ФРОНТТАН ХАТЛАР, ФРОНТКА ХАТЛАР
Татарстан Дәүләт архивындагы тарихи документлар белән танышканда, язучыларыбызның Ватан сугышы елларында Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе булып эшләгән Гали Динмөхәммәтов исеменә язган хатларына игътибар иттем. (3610 фонд. / тасвирлама.). Менә герой шагыйребез Муса Жәлил. имзасы куелган хатлар. М. Максуд, Ә Ерикәй, Ш. Маннур хатлары... Шунда ук Г. Динме- хәммәтовның фронтовик язучыларга җавап хатлары саклана. Язучылар фронт хәлләре турында сөйлиләр, иҗат планнары белән уртаклашалар, республика тормышы белән кызыксыналар, тылда яшәүче семьялары турында кайгыртуны үтенәләр Республика президенты исә аларны Татарстан тормышы белән таныштырып тора, аларга иҗат уңышлары тели. Әдәби һәм фәнни кыйммәткә ия булуларын искә алып, әлеге хатларның бер өлешен укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдык
АЛЬБЕРТ АПНЕТДИНОВ
Язучыларның хатлары
23 январь, 1942 ел Хөрмәтле Динмөхәммәтов aral Сезгә кайнар сәламемне юллап калам. Казанда мине язучы, композитор, артист иптәшләр искиткеч җылы каршы алдылар һәм бик зурлап озаттылар. Аеруча партия һәм хекумәт җитәкчеләре, безнең Татарстан тарафыннан шундый тирән игътибар һәм сизгер кайгыртучанлык күрсәтелүгә мин чиксез шатланам. Моңарчы эшләгән эшем бик кечкенә булса да һәм мин андый игътибарга, кадерләүгә лаек булмасам да, партия һәм хөкүмәт җитәк - челәребез — сезнең тарафтан күрсәтелгән бу игътибарны мин, киләчәк эшләремә наказ төсендә аңлап, бөтен көчем белән акларга тырышачакмын. Бу, әлбәттә, ялгыз бер миңа күрсәтелгән игътибар түгел. Моны мин татар совет культурасы — сәнгате һәм әдәбиятына карата күрсәтелгән кайгыртучанлык дип аңлыйм. Мин сезнең һәм Казандагы бөтен иптәшләремнең бу игътибарына киләчәктә әдәбият һәм фронттагы зур эшләрем белән җавап бирергә тиешмен дип уйлыйм. Мин китәсе көнне иптәшләр зур мәҗлес җыйганнар иде. Сез районда булып килә алмадыгыз булса кирәк. Мөхәммәтов1 һәм Тиичурин2 иптәшләр дә бар иде. Мондый махсус кичә җыеп, анда Имаметдинов 3 һәм Кутуйның * миңа карата эурла- тып, күпертеп речь сөйләүләре миңа, әлбәттә, бик уңайсыз булды Бу инде артык эшләнгән эш иде. Мин моның өчен бик борчылдым, бик уңайсызландым. Оялып, кая керер урын тапмый аптырап утырдым. Чөнки артыграк мактап, артыграк куертып җибәрделәр. Шулай да иптәшләрнең шундый җылы карашы һәм чын күңелдән әйткән теләкләре мине бик дулкынландырды Мин моңа тирән рәхмәт белдерәм. Семьям мин юкта хөкүмәт кешеләре тарафыннан үзенә зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелгәнен сөйләде. Моның өчен сезгә шулай ук зур рәхмәт укыйм. Кыскасы, без — язучылар һәм шулардай берсе мин — сезнең тарафтан зур игътибар белән чолганып алынганбыз. Моны һәр адымда күрергә туры килә. Мин моны аңлыйм. Моңарчы 5 айлык фронт-курс тормышымда, үз бурычымны иң алдынгы отличник булып үтәү белән бергә, 20 ләп боевой шигырь яздым (1—2 сен кичәдә укыдым). Моннан соң фронтовик һәм шагыйрь булып эшемне дәвам иттерермен. Хәзер мин әле резервта. Шушы 2 көндә Көнбатыш фронтына хәрәкәттәге Армиягә китәм. Приказ көтәм. Фронттан сезгә шиксез язып торачакмын. Хушыгыз! Кайнар сәлам белән сезнең Муса Җәлил. 