ТУКАЙ
Тукай 1906 елның урталарыннан башлап 1907 ел- ■ - ның көзенә кадәр, ягъни бер елдан артыграк вакыт эчендә, иллеләп шигъри әсәр, шулар эчендә ^^В В В бер поэма иҗат иткән. Барлыгы — меңнән артык В В В шигырь юлы. Шулар өстенә, иллегә якын мәка- ^^^җВ лә һәм фельетон язган. w Әмма хикмәт санда түгел — хикмәт Тукайның шагыйрь һәм публицист буларак гаять тиз үсүендә. Хикмәт — сыйфатта. Корама телдәге шигырьләре күренгәләсә дә, татарчаларында, гәрәбәдәй бодай бөртекләре арасындагы бакра кебек, ның сурәтле фикерләү рәвешен чагылдыра. Үгет-нәсихәтчелек, дидактизм да инде бу чорда юкка^чыга бара. Моңарчы күбрәк «без» исеменнән риторик шигырьләр сөйләгән, берсендә хәтта «бән димәгел, бән димәктә күп бәла», дип белдергән Тукай хәзер инде «мин» исеменнән язылган, ягъни индивидуаль кичереш ярдәмендә иҗтимагый мәсьәләләр күтәргән чын мәгънәсендәге лирик шигырьләр иҗат итә башлый. Тукайның бу чорда ук нинди югарылыкка күтәрелүен күз алдына китерү өчен атаклы «Шүрәле» әкият-поэмасының шушы чорда язылуын искә алу да җитсә кирәк. Пушкинның «Руслан һәм Люд- мила»сы рус поэзиясендә нинди роль уйнаган булса, татар поэзиясендә «Шүрәле» дә шундый зур эш башкарды. Шагыйрьнең әсәргә үзе биргән искәрмәсе дә кызыклы: «...мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лёрмонтовның шундый авыл җирләрендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуларына истинадән (нигезләнеп — Н. И.) яздым*. Тукай да, Пушкин белән берлектә, остазы сүзләрен үзгәртә төшеп, поэмада тасвир ителгән дөньяга карата әйтә алыр иде: «биредә татар рухы... биредә татар җире исе аңкый». «Шүрәле» поэмасы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. ♦Шүрәле» балетының, илебез сәхнәләреннән йөреп чыгып, ил тышында да шөһрәт казануы, поэманың бүтән төр сәхнә әсәрләре, җыр- симфонияләрнең, сынлы сәнгать һәм скульптура әсәрләренең тууына сәбәп булуы әнә шул турыда сөйли. Тукай Уральскидан читтә, татарлар яши торган төбәкләрдә, нәкъ менә 1906 елның икенче яртысыннан башлап язылган шигырьләре Ахыры. Башы 2—3 саннарда. гарәп-фарсы тәгъбирләре очраса да, Тукай хәзер нигездә саф татар телендә яза. Аның теле, халыкның үзеннән алынган булып, халык белән таныла. Дөрес, киң халык массасы тарафыннан танылу түгел әле бу. Чөнки аның «Су анасы» һәм «Кәжә белән сарык» кебек әкиятләре, «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» исемле поэмасы, балаларга багышланган шигырьләре әле язылмаган. Бер генә китабы да укучы кулына барып кермәгән. Сүз хәзергә әле Тукай шигырьләренең һәм шигырьләре аркылы исеменең каләм тибрәтүчеләр, газета- « журнал чыгаручылар һәм китап нәширләре күзенә ташлануы ту- 5 рында гына бара. * Менә кайбер замандашларының Казанга яңа гына әйләнеп кайтн кан Тукай белән беренче танышуларына бәйләп әйткән сүзләре. « Атаклы драматург Галиәсгар Камал: «Мин шул килгән газетах лардан Тукайның язган шигырьләрен эзәрләп барып, укый башла- * дым». ’ ’ с; 1906 елда «Таң йолдызы» редакторы булган шагыйрь Сәгыйть * Рәмиев: «...ул безгә шигырьләр дә яза, шигырьләрен газетабызга бик > яратып баса идек». х Талантлы прозаик, драматург һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирхан: 5 «Бу фамилия миңа «Әлгасрел-җәдит» журналында чыккан кайбер 2 шигырьләре аркылы таныш иде». «Әлислах» исемле газета чыгарыр- < га рөхсәт алынгач, газетаның рәсми редакторы (чыны—Ф. Әмирхан) * В. Бәхтияров 1907 елның 25 апрелендә Тукайга язышырга чакырып s хат язган. Ф. Әмирхан кушуы буенча язганлыгы турында шик булырга мөмкин түгел. Язучы, тарихчы һәм журналист Риза Фәхретдинов 1906 елда, Тукайның вакытлы матбугатта басылган шигырьләре белән танышып бара торгач, «татарның Мәгаррие булачак егет бу» мәгънәсендә бер сүз әйткән. Дөрес, 1914 елда аның бу фикере матбугатта телгә алынгач, могтәбәр зат каләмгә ябыша: бу сүзне әйттемме, язып чыктыммы, хәтерләмим, әмма Тукайны Мәгарригә тиңләү дөрес түгел, ди. Биредә мәсләк аерымлыгы да, Тукайның Р. Фәхретдиновка Казаннан сатира уклары җибәргән булуы да күпмедер роль уйнаган, әлбәттә. Әмма бу урында безнең өчен әһәмиятлесе шул: 1906—1907 елларда Тукайны Оренбургтан да күреп алганнар. Уральскида чагында язышырга, ә Казанга киткәч, «Вакыт»та эшләргә чакырып хат язулары да шуны күрсәтә. Гыйльметдин Шәрәф җитәкчелегендәге китап нәшрияты «Шигырьләр китапханәсе» сериясеннән җыентыклар чыгарырга керешкәч, Габдулла 1907 елның мае тирәсендә Казанга хат язып җибәрә, минем дә шигырьләремне мәҗмуга итеп чыгара алмассызмы, ди. Г. Шәрәфтән уңай җавап килгәч, җыентыгын әзерләп бетереп, Казанга юллый. Хатында мондый юллар бар: «Үзеңез дикъкатьләп карап чыгыңыз да. нәшер итәргә рази булсаңыз. миңа тизлек берлә 50 тәңкә акча җибәреңез... Әгәр рази булмасаңыз, китапны кире үземә кайтарыңыз». Тукайның шушы хаты игълан ителгәнчегә кадәр Г. Карцев версиясе яшәп килде: янәсе, Шәрәфләр «...