ГРУЗИН ШАГЫЙРЬЛӘРЕ
Александр Абашели Киләчәк буыннарга Өзек Хыялларым ерак-ерактагы Киңлекләрне иңләп-урап коча, Киләчәктә яшәр буыннарның Матур җырын тыңлар өчен оча. ...Үзем күрдем тәүге нур балкышын, Яктыра барып шушы нур хәзер дә Караңгының калдык каралыгын Күмә һаман тирән гүр-кабергә. ...Заманында безнең куллар тиде «Аврора»ның салкын тимеренә, Броневикка менеп баскан Ленин Истә калды бөтен гомеремә. Күп мактарсыз, күп зурларсыз әле Яңа дөнья ачкан улларны сез, Күп укырсыз, күп җырларсыз әле Без калдырган шигъри юлларны сез. Симон Чиковани Кем әйтер... Кем әйтер: Картли ул, имеш, бәп-бәләкәй? Уч хәтле җир итеп чамалар кем аны? Мондый уй җирлексез, бу фикер уйдырма! Туган як дигән җир кечкенә буламы?! Я, куеп кара син тауны тау өстенә,— Биектә ялтырасын ак томан күбеге, һәм тыңла бөркетләр, боланнар авазын... Беркайда юк моның Картлида кебеге! Таудагы мәһабәт крепостьлар көченә Бәяне күңелең күзләре бирсеннәр. Бездә ул мең төрле төскә бай урманнар, — Ялкынлы моңнары җырыңа керсеннәр. Чамалап һәм үлчәп кара син — тарлавык Эчендә дулаган давылның канатын, Я күреп хәйран кал тар елга ярсуын: Очкындай тамчыны ул күпме таратыр! Кулыңны тидереп чал Дербент ташына Капшасаң Картлиның нинди юл үткәнен, Тик шунда аңларсың син минем ил-бакчам — Мәңгелек бакчасы — чиксез киң икәнен!.. Алио Мирцхулава Тирәк Мин — тирәк. Тарлавык читендә үсәм мин Кулларны киң җәеп, һәр кулым — бер ботак. Кем ярдан ычкына, мин шуңа кул сузам. Барча яшь тирәктән күкрәүле яшенне Читләтү юлларын биредә мин сызам. Түбәмә күгәрчен оялый — хәтерлим Баласын уйнатып очырган көннәрен. Мин тиеш җиңәргә котырган җилләрне, Көзләрнең караңгы һәм юеш төннәрен. Тамырым ташларга береккән булса да, Йөрәгем таш түгел — утлы бер оя ул. Саргайган һәм кипкән яфрагы юк аның, Бары тик утлы һәм нурлы сүз коя ул... Ватаным, син әйткән бер постка бастым да Янадым яшенгә, карыштым ташкынга, һәм шыксыз илбасар упкынга төште бит, һәм сугыш сүнде бит үз көле астында. Аннары... яңадан ялтырап кабынды Тәнемдә яралар — ул сугыш эзләре. Пуляның бик яман сызгырып үткәнен, Борчулы йөрәкнең ашыгып типкәнен, Тар окоп төннәре бик озын икәнен Яңадан күрделәр күңелем күзләре... Ватаным! Мин синең мәңгелек бер сакчың, Бер якта бары син, бер якта тик үлем Булганда — нык басып арада мин тордым, Сиңа дип төбәгән пуляның очышын Үземә юнәлтеп зур яуда мин бордым. Тукталды һөҗүмнәр һәм туплар тындылар, Күкләрдә дәһшәтле болытлар күренми, Яралар.төзәлә, әрнүләр басыла... һәм сиңа мәхәббәт сүнми һәм сүрелми! Иракли Абашидзе Капитан Бухаидзе Мин — грузин Бухаидзе идем. Пуля екты Кавказ тавында. Терелә алсам әгәр тагын кинәт Шул тауларның бер тын таңында.