ТАРИХИЛЫК—ФӘННЕҢ ЗАРУРИ ТАЛӘБЕ
Узган чорларны өйрәнгәндә һәр галим күп тармаклы тарих фәненең конкрет берәр ягы белән эш итә. Берәүләребез социаль-иҗтимагый мәсьәләләрне, икенчеләребез тел-әдәбиятны, өченчеләребез гореф-гадәт һәм йолаларны, дүртенчеләребез исә борынгыдан калган эш коралларын, гомумән, матди истәлекләрне өйрәнә. Моннан тыш, тарихның җыр-музы- • История Татарской АССР Рус телендә. Казан. 1968. 57 бит * Амин аль-Хали. Связи между Нялом и Волгой в ХШ—XIV вв Мәскәү. 1962. 21 һәм 38 битләр Бу автор үз аңлатмасында сүз. бәлки. Идел болгарлары хакында барадыр дигән фараз тәкъдим итә Безнен археолог исә аны шебһәсез дөрес хәбәр сыйфатында китерә. • Козин ханлыгы һәм соңрак Казан өязе тср- рңториясенда «Нугай даругасы» днган админи- «тратип берәмлекнең («даруга» — якынча, өлкә) булуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли Кызганычка каршы. Ә Булатовның күптән түгел басылган кечкенә күзәтүен (карагыз «Материалы по татарской дналектологнн» Казан. 1971. 186—190 битләр) исәпкә алмаганда, безнең тарихчыларыбыз татар-нугай »тник монәсәбәтләренә тиешенчә игътибар итмиләр каны, көнкүреш сәнгатен тикшерә торган яңарак тармаклары да бар. Безнең татар тарихы буенча соңгы елларда нәкъ менә шушы өлкәләрдә яңадан-яңа хезмәтләр күренә башлады. Сәнгать белгече Фуад Вәлиевнең «Урта Идел буеның борынгы һәм урта гасыр сәнгате» дигән зур күләмле китабы XXIV — шундыйларның берсе. Ул «Крайның борынгы чор сәнгате» һәм У «Идел-Кама буе болгарлары сәнгате» дигән ике зур бүлектән тора. Сәнгать истәлекләрен тасвирлауга һәм анализлауга багышлан- ган бүлекләрдән тыш. китапта 83 таблица, 700 дән артык документаль рәсем һәм фотоиллюстрация китерелә 2 . Автор бу материалларны озак еллар җыйган, матбугатка бик зур таләпчәнлек һәм пөхтәлек белән әзерләгән. Галим борынгыдан безнең көннәргә хәтле килеп җиткән көнкүреш сәнгате әсәрләрен, дөресрәге, шундый әсәрләрнең сакланып калган аерым үрнәкләрен бик җентекләп тасвирлый, төрле яктан анализлый. Истәлекләрнең үзләрен күзәтү- белән генә канәгатьләнмичә, ул аларның чыганакларын ачыкларга, үсү-үзгәрү юлларын билгеләргә тырыша. Нәтиҗәдә Идел буе болгарларының нинди кабиләләрдән оешуы, кайсы халыклар белән мөнәсәбәткә керүе, кемнәрдән нәрсәгә өйрәнеп, кемнәргә үзеннән «өлеш бирүе» һәм, иң мөһиме, кайсы чорда нинди материаль казанышларга ирешүе яктыртыла. Көнкүреш сәнгате әсәрләре биргән өстәмә мәгълүматларга караганда, төрки телле борынгы болгарлар ул чор өчен югары культуралы сармат-алан кабиләләре, соңрак исә специфик традицияле фин-угорлар, ягъни хәзерге удмурт, мари, мордваларның бабалары белән эзлекле экономик һәм культура мөнәсәбәтләрендә яшәгәннәр икән. Шул рәвешчә. Идел буе болгарларының үзләренә генә хас көнкүреш сәнгате барлыкка килгән. Соңрак исә, дәүләт үсеп, шәһәр мәдәнияте алга киткәч, болгарлар үзләре башка халыкларга йогынты ясый башлыйлар. Фуад Вәлиев борынгы чор болгар сәнгатен шул чакта көньяк далаларда яшәгән хазарлар һәм кыпчакларның тарихы белән тыгыз мөнәсәбәттә карап бик дөрес эшли. Җыеп әйткәндә, китапның беренче өлеше зур мәсьәләләр күтәрүе, аларны