Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ

Партиянең XXV съездындагы речь Иптәшләр! Безнең Ленин партиясенең тарихи XXV съезды ике бишьеллык чигендә үтә. Партиянең иҗади эшчәнлегендәге гомуми- ләштерелгән тәҗрибә киләчәктә булачак социаль үзгәрешләрнең җанлы чыганагына әверелер. Без барыбыз да КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Леонид Ильич Брежнев ясаган докладны — партиябез Үзәк Комитетының тирән эчтәлекле, нигезле отчет докладын зур игътибар белән тыңладык. Докладта без ирешкән гаять зур казанышларга чын мәгънәсендә фәнни, марксистик-ленинчыл позициядән йомгак ясалган, якын киләчәкнең сугышчан бурычлары билгеләнгән. Ул докладтагы положениеләр һәм нәтиҗәләр фәнни коммунизм теориясенә һәм практикасына яңа мөһим өлеш булып тора, алар партиянең һәм бөтен совет халкының рухландыргыч программасы булып хезмәт итә. Татарстан коммунистларының, барлык хезмәт ияләренең ихтыярын чагылдырып, безнең делегация съезддагы барлык делегацияләр кебек үк, Үзәк Комитетның генераль линиясен, партиябезнең эчке һәм тышкы политикасын тулысынча хуплый. КПССның бөек гуманизм идеяләре белән сугарылган, ленинчыл революцион принципларга турылыклы булган политикасы совет халкының төп интересларына, гомуми тынычлыкны һәм халыкара иминлекне ныгытуга җавап бирә. Ораторларның ныгышларыннан күренгәнчә, без барыбыз да КПССның XXIV съезды куйган төп социаль-экономик бурычларның уңышлы үтәлүен гаять зур горурлык хисе белән билгеләп үтәбез. Үткән биш елга җитәкчелекнең ленинчыл принципларын тагын да үстерү, партиябез авторитетының чагыштыргысыз дәрәҗәдә үсүе хас. Үзәк Комитетның совет халкына тыныч иҗади хезмәт итәргә уңайлы тышкы политик шартлар тудыру өчен нык торып һәм принципиаль көрәшүе безнең барыбызны да сөендерә. КПССның XXIV съезды эшләгән Тынычлык программасын эзлекле рәвештә тормышка ашыра барып, ул халыкара киеренкелекне киметү, бөтен дөнья социализм системасын, халыкара коммунистик һәм милли азатлык хәрәкәтен ныгыту һәм тагын да туплау эшенә бик зур өлеш кертте. Партиябез Үзәк Комитеты пролетар интернационализм байрагын югары тота, үз азатлыклары һәм милли бәйсезлекләре өчен көрәшүче барлык халыкларны яклау өчен бөтенесен эшли. Шул ук вакытта Пекин лидерларының раскольниклык, милләтчелек позицияләре барлык намуслы кешеләрдә законлы рәвештә ачу тудыра. Маоизм, эчке һәм тышкы политикасында явыз антисоветизм белән сугарылган хәлдә, империализм һәм реакциянең аеруча мәкерле көчләре белән тыгыз берләшә. Безнең эчке һәм тышкы политика өлкәсендәге барлык казанышларыбыз — совет халкының фидакарь хезмәте, партиянең, аның Үзәк Комитетының, Леонид Ильич Брежнев җитәкчелегендәге Политбюроның бик зур политик һәм оештыру эшчәнлеге нәтиҗәсе ул. Илебездә коммунизм тантанасы хакына һәм гомуми тынычлыкны ныгыту хакына иптәш Леонид Ильич Брежневның аруталуны белмәс чын мәгънәсендә титаник һәм нәтиҗәле эшчәнлеге аңа бөтен партиябездә, совет халкында, җирдәге барлык прогресс һәм тынычлык көчләрендә лаеклы мәхәббәт һәм ихтирам тудырды. Иптәшләр! КПСС Үзәк Комитетының даими