Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘХМӘТ, ДОКТОР

Мөслим район больницасына Әмәкәй авылыннан медпункт мөдире шалтыратты. Колхоз председателе Фатыйх Салиховның хатыны авыр хәлдә ята икән, ашыгыч хирургия ярдәме күрсәтергә ки- Р эк - Язмышы кыл өстендә... ■Г-ЛЛК/ Я згы ташу вакыты. Ык ярларыннан чыккан. Я ; ’ ч- Боз ага. Ык аръягы авылларына ЧЫГУЫ бик кыен ЕН -V "ч вакыт. Баш врач Александр Аркадьевич Смелов кичектергесез хирургия буенча эшләүче яшь белгеч Ильяс Хәбибуллин- ны чакырды. Һәм ни өчен чакыруын әйтеп бирде. — Сезнең белән педиатр Рәисә Гариповна Зарипова һәм операция сестрасы Анна Степановна Смелова барыр, — диде ул. — Ә елга аркылы ничек чыгарга икәнен үзегез хәл итегез. Ильяска артык аңлатуның кирәге юк иде. Ык буенда үскән егет ул. Казан медицина институтын тәмамлап кайткач, язгы ташкын вакытында да, кышкы ачы бураннарда, дөм караңгы төннәрдә дә, ат атланып һәм җәяүләп тә аңа күп тапкырлар авыр юлга чыгарга туры килгәне бар. — Алайса, безгә җыена башларга кирәк. — Хәерле юл телим! Озакламый алар яр буенда иде. Ык ярсый, эре-эре бозлар, ташкын көченә буйсынып сөзешә-сөзешә, түбәнгә ага. Көймәчеләр бераз сабыр итәргә куштылар. Алар якындагы бозларның узып киткәнен, икенчеләренең ерактарак чагын көтәләр иде. — Я, иптәшләр, тәвәккәлләдек! Болганчык салкын су тамчылары җил белән бергә биткә бәрә. Ык буе кешеләре яхшы беләләр: мондый чакта көймәдә кымшанмаска, тыныч утырырга кирәк. Врачлар куллары белән шытырдатып утыргычка ябыштылар. Ә ишкәкчеләр бөтен көчкә ишкәк калагы белән язгы суны актаралар. Аларга су да, дулкын да берни түгел, тик бозга гына бәрелмәсеннәр. Ниһаять, көймә ярга төртелде. Каршы алырга трактор килергә тиеш иде. Күренми әле. Әмәкәйдән бирегә ике-өч сәгатьсез килеп җитеп булмый шул. — Атлый торабыз, аз булса да юлыбыз кыскарыр, — диде Ильяс иптәшләренә. Алар, медикамент сумкаларын күтