Логотип Казан Утлары
Киносценарий

ТУКАЙ

Күпкырлы талант иясе Әхмәт Фәйзи Г. Тукайның тормышын, иҗатын, иҗтимагый эшчәнлеген тирәнтен өйрәнде. Бөек шагыйрьнең биографиясе, аның әсәрләре әдип өчен иҗат чыганагы да булды. Ул «Тукай» драмасын, «Тукай» романын, шагыйрьнең иҗаты турында күп кенә мәкаләләр, хезмәтләр язды. Бөек Ватан сугышына кадәр үк, Әхмәт Фәйзи халкыбызның бөек шагыйре турында кинофильм чыгаруны оештыру эшләрен башлап йөри. Әмма сценарий либреттосы язылса да. бу матур идеяне тормышка ашырырга сугыш комачаулады. У купыларыбызга шушы киносценарий либреттосының һәм азакта аны экранлаштыру мәсьәләсенә караган ике рәсми кәгазьнең татар, ча тексты Рәшит Гәрәй тәрҗемәсендә тәкъдим ителә. Пролог ел... Кытлыктан җәфа чиккән авыллардан шәһәргә кешеләр, олаулар агыла, һавадан җиргә түзә алмаслык эсселек бөркелә... Юлда яңа чыпталар төялгән арба күренә. Анда, олаучының аркасына сыенып, дүрт-биш яшьлек малай утыра. Ул эсселектән хәлсезләнгән һәм ач... Олау шәһәргә килеп керә. Казандагы базар мәйданы. Арба өстенә менеп баскан олаучы тирә-якка ишетелерлек итеп кычкырып хәбәр сала: — Асрамага бала бирәм! Кем ала? Олау янына өлкән яшьләрдәге бер агай килеп туктый. Ул малайның башыннан сыйпый һәм, кулындагы төргәген чишеп, аңа клиндер бирә. Малай комсызланып ашый. Олылар сөйләшкән арада ул мыж лап торган халык эченә кереп югала... Менә ул карусель янында. Бөтен дөньясын онытып, балаларның карусель әйләнгәннәрен күзәтә. Әйбәт өс-башлы малайлар аның киеменең күп ямаулы булуыннан көләләр, карусельдә әйләнергә бер тиен дә акчасы булмавын белеп мәсхәрәлиләр. Аларның берсе бик нык тотлыга. Үксез малай, кызык итеп, нәкъ ул булып тотлыга-тот- лыга аны үрти һәм шуның белән халыкны көлдерә. Бу исә тотлыгып •сөйләүче малайның бик нык ачуын китерә, ул йодрыкларын төйнәп, үксез малайга ташлана. Ул арада малайны эзләүчеләр килеп җитә. Өлкән яшьтәге әлеге агай аны үзләренә, Яңа бистәгә алып кайтып китә... ' Уналты ел вакыт уза... 1907 елның көзе. Уральскидан Казанга яшь егет Габдулла Тукай килә. Аның өстендә авылча тегелгән һәм шактый искергән пальто. Кулында шәкерт сандыгы. Бөтен багажы: бер пар күлмәк-ыштан, язып тутырылган дәфтәрләр һәм Пушкинңың таушалып беткән томы. Күзләренең елмаюлы, дәртле карашы прологта без карусель янында күргән үксез малайны хәтерләтә. Ни гомерләрдән бирле күрергә хыялланган Казанга килү шатлыгыннан ул тирән дулкынлану кичерә. Монда ул яраткан язучыларын, ниһаять, үз күзләре белән күрәчәк, алар белән якыннан танышачак. Кем белә, бәлки алар аны да үз араларына алырлар. Әгәр шулай булса, алар белән ул кулга-кул тотынып эшләячәк, туган халкының бәхете хакына бөтен көчен биреп бергә көрәшәчәк. Кечкенә Уральск шәһәренә күнеккән Тукай, зур Казан каласына килеп кергәч, кинәт бөтенләй каушап кала. Аның өчен монда — Казанның буржуаз яшьләре җәмгыятендә — бөтенесе дә кирәгеннән артык купшы һәм ясалма. Ул үзенең провинциаль шәкерт хәлендә булуыннан чиктән тыш уңайсызлана. Укучы яшьләрнең алдынгы карашлы газетасы «Әлислах» редакциясенә беренче тапкыр килеп кергәч, ул хәтта үзенең кем икәнлеген әйтергә дә батырчылык итми. Менә ул — редакторның кабул итү бүлмәсендә. Тукайның Казанга китүе турында Уральскидан хәбәр алырга өлгергән яшьләр, аның инде монда утыруын уйларына да китермичә, талантлы шагыйрьне нпчегрәк итеп тантаналы төстә каршылау турында киңәшәләр. Халык арасында исеме киң таралган булуын уена да китермәгән