1 Самат Мвхәммәтоа ул вакытта КПССнын Татарстан өлкә' комитетында секретарь булып эшли. ’ Закир Вали улы Тинчурин — Татарстан китап нәшрияты директоры. 1 Төхфәт Имаметдннов • Күренекле язучы Гадел Кутуй. 2 июнь, 1942 ел Хөрмәтле Динмөхәммәтов ага! Сезгә йөрәгемнән чыккан кайнар боевой сәламемне сөйләп калам. Мин армиягә киткәннән бирле, фронт эшеннән бушаган арада. Сезгә шундый сәлам хатлары язуны гадәт иттем. Сез моның өчен миңа ачуланмый торгансыздыр бит? Моннан элек язган хатларымны вакытында алгансыздыр дип ышанам. Казаннан киткәннән соң мин бераз вакыт Мәскәүдә резервта булдым. Аннан мине Төньяк- көнбатыш фронтына (Волхов юнәлеше) батальон военкомы итеп җибәрделәр, ә монда, минем язучылык һәм газета эшендәге тәҗрибәмне искә алып. Хәрәкәттәге удар армия газетасына литератор-инструктор итеп билгеләделәр. Шул көннән алып мин фронтта военкор. Болай тыныч эштер кебек тоелса да, ләкин фронтта ул алай ук түгел. Миңа, военкор буларак, атнага 2 генә көн редакция землянкасында (шалашында), ә 5 көн рәттән фронтның алгы позицияләрендә, полк, батальон, рота рубежларында, блиндажлардан-блиндажларга боевой походта йөреп үткәрергә туры килә. Чөнки шунсыз газетаны оператив һәм боевой итеп чыгарып булмый. Фронтның чын геройларын, шулай ук командир һәм сугышчыларны газетада яктырту, анализ ясау өчен, боевой эпизод һәм боевая операцияләрне бары фронтның алгы сызыгында гына күреп була. Мин, үз фронтыбызның бөтен почмагында булып, шактый нәрсә күрергә, шактый хәлләр баштан кичерергә өлгердем инде. Зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медаль алган байтак татар егетләрен дә күрдем. Алар турында «Кызыл Татарстанвга язам, шулай ук әдәби әсәр язарга җыенам. Шулай итеп, монда чын- чынлап, шигырьдә әйткәнчә, бер ук вакытта каләм һәм автомат белән сугышырга туры килә. Мин үз эшемнән бик разый. Бу эштә күп нәрсә күрергә, күп нәрсә кичерергә мөмкин. Тик шулай да мин. Фадеев 19 тәкъдим иткәнчә, «Кызыл Татарстан»ның махсус военкоры булып, милли частьларда йөрергә, татар геройлары турында язарга теләр идем. Татар язучысы булганга, мин рус газетасына күп файда китерә алмыйм. Бу турыда «Кызыл Татарстаняга яздым. Барып чыкса, яхшы булыр иде, көтәм. Әгәр сез бу эштә ярдәм итсәгез, бәлки, чыннан да, барып чыгар иде. (Татар халкының Ватан сугышында катнашуын чагылдыру һәм шуңа тарихи материал җыю өчен дә минем хезмәтемә киң юл ачылыр иде.) ’ Сезгә, Гали ага, тагын бер зур үтенечем бар: минем тормыш иптәшем Әминәгә Мәскәүгә барып килергә пропуск кирәк иде. Аның әти-әнисе Мәскәүдә. Ул, 5 яшьлек кызым Чулпанны әти-әнисенә илтеп куеп, үзе эшкә урнашырга тели. Аннан әтисенең саулыгы начар, шуңа борчыла. Сез, мөмкин булса, Әминәгә кызым белән 19 Күренекле рус совет язучысы Александр Фадеев. Мәскәүгә барып килергә ничек тә пропуск алуда ярдәм күрсәтсәгез икән. Моны инде бик үтенеп сорыйм. Үзем язу эшемне дәвам иттерәм. Байтак шигырь һәм җыр яздым. Буш арада Сезгә күчереп җибәрермен әле. Хушыгыз. Сәлам һәм ихтирам белән Муса Җәлил. 