Тукаевның шуңа кадәр «Фикер»- дә, «Әлгасрелҗәдит»тә басылган шигырьләрен мәҗмуга рәвешендә бастырырга сорап, условиеләр язып җибәргәннәр». Габдулла, күрәмсең, риза булган, һәм Г. Шәрәф ул шигырьләрне утыз сумга сатып алган. «Тукаев, — дип яза Г. Карцев. — басылган шигырьне нигә алалар, аннан ни файда чыга дип. Шәрәфләрне, бер тарафтан, кызганган кебек, икенче яктан, утырттым бит дип, миңа көлеп сөйләгән иде». Яшь Тукайның дәрәҗәсен тагын да күтәрә төшсә дә, егетнең ягымлы беркатлылыгы безне елмайтса да. бу версиядән, күренә ки, баш тартырга туры килә. Дөрес, Тукайның бу вакытта практик тормыш тәҗрибәсе артык ташып тормый. Шулай да газета-журнал бит ләрендә басылган шигырьләрне аерым китап итеп чыгарганда гоно рар түләнүне белмәслек дәрәҗәдә үк беркатлы булмагандыр ул. Ахыр чиктә, Г. Кариев версиясен кире кагу артык зур югалт’ түгел. Чын «версия» дә Тукайның дәрәҗәсен һич тә киметми. Г. Шә рәф әллә кайдагы бер яшь шагыйрьнең шигырьләр тупламын Ka6yj итә дә бер генә түгел, бәлки ике китапчык итеп, тиз арада бастырьп чыгара. Бу җыентыкларга «3 дәфтәр» һәм «4 дәфтәр» дип куелуыш игътибар итсәк, «Шигырьләр китапханәсе» сериясендә моңарчы ик< генә китап чыкканлыгын аңларбыз. Безнең Габдулла моңарчы да талантына һәм шагыйрьлегенә ньп ышана иде. Хәзер исә китабы күренекле һәм зәвыклы нәшир тара фыннан кабул ителгәч, газеталардан үтенеч хатлары да килгәч, РИЗЕ казый кебек могтәбәр затның җылы сүзе дә ишетелгәч, болай дг кечкенә Җаек Габдуллага тагын да таррак булып тоела башлый. Ка натлары ныгыган бөркет баласының, тар оядан чыгып, киң дөньягг очасы килә. Кая? Билгеле инде, Казанга! Кечкенә Апуш хәзер зуп зур Тукай булды. Ул шагыйрь. Аның халкына, милләтенә биргәь олы вәгъдәсе бар. Бала чагы никадәр генә ямьсез үтмәсен, туган туфрак — гази; бит ул. Кимсетелүләр һәм ачлык-ялангачлык инде онытылган. Сирәь була торган кечкенә шатлык һәм куанычлар исә, вакытның зәңгәр томанына өртелеп, матур булып күренәләр, дулкынландыралар. Кыр лай урманы, чәчәкле болыннар, тар инеш һәм чишмә буйлары Габ дулланың йөрәген сыкратып, туктаусыз чакырып торалар. Казанны* үзен инде әйтәсе дә юк. Бала чагында гаять мәһабәт булып күренгән таш кала унике елдан соң аның хыялында, һичшиксез, нур эчендг йөзә торган әкият шәһәре булып калыккан. Казанга ашкынуының соңгы вакытта ни дәрәҗәгә җиткәнлеген күз алдына китерү өчен «Пар ат» исемле шигыренең язылу тарихы на күз ташлыйк. Менә шагыйрь, пар атка утырып, «гомер иткән» шәһәр белән саубуллаша да Казанга юл тота. Сагыш, каршылыклы уй-тойгылар, ка- лыгу. Менә бер вакыт кучерның: «Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!» — дигән тавышы яңгырап китә. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна. «Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на! на!» Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Әдәбият сөючеләр генә түгел, бәлки белгечләр дә күп еллар буе Тукай бу шигырен Казанга кайткач язган дип уйлап килделәр. Менә без «Фикер» төпләмен актара башлыйбыз. 1907 ел. Январь, февраль, март, апрель, май... Чү! «Пар ат» шигыре! 17 сан, 6 май... Димәк, шигырь Тукайның Казанга чыгып китәреннән 5 ай элек язылган. Димәк, шагыйрьнең «пар ат» дигәне хыял канатлары икән. Димәк, бу шигырь — өзелеп сагынып та, Казанга кайта алмый йөдәгән, әмма күңеле белән мең мәртәбә шунда кайткан шагыйрь тойгыларының кәгазьдәге гәүдәләнеше. Г. Кариевка язган хатында мондый сүзләр бар: «Мин хәзер Казанда инде. Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыгым Казанда инде!» Кем белә, бәлки: «Аерылып китсәм дә синнән, гомремнең таңында мин, и Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин», дип башланган «Туган җиремә» шигыре дә Җаекта язылгандыр... Соң эш нәрсәдә? Җыенырга да юлга чыгарга! Бит Тукайны хәзер Уральскида бернәрсә дә тотмый. Газета һәм журналлар тукталды, •үзе эшсез калды. Ә Казаннан чакырып торалар. Җитмәсә, кезен сол- датка караласы бар. Нигә һаман суза, нигә җәен Уральскида уздыра? Бәлки акчасы юктыр? Түбәндәге документ исә безне бөтенләй аптырашта калдыра. «Домашнее условие. Мы, ниже подписавшиеся, решили издавать в г. Уральске газету ♦ на татарском языке под названием Яна Турмуш (Новая жизнь) на 5 паях...» Алга таба бер пайның 100 сум торганлыгы, җитәкчелек эше * К. Мотыйгый кулында булачагы әйтелә. Аннары имзалар китә һәм н пайның суммасы күрсәтелә: К. Мотыйгый Төхфәтуллин — 500 сум. ♦ Мөхәммәтгали Мусин — 100 сум, Г. Тукаев — 100 сум. = «Город Уральск. Июля 20 дня 1907 года». Димәк, 1907 елның июль ахырында да әле Тукайда Казанга бө- тенләйгә күченү (дөресрәге, әйләнеп кайту) фикере урнашып җитмә- * гән. Ул гына да түгел, «Яңа тормыш» газетасы чыга башласа, сол- £ датка каралгач (әгәр алынмаса), яңадан әйләнеп кайтырга да нияте - булган. s Тукайның бу сәер карары ике сәбәп белән аңлатылса кирәк. Бе- = ренчесе — Габдулланың үз шәхси тормышын үзгәртү мәсьәләсендә < илтифатсызлыгы дип әйтергәме, әллә иренчәклек яисә карарсызлык- “• мы, һәрхәлдә, авыр кузгалучанлыгы. Чынлап та бит, Уральскида _ инде аның тормышы көйләнгән, яхшымы-яманмы, гостиницада номеры бар, өс-башы бөтен, ач яшәмәде, янында — дус-иптәшләре, туган-тумачасы. Ә Казанда ничек булыр? Кайда урнашыр, нинди килергә яшәр? Бәлки Габдулла үзе дә хисап биреп бетермәгән, һәрхәлдә, телдән әйтү ихтималы булмаган икенче сәбәп — шикләнү, сагаю, үзенең «мин»е, хөсне заны өчен хәвефләнү булырга мөмкин. Ачыграк итеп әйтсәк, болай булыр: Уральскида хәзер Тукай һәрьяктан караганда да беренче скрипканы уйный. Казанда югалып калмасмы? Габдулла биредә томаланып яткан бер вакытта Казан яшьләре бик нык үскәннәрдер, алга киткәннәрдер. Аңа авыл малаена караган кебек карамаслармы? Әнә шундый икеләнү эчендә көн артыннан көн уза, призыв көннәре һаман якынлаша. Бу вакыт Тукай үзенең Казанда чыгачак ике җыентыгы белән мәшгуль. Яңа шигырьләр язып, өстәр өчен Г. Шәрәфкә җибәрә, нашир белән хат аша хәбәрләшеп тора. Призывка кайту өчен акча юнәтү мәсьәләсе белән дә шөгыльләнгән. Атасыннан калган йорт бу вакытта әле нигезендә тора икән. Габдулланы бердәнбер варис дисәң дә ярый. Чөнки абыйсы Мөхәммәтшәриф күптән вафат, ә апасы Газизә дәгъва итмәгән булса кирәк. Габдулланың үтенече буенча, опекун йортны сата да шуннан килгән 100 сум акчаны Уральскига җибәрә («Яңа тормышжа вәгъдә ителгән йөз сумның шушы акча булуы мөмкин). Менә сентябрь керә, ул да үтеп бара. Ниһаять, 12 ел гомер иткән шәһәрне калдырып китү көне җитә. Сентябрь ахырымы бу? Октябрь башымы? Ничәсе? Хәзергә без көнен атап әйтә алмыйбыз. Эшлисе эш эшләнеп беткән, күрәсе кешеләр күрелгән, әйтәсе сүзләр әйтелгән. Җыенырга да юлга чыгарга гына калды. Җыену да озак түгел. Камыштан үрелгән булып, кечкенә сандыкка охшаган кәрзингә күлмәк-ыштан кебек нәрсәләр, көндәлек тормыш өчен кирәкле бүтән ыбыр-чыбыр саласы да буш калган өлешенә дыңгычлап китап тутырасы. Китаплар арасында, әлбәттә, Пушкин һәм Лермонтовның калын томнары да бар. Менә барысы да тәмам. Вокзалга чыгып китәргә вакыт җитә, атлар килеп туктый. Озатырга килүчеләр, гадәт буенча, утырып дога «ылалар да станциягә юнәләләр. Габдулланы кемнәр озатып калган соң? Олы Газизә апасы белән ул өйләренә барып саубуллашкан дип уйларга кирәк. Кече Газизә апасы исә Габдрахман белән (бае җибәргән булса) станциягә килгән булыр. Кайбер озатучыларны тәгаенлап әйтергә мөмкин. Биредә безгә Тукайның иптәшләре белән төшкән фоторәсеме ярдәмгә килә. Анда без «Казан» гостиницасының буфетчысы Нәҗип Зариповны, Мортаза Гобәй ду ллинның конто рщигы Курушкинны, шуның ук приказчигы Рәхмәтулла Хәйруллинны, Тукайның үзен һәм аның белән бергә мәдрәсәне ташлап чыккан Сираҗетдин Белюковны күрәбез. Фотода Кариев юк. Димәк, рәсем булачак артист Уральскидан киткәннән соң алынган. Фотога төшүнең нинди уңай белән булганын да чамаларга мөмкин. Габдулла белән Җаекта үткәргән елларның истәлеге булсын дип, мөгаен, моны иптәшләреннән берсе оештырган. Тукайның өстендә җилән дип тә, казаки дип тә атарлык кием, аягында итек белән читек арасындагы бер нәрсә. Кара күзлек. Чәче җитү. Казанда Тукайны беренче башлап күргән замандашлары да аның тышкы кыяфәтен нәкъ шулай тасвир итәләр. Димәк, бу рәсем, шул көнне үк булмаса да, Тукай китәр алдыннан алынган. ...