Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФЕРМА-ЛАУРЕАТ

Беренче кар Октябрьның егерме өчендә төште ул елны. Таңнан ява башлаган иде, «өне буе туктамады. Җепшек кар, яңгыр катыш. Куаклар, акка төренеп, сыгылып калды. Иртәгесен синоптикларның күрәзәлек сүзләрендә «урыны белән буран» дигәне дә ишетелеп китте. Дөрес, буранлап ук җибәрмәде, мәгәр табигать ике ай чамасы сузылган шыр корылыктан соң явымны кызганмаска булды. Вакыт-вакыт җан өшетердәй салкын җил исте. Тын, тыныч иртәләрне куе томан төтенләп, пыскып торды. Авыл тынып, күшегеп-боегып калгандай булды. Бары тик юл буйларына җыелган сулардагы каз-үрдәк кенә хафаланмады. Су кошларына ни?! Дөньяны диңгез басып китсә дә, гамьнәрендә дә юк, бәйрәм иткәндәй, кыйгаклый-бакылдый бирәләр... Кырда эшнең инде түгәрәкләнгән чагы. Иң соңыннан җыела торган культура — шикәр чөгендере уңышы да казып алынган, чистартылган, татлы тамыр эшкәртү заводына озатылып беткән иде инде. Ә менә терлекчелек фермаларында мондый көннәр, ни генә дисәң дә, эшне катлауландыра. Сыерлар юешне аерата авыр кичерә. Чиләкләп койган яңгыр яки йөзгә бәреп яуган кар астында эшкә килүчеләргә дә бик ансат түгел. Иң борчыганы — сөт алу кимеп кала. Монысы инде сыер савучы операторларның кәефен кыра да кыра. Алда елның санаулы көннәре калып бара, социалистик йөкләмә дигән сүз белән аңлатыла торган изге бурыч бар, ул һичшиксез үтәлергә тиеш, ә сөт кимеп йөдәтә .. Кинәт көчле җил купты. Ачулы, гайрәтле җил. Ул болыт юрганын ерткалап ташлады, өер-өер болытларны куып таратты. Аннары, минем вазифам шуның белән тәгмам дигән кебек, тынып калды. Кешеләр тансыклап өлгергән кояш елмайды. Күк гөмбәзенең зәңгәр киңлегендә нур балкыды. Көн. җылынды. Күлләвекләр, биниһая зур көзге кыйпылчык- ларыдай ялтырашып, күзне чагылдырды. Күңелгә рәхәт, җанга сихәт булып китә. Ничә сөйләсәң дә бер хакыйкать: көше җаны яктыга, нурга, җылыга, елмаюга тартыла. Тормышның нигезе балкышта, таңнар алсулыгында, күкләрнең аязлыгында, суларның тоныклыгында! «Ватан» колхозы үзәге — Күл-Черкен авылына килеп ирешкән куанычлы хәбәр дә көннәр бозылып торганнан соң кояш балкый башлаган сөенечтәй тәэсир итте. Иртәнге чәйдән әйләнеп килгән председатель Әгъзам Хәсәнов белән партком семретаре Мансур Исмәгыйлов, идарә йорты бусагасында кабат очрашкач, берсе икенчесенә бер үк сорауны бирделәр. — Ишеттеңме. Әгъзам абый? — Син ишеттеңме димәкче идем, Мансур... Татарстан радиосының иртәнге тапшыруында әйтелгән яңалыкны икесе дә ишеткәннәр иде. Яхшы хәбәр канатлы дигәннәр бит Колхоз җитәкчеләре партком бүлмәсенә керделәр. Председатель стена буендагы урындыкка эшләпәсен, күн перчаткаларын салып куйды ♦ да кабинет түрендәге өстәл буена килеп утырды. Урындык, авырлык 5 тоеп, шыгырдап куйгандай булды. Зур, таза кулларын угалаштырып, £ пальто төймәләрен чишеп җибәрде, пәке белән кырдырганнан соң үсеп < килә торган чал чәчләрен сыпырып алды, тамак кырды. — Егет тә соң безнең кызлар, мәйтәм...— Әгъзам шатлыгын яшерә < алмый, яшерергә теләми дә иде. Аның тулы түгәрәк йөзендә елмаю бал- 1 кый, күзләрендә сөенеч чаткылары биешә. Хәрәкәтләре дә гадәттәгедән е җитезрәк сыман, бер дә тулы, авыр гәүдәле кешенекенә охшамаган, ф Шатлыкның яшәртеп җибәрүе шулай була торгандыр, күрәсең.