ҖЫЙНАК, ТАБИГЫЙ ТЕЛ БЕЛӘН
Фаимә Ибраһимова — тәрҗемәчелек эшенә илленче еллар башында ук керешкән кеше. Ул—бер дистә чамасы тәрҗемә китапларының авторы. Алар арасында инглиз язучысы Р Стивенсонның «Кара ук» исемле маҗаралы романы, А. Зегерс хикәяләре, Ян Козак әсәрләре һ. б. бар. Үткән елны С. Ибраһимова тәрҗемәсендә рус язучысы С. Григорьевның «Александр Суворов» исемле зур күләмле тарихи-биографик характердагы әсәре басылып чыкты •. Халкыбызның героик үткәне, югары кешелеклеге. кирәк булганда үзен аямый батырлык эшләргә сәләтлеге, аның чын патриотизмы бу әсәрдә шактый калку сурәтләнеп, идарәче тар даирәнең комсызлыгы, булдыксызлыгы, кешелексезлеге дә кабатланмас мисаллар белән дәлилләп ачылган. Ягъни, тәрҗемә өчен сайланган әсәр үзенең темасы, эчтәлеге белән үк инде укучыны тартып тора. Татар теленең киң мөмкинлекләреннән файдалану күзлегеннән караганда да, оригиналның эчтәлеген-идеясен һәм стиль үзенчәлекләрен саклау төгәллеге ягыннан алсак та. бу тәрҗемә матур тәэсир калдыра. Саимә Ибраһимованын, тәрҗемәче буларак, күзгә бәрелеп торган төп сыйфаты — оригиналга сукырларча ябышып ятмау, штамплардан кача белү, сөйләмендә гадилеккә һәм җанлы лыкка омтылу. Тәрҗемәләрнең күләме, гадәттә, оригиналныкыннан теге яки бу дәрәҗәдә артып китүен күздә тотсак, кыскалыкка омтылу һәм шуңа ирешүнең әһәмияте ачыграк аңлашылыр кебек. «На действительной службе» дигән бүлекчә исеме, гади генә итеп, «Хәрби хезмәттә» дип бирелгән. Кыска да. аңлаешлы да. Тәрҗемәнең башы да шушыннан башлана, чөнки күп сүз — чүп сүз диләр бит. Сөйләмнең гадилеген. җыйнаклыгын да, монысының кыйммәтен дә ясалма телле текстка тап булганда, кытыршы, авыр сөйләм белән очрашканда гына беләсең. Чөнки гади ул — нәкъ менә шул гади булганга күрә дә күзгә ташланмый. Саимә Ибраһимова тәрҗемәсенең теле күңелгә ятышлы, табигый булуы белән отышлы да. «Үкенеп бетә алмый иде» (давно не рада), «үзләренә үпкәләсеннәр» (тем хуже...), «урнашасы итте» (решил поселиться) кебек тәгъбирләрне шаблоннан качуның уңышлы үрнәге дияргә мөмкин. Монысы грамматикага караган очрак. Лексикага килгәндә, тәрҗемәченең уңышлы табышлары тагын да ныграк күзгә ташлана. Мәсәлән, барлык тәрҗемәле сүзлекләребезне алып карасак та, гордость сүзенә туры китерелгән һәм мәгълүм дәрәҗәдә традицияләшеп үк киткән штампларны табарбыз. Бу әсәрдә исә без телебезнең бүтән мөмкинлекләре дә бар икәнлеген ачык күрәбез. Бер урында ул сүз, бик урынлы рәвештә, «мин-минлек» дип бирелгән, икенче бер контекстта «не будь горд» җөмләсе «эреләнмә» дип алынган (сүзлекләребез дә киләчәктә моны исәпкә алсалар, һич тә начар булмас иде). Оригиналга ябышып ятмау дигәнне төрлечә аңларга була. Монда шуның түбәндәге бер очрагына басым ясыйсы килә. Метил выше — өмете зурракта иде (I). Бөтенләй көтелгәнчә түгел, ләкин төгәллеге чыңнан да зур, шуның өстенә җыйнаклыгы-гадилеге дә бар. Мне почта шестьдесят — алтмышка җитеп киләм, старик нашел самого себя —картның үз дигәне булды, поверьте — мин әйтте диярсез, кебек тәрҗемәләрнең кыйммәте аларяың төгәллегендә генә түгел, бәлки җанлы сөйләм үрнәге булуларында да. Гомумән, җанлы сөйләм үрнәкләре бу тәрҗемәнең теле өчен бик хас. С кертеп җибәрүнең бер мисалы итеп «Днепрның япан яры буенда» (пустынный берег Днепра) фразасын күрсәтергә мөмкин. Телебезнең сурәтләу-сәнгатьләү чараларыннан берсе булган образлы идиомалар белән эш итүдә дә тәрҗемәче үзенең хәзерлекле икәнлеген