игътибары һәм зур ярдәме нәтиҗәсендә республикада бик эре промышленность комплекслары барлыкка килде. Татарстан хезмәт ияләре промышленность продукциясен реализацияләү күләме буенча тугызынчы бишьеллык заданиеләрен уңышлы үтәделәр. Бишьеллыкта республика халык хуҗалыгына 9 миллиард сумнан күбрәк капитал салынды. Терлекчелек продуктлары җитештерү планнары үтәлде һәм аларны дәүләткә сату шактый артты. Мәгълүм булганча, бу — берничә ел кабатланган корылык шартларында эшләнде. Культуралы сугарулы көтүлекләр, җирләрне мелиорацияләү һәм специальләштерү буенча күп нәрсә эшләнде. Машина төзү югары темплар белән үсте, промышленностьның бу тармагы илебезгә бөтен уңайлыгы булган ИЛ-62 лайнерларыннан һәм хәзерге заман электрон-хисаплау машиналарыннан алып яңа техника һәм прибор средстволарына кадәр йөзләрчә яңа машина җитештерде. Алар Ватаныбыз экономикасын һәм куәтен күтәрүдә бик әһәмиятле. Нефть промышленностен бик нык үстерү масштаблары ягыннан уникаль булган нефть химиясе һәм шин тармагы, энергетика предприятиеләре төзергә ярдәм итте. Тугызынчы бишьеллыкта Казанда бик зур химия комплексы, шул исәптән иң куәтле полиэтилен җитештерү предприятиесе төзелде. Бөтен партия оешмасы партия ихтыярын үтәүгә — зур йөк күтәрешле автомобильләр җитештерү буенча Кама комплексын төзүгә гаять зур күтәренкелек белән кереште. 1970 елда ук безнең нефтьчеләр, Ватаныбыз нефть индустриясе тарихында беренче тапкыр буларак, илнең бер районында — Татарстан республикасында — 100 миллион тонна нефть чыгардылар. КПССның XXIV съездында без тугызынчы бишьеллык дәвамында ел саен чыгарыла торган нефть күләмен шушы дәрәҗәдә сакларга сүз биргән идек. Тирән канәгатьләнү хисе белән съездга бу кыен бурычның уңышлы үтәлүен белдерәбез. Татарстан нефтьчеләре үткән биш елда Ватаныбызга 514 миллион тоннага якын нефть бирделәр, бу — сигезенче бишьеллыктагыдан 50 миллион тоннага күбрәк. Бу соклангыч җиңүгә, югары техник-экономик һәм сыйфат күрсәткечләрен саклаган хәлдә, нефтьчеләр һәм төзүчеләрнең — отчет докладында Леонид Ильич гаҗәеп дәрәҗәдә җылы һәм зур ихтирам белән сөйләгән чын бишьеллык батырларының — тырышлыгы белән ирешелде. Аларның киеренке фидакарь хезмәтенә КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы котлавында югары бәя бирелде. Түбән Кама комбинаты коллективы бишьеллыкта җитештерү күләмен тугыз тапкырдан күбрәк арттырды, ул җитештерә торган продукциянең сыйфатын шактый күтәрде һәм проекттагы куәтләрне сафка бастыру срокларын бик нык кыскартты. Түбән Кама нефте- химикларын бу хезмәт җиңүе белән КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Л. И. Брежнев кайнар котлады. Сезнең, Леонид Ильич, котлау сүзләрегезне һәм теләкләрегезне Татарстанның нефте- химиклары һәм барлык хезмәт ияләре гаять зур рәхмәт хисе белән кабул иттеләр һәм Ватаныбызны тагын да чәчәк аттыру хакына яңа үрләр яуларга әзер торуларын белдерделәр. Унынчы бишьеллыкта тулаем алганда республиканың нефть химиясендә җитештерү күләме өч тапкыр артырга тиеш. Бу — синтетик каучук җитештерүнең Бөтенсоюз күләмендәге үсешен