5 декабрь, 1942 ел Хөрмәтле Гали Афзалетдинович! Бу хатны ерактан язам. Казаннан киткәндә Сезне күрә алмадым, бик кызганыч. Сез күрсәткән искиткеч кызык материалларны язып ала алмадым, бик кызганыч. 20 21 Чакыру килеп, ашыгыч төстә частька китәргә туры килде, шуңа ул материалларны g үзем белән алып китә алмадым. Китәр алдыннан ип. Колыбанов 1 янында булдым, £ ул миндә әйбәт тәэсир калдырды. Аңа сәлам әйтегез. Хөрмәтле Гали Афзалетдинович, миңа бик зур эш тапшырдылар. Аны ,тә, өчен бөтен көчемне бирәчәкмен. Шул ук вакытта, күп еллар б/е искиткеч ярдәмчел ~ кеше икәнегезне белгәнгә күрә. Сезнең булышлыкка өмет баглап торам. Кайчан да х булса ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм, кире какмассыз дип ышанам. Мәскәүдә шушы көннәрдә минем китап басылып чыгарга тиеш, берәр данәсен н алуга Сезгә, һичшиксез, җибәрермен. Тирән ихтирам белән — Әхмәт Ерикәев. ж Бу хатны 3 Ерикәй рус телендә язган * Колыбанов — Татарстан партия өлкә комнтетынын беренче секретаре 12 апрель, 1943 ел Хөрмәтле Гали aral «Кызыл сугышчыкның Сезнең мәкалә басылган номерын җибәрәм Сез бәлки аны алгансыздыр да инде. Чөнки «Кызыл сугышчы» Сезнең исемгә җибәрелеп тора. Шулай да, на всякий случай, үзем тагын җибәрим, дидем? Вакыт табып, газета турында фикерләрегезне әйтсәгез, яхшы булыр иде Мин яңа гына Вязьмадан кайттым. Шәһәр урынында тоташ хәрабәләр. Немец мерзавецлары бөтен йортларны шартлатып һәм яндырып киткәннәр. Немецларның андагы ерткычлыклары турында «Совет әдәбияты» журналы өчен озын очерк язам Фәтхуллин 1 турында очерк яздым. Татгосиздат тапшыруы буенча 2 табаклы китап яза башладым һәм бер сәхнә әсәре язуны өмет итәм. Бу эшемдәге ярдәмегез өчен Сезгә рәхмәт укыйм. Либретто турында бер фикергә дә килгәнем юк әле. чөнки моның өчен Фәтхуллинның частенда булып кайтырга кирәк. Ә Җиһаноа , булса тиз булсын, диде. Хәрби кешенең вакыт бюджеты үз теләвенә генә карап йөрми бит Казанда Фәтхуллинның хатынын, балаларын күрдем. Кыш көне Сез дларның тормышын тикшереп ярдәм күрсәтергә кушкансыз икән, бу ярты юлда калган, балалар киемсез икән. Мин аңар Сезнең бу мәсьәләгә зур игътибар итүегезне сөйләдем. Минем Сезгә үземнең дә бер үтенечем бар, Гали ага. Улым Феликс озак вакытлар авырды, слабыйланды, бу турыда врачтан справка да бар (ул справка Шаһимо- ратовта ’), Шул баланы яхшы бер санаторийга җибәрү турында ярдәмегезне үтенер идем. Мондый мәсьәләләр белән Сезнең вакытыгызны алу мәгънәсезлек икәнен белсәм дә, язарга кыюлык иттем, ачуланмагыз. Хөрмәт һәм сәлам белән М. Максуд. 