— Булдырдылар яшьләр! Колхозның арка таянычлары дими ни дисең алар- “ ны?! Чын уңганнар, тормыш тоткалары, төпкә җигелеп тартучылар!.. «? Партком секретаре, урта буйлы, саргылт-көрән чәчле, зәңгәр күзле, терекөмештәй хәрәкәтчән Мансур урындыгына утырырга ашыкмады. < арлыбирле йөренеп торды. Сүзгә болай да саран түгел ул, бу көнне * исә тагын да җанлана төшкән иде. о — Ферма — лауреат!—Мансур уң кулын өскә күтәрде, гүя үз дикъ- * катен үзе тупларга тели иде.— Шәп яңгырый, шәп. Әгъзам абый! о. Комсомол-яшьләр фермасы дисәң дә җирендә. Фермада тыңладылар * микән, әй? Шылтыратыйк әле үзләренә... Терлекчелек шәһәрчегендә генә түгел, колхозның һәммә бригадаларында да беләләр иде инде яхшы хәбәрне. Төш авышкач, почта кайтып җитте. Иң беренче эш итеп республика газеталарын кулга алдылар. Газеталарда фән, техника, производство өлкәсендә алдынгыларга Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелү турында хәбәр басылган иде. Лауреатлар арасында Буа районы, «Ватан» колхозының комсомол-яшьләр фермасы коллективы да бар! Ноябрь башында булып узган ВЛкСМ өлкә комитеты пленумында фермага диплом һәм лауреат билгеләре тапшырылды. Күл-Черкен товарлыклы-сөтчелек фермасында эшләүче яшь терлекчеләрнең хезмәт фидакарьлеге фәнни казанышлар һәм КамАЗ төзелеше батырлары уңганлыгы белән янәшә куеп ихтирам ителде. Комсомол премиясенең дипломы һәм медале терлекчеләр йортының үзәк бүлмәсендә — зур залда — түр урынга куелган. Алар — коллективның горурлыгы да, яна үрләргә өндәп торучысы да, алмашка киләчәк яшьләргә кыйммәтле үрнәкөлге дә. Унынчы, унберенче бишьеллыкларда һәм аннан соң да тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен туган колхозлары белән ныгытып бәйләячәк яшьләр үзләренең өлкән иптәшләре белән — тугызынчы бишьеллык гвардиячеләре белән хаклы горурлана аЛырлар. Чөнки бу олы бүләк халык җырларына бизәк булып кергән ямьле Зөя елгасы бормаларына сыенып утырган колхозның әйбәт данына яңа мактаныч өстәде. «Ватан» колхозында булган кеше зирәк фикерле өлкәннәргә дә. сылу-чибәр, уңган-җнтез һәм белемле-булдыклы яшьләргә дә сокланмый калмый. Ферма коллективындагы кызлар һәм егетләр дә шундый. Сөйләсәләр— сүзләре үтә, эшләсәләр — хезмәтләре җырга тиң. Ферманр лауреат иткән һәм аннан соңгы уңышларга ирешкән бишьеллык гвардиячеләре кемнәр? Бу сорауга җавап рәвешендә, барыннан да элек, сыер савучыларны, дөресрәге, машина белән саву операторларын санарга туры килә. Алар — Сария Хаттапова, Рузия Гыймалнева, Кәүсәрия Насыйбуллина, Рузинә Гайнетдинова, Гүзәл Хәбибуллина, Рушания Камалова, Флүзә Хәбибуллина, Гөлфия Гайнетдинова. Назн- мә Нигъмәтҗанова, Рәхилә Хәмидуллина. Аннары терлекчелек ветераннары— «Почет билгесе» орденына ия Һаҗәр Хәлиуллинаны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Фәрханә Насретдинованы да ихтирамлап телгә алу зарур. Көтүчеләрдән Җиһангәрәй Сабирҗанов белән Таһир Шакировның да уртак казанышта өлешләре зур. Фермадагы күтәрелешнең ни рәвешле барганын колхоз председателе— Октябрь Революциясе һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры, кү1мәк хуҗалыкка унтугызынчы ел җитәкчелек итүче Әгъзам ага Хәсәнда шактый тәфсилләп сөйләгән иде, аның мәгълүматларын фермада кат-кат булганда Сария Хаттапова һәм Рәшит Сәлә.