләргә ярата Ү Сат- таров исә мондый алымнан качарга тырышкан һәм, әйтергә кирәк, дорес эшләгән. Галимә апаның ире ничек, ни өчен үлгән — бйлгесез. Әмма бер нәрсә бәхәссез: аның ире. һичшиксез, изге юлда вафат булган. Шулай булмаганда. Галимә апа ире белән бергә ишегалдына тезгән ак ташларга карап горурлык хисләре кичермәс. изге хатирәләргә бирелмәс иде. Ак ташлар — намус һәм сафлык билгесе. •Бу гади таш юл түгел, хасиятле таш юл бу. Аның хасиятләре бик күп: мисал өчен, ул юлдан капкага табан да. ишеккә табан да вакытында гына үтәргә кирәк; ул юлга юньсезләрнең аяк басуы һич кирәкми; ул юлга үзеңә дә, башкаларга да саф күңел, керсез намус белән генә басарга кирәк». Никадәр тирән, фәлсәфи фикер салынган бу юлларга! Мондый сүзләр яза алган автордан киләчәктә тагын да яхшырак әсәрләр көтәргә хакыбыз бар. Шул ук 6 санда журнал укучыларга Әнәс Камалның «Олы Әкбәрнең кече Әсгаре» дигән хикәясен тәкъдим итә. Авторның үзе сурәтли торган тормышны һәм чорны яхшы белүе күренеп тора. Ул кызыклы детальләр аша унтугызынчы йөздәге Казан тормышын күз алдына китереп бастыра. Суыкта катып үлгән чыпчыклар. зәмһәрир салкыннан кая качарга белмичә җан-фәрман чабучы мәчеләр. Яңа бистәдәге янтык йортларның кыйшык морҗаларыннан һавага күтәрелгән төтен баганалары. чиркәү чаңы тавышлары, урам чатындагы бутышник — болар һәммәсе дә шул чордагы тормышны, обстановкам тулырак һәм җанлырак итеп күз алдына китерергә хезмәт итә. Ә. Камал хикәясе, бер яктан, укучыга чын мәгънәсендә эстетик ләззәт бирсә, икенчедән, аны укып, без татар драматургиясенә нигез салган әдип турында шактый бай мәгълүмат алабыз. Сабнр Шәриповның казакъ халкы тормышыннан алып язылган «Сөлек» (7 сан) дигән хикәясен берәү дә салкын-тыныч җан белән укый алмагандыр. Хикәянең тәэсир көче гаять зур. язучы ярлы халыкның кай- гы-хәсрәтен һәм фаҗигасен бөтен тирәнлеге белән ачып бирә. Әсәр бер-берсенә тыгыз бәйләнгән ике линия буенча үсә. Беренче линия Исхак хаҗи һәм аның явызлыклары белән бәйләнгән. Икенчесе — халыкта социаль аң уяна башлау. Хикәядәге барлык вакыйгалар менә шушы ике үзәк тирәсенә туплана. Язучы сыйныфлар арасындагы аерымлыкмы тарихи җирлектә, реаль вакыйгалар аша ачып бирә. Исхак хаҗиның ниндирәк кеше булуы турыда ниур ы әйтелми. Әмма вакыйгалар барышында укучы аның кем икәнлеген, явыз ниятле һәм астыртын кеше булуын бик тиз аңлап ала. Кыш авыр киләчәк, меңәр баш малларны ничек асрап чыгарга да ничек аларга печән җиткерергә? Менә шушы кыен хәлне Исхак хаҗи табыш китерү чарасына әйләндерә. Соңыннан кайтарып бирү шарты белән, малларын ярлы халыкка өләшә. Ун еллап вакыт үтә. Исхак хаҗиның ярлы халыкта тоткан савым сыерлары өч йөз баштан артып китә Ләкин күпләр бу эшнең алдау икәнлегенә төшенә башлый. Малларны кайтарып бирмәскә өндәүчеләр табыла. Кырык өйле кечкенә генә казакъ авылында сыйнфый аң уяна! Нәфрәттән ярсуы ташыган халык мулла-мунтагайны, хаҗиның улларын, волость агайларын кыйнап ыргыта. Әмма стихияле бу көрәш аларга бик кыйммәткә төшә: җайдаклар килеп, авыл халкын канга батырып китәләр. Моның белән генә дә чикләнмичә кышкы буранда ярлы халыкны ачык далага куып чыгаралар. «...