1 Ф Фәтхуллин — Бвех Ватан сугышы герое. • Компотятор Нәжин Җнһанов 21 Драматург Зәйни Шаһиморатов. 13 апрель, 1943 ел Исәнмесез, ип. Динмөхәммәтов! Бу хатны Сезгә Бари Корбанов дигән кеше яза. Мине хәтерли булсагыз кирәк: сугышка кадәр мин Зеленодольск шәһәрендә завод газетасының редакторы идем. Сугыш башланганнан бирле — Хәрәкәттәге армиядә. Хәзер... фронтында чыга торган татар газетасының редакторы булып эшлим. Монда татарлар бик күп һәм яхшы сугышалар. Илдар Маннапов та биредә. Ул бу арада хөкүмәтнең икенче бүләген алды. Сездән килгән бүләкне дә алды, ул. Күп рәхмәт һем сәлам тапшыра. Сезгә бер үтенеч бар: безнең фронт газетасында басып чыгару өчен «Помощь Татарии фронту» исемендә бер 100—150 юллык бер мәкалә язып җибәрүегезне сорыйбыз. Моны бу фронттагы татарлар телиләр. Зинһар, бу теләгебезне үти күрегез. Мәкалә рус телендә булса бигрәк тә яхшы булыр. Ул вакытта рус газетасында да басып чыгарыр идек. Бик көтәбез. Ялкынлы сәлам белән майор Бари Корбанов. 1943 ел Хөрмәтле Гали ага! Сезгә 3 нче Украина фронтыннан сәлам җибәреп, зур, җаваплы эшләрегездә матур уңышлар телим. Мин фронт газетасының татарчасын редактировать итем. Вакыт сыйдырган кадәр язгалыйм да. Сезгә сентябрь аена кадәр газета җибәреп торган идек, шуннан политуправление читкә газета җибәрүне тыйды. Шул сәбәпле җибәрүебез өзелеп калды. Хәзер мин Сезгә Хәсән Хәйри иптәш артыннан кайбер номерларны, шулар арасыннан Татарстанга багышланган һәм Сезнең мәкаләгез басылган сәхифәлесен җибәрәм. Вакыт табып, хат язсагыз, киңәшләр бирсәгез, шат булыр идем. Фронт хәлләрен Хәйри иптәш сөйләр. Татар егетләре немец мәлгуньнәрне нык тукмыйлар. Сәлам белән Мәхмүд Максуд. 20 январь. 1944 ел Хөрмәтле Гали ага! Сезгә сугышчан сәлам күндереп, зур җаваплы эшләрегездә зур уңышлар телим. Фронтыбыздагы татар егетләреннән Сезгә сәлам, Бөек Ватаныбызның барлык милләт уллары белән бергә, татар егетләре фрицларны нык тукмыйлар. ...Бәйгедә без балкытырбыз Татарстанның данын, Үч сусынын кандырырбыз, агызып дошман канын!.. — диләр алар («Казанга — фронт сәламе» шигыреннән). Мин Сезгә Хәсән Хәйри артыннан бер хат җибәргән идем, алгансыздыр дип уйлыйм. Гали ага, октябрь аенда газетабызда Сезнең «Татарстан — фронтка» дигән мәкаләгезне баскан идек. Аннан соң героик традицияләр турындамы бер мәкаләгез булган дип ишеттем. Үкенечкә каршы, аны үзем күрә алмадым — безгә килмәде. Инде Кызыл Армия көне җитә. «Гражданнар сугышында татарлар» яки «Фронт белән тыл бердәмлеге» темаларына (почтаның озак йөрүен искә алып, тиз вакыт эчендә) бер мәкалә җибәрсәгез, безгә зур ярдәмегез булыр иде. Хөрмәт һәм сәлам белән М. Максуд. P. s. Декабрь аенда семьям Казаннан Мэскаүгэ кайтты. Күрсәткән ярдәмнәрегез өчен, балалар исеменнән һәм үземнән Сезгә күп рәхмәтләр. 