Логотип Казан Утлары
Повесть

Язмыш

 Кереш

Беренче мәртәбә 1959 елда басылган һәм аннары татарча, русча, казакъча берничә кабат яңадан чыккан «Жәяүле кеше сукмагы» романы, укыган кешеләр бәлки хәтерли дә торганнардыр, түбәндәге пафослы юллар белән очлана «...Менә алар, бу юлы инде тар сукмактан түгел, көрәш белән, ялгышулар һәм икеләнүләр, сөртенеп егылулар һәм борын канатулар аша яулап алынган олы һәм иркен юлдан бердәй тигез адымнар белән алга киттеләр. Берсе — татар халкының мәңге тутыкмас көләчлеген һәм хәрәкәт- чәнлеген чагылдырып, кыңгырау кебек, дала яңгыратып шаулап бара. Икенчесе — хезмәт иясе хатын-кызларның мәңге сулмас жылы күңелен гәүдәләндереп, иптәше көлгәндә, аның шатлыгын уртаклаша, иптәше арып калса, аны назлый, иптәше ташка бәрелеп аягын җәрәхәтләсә, аның җәрәхәтен бәйли...» Рус телендә чыккан вариантында тәрҗемәче Николай Богдановның йөгерек фантазиясе ярдәмендә һәм, әлбәттә, Фатихның да фатихасы белән. «...Вот идут они вместе, широкоплечий мужчина и тоненькая женщина, под высоким небом, по широким полям, и звеннт-звенит, как жаворонок, черноглазый мальчонка, юлой вертясь на плечах отца» кебек юллар да өстәлгән. Ямьсез тәмамланган дип кем дә әйтә алмас, хәтта беркадәр купшырак та түгелме икән әле! Әтисе иңбашына утырып, зәңгәр күк астында тургай кебек сайрап һәм бөтерелгәләп баручы малай, белеп тордык лабаса, Сәфәргалинең үзенеке түгел, бик тә шапшак яшьлек кичергән, беренче пулясын революция җилкәсенә җибәргән, җәзалау отрядлары составында совет активистларын, мөгаллим- мөгаллимәләрне атып асып йөргән һәм соңыннан революция тарафыннан тиешле җәзасын алган йөгәнсез байбәтчә Мидхәт Вильданов ма Б лае, дөресрәге, Мидхәтнең законлы кәләше Зәйтүнәгә калдырган бердәнбер «бүләге». Дөрес, ул бала Зәйтүнәнең Вильдановлар белән арасы өзелгәннән сон туды. Әмма шулай да, хәзергә аны ничаклы гына иңбашына утыртып, тургай итеп җырлатып йөртмәсеннәр, кайчандыр беркөнне, әлбәттә, үсә төшкәч, очы ишерелгән төеннең бер сүтелеп, көннәрнең берендә малайның «Минем үз әтием кем?», «Ул хәзер ник юк?» кебек бик хәтәр сорауларны куячагын көтәргә кирәк иде. Бу — яшеренеп яткан бер каршылык булса, икенчедән, Сәфәргалинең алда әле бик тә үзенчәлекле, күрер күзгә кызыклы, киң күңелле, ләкин шулай да, бармагы үзенә таба кәкре үз әтисе Корбангали тегүче белән дә кабат-кабат очрашасы, бергә торасы бар. Бу бергә торулар да «күчәр башлары» бәрелмичә генә, әлбәттә, узмый. Онытырга мөмкин булмаган өченче бер хәят: заманның үз каршылыклары! сугыш узган, революция җиңгән, карашлар һәм юллар аерылган... Өстәвенә, егерме беренче елгы ачлык, кыскасы, яңасы килгән, искесе әлегә китеп бетмәгән һәм тиз генә китәргә дә ашыкмый... Болар соң безнең кешеләргә «зәңгәр күк» астыннан тургай кебек җырлап кына үтәргә мөмкинлек бирделәрме икән? «Ж,әяүле...»нең ниндидер рәвештә дәвамы булырга тиешлеге миңа башта ук ачык иде. Ләкин иҗат эше шундый «мәкерле» бер процесс ул, башта бик ачык булган хәл-әхвәлләр дә соңга таба томалана, онытыла башлый. Арага икенче, өченче вакыйгалар керә, ә тегесенә — калган эшкә кар ява. Шул ук вакытта күңелгә бер төшкән орлык эзсез генә югалып та калмый. Минем «Җәяүле...»м белән дә шулай булды. Мин аны күрә-күрә йөрдем, ул әледән-әле миңа очрый, сәлам биреп уза, ләкин тукталмый, узып китә, күрәсең, минем башта бүтән уйлар кайнаганлыгын сизенә булгандыр. Ниһаять, менә без ныклап очрашырга карар кылдык. Соң булса да уң булсын! Инде килеп, авылдашларым — Мәтәскә авылы кешеләре белән авызныавызга куеп сөйләшәсе бер сүзем бар. Тегүче Корбангали һәм аның шук җанлы улы Сәфәргали, тегү машинасы һәм башка үлчәү, кисү әсбаплары төялгән бәләкәй чананы тартып, авылдан чыгып, урманны узганчы гына Мәтәскә кешеләре иделәр — онытмагыз, безнең ярты авыл диярлек тегүче иде элек. Аннан соң инде алар, бигрәк тә Сәфәргали, озын һәм мәшәкатьле юл үтте, башларыннан күп мәшәкатьләр кичте, алар тик Мәтәскә кешеләре булып кына калмадылар, халык эшенә кушылып киттеләр. Шулай да язылачак