киң планда хәл кылырга омтылуы белән аерылып тора. Хезмәтнең икенче өлешендә урта гасыр, ягъни X—XV йөз Идел буе болгарларының, сәнгате тикшерелә. Үз чиратында бу кисәк ике бүлектән тора. Беренче бүлектә монгол яулап алуларына кадәрге дәвер яктыртыла, икенче бүлек Алтын Урда чоры болгар сәнгатенә багышланган. Әйтергә кирәк, бу чорларга караган бай һәм катлаулы материалны автор бик җентекләп, тәфсилләп тикшерә. Бу материаллар белән танышкач, без X—XII йөзләрдә болгар сәнгатенең тагы да үсә төшүен, ә Алтын Урда чорында исә, башка халыклар белән тыгызрак мөнәсәбәткә керү нәтиҗәсендә, байый, камилләшә баруын кү'рәбез. Ләкин шул ук вакытта бу бүлектә безне канәгатьләндереп җиткермәгән урыннар да очрый. Әйтик, Алтын Урда чоры хакында сөйләгәндә Ф. Вәлиев каршылыклы фикерләр әйтә. Бер яктан, ул Алтын Урда империясе составына кертелгән Болгар җирен яңа оешкан гомум дәүләттән, андагы соцн- аль-иҗтимагый үзгәрешләрдән аерыбрак карарга тырыша. Икенче яктан. Болгар калаларының, Алтын Урдадагы башка зур шәһәрләр кебек үк, эре мәдәни үзәкләр булуын танырга мәҗбүр. Минемчә, икенче караш дөреслеккә күбрәк туры килә. Димәк, Болгар сәнгатен Алтын Урдадан аерып, изоляцияләп тору файдасыз. Чөнки материаль тормыш продукты булган көнкүреш сәнгате, милли-этник фактор булудан бигрәк, социаль, политик һәм идеологии шартларга бәйле. Ә XIII йөздә, барыбызга да күптәннән мәгълүм булганча, Көнчыгыш Европада катлаулы үзгәрешләр барлыкка килә: монгол яулап алулары нәтиҗәсендә күп илләрнең политик һәм этник карталары үзгәрә. аларның социаль-экономик төзелешләрендә дә яңа мөнәсәбәтләр урнаша. Димәк, авторның «Яулап алу (ягъни монгол яулап алуы — М. Г.) Болгар җиренең феодаль төзелеш нигезләрен үзгәртмәде...» дип расларга тырышуы (135 бит) фәнни караш була алмый. Икенчедән, XIII—XV йөзләрдә Болгар җиренең Урта Азия, Иран. Кавказ, хәтта Ерак Мисыр яклары белән культура мөнәсәбәтләре шактый төгәл карала. Бу — дөрес. Ләкин шул чордагы Урта Иделне дәүләт үзәге булган Түбән Иделдән, Болгар җирен Алтын Урдадан аерып карау һич тә тарихилык принцибына сыймый. Чөнки Болгар белән Урта Азия арасында кәрваннар гына йөргән. Мисырга исә кыю сәүдәгәрләр һәм сирәк сәяхәтчеләр генә барып кайткан, ә Түбән Идел белән Болгар җире 200 елдан артык бер дәүләт составында торган. Өстәвенә. Урта Иделда да. Түбән Иделдә дә кардәш халыклар яшәгән. Димәк, бер дәүләт эчендәге бу ике өлкәне бер-береннән аерып карау һич тә акланмый. Дөрес, кайбер авторлар Болгар җирен ХШ—XV йөзләрдә дә мөстәкыйль ил сыманрак итеп күрергә телиләр. Теләкләренә реаль төс бирер өчен, гарәп чыганакларыннан Дунай болгарлары хакындагы хәбәрләрне йолкып алалар да Идел буена күчереп куялар. Мәсәлән, шундый карашны бик тырышып алга сөрүче археологларның берсе 1330—1331 елларда 17» (димәк, XIV гасырда) Ибне Фазлан сүзләренән таянып, «болгар ханының» Мисырга илче җибәрүен әйтә3 . Чынлыкта монда без белгән Ибне Фазланның бернинди катнашы юк. Югарыдагы хәбәр XIV гасырдан соң яшәгән гарәп язучысы Ибне Фазлуллаһ хезмәтеннән алынган. Һәм анда сүз болгар һәм серб патшасының илчелеге һәм аның госманлы төрекләр