Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

МАИ, 1975 ЕЛ Старый Сокол автотрактор влектр җиһазлары заводы коллективы фашистик Германияне җиңү көненә утыз ел тулу уңае белән алынган йөкләмәләрне вакытыннан влек үтәп, хезмәт темпын үстергәннән-үстерә бара. Ярышка катнашучылар Кама автогиганты заказларын үтәүне аерым контроль астына алдылар. Күптән түгел, алдан билгеләнгән сроктан ун көн влек, җыю цехы коллективы «РС-335» маркалы электр магнитларының беренче промышленность партиясен әзерләп бетерде. Приборлар КамАЗга озатылды. ТАСС, Старый Сокол, Белгород өлкәсе. Кама автомобиль комплексын төзүчеләр алтынчы талкыр тантаналы Беренче май демонстрациясенә чыктылар. Төзүчеләр, монтажчылар, эксплуатациячеләр апрель аенда социалистик ярышта яулап алган байраклар күтәргәннәр. Бишьеллыкның бу зур төзелешенә катнашучыларның исеме хәзер бөтен илебезгә билгеле. Социалистик Хезмәт Герое А. Новолодский, Н. Абдуллин, Н. Шемякин, Л. Кольцов, К. Аличиков исемнәрен кемнәр генә белми! КамАЗның беренче карлыгачы — ремонтинструменталь завод сафка басты һәм уңышлы вшли. Шәһәр яны зонасының индустриаль нигезе көннән-көн ныгый. Кама елгасы буенда гүзәл шәһәр барлыкка килде, анда ике йөз меңнән артык кеше яши. Беренче май бәйрәме һәм совет халкының фашистик Германияне җиңүенә утыз ел тулу уңае белән хезмәт вахтасына басып, төзелештәге яшьләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән берлектә, беренче квартал заданиеләрен уңышлы үтәделәр. КамАЗның төп корпусларында 174 мең квадрат метр производство мәйданнары төзелде. Хәзер биредә технологик җиһазларны монтажлау эшләре киң җәелде. Ал байраклар белән бизәлгән Чаллының үзәк урамында — Гидротөзүчеләр проспектында — бәйрәм демонстрациясе өч сәгатьтән артык дәвам итте. Ул КамАЗ кешеләренең хезмәттәге зур уңышларын, партиянең XXV съездын яңа казанышлар белән каршыларга омтылышын тагын бер кабат раслады. «Советская Татария», Казан. — Мин үземнең полкташ дусларым белән Ленин шәһәреннән Эльба ярларына кадәр авыр сугыш юлы үттем. Сугыш боек җиңү белән тәмамланганнан соң, Чи- яәбе өлкәсендәге Нязепетровск шәһәренә кайттым. Аннан КамАЗга килдем. Ел башында Бөек Ватан сугышы ветераннары барлык төзүчеләрне Бөек Җиңүнең 30 еллыгы хөрмәтенә гвардия хезмәте вахтасына басарга чакырганнар иде. Б«р мең ярым егетләр һәм кызлар «Үзем өчен һәм сугышта һәлак булган егет •чан» девизы белән эшләргә кереште. Звятдин Арсланов, Дан орденнарының тулы кавалеры, «Камэнергострой» автомобиль транспорты ядарәсеиец электр һәм газ белән эретеп ябыштыру остасы. «Труд», Мәсиәү. Балта остасы-бетончылар бригадиры П. Дорошенко белән прораб Р. Гайнуллин нигездәге анкер коелары әзерләү өчен гади генә кондуктор ясады. Бу кондукторны куллану нәтиҗәсендә җыю заводында балта остасы-бетончылар эшне элеккегә караганда 3—4 мәртәбә тизрәк һәм яхшы сыйфатлы итеп башкаралар. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Беренче июньнән башлап Бигеш аэропортыннан Харьковка, Симферопольгә, Минеральное Воды, Сочи, Омск һәм Новосибирск шәһәрләренә самолетларның регуляр рейслары башланачак. Мәскәү. Казан, Волгоград. Пенза. Воронеж, Тула шәһәрләре маршрутлары буенча самолетларның очышы ешаячак. Аэрофлотның шәһәр агентствосымда яңа касса ачылу пассажирларга хезмәт вүрсәтүне тагы да уңайлаштыра. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камскдго автозавода». Чаллы шәһәренең үзәк магистрале — патриот шагыйрь, Советлар Союаы Герое Муса Җәлил исемендәге проспектта Боек Ватан сугышында һәлак булган батырларга һәйкәл ачылды. Монумент Чаллы яшьләренең өмәләрдә ешләгән акчалары хисабына салынды. •Труд», Мәскәү. «Энергетик» культура сараенда сайлаучылар РСФСР Верховный Советына депутатлыкка кандидат, КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев белән очраштылар. Беренче булып сүзне кандидатның доверенные — «Камгэсэнергострой»ның шәһәр тезү идарәсе начальнигы урынбасары И. И. Зубчеико алды. Ул Р. Беляевнең җитәкче буларак хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлега турында сөйләде, сайлаулар көнендә барлык сайлаучыларны Чаллы шәһәренең 860 нчы сайлау округы буенча Рәис Кыям улы Беляевкә тавыш бирергә чакырды. Җыелышта «Теплоэлектромонтаж» идарәсе монтажчысы Ю. А. Цыганков, бишенче магазин сатучысы Г. Гарипова, РИЗ слесаре А. С. Скрементов һ. б. лар чыгыш ясады. Җыелышка катнашучылар депутатлыкка кандидатка наказлар бирделәр. Р. Беляев ышаныч күрсәтүләре өчен җыелышка катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Советская Татария», Кааая.