бу китапта да мин Мәтәскә авылын еш кына телгә алганмын икән, зинһар дип әйтәм, «Кара, безнең Мәтәскәдә нинди эшләр булып узган!» дип, яки «Мондый тамашаларның, мондый кешеләрнең безнең Мәтәскәдә булганы да юк» дигән сүзләр белән мине хурлап та, хуплап та телгә алмагыз. Монда Мәтәскә дә, Бәрәскә дә, Мәчкәрә дә, Бәйрәкә дә бар, үзеннәнүзе аңлашылса кирәк, монда, әлбәттә, мин үзем, минем фантазиям дә бар. Чөнки бу сәнгать әсәре итәргә тырышып, тормышны гомумиләштереп язылган әсәр, фото бугазы аркылы гына үткәзеп, шул бер урында катып калган салкын күчермә түгел. Фатих Хөсни. герме беренче елгы ачлыкның икенче елында жәй искиткеч матур башланды. Ачлыктан кырылганнарның каберләрен йомшак сәрдә үләне белән тө-* реп, исән калганнарда яна өмет чаткылары кабы-э зып, табигать, сабан туена әзерләнгәндәй, купшы-| ланды: урманнар күпереп яшәрделәр, өй түрлә-g рендәге канәфер, шомырт агачлары атна-ун көн. Җл шау чәчәктә утырдылар да, инде чәчәкләрен коеп,_ ү тәрәзә пыялаларына куе яфраклары белән орына-^ орына, өйдәгеләрне тышка, тыштагыларны сахрао киңлегенә дәшә башладылар. Күкәй сытып, уч бе-® лән генә кукуруз оны туглап пешерелгән кычыткан шулпасында гына яшәүче авыл кешеләре, кирәккә-кирәкмәскә сахрага чыгып, койрыкчәнчеп чабып йөрергә бик җилкенеп тормасалар да, киртә-читән буйн ларында яшь кычытканны йолкыган саен урынына яңасы котырып £ үсеп торуына, бигрәк тә чәчелгән хәтле игеннәрнең соклангыч күренешенә карап, өметле сулап куялар: «Аллага шөкер, болай булса, яңага хәтле, шәт, сузарбыз!» Ачлык елның кышында терлекләрнең күбесе ашалып беткән, хәтта эт, мәче дә сирәк, шунлыктан урамнарда, тыкрык, бакча башларында үлән, кычыткан котырып үсә, кыскасы, башы исән калган терлекләргә бөтен җирдә тәрханлык, алда үзләрен мул азыклы кыш көтә иде. Гаҗәп-хәйран калырлык хәл: Корбангали тегүче хәтта шул ачлык ел кышында да Цепилов алпавытыннан алып кайткан айгырын исән- имин саклап калды. Әлбәттә, үз ишеге алдында түгел (хәер, аның үз ишегалды юк та иде), атланып өязгә чыгып китте, үз тамагы, ат тамагы хакына кулдан тегү тегеп йөрде — яңаны тектерүчеләр булмаса да, искене сипләтүчеләр табылгалый торды. Инде кайтса, Мәтәскәсендә әйтеп бетергесез тәрханлык: атны тышаулыйсы да юк, чыгар да җибәр. Асылбикә түти кычыткан шулпасы пешерергә тәмам остарып беткән. Өстәвенә, мөгаллимә киленнең аз-маз паегы да килә тора иде. Тик хәзергә килен үзе генә өйдә тормый, кышын күрше Янбулат авылында укытып, кайта-китә йөрүдән узмаса, уку елы беткәч, Мәтәскәдән сигез километрдагы Казаклар авылында шул төбәктәге мөгаллим-мөгаллимәләрнең белемен күтәрү буенча айлык курс ачтылар, атна арасын шунда үткәрә иде. Тик ничек кенә булмасын, акча һәм паек китерә торган укымышлы килен алдында куштанланырга Корбангали карт тәмам өйрәнеп җитте. Кайткан чакларында: «Килен! Фатирың иплеме? Булмаса, мин барып үзем сөйләшермен. Казакларда мине белмәгән кеше юк, гүрнәчә табып бирәм, әгәр теләсәң», дип, әле- дән-әле кабатлап тора иде. Ял көннәре алдыннан, кешедән сбруй җыеп (әлегә хәтле аның үз сбруена тиенгәне юк, йөрсә, атланып йөрү белән дә канәгать иде!), киленне Казаклардан үзе барып ала, кайтышына, һичшиксез, мунча яктыра, сугыш яраларыннан әле җүнләп терелеп тә җитмәгән Сәфәргалине дулатып мунчага куа иде. Аның болай куштанлануы сәбәпсез дә булмаган, килененең һәр алган хезмәт хакына азлап- азлап көя булып төшкән икән. Әлбәттә, өйдәгеләргә сиздермәгән, «Менә камыт-ыңгырчак алырга!», «Менә, тырышып булса, арба юнәтү турында сөйләшеп йөрим!» дип юмалап теләнгәч, Зәйтүнә дә таш күңел түгел, артыгын төпченеп тормаган. «Эчәргә сорамый, йорт кирәк-ярагы өчен ич!» дип, кадәре хәленчә, эн дәшмитын.