кырык процентка, шиннар җитештерү күләме үсешен 60 һәм полиэтилен җитештерү күләменең үсешен 30 проценттан күбрәккә тәэмин итәчәк. Якын арада гаять зур «Этилен-450» установкасын сафка кертү бурычы тора, нефть химиясенең зур бурычларын тормышка ашыру өчен күп эшләргә туры киләчәк. Нефть промышленностенда бик зур резервлар бар әле. Яңа нефть ятмаларын эзләп табу һәм файдалануга кертү белән беррәттән, катламнарның һәм битумлы токымнарның нефть бирүен арттыру ягулык энергетикасын үстерергә зур мөмкинлекләр ача. Күрсәтелгән резервларны файдалану — бер безнең районда гына да йөзләрчә миллион тонна нефтьне халык хуҗалыгы әйләнешенә кертү дигән сүз. Ләкин интенсивлаштыруның техник, бигрәк тә химик средстволары булмау яңа технологиянең һәм басымга тәэсир итүнең инде эшләнгән проектларын да киң промышленность масштабларында кулланырга ирек бирми. Кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар бу тармакның нәтиҗәле эшчәнлеген күтәрү өлкәсендәге бик мөһим проблемаларны хәл итүдә безнең нефтьчеләргә булышырга тиешләр. Иптәшләр! Чаллыда Кама автомобиль комплексын — тугызынчы бишьеллыкның бөтенхалык төзелешен уңышлы башкару — соклангыч хезмәт җимешләренең берсе. XXV съездга, КПСС Үзәк Комитетына һәм Совет хөкүмәтенә зур йөк күтәрешле автомобильләр җитештерүче Кама заводлары комплексын төзүдә катнашкай төзүчеләр һәм монтажчылар, автозаводчылар, проектчылар һәм конструкторлар коллективларының партиябез XXIV съезды карарларын тормышка ашырып, партиянең XXV съездын лаеклы каршылау өчен социалистик ярышны киң җәелдереп, соклангыч хезмәт җиңүенә ирешүләрен зур шатлык хисе белән хәбәр итәбез. Автомобиль комплексының төп конвейеры көйләү режимында эшли башлады, быелның 16 февралендә аннан «КамАЗ» маркалы беренче автомобильләр төште. Төзелеш башланганнан бирле төзүчеләр һәм монтажчыларның 120 меңле коллективы КамАЗны коруда 3 миллиард сумнан күбрәк капитал салулар үзләштерде, шуларның 1800 миллион сумы төзү-монтаж эшләрендә үзләштерелде. Автомобиль комплексының төзелгән алты заводы корпусларында 1,5 миллион квадрат метрдан күбрәк производство мәйданнары файдалануга тапшырылды. Аларга беренче класслы технология җиһазлары куелды. Завод корпуслары янәшәсендә 230 меңгә якын кеше яши торган заманча корылган Чаллы шәһәре үсеп чыкты, культуракөнкүреш объектлары, юллар һәм коммуникацияләр эшләнде, шәһәр яны авыл хуҗалыгы зоналары, зур куәтле база предприятиеләре булдырылды. Кама комплексын төзү масштабы, темплары һәм технологик җиһазларны үзләштерү сроклары буенча Ватаныбыз һәм чит илләр капиталь төзелеш практикасында тиңдәш юк. Моның белән бөтен илебез горурлана ала. КамАЗны кору халык хуҗалыгының мөһим бурычларын комплекслы рәвештә тормышка ашыруда, гүзәл эшчеләр сыйныфының фидакарь хезмәтендә, партия оешмаларының мае- саларны туплауның иң яхшы формаларын эзләү буенча илһамлы һәм тырыш хезмәтендә, күп кенә социаль мәсьәләләрне һәм күп милләтле хезмәт коллективларын формалаштыруда үзенчәлекле бер мәктәпкә әйләнде. КамАЗда төзүчеләрнең, монтажчыларның соклангыч кадрлары зур