Тукай башта үз колакларына үзе ышанмый. Башкалар сүзенә ку- шыларга теләп каравы да уңай нәтиҗә бирми. Эш эзләргә килгән берәр шәкерттер дип уйлап, аңа һичкем игътибар итми. Тукай бәлки аларга үзенең кем икәнлеген дә ачып салган булыр иде. Ләкин биредәге курсисткаларның берсе — сөйкемле кыз Әминәнең Тукайны күрергә хыяллануы, башка курсисткаларның да аның шигырьләрен яттан белүләре, Тукайны зур, көчле, дәртле һәм ялкынлы карашлы кеше итеп күзалдына китерүләре турында сөйләве шагыйрьне бөтенләй кыен хәлдә калдыра. Ябык йөзле шәкерткә редакторның кабул итү бүлмәсеннән тизрәк чыгып китүдән башка чара калмый. Тукайның килүе турындагы хәбәр тиз арада барлык редакцияләргә һәм нәшриятларга таралып өлгерә. Номерында Тукайны беренче булып өлгер нәширконкурентлар: бай либерал Шәриф һәм миллио- «ер Хәсән байның ышанычлы кешесе Шәмсетдин эзләп таба. Елгыр Шәриф, ничек итсә итә, әмма Уральск газеталарында һәм журналларында басылган шигырьләрен аерым җыентык итеп чыгару хокукыннан файдалану өчен Тукайга алдан ук 30 сум акча биреп куя. Утыз сум! Тукайның мондый күп акчаны әле гомерендә дә күр- ф гәне юк. Бу «уңыш»тан башы әйләнгән шагыйрь кибеттән-кибеткә чаба < һәм үзенә эшләпә, галстук, ак якалар, манжетлар сатып ала... Бу әйберләр аңа, әгәр йөзгәйөз очрашырга туры килсә, Казанның «ал- тын яшьләре» алдында оятка калмас өчен кирәк. Әмма бу әйберләргә * ничек ияләшергә? Аның бит моның ише нәрсәләрне беркайчан да киеп яки тагып йөргәне юк. Шунда Тукайга гостиница официанты с ярдәмгә килә. Чиксез куануыннан әле һаман тынычланып җитә ал- £ маган беркатлы һәм эчкерсез шагыйрь үзен киендереп азапланучы официантка, әллә кайчан басылган шигырьләрен сатып, капиталист- £ ны ярык тагаракка утыртуы турында сөйли. г Киенү-ясану тәмам. Үз үлчәвенә якын да килмәгән зур эшләпә, * яка һәм аның өчен ят булган башка шундый нәрсәләр кигәч, Тукай көлке булып күренә. Ләкин шагыйрьнең моңа бер дә исе китми. Үзен Казан кешеседәй хис итеп, зур тәкәллефлек белән урам буйлап атлый. Әмма аның бу нәзакәтлелеге артык озакка бармый: карашы якында гына кузна уйнап мәш килгән балалар төркеменә төшә. Барган җиреннән туктап, ул шуларны күзәтеп тора башлый: бала чагында ул үзе дә кузнаны бик оста уйный иде бит! Бу мавыктыргыч уен аны тагын үзенә тарта. Ул, пинжәген салып, күлмәк җиңнәрен сызгана да кузна уйнарга тотына. Менә ул балалар белән бергә урам буйлап бара һәм аларга уенчыклар, тәмтомнар сатып ала. Ниһаять, алар карусель янына килеп җитәләр. Тукай карусель өчен бөтен бер сеанска акча түли, аннан барлык урыннарга малайларны утырта. Ә үзе карап торуга иң ямьсез һәм шәфкатьсез булып күренгән атка менеп атлана. Тукайның Казанга килүен ишеткән яшьләр дөнья бетереп аны эзлиләр. Базар яныннан, пролеткага утырып, драматург Камал һәм беренче татар большевигы, социал-демократларның татар телендә чыга торган «Урал» газетасы редакторы Ямашев узып бара. Аларның да Тукайны эзләүләре. Урамнан безгә таныш официантның килгәне күренә. Камал, атны туктатып, официанттан Тукай турында сорый. Официант Тукайны инде иртәдән бирле сорауларын, ләкин аның кайда икәнлеген белмәвен әйтә. Бераздан ул, карусель яныннан узып барышлый, анда Тукайны күреп ала. Базар эченнән йөгереп чыга да кузгалып киткән пролетка артыннан кычкыра. Пролетка кире борыла. Камал белән Ямашев Тукайның карусельдә әйләнеп бетерүен көтәләр. Очрашу. Камал кинәт каушап калган Тукайны кочаклап ала һәм үбә. — Кысанлыкта