ШАГЫЙРЬНЕҢ ОНЫТЫЛМАС ОБРАЗЫ ИСТӘЛЕК
Тукайның замандашлары, шагыйрьне белгән кешеләр бәхетле: алар аны әдип, ялкынлы публицист буларак кына түгел, аңа гына хас булган кешелек сыйфатларын да, аның күңел тираилеген дә күргәннәр. Газетаның чираттагы санын чыгарып йөргәне дә, шатлыклы, кайгылы һәм ачулы чаклары да еле дә аларның күз алдында. Икенче берәүләр Тукай белән, аның иҗаты белән китаплары, зур тәэсир көченә ия булган әсәрләре аша таныштылар һәм шагыйрь аларның бөтен гомер буена иң якын дустына әверелде. Ә мин Тукай турында башлап әнием Газизә Мөхәммәтгариф кызы Зәбирова (кыз чагындагы фамилиясе Тукаева) сөйләвеннән белдем. Ә ул — Габдулланың бертуган апасы. (Укучылар, әлбәттә, беләләр: Тукайның олы апасы Газизә дә Кушлавычта туа, Габдулла кебек үк, әмма ике ел элегрәк Уральск шәһәренә килә һәм Галиасгар Усманов семьясында тәрбияләнә.) Әлбәттә, мин Тукайның үзен хәтерләмим, ул Уральскида вакытта мин бик кечкенә булганмын. Шулай да, бала чакта ук, әнием һәм абыйларым сөйләве буенча, шигырьләр чыгаручы, яман кешеләрне дошман күрүче, тыңлаучан балаларны бик ярата торган туганнан туган абыем бар икәнен белә идем. Ул язган шигырьләр белән таныш түгел идем әле, алар белән укый-яза башлагач кына таныштым. Шунысын ачык хәтерлим бу абыйның Уральскида түгел, ниндидер бер зур шәһәрдә яшәвенә бик гаҗәпсенә идем. Соңрак, азрак үсә төшкәч, аның шигырьләрен укый ала башлагач, мин абыем белән горурлана идем. Дөресен әйтергә кирәк, бәлки мин Тукайның шигырьләрен аңлап та бетерә алмаганмын, әмма шагыйрьнең минем әнинең туган энесе, ә минем өчен абый булуы күңелгә бик хуш килде. Мин бу дәү абый турында сөйләвен таләп ител, әнине аптырата башладым. Ә әни Габдулла энесе турында, аның тормышындагы вак-төяк, тадәти вакыйгалар, хәлләр турында (минем өчен алар гадәттән тыш булып күренә иде) сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Мин йотлыгып тыңлыйм. Мәсәлән, шундый вакыйга турында сөйләве хәтеремдә: мин туганда (1907 ел), абыйларым Вәли белән Галигә 8 һәм 6 яшь булган. Алар Габдулла абыйга сөенче алырга йөгергәннәр. Ул вакытта Тукай Камил Мотыйгый (Техфәтуллин) типографиясендә эшләгән. Әмма абыйларым Габдулланың Газизә аласы кызмы, малаймы тапканын әйтергә онытканнар, бар белгәннәре шул булган: «Сөенчегә нәрсә бирәсең?» Тукай еларга, әлбәттә, сөенчегә илле тиен көмеш чыгарып биргән, әмма сеңелесеме, әллә энесеме дөньяга килгәнен бары тик кичен генә, безгә өйгә килгәч кенә белгән. Аннары минем абыйлардан бик озак келеп йөргән, мин хәзер, мәзәгрәк тоелса да, шулай дип әйтә алам: Габдулла абый мине күргән, ә мин аны юк (тиздән ул Уральскидан Казанга китеп барган). Әни, абыйларым Вәли белән Гали, Әхмәтша учитель, Бәдри абзый, Алты-биш Сапый һем башка кешеләрдән ишеткәннәрем турында укучыларга кайбер нәрсәләрне әйтеп китәсем килә. Т Тукай белен Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин) дус булып яшәүләре, үзара яхшы мөнәсәбәттә булулары, уртак максатка юнәлдерелгән эш белән шөгыльләнүләре укучыларга яхшы билгеле. Шулай да Габдулла аның кул астында эшли. Типография хуҗасы Камил Төхфәтуллин эшчеләрне кыерсыта башлагач, Тукай аларны яклап чыга. Ә Камил Төхфәтуллин Габдулланы типографиядән китәргә мәҗбүр итә. Әнием сөйләве буенча, Тукай моны бик авыр кичерә, әмма үзен горур тота: «Аңардан бүтәнне көтәсе дә юк иде, ул бит үзе турында гына уйлый, башкаларда аның эше юк»,— ди. Әнием дә моңа нык борчыла, бигрәк тә, Тукай аңа Уральскидан Казанга китү теләген белдергәч, тәмам кайгыга төшә. Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: Тукай яшь булса да, үзе ачлы-туклы яшәсә дә, әледән-әле безнең гаиләгә ярдәм иткәләгән. Габдулла үзенең Уральскидан китәргә нияте барлыгын әйткәч, әни бөтенләй коелып төшә, әйтерсең ул аны бүтән беркайчан да күрмәячәген алдан сизенә. Энесе әнине тынычландырырга тырыша, безгә, берсеннән-берсе кечкенә балаларга, күрсәтеп: «Апа, кайгырма, үзем белгәнне аларга бирермен, алар чын кешеләр булып үсәрләр»,— ди. Әни матур итеп, кызыклы итеп сөйли белә иде. Без зур үскәч тә аның сөйләгәннәрен тыныбызны чыгармыйча, йотлыгып тыңлый идек. Бик табигый: ул үзенең энесе белән горурлана, аңа авыр чакларда бик нык борчыла иде. Шунысын да әйтергә кирәк: кечкенә Габдулланың Усмановлар гаиләсенә килүе дә аның ярдәмендә ■булган. Ул гел Габдулланы сагынып, аны еш исенә төшергән. Шуның тәэсирендә Усмановның хатыны—шагыйрьнең әтисе ягыннан апа тиешле кеше — Газизә апа (ул әни белән адаш) һәм Усманов үзе дә Габдулланы Уральскига китерергә дип килешкәннәр. Галиасгар абзый яхшы гына хәлле, кешелекле кеше булган, тормышның кыенлыкларын күп күргән Габдулла абыйның Уральскига килүен бик хуп күргән. Шактый еллар узгач та безгә: «Тукайның Уральскига килүе аны бала чакта ук кабергә керүдән саклап калган»,— дип сөйли торган иде. Аның уйлавынча (моның нигезе дә юк түгел), Габдулла Кырлайда вакытта ук үпкә чире белән авыру булган. Ураль- ■скида яшәгән вакытта чир тукталып торган, соңрак кына үзен сиздерә башлаган. Эш шунда: Кырлайда кечкенә Габдулла яшәгән Сәгъди абзый гаиләсендәгеләрнең 'барысы да шушы авыру белән дөнья куйганнар. Тукай һаман да алар белән яшәгән булса, мөгаен, Кырлайда ук үлгән булыр иде. Уральскига күчеп килгәннән соң, кечкенә Габдулла турында кайгырту өлешчә әни җилкәсенә төшә. Мин моны әйтү белән әнине әллә кем итеп күтәрергә теләмим, әмма шунысы бар: нинди хатын-кыз ятим энесе турында кайгыртмас, аның язмышы өчен борчылмас икән. Ә безнең өни бик тә яхшы күңелле, авыр сүз әйтмәс кеше, Галиасгар абзыйның хатыны, әнинең адашы Газизә апа, аның кызлары Фатыйма һәм Зөһрә белән бергә, кечкенә Габдулланың ятим малай түгел икәнлеген аңлата, ул үзен сау-сәламәт, көр күңелле тоеп яшәсен өчен тырыша. Әни өй җыештыра, керләр юа, ашарга әзерли, энесен карый, хәтта Габдрахман Зәбировка (минем әтигә) кияүгә чыкканнан соң да аңа мөмкин кадәр ярдәмен дәвам итә. Әни кечкенә Габдулланың табигатьне бик яратуын искә ала иде. Ә Уральск тирәсендә табигать бик матур. Шәһәр Урал һәм Чаган елгалары уртасына урнашкан, тирә-ягында урман, җиләк-җимеш бакчалары, болыннар, ә арырак — зәңгәр офыкка барып тоташкан дала. Минем уемча, соңрак язылган күп кенә шигырьләре дә аның Уральск шәһәре тирәсендәге гүзәл табигать тәэсирендә туган булырга тиеш. ■Еллар узгач, инде Казанга күчеп килгәч язган шигырьләрендә ул, мөгаен, Урал елгасы ярында яки урман буенда күргәннәрен сурәтләде: Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә; Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә. Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм ялан; Китте инде кап-кара, каплап ята торган чапан. Тын гына аткан, ялыккан тан буенча кан катеп, Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле казге күк. Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, лаләләр; Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр. Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене Күктә аккошлардай ак, күчмә болытлар теркеме. Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак >ңәйге таң; Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң. Г. Тукайның «Кечкенә генә бер көйле хикәя* исемле әсәре барыбызга да яхшы таныш. Бу әсәрнең язылу тарихы да кызык кына. Ул заманда Уральскида безнең ерак туган тиешле кешеләрдән ирлехатынлы Сафый белән Фатыйма яшәгән. Тукай аларга еш кына барып йөри торган булган һәм, аларның тормышын күреп, бии борчылган. Көннәрдән бер көнне Габдулла әни янына килгән дә әнә шул шигырьне укыган. Әлбәттә, әни әсәрдә кемнәр Турында сүз барганын шундук белеп алган, һәм, кәефе кырылып: «Кем язды моны, синме, Камилме?» (Камил Мотыйгый турында сүз бара) — дип сораган. «Камил аларны белми бит,— дип җавап биргән Тукай.— Ә мин аларга барып йөрим. Рәтләнмәсләрме, дим». Чыннан да, yrf аларны килештерергә тырышып караган, әмма максатына ирешә алмаган. Шуннан сон инде бу әсәрен бастырып чыгарган. Ә өни озак вакытлар моның өчен Габдуллага үпкәләг? йөргән. Шуны әйтеп үтим: Тукай яшьтән ук әхлак мәсьәләсенә бик җитди караган. Мәсәлән, ө-м янына бер күрше кызы кереп йөри торган булган. Төскә-биткә чибәр генә булса да, үз-үзен тотышы мактарлык түгел икән. Габдулла да аны бездә еш кына очрата. Кем белә, бәлки кызның Тукай белән дуслашасы килгәндер: бер көнне ул әнидән: «Нигә энең минем белән сөйләшми, теле юкмы әллә аның?* — дип сорый. Әни аның сүзләрен Габдуллага җиткерә. «Үз-үзен тотышын яратмыйм мин аның,— ди Тукай.— Җилбәзәк. Сөйләшер сүз юк аның белән минем». Әни Тукайны кыюсыз, гомумән, аз сүзле ди торган иде. Әмма, берәр нәрсә аны дулкынландырса, ул җанланып, сүзчәнләнеп китә торган булган. Бигрәк тә шигырьләр укырга, халык җырлары, әдәбият турында сөйләшергә яраткан. Ун-унбер яшьләр вакытында әнигә сер итеп кенә: «Апа, мин барлык җырларны да белем, мин белмәгән җыр юк»,— ди икән. Еллар уза, Тукай атаклы шагыйрь булып үсә. Безнең гаиләдә аның белән горурланалар. аның яңа шигырьләренең күбесен яттан өйрәнәләр. Ә әни аның тормькиын- дагы һәр яңалыкны безгә сөйли торган иде. Аның шигырьләрен дә, югарыда әйткәнемчә, мин иң башлап әнидән, туганнарымнан ишеттем. Хәтеремдә: алар миндә зур тәэсир калдырдылар. Ә инде үсә төшкәч, алардагы фикерләрне бөтен тирәнлеге белән, һәрьяклап аңладым. Хәзер дә (миңа инде алтмыш яшьтән ашып китте) аның иҗатындагы дәртле омтылышка, илһамландыргыч көчкә, якты талантына сокланып туя алмыйм. Тукайның «Пар ат». «Шүрәле», «Туган илемә». «Туган тел» һ. б. әсәрләрен дулкынланып, кабат-кабат укыйм. Халык белән бергә сулаган, аның арасында яшәгән, халыкның үз улы булган Тукай безнең арада үз замандашыбыз булып яши, аның әсәрләре һаман да укучыларга рух һәм ләззәт бирә.