Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ИЛЕБЕЗДӘ МУСА ҖӘЛИЛ КӨННӘРЕ ТАНТАНАЛЫ КИЧӘ Республикабызда М. Җәлил көннәренең үзәк вакыйгасы—каһарман шагыйрьнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш—13 февральдә әдипнең исемен йөртүче Татар дәүләт опера һәм балет театры залында булды Муса Җәлил—шушы театрны оештыручыларның берсе, ә театр ачылгач, ул анда әдәби бүлек мөдире булып эшләгән, репертуарны яна әсәрләр, либреттолар белән баетуда күп көч куйган. Тантаналы кичәдә катнашу өчен илебезнең төрле төбәкләреннән Украина. Белоруссия, Литва, Казагыстан, Үзбәкстаи союздаш республикаларыннан. Башкортстан. КабардаБалкар, Удмуртия. Мордовия. Чувашия. Мари автономияле республикаларыннан, илебезнең башкаласы Мәскәүдән әдәбият вәкилләре, герой-шагыйрьнең исән калган сугышчан көрәштәшләре, шулай ук М Җәлилнең тормыш иптәше Әминә һәм кызы Чулпан Җәлиловалар килгән иде Президиум составында — КПСС Үзәк Комитетының культура бүлеге секторы мөдире К М Долгов. КПСС өлкә комитетының икенче секретаре Ф И Панин. ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Г. Батыев. ТАССР Министрлар Советы председателе Г И Усманов. КПСС өлкә комитеты секретарьлары М Ф Вәлиев. Ф Г Гайнуллин. ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары А М. Котов. КПССның Казан шәһәр комитетының беренче секретаре Р. М Мусин. ТАССР Халык контроле комитеты председателе М. М. Ренеев иптәшләр Залда герой-шагыйрь юбилее тантанасына республикабыз шәһәр һәм районнарыннан җәмәгатьчелек вәкилләре, хезмәт алдынгылары. фән работниклары, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре җыелган иде. Тантаналы кичәне кереш сүз белән КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вә лиев ачты Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗат юлы турында Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов сөйләде Докладтан соң тугандаш әдәбиятлар вәкилләре, язучы һәм шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре сүз алды. РСФСР Язучылар 'союзы идарәсе секретаре Сергей Орлов, украин язучысы Алексей Новицкий, белорус шагыйре Микола Аврамчнк. башкорт шагыйре Гыйлемдар Рамазанов, удмурт әдибе Флор Васильев, казакъ шагыйре Сагынгали Сеаггов. Мәскәүнең «Молодая гвардия» нәшрияты баш редакторы Владимир Синельников. «Современник» нәшриятының баш редакторы урынбасары Николай Нефедов. Татарстан Композиторлар союзы идарәсе председателе Нәҗип Җиһанов, М Җәлилнең көрәштәшләреннән берсе Рушат Хисаметдинов. РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре, балкар шагыйре Кайсын Кулиев герой-шагыйрь. прогрессив кешелек дөньясын таң калдырган «Моабит дәфтәре» авторының үлем- сезлеге. аның шагыйрь һәм гражданин буларак күрсәткән тиңсез батырлыгы хакында. Муса Җәлилнең татар халкы һәм татар әдәбиятының гына түгел, бөтен совет әдәбиятының горурлыгы булуы, барлык тугандаш халыклар, гаделлек һәм прогресс өчен көрәшүче барлык кешеләр өчен какшамас рухи ныклык һәм фидакарьлек символына әйләнүе турында сөйләделәр. Тантаналы кичә Татарстан сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият, тарих институты һәм Татарстан Язучылар союзы тарафыннан оештырылган бу гыйльми утырышта (11—12 февраль), Казан галимнәреннән тыш, Мәсхәү. Минск. Вильнюс, Алма-Ата. Ташкент. Дүшәмбе, Фрунзе, Уфа һ б. шәһәрләрдән килгән әдәбият һәм тел галимнәре, тарихчылар. әдипләр һәм сәнгать белгечләре катнашты. Конференцияне кереш сүз белән КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев ачты. Аннары М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Сибгат Хәким Муса Җәлил традицияләре һәм бүгенге татар поэзиясе турында сөйләде М. Җәлилнең гаять бай һәм киң колачлы иҗат мирасын өйрәнүнең барышы, киләчәктә бу өлкәдәге бурычлар хакында док- лад белән Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих институтының әдәбият секторы мөдире, филология фәннәре докторы Н. Г. Юзеев чыкты. Конфереедиядә Муса Җәлил ижатының идея эстетик эчтәлеге, төп сыйфатлары һәм үзенчәлекләре, тугандай! әдәбиятлар белән тирән бәйләнеше, Җәлил биографиясенең төрле чорлары, аның күпкырлы эшчәнлеге, сәнгатебезнең төрле тармакларында М. Җәлилнең тоткан урыны, Җәлил мирасының әһәмияте һ. б. темаларга филология фәннәре кандидаты Р Г. Бикмөхәммәтов (Мәскәү), Р. А. Нут- фуллина (Алабуга), филология фәннәре кандидатлары В Г Воздвиженский һәм М. Ш Маниурова, Р Ә Мостафин (Казан), И, X. Зэбиров (Ташкент), шагыйрь Сагынгали Сентов (Алма-Ата), филология фәннәре докторлары Г. X. Әхәтов, Г 3. Рамазанов (Уфа), филология фәннәре кандидатлары Ю Лаурушас (Вильнюс), €-М. X Акбиев (Каспийск), Н Н Орочко (Минск), Е. С Сидорова (Чабаксар), X. Шодикулов (Дүшәмбе), К Абделдабе- ков (Фрунзе), педагогия фәннәре кандидаты Ф. И. Мостафин, филология фәннәре кандидатлары X. Р Корбатов (Казан), Т. Н Галиуллин (Алабуга), А 3 Нигьмә- туллин, С. Г. Сафуанов (Уфа) һ. б. ларның барлыгы өч дистәдән аргык доклады тыңланды. Конференциядә шулай ук «Үлемсез жыр» драмасының авторы драматург Риза Ишморат һәм скульптор Бакый Урманче чыгыш ясадылар. Фикер алышуда катнашучылар Муса Җәлилнең тормышын һәм ижат мирасын фәнни нигездә өйрәнү эшендә бу конференциянең зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр, бу өлкәдә әле тикшереләсе һәм тирәитен өйрәнеләсе мәсьәләләргә игътибарны юнәлттеләр. Галимхан Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият, тарих институты директоры М. К. Мөхәррәмов конференциягә йомгак ясады. ТУГАНДАШ ӘДӘБИЯТЛАР КИЧӘСЕ 12 февраль көнне илебезнең төрле өлкәләреннән килгән кунак-әднпләр—тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләре, татар язучылары һәм шагыйрьләре белән бергә, Казан дәүләт консерваториясе залында патриот-шагыйрь М. Җәлил юбилеена багышлап, әдәбиятлар дуслыгы кичәсе үткәрделәр. Кичәгә җыелган күп санлы әдәбият сөючеләр алдында тугандаш әдәбиятларның танылган әдипләре—күренекле балкар шагыйре Кансын Кулиев, рус шагыйрьләре Сергей Орлов һәм Юрнй Кузнецов, казакъ әдибе Сагынгали Сентов, башкорт шагыйре Гыйлемдар Рамазанов, Белоруссиядән Микола Орочко, Удмуртиядән Флор Васильев, Тажнкстаинан X Шодикулов, тәрҗемәчеләр Рувим Моран, Вил Гаинев чыгыш ясадылар Татар әдипләреннән кичәдә Хәсән Туфан. Сибгат Хәким, Зәки Нури, Шәүкәт Галиев. Илдар Юзеев, Әдип Маликов катнашты. Әдипләр татар әдәбияты һәм илебездәге күп милләтле башка әдәбиятлар арасында үзара якын бәйләнешләр, бу бәйләнешләрдә Муса Җәлил әсәрләренең нинди зур урын тотканлыгы, үсә баручы иҗади хезмәттәшлек һәм уртак казанышлар хакында сөйләделәр, үз иҗатлары белән таныштырдылар, яңа әсәрләрен укыдылар. Кичәне Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре, М. Җәлил исемендәге комсомол премиясе лауреаты шагыйрь Равил Фәйзуллнн алып барды. ШАГЫЙРЬНЕҢ ТУГАН ЯГЫНДА Муса Җәлил исеме Оренбург өлкәсе хезмәт ияләре өчен аеруча якын, бигрәк тә кадерле. Бу җир каһарман шагыйрьнең бала чак һәм үсмер елларын хәтерли, аның давыллы комсомол яшьлегенең кайнар эзләрен саклый. Җәлил шигъриятенең беренче очкыннары шушы җирдә кабынган, батырлык юлы шушыннан башланып киткән Шуңа күрә дә, геройшагыйрьнең 70 еллык юбилеен Оренбург ягы зур горурлык хисен тоеп, үзенә бер күтәренкелек белән тантана итте. Муса Җәлил көннәре монда өлкә һәм Оренбург шәһәренең аерым хезмәт коллективлары, клублар, китапханәләр, мәктәпләр, әдәби түгәрәкләр һәм үзешчән сәнгать коллективлары оештырган төрле кичәләр, очрашулар, укучылар конференцияләре, концертлар белән башланып китте. 16 февральдә Оренбург шәһәренең Мәгариф йортында тантаналы кичә булды. Кичәдә шагыйрьнең көрәштәшләреннән Фәрит Солтанбеков, Гарәф Фәхретдинов, әсирләр лагеренда Муса Җәлил белән очрашкан һәм аралашкан үзбәкстанлы Хәбибулла Фәйзуллаев, М Җәлил иҗатын өйрәнүче үзбәк галиме Исхак Зэбиров, шулай ук Мәскәү һ. б. шәһәрләрдән килгән әдив- ләр катнашты. Татарстан Язучылар союзыннан монда күренекле драматург Рнза Ишморат һәм әдибә Рәйсә Ишморатова булды СССР Язучылар союзының Оренбург бүлеге җитәкчесе А. Г Рыбин М. Җәлилнең тормышы һәм ялкынлы иҗаты хакында доклад сөйләде. Аннары геройша- гыйрьнең әсирлектәге көрәштәшләре, якташлары, әдипләр сүз алды. Иртәгесен кунаклар Шарлык районына юнәлделәр, В И. Ленин исемендәге колхозда мәктәп укучылары һәм колхозчылар. Шарлык район Культура йортында хезмәт ияләре белән очраштылар е Аннары кунакларны Мостафа авылы хезмәтчәннәре каршы алды. Шагыйрь исемен йөртүче колхозның хезмәтчәннәре авылдашларының бу юбилей көннәренә авыл тарихында җуелмас эз калдырырлык итеп әзерләнгәннәр Кунаклар катнашында ул көнне авыл уртасында Муса Җәлил һәйкәле. яңа төзелгән Культура йорты ачылды Ике йөз урынлы ул культура учагының бер бүлмәсендә М Җәлил музее оештырылган. Культура йортында үткән кичәдә колхоз эшчәннәре алдында шагыйрьнең көрәштәшләре, татар язучылары Риза Иш- ыорат, Рәйсә Ишморатова чыгыш ясады, укучылар башкаруында Җәлил шигырьләре янгырады Кичәдә герой-шагыйрьнең туганы Хәдичә Җәлилова катнашты РЕСПУБЛИКАНЫҢ НЕФТЬ РАЙОННАРЫНДА Җәлил поселогы хезмәт ияләре герой- шагыйрь Муса Җәлилнең 70 еллык юбилеен зур хәзерлек белән билгеләп үттеләр Мәктәпләрдә шагыйрьгә багышланган дружина сборлары уздырылды. Нефтьчеләр, төзүчеләр һәм мәктәп балалары көндез Җәлил һәйкәле янына митингка җыелдылар, шагыйрьгә чәчәкләр китерделәр Техника йорты бинасында Муса Җәлил музее ачылды. Анда шагыйрьгә кагылышлы истәлекле язулар, көрәштәшләренең хатлары, Җәлилнең төрле телләрдә басылган әсәрләре куелган Музейны оештыруга поселок Советы һәм Җәлил исемендәге дружина пионерлары күп көч салганнар Кичен Техника йортында герой-шагыйрьгә багышланган тантаналы кичә булды. Кичәне Сарман райкомы секретаре Люция Зиннурова ачты Докладчы. Җәлил поселогы Советы председателе Азат Исмәгый- лов, кичәдәгеләргә каһарман шагыйрьнең тормыш юлы, батырлыгы хакында сөйләде Кичәдә Татарстан Язучылар союзы Әл- мәт бүлеге җаваплы секретаре Ә Маликов, шагыйрь Г. Афзал чыгыш ясады, язучылардан 10 Эминов, X. Хайруллин катнашты, Муса Җәлилнең көрәштәшләреннән, шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә ханым Җәлнловадан һәм кызы Чулпаннан килгән телеграммалар, хатлар укылды Ахырдан үзешчәннәр һәм мәктәп балалары көче белән концерт куелды. Әлмәт шәһәренең Техника йортында шундый ук тантаналы кичә булды Шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлы турында доклад белән партиянең Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре В. Е. Борисов чыкты. Фойеда Әлмәт художество мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының Җәлилгә, аның көрәштәшләренә багышланган рәсемнәреннән зур күргәзмә һәм китап сәүдәсе оештырылды. 