Берәүләрнең башы ачык, ихен челәре ялан аяк: барысының да диярлек өсте-башы ертылып беткән. Котырынып искән җил аларның ачык өсләренә кар сибә, яннарына көрт өя». Хикәядә аеруча тулы эшләнгән образларның берсе — Бәкер исемле кеше. Исхак хаҗиның ярлыларга сыер өләшүен ишеткәч тә, ул: — Мең елкыга хуҗа була белгән Исхак хаҗи ахмак түгел ул. Ни өчен элек тамчы да тамызмый торган кеше кинәт шулай юмартланып китте икәнг — ди. Бәкер — үсештә бирелгән образ, Шактый аек фикер йөртә ала торган кеше булса да, ул баштарак әле вакыйгаларга турыдан- туры катнашмый, читтәрәк кала. Инде Исхак хаҗиның чын йөзен аңлап алгач, аны халык тәненә ябышкан сөлек дип атый. Нәкъ Шул урында хикәянең исеменә салынган мәгънә дә кинәт ачылып, конкретлашып китә. Фазыл Мостафшгның «Кенәриле Галим җан» (8 сан) дигән хикәясе ясеме белән үк ниндидер серле, кызыклы нәрсәләр вәгъдә итә кебек. Хикәяне укып бетерәсең, ләкин көтеп алган әлеге сер ачылмый кал*. Карт мастер Галимҗан абзый бала чагыннан ук кошларны, аларның «әнкәй назын да. эткәй иркәләвен дә алмаштырырлык моңын» яраткан. Ул үзенең эш урынында да кенәриле читлек тота. Телгә алып сөйләрлек бөтен вакыйга менә шул. Бик тырышканда, язучының тел төбен аңларга мөмкин: карт мастерның әле икенче «кенәриләре»—җир астыннан нефть чыгаручы дуслары, хезмәттәшләре бар. Әйе, Галимҗан абзый Нефтьче дусларын бик ярата. Институт тәмамлап килгән Тәүфыйк исемле яшь инженерны аеруча үз күрә. Көннәрнең берендә Галимҗан абзый Тәүфыйкны складка алып керә һәм аңа, документсыз-нисез, сынау өчен кайтарылган борауларны биреп җибәрә. Шул бораулар ярдәмендә Тәүфыйк район күләмендә яңа рекорд куя! Иң кызганычы шул: хикәядә күңелне кузгатып җибәрердәй, әсир итәрдәй вакыйга юк. Аңда хикәя җанры өчен бик тә кирәкле булган конфликт юк. Тал ха Гыйниятуллинның «Солдат үлеме» (10 сан) дигән хикәясе темасы һәм стиль үзенчәлекләре белән журналдагы башка хикәяләрдән нык аерылып тора. Шактый озын булганга күрә, ул башта куркытып та куйган иде. Бер укырга тотындыңмы, аерылып булмый икән. Хикәядә — үлем белән тартышучы солдатның са- ташулы, әрнүле, сагышлы һәм татлы уйлары, хыяллары, газаплары... Гайса солдат кадерле өен. хатынын, балаларын сагына, аларны соңгы тапкыр күрү максаты белән михнәтле юллар кичә. Язучы аның шушы көчле омтылышын тормышчан детальләр аша тасвирлап бирә. Үзеннән-үзе Ә. Еня киның «Кем җырлады» исемле хикәясе искә төшә. Уйлап карасаң, икесендә дә бер үк нәрсә — үлем белән тартышучы солдатның туган ягына булган кочле сагышы Сүз дә юк. «Кем җырлады» хикәясендә лиризм, драматизм көчлерәк. Ләкин Әмирхан ага Еники ясаган психологик ачыш Т. Гыйния- туллин хнхәясиндэ үзенчә яңгырын. Укучы әле солдатның кайда, ннчек ятуына тиз генә төшенә алмый Шуңа күрә ул. аның белән бергә, балчыкны ишә-ишә окоптан шуып чыга, башын бәрә бәрә вагонда чайкалып бара, мең газаплар белән солдатның таныш якларына килеп чыга. Хикәя ахы рындагы соңгы җөмлә укучыны берыолы эзгә төшерә һәм солдат язмышы турыңда тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә. Әйе, фашистлар тарафыннан көчләп тагылган сугыш күпме кешенең гомерен кисте, күпме кешене туган йортыннан, хатыныннан, газиз балаларыннан аерды. Хикәя явыз фашизмга ләгънәт булып яңгырый, исәннәрне тагын бер кат уяу булырга чакыра. Хикәя сөючеләрнең күңелен канәгатьләндерү йөзеннән булса кирәк. 