мый гына өлеш чыгара килгән. Юмалап-тәмле телләнеп җыйган бу акчалары кесәне тишә башлаганнан түгел — Корбангали агай еш кына, «һәй, бездә акча бер очыр ма!» дип шапырынса да, анда акча бервакытта да, революциягә хәтле дә, революциядән соң да, кесәне тишәрдәй дәрәҗәгә җиткәне булмады — җәйнең шулай күңелле торуыннан җаны ташып булса кирәк, көннәрдән бер көнне, иртәгә Теләче базары дигән көнне, кичтән үк базарга җыенырга тотынды карт. — Иртәгә өлгермәс иең, ходаем, кичтән үк болай олыдан купма- саң, — дип, авыз эченнән сөйләнгәләп алды Асылбикә түти. — Әллә Цепилов айгырына хәер-фатиха бирергәме иеәп, әти? — дип, иронияле сорау куйды Сәфәргали. Аның тавышында ук атка бик алай исе китмәгәнлеге ишетелеп тора иде, — сбруең, җигәргә арбаң юк килеш авылда бер айгыр асрап ятканчы, дим. — Тәлгатькә өр-яңа бәрхет кәләпүш алырга барам, — күренеп тора, малае Сәфәргали сүзенә бераз хәтере калган иде картның. Моны сиздермәскә тырышып, гадәтенчә, уен-көлкегә борасы итте, — базарга мал-туар сатасыаласы булганда гына кичтән чыгарга дигәнмени? Менә мин кәләпүш алыр өчен дә кичтән чыгам. Соңыннан карчыгына, малаена берьюлы курт кына әйтеп куйды: — Нәрсә алырмын, нәрсә сатармын — кайткач күрерсез. Хәер, Теләче базарына чабу Мәтәскә кешеләре өчен искитәрлек вакыйга түгел. Йомышы булса да, булмаса да чаба Мәтәскә Теләче базарына. Беришесе дөнья хәлләре ишетеп кайтыр өчен чаба, икенче берәүләре дөнья хәлләреннән туеп, азрак җилләнеп кайту өчен дип чаба. Берәү аягына чабата алырга дип китсә, әйтик, шуның ук күршесе чабатачы Бикназар атна арасында ясап өлгерткән яңа чабаталарын сатарга дип бара. Теләче базарыннан башка Мәтәскә тора алмый икән, ник әле без Корбангали агайга гына бәйләнеп маташырга тиешбез, ди? Җәяү түгел, айгырга атланып бара ич — хәерле юл телик үзенә! Килененнән тарттырган, йомырка саткан һәм, гомумән, кайчандыр искәртмәстән генә «баеп» киткән чакларыннан кысып калдырган акчаларына базарга шулай чыккалый йөргәндә, Корбангали карт камытын- эшлиясен, дугасын-дилбегәсен дигәндәй алып, белеше Максим келәтенә җыя барган, бу чыгуы зуррак максат белән: җигәргә тимер хутарба сатып алу өчен, әлегә тик алдан кычкырып куюны гына кирәк тапмаган иде булса кирәк. Чынлап та, көтмәгәндә айгырны үз тимер хутына, яңа каеш исе аңкып торган үз сбруйларың белән җигеп кайтып керү үзе ни тора, әкәмәт. Дусың сөенәчәк, дус түгелен эчен уачак. Әмма безнең ул ярлы мактанчыгыбыз бер кызгач, хәтта тимер хут арба белән генә дә чикләнмәгән, Комаровка русларыннан әле яңарак кына үреп ясалган әрҗәле өр-яңа тарантас сатып алган иде. Эшкә- йөккә җигәргә арбасы юк чагында кирәк-кирәкмәсә тарантас! — менә шунда да инде бу җильяк кешенең хөрриятне аңлавы. Туктагыз әле, байлар гына җиккәндә түгел тарантасны, гомердә ат-тун күрмәгән Корбангали тегүче дә җигеп карасын бер, янәсе. Ләкин һәр очракта нинди дә булса бер киртәгә тап булганы кебек, бу куанычына да шайтан таяк китереп тыкты. Базардагы алу-сату мөгәриченнән ярыйсы гына авыз итеп, тарантас түренә кырын төшебрәк, җырлый-шаулый кайтып килгәндә, Тәмте тавы башында, авылдан аерыла төшеп, күркә кебек җилгәрәк кунаклаган ялгыз өйдән итәген ыштан бөрмәсенә яртылаш кыстырган бер пумала баш килеп чыкмасынмы. Өсте элә-танаксыз, яулык читләреннән чәчләре тузгып чыккан, кулында шакшы су чиләге. Менә шул «эшем кешесен» әллә кайдан ук күреп, шомланып, колакларын шомартып килгән айгырга ул хатынның юл буендагы канауга, атның нәкъ борыны турысына чиләген ларык итеп түгүе җитә калды, куркынган хайван дәррәү алып-биреп чабып китте. Биек текә таудан, бигрәк тә ияләшмәгән тарантас арттан көч-куәт өстәп, этеп торганда, дүрт аякны дүрт якка ташлап ыргылырга күп кирәкмени! Дилбегәне тартып карамады түгел Корбангали абзый, кулына урап тартып карады, кайда ул сәрхуш башны тыңлау. Китте ат, китте ат, мескен яңа тарантас тигезле-тигезсез юлда шырпы тартмасы урынына сикергәли, мескен тарантаста мескен Корбангали абзый си- ♦ керә. Болай да җәһәннәм чокырына олаккан хәлдә, кайдан, кайчан кем уйлап чыгаргандыр, юл читенә төп-төп тумбалар тезеп төшкәннәр, имеш. Хәтәрлекне алдан ук абайлаганнар, базардан кайтучы «салмыш башлар» юл читендәге канауга дөмекмәсеннәр диптер инде. Канауга ук дөмекмәде Корбангали, әмма күчәр башы тумбага эләгеп, тарантас күтәрелеп бәрелгәндә, чигәсе белән кузла тимеренә