РУХИ ТУГАНЛЫК
Татар әдәбияты һәм культурасы әле революциягә чаклы ук үзбәкләр арасында гына түгел. Урта Азиядә һәм Кавказда, хәтта Көнчыгыш Төрке- станда яшәүче халыклар арасында да киң таралган була. Үзбәк, казакъ, тәркмән, кыргыз һәм уйгурлар белән чагыштырганда, татар интеллигенциясе алдынгы рус әдәбияты һәм Көнбатыш культурасы белән иртәрәк таныша. Рус һәм Көнбатыш культурасы тәэсирендә татар телендә яңа газета һәм журналлар чыга башлый, беренче театр труппалары оеша. Урта Азия һәм Казагыстан әдипләре Көнбатыш Европа һәм рус культурасы казанышлары белән беренче чорда татар әдәбияты аша танышалар. Бу багланышта егерменче гасыр башында Россиянең әһәмиятле культура һәм политик үзәкләреннән саналган Казан шәһәре зур роль уйный. Казанның интернациональ миссиясе хакында Герцен 1836 елда ук инде үзенең «Провинциядән хатлариында телгә алып уза. Төркестанда тарала торган китапларның күп өлеше Казанда басыла. Революциягә кадәр татарлар чыгарган «Вакыт», «Тормыш». «Йолдыз», «Сүз» кебек газеталар, «Аң», «Ак юл», «Шура» кебек журналлар Урта Азия укучыларының игътибар үзәгендә булып киләләр. Үзбәк әдәбиятын һәм вакытлы матбугатын үстерүдә алар зур роль уйный. Вакытлы татар матбугаты битләрендә даими рәвештә прогрессив язучылардан Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан һәм башкаларның шигырьләре, хикәяләре, публицистик мәкаләләре басылып килә. Әлеге татар язучыларының әсәрләре, шулай ук Көнбатыш һәм дөнья әдәбияты классикларының татарча газета-журналларда басылган үрнәкләре белән танышу үзбәк әдәбиятының башка милли әдәбиятлар белән багланышка керүен тизләтә. Татарларны һәм төрки телле башка милләт укучыларын дөнья әдәбияты казанышлары белән таныштыруда Оренбургта чыккан «Шура» журналы аеруча зур эш башкара. Аның битләрендә иҗтимагый-политик һәм фәлсәфи-эстетик мәкаләләр, төрле тарихи чорларда яшәгән алдынгы карашлы фикер ияләренең әсәрләре басыла. 1908—1917 еллар эчендә журнал үзенең укучыларын Кантимер, Ломоносов, Державин, Карамзин. Жуковский, Батюшков, Крылов, Пушкин, Грибоедов, Лермонтов, Кольцов, Гоголь, Гончаров. Тургенев, Островский, Толстой, Чехов, Горький һәм шулай ук Сен-Симон, Жан-Жак Руссо. Хафиз. Руми, Хәйям, фозули, Нәвои һәм дөнья әдәбиятының башка классиклары белән таныштыра. Журнал битләрендә, моннан тыш. төрек, гарәп, һинд, япон, кытай әдәбиятларыннан яңа тәрҗемәләр бирелеп бара. Бу урында шуны да әйтеп үтәргә кирәк, татар әдәбиятында Карамзинның «Бедная Лизапсы, Островскийның «Грозапсы йогынтысы астында язылган әсәрләр барлык-* ка килә. Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз»ы, Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз»ы, Заһир Бигиевның «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә»се өнә шундый әсәрләр. Т Икенче яктан, Гафур Коләхметовның .Яшь гомер», Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» есэрлэрендэ М. Горький әсәрләренең йогынтысы нык сизелә. Татар әдәбиятының бу әсәрләре Төркестанда да киң тарала һәм, әлбәттә, алар 1905—1917 елларда үзбәк әдәбиятында яңа жанрлар — проза һәм драма жанрларының формалашуына, әдәбиятның һәм вакытлы матбугатның гомуми үсешенә этәреш ясамый калмыйлар. Шуның нәтиҗәсе буларак, Урта Азиядә 1905—1915 ел- * ларда «Самарканд», «Төркестан авазы», «Ферганә авазы» исемле газеталар һәм журналлар чыга башлый. Хәмзәнең «Агулы тормыш». «Яңа бәхет», Абдулла Кадый- 3 риның «Бәхетсез кияү», «Уйнаш», Садретдин Айниның «Бәхетле гаилә» кебек проза х һәм сәхнә әсәрләре нәкъ менә шул чорда языла. Үзбәк әдәбияты белән татар әдәбияты арасындагы бәйләнеш, әлбәттә, бер яклы н гына булмый. Үзбәк шагыйрьләре һәм язучылары шул вакыттагы татар матбугатын- — да да актив катнашалар. Алар ул заман өчен прогрессив уку йортлары булып са- £ налган «Галия», «Хөсәения» кебек мәдрәсәләрдә укыйлар. «Шура» журналында Суфизадәнең «Хатын-кызлар исеменнән», «Мөселманнар» исемле шигырьләре, Мирмөхсин Ширмөхәммәдовның «Зиндан», «Төркестанның административ төзелеше», «Аяныч хәл яки дөреслек турында хикәят» дигән публицистик мәкаләләре, Лотфулла Галиминең «Туран кызларына», Зәвкинең «Туган», «Күпләрдән берәү» һәм башка язучыларның күп санлы шигырьләре, публицистик мәкаләләре, очерклары, хикәяләре басылып чыга. Бу әсәрләрдә дини хорафатлар, хезмәт ияләренә кайгы һәм бөлгенлек китерүче, кешенең горурлыгын кимсетүче җәмгыять тәнкыйтьләнә, көнчыгыш хатын-кызларының авыр хәле тасвирлана. Татар әдипләре үзбәк әдәбиятын идея-тематик яктан баету һәм халык тормы- - шына якынайту, шулай ук аның телен һәм стилен тормышчан итү эшенә дә күп Z өлеш кертәләр. Татар матбугаты һәм интеллигенциясе белән танышлыгы, бу танышлыкның үэ иҗатына уңай йогынтысы турында Хәмзә зур горурлану белән яза «1907 елда әтине Кашгарга озата баргач, мин «Вакыт» газетасын укырга күнегеп киттем. — ди ул үзенең истәлекләрендә.— Шул көннән башлап әллә кайчангы хорафатлар, мәдрәсәләрдә укытуның куелышы, халык тормышындагы үзгәрешләр, экономика һәм культура мәсьәләләре хакында туктаусыз уйлана башладым. 1905 елгы революция турында да шул чакта ишеттем. Анда кул станогында кечкенә-кечкенә брошюралар һәм листовкалар басучы яшь кенә бер татар егете бар иде Мин аның белән атнага ике тапкыр очраша идем. Күрәсең, миңа аның йогынтысы шактый көчле булган, чөнки нәкъ менә шушы вакытта элекке патшалар тормышыннан «Дөреслек кем ягында» дигән кечкенә бер роман яздым. Кызганычка каршы, ул романны югалттым һәм әле хәзергәчә таба алганым юк. Шушы вакыттан бирле минем шигырьләрем дә... революцион рухта языла башлады..» Әлбәттә, Хәмзә иҗатына Габдулла Тукайның да, Мәҗит Гафуриның да революцион рухлы поэзиясе тәэсир итми калмаган. Моны раслау өчен Хәмзәнең «Егетләр һәм кызлар диалогы», «Хатлар», «Рамазан», «Сагынам», «Сәлам әйтегез», «Уян. эшче!» шигырьләре белән Г. Тукайның «Мужик .йокысы». «Бәйрәм бүген», «Тавыш хакында» һөм М. Гафуриның кайбер шигырьләрен чагыштырып карау да җитә. Хәмзәнең 1914 елда басылып чыккан «Рамазан» шигыре белән Г. Тукайның «Нәсыйхәт» шигыре арасындагы охшашлык аеруча нык күзгә ташлана. Бу шигырьләрнең һәр икесендә халыкның бөлгенлектә, хәерчелектә яшәве сурәтләнә һәр ике шигырьдә ятимнәрнең авыр хәле, байларның комсызлыгы һөм кансыэлыгы турында сөйләнә. һәр вакыт халыкка якын торган, аның авыр тормышын үз күзләре белән күргән Хәмзәнең татар халкының алдынгы карашлы шагыйре Тукайдан өйрәнгән булуы һич тә гаҗәп түгел. Тукайда без түбәндәге юлларны укыйбыз: Ихтыяҗын гарыз итеп килсә теләнче капкаңа. Каты сүзләр белән инсаниятен син таптама. 