күрсәтә. Әйтик, «в» сумерках» дигәнне ул «күз бәйләнгәч» дип бик уңышлы тәрҗемә итә. Ләкин тәрҗемә практикабызның бүгенге казанышлары югарылыгыннан караганда, мондый очракларны инде шаблонга кертергә мөмкин, чөнки бу, әлеге дә баягы — штамп. Ул — бүгенге түгел, кичәге көн казанышы. Бу баскычка ирешү1 — табигый һәм зарури күренеш. Тәрҗемәченең бу өлкәдәге төп уңышына мондый мисалларны кертергә мөмкин: человеческий род — адәм баласы (контекст чыннан да шуны таләп итә), подлил масла в огонь — күңелендә йөргән очкынны дөрләтеп кенә җибәрде, целкового за глаза довольно — бер тәңкә әйләнеп чыккан һ. 6. ш. «Сила солому ломит» мәкале бер очракта (бүлек башында) «көчленеке замана» дип, икенче очракта «көчле белән көрәшмә» дип урынлы һәм хаклы рәвештә ике вариантта тәрҗемә ителгән. Гомумән, бу китапта мәкальләрне калькалау (ягъни сүзгә-сүз авыштырып «тәрҗемәләү») очраклары бик аз, мөмкин булган һәр урында телебезнең үз ресурслары файдаланырга тырышылган. Күргәнебезчә, образлы сөйләмне тәрҗемә итүдә Саимә Ибраһимованың бу хезмәте игътибарга лаек. Менә русларның «где вода дорога?» дигән гади генә бер шаяртулы, сүз уйнатулы табышмак-тәгьбире. Моның ише фразаларны «чыктым аркылы күпер» дип тәрҗемәләгәннән соң юл астында аңлатма биреп катлауландыру очракларын әдәбиятыбыздан күп китереп булыр иде. Бу китапта «җиде яше тулгач кәҗә нишли?» дигән, шундый ук мәгънәле сүз уйнату тәгъбире шлктыи уңышлы санлап алынган. Тәрҗемәченең диалогларны бик уңышлы һәм матур, нәкъ үз телебездәге кебек җанлы итеп бирүенә дә игътибар итеп үтәсе килә. Менә бер генә мисал: — Слезай с коня! — Как бы не так! — Слезай! — Да ведь коня-то мы хотим от Суздальского полка Суворову в подарок! Тәрҗемәсе: — Төш атыңнан! — Төшкән диярләр! — Төш дим! Тәрҗемәченең игътибарга лаек тагын бер алымы диикме, үзенчәлеге диикме: урыны- урыны белән ул нейтраль сөйләмне образлы сөйләм итеп үстерә, информация генә бирә торган тәгъбирләрне эмоциональ җөмләләр белән тәрҗемәли. Моңа ничек карарга? Әгәр без тәрҗемәне иҗади эш дип таныйбыз икән (моның белән килешмәүче юктыр, шәт), бу иҗадилык нәрсәгә кайтып калырга тиеш, дигән сорау туа. Оригиналның хәрефенә, сүзенә, җөмләсенә, абзацына (гомумән. текстына) ябышып ятып, шуны уңышлы бирүгә генәме? ’ Кирәк дип тапкан очракта эчтәлеккә һәм мәгънәгә зарар китерми торган берәр өлешне төшереп кыскартугамы яки әсәрне куәтли торган әз-мәз өстәмәләр кертүгәме? Тәрҗемәчелек практикасы боларның берсен дә кире какмый, тәрҗемә уңышлы чыккан очракта алар, кагыйдә буларак, үзләрен аклдган исәпләнәләр. Әсәрнең теленә карата да аналогик алым кулланып буламы? Мисалларга мөрәҗәгать итик. «При Ларге и Кагуле фельдмаршал Румянцев обладал всей полнотой власти» — «Ларга һәм Кагул янында сугышканда фельдмаршал Румянцев үзе баш, үзе түш булган иде». Берәр тарих дәреслегенме, я бүтән шундый (ягъни матур әдәбиятка кермәгән) хезмәтне тәрҗемә иткәндә, әлбәттә, бу рәвешле «киң күңеллеләнү» белән килешеп булмас иде. Ә бу очракта, беренчедән, тәрҗемә үзенең яңгырашы, җанлылыгы белән һичшиксез уңышлы; икенчедән, оригинал сүзләреннән, текстыннан шактый читләшкән кебек күренсә дә, асы-лда аның рухына, мәгънәсенә якыная гына төшкән. Минемчә, моны тәрҗемәдәге иҗадилыкның бер конкрет чагылышы дип бәяләргә мөмкин. Яки менә «плохие стихи» «чиле-пешле шигырь» дип тәрҗемәләнгән икән, оригиналның мәгънә агышы моны тулы кабул итә. Гамәлдәге сүзлекләребездә теркәлмәгән, матбугат битләрендә дә бик сирәк очрый яки бөтенләй очратып булмый торган түбән- дога т.