хетдинов тулыландырдылар. Савучы-оператор һәм ферма мөдире, яшь булуларына карамастан, шактый тәҗрибә тупларга өлгергән терлекчеләр. Шунысы да игътибарга лаек: алар ата-бабадан килгән мал-туар үрчетү осталары. Сәриянең бабасы, авылның иң оста кибән куючысы гына түгел, терлек үрчетүдә кулы җиңел булу белән дә ил теленә кергән мөхтәрәм карт була. Әтисе исә ветеринар, дистәләрчә ел гомерен колхоз фермаларына багышлаган. Рәшитнең бабасын да мал-туарны нечкәләп таныган кеше итеп хәтерлиләр. Ул: «Сигез сыер асраганчы симез сыер асра!» дигән хакыйкатьне күңеленә нык киртләп куйган булган. Әтисе Миңлевәли агай әле дә дуңгызлар фермасында - мөдир. Бала чактан терлек-туар белән мавыгып, аларны карап, өйрәнеп үскән кешеләр булганга, аларның колхоз терлекчелегендәте хәлләргә төпле карашына аеруча колак саласы килә. Яшь терлекчеләр бүген хәлиткеч көч кенә түгел, киләчәк казанышлары да алар кулында. Производствоның төп тоткалары булган кешеләр фикеренчә, уңыш дүрт терәккә таянып туа. Шуларның берсе булмаса да, күпне өмет итәр хәл юк. Иң әүвәле шул: мал-туар өчен һәммә шарты килгән торак кирәк. Шарты дигәннән, җылы, якты, вентиляцияле абзар күздә тотыла, авто- эчергеч булу, азык өләшүне, тирес чыгаруны машинага көйләү- таләбе куела. Үзеннән-үзе аңлашылганча, машина белән саву — заман әмере. «Ватан» колхозында бу таләпләрнең һәр-кайсы җиренә җиткереп үтәлә. Менә дигән «терлекчелек шәһәрчеге» төзелгән. Йөзәр баш сыерга исәпләнгән алты корпустан һәм терлекчеләр йортыннан торган комплексны монда шулай атыйлар. Икенчедән, терлекләрнең токымы яхшы булырга тиеш. Күл-Черкен фермасында бу җәһәттән соңгы елларда гаҗәеп зур эш гамәлгә ашырыла. 1972 елда Литва ССРның Капсукас районыннан Шешупе елгасы буйларында үскән 61 баш кара-чуар тана сатып алалар. Бер елдан соң Ленинград өлкәсенең Выборг районыннан шул ук токымдагы 180 баш тана алып кайтыла. Шулай итеп, ферма өр-яңадан оештырылды булып чыга. Ерак элгәрләре Голландиянең атаклы сөтлебикәләре булган бу маллар «Ватан» колхозчыларының өметен тулысынча аклый. Киләчәктә колхоз үзе күршеләргә нәселле яшь терлекләр сатачак. Өченче зур шарт — ныклы азык базасы булдыру. Монысы да йөз проценттан үтәлеп бара. Тупас азыклар, силос һәм сенаж, комбиазыклар елның-елында мул әзерләнә. Шунлыктан маллар кытлык белмиләр. Сугарылулы көтүлекләр дә савым сыер башына 0,60 гектар туры килә. Әлеге күрсәткеч республика дәрәҗәсеннән караганда да әйбәт дия торган. Инде төп шартларның иң мөһиме — кадрлар мәсьәләсе. «Ватан»да бу проблема уңышлы хәл кылынган дип авыз тутырып әйтергә мөмкин. Сыер савучылар барысы да урта белемле, бик күбесе класслы терлекче. Тәҗрибәлеләр яшьләргә бик теләп булышалар, фермага яңа килүчеләр исә күңел биреп өйрәнәләр. Зооветеринария укулары нәтиҗәле булсын дип үткәрелә, турыдантуры бүгенге бурычларга бәйләп алып барыла. Эш шартлары һич кенә дә зарланырлык түгел. Ике смена белән эшли ләр. Ялга да, өй эшләрен карарга да, семьяда булырга да вакыт кала. Алай гына да түгел, кинога, спектакльләргә йөрергә, телевизор карарга, матур әдәбият укырга мөмкинлек зур. Төп хезмәттән тыш вакыт булганга күрә дә, терлекче яшьләр үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар. Рузия