тәҗрибә туплады һәм үсте. Алар бөек төзелеш алдынгылары һәм ударниклары сафларын тулыландырды. КамАЗдагы эшләрнең героикасы данлы бишьеллыкларның бөек батырлыгы елъязмасына керер. КамАЗ СССР халыкларының дуслыгын һәм туганнарча хезмәттәшлеген аеруча яхшы гәүдәләндерә. Аны коруда бөтен илебез катнаша. Хәзер, автогигант өчен көрәштә беренче җиңүгә ирешкәч, бу куәтле индустриаль комплексны төзүдә гаять зур ярдәм күрсәткән барлык предприятие, проект оешмалары, союз министрлыклары һәм ведомстволары, СССР Госснабы һәм Госстрое коллективларына, комсомол Үзәк Комитетына, шәһәр төзүдә булышучы кадерле мәскәүлеләргә, тугандаш республикалар, өлкә, крайларның партия һәм хуҗалык органнарына, безнең сугышчан партия матбугатына, радио һәм t телевидениегә аерата ихлас күңелдән рәхмәт әйтәбез. Кама автозаводы КПСС Үзәк Комитеты, Союз һәм Россия Федерациясе хөкүмәтләренең игътибар үзәгендә. Төзелеш барышына көндәлек контроль урнаштырып һәм эшчеләр сыйныфы турында кай- гыртучанлык күрсәтеп, КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы, Үзәк Комитет секретарьлары, Үзәк Комитет бүлекләре гаять зур төзелеш коллективының катлаулы производство һәм социаль бурычларын эшлекле хәл итүгә ничек итеп конкрет һәм оператив, алдан күреп һәм массаларның иҗади мөмкинлекләрен исәпкә алып якын килү үрнәге күрсәтәләр. Бу безнең барыбыз өчен дә политик һәм оештыру эшенең зур мәктәбе булды. КамАЗ — СЭВ рамкаларында социалистик экономик интеграция программасын уңышлы рәвештә тормышка ашыруның ачык дәлиле. Ул КПСС Үзәк Комитетының тышкы политик эшчәнлек өлкәсендә ирешелгән позитив нәтиҗәләрне бөтен тулылыгы белән ача. Бу нәтиҗәләр Тынычлык программасын уңышлы рәвештә тормышка ашыру барышында халыкара киеренкелекне киметү һәм халыкара хезмәт бүленеше рамкаларында үзара файдалы экономик хезмәттәшлекне үстерү чараларын билгеләргә мөмкинлек бирде. КамАЗга КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Леонид Ильич Брежнев зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтте. Ул автогигантка заманыбызның техник яктан иң камил комплексына әйләнергә мөмкинлек биргән бик зур эчке һәм халыкара экономик чараларны башлап йөрүче булды. Кадерле Леонид Ильич, сугыштан соңгы бишьеллыкларның эре объектларын төзүне оештыручы буларак, Сезнең экономика һәм политиканың иң катлаулы мәсьәләләрен хәл итүдә ягымлылык һәм ленинчыл оптимизм күрсәтүегез, сезнең шәхси тәҗрибәгез һәр вакыт куелган бурычларны үтәүдә хезмәт уңышларына ирешергә мөмкинлек бирде. Без бу илһам чыганагыннан күп тапкырлар көч алдык. . Беренче машина чыгару уңае белән булып үткән митинг вакытында КамАЗ коллективы безнең делегациядән Сезгә, Леонид Ильич, заводларны төзүдә һәм җиһазлаудагы зур конкрет ярдәмегез өчен олы рәхмәт сүзләре әйтергә, нык сәламәтлек теләргә, бөек партиябез һәм бөтен совет халкының бәхете хакына зур уңышлар теләргә үтенделәр. Яңа бишьеллыкның беренче көннәреннән үк КамАЗда хезмәт киеренкелеге яңа көч белән үсә. Әле күп нәрсә эшлисе бар. Елына 70 мең автомобиль һәм 115 мең дизель двигательләре җитештерүгә