Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ СОҢГЫ РӘСЕМЕ

Бу рәсем 1913 елның 14 апрелендә Клячкин больницасында төшерелгән Игътибар иткәнегез бардыр, шагыйрь иҗатына багышланган төрле китапларда һәм җыентыкларда ул еш очрый. Тик һәркайда диярлек Габдулла Тукай узе генә, баш очында утырган дусларыннан башка гына була. Ә дуслары аның — һәммөбез өчен дә кадерле кешеләр .. Халкыбызның атаклы артисты Габдулла Кариее, күренекле язучы һәм галим Фатих Сәйфи-Казанлы. журналист Шиһап Әхмәров (сулдан уңга). Алар Г. Тукайның больницадагы соңгы көннәрен күргәннәр, аны соңгы юлга озатуда катнашканнар. Менә шуның өчен дә, ерак еллар хатирәсе буларак, бу рәсемне яңадан укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Беренче- тапкыр ул «Яңалиф» журналының 1927 елгы 3 санында басылган. Биредә шуның фо- токүчермәсе бирелә.