Ниһаять, соңгы звонок. Поезд акрын гына кузгала. Озатучылар, хәерле юл теләп, кул изиләр. Поезд, йөрешен шәбәйтә барып, шагыйрьне сөекле Казанына таба алып китә. Аны нәрсә көтә? Хәзергә әле бу аңа караңгы. Күңелендә өмет һәм шөбһә, сагыш һәм куаныч — барысы бергә укмашкан... 1907 елның октябрь башлары. «Йолдыз» газетасының секретаре Галиәсгар Камал ялгыз гына эшләп утырганда, ишек шакып, редакция бүлмәсенә яшүсмер кыяфәтле бер егет килеп керә. Тәбәнәк, чандыр, өстендәге киеме әлеге фоторәсемдәгечә. Чалбарын итегенең йөзенә төшергән. Ялан баш, җитү чәчле. Шәкерт-мәкертләрнең редакциягә килгәләп йөрүләре гадәти хәл булганга күрә, Г. Камал артык илтифат итмичә, яңадан өстәленә иелә. Әмма гаҗәеп хәл: кунак тәкәллефсез-нисез генә редактор өстәле янына уза да, бер урындыкка утырып, өстәлдәге газеталарны караштыра башлый. «Малай»ның боЛай үзсенеп китүе Галпәсгаргә бик үк ошап җитмәгән, күрәсең, ул тегеңәр кырыс кына карап куя. Озак үзенең Уральскидан икәнлеген әйтеп, Камил Мотыйгыйдан сәлам — Һади әфәнде тиз килер микән? Әһә, бу, мөгаен, редакторга атасы хәзрәтнең сәламен тапшырырга дип килгән мәхдүм. Галиәсгарнең мыгырданып кына әйткән җавабыннан соң, шактый вакытка тынлык урнаша. Ниһаять, «мәхдүм» тагын сүз башлый: — Безнең газета-журналлар сезгә килгәндер бит? — Нинди газета-журналлар? — «Фикер», «Әлгасрел-җәдит», «Уклар». — Сез Уральскиданмыни? — Ие... — Алай булгач, сез анда шигырьләр яза торган Габдулла Тука- евны да белә торгансыздыр? «Малай» чак кына елмая да: — Ул «Апуш» мин булам, — дип куя. Атаклы драматург булып китәчәк Галиәсгар Камал белән Тукай әнә шулай танышкан. Аның шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән танышуы да кызыклы. Фикердәш иптәшләре арасында булып үткән кулга алулар сәбәпле якты дөньяга күтәрелеп карыйсы килмәгән бер көнне Сәгыйтьнең «Болгар»дагы номерына әлеге «малай», ягъни Тукай, килеп керә дә, үзенең Уральскидан икәнлеген әйтеп, Камил Мотыйгыйдан сәлам тапшыра. Хуҗа, чакырылмаган кунакка өнәми генә бер карал куйгач, тәрәзә янына барып, төн караңгылыгына текәлә. Нигә кирәк аңа Уральские да Мотыйгые! Аннары ул, кунакның, чакырганны да көтмичә, буш урындыкка килеп утыруын абайлап, һаман аркан * торган килеш, сүз булсын дигән кебек кенә сорау бирә: = — Сез анда шәкерт идегезме? * — Шәкерт тә идем, хәлфә дә идем. * Хуҗа үртәнеп уйлап куя: «Булырсың инде, хәлфә булырга кыя- ♦ фәтең бик килгән!» Озак паузадан соң Тукай тагын сүз бяптлый: х Сәгыйть әфәнде, мин сезгә «Царь-голод»ның тәрҗемәсен җп- z бәргән идем. Сез аны басмадыгыз да һәм җавап та бирмәдегез... ~ Хуҗа ялт итеп кунакка таба борыла: > — Соң сез кем буласыз? — Габдулла Тукаев мин... х — Соң, кергәч үк шулай дип әйтсәгез ни була? Мин сезне икен- g че төрлерәк каршы алган булыр идем! Әй, Тукаев, Тукаев! Менә бу — Тукайча танышу. Билгеле инде, «Йолдыз» редакто- Z рын сорашуы да, «Царь-голод»ның тәрҗемәсе турында сүз кузгатуы а. да — сылтау гына. Югыйсә, нигә кирәк аңа Максуда һәм «Әлгасрел- ~ җәдит»тә әллә кайчан басылып чыккан мәкаләнең кулъязмасы? “ Төп теләге, әлбәттә, Г. Камал һәм С. Рәмиев белән танышу, аралашу. Тик менә ничек кабул итәрләр? Авыл малае итеп карамаслармы? Габдулланың исә үз горурлыгы бар. Менә ни өчен ул, исем-фамилиясен әйтеп кул сузарга ашыкмаган кебек, бу шәхесләр янына килүенең төп сәбәбен яшерә, юк-бар сылтау таба, сыный, күзәтә, уратып кына максатка якыная. ...Тукайның Казанга кайсы көнне килеп төшкәнен белмәгәнебез кебек, аның башлап «Болгар»ның ничәнче номерына урнашканлыгын да төгәл генә әйтүе кыен. Шулай да иң элек аның 30 нчы номерга кергәнлеге турында мәгълүмат бар. Ә инде «Болгар»да үткәргән гомеренең күбрәк өлешен шагыйрь атаклы 40 нчы номерда яшәгән. «Атаклы» дибез, чөнки Тукай турында язылган фәнни хезмәтләрдә һәм әдәби әсәрләрдә шушы бүлмә телгә алына. Хәрби хезмәткә каралып кайтканнан соң, Габдулла нәкъ менә шушы номерга урнашачак. Хәзергә исә ул Г. Камал, С. Рәмиев. Ф. Әмирхан һәм башка Казан яшьләре белән таныша, шәһәрнең төрле урыннарында була, бала чак хатирәләрен яңарта. «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» исемле