исәпләнгән Кама автогигантының беренче чираты куәтләрен сафка кертү быелга билгеләнгән. Өлкә партия оешмасы һәм аның делегатлары исеменнән КПССның XXV съездын бу бурычның уңышлы үтәләчәгенә ышандырырга рөхсәт итегез. Автомобиль комплексын тулы куәтенә шушы бишьеллыкта эшләтә башлау өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. КамАЗ машиналары илебез экономикасының барлык тармакларында зур нәтиҗәлелек белән эшләячәк. Беренче «КамАЗ»ларның бәхетле юлы Ватаныбыз башкаласы Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан башланды. Алар съезд үзенең эшен башлаган вакытка бирегә килеп җиттеләр. Иптәшләр! Тугызынчы бишьеллыкта Татарстан фән, культура һәм мәгарифне үстерүдә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуда яңа үрләргә иреште. Биредә илебезнең барлык милләтләрен һәм халыкларын бөтен яктан чәчәк аттыруга һәм акрынлап бер-берсенә якынайтуга юнәлтелгән ленинчыл милли политиканың уңай йогынтысы яңа көч белән чагылды. Без бөтен уңышларыбыз өчен партиягә, совет халыкларының һаман ныгый барган дуслыгына һәм үсә барган хезмәттәшлегенә, өлкән туганыбыз бөек рус халкының ярдәменә бурычлы. Без киләчәктә дә халыкларыбызның какшамас дуслыгын һәм интернациональ бердәмлеген ныгыту өчен нык торып көрәшербез. Хезмәт ияләрен гомуммилли горурлык һәм Ватаныбызга мәхәббәт рухында тәрбияләрбез. Киеренке иҗади хезмәт белән кайнаган бу елларда партия эшенең форма һәм методларын яңарту һәм үстерү, аның нәтиҗәлелеген арттыру, массалар белән элемтәне ныгыту процессы барды. Үзәк Комитетның партия төзелеше өлкәсендәге күрсәтмәләрен аның оеш- тыру-партия эше бүлеге нәтиҗәле һәм оператив рәвештә тормышка ашырды, бу елларда ул җирле партия органнарының эш дәрәҗәсен күтәрүдә бик күп яхшы эшләр эшләде. Кадрларга эшчән һәм кай- гыртучан мөнәсәбәт урнашты. Партия тормышының бу нормаларына зур әһәмият биреп, без партия һәм дәүләт дисциплинасын тагын да ныгыту, кадрлар һәм партия оешмалары эшенә таләпчәнлекне күтәрү зарурлыгын аңлыйбыз. Бу турыда КПСС Үзәк Комитетының отчет докладында бик ачык һәм нигезле итеп әйтелде. Эштәге ялгышлар һәм кимчелекләрне төзәтүдә сыналган метод булган тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне һәрьяклап үстерү җәмгыять тормышының барлык якларына җитәкчелекне камилләштерү, яңа бишьеллыкта партиянең экономик политикасын, гаять зур төзелеш бурычларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру максатларына торган саен ныграк хезмәт итәчәк. Иптәшләр! Партиянең Татарстан өлкә оешмасы КПССның XXV съездына идея ягыннан тупланган, оештыру ягыннан ныгыган, хуҗалык һәм культура төзелешенең тагын да зуррак һәм катлаулырак бурычларын үтәргә әзер хәлдә килде. Ул киләчәктә дә данлы партиябезнең сугышчан отряды, ленинчыл Үзәк Комитетның ышанычлы таянычы булыр, дип съезд делегатларын ышандырырга рөхсәт итегез. Татарстан коммунистлары һәм барлык хезмәт ияләре КПССның тарихи XXV съезды карарларын тормышка ашыру өчен зур энергия белән эшләрләр, үзләренең бөтен көчләрен социалистик Ватаныбызның куәтен тагын да ныгыту эшенә бирерләр.