үткән бала чагымның үчен кайтардым, — ди Тукай уңайсызланып кына. Яшьләр арасында «философ» дип йөртелүче доктор Хәнәфи дусты эстетшагыйрь Бикчәнтәйгә Тукайны «таңчылар» (татар эсерлары)' ягына тартырга тәкъдим итә. Югыйсә, аның карашынча, Тукайны ♦ уралчылар» (татар социалдемократлары) кулга төшерәчәкләр һәм аны «таңчылар»га каршы файдаланачаклар. Бикчәнтәй Хәнәфинең шикләнүен һаваланып кире кага. Аның фикеренчә, Тукай — көчсез һәм ярдәмчесез авыл шәкерте — шөһрәтле, атаклы кеше санап, аның каршына үзе киләчәк. Курсисткалар, шул нәүбәттән Әминә дә, Бикчәнтәй һәм Хәнәфидән үзләрен Тукай белән таныштыруларын үтенәләр. Яраткан кызларының сорауларын кире кагарга теләмичә һәм Хәнәфинең катгый таләбенә буйсынып, Бикчәнтәй аларны Тукай янына озата барырга ризалык бирә. Тукай бүлмәсе. Өч кешенең: Тукай, Ямашев һәм Камалның эчкерсез әңгәмәсе. Тукай, искиткеч бер матур кыз алдында үзен'танытырга теләмичә, редакциядән ничек качып чыгып китүе турында сөйли. Официант керә һәм Тукайга визит карточкалары бирә. Бу’карточкаларның мәгънәсен аңламаган Тукай аларны Камалга суза. Камал алып укый да Тукайга кунаклар килгәнлеген, алар арасында Әминәнең дә булуын әйтә. Әминә исемен ишетүгә, Тукай куркынып урыныннан сикереп тора: — Әминә? Моның булуы мөмкин түгел. Бар, чыгып әйт: Тукай беркемне дә кабул итә алмый, ул... чишенеп яткан, диген. Камал шаркылдап көлеп ала, юрганга инде төренеп тә өлгергән Тукайны урыннан өстерәп төшерә һәм кунакларга ишекне киереп ача. Гимназистка Хәят Тукайга чәчәкләр бүләк итә. Әминәнең "чәчәкләре юк. — Мин сезгә чәчәкләр алып килмәдем, чөнки алар көзге чәчәкләр, — ди Әминә елмаеп. — Мин сездән язгыларын көтәчәкмен,—дип җавап кайтара каушап калган Тукай. Талантлы шагыйрь, индивидуалист Сәгыйть Рәмиев, Дәүләт думасы члены, буржуаз милләтче Мәхмүди һәм журналист Рәшиди керәләр. Тәбрикләүләр. Тостлар. Тукайдан үзенең шигырьләрен укуны сорыйлар. Тукай шигыренең: Шикләнмибез дошманнарның көченнән без, Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без; Шагыйрь гомере хәсрәт, кайгы күрсә күрер — Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез, — дигән соңгы юлларын бөтенесе дә күтәреп алалар һәм көйләп җырлыйлар. (Бу җыр төрле уңай белән киноповестьның буеннан- буена кабатланып бара.) Самими, дусларча бу очрашудан канәгать калган Тукай һәммәсенә ишетелерлек итеп сорый: «Арабызда Әмирхан гына юк. Кайда ул? (Әмирхан соңыннан Тукайның дусты, татар әдәбияты классигы, прогрессив яшьләр хәрәкәтен оештыручыларның берсе.) Кемдер Әмирханның авырып ятуын әйтә. Тукайның гомумән һәм аерым алганда Әминә алдында шундый уңыш казануы Бикчәнтәйне көнләштерә. Бу башта аның Тукайдан дусларча, шаярган булып көлүендә, соңыннан ул көлүнең зәһәрләнә баруында күренә. Ниһаять, Тукай аңа тапкыр сүзләр белән җавап кайтара. Бүлмәдәгеләр, Тукайның җавабын хуплап, рәхәтләнеп көләләр. Бикчәнтәй Тукайга кайсы яктан суктырырга кирәклеген чамалап, ярлы һәм кызганыч шәкерт буе җитмәслек ширкәткә һәм мал- мөлкәте ягыннан үзенә тиң булмаган кызга үрелә, дип төрттерә. > Шулчак ул, ачуына чыдаша алмыйча, бик нык тотлыгып, ниндидер - сүздә төртелеп кала. Чагыштырып уйланулар шунда ук Тукайны < еракта калган бала чагына — карусель янында бай малайларының £ берсе нәкъ менә хәзерге шикелле тотлыга-тотлыга аны кимсетергә теләгән көннәргә алып китә. Бу шул малай үзе түгелме соң? Кинәт шагыйрьнең күзаллары караңгыланып киткәндәй була. Яшьләрнең, шул