белән көрәше хакында бара 4 . Ф. Вәлиев тә шушы хәбәрне Идел буе болгарлары хакындагы факт сыйфатында кабатлый, Алтын Урданың бер өлеше булган XIV йөз Болгар җирен ерак чит дәүләтләр белән турыдан-туры политик мөнәсәбәттә яшәгән мөстәкыйль илгә әйләндерә. (136 һәм 197 битләр.) Бу мәсьәләдә сүзне артык сузмас өчен, безнең замандаш галимнәрдән шуны сорыйсы килә: Алтын Урда дәүләтендәге һәр политик вакыйганы эзлекле рәвештә күзәтеп, теркәп барган рус елъязмаларында XIII—XV йөз Болгар җиренең политик мөстәкыйльлеген раслаган системалы берәр хәбәр бармы? Юк Әгәр булса, Ибне Фазлуллаһтан, Ибне Фазлан, һәм тәмам славянлашкан Дунай болгарларыннан татар бабалары ясамас идек. Ни өчен болай килеп чыга соң? Минемчә, вак-төяк сылтауларны читкә куеп, төп сәбәпне политик тарих белән этник, ягъни «милли» тарихны бутаудан, хәтта буташтырудан эзләргә кирәк. Гадирәк итеп әйткәндә, безнең кайбер тарихчыларыбыз Алтын Урдада гел илбасар ханнарны гына күрәләр (әйтерсең лй анда изелүче халык массалары юк!). Болгар җирендә исә бары «үз бабаларыбызны» гына табалар (гүяки монда «үз» изүчеләребез булмаган!!). Әлбәттә, мондый алымны, гәрчә ул нинди генә формада чагылмасын, тарихи эзлеклелек дип атап булмый. Әгәр китап авторы кыеклап та. турылап та шундый бәхәсле карашны алга сөрмәсә, X—XII йөз өчен үзара якын һәм кардәш дип икърар кылынган «половец» кыпчаклары белән болгарларны (108 бит) чак кына соңрак, ягъни Алтын Урда чорында үзара каршы куеп тормас иде (192 бит). Бу исә авторны тагын да тирәнрәк каршылыкка китергән. Мисал өчен, китаптан өзекләр алыйк «Степное искусство кыпчаков не могло привнести что-либо существенное в высокоразвитое художественное творчество булгар, как и в целом в их культуру» (192 бит). «Җирле патриотизм» принцибыннан чыгып, бу фикер белән килештек тә, ди. Ләкин Ф Вәлиев алга таба әлеге фикерне тагы да үстерә төшә, тик шунда ук буталып кала: «Степная культура кыпчаков не могла оказать не только на искусство, но и в целом па культуру булгар какого-либо серьезного воздействия, за исключением их языка — государственного языка Улуса Джучн» (200 бит. Курсивлар минеке — М. Г.). Күрәсез, бу катгый фикердә, беренчедән, гомум культураның зур өлеше булган әдәби тел сәнгатькә каршы куела; икенчедән, феодаль җәмгыятьтәге әдәби тел белән халык теле дигән төшенчәләр буташтырыла. Урта гасырларда — натураль хуҗалык хөкем сөргән җәмгыять таркаулыгы чорында — тар даирәнең әдәби телен киң халык массаларына бернинди декрет, бернинди ярлык белән дә тарату мөмкин булмаган. Бары җанлы кешеләр аралашу, кардәшләшү, этник берләшү һәм, иң мөһиме, бер нигездәге дәвамлы җитештерү мөнәсәбәтләренә керү нәтиҗәсендә генә халык теле үзгәрә алган, һәм борынгы болгар теленең кыпчаклашу процессы. әгәр тагы да иртәрәк булмаса, XI гасырдан башланып, XVI гасырга кадәр дәвам иткән. Димәк, кыска вакытлы этнолингвистик «шартлау» нәтиҗәсе түгел бу. Шуңа күрә, этногенез кебек катлаулы мәсьәләләргә кагылганда, телне бер киштәгә, материаль культура элементларын бөтенләй башка шүрлеккә куярга ярамастыр. Китап авторы, Кавказ. Иран, Мисыр архитектураларына сәяхәт ясау белән бергә (мондый сәяхәтләр дә. һичшиксез, кирәк), күрше халыклардан нугай һәм каракалпак, башкорт һәм үзбәкләрнең көнкүреш сәнгатьләренә дә игътибар белән карарга тиеш иде. Автор шулай ук Болгар җиренең әлеге шәрык илләре белән мөнәсәбәте әллә нинди «һава күпере» аша түгел, ә дәүләт үзәге булган Түбән Идел һәм, гомумән, киң кыпчак сах- ралары, шундагы зур-зур шәһәрләр аркылы барганлыгын да онытмаска тиеш иде Шулай иткәндә, .