1 март, 1944 ел Кадерле иптәш Динмөхәммәтов! Сезгә ерак фронттан кайнар сәлам язам. Бу хатның болай гади кәгазьдә карандаш белән генә язылуы өчен гафу итегез. Минем яшәү һәм эшләү шартларым шуидыйрак. Мин хәзер, татар газетасыннан алынып, дивизия газетасына җибәрелдем. Ватанга хезмәт итү, әлбәттә, кайда булса да бер төрле, тик намус белән хезмәт итәргә кирәк. Ә минем үз намусыма тап төшергәнем юк. Ләкин шунысы кызганыч, мин хәзер татар әдәбияты өчен бер нәрсә дә эшли алмыйм. Моның өчен хезмәт һәм тормыш шартлары бер дә мөмкинлек бирми. Хәтта байтак вакытлардан бирле әзерләгән җыентыгымны да эшләп бетерә алмыйм. Кыскасы, хәлләр менә шулай. Әлбәттә, мин татар әдәбияты өчен дә хезмәт итә алсам, яхшырак булыр иде. Иптәш Динмөхәммәтов, Сезгә бер үтенечем бар: минем семьям Чепья районында, Түнтәр авылында яши. Иптәшем мәктәптә укыта. Аның язуына караганда, алар 2 айдан артык инде бер грамм да икмәк алмыйлар икән. Моның төп сәбәбе миңа билгеле түгел... Ярый, хәзергә хушыгыз. Сезне һәр вакыт ихтирам итүче Ш. Маннур. 27 март, 1944 ел ...Хөрмәтле Гали ага! Тарихи көннәр җитә. Безнең фронт гаскәрләре дә дәүләтебезнең изге чикләренә якынлашып баралар Шундый тантаналы, шатлыклы көннәрдә сугышчыларыбыэга Татарстанның ничек яшәвен. фронт өчен ничек эшләвен белдерә торырга кирәк. Материаллар оештыру һәм шрифтлар алу өчен, коммунист, яшь журналист Г. Әхмөтшин- ны фронтыбызның Политуправлөниесе Казанга җибәрә. Аңар ярдәм итүегезне үте- нәм Һәм үзегезнең мәкалә бирүегезне сугышчылар исеменнән үтенеп сорыйм. Сезнең берничә мәкалә һәм чыгышларыгыэны бастык. Алар агитаторлар өчен бик кыйммәтле материал булып хезмәт итәләр. Газетабызның кайбер номерларын җибәрәм. Фикерләрегезне һәм замечаниелә- регеэне язсагыз, бик яхшы булыр иде. Үзем исән-сау Редакторлыктан тыш, иҗат эшләрен дә дәвам иттерергә тырышам Байтак шигырьләр яздым. ' Заһид Хәбибуллин «Кара йөзләр» операсын тәмамлап килә икән дип ишеттем. Бу эштә Сезнең тарафтан ярдәм һәм внушение булгандыр дип уйлыйм. Талантлы егет үл Яхшы бер опера бирсен иде Ком. сәлам һәм хөрмәт белән М. Максуд.ф ФРОНТТАН ХАТЛАР, ФРОНТКА ХАТЛАР Язучыларга хатлар 23 ноябрь, 1942 ел Хәерле көн, ип. Баян! Хатыгызны алдым. Аңа бик шатландым... Ип. Баян, барыбыз да — бөтен совет халкы сугыша. Берәүләребез үзләренең изге бурычларын, кулларына корал тотып, фронтның алгы сызыгында үти, Сез һәм Сезнең кебек икенчеләребез дошманга каршы матбугат дигән корал белән сугышалар, өченчеләребез тылдагы фидакарь хезмәтләре белән дошманны җимерәләр. Һәм безнең һәркайсыбыз Туган илнең азатлыгы һәм иминлеге өчен үзенең бөтен көчен. кирәк икән гомерен дә бирә. Шуңа да без совет патриотлары. Әмма Сез хаклы, үлем турында түгел, фашист хәшәрәтләрен тар-мар иткәннән соң туачак бәхетле тормыш турында уйларга кирәк, һәм шул чагында Сезнең бокалга башка бик күпләр дә кушылыр. Ә хәзергә Сезгә уңышлар телим. Редакциягезнең барлык хезмәткәрләренә сәламемне һәм иң изге теләкләремне җиткерегез. Коммунистик сәлам белән Г. Динмөхәммәтов. Шагыйрь Нур Баянга адресланган бу хат рус телендә язылган. 