Логотип Казан Утлары
Поэмадан өзекләр

ДАН ОРДЕНЫ

 Һәр тарафта апрель зәңгәрлеге, Яз кояшы яна яктырып. ...Хәким Айдаровка Дан ордены Тапшырдылар махсус чакырып. Котладылар:— Рәхмәт! Яу кырында Илнең тугры улы булгансың. Зур бүләге аның сине эзләп Тапты менә ничә елдан соң?! ...Асфальт юлда уйный якты нурлар, Атлый Хәким хискә бирелеп. Офыкларның җылы-йомшаклыгын Тойды микән шулай ул элек?! Күпме гомер узгач... Мондый хөрмәт Куандырмас ничек, җилкетмәс. Күңеле тулды аның, ил бүләген Күкрәгенә ипләп беркеткәч. ...Истәлекләр кимер димә икән Тынгы белми типкән йөрәктә. «Полкташларымнан ике дусны Мин ярата идем бигрәк тә. Әрмән егете Тигран иде берсе, Икенчесе — Петр, Байкалдан. Сугыш давыллары эчендә без Өчәү бергә азмы айкалган?! Ничек онытылсын бергәләшеп Юк итүләр дошман сакларын, Көзге төндә күккә очыртулар Аэродромда бензин бакларын. Күзләреннән мәхрүм калды Тигран Одер өчен сугыш барганда. Күңел күзе белән ныграк күреп Көрәшә ул ләкин һаман да. Ә Петрдай лачын югалырмы? Тайгада ул совхоз хуҗасы... Шатлык алып килгән шушы көндә, Эх, ничек соң бергә буласы!» Йолдызлардан тонык нур сибелә, Шәһәр инде талган йокыга. Тәрәзәләр генә ара-тирә Балкып куя фара утында. Карт әнкәсе, хатыны һәм кызлары Күптән йоклый инде төш күреп. Мең газаплы авыр сугыш юлын Ята Хәким исенә төшереп: Яндырылган шәһәр һәм авыллар, Җимерелгән йортлар, күперләр... Әсирләрнең сулган, ябык йөзе... Күз алдыннан китми ул көннәр. Күпме сагыш-хәсрәт! Кешеләрнең Башларыннан ниләр кичмәде! Әле һаман дөрләп торадыр күк Бухенвальдның газлы мичләре. Солдат Хәким түзем пехотаның Авыр йөген салып иңенә, Утларсулар кичеп атлый-атлый Барып җитте дошман өненә. Ничә елга шунда беренче кат Яз җылысын тойды битендә. Тап төшермәс егет һичбер кайчан «Без — җиңүче!» дигән исемгә. Туплар дулап аткан мәхшәр аша Килде бит ул тыныч көненә... Күз текәде — әле пыскып яткан Окопларның кайнар көленә. Поход кухнялары тирәсендә Сабыйларның хәлсез тавышы... Фашизмга хөкем булып яңгырый Кешелекнең ачы каргышы. Ап-ак чәчле немец коммунисты Бар көченә тели дәшәргә: «Ирек алдык сезнең кулыгыздан Кабат туып җирдә яшәргә!» Империя канцеляриясенең Җимерек стенасы алдында Бии Хәким... Медсестра белән Ярсып бии Җиңү таңында. Күрсен дөнья — оста икәнлеген Сугышырга да аның, җырга да... Кыз шаярта: имеш, мөмкин синнән Менә дигән артист чыгарга! Шәфкать туташының йомшак тавышы Сихри бер көч бирә егеткә: Җирдә түгел, кызны әйтерсең ул Кулларында үзенең биетә. «Сылукайның якын сердәше бар, Әй, егетем, шуны онытма!..» Җир-әнкәне — кояш, йөрәкләрне Шаян сүзле дуслар җылыта. Тормыш җиңә һәм тантана итә, Кем соң тоймас аның сулышын! Ил алдында бурычын үтәп, солдат Кынысына тыга кылычын. һәм әйтә ул: «Җиргә гөнаһсызга Беркемнең дә каны таммасын...» Идел буендагы туган йортын Сагынып искә ала аннан соң. Искә ала сагынып карт әнкәсен, Аның яуга озатып калганын. Тын бакчада үскән чияләрне Язлар саен чәчәк сарганын. Искә ала туган-үскән җирен, Чыгармас ул аны уеннан: Ил кичергән яра-җәрәхәтләр Үз тәненә аның уелган. Халкы түккән кан-яшь аның да бит Йөрәгенә күчеп саркыды. Ә соңыннан болар бөтенесе Җиңүле Май булып балкыды. Шуңа да ул әнә горурланып Басып тора рейхстаг кырында. Зур һөҗүмгә барган чакта алган Партбилеты йөрәк турында. Сөенеп күзәтә ул ак каурыйдай Болытларның күктә гизгәнен. Солдатның да бүген, маршалның да Бер үк комач үбә йөзләрен. Уйлап алды Хәким маршал белән Бергә төшкән рәсем хакында. Әнә ич ул, әнә, үзе тора: Дусларының тыгыз сафында. ...Дан ордены эзләп тапты аны, Ил онытмый үзенең улларын. Ир егетнең эзен суытырга Көч-кодрәте җитми елларның!

РӘШИТ ГӘРӘЙ