хезмәттә көньяктагы кардәш халыкларны санга сукмау тенденциясе сизелмәс иде Ихтимал, татарларның борынгы көнкүреш сәнгатендә күчмә халык сәнгате элементлары чыннан да аз саклангандыр. Бик ихтимал («ихтималны» болай кабатлау юкка түгел. чөнки Алтын Урда чоры кыпчакларының төп варислары булган нугайларның сәнгате, мәсәлән, җитәрлек дәрәҗәдә тикше релмәгән бит әле)5 . Ләкин мәсьәләне «кыргый» һәм «мәдәни» халыкларны каршы кую юлы белән түгел, бәлки материаль шартлар, дөресрәге. тарихи-географик шартлар белән дә аңлатырга кирәк иде. Чөнки көнкүреш сәнгате көнкүреш әйберләре, эш кораллары белән генә бергә яши ала, алар белән бергә үзгәрә. Утрак тормышлы болгар кешесе агач йорт, ташпулат һәм чана белән урагын төрлечә сырлап бизәгән. Күчмә кыпчак та киез тирмәсен, ияр-өзәңгесен һәм камчысын төрлечә күркәмләгән. Туган иленнән сөрелгән болгар кешесе, үзе белән бергә, агач йортын өстерәп китә алмаган. Урта Идел буена килеп утырырга мәҗбүр ителгән көньяк кыпчагы да киез Тирмәсе белән саубуллашкан, чөнки биш-алты ай салкын көз, карлы кыш хөкем сөргән җирләрдә киез өй кулай түгел. Шуңа күрә бу якларда күчмә тормыш элементлары археологик казынулар вакытында күпләп табылмаса, артык гаҗәп түгел. Нәкъ шушы төштә укучының: «Бу якларга кыпчаклар бәлки, чыннан да, бөтенләй килмәгәндер?» — дип соравы бар. Мондый шөбһәгә, баксак, Ф. Вәлиев үзе дә каршы икән: «...на покинутых булгарами землях массами оседали кыпчаки, приток которых ■особенно усилился в середине XV в. после образования Казанского ханства и появления кыпчакскотатарских дружин золотоор- дынца УлуМухаммеда» (193 бит. Курсив минеке — М. Г.). Шул ук вакытта китерелгән бу озек авторның үз концепциясен дә нигездән җимерә. Әгәр XV йөздә кыпчаклар Урта Иделгә күпләп (масса рәвешендә!) килгән икән, ул вакытта тел үзгәрүне бары «дәүләт теле», ягъни әдәби тел тәэсиренә кайтаруның һич тә кирәге калмый бит. Бу — бер. Икенчедән. элекке Болгар дәүләте җиренә кыпчакларның күпләп утыруларын бары хәрби вакыйгалар, ягыш Казан җире мөстәкыйль дәүләт булып формалашкан чактагы тәхет яулап алу фактлары белән генә чикләп, автор тагы бер кат методик ялгыш ясый. Чөнки болай эшләп, ул Казан ханлыгы аерымланып чыкканга кадәрге 200 елны — Урта Идел белән Түбән Иделнең бер дәүләт составында уздырган ике гасырын бөтенләй «онытып» җибәрә. Хәлбуки, халыклар белән халыкларның аралашуы, якынлашуы сугыш- ызгыш шартларында түгел, бәлки солых, тыныч хезмәт хөкем сөргән чорда гына мөмкин. Бу — элементар хакыйкать. Шуңа күрә ф Вәлиевнең өченче методик ялгышы өлкәдәге кыпчак телле хезмәт ияләрен тарихтан берничә гасырга бөтенләй сызып ташлап, Олугмөхәммәтнең бер төркем