мәкалә язып, «Әлислах» газетасына тапшырырга да өлгерә. Берочтан ул туган якларына кайтырга әзерләнә. Өс-башын яңарта, туганнарына һәм якыннарына күчтәнәч ала. Унике ел югалып торганнан соң, әтрәк-әләм булып кайтырга ярамый ич инде. Җитмәсә, ул хәзер Гариф мулла мәхдүме генә түгел, бәлки танылып килә торган татар шагыйре. Кушлавычта һәм Кырлайда бала чак дуслары бар. Каенсар авылында аның күңеленә «ак фәрештә» булып кереп калган Саҗидә апасы яши. Кырлайда — Зөһрә апасын һәм энесе Садрины күреп чыгарга кирәк. Тукайның солдатка каралу уңае белән Казан артына кайтуы турында архивта сакланган һәм бу юлларның авторы тарафыннан җыелган истәлекләрдән чыгып фикер йөрткәндә, ул анда ай-ай ярым чамасы яшәгән булып чыга. Чынлыкта исә туган якларында шагыйрь ун-унике көннән артык тора алмаган. Октябрьның 15—16 ларында әле ул Казанда. Чөнки «Әлислах»- ның 17 октябрь санында чыгачак «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» мәкаләсенең корректурасын карыйсы бар. Бәлки әле шул газетаны кулына алгач кына юлга чыккандыр. Каралу исә 27 октябрьда инде тәмам булган. Габдулла, туган ягында артык юанмыйча, «Казанда мине эш көтә» дип, ашыгып кайтып киткән. Ничек исәпләсәң дә, һаман шул ун-унике көн. ...Менә безнең Габдулла, ямщик яллап, Казаннан чыгып китә. Билгеле инде, иң элек ул Каенсарга юл тота. Саҗидә апасы «прием- га кадәр Габдулла бездә ун көнләп торды» дисә дә, бу раслау — хәтер алдавы нәтиҗәсе. Шулай да шагыйрь якын күргән апасы йортыннан ашык-пошык кына китеп тә бара алмаган. Каенсардан Кушлавычка барышлый Тукайның Кырлайга тукталганлыгы, остазы Фәтхерахман мулла өендә чәй эчеп чыкканлыгы һәм кордашы Ахун Сабирҗановларга сугылганлыгы билгеле. Хәзрәтнең улы Хәлилрахманны да, Ахунны да ул күрә алмый: болар Арчага каралырга китеп өлгергән булалар. Габдулланың мәрхүм Сәгъди карт йортында булып чыкканлыгына да шикләнмәскә мөмкин. Кушлавычка Габдулланың кайчан — каралудан бер көнме, ике көнме элек — килеп төшкәнен белмибез. Анда аның двор төшерүче Ситдикъка тукталганлыгы гына билгеле. 24 октябрьда иртүк Кушлавычның каралачак егетләре кырпак белән капланган туң юлдан Олы Әтнәгә юл тоталар. Никрутлар бит — атларны каезлап, бик тиз барып җитәләр. Волость управасы янында — мәхшәр! Шулай булмый хәле юк: дүрт волость егетләре карала бит биредә. Үзләре генә биш йөздән артык. Шуңа тагын һәркайсының атасын яисә берәр туганын өстик. Бу әкәмәтне карарга җыелган Әтнә кешеләрен дә кушыйк. Бер якта вак сәүдәгәрләрнең арбалары тезелеп киткән. Арба тәртәсенә асып куелган көянтә үлчәүдә конфет, прәннек, чикләвек, көнбагыш кебек нәрсәләр сатыла. Мәйдан гөж килә. Бүгенгә әле каралырга килүчеләрне исемлек буенча барлау һәм жирәбә алу булачак. Менә бервакыт старосталар үз егетләрен управа баскычы янына җыеп китерәләр. Хәрби писарь чыгып баса. — Фәлән Фәләнов! — Эздич! Фәлән Фәләнов. — Монда! Барлау беткәннән соң, жирәбә башлана, жирәбә дигәне — номер язып бөтерелгән кәгазь. Шуларны кечкенә кисмәк сыман түгәрәк савытка тутырып болгаталар. Каралучы егет калтыраган куллары белән (бәхетле номермы, бәхетсезме булыр!) «кисмәккә» тыгылып кәгазьне ала да писарьга күрсәтә. Тегесе номерын язып алгач кайтарып бирә. Билгеле инде, Габдулланың да исемфамилиясе яңгыраган, ул да «здесь» дип җавап биргән. Ул да кисмәккә тыгылып жирәбә кәгазен алган. Чират номерын гына белмибез... Жирәбә алгач, өйләргә таралалар: шушы авылныкылар — үз өйләренә, ерактан килгәннәр — фатирларга. Төркем-төркем булып оешалар да, мәчет картларыннан һәм мулладан качынган булып, хәмердән авыз итә башлыйлар. Бер кызып алгач, урамга чыгалар, гармунга кушылып очтан-очка җырлап йөри башлыйлар. Мулла да, тәкъва картлар да эчтән тыналар, патша хезмәтенә китүчеләр бит ни әйтсәң дә. Жирәбәдән соң, Габдулла Әтнәдән сигез чакрымдагы Олы Мәң- гәргә барып, Габделвәли исемле кеше өенә төшә. Замандашларының «Габдулла Тукай Мәңгәрдә 5—6 көн торды» дип раслауларыннан без аңа өч сан язылган жирәбә чыкканлыгын чамалый алабыз. Мәңгәрдә ул 5—6 көн тора алмаган, әлбәттә, күп булса, 2—3 кич кунган (ягъни каралуның соңгы көненә кадәр). Әнә шул ике-өч көн эчендә Габдулла өйдә генә ятмаган. Аның мәдрәсәдә булганы, мәчеткә барып та, эчкә үтмичә, сөннәт бүлмәсенең тәрәзә төбендә генә утырып торганы билгеле. Көн саен дип әйтерлек Әтнәгә барып кайткан. Билгеле инде, Тукай — Әтнәдә булсын, Мәңгәрдә булсын — никрутларның да.