Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАЛА ЕГЕТЕ

4>агтыш Казагыстан әнкәсендә Җаегалмн районы Мухар ааыльщда тулан. Сәлимгә 5 әшь вакытта әтисе Нигъмәт абзыйны ак казаклар җәзалап ү төргәннәр. Өнисе »«еичо тормыш корганда, 6 миьпек Сәлимне кәгүчелеккә биргәннәр. Ул алты ел буена Казагыстан далаларында кетү котеп тамак туйдырган. 1926 елда аны Уральск шәһәренә китереп, балалар йортына тапшырганнар. (Сәлим Айткулов үзенең хатында шул ук балалар йортында күренекле композитор Нәҗип Җиһа- новның да тәрбияләнүе турында яза.) Анда беренче баскыч мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумында укыган, комсомол сафына кабул ителгән. Соңрак бухгалтерлар курсын тәмамлаган һәм сугышның беренче көннәренә кадәр бухгалтер булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башланып бер ай үтүге, Сәлим армия сафына чакырыла. Иң элек ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1942 елның декабрендә Үзәк фронтта хәрәкәт итүче 75 нче Кызыл Байраклы гвардия укчы дивизиясе составындагы 231 нче гвардия укчы полкында автоматчы-укчылар отделениесе командиры булып сулышчан юлын башлый. Башыннан ахырына кадәр Орел-Курск дугасында булган сугышларга катнаша, һәм менә алда — киң Днепр, Киев... Полк командиры яныннан үзләренең блиндажына кайткач, Айткулов иптәшләренә куелган бурычның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлата. Операция вакытында кемнең кайсы төркемдә хәрәкәт итәчәген билгели. Караңгы төшү белән разведчиклар юлга чыгалар. Шактый вакыт бер урында оборонада торганлыктан, алдан ук җентекләп өйрәнелгән, күзәтелгән участок аша үтүе әллә ни кыен булмый. Алар тавыш-тынсыз гына, иң мөһиме — югалтуларсыз, дошманның полк участогындагы ут ояларын санап, урыннарын билгеләп, таң атканчы әйләнеп тә кайталар. Үзләре белән куллары артка бәйләнгән, уртача буйлы, салам төсле чәчле немец обер-ефрейторын да «ияртәләр». Айтк.улов өчен беренче операция уңышлы тәмамлана. Разведчиклар барысы да «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнәләр. Разведчик. Аның беренче коралы — батырлык, тапкырлык, кыюлык. Дөрес, бу сыйфатлар безнең һәр сугышчыга да хас. Ләкин разведчик өчен алар аеруча кирәк. Чөнки разведчикның кыюлыгына, бик тиз дөрес карарга килеп хәрәкәт итүенә еш кына йөзләрчә иптәшләренең, хәтта бөтен бер сугыш операциясенең дә язмышы бәйләнгән була. Шуңа күрә разведчикка һәр куелган бурычны үтәгәндә үзенең бөтен сыйфатларын, бөтен осталыгын җигеп, куп көч куеп эшләргә туры килә. Безнең гаскәрләрнең Орел һәм Курск янындагы зур җиңүеннән соң дошман, яраланган ерткычтай, һәр мөмкин булган урынга теш-тырнагы белән ябышып, каршылык күрсәтеп чигенә. Бахмач-2 станциясе янында безнең частьлар да оборонага урнашырга* мәҗбүр булалар: ике ай дәвам иткән каты сугышлар нәтиҗәсендә шактый сирәгәйгән техниканы һәм подразделениеләрне тулыландырырга, сугышчыларга ял бирергә кирәк. Ә разведчиклар өчен оборона вакытында да эш тукталып тормый. Чөнки оборона ул ял итүдән, я булмаса үз участогың аша дошманны үткәрмәүдән генә түгел, ә алдагы, булачак һөҗүмгә әзерләнүдән дә гыйбарәт. Мәсәлән, һөҗүм башлана. Автоматларын югары күтәреп, «Ура!» кычкырып сугышчылар атакага ташланалар. Алда аларны нәрсә көтә? Ыжгырып алга баручы танкларга каршы дошман нинди көчләр куя һәм аларны кай урында туплаган? Кай җирдә нинди резервлар урнашкан? Пехотаның төп дошманы — пулемет оялары найларга куелган? Менә шундый бик күп сорауларга җавапны бары тик