28 декабрь, 1942 ел Исәнмесез, хөрмәтле Ерикәев иптәш! Кайгыгызны уртаклашам, китәр алдыннан кабат очрашырга туры килмәде шул. Шулай да тиздән очрашырбыз һәм син үзеңне кызыксындырган материаллардан теләгән кадәр файдаланырсың дип ышанам. Сезнең ярдәмгә өмет баглап торам дигәнсең. Бу очракта язу машинкасын җибәрүне күздә тоткансыңдыр дип уйлыйм. Машинканы якын көннәрдә җибәрербез. Сиңа тапшырылган җитди эшне башкарып чыгуда ярдәм итеп торуны алга таба дә үземнең бурычым дип санаячакмын. Уңышлар телим. Хатыннан һәм малайдан сәлам. Китабыңны һәм хатларыңны көтәм. Сәлам белән Г. Динмөхәммәтов. Рус телендәге бу хат Ә Ерикәйнең 1942 ел. 5 декабрь тарнхлы хатына җавап рәвешендә язылган. 22 февраль, 1943 ел Сәлам сиңа, ип. Ерикәев! Хатыңны алдым. Безнең машинка яшен тизлегендә синең арттан чаба һәм җиңү көненә кадәр ничек тә куып җитә икән, мин моңа һич каршы түгел. Киресенчә, сугышны машинкасыз гына ерып чыгуга үзең дә каршы килмәссең дип ышанам. Син үз частең белән немецларны куганда, әйдә, гуляйть итеп йөри бирсен... Бәлки кирәге чыгар, газетагыз өчен бер мәкалә җибәрәм. Әгәр ул барып җитсә, якташларыбызга республикадагы практик эшләр хакында укуы күңелле булыр дип- уйлыйм. ■oiewweiewHHtf j гүгел ип. Бубенновтан 1 хат алдым. Фрон1 8 сентябрь, 1943 ел Хәерле көн, ип. Баян! Беренчедән, хөкүмәт бүләге — Кызыл Йолдыз ордены алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Икенчедән, шуны хәбәр итәм: семьягыз начар яшәми, алар хакында Татарстан Язучылар союзы кайгырта. ' Сез, әлбәттә, хаклы, фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм халык хуҗалыгының теге яки бу тармагында артта калуны булдырмас өчен, тылдагы хезмәткәрләрдән зур һәм киеренке эш сорала. Кызганычка каршы, безнең республикада авыл хуҗалыгы һаман да артка калган тармак булып килә әле. Татарстан партия оешмасының бөтен көче әлеге участокны төзәтүгә юнәлдерелгән. Без бу өлкәдә эшне нык көчәйттек, шуның аркасында Сезгә җавап язарга соңардым да. Мине тиргәмәссез дип уйлыйм. Кызганычка каршы, республика газеталарын җибәрә алмадым, тиражлары бик чикләнгән. Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә уңышлар телим. Сәлам белән Г. Динмехәммәтов. Хат рус телендә язылган. 10 апрель, 1944 ел Иптәш Маннуров! Сезнең хатыгызны алдым. Искә төшереп язуыгыз өчен рәхмәт. Сез дивизия газетасына күчкәнсез икән. Бик яхшы һәм Сезнең өчен файдальг эш. Сез бу газетада эшләү дәверендә үзегезгә зур иҗат азыгы таба алачаксыз. Семьягыз турында язгансыз. Хәзер тормыш шартлары авыррак шул. Шулай да мин шушы көннәрдә үк Сезнең семьягызга нормаль тормыш шартлары тудыру буенч» Чепья район советы башкарма комитеты председателенә мөрәҗәгать итәрмен. Ватанга хезмәт итү һәм татар әдәбиятын баету буенча алып бара торган эшегезне уңышлы дәвам итегез! Кулыгызны кысып, сәлам белән Г. Д. Эчтәлегеннән күренгәнчә, бу хат Шәйхи Маннурның 