барып төште. Әлбәттә, күзеннән утлар чәчрәде, анысы бер хәл, күзләр урыннарында калганга шөкер итте. Инде тауны төшеп җиткәннәр, инде күперне дә үтеп чыкканнар, атның ярсуы басылган, ул сөзәк үргә сузылган Тәмте урамыннан җай гына атлап бара иде. Шунда гына сизде Корбангали абзый — яңа тарантасның тәже өзелгән, тәртә бушаган, айгыр кыек- кыеграк атлаган кебек иде. Шул минутта тагы бер нәрсәне сизеп алды базар кайтучы Корбангали: чигәдән бит буйлап җылы кан агып төшеп бара. Капшап карады, кан, кып-кызыл кан. Бермәл кемне ничек әрләргә белми барды карт. Тау башында атны өркеткән пумала башнымы? һич кенә дә юктан күзен акайтып чапкан алпавыт калдыгы менә бу айгырнымы? Юл читенә бер кирәкмәскә карсак баганалар тезеп төшкән мәнсез Тәмте кешеләренме? Тәмте авылыннан Мәтәскәгә ерак түгел, аннары тагы җене дә кузгалып торган чак, юри үч итеп тарантастан төшмәде, чигәсендәге канлы җәрәхәтне бәйләмәде. Хәер, бәйләрлек яулык-мазары да юк, авыл кешесенә кесәдә борын яулыгы йөртү дигән аять, ачуым килмәгәе, хәтта Корьәннең үзендә дә язылмагандыр, ахры. Сәфәргали ярлылар комитеты йомышлары белән каядыр чыгып киткән иде. Авыл буе өзелгән тәжен өстерәтеп, бит буйлап аккан канын ялтыратып, гаҗәпсенеп сәлам биргән кешеләрдән исе китмичә генә сәлам алып, җил капканы киң ачып, тарантас белән кайтып кергән Корбангали картны беренче булып: — Нәрсә булды? Нишләп канадың? Сугыштыңмәллә?—кебек сораулар белән, әлбәттә, карчыгы Асылбикә түти каршы алды. Яна тарантасны хәтта бөтенләй күрмәгән дә кебек, өтәләнә иде карчык. Ишегалдына яңа кергән малга мондый игьтибарсызлыгы картның ка- . нын янә дә кыздырып җибәрде. — Нәрсә булмас базар йөргәндә. Бәлкем без талчыбыктай нечкә билле берәр кыз өчен кыр талашып сугышканбыздыр. — Карчыгы бу җилле сүзне дә колак яныннан гына уздыргач, кинәт ипкә килеп өстәде: _ Менә син, әнисе, тарантасны күр дә исе борынны кытыклый торган менә бу каеш сбруйларга кара. Түлке ни... тәжене өздердем кайтышлый Әй, өзелсә тагы, өзелгән әйберне ялгарга да була ич. Кешедән ишетеп булса кирәк, атылып-бәрелеп ишегалдына Тәлгать кайтып керде. Яна тарантасны күреп, малайның башы дәррәү җиденче кат күккә күтәрелгән иде. _ Үзебезгәме, бабай? Бөтенләй үзебезгәме? — Ул инде тарантасның кузласына ук менеп кунаклаган, бу сорауларны шуннан гына биреп утыра. _ Менә, ичмасам, бу мужикларча сөйләшү, — диде бабасы, ат-тун әйбере өчен куана белүче оныгы белән горурланып. Аннары атны ту- гара-тугара, авыз эченнән мыгырданды, — илла менә бу алпавыт калдыгы җенемне чыгарды бүген. Яна тарантасның тәжен өздереп... ФАТИХ ХӨОНИ ф язмыш Якшәмбе арты Сәфәргали гадәттәгедән иртәрәк торып кырынды, юынды, «самаварның тизрәк кайнап чыгар исәбе бармы, әни?» дип, кече якта кыштырдаучы әнисен ашыктыра төште. Боларның барысын да бер читтән күзәтә йөргән Корбангали карт, әллә соңгы вакытларда бик тә эшем кешесенә әйләнеп, өйгә, йорт эшләренә күңел бирми башлаган малаена бәйләнәсе килүдән, әллә өйгә акча китерә торган уңган киленен яклап, тавышын күтәрмичә генә әйтеп куйды: — Киленне таң тишегеннән кузгатып чәйсез-нисез озатсак та, үзебезнең чәйсез кузгаласыбыз килми, алайса, акыллы татар? Сәфәргали әтисенең бу төртмә сүзләрен ишетмәмешкә салышты — ни сөйләнмәс иртүк кузгалып, кая барыр урын тапмыйча буталып йөрүче кыбырсык карт. Бәлки, чынлап та, Зәйтүнәне кызганып әйтүе булгандыр: тизрәк барып җитәргә дип чабуы булгандыр шул. Чәйдән сон, ишегалдына чыккач, ата белән малай арасында сүз куртрак ялганып китте. Югыйсә, Сәфәргали бик җайлап, юк нәзакәт- лелеген бар итәргә тырышып куйган иде мәсьәләне. — Яна тарантасыңны җигеп, бер урап кайтыймчы дисәм, каршы килмәссең бит, әти? — дип сораган иде. Карт коры гына: — Тәже өзек тарантасның, — дип җавап кайтарды, һәм шундый ук корылык белән үзе сорау куйды: — Кая юл төшеп тора тагы? Өйдә эш беткән иде, ди. Бәрәңге бакчасының киртәләре авыш, казыклары берсе мәшрикъка, берсе мәгърипкә киткән. — Киртәгә көне табылыр, бүген миңа кордонга барып кайтырга