ш сүз »Р»е терҗомвчевец ™5ыши дип карарга мемиш: ячациыилву. (Салалар турында), ялечпе.здекле. (җепшек кыш турында) «элемчалым гына. (Серар Җ"РДе күренеп китү, тавышлар ишетелү турында), якынырҗык». .лышт-лышт. Ь. С Гомум кулланыш ечеи иекергаи дип карала торган еүзларне һо» тш-ЫШрлерке дә тарҗемоче тиешле етпльлороно уңышлы каГггарып куллана (иесалм. кимаачы-покровители чирүе белов —целая кавалькада ординарцев һ. б. ш) Ди«ло«’«“ *“ “1»- ла торган сүзларне Д" укышлы кулланышка — Нишләп төшим, без бит бу атны Суздаль полкы исеменнән Суворовка бүләк ит- мәкче булабыз! Кыскасы, татар теленең әле лексикографлар тарафыннан да барлап чыгылмаган мөмкинлекләрен чагыштырмача тулы файдалану тәрҗемәнең сыйфатын күтәрүдә Саимә Ибраһимовага зур ярдәм күрсәткән. Аерым алганда, гамәлдәге сүзлекләребездә теркәлмәгән яки чагылмаган күп кенә мәгънәләр һәм мәгънә төсмерләре яисә стилистик нюанслар бу хезмәттә үзләрен нык сиздерәләр. Алар үзләре генә дә. махсус тикшерү объекты буларак, аерым алып анализлауны көтәләр (тәрҗемә теленең үз закончалыклары бар һәм киләчәктә бу моментка игътибар бирелер дип уйларга кирәк). «Александр Суворов» китабында, Саимә Ибраһимованың элгәрге тәрҗемәләрендәге кебек үк, телебезнең кыскалыгы-җыйнак- лыгы матур гәүдәләнгән, оригиналның мәгънә һәм стилистик байлыгы татар теленә уңышлы күчереп утыртылган. Бу тәрҗемә үзенең гади-җыйнак теле, җанлы сөйләме. эзлекле стилистик яңгырашы белән хәтергә кереп кала. Рецензияләнә торган бу тәрҗемәнең кимчелекләре юк дип әйтсәк, дөреслекне күрсәтми калудан тыш. тәрҗемәчене дә бераз рәнҗеткән булыр идек, чөнки болай әйтү тәрҗемәченең үсәр мөмкинлекләре калмаган инде дигән фикерне алга сөрү булыр иде. Китаптагы аерым уңышсыз абзацларны яки җөмләләрне берәмләп санап тормыйча, уртага салып карардай кайбер мәсьәләләргә тукталыйк. Шуларның берсе — күп тәр- җемәчеләребезне аптырата торган титул- дәрәҗә төшенчәләре (һәм сүзләре, тәгъбирләре) мәсьәләсе. Ваше величество, ваше сиятельство, ваше превосходительство, ваше высочество, благородие, степенство, преосвященство, ваша светлость, сударь, государь кебек сүзләр бу китапта нигездә «гали җәнап» һәм «әфәнде» дип тәрҗемәләнгән. Соңгы ике сүзне «әфәнде» дип аңлатып булса да, калганнары өчен «гали җәнап»ләренең җитмәве күренеп тора. Татар милләтенең тарихына кайтып эзләп карасак та, без бо- ларга тиң төшенчәләрнең канәгатьләнерлек- ләрен таба алмыйбыз. Руслар тарихының да мәгълүм бер (ләкин: үткән!) чорына гына хас бу төшенчәләр безгә рус төшенчәләре буларак кына таныш һәм шулай булып калачак та. Халык теленең тиешле стиле ваше благородие кебек тәгъбирләрне күптән инде шул килеш кенә куллана, чөнки попны мулла дими, чиркәүне мәчет дими. Бу мәсьәләне чишүнең нигезе шушыдыр кебек. Тел ул — организм, аңа да вакыт-вакыт чир тигәли. Матбугат телендә хәзер шундый бер «кизү» бар диясе килә: стиль «кизүе». Телебездә «гаилә» сүзе юк дип булмый, билгеле, әмма җанлы сөйләмдә, көндәлек тормышта «семья» сүзе генә йөри. «Гаилә», «әсир» кебек сүзләрнең үз стильләре бар, һәм аларны барлык очрак өчен мәҗбүриләштерергә тырышу һич тә аңлашылмый. Бу «кизүдән» С. Ибраһимова да азат түгел икән. «Тапкыр», «мәртәбә», «кат», «чак», «вакыт», «юлы» һ. б. күп сүзләр белән биреп була торып та. тәрҗемәче ни өчендер «мәл» сүзен барлык шушы сүзләр урынына кулланып, тәрҗемәгә мул сипкән.