19М ел. I марттагы хатына җааан итеп 22 апрель, 1944 ел Хәерле көн, ип. Маннур! Хатыгызны һәм газеталарны алдым. Минем мәкаләне шәп урнаштыргансыз. Шул кадәресен дә әйтергә кирәк, соңгы вакытта газетагыз гомумән яхшырды. Материаллар карарга матур, укырга җайлы итеп урнаштырыла. Сизелеп тора, редакция хезмәткәрләре үз газеталарын яраталар һәм аның турында нык кайгырталар Газетаның һәр саны үзегезне генә түгел, укучыларны да канәгатьләндерәдер дип уйлыйм, бу исә — бик мөһим нәрсә. Тормышыгыз ничек? Ип. Гыймадиев 1 ничек килеп җитте? Ул моннан бераз канәгатьсезлек хисе белән китте кебек. Ярар, үпкәләмәсен, тагын кайтырсыз әле Сау булыгыз. Уңышлар телим. Иптәшләргә сәлам. Г. Д. Шәйхи Маннурга адресланган хатларның бусы рус телендә язылган * Минһаж Гыймадиев — журналист. «Алга, дошман встенә- исемле газетамын редакторы. 22 апрель. 1944 ел Максуд! Сезнең хатыгызны алдым. Искә төшерүегез өчен рәхмәт. Фронтта татар сугышчыларының батыр сугышулары мине шатландыра... Газетагызга булган фикер һәм замечаниеләрне бу хатта яза алмыйм, чөнки вакытым бик тар. Тагын шуны әйтергә кирәк, Сезнең газеталар миңа бик сирәк килә, күп номерлары килми. Хәзерге вакытта безнең дә монда эш кызу. Язгы чәчү вакыты килеп җитте. Әле бүген генә районнан кайттым, кайтуыма мине Сезнең хатыгыз көтә иде. Фронтовикларның уңышлы рәвештә немец фашистларын кыйнауларына җавап итеп, язгы чәчү планын тулы рәвештә һәм кыска срокта үтәп чыгарга уйлыйбыз. Фронт Политуправлениесе җибәргән журналист Г. Әхмәтшинга ярдәм итә алмадым, хәтта ул кешене күрә дә алмадым. Өйдә юк идем. Эшегезне уңышлы дәвам иттерүегезне теләп: Г. Д12 июль, 1945 ел Хәерле көн, Михаил Васильевич! Котлау җибәргән өчен рәхмәт. Совет Татарстанының 25 еллыгы гаять күтәренке шартларда, шатлыклы обстановкада узды. Бу көннәрдә Сезнең биредә була алмавыгыз бик кызганыч. Барыбыз да язучыларыбызның тизрәк туган илгә кайтуларын һем иркен шартларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлауларын телибез. Бу теләк якын атналарда тормышка ашар дип уйлыйк Очрактан файдаланып, күңелсез хәбәр җиткерәм. 16 июньдә, каты авырудан соң, талантлы фронтовик язучы Гадел Кутуй үлде. Ялкынлы патриот буларак, сугыш елларында ул дүрт тапкыр хөкүмәтебезнең бүләген алган иде. Барлык язучылар җәмәгатьчелеге яраткан каләмдәш дусларын хөрмәтләп'искә алалар, аның исеме халык күңелендә мәңге сакланыр. Иң изге теләкләр яусын. Сезгә нык сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим. Дусларча сәлам белән Г. Динмөхәммәтоә. М. Бубенновка адресланган бу хат рус телендә язылган. Хәерле көн, ип. Гыйльманов! Соравыгызны искә алып, газетагызга мәкалә җибәрәм. Кызганычка каршы, аны Кызыл Армия көненә өлгертә алмадым, әмма мәкаләдә китерелгән фактлар искермәс дип уйлыйм. Димәк ки, Сез аны шикләнми файдалана аласыз. Тормышыгыз ничек бара? Иптәшләрегезгә сәлам. Сәламәтлек һәм уңышлар телим. Сәлам белән г. Д