кирәк. «Кордон» дигән сүз чыккач, картның күңеле шундук йомшап китте— малаеның урман артыннан йөргәнлеге колакка кереп калган иде һәм, әлбәттә, бу йөрүнең ярлылар комитеты исеменнән, барыннан да элек өйләре коелган берничә фронтовик семьясын өйле итәр өчен йөрү икәнлеген әлегә ул белеп җиткерми иде. — Тәжене анысын яңадан тарттырырга да булыр,— ул тарантасны лапас астыннан тартып алгарак чыгарды. Картның йомшый төшкәнлеге әллә кайдан сизелеп тора иде,— илла мәгәр жәлләгәннән түгел, бо- лай әйтәм: теге тинтәк хайван тарантас шыгырдаганга бер дә ияләшмәгән. Кенәген базардан кайтышлый Тәмте тавында чүт башымны ярмады. — Кулына туры килмәгән. Минем кулда алай котырына алмас. Шәп яңгырады бу сүз. Үзе дә мактанырга ярата торган җильяграк Корбангали абзый малаеның болай өздереп әйтә белүен ошатты. Хәтта «кулына туры килмәгән»е аның үзенә кагылса да, моны иҗекләмәскә тырышты. Күп сөйләшмичә генә тарантасның тәжен ялгап, яңадан тарттырдылар. Малаеның сбруйга кулы ябышып торганлыгын күреп, Корбангали абзый эченнән генә куана, ләкин тышка чыгармый иде. Шулай да соңыннан әйтми булдыра алмады: — Атланып кына барсаң соң? Иләшмәгән атның кытыгын китереп, тарантас шыгырдатып йөргәнче, дим. — Кичә Тәлгатькә сүз бирдем. Яна тарантаска утыртып, бер катать иттерәсем килә. Малай кеше бит. һәм, өй ягына карап, әнисенә аваз салды: — Әни, уянмаган булса, уят Тәлгатьне, юлга әзерлә. Кайда ул уянмаган булу! Шундый тантаналы бер көндә! Малай бар х булганы белән купшы гына киенгән, бу иртәнге сәгатьләрдә ашыйсы бер ' дә килмәсә дә, өстә әбисе тукый торганга гына көчләп-көчләп сөт белән тары көлчәсе мүкләп азаплана иде. Әтисенең тавышын ишетүгә ялт чыгып басты. Бу өйдә малайны берсеннән-берсе көяләшеп яраталар. Малай моны үзе дә сизенми түгел. Сизенмәсә. әле әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә утырмаган өр-яңа тарантаска утырырга шулай җилкенеп торыр идеме соң? Юлның уңуын яки уңмавын тикшереп тормастан, дүртесе дә бик шат иде. Хәтта әле яңарак кына көйсезләнеп торган Корбангали карт та ачылган, ат һәм тарантас тирәсендә нишләрен белми тыпырчынган Тәлгатьне бик иртә сикертмәскә тырышып, иңеннән учлап, ычкын- ф дырмыйчарак тора иде. — Үзем утыртып йөртмәкче ием малайны иң әүвәл, кулымнан тартып аласыз бу бәхетне. w — Ничава, бабай... Ат та, тарантас та синең үзеңнеке, бер дә, ун да йөртерсең, Тәлгатьне синнән күпсенгән кеше юк,— моны Тәлгате өчен Сәфәргали әйтте. Малай инде тарантас түренә менеп кунаклаган, жил капка төбенә хәтле ачык иде. Җитмәсә тагы, киртә арасыннан күрше малайлары — Тәлгатьнең иптәшләре күзләрен яндырып карап торалар. Па хода, шундый минутларда ничек инде атны тыеп, йөрәкне тыеп, сөйләшкән булып тормак кирәк?! Әбисе белән бабасы нәрсәдер әйттеләр кебек, Тәлгать алариы ишетмәде, ишеткәнен дә аңлый алмады, малай өчен иң аңлашыла торганы хәзергә шул: аның янына — тарантаска әтисенең сикереп утыруы, кулына дилбегәне алуы булды, алар зырылдап капкадан чыгып киттеләр. Малайның беренче мәртәбә тарантаска—үз тарантасларына — утыруы иде, бәхеттән теле бәйләнгән кебек, авылдан чыгып хәтсез җир киткәнче сүз әйтә алмыйча барды. Әле ярый, әтисенең теле бар икән. — Рәхәтме соң әти белән тарантаста утырып бару?—дип, мыек астыннан гына көлемсерәп сорап куйды ул берара. Шундук, ипләбрәк утырткан атлы күренергә тырышып, бер кулы белән аркасыннан кысып, малайны үзенә табарак тартты. Сугыш күргән, атышларда булган, революция ясашкан, ә беркатлылыгы һаман бетмәгән адәм баласының, малайдан «рәхәтме?» дип сорап торган була. Ерык авызыннан, тешәү чоры кичерә торган тигезле-тнгезсез тешләреннән үк күренеп тора: малайның башы җиденче кат күктә иде. Ә барыннан да элек, Сәфәргалинең үзенә рәхәт иде бу минутларда. Әти һәм малай — менә алар тарантас түренә, йомшак печәнгә янәшә утырып баралар. Баш очларында тургай сайрый, өстә зәңгәр күк, сулда һәм уңда — ерак та түгел, якын да түгел—күңелне алгысытып яшел урманнар күренеп кала — жәй башы урманнары. Яфракларга тут төшәргә өлгермәгән