1 Ю Султанов Хамза Рус телеила Ташкеят. 1973 ел. II.’-113 битләр АЛ И ТУРДЫЕВ Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — алланың колы; Кул суза, мескен! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы. Күрмәгез, бер яклы. дип. бу вафасыз дөньяны; Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы. Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә. — Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә! Булса — бир. булмас исә. >ңайлап сөйлә булмаслыгын,— Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын! Хәмзә шигырендә дә шушыңа ук аваздаш фикерләр әйтелә. Шигырь капкорсакларга мөрәҗәгать иткән мондый юллар белән тәмамлана: Ни өчен соң ярлылар һәр урында Газап чигә һаман синең кулыңда! Шаһ булырга мөмкин берчак ярлы да, Ә син аның колы булып калырга! Тема уртаклыгы (байлар һәм ярлылар), образларның бер-берләренә охшашлыгы^ ниһаять, бер ук политик идея — боларның барысы да Тукайның үзбәк шагыйренә зур йогынтысы булганлыгы турында сөйли. Хәмзә иҗатын тикшерүче әдәбият галиме Л. Каюл»ов бу хакта болай дип яза: «Г. Тукай һәм Хәмзә иҗатларын бергә куеп тикшерү Тукайның Хәмзәгә, һичшиксез, зур йогынты ясаганлыгын, аның остазларының берсе булганлыгын раслый. Тукайның үлеме үзбәк халкының да әйтеп бетергесез зур кайгысына әверелә. Үзбәк интеллигенциясе аны күмүдә катнашу өчен үзенең вәкилләрен җибәрә. Шул чакта ук инде Ташкентта, Сәмәркандта, Бохара, Хива һәм башка шәһәрләрдә Тукайның үлеменә багышланган кайгы кичәләре уздырыла. Бу вакыйга уңае белән 1914 елда үзбәк шагыйре Таволлоның шигыре басылып чыга. Ул шигырьдә үзбәк халкының татар халык шагыйренә булган олы мәхәббәте турында сөйләнә. Тукай поэзиясе үзбәк халкы арасында революциягә чаклы ук зур популярлык казана. Аның шигырьләрен оригиналда укыйлар. Ул шигырьләрнең күбесе, шул нәүбәттән «Туган тел» шигыре дә, Абдулла Авлани тарафыннан төзелгән беренче үзбәк дәреслекләренә кертелә» 13 . Татар-үзбәк әдәбиятлары арасындагы багланыш, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре белән кызыксыну Октябрь революциясеннән соң тагын да киңрәк колач ала. Совет власте елларында үзбәк халкына СССР халыкларының алдынгы культурасын һәм әдәбиятын, шул нисбәттән татар әдәбиятын да, өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Революциягә кадәр үк Төркестанга килгән татар интеллигентлары Хәмзә, Абдулла Авлани, Мирмөхсин Ширмөхәммәдоө. Абдулла Кадыйри кебек күренекле язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар белән кулга-кул тотынып эшлиләр. Үзбәк дусларына алар әдәбиятны һәм журналистиканы үстерүдә булышалар. Бу эштә үзләренең әдәби-тәнкыйть, публицистик мәкаләләре, фельетоннары һәм хикәяләре белән Г. Сәгъди, 3. Бәшири, С. Мәхмүт, М. Хәсән, Б. Әхмәт аеруча актив ^катнаша. Алар рус һәм Көнбатыш әдәбиятын үзбәк теленә тәрҗемә 'итәләр, үзбәк әдәбияты буенча дәреслекләр, хрестоматияләр төзиләр, үзбәк-татар әдәбиятын һәм культурасын пропагандалыйлар, үзбәк әдәбиятын, тәнкыйтен, театрын үстерү эшенә үзләреннән зур елеш кертәләр. 