авыл кешеләренең дә бик тиз күзенә ташланган. Өстендә яңа җәйге пальто, салкын булуга карамастан, аягында шиб- лит, башында кепка. Өсләренә бишмәт яки чикмән, аякларына тула оек белән чабата (итеклеләре бик сирәк) кигән никрутлар Габдулла кебек ыспай, киемле бай малайларына матур күз белән карамаганнар. Мондыйларны үзләре котылып калып та, китәчәкләрне һәйбәтләп сыйламаса, тукмап ташлаудан да тартынмаганнар. Габдулла хакында, әлбәттә, чыш-пыш сүз киткән: — Кем бу? — Кушлавыч хәзрәтенең мәхдүме, ди. — Кит әле, аның солдатка китәрлек малае бармыни? — Юк, бу үлгән хәзрәтнеке, хәзер Уральскида тора, ди. Бик гыйлем егет икән. Әнә шул килеш, Габдулланың мәрхүм хәзрәт мәхдүме булуы, галимлеге, үзен гади һәм табигый тотуы, акыллы күзләренең үткен карашы иң бәйләнчек һәм усал егетләрне дә коралсызландырган. Эчү мәҗлесенә дә аны кыстамаганнар. Килеп-китеп йөрүләре дә аңа хөрмәт күрсәтү, акыллы киңәш ишетү, ара-тирә зарлану, эч бушату өчен булган. Сизгер күңелле Габдулла шушы 2—3 көн эчендә аз нәрсә күрмәгәндер дип уйларга кирәк. Әнә бит, кызып алгач: «Без барсакмы, күрсәтербез без фәлән җирнең патшасына» дип күкрәк каккан арысландай егетләр управа ишегеннән йөзеннән каны качкан хәлдә килеп чыгалар. Солдатка алынмаганнарының исә авызлары колакларына җиткән була. Падиша хәзрәтләренә хезмәт итү теләгенең ничаклы булганлыгын бу ачык күрсәтсә кирәк. Бигрәк тә никрутларның җырлары! Аклы ситса күлмәгемнең Якалары тар икән. Җан алучы Газраил Пернумда бар икән. Әнкәй, мине ник таптың. Ник таптың да ник бактың? Үсеп буйга җиткәненнән. Падишага иик саттың? Дүрт волостьның яше җиткән егетләре, аларның аталары һәм тугантумачалары җыелган Әтнәдә авылдагы социаль каршылыклар да Тукайга бөтен ялангачлыгында, бөтен кискенлегендә ачылып киткән. Бүген без архивның хәрби чакыруга кагылышлы фондын актара башласак, сау-сәламәт булып та, котылып калганнар, яисә алынырга тиешле булмаса да, алынганнар турындагы дистәләгән шикаять кәгазьләренә тап булырбыз. Боларның барысын да нигезле дип санарга ярамый, билгеле. Шулай да тиешле кешеләрне, аерым алганда, комиссия членнарын майлап-җайлап, акча түгеп, гаскәри хезмәттән йолып калу очраклары аз булмаган. 1907 елда исә мондый гаделсезлекләр халыкның аеруча ачуын кабарткан. Чөнки, беренчедән, крестьян хәзер элеккеге крестьян түгел инде. 1905 елдан соңгы крестьян. Икенчедән, Столыпин реформасын тормышка ашырган вакыт бу: кулакка тагын да ныгырга ирек бирелә, хутор байлары барлыкка килә. Ягъни күпчелек белән азчылык үзара пычаккапычак килгән вакыт. Кызып алган никрутларның үзләреннән яки, улы китеп барса, ике кулсыз калачак картлардан әнә шуңа кагылышлы гыйбрәтле сүзләрне Тукай Әтнә һәм Мәңгәрдә аз ишетмәгән, билгеле. Дусты Г. Кариевка «Мин дә менә Казанны вә туган җирем булган Казан ИБРАҺИМ НУРУЛЛИН ф ТУКАЛ арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым» дип язганда ул, ихтимал, әнә шуларны да күздә тоткандыр. Никрутлар тагын болай дип җырлыйлар: Периумның ишекләре Эче-тышы пыяла. Периумга кергән чакта Бөтен тәнем ояла. ’ Артык нечкәләп тормый торган крестьян егетләре дә шундый тойгы кичергәч, юка тиреле, гарьчел Тукайга ни кала?! 26 яисә 27 ' октябрьда ул, салкыннан һәм дистәләгән күз карашларыннан җыерылып, докторларның, терлек-туар алгандагыча, капшау, төрткәләүләреннән кимсенеп, каралу бүлмәсендә күпмедер ямьсез минутлар кичергәч, «ак билет» алып чыга. Шулай булмыйни: бер замандашы әйткәнчә, «иң җитми, буй җитми», бер күзе бик үк сау түгел. Габдулла шулай котылгач, Саҗидә апасын шатландырырга теләп, Каенсарга юнәлә. Тагын берничә көнгә калырга кыстасалар да, күндерә алмыйлар. Апасы аның кулына йон бияләй, аягына киез итек кидереп озата. Әмма соңгысының гомере озын булып чыкмаган: күпмедер вакыттан соң, Казаннан хат килә: сүз арасында Габдулла әлеге киез итекне ничектер яндырганын әйткән. ♦Болгар» номерлары урнашкан йортның парадный ишегеннән (хәзерге Татарстан урамы ягындагы) керәсең дә, укалы картуз кигән швейцар Закирга сәлам биреп, тимер баскычтан өченче катка күтәреләсең. Озын коридор буйлап уңга, ашханә залына таба атла. Өске ягы пыялалы ишегенә барып төртелерсең. Сулга