15 февральдә Лсннногорск шәһәре хезмәт ияләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре геройшагыйрь Муса Җәлилнең 70 еллык юбилее кичәсен үткәрделәр Аны КПССның шәһәр комитеты секретаре Малик Халнковнч Сәлимов ачты М Җәлилнең тормышы һәм иҗаты хакында язучы Шамил Бикчурнн сөйләде Шәһәрнең «Чишмә» әдәби берләшмәсе членнары Җәмит Рәхнмов. Разин Вәли- уллнн. Әсрар Галиев. Рәшит Бәшәров. Ф Нуруллин, Җәдит Хәбибуллин, Таһир Шәмсуаров, Альберт Хәсәнов. Шәрига Та- һирова, Исмәгыйл Әхмәднев кичәдә М. Җәлил шигырьләрен һәм үз әсәрләрен укыдылар Үзешчән композиторлар Фәйзи Хөс- нуллнн. Разим Вәлиуллнн. җырчылар Илдус Тарханов, Фәнис Посылов. Әхмәт Фәйрушнн М. Җәлил сүзләренә язылган җырларны һәм үз иҗат үрнәкләрен башкардылар Пермь шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган кичә өлкә язучылар оешмасының «Лукоморье» исемле иҗат клубында үтте Анда шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре, язучы һәм журналистлар, студентлар җыелган иде Кичәне язучы Лев Давыдычсв ачты. М. Җәлил иҗаты һәм тормыш батырлыгы хакында Ягьфар Камалов доклад ясады Шәһәрнең драма театры артистлары 10. Найдена һәм Ю Крендель башкаруында патриот-шагыйребезнен шигырьләре рус телендә янгырады Шигырьләрне татар телендә медицина фәннәре кандидаты Ф Вәлиева укыды. Башкортстан АССРның Октябрьск шәһәрендә патрнот-шагыйребез юбилеена багышланган кичә нефтьчеләрнең культура йортында булды М Җәлилнең иҗаты турындагы сүзне әдәбият укытучысы Г. Г Ахметова әйтте. Укытучыпенсиоиер Г. Г Гафуров Демблин лагеренда Җәлил белм» очрашуы турында сөйләде Халык театры- артистлары шагыйрьнең әсәрләрен укыды лар. аның сүзләренә язылган 'җырларны башкардылар Нефтьчеләр китапханәсе «Үлмәс җыр» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырды ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ МУЗЕЕНДА Татарстан дәүләт музееның татар әдәбияты бүлегендә Җәлилгә багышланган экспозиция даими эшләп килә Герой шагыйрьнең кулъязмалары, хатлары, шәхси әйберләре, төрле документлар һәм китаплар теле белән бу экспозиция әднпнен тормышы. иҗат юлы хакында сөйли Әлбәттә, экспозициядәге иң кыйммәтле экспонат — атаклы «Моабит дәфтәре»нең төп нөсхәләре. М Җәлилнең 70 еллыгына музейда яңа күргәзмә ачылды. Бирегә шагыйрьнең төрле телләрдә чыккан китаплары, истәлекләр, фәнни хезмәтләр, Җәлнлгә багышланган күп санлы матур әдәбият әсәрләре, театр спектакльләреннән, кино һәм телевизион фильмнардан фотографияләр куелган «Җәлил һәм балалар» дигән аерым бүлектә республиканың художество мәктәпләре укучылары арасындагы үткән елгы конкурстан сайлап алынган утыздан артык рәсем күрсәтелә. Рәсемдә: күргәзмәгә куелган китапларның тышлыклары. М. ҖӘЛИЛ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премияләр комитеты 1975—1976 еллар өчен республика премияләре бирү турында карар кабул итте. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә премияләргә герой-ша- гыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм ижа- тын өйрәнүдә күп хезмәт күрсәткән Гази Кашшаф (үлеменнән соң) һәм Рафаэль Мостафин лаек булдылар. М. Җәлил премиясе шулай ук «Комсо- моляшьләр бригадасы». «Кама өстендә акчарлаклар», «Җәлил», «Җәлил һәйкәле янында», «Юл». «Авылның яңалыгы» дигән әсәрләре өчен рәссам В. Н. Скобеевка бирелде. МУСА ҖӘЛИЛ ӘСӘРЛӘРЕ—ИЛ ҺӘМ ДӨНЬЯ МАТБУГАТЫ БИТЛӘРЕНДӘ М Җәлилнең 70 еллык юбилее көннәрендә Германия Демократик Республикасы Фәннәр академиясенең әдәбият тарихы буенча Үзәк институты «Кешелекне яклап» дигән җыентык дөньяга чыгарды. Җыентыкта М. Җәлил иҗатына багышланган бүлекчә күренекле урын алып тора. «Фольк унд Вельт» нәшрияты М. Җәлилнең «.Моабит дәфтәре»н немец телендә кабат бастырып чыгарырга әзерләнә. Бу яңа басмада электән билгеле булган күп кенә шигырьләрне татар теленнән туры- дан-туры тәрҗемә итү күздә тотыла. * * • Татарстан китап нәшрияты Муса Җәлил әсәрләренең дүрт томлыгын бастырып чыгарды Беренче томга патриот-шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына кадәрге шигъри иҗаты тупланган, икенче томда М. Җәлилнең сугыш чорында язган шигырьләре, тоткынлыкта иҗат иткән «.Моабит дәфтәре», шулай ук либреттолар һәм аларның вариантлары урын алган Өченче томда шагыйрьнең 1925-1941 елларда иҗат иткән поэмалары. Пушкин. Некрасов, Шевченко, Маяковский әсәрләреннән тәрҗемәләр урнаштырылган, монда шулай ук «Бибкәй кыз» исемле музыкаль пьеса беренче тапкыр басылган. Дүртенче томда каһарман әдипнең публицистик чыгышлары, мәкалә һәм рецензияләре, хатлары җыеп бирелгән «Подвиг» китапханәсе сериясеннән илле мең тираж белән М. Җәлилнең шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Моңда «Моабит дәфтәре», Бөек Ватан сугышы чоры лирикасы кертелгән. «Моабит дәфтәре» шулай ук кечкенә форматта сувенир басмасы итеп тә чыгарылды. М. Җәлил юбилее алдыннан нәшрият балаларга герой-шагыйрь- нең балалар өчен язган әсәрләреннән «Сандугач һәм чишмә» исемле төсле һәм рәсемле китап бүләк итте. Төрле елларда композиторларыбыз тарафыннан Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар да ноталары белән «Сагыну» исемле җыентыкта дөнья күрде. «Җырларым». 1943 елның ноябренда Моабитның үлем камерасында язылган бу үлемсез шигырьне, илебездәге егерме дүрт телгә тәрҗемәсе белән, нәшрият аерым басма итеп дөньяга чыгарды. МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ИЛЕБЕЗ МАТБУГАТЫ «Правда» газетасы 13 февраль санында КПССнын Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф А Табеевның «Коммунист шагыйрьнең батырлыгы» исемле күләмле мәкаләсен урнаштырды. «Известия» газетасында (15 февраль саны) М. Львовның «Ватанга тугрылык» дигән мәкаләсе басылды. «Литературная газета»ның 11 февраль санында Г. Ахуновның. «Литературная Россия» газетасында (13 февраль саны) А. Шпирт. И Зәбировның. «Комсомольская правда»да Р. Фәйзуллинның, «Учительская газета». «Советская Россия». «Труд», «Красная звезда» газеталарында П Седов. С. Хәким. С. Щипачев, К. Владимировларның мәкаләләре дә геройшагыйребезгә багышланган Үзәк журналларның февраль саннарында да М. Җәлил юбилее уңае белән басылган мәкаләләрне күпләп очратырга мөмкин. «.Москва» журналында Ю Корольков. «Новый мир»да Р. Мостафин. «Молодая гвардия» битләрендәге А. Мәхмүдов мәкаләләре әнә шундыйлардан. «Наш современник» журналында патриот-шагыйрьнең шигырьләре урын алган. * * Казанның кинохроника студиясе «Җәлил Көрәш сәхифәләре» дигән документаль кинофильм чыгарды. Фильм герой-шагыйребез турындагы төрле документлар, сугыш еллары кинохроникасы. М Җәлилне күреп белгән кешеләрнең истәлекләое нигезендә эшләнгән.