Гыймадиеваның сәхнәдә «ырлавын, Сария Хаттапованың спектакльләрдә катнашуын авылдашлары ♦ яратып карыйлар һәм тыңлыйлар. Хәер, ферма мөдире үзе дә бу яктан ь күпләргә үрнәк. Койган да куйган артист. Аның Мирсәй Әмирнең «Тор- g мыш жыры»нда Басыйр ролен башкарганын, мәсәлән, тиз генә онытыр- * лар микән?! Ә бит Рәшит Сәләхетдинов техникум тәмамлаганнан соң Казан дәүләт ветеринария институтында читтән торып белем ала. Вузда укуның күпме вакыт даулаганын һәркем чамалый булса кирәк. Чираттагы ялларын алгач, кызлар Балтик буе республикаларына g һәм халык демократиясе илләренә барып кайтканнар. Кыскасы, терлекләрнең баш санын ишәйтү өчен дә, продукцияне * мул житештерү өчен дә шартлар «итәрлек. ® Ветераннар бүгенге яшьләр өчен сөенеп, үзләре тырышып-тырма- е; шып сыер сауган еллардагы хәлне хәтерлиләр, һажәр Хәлиуллина: * «Хәзерге яшьләрнең эш шартларына, тормышның муллыгына сокланып ' бетәрлек түгел»,— ди икән, ул бит үтә лаклы. һа«әр сыер сауган чорда * (ул хәзер бозаулар карый) байтак колхозларда сөт алу хәзерге белән о чагыштырганда юк дәрәҗәсендә аз була. Сәбәпләре бер генә төрле < булмаган аның. Торак «итмәгән, ашатырга азыкны көчхәл белән тет- * кәзәләр, хезмәткә түләү кадәре дә быеллардагы белән һич чагышты- < рулы булмый. Белгечләре дә соңгы еллардагы шикелле укыган да. “ гәжрибәле дә түгел... Хәлләр бик авыр булса да, таң карасыннан төн карасына кадәр эшләргә туры килә. Тугызынчы бишьеллыкның беренче елында ук «Ватан» сөтчеләре үзләре белән ярышучы «Коммуна» колхозының сыер савучыларын уза: һәр сыердан 2 898 килограмм сөт алына. Җитмеш өченче елда бу сан 3 163 килограммга, житмеш дүртенче елда 3 318 килограммга «итә. Колхоз сөт савып алу буенча районда беренче урынга чыга. Яшьләр фермасында исә сыер башына 3 333 килограмм продукция туры килә. Бишьеллыкны тәмамлау елында да сынатмый алар — һәр сыердан өч мен биш йөз килограмм сөт саварга дигән сүзләре үтәлә Халык хак әйтә: хезмәтенә күрә хөрмәте. Ферма-лауреатның тугы2 зынчы бишьеллыктагы күркәм эшләренә бәя—СССР Авыл хужалыгы министрлыгы, авыл хужалыгы һәм хәзерләүләр эшчеләре һәм хезмәткәрләренең профсоюзлар үзәк комитеты биргән Почет грамотасы. РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның байрагы. ВЛКСМ Үзәк Комитетының вымпелы. Халык хужалыгы казанышлары күргәзмәсенең медальләре... Лауреатны «адашлары» да онытмый, ^дәбият-сәнгать өлкәсендә Муса Җәлил премиясе лауреатлары шагыйрьләр Илдар Юзеев, Ренат Харис, Равил Файзуллин. драматург Туфан Миңнуллии комсомол-яшь- ләр фермасы коллективына үзләренең китапларын бүләк итәләр. Алар- нын автографларында ил табынына мул сый куючыларның эшләрендә яңа уңышлар теләү язылган Хәзер — унынчы бишьеллыкта — яна зур бурычлар, яңа биеклекләр. Аларга менү ансат булмаячак. Ферма урталыкта барганда, алга ыргылу чагыштырмача җиңелрәк була. Ник дигәндә, файдаланылмаган резервлар күз алдында, уч төбендәге кебек күренеп торган чак. Алар хәзер дә бар, ләкин табып эшкә «игү өчен караш> үткеррәк, акыл зирәгрәк булырга тиеш. Мәгәр шикләнми әйтергә мөмкин, комсомол премиясе лауреаты булган ферма коллективы ул биеклекләрне яуларга сәләтле! Герой-шагынрьнең сүимәс-сүрелмәс рухы замана яшьләренә көчкодрәт өсти.