әле, алардан яшәү-яшьлек сулышы бөркелеп тора иде. Тишелеп, кәлшәләнә башлаган сабан ашлык басулары да яшел, ерак- ларга-еракларга җәелгән киңлек һәм шул зөбәрҗәттәй җемелдәүче киңлекнең күк белән тоташкан җире дөньяның чиге кебек күренә иде малайга. — Әти, бу дөньяда безнең авылдан башка тагы ничә авыл бар? — дип, кинәт кызыксынып сорап куйды Тәлгать. Аңарга офыкны — күк белән җирнең тоташкан чиген күреп бару, бер яктан, күңеленә шом сала: әгәр дөнья шуннан гына торса, бик бәләкәй чут икән, ничә генә авыл сыя торгандыр бу зәңгәр гөмбәз астына. Икенчедән, янында әтисе утырып бару уйларын тынычландыра: әтисе бөтенесен белә булыр. Сугышта булган, буржуйларны кырып йөргән, әнисенең әйтүенә караганда, әллә ниткән зур-зур калалар күргән, аның әтисеннән дә күбрәкне белгән кеше бу дөньяда бармы икән? Шуңа күрә андый әтине яратырга, яратырга, андый әтигә ышанырга; ышанырга кирәк. Икәү генә калган чакларында әнисе Тәлгатькә гел шулай дип тукып килә иде. Хәер, бер карасаң, Тәлгать белән әтисен, аларны тартып бара торган атны чолгап алган һәм еракта-еракта камаланып чиге күренеп торган бу зәңгәр гөмбәз астында да әкәмәтләрнең бетәсе юк икән. Янил авы- 2. . Үләм дип курка башлаган микән әллә? s — Дөньялыкта начар эшләре күп булгандыр, шуңа күрә куркадыр < үлемнән,— Зәйтүнә йомшаграк бүтән сүз таба алмады,— күрәсең, иске е җәрәхәтләре ачылып китте бугай. Ә малайның исә «теге як» бабасы турында ул хәтле үк начар әйттерәсе килми, ул аларда торганда гел яклап арага керүче шул бабай булды ич! — Ә нишләп соң ул мин килгәнне яратты? Алай начар кеше булгач?—Бер сүз чыкканда Тәлгатьнең беләсе килә, ачыклыйсы килә, үз күңелендәгесен генә түгел, әнисе күңелендәгесен дә ачыклыйсы килә иде,— бер көнне Рифгать абый белән минем турыда, ай-яй, талашты. Мин ак өйалдында, чөйгә эленгән киемнәр арасына посып тыңлап тордым, юри тыңлап тордым. Рифгать абый әйтә: «Әнә ул буталып аяк астында йөрүче көчегеңне кая куябыз хәзер? Кызыллар атып үтергән ак әфисәр калдыгын, ди. Болай да астыбызга су йөгерергә торганда», ди. Бабай әйтә: «Ник көчек булсын, минем малаемның малае ул. Гомер-бакый җыйган малмөлкәтемне калдырсам да, берни кыра алмассың. Синең кысыр хатыныңнан көтеп файда чыкмады», ди. Шундук тагы малайлыгы бәреп чыкты: — «Кысыр» нәстә дигән сүз ул, әни? Җитди башланган һәм тирәнгә алып китү ихтималы да булган сүз шуның белән очланып та калды диярлек. Уйлап куйды Зәйтүнә күңеленнән: «Малай булгач малай! Нәрсә сорыйсың аңардан?» Шулай да бу сөйләшү аның күңелендә төен калдырды. Башланган икән —башланган, ник күңелдә төен калдырырга? һәм курт кына сорап куйды: — Бабаңны алай яраткач, ник кайттың соң? Ник бөтенләйгә аларда гына торып калмадың? — Әйе, калдым ди аларда. Бабай мине сатучы итмәкче, сәүдәгәр булырсың,’ди. Ә минем сәүдәгәр буласым килми. Минем прахут йөртәсем килә. Болай ачыктан-ачык сөйләшүләр, әлбәттә, гел кузгалып тормады, хәтта бүтән бер дә кузгалмады диярлек. «Бу әти», «теге әти» кебек сәер буташтырулар да бүтән кабатланмады, аңлы рәвештә сеңдереп үк бетер мәсә дә, бер малайның ике әтисе булмагайлыгын, булырга тиеш түгеллеген малай инде төшенгән, әллә нндә бер иптәш малайлары арасында шундый ишарә-фәлән чыга калганда да, ишетмәмешкә салышып уздыра. Күрше малай Гаптеләхәт белән дә иске исәпхисаплары онытылган, яңадан дуслашканнар, хәтта элеккегә караганда да ныграк дуслашканнар иде. Тик сирәк-сирәк кенә, анда да әнисе белән икәү генә калганда, һични уйламастан, телдән «теге бабай», «үлгән бабай» кебек сүзләр ычкынгалап куйгалый иде. Андый чакта да кирәкмәгән сүз әйткәнне шундук абайлап ала, «безнең бу үлгән бабай» дип тизрәк төзәтеп куярга ашыга иде. Хәер, «төзәт» дип әйткән кеше булмый, әнисе моны ишетмәмешкә салышып уздыра. Ник дисәң, «безнең бу бабай» инде үлгән, җир астында ята, кем белсен, бәлки «теге бабай» да, «гомер-бакый җыйган малмөлкәтен калдырырга» варисы юклыкка пошына торгач, кайнатасы белән этлемәчелерәк яшәүче кысыр килененә ачудан «теге дөнья»га киткәндер. Үлгәннәр белән карулашудан кемгә файда! Шулай да исәннәре искә төшкәләми түгел икән. — Әни! — дип шактый ук кычкыра төшеп эндәшеп куйды Тәлгать бер көнне. Алар өйдә икәү генә түгел, Марат та шунда аяк арасында чуалып йөри иде. Юк кына нәрсәдән ике малай арасында дау купкан иде булса кирәк, бәлки дуамал кычкырып эндәшүенең сәбәбе дә шуннан булгандыр,— давай, итек чистартучы итеп менә бу «француз Маратын» калдырыйк. Аптырап калды Зәйтүнә Тәлгатьнең бу сүзләреннән. Кайдан чыккан сүз булды бу «итек чистартучы?» Ләкин Тәлгатьнең аңлатып торасы килмәде, кирәксез тапты, әнине тагын үпкәләтермен дип шүрләде — көн үткән, су аккан саен аңарга акыл күбрәк керә бара иде. Хәлбуки, бөтенләй үк нигезсез дә түгел иде «итек чистартучы». Кайчандыр, әле «теге якта» чагында Рифгать абыйсы әйтте аңарга бу сүзне. Күралмау, көнчелек һәм читләтү тулган күзләрен челәйтеп әйтте: «Кая ул сиңа, атасын кызыллар атып үтергән буржуй малаена пароход капитаны булырга дип хыяллану. Чыгышын яшереп кергән мулла малайларын да техникумнардан сөреп чыгара торган бервакытта. Син, энекәш, лучше итек чистартырга үрән. Казанга барырсың да, чатта камунисларның итекләрен чистартып утырырсың», диде. Тәлгатьнең бик тә жене чыккан иде бу сүзләргә, хәзергә хәтле оныта алмавы да бәлки, шуннандыр. Ә болай бөтенесе үз урынында хәзер. Малайлар белән ике ара төзәлде. «Бүре баласы» дип үртәүләр бетте, Кама аръягыннан, бай бабаларыннан, уздырса бер кыш уздырып, үзенең иске сәләмәләренә төренеп әйләнеп кайткач, бөтенләй үз кеше хәзер — тегеләр сәләмә. Тәлгать сәләмә, кем кемне үртәргә тиеш икәнлекне дә белгән юк. Өй эшләренә дә карышмыйча йөри, дәреслекләрен дә караштыргалый — уен түгел, киләсе уку елында Теләчегә — рус школасына керәсе. Бүлешәсе уртак маллары юкта энесе Марат белән дә дус, аны үзе ише өлкәнрәк малайлар арасына алып йөри, әти-әни алдында әйтергә ярамый торган «сәкенле» сүзләргә өйрәтә. Хәзергә тик бер нәрсәдән генә риза түгел Тәлгать: әнисе бүтән малайлар белән бергә төнгелеккә ат сакларга җибәрми. Дәлилләре ни диген, хурланып үләрсең: янәсе, болай да сөякләре генә шылтырап торган чандыр нәмәрсә — төнге салкынча һавада салкын тидерүе бар. Имештер, Тәлгатькә, «Закамадан» япа-ялгызы кырда куна-куна кайткан Тәлгатькә салкын тиде ди. Тимәгән кайда! Әни әйткәннәрнең бөтенесенә дә колак сала китсәң! Әле ярый, әтисе Сәфәргали бар, тикмәгә генә аклар белән сугышып йөргән «ками- сар» түгел. Өзеп әйтте сүзен әти кеше: — Барсын. Җирдә уйнап үссен. Бүтән малайларга тимәгән салкын нишләп ул минем Тәлгатьне генә эзләп йөрергә тиеш ди? Ай, күңеле булды да соң Тәлгатьнең бу сүзләргә! Беренче мәртәбә төнгелеккә ат сакларга ышанып җибәрә. Кем? Әти! Шул үзе әйтте бит әнә нинди сүзләр! Малай өчен бу шундый бер изге минут булды ки, нәкъ шул минутта бугай аның күңеленнән бөтен шик-шөбһәләр коелды, башка бернинди әти дә юк, тик Сәфәргали әти генә торып калды. Болары гына җитмәсә, бабасыннан калган иске тире тунны кигән, аякка зур киез итекләр элгән Тәлгать, бу хәлендә атка ничек атланырга белмичә аптырабрак торганда, атка менгезүче дә шул нык сүзле әти булды. Өстәп, менә тагы нәрсә диде, чынлап әйтте бусын да: — Капитан мостигына үзең менәрсең, әйдә, хәзергә чак кына булышыйм. Малай бөтенләй очынып китте соңыннан әйтелгән бу сүзләрдән — димәк, капитан итәм дигән сүзе шаярып кына әйтелгән сүз түгел икән! Исендә икән, исендә икән! — Сугып та җибәр, әти, атка.