сугыш чукмарлавы алдында «тез чүгүеннән» гыйбарәт. Мондый ялгышлыкларны ничек аңларга соң? Минемчә, беренчедән, автор этногенез мәсьәләләрен яктыртуга теоретик әзерлексез рәвештә алынган (күптән шушы тирәләрдә йөрсә дә. үзе нигездә архитектура, сәнгать белгече бит). Шуңа күрә ул гыйльми әдәбиятта яшәп килгән ике капма-каршы теорияне — иҗтнмагый-полнтик обстанов- каны игътибарга алмаган, этногенез мәсьәләсенә бары этнографик планда гына караган «саф болгарчылык» белән халык язмышын бары политик тарих күзлегеннән генә яктыртучы «саф кыпчакчылык» теорияләрен механик рәвештә кушудан ары уза алмаган. Икенчедән. Ф. Вәлиев үзе тикшерә торган объектларга нигездә бердәнбер этногенез яссылыгыннан карау белән чикләнә, бөтен материалны «бабаларыбыз кем?» дигән сорауга җавап формасында оештыра. Көнкүреш сәнгатенең конкрет тарихи, географик, материаль, экономик һәм политик шартларда ничек үсүе, үзгәрүе кебек тирән фәлсәфи мәсьәләләргә җитәрлек тукталмый. Сәнгать әсәрләренең социаль табигатен аңлата торган «заказчы һәм башкаручы», «иҗат итүче һәм файдаланучы» кебек проблемаларга да ул бары тик узып барышлый, өстән-өстән генә кагылгалый. Уйлавыбызча, Казан татарлары, башка халыклар кебек үк, төрле кабиләләр, этник группалар керешүдән барлыкка килгән тарихи халык, яңарган һәм яңара баручы халык. Гадирәк итеп әйткәндә, анабыз болгар, атабыз кыпчак, яки киресенчә («кода-кодагыйларыбызның» берсе мари, икенчесе удмурт булса да бик табигый). Шул ук вакытта ул әбибабаларыбыз политик тарихның караңгы тыкрыкларында. кашлы мәйдашшрында кыска вакытлы очрашулар нәтиҗәсендә түгел, бәлки гомер-гомергә, гасырдан-гасырга сузылган һәм производство мөнәсәбәтләре нигезендә ныгытылган тормыш нәтиҗәсендә генә безне барлыкка китергән. Шуңа күрә, берсен зурлап, икенчесен хурлаган төсле аларны «күчмә» яки «утрак» дип каршы ку ярга хакыбыз юк. Ниһаять, эзлекле булсак, X— ХШ йөз болгарлары үзләре дә бит VH—VIII гасыр күчмәләреннән утраклашкан. Дөресрәге, конкрет тарихи-географпк картларда утрак тормышка күчәргә мәҗбүр булган. Бәс, болгар һәм кыпчак сәнгате- ■ең аермасын күчмәлек һәм утраклыктан түгел, бәлки мөмкинлектән һәм ихтыяҗдан эзләргә иде. Менә шуңа күрә XI йөздән башлап өлкәдә күренә башлаган кыпчаклар да, соңрак килүчеләре дә (тик ни өчен «та- тар-монгол гаскәре составы» белән генә чикләнергә?!) яңа шартларда материаль тормышларын үзгәртергә мәҗбүр булганнар. Дөрес, яңа ватанда артык кирәге калмаган тирмә, ияр кебек күчмә тормыш әйберләренең сәнгать элементлары бөтенләй үк юкка чыкмаган, ләкин алар агач йортка, таш бинага, чана—арбага үзгәреп, яңа материалга яраклашып күчкән, тора-бара бөтенләй танылмаслык хәлгә килгән. Нәкъ менә шушы күчүне, үзгәрүне аныклау һәм аңлату сәнгать белгеченең бурычы да инде! Шул ук вакытта сәнгать әсәрләре барлыкка килүдә, яшәүдә, югарыда әйтелгәнчә, «заказчы һәм башкаручы» мәсьәләсе дә бар. Китап авторы үзе үк икърар иткәнчә, өлкәгә бер дәвердә кыпчаклар (дөресрәге, аларның мәгълүм өлеше) җиңүчеләр сыйфатында килгән, ягъни хакимлек итүчеләргә әверелгән булып чыга. Гәрчә Ф. Вәлиев аңлатуында бик гадиләштерелгән булса да, гомумән, бу — дөрес караш. Әгәр шулай икән, ул чакта заказчы-потребитель. ягъни хуҗа таләбендә. аның традицион зәвыгын да онытмаска кирәк иде. Димәк, сәнгать белгеченең төп бурычы булган аныклау мәсьәләләренә килгәндә, гел этник факторлар белән генә чикләнергә ярамый. Әмма ул факторларга бер кагылдың икән, эзлекле тарихилык принцибын да саклау зарури. Җыеп әйткәндә. Ф. Вәлиевнең фактик материалга — сәнгать материалына — гаҗәп бай хезмәтенең зур кимчелеге, шул бай материалны бер генә максатка — этник тарих максатына буйсындырып бирергә омтылуында. Әйтерсең лә узганны өйрәнүчедән гел этногенез мәсьәләләрен ачыклау таләп ителә! Ә бит сәнгать әсәрләренең этник тарих кысаларына сыймый торган яклары да бик күп. Менә шуңа күрә тарихның ерак дәверләрен тикшерүче галимнәр, язма истәлекләрне дә өйрәнүне туктатмыйча, материаль культура калдыкларына күбрәк мөрәҗәгать жтәргә тиешләр. Чөнки матди культура истәлекләре, шул исәптән көнкүреш сәнгате әсәрләре дә, безгә борынгы кешеләрнең эш кораллары, хезмәт объектлары белән танышырга ярдәм итә. Ә хезмәт объектлары ис» төрле социаль катламнар арасындагы мөнәсәбәтләрне төгәлрәк аңларга булыша. Моннан тыш көнкүреш сәнгате әсәрләрен тикшереп, без борынгы кешеләрнең зәвыгы, бу зәвыкның үсү, үзгәрү үзенчәлекләре, чыганагы һәм нәтиҗәләре хакында да фикер йөртә алабыз. Бер җәмгыятьнең көнкүреш сәнгате өлкәсендәге зәвыгын аңлау аның, әдәбият, музыка өлкәләрендә дә казанышларын күзалларга мөмкинлек бирә. Бу истәлекләр шулай ук идеологии процессның төсмерләрен дә чагылдыра. Ниһаять, көнкүреш сәнгате истәлекләре теге яки бу җәмгыятьнең нинди экономик халәттә яшәвен — прогресс кичерүен, яисә торгынлык хәленә төшүен яктырта. Фуад Вәлиев җыйган фактларның әһәмиятен бары теоретик күзлектән генә бәяләү, минемчә, бер яклы булыр иде. Бу хезмәттә- бирелгән материалларның практик әһәмияте дә зур. Аларны бер тарихчылар гына түгел, хәзерге практик сәнгать белгечләре бүгенге архитектура, бүгенге театр, бүгенге ювилерлык өлкәләрендә дә файдалана алырлар иде. Бу. һичшиксез, кирәкле һәм файдалы китап. Үз өлкәсендә — сәнгать өлкәсендә — гаҗәп бай китап. Ниһаять, зур хезмәт, искитәрлек тырышлык нәтиҗәсендә генә дөньяга килгән китап. Ул уйландыра, бәхәсле хисләр уята, ә бәхәстә, мәгълүм булганча, хакыйкать туа. Бәлкем, югарыдагы кырыс хөкемнән соң мондый җылы сүзләрне уку кайберәүләргә сәеррәк булып тоелыр. Ләкин монда бернинди каршылык юк. Мин меңләгән-меңлә- гән музей-архив материалларын актарып, күз нурларын түгә-түгә, йөрәк канын сау- дырасаудыра, аларның серләрен ачкан, өлешләрдән бөтенне тергезгән, бүгенге укучыларны атабабаларыбызның зәвыгы белән таныштырган сәнгать белгече Фуат Вәлиев- не тәкъдир итәм — мактауга лаек олы хезмәт башкарган ул. Ләкин бер яклы гына каралган материаллар нигезендә зур теоретик йомгакларга дәгъва итүче, мәгәр элементар логик каршылыклардан уза алмаган тарихчы Вәлиев тәнкыйтькә лаек, чөнки узганны өйрәнгәндә нәтиҗәләр изоляцияләнгән бер төр фактларга гына түгел, ә төрле характердагы фактлар комплексына һәм эзлекле тарихилык принцибына нигезләнергә тиеш.