1930 елда үзбәк теленә Галимҗан Ибраһимовның «Табигать балалары», 1932 елда «Кызыл чәчәкләрне, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан шигырьләре тәрҗемә ителде. Ташкентта татар-үзбәк дуслыгы кичәләре уздырылды, Габдулла Тукай юбилейлары киң билгеләп үтелде. Үзбәк театры сәхнәләрендә Г. Камал һәм башка татар драматургларының пьесалары куелды. ’ Л Каюмов. Габдулла Тукай и узбекская поэзия «Габдулла Тукай» исемле җыентык. Казан. 1968 ел. 61— 62 битләр. Үэбәкстанда Тукай әсәрләре аеруча киң таралды. Шагыйрь турында республиканың үзәк газеталары күп тапкырлар язып чыктылар. 1920 елның 15 апрелендә «Коммунист» газетасы «Көнчыгыш шагыйре Габдулла Тукай» дигән мәкаләсендә, мәсәлән, болай дип язды: «Көнчыгышның Әль-Мәгари, Хафиз, Гомәр Хәйям, Сәгъди. Нәаои кебек бөек шагыйрьләре арасында Габдулла Тукай да мактаулы урын алып тора. Ул Россиядә төрек-татар хезмәт ияләрен революциягә хәзерләште». Шагыйрьнең «Туган тел», «Шүрәле» һәм башка күренекле әсәрләре революциядән соң да «Уку киталларыона, дәреслекләргә кертелде. Аның шигырьләре хәзер дә дәреслек битләреннән төшми. Укучылар, Абдулла Кадыйри, Чулпан, Фитрәт, Гафур Голәм, Абдулла Каххар, X. Алимҗан, Уйгун, Зөлфия әсәрләрен яратыл укыган шикелле үк, Тукай шигырьләренә Һәм поэмаларына да әледән-әле мөрәҗәгать итәләр. Утызынчы-кырыгынчы елларда чыккан газета-журнал битләрендә без Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган хезмәтләрне еш очратабыз. Тукай мирасы белән кызыксыну Бөек Ватан сугышы елларында да. аннан соңгы чорда да кимемәде. 1946 елда үзбәк телендә Тукай шигырьләренең яңа тәрҗемәләре басылып чыкты. Шагыйрьнең 60 еллыгына багышланган «Сайланма әсәрләрле үзбәк рәссамнары тарафыннан ясалган рәсемнәр белән бизәлеп чыгарылды. Соңгы елларда, СССР халыклары әдәбиятларының һәм культура элемтәләренең үсүе уңае белән, үзбәк халкының Тукай иҗаты белән кызыксынуы тагын да артты. 1961 елда үзбәк матур әдәбияты нәшрияты 10.000 данә тираж белән аның «Сайланма әсәрләр»ен бастырды. Аңа сүз башын күренекле үзбәк язучысы Ә. Мохтар язды Тукайның шигырьләрен үзбәк теленә Гафур Голәм, Уйгун, Миртимер, Ә. Мохтар кебек күренекле шагыйрьләр тәрҗемә итте. Үзбәкстанның танылган язучылары, Тукай исемен Пушкин, Лермонтов, Байрон исемнәре белән рәттән куеп, аның иҗатының роле турында күп санлы мәкаләләр яздылар. «Тукай, — дип язды Үзбәкстанның халык шагыйре Уйгун, — үзбәк халкына күптән таныш һәм якын. Без элек-электән, мәктәп елларыннан бирле Тукай шигырьләрен укып үстек Без аны ихлас күңелдән үзебезнең укытучыбыз, үзебезнең шагыйребез итеп саныйбыз». Габдулла Тукайның 80 еллык юбилеенда катнашкан Гафур Голәм Тукай турында, аның иҗатының Урта Азия һәм Казагыстан әдәбиятларына шифалы йогынтысы турында, үзбәк халкының татар халкына ихтирамы, мәхәббәте турында җылы сүзләр әйтте. Әйе, Ташкентта, Үзбәкстан ССР Министрлар Советы. Үзбәкстан ССР Верховный Советы, Үзбәкстан Фәннәр академиясе китапханәсе, А. Нәвои исемендәге Республика китапханәсе урнашкан үзәк урамнарның берсе юкка гына Тукай исеме белән аталмаган! Габдулла Тукай урамы, үзбәк һәм татар халыкларының күптәнге дуслыгын чагылдырган символны хәтерләтеп, Алишер Нәвои проспекты белән кисешә.