— Әлеге шул очыну аркасында ычкынды малайдан бу кыю сүз. Чынлыкта исә аларның бу аты тиле-тинтәю «алпут калдыгы» түгел, ачык капкадан ничек чыгасын, ничек кайтып керәсен белә торган, тиздән колхозга керәчәк акыллы мал иде, ыргылып чабып китәргә дә ашыкмады, арт санына сугып озатып калганны да көтмәде. Эпилог - Җырлар чыга, җырлана, әкренләп онытыла. Ерактан утлар җемелдәп күренә, килә-килә ныграк җемелди, нурлана төшә, узып китәсең, башта тоныгая, кечерәйгәннән-кечерәя бара, аннары бөтенләй күренми башлый — әллә утлар сүнә, әллә син үзең сүнәсең? Кеше гомере дә шулай. Гомер юлын башлаганда алда бик күп утлар күрә кеше... Җемелдәшәләр, чакыралар, син алга омтылган саен алар күңелгә нур булып иңәләр, килеп җитәсең, күрәсең, ерактан синең хыялыңны кытыклап, уйнаклап елтыраган ут—буш амбарның почмагында, җилдә чайкалучы тонык кына ялгыз фонарь булып чыга. Алданганлыгыңны үзең дә сизәсең, күңелне бер генә мизгелгә үкенеч хисе тырнап уза, ләкин туктап калмак юк, артка әйләнеп карамак юк, артка кире чабып китмәк шулай ук юк. Чөнки, тулаем алганда, тормыш үзе алга бара, тарих алга бара, алда тагын да яктырак булып икенче утлар кабыналар... Бөтен кешеләр өчен дә тоташ шулай — язмыш бер генә төрле днп расларга ашыкмыйк, кешеләр күп — язмышлар күп. Кешеләр төрле — язмышлар да төрле. Әнә, Кама аръягындагы Тирәкле авылының атаклы бае — заманасында ажгырып яшәгән Сәлмән сәүдәгәр, тегермән хуҗасы, ике-өч җирдә кибет тотучы, өч малай атасы, бер үзенә ике хатын тоткан җегәрле ир бер урында туктатып тормакчы булды тормышны, «минемчә түгел!» дип тарихка кизәнеп тә карамакчы иде, чөеп атты үзен тарих. Ун еллар, егерме еллар узганнан соң, имеш-мимеш хәбәрләр колакка чалынып калгалады аның турында. Сәүдә-<эш»ен туктатырга теләмичә, үз малае, өчтән берәү калган Рифгате белән кискен бәрелешкә кергәч, ярсыган малае буып үтергән, дип сөйлиләр берәүләр. Икенче берәүләрдән, әлбәттә, шул як кешеләреннән, икенче сүзләр дә чыга: мал-мөлкәтне үзенә генә калдырырга теләгән комсыз яшь хатыны мунча мичен тавык тизәге белән кушып яккан да шул исле мунчада исертеп үтергән, имеш, дип тә җибәрәләр. Кайсы дөрес, кем ничек ялганлыйдыр, әмма чын дөресе шул: алып аткан тарих Сәлмән дигән кешене. Әтисенә караганда да комсызрак малае Рифгать, замананың кай юнәлешкә таба борылыш алганын алданрак сиземләүче астыртын-хәйләкәр Рифгать, бөтен «эш»не үз вакытында червонецларга әйләндереп, ялган паспорт белән чит илгә качмак булып түшендә шуышып барганда, чик сакчылары тарафыннан тотылып, тиешле хөкемен тапкан, диләр. ХӨСНИ ф язмыш Ә менә көчләренә күрә гадел рәвештә тарихка хезмәт иткән Сәфәр» гали белән Зәйтүнә әле дә булса исәннәр, яшиләр, балалар үстерәләр. Яшәргәннәняшәрә бармасалар да, картаерга да ашыкмыйлар. Дөрес, Мәтәскәдә түгел алар хәзер, урыннары кояш астында булгач, кайда булса да барыбер түгелмени! Ә аларның үз вакытында «теге якка» да юргалаган, «бу якка» да сыймаска маташып караган чуар йөрәкле уллары Тәлгать, ниһаять, утырды — акылга да, пароходка да утырды. Пассажир булып кына түгел, капитан булып. Монда алар егетлекне әтисе Сәфәргали белән уртак бүлештеләр. Сәфәргали, биргән вәгъдәсендә торып, малайны иң элек әзерләде, нык булырга, алда җемелдәп янган хыял утына тайпылышсыз барырга өйрәтте. Артыннан йөреп, НижнийНовгородтагы судоводительское училищега урнаштырды, ә калган ягында малай үзе сынатмады. Хәзер аның урыны — пароходта, капитан рубкасында. Төннәрне көннәр, буыннарны буыннар алыштыра. Сулар ага, ярларыннан ташып чыга, яңадан ярларына кайта. Кама елгасында башка куп төрле су кәрваннары арасында, сигнал утларын балкытып, яшь капитан Тәлгать Корбангалиев йөрткән «Ян Юдин» пароходы да йөзә. Төнге вахтада, рубкада ялгыз гына калган чакларда, алдагы утлардан, маяклардан күзен алмастан, вакыт-вакыт узганнарга кайтып китә капитан. Әнә шунда, Каманың сул як ярында, элекке Спасс якларыннан башлана алар нәселенең юлы. Әнисе дә, әнисенең «тәти апасы» да, Сәлмән бабасы да шул яктан. Берәүләре тапталып кала, икенчеләре, яңа утларга карап, юлны дәвам итәләр — тарих шулай, тормыш шулай, язмыш шулай. «Тапталып» калганнарга сәлам бирдең ни дә, бирмәдең ни... тик шулай да бу тирәдәге ярлар буеннан узганда яшь капитанның кулы, механик рәвештә диярлек, гудок тарткычына сузыла һәм, төнге тынлыкны ярып, болыннар аша моңсу гудок — узганнарга, «тапталып калганнарга» сәлам яңгырый. Акылы белән яхшы белә капитан, узганнар моны инде ишетмиләр, ләкин барыбер сәлам бирмичә уза алмый. Чөнки күпмедер дәрәҗәдә бу аның да узганы, ыргытып булмый аны күңелдән, булмый.

1973—1975 еллар.