җөмләдән ул инде чын-чынлап яратып өлгергән Баскычтан төшкәндә Тукай Гафур белән очраша. Гафур, куркы- * нып, аның хәлен сораша. о — Зарарсыз, — дип җавап бирә Тукай, аның алдында көр күңелле булырга тырышып. Авырлык төшсә, түз. сер бирми-нитми; Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми? Хәтереңдәме: Идел буенда... Менә бер-ике атна больницада ял итәрмен дә... терелеп чыккач, күрерсез... Мин бик күп нәрсәне яңадан уйладым. Терелү белән якын дустым Ямашев шикелле яши һәм эшли башлаячакмын. Үзең ничек эшлисең, Гафур абзый? Тукай соңгы сүзләрен әйткәндә хатын-кызлардан кемдер түзми, елап җибәрә. Тукай борылып карый: — Еларга ярамый! Җырларга кирәк! Исегездәме: шикләнмибез... Акрын гына җырлый башлый. Беренче сүзләрендә үк аны ютәле ■буып ала. Ул, ашыгып, кесәсеннән яулык чыгара. Иптәшләре һәм яшьләр аның җырын күтәреп алалар: Шикләнмибез дошманнарның көченнән без, Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без. Шагыйрь гомере хәсрәт, кайгы күрсә күрер — Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез. Тукайны больницага озаталар. Шагыйрьнең ишеге төбендә шау-шу куба! Бу — нәширләрнең аның бүлмәсен бикләп куярга килүләре. 9 Казандагы Клячкин больницасы. Тукай үзенең соңгы көннәрен кичерә. Ләкин ул аңында. Камалдан үзенә язгы беренче чәчәкләрне алып килергә вәгъдә биргән Әминә турында сораша. Урамда больница каршына һөнәрчеләрнең, эшчеләрнең, интелле- гентлар һәм укучыларның зур төркеме җыелган... Һәркемнең йөзендә — хәвефләнү. Ишектән Камал чыга. Төркем- дәгеләр аңа ябырылалар. — Я, хәле ничек? Вокзал. Поезддан кулына кечкенә саквояж һәм язгы чәчәкләр <$әйләме тоткан Әминә төшә. Ул шәһәргә ашыга. Тукай өстәлендә — Уральскидан бирле үз янында йөрткән Пунь кин томы. Ул аның битләрен ача һәм иреннәрен кыймылдатып укый: И пусть у гробового входа Младая будет жизнь играть, И равнодушная природа Красою вечною сиять. Тукай кулына каләм ала, нәрсәдер яза. Аның каләме кулыннан төшеп китә. Палатага Камал һәм шагыйрьнең башка дуслары керә. Алар арасында чәчәкләр тоткан Әминә дә бар. Ләкин ул соңга калган. Камал шагыйрьнең соңгы юллары язылган кәгазь битен алып, аерылу һәм җырчының бурычы турындагы мәгълүм строфаны укый... Үтерелгән Лена эшчесенең гәүдәсе ята... Куллары богауланган ярсулы Васильев атлый... Урам буйлап, кулларына байраклар тотып һәм сугышчан җыр җырлап, Михайлов җитәкчелегендә баш күтәргән эшчеләр уза. Бу — Лена эшчеләрен атуга җавап. Халыкның капитализм тарафыннан үтерелгән иң яхшы улларының каны өчен «кырыс үч алучы» әнә шулай күтәрелә. РСФСР Татарстан Совет Социалистик Республикасы Халык Комиссарлары Советы Казан шәһәре, Кремль № 4129 15.VIII—1940 ел. ССР СОЮЗЫ ХАЛЫК КОМИССАРЛАРЫ КАРШЫНДАГЫ КИНЕМАТОГРАФИЯ ЭШЛӘРЕ КОМИТЕТЫНА Күчермәсе: иптәш Әхмәт Фәйзигә. Мәскәү, Герцен урамы. Калашный тыкрыгы, 10 йорт, 5 квартира. ТАССР Халык Комиссарлары Советы иптәш Әхмәт Фәйзине «Тукай* кинофильмын чыгару мәсьәләләре буенча консультант итеп билгели. ТАССР Халык Комиссарлары Советы Председателе урынбасары — имза (3. Тинчурин) Хөрмәтле Михаил Ильич! Иптәш Фәйзинең «Тукай* либреттосы яхшы сценарийның нигезе була ала. Бездә «Булат батыр*дан соң татар ленталары булганы юк. Бу әйбердә рус һәм татар культураларының бәйләнешен ныграк күрсәтергә кирәк. Казанда Ленин укыган, Горький, Киров, Лобачевский һ. б. лар булган. Сценарий өстендә хәзер үк эшли башларбызмы — шуны хәбәр итүегезне сорыйм. Виктор ШКЛОВСКИИ.