разведка гына бирә ала. Тикмәгә генә разведканы фронтның күзе димиләр, күрәсең. Полк оборонага урнашып беткәч, ефрейтор Сәлим Айткулов разведчик хезмәтенең бөтен авырлыгын, җаваплылыгын җаны, йөрәге белән тоел, отделениесен икенче сугышчан бурычны үтәргә алып китә. Бу юлы аларга, немецларның тылыма үтеп, чиркәү гөмбәзенә урнашкан, әледән- өле безнекеләр өстенә ут чәчеп торучы пулемет оясын юк итәргә, станция юлларында күп санда тупланган икмәк һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән эшелоннарны алып китәргә мөмкинлек бирмәскә — юлларны шартлатырга дигән бурыч куела. Хәвеф-хәтәрсез гене фронт сызыгын үтеп, төн караңгылыгына сыенып, разведчиклар станциягә барып керәләр. Чиркәү янында бәрелеш бик кыска була. Немец пулеметчылары разведчикларны үзләре янына ук килеп җиткәч кенә күреп алалар Каушап, югалып калган фашистлар тәртипсез төстә төрле якка ата башлыйлар. Ыгънзыгы- дан файдаланып, Сәлим ике разведчикны алып чиркәүнең эченә ташлана. Озак та үтми, көчле шартлау тавышы ишетелә. Җиргә түбә калайлары, кирпеч кисәкләре коела. Пулемет тынып кала. Пулемет урнашкан гөмбәз эченнән яралы немецларның ярдәм сорап ыңгырашулары гына ишетелә. Ләкин көтелмәгән хәл килеп чыга. Чиркәү янындагы шартлаунымы, я булмаса кычкырган тавышларны ишетепме, немецларның вокзал бинасына урнашкан каравыл взводы һәм поезд көтеп торучы солдатлар, тревога сигналы буенча, чиркәү мәйданына ташланалар. Шул ук вакытта чиркәү ишегалдындагы агач ботакларына бәрелеп беренче мина да шартлый. — Тимер юлга таба китәргә, — диде Сәлим иптәшләренә, — юлны шартлатасы бар, ашыгырга кирәк! Алар чиркәүне урап алган тимер койма ярыгыннан бер-бер артлы чыгып, станция чигендәге семафор ягына, стрелкачы будкасына таба шуышалар. Ике йөз метрлар җир үткәч, аларның яныннан ук, кайда нәрсә икәнен үзләре дә белмичә, бер төркем немец солдатлары ата-ата чиркәүгә таба йөгереп үтә. Үзәк юлдагы зур эшелон таккан паровоз ак пар бөркел пошкыра башлау белен рельслар өстене гранаталар оча. Төн караңгылыгын ярып, станция юлларындагы йөзләрчә вагоннарны тонык кына яктыртып, күккә яшел ракета күтәрелә. Бу — разведчикларның бурыч үтәлде, һөҗүм башларга мөмкин дигән сигналы. Икенчё көнне Бахмач-2 станциясенең вокзал гөмбәзе өстендә кызыл флаг җилферди. Ә дивизиягә «Бах мач» исеме бирелә. <1943 ел, 29 сентябрь. Дошман полк участогында эре көчләр туплап һөҗүм башлагач, взвод командирының яралануын күреп, Айткулов командалык итүне кыю төстә үз кулына алды. Иң каты сугышлар барган уңъяк флангта взводын 4 тапкыр атакага алып барды. Дошманның 9 атакасын кире кайтарды. Уз позициясен нык тотты. Немецларның ике взвод солдатын юк итте*. (Геройның бүләкләү кәгазеннән.) Фронт Днепрга килеп җитә. 22 сентябрьдә Воронеж һәм Үзәк фронт гаскәрләре беренче булып елганы кичә башлыйлар. Ләкин немецлар үзләре күп югалтулар исәбенә басып алган, хәзер хурлыклы төстә калдырып чигенгән Украина җирен кире кайтарып алудан һич өметләрен өзмиләр әле. 24 сентябрьдә 231 нче укчы полк, якын көннәрдә Днепрны кичү Һәм Глебовна авылын яулап алуны күздә тотып, Тарасовичи авылының көньягына килеп урнаша. Полк командиры Днепр аша беренче чиратта 76 миллиметрлы пушкалар батареясе белән 1 нче Һәм 3 нче укчы батальоннарны чыгарырга дигән карарга килә. Ләкин кичке сәгать 6 җитү белән бу карарның үтәлүе шик астында кала. Саперлар тарафыннан бик күп тырышлык һәм хезмәт куеп эшләнгән кичү корылмасын фашистларның 20 штурмовик самолеты бомбага тотып, җимереп китә. Әлеге кадәр җәяүле сугышчыларны елга аша ташып торган «Николаев» пароходы да сафтан чыга. Бу пароходның безнең сугышчылар кулына эләгү тарихы да бик кызыклы. 231 нче укчы полк белән янәшә хәрәкәт итүче 212 нче полк штабы елга аръягындагы хәл турында разведчиклардан мәгълүматлар алгач, өлкән лейтенант Гаврилин командалыгындагы 2 нче укчы батальонның калган подразделениеләрен һич кичек ЗӘКИ ӘХМӘТҖАНОВ ф ДАЛА ЕГЕТЕ мәстән Днепр аша чыгарып, 6 нчы рота плацдармын ныгытырга боерык бирә. Иртәнге сәгать 7 дә батальон Днепрга килеп җитә. Шул чакта алар елганың уңъяк ярына ышыкланып акрын гына йөзгән немец пароходын күреп алалар. Пароходка тагылган баржага Киевтан куып китерелгән эшчеләр төялгән. Палуба өстендә, тоткыннарга акырып-бакырып, түшләренә автоматлар аскан ун немец солдаты — конвоирлар арлы-бирле йөри. Сул яктан ачылган артиллерия һәм пулемет уты пароходны һаман саен ярга сыенырга мәҗбүр итә. Азрак баргач, ул, һич нәрсәдән шикләнмичә, лейтенант Кондаков командалыгындагы 6 нчы укчы рота урнашкан плацдарм ярына туктап, якорь ташлый. Шул минутта ук Кондаков ут ачарга команда бирә. Пароходта паника башлана. Шуннан файдаланып, взвод командиры, гвардия көче лейтенанты Яршин үз сугышчылары белән палубага йөгереп менә. Кыска, ләкин каты бәрелештән соң исән калган немецлар кулларын күтәрә. Пароход, баржасы белән, безнең гвардиячеләр кулына төшә. Сугышка кадәр Идел пароходчылыгында машинист булып эшләгән Яршин һәм елга пароходында штурвальный булган сугышчы Сухунин аны шунда ук сулъяк ярга алып киләләр һәм дивизия подразделениеләрен Днепр аша ташый башлыйлар. Бу пароход дивизия өчен көтелмәгән зур табыш була. Ләкин бу кичтә фашист самолетлары пароходны һәм баржаны да сафтан чыгаралар. Шулай да төн буена авылдан җыелган төрле көймәләрдә 1 нчө укчы батальон һәм 2 нчө укчы батальонның 4 нче ротасы дошманның көчле уты астында Днепрның уң ягына чыгып урнашырга өлгерәләр. Немецлар аларга иртәгесен дә туктаусыз ут яудырып тора. Гвардиячеләрнең хәле сәгать саен кискенләшә бара. Яулаган плацдармны ныгыту өчен ничек кенә булса да бу яктан өстәмә көчләр чыгаруны тизләтергә кирәк. Бер төркем сугышчылар көн буе әлеге ватык баржаны төзәтү белән шөгыльләнәләр. Авыл кешеләре дә тагын берничә көймә табып китерә. Төн җиткәч, баржа, Днепр аша ике рейс ясап, 2 нче укчы батальонны һәм бөр артиллерия полкын чыгара. Таң ату белән, гитлерчылар тагын өермәдәй көчле ут ачалар. Гвардиячеләр плацдармын тузан һәм төтенгә каплап, бөтен тирә-якны тетрәтеп, авыр бомбалар шартлый. Фашистлар ничек кенә булса да бу «кечкенәҗир»не юк итәргә, сугышчыларны изәргә тырышалар. Көндезге сәгать 12 ләр тирәсендә Глебовна авылы ягыннан безнекеләр позициясенә таба немецларның күп кенә вак группалары якыная башлый. Ләкин окопларга бары йөз метрлар калгач, күп мәетләр калдырып, кирегә йөгерергә мәҗбүр булалар. Аларның юлын безнең артиллерия уты кисә. 26 сентябрьдә кич сәгать 4 тә 120 миллиметрлы миномет батареясы ярдәмендә полк Глебоөка һәм Дымер авылларына һөҗүм башлый. Бу һөҗүмне немецлар бөтен төр кораллардан дәһшәтле ут ачып каршылыйлар. 27 сентябрьдә дә шул ук хәл кабатлана. Фашистлар бу плацдармдагы кыю гвардиячеләр өстенә йөзлррчә тонна металл яудыралар. Төштән соң кара тәреле 27 самолет алар өстенә дистәләрчә бомба ташлап, пуля сиптереп китә. Полк үз позициясеннән чигенми. Төн буе немецлар тылында күзәтеп йөргән разведчиклар мөһим мәгълүматлар алып кайталар. Казаровичҗ Глебовна, Барки авыллары рубежында дошманның эре көчләр туплавы билгеле була. Разведчиклар тырышлыгы аркасында полк участогында немецларның 2 көчәйтелгән батальоны, ике артиллерия полкы, 4 үзйөрешле орудие- се, 7 танк барлыгы ачыклана. Глебовка авылының үзәк өлеше һәм төньягы аеруча көчле ныгытылган булуы да хәзер инде безнең командование өчен сер түгел. 138 нче миномет полкы елга аша чыккач, полк яңадан һөҗүм башлый. Ләкин дошманның тыгыз, көчле уты гвардияче укчыларны тагын җиргә сыенырга мәҗбүр итә. Днепрның уңъяк ярын ныгытуга Гитлер генераллары аеруча әһәмият бирәләр. Зурлыгы ягыннан Идел һәм Дунайдан кала Европада өченче урында торган күп сулы, урыны-урыны белән 900 метрга кадәр җәелеп ага торган киң Днепрга фашистлар командованиесе алдан ук зур ышаныч баглый. Днепрның уңъяк яры биек һәм текә, оборона өчен уңайлы. 231 нче укчы полк участогында алдан ук әзерләнгән ныгытмаларда ут ояларының тыгыз туплануы һөҗүмне җәелдерүгә нык комачаулый. ЗӘКИ ЭХМЭТЖАНОВ ф ДАЛА ЕГЕТЕ ф Соңгы атака вакытында Сәлим яраланып җиргә егыла. Ләкин ул сугыш кырыннан китүдән катгый баш тарта, күп кан агудан хәлсезләнгән килеш, взвод белән командалык итә. Менә ул икенче тапкыр яралана. Сәлим, яраларын бәйләтеп, сугышуында дәвам итә. Бу кыюлар позициясен каршы яктан килеп җимерә алмавына ышангач, немецлар, ике як флангтан һөҗүм итеп аларны боҗрага алырга һәм юк итәрГә дигән карарга киләләр, һәм озак та үтми, взвод фашист солдатларының тыгыз боҗрасы эчендә кала. Көчләр тигез түгел. Боҗра һаман кысыла бара. Немецлар якын ук килеп җиткәч, Сәлим беренче булып сикереп тора да алар өстене бер-бер артлы берничә граната томыра. Алар шартлавыннан 4 офицер һәм берничә солдат үлә. Ләкин граната кый- пылчыгыннан Сәлимнең үзенең дә аягы яралана. Яраны карарга вакыт юк. Ул дошман өстенә гранаталар ыргытуын дәвам итә. Гитлерчылар качарга мәҗбүр булалар. Сәлим үзе тагын берничә тапкыр яралана һәм, күп кан югалтудан хәле бетеп, җиргә һушсыз ава. Кыю командирның батырлыгы белән рухланып, взвод сугышчылары бердәм атакага ташланалар һәм тагын 20 мемец солдатын юк итәләр. . Атышлар тынгач, Сәлимне иптәшләре сугыш кырыннан алып чыгып медсанбатка озаталар. Аннан Череповец шәһәре, озак айларга сузылган госпиталь көннәре... Госпиталь койкасында ятканда Сәлим Айткулов Днепр янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1943 ел, 17 октябрь Указы белән үзенә Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелүе турында ишетә. Бөек бүләкне аңа 1944 елда, госпитальдән чыккач, Михаил Иванович Калинин тапшыра. Госпитальдән соң өлкән сержант Сәлим Айткуловны ул елларда Уральск шәһәренә күчеп килгән Одесса пехота училищесына җибәрәләр. 1945 елның март аенда училищены уңышлы тәмамлап, ул кече лейтенант званиесендә яңадан фронтка юл тота. 395 нче тау укчы дивизиясенең разведка взводы командиры сыйфатында тагын сугышка керә. Җиңү таңын Сәлим тугандаш Польша җирендә, Бельск шәһәрендә каршылый. 1945 елның декабрендә Сәлим Айткулов Уральск шәһәренә кайта. Партиянең Уральск өлкә комитеты аны өлкә потребительләр союзыма эшкә җибәрә. Аннан соң ике ел Уральск шәһәренең Приреченск райкомы секртаре булып, аннары шәһәр комитеты аппаратында эшли. 1949 елдан Сәлим Айткулов өлкә лотребсоюзында оештыру бүлеге начальнигы була. Илебезнең бәхетле бүгенгесе өчен күп кан койган солдат, 1943 елда окопта партиягә кабул ителгән Сәлим Айткулов тыныч көннәрдә дә бәхетле киләчәгебез өчен үз-үзен аямый хезмәт ите