11 санда журнал берьюлы өч хикәя баскан. Альберт Мифтахетдиновның «Хан-Гәрәйнең сәер көннәре» дигән хикәясендә Чукотка ягы һәм аның кешеләре тасвирлана. Вакыйгаларның һәм геройларның гадәти булмавы әсәрнең буеннан-буена сизелеп килә. Алдан ук әйтеп куйыйк: хикәя әйбәт, яратып укыла. Әмма шуның белән бергә, кү^ңелдә күпмедер канәгатьсезлек хисе дә кала. Ни өчен? Чөнки җитди уңышлары белән бергә, хикәядә кайбер кимчелекләр дә очрый. Шуларның берсе — аерым моментларның мотивлаштырылмаган булуы. «Чибәр рус хатыны» дигәне кем ул. аның Илдар белән ни бәйләнеше бар? Ә бит телгә алынган һәр образ әсәрнең идея- эстетик юнәлешен билгеләүдә, авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклауда билгеле бер роль уйнарга тиеш. Әлеге кимчелекләр бигрәк тә хикәянең баш өлешенә кагыла, калган җире исә ачык, эзлекле бара. Мәхәббәтнең серле һәм тыйнак кичерешләре ахыр чиктә серле табигатьле Илдарны да «кояшлы* кешегә әверелдерә. Күзләренә «...шул кадәр кызыксыну. самимилек, балаларга гына хас гөнаһсызлык» тулган Света Илдарның болытлы күңелендә тирән һәм якты борылыш ясый. Саран гына сүзләр ярдәмендә мәхәббәтнең көче, матурлыгы ачыла. Автор кирәкле урында нокта куя белә, вәгазь укып укучыны ялыктырмый. Рөстәм Кутуй — уңышлы повесть-хнкәя- ләре белән рус һәм татар укучыларына күптән таныш. Аның «Яңгыр шавы» дигән хикәясе дә нык кул. тәҗрибәле каләм белән язылган. Хикәянең исеме символик мәгънәгә ия Аны гомер шавы, туган як шавы дип тә аңларга мөмкин. Автор укучының эрудициясенә ышана, аның тирән фикер йөртә алуына исәп тота. Әмма урыны-урыны белән мотивлаштырылмаган урыннар да очрап куя. Әйтик, Энҗе образы нигә кирәк булды икән? Документаль материал белән художество алымнарының бергә кушылган булуы автор өчен кыешлык тудырган булса кирәк. Шушы ук санда. «Елмаеп-көлеп кенә» дигән баш астында. Радик Исаевның «Үр нәкле кияү» хикәясе бирелгән Әйе. ел- маепкөлдереп ала торган урыннар хикәядә шактый. Авторның юморга бай теле бар. кызыклы гына детальләре күп. Ләкин әсәр ышандырмый. Мин шартлылыкка, сәнгатьчә уйланмага каршы түгел. Ләкин аның да чиге, чамасы булырга тиештер... Шулай итеп, бер ел дәвамында «Казан утлары» журналында басылган хикәяләрне күздән кичереп чыктык. Хикәяләр бакчасында төрлесе: өлгереп җиткәннәре дә. өлегә яртылаш кына пешкәннәре дә бар икән. Бер ел эчендә басылган хикәяләрдән чыгып кына зур нәтиҗә ясау дөрес булмас. Әмма шунысы хак: яхшы хикәяләр аз языла Соңгы елларда бездә хикәя жапры нык биреште. Моннан бер-ике ел элек «Литературная газета» битләрендә хикәя жанрына багышланган кайнар бәхәсләр булып узды Берәүләр хикәя жанрының бетүгә таба йөз тотуын, икенчеләр, киресенчә, аның күтәрелеп китүен расларга тырыштылар. Ми нем уйлавымча, аларның беренчеләре ким челекле һәм күңелсез фактларга таянып эш итте, икенчеләре исә уңай фактларны г-кгня алга сөрде — фикер каршылыгы фәкать шунда. Яхшы хикәяләрнең аз булуы яки гомумән хикәяләр санының кимүе — бу әле хикәянең бетүе дигән сүз түгел. Суз ахырында тәнкыйть колагына да берничә сүз әйтеп узасы килә. Бездә ел саен күпме хикәя чыга. Әмма тәнкыйтьнен алар хакында авыз тутырып сөйләгәне юк дияргә була Рафаил Төхфәтуллин гына «Социалистик Татарстан» газетасы аша журналда ярты ел эчендә чыккан хикәяләр турында беркадәр фикер язып чыкты Ләкин ул да берничә сүз әйтү белән канәгатьләнде, сөйләшүне башлап җибәрүдән узмады Әдәби тәнкыйть күбрәк роман һәм повестьлар белән мавыга. Фатих Хөсничә «Хикәя укыйсым килә!» дип чаң кагуыбызга карап кына яхшы хикәяләрнең саны әллә ни артмас артуын. Ләкин тәнкыйтьнең авторитетлы сүзе һәм объектив бәясе хикәяләр бакчасының һавасын яхшыртуда, туфрагын йомшартуда тиешле ролен уйнамый калмас. Моны бездән хикәя жанрының бүгенге торышы үзе таләп итә