— Йөрәгемне тагын бирер идем Яуларда мин — туган ил өчен, Мин яңадан үләр идем — мине Каплап торган шушы җир өчен. Бу тавышны минем ишет, илдәш, Мендер аны биек үрләргә, Белсен дөнья: яуда курыкмыйча Кердек шулай кысан гүрләргә. Миңа аткан дошманның да башы Безнең куллар белән киселде. Мин үлмәдем. Ватан сакчысы дип Әйтегез сез минем исемне. Васыятем шул сезгә, якташларым: Таш кыяга көчне тиңләгез — Яклаганда Дербент һәм Дарьялны Сыкрана һәм курка белмәгез. Карло Каладзе Тынычлык җыры Бик күп дуслар йөрәгенә Без якты сукмак салдык. Авыр яуда тынычлыкны Якладык, саклап калдык. Җиде кат җир асларында Калды бик күп корбаннар. Сафка басты алар эшен Дәвам итә торганнар. һәм Бөек Җиңү яуланды, Тыныч көн килде җиргә, — Җилферди аның байрагы ' Күченеп илдән илгә. Дошман көйдергән җирләрне Уңышлы кыр иттек без, Гөлләр һәм сандугач җырын Иң якын җыр иттек без. Хезмәткә кайтты, туган як, Синең дә кыю уллар, Җир җимешен йолдыз итеп Күтәрә хәзер куллар. Күпләп бирде грузин-әнкә Илгә чын батыр ирне, Өйрәтеп иҗат итәргә һәм җимертмәскә җирне. ...Безнең җыр — тынычлык җыры Җир шары буйлап үтә, Сугышны хөкем итә ул — Үлемгә хөкем итә. Григол Абашидзе юоооооооооооооооооооооооооооооооооооо оооооооооо Таулар одасы Тантаналы һәм куркыныч алар, Кара шомга алар төренә. Ераклардан Каджет крепостеның Вышкалары булып күренә. Алар биек. Алар какшамас үр. Ә нинди соң ул үр дигәндә, Әйтик шуны: таулар башы — күктә, Ә болытлар йөзә түбәндә. ...Таулар кырыс. Таулар сыный алар, Таләп итә синнән батырлык. Сокландыра таулар матурлыгы, Ул — саран һәм кыргый матурлык. Кемдер эзли тигез киңлек күркен, Ә мин исә тауны яратам. Әнә анда упкын өсләрендә Очкан бөркет каурый тарата. Шунда үскән бәсле куакларны Коча күңел өскә ашкынып, Тарлавыкта шаулап-гөрләп әнә Шуннан төшә ташлар ташкыны. Шул үрләрдән кояш нуры ява. Ак болытлар шунда туганнар. Халкым, сиңа күпме гасыр буе Шушы таулар бишек булганнар. Таулар, таулар... Нигезләре тирән Икәнлеген алар аңлыйлар. Көч, бөеклек һәм гүзәллек — җирдә Тирәнлексез була алмыйлар. Хута Берулава Ленинга Кабер ташына ике сан языла — Күптән белә моны бөтен кеше: Берсе аның туган көн датасы, Үлү көне була икенчесе. Еллар саный синең зур гомерне Тик бердәнбер дата белән генә1 Мең сигез йөз җитмешенче елны Зурлыйм мин дә җырым белән менә. Шарлавыклар булып шаулар көннәр Болытларны җилләр куу белән, һич янәшә була алмас ләкин Җирдә үлем синең туу белән. 129 Медея Кахидзе Көтәм Өзек Мин көтәм. Ә диңгез чайкала, чайпалз. һич белми ул мине бер егет яры дип. Бер дулкын җилкәмә шәл булып уралды... Син минем йөрәкнең иң якын яры бит! Мин көтәм. Ялгызлык — газаплар газабы. Каршылап чыктым бит мин үзем. Мин үзем! Ә менә, уйлардан шашынып, дулкындай Сикерә башласам нишләрсең син үзең? Юк, диңгез кебек үк, син миннән качмас җан. Диңгезне мин синең күзләрдә таптым бит. Шуларга ай-кояш булып мин батарга Телим бит... Ерак яр, син миңа якын бит!
ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре.