Логотип Казан Утлары
Поэма

АК КАНАТЛЫ ЕГЕТ

ПОЭМА Безнең буын, безнең токым тиеш боек хыял-уйда янарга. Сүнмәс йолдыз бүлек итсәң икән җил-давыллы шушы заманга! Узган буын утка кергән чакта якты җиңү җырын җырлады.— без очарга тиеш чорны узып алга әйдәп гаҗәп деньяны!.. Җилпенде дә очты ак канатлы егет — очты хыялларда. (Балавыз канат түгел бу, кояшта эреп, диңгезгә егарга!) Уй канатларында җилпенде дә очты, карап бик якын һәм ерак кояшка, язларга... Гүя акыллы ат — алып кайтты канат аны туган якка — таныш ярга!.. Туган якка моңнар сирпеп, кыр казлары киткән мәлдә, ялгыз ана калды ейдә, яулыгына яшен сөртеп. Кыр казлары китте иртән. Ана, карап шул якка, кул болгый һаман шәфәкъкә... Әллә ана үз улын шул кыр казы дип уйлый микән? — Кыр казлары китте иртән... Җилпенде дә очты алар. Язын урман тагын шаулар! Кычкырсаң — яңгырап торыр, тавыш бирер таулар! Ләкин алар аңламас күк безнең хәлне — таулар биек. ...Ак канатлы егет! Син дә җавап бирмәссеңдер хәзер карурманнан «әү-ү» диеп... Юл читендә — абага, орынды ул урман буйлап шыгыршыгыр узган иске арбага. Ә анда... бала тәүге тапкыр тавыш бирде ак дөньяга! Җирнең икенче читендә, үтерергә теләгәндәй карурманны, мылтык тавышы яңгырады, япь-яшь тынлыкны өзеп. Җилпенде дә очты ак канатлы егет!.. Мин туганчы, миңа туган тиеш абый яу кырында соңгы минутында күккә карап күргәндер ак канат! Аның өчен бу мизгелдә ай сызыгы, күк, болыт-юрган, җилкән, кораб — барысы да канат булган... һәм ул очкан шул канатта туган якка, ' үсмер чакка. Соңгы сәяхәткә... ...Туган якның якты яланнары ак чәчәктә! (Ерак синең барыр юлың...) Үсмер чакта ак чәчәкләр кушып үзең үргән ак такыялы күрше кызы йөгерә һаман сиңа табан!.. Ялан буйлап ялан аяк... Килеп җиталмый тик ауган җиреңә... Бөрлегәндәй иреннәрен тидералмый иренеңә. Ак күлмәген ертып, яраңны бәйли алмый. Тыштан тыныч-сабыр калып, эчтән ярсыпянып, «терелерсең» диеп, назлый-назлый. яшерен елап, юата алмый — маңгаеңа куеп кулын... Әйди ул сине, абый, әйди урмандагы якты аланга — баланга. Ә баланнар өлгермәгән. Ык буенда пешкән бөрлегәннән авыз итмәк булып сез алга йөгерәсез. Сез бергә йөгерәсез! ...Кинәт син ак канатларны чөясең ак хыяллар давылына! Үзең калдың... Канлы яу кырын кичеп, синең хыял канатларың кайтты туган авылыңа! Ил күгендә алар гүя яңа туган ай булып балкый (Әйтерсең төн карасында була торган афәтләрдән саклый.) Бу минутта ак буран булып та, уралып болытка, авыл уртасында бөтерелә канат, талпына һәйкәл каршында... һәйкәлгә уелган исемнәрне укымакчы, ахры, — ачуланып улый буран... Ай да, кемгә киңәш бирергә белми аптырап, чөйдә эленеп хуҗасыз калган бүрек кебек... Ул бары тик тулып җиткәнче яна. Аннан тагын дугалана. Ә безгә — карап аңа — сагынырга кала, уйланырга кала: «Уздырмыйбызмы бу гомерне без заяга?!» Зая гомер?! Шуның өченме без килдек җиргә? Уйласаң бер, ни алдык та әле, ни бирдек без илгә? Канатлымы без күгебездә? Хыянәт итмибезме үзебезгә?.. Күп вакытны шәһитләргә дан урынына матәм җырламыйбызмы? Нәкъ безгә тиң мәйданнарны читләп узмыйбызмы? Ничәнче кат канатлы ат күрәм тешемдә. «Без юлга чыгарга тиеш!» Хыялны чын итеп, тормышны җыр итеп гел бергә барырга, авырлыкны җиңәргә — егарга тиеш! Көчсезлек — ялган! Бездән көтә заман: без мәйданга чыгарга тиеш! Ә нинди ул мәйдан? Йөзмибезме сайдан?.. Пакьме безнең йөз, кылган эш?.. Бушка үткән минут — зая гомер... Уйласаң бер, героем — шул ак канатлы егет — шул унсигез яшьлек егет — күптән инде минем энем яше белән... Ул күзәтеп тора безнең кылганнарны. Юк! Төн-караңгылык сукырайтмаган аны! Ул барын да күрә! Безгә авыр булса, килеп иңен куя. Тешенкелеккә бирелсәк, бармак яный, тыя. Ул барын да күрә! Алар күтәргән авырлык җиңелрәктер бәлки безгә безнең иңгә төшмәгәнгә күрә... Юллар алтын-сары, көзләр шундый якты! ...Бер пуля эзеннән якты хыял акты...— Гомерләр язмышын мизгел хәл иткән чакта, давыллана уй-хыял — чәбәләнгән кебек иген без туган якта... Дөрли мәңгелек ут мәңгелек бурыч булып! Гомер кебек яна синең утың, замана!.. Җанга якты өсти, кояш белән ярышып. Кояш инде бара көзгә таба авышып... Көзге парк яна кызгылт-сары утларда. (Бу — аның сагышымы, килер шатлык тавышымы?) Утлы көзгә карыйм, уйга талып тәкрарлыйм: — Гомер кебек яна синең утың, замана... Яшьлек утын өстим аңа — сүнмәсен, сүрелмәсен Заман уты!