борылып кара. Иң кырый ишек. Өстендә «40» дип язылган дүрткел калай. Шакы. Җавап бирмиләр? Димәк, хуҗасы чыгып киткән. Зарар юк, ач та кер. Чөнки теләсә кем шулай итә. Хуҗаның үз номерын бикләп йөргәне юк диярлек. Иң элек, уң якта, соры одеал ябылган тар гына каты тимер карават күзеңә ташланыр. Кабан күленә карый торган бердәнбер тәрәзә янында кечерәк кенә өстәл булыр. Тәрәзә төбе, өстәл өсте, өстәл асты китап-журнал һәм төрле кәгазьләр белән тулган. Өстәлнең бер кырыенда яртылаш янган шәм тора (электр тогы кайвакыт бетеп тора, күрәсең). Гади генә ике урындык. Тагын нәрсә? Кергәч тә ишекнең уң ягында элгеч бар икән әле. Анда кепка, төймә тишегеннән генә эленгән пальто күрерсең. Бүлмә тар, кечкенә: хәзерге хисап белән әйткәндә, күп булса 8—10 квадрат метр. Атаклы 40 нчы номерның Тукай яшәгән чагындагы эчке күренеше якынча әнә шундый. Шагыйрьнең Казанда төпләнеп калу фикере инде өстенлек алган. Әмма моның өчен ни беләндер шөгыльләнергә, ай саен күпмедер вазифа (хезмәт хакы) китерә торган эшкә урнашырга кирәк. Дөрес, Габдулла Казанга килеп төшүгә үзенә шөгыль дә тапкан. Дөрес булса, ул килгән көнендә үк «Әлислах»ның рәсми редакторы В. Бәхтияровтан газетаның хәле турында сорашып торган. Редакторның «Хәзергә Фатих Әмирхан белән икәү генә алып барабыз, язышырга сүз бирүчеләр бар» дигән сүзенә җавап итеп ул: «Алай булганда, мин сезнең өченчегез булам» дип әйткән. 1907 ел, 30 декабрь тарихлы хатында Тукай болай ди: «Үзем теләп кенә «Әлис- лах»ка хезмәт итәм. Жалованье башка җирдән алам». Бу сүзләрне Габдулла җитди тонда язса да, без биредә ачы юмор ишетәбез: «Әлислах»ка хезмәт итә, жалованьены башка җирдән ала! Тукайның «Әлислах»ка хезмәт итүе шигырь яисә мәкалә биреп бастыру белән генә чикләнмәгән. Ул редакциягә даими хезмәткәр кебек үк килеп йөргән, киңәш-табыш итүдә, материалларны эшкәр түдә катнашкан. Аңа газетаның әдәбият бүлеген алып бару эше тапшырылган. Ләкин... вазифасыз, ягъни хезмәт хакы түләмичә генә. Нишләмәк кирәк, «Әлислах»ның артында калын кесәле байлар тормый. Газетаны аякка бастырыр өчен кирәкле сумма Ф. Әмирхан белән В. Бәхтияровның үзара салышулары, Фатихның шәхси дусларыннан кайбер хәллерәк яшьләрнең ярдәме һәм шәкертләрдән җыел- ф ган тиеннәр хисабына тупланган. с Әмирханның бер хатыннан күренгәнчә, редакциядә бердәнбер 2 кеше, ул да булса газетаның редакторы В. Бәхтияров, 15 сум эш 2 хакы алган. Секретариатка дип билгеләнгән 20 сумны Фатихның эш ф хакы итеп карап булмый. «Мөхәррирләренә (ягъни язышучыларга) _ бер дә түләнми диярлек» дигән сүзләрдән без бик сирәк очракта, = аерым материалларга гына гонорар бирелгәнлекне аңлыйбыз. Нин- 2 ди хисаптан? Секретариатка дип тәгаенләгән әнә шул 20 сумнан. £ Шул ук вакытта чыгып килгән «Әхбар» газетасының хәле исә — а. бөтенләй башка. Бу газета Сөләйман Аитов, Садыйк Галикеев, Әх- * мәтгәрәй Әҗемов, Габделвәли Юнусов, Габделхәмит Казаков кебек 2 Казанның зур байларыннан торган компания акчасына чыгарылган. 2 Әнә шул «Әхбар»ның җитәкчеләре, яхшы гына эш хакы тәкъдим - итеп, Тукайны даими язышучы һәм хезмәткәр итеп эшкә чакыра- * лар. Тукай, башта риза булган кебегрәк күренсә дә, бераздан яңа оешып килә торган «Китап» исемле нәшрият кисәгенә 25 сум айлык = белән экспедитор булып урнаша. Танылган шагыйрьнең, «Әхбар» чакыруын кире кагып, мәдрәсә сабагы алган һәм адрес язарлык русча белгән теләсә кем башкарырлык эшкә керешүенә замандашлары нинди мәгънә бирергә белми аптырыйлар. Габдулла исә, берни булмагандай, дәшми-тынмый эшләп йөри: корректура карый, борын очын тирләтәтирләтә посылка тегә, тартынмый-нитми шуларны почтага күтәреп китә. Еллар үткәч кенә бу мәсьәлә ачыклангандай була. Иптәшләреннән берсенә ул болай дип сөйләгән: «Мине «Әхбар»га чакыралар. Мин анда нәрсә бирсәләр, шуны тәрҗемә итәргә һәм һәр номерга 2—3 йөз юл нәрсә язарга тиешле. Минем русчам Уральскидан килгәндә зәгыйфь иде... Бу фәкать минем үз күңелемдә сакланган, ул вакыт беркемгә дә белдерү ихтималым булмаган бер сер... « Әхбар •га кереп, мин үземне сынатырга бер дә теләми идем». «Уральскидан килгәндә русчам зәгыйфь иде» дигән сүзләрендә вәсвәсәгә бирелеп арттыру бар. Дөрес, русчаны ана сөте белән бергә үзләштерүчеләрдән ул калыша. Әмма татарчага тәрҗемә итү өчен, рус телен генә түгел, бигрәк тә татар телен яхшы белү кирәк ләбаса. «Әхбар»га урнашса, үз бурычын менә дигән итеп башкару гына түгел, бәлки газетаның да күтәрелә, яхшыра төшүенә ул, һичшиксез, сәбәпче булачак иде. Ләкин бар син, сөйләшеп кара аның белән. Бу кадәресен без истәлектән белдек. Мемуарчы Тукай сүзләрен арттырмыйча һәм киметмичә, ничек булган шулай китереп җиткергән тәкъдирдә дә Тукайның сынатудан куркып һәм русча җитәрлек белмәвен сәбәп итеп кенә, «Әхбар»га бармый калуына ышанасы килми. Эчке дөньясын теләсә кемгә ачып салырга яратмый торган Тукайның, тирәнгә керергә теләмичә, теленә килгән беренче җавапны әйтеп ташлау гадәте дә «ниндидер бүтән сәбәп булырга тиеш» дигән фикергә китерә. Нинди сәбәп? «Әхбар» белән бер үк вакытта Тукайга икенче бер тәкъдим дә була. «Әле Оренбургтан да мине чакырып хат килде, — дип яза ул апасы Газизәгә. — «Вакыт» газетасында, «Шура» журналларында эшләргә: 40 тәңкә айга жалованье бирәләр. Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбург язучылары илә газета аркылы бераз чәкәләшеп алган идек». Күрәсең, монда да шундый ук җиңелчә сылтау табылган. Чынлыкта исә Тукай андый чакыруларны кабул иткән Борһан Шәрәф һәм Кәбир Бәкер кебекләрне: Безнең урам аркылы ага суның салкыны; Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны, — дигән сатирик куплет белән тамгалады. Һәм ул китә дә алмый иде. Сәбәбе Фатих Әмирханга язган хатыннан ук күренә: «Монда «Әлислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса, үземнең кальбән сөйгән газета вә идеямә хезмәт итәр идем». Димәк, Тукайны Оренбургка китүдән, барыннан да элек, «Вакыт» белән «Шура»ның политик юнәлешләре тыеп калган. Әнә бит ул, «Әлислах» газетасының программасына туры килә торган үз идеясенә хезмәт итәргә мөмкинлек булса, Оренбургны телгә алып сөйләп тә тормас иде. «Әхбар»га килгәндә, аның «Вакыт»тан уңдарак торганы бәхәссез. Шулай булгач, Тукай ни өчен әле «Әхбар»да эшләргә атлыгып торырга тиеш? Иң яхшысы — «жалованьены бүтән төштән», ягъни экспедиторлыгы өчен Габдрахман Дәүләтшиннан алып булса да «Әлислах»та эшләү. Бар иде беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә чыгып килгән «Урал» газетасы. Хөкүмәт аның яшәве белән килешә алмады. Бар иде Галиәсгар Камал чыгарган «Азат халык» газетасы. Әмма ул да кыска гомерле булды. Бар иде татар эсерларының иске дөньяны җимерергә чакырып шау-шу күтәргән «Таң йолдызы» һәм «Тавыш» газеталары. Алар да җан тәслим кылдылар. Бар иде дилбегәсе Тукайның үз кулында булган «Фикер» газетасы. Ул да тегеләр артыннан китеп барды. Килде бер заман, болар кулыннан төшкән революцион-демокра- тик байракны күтәреп алган бердәнбер газета булып «Әлислах» калды. Әмма аның хәле шәптән түгел. Финанс ягын инде беләбез. Жандарм идарәсе һәм цензура җентекләп күзәтә. Милләтнең үз эчендәге реакцион көчләр төрлечә һөҗүм итәләр. Казан шәһәре ахуны һәм тугыз мулланың имзасы куелып, губернаторга кергән про- шениедән, стилен үзгәртмичә, бер генә өзек китерик: «В г. Казани издается с не давных времен татарская газета «Эль-ислах», сотрудниками каковой является из разных наших училищ, в г. Казани, не прилежные к учению ученики, не удовлетворяющими поведениями; цель которых не есть прогрессивность, а напротив возмущающая». ♦ Әлислах »ның программ мәкаләсеннән без мондый юлларны укыйбыз: «...гыйлем юлларын һәрбер сыйныфка бертигез, ачык итә торган сәяси вә икътисади сәбәпләрне үзләренә максут иткән сәяси хизепләр (ягъни сул партияләр, башлыча социал-демократлар — И. Н.) безнең дусларыбыздыр». Дума эшчәнлегенә күзәтү рәвешендә язылган мәкаләләр циклында Ф. Әмирханның, октябристларны һәм кадетларны тәнкыйть итү белән бергә, меньшевикларга да тел озайтып, большевикларга теләктәшлек белдерүе дә газетаның рево- люциондемократик юл тотуы турында сөйли иде. Карагруһчыл һәм либераль-буржуаз юнәлешле газета-журналлар- ның «Әлислах»ны яманлауларына тукталып тормастан, идея дошманнарыннан берсенең «Бәянелхак» «трибунасыннан» торып әйткән сүзләрен китерик. Ул болай ди: «Әлислах», бәнем хосуси фикеремчә, утлары сачрап чыгып тора торган бер янар дагка — тауга охшыйдыр». Әнә шул рәвешчә, шагыйребезнең «Әхбар»га бармыйча, «Китап» ширкәтенә эшкә керүе, ә төп эш урыны итеп «Әлислах»ны санавы, каләм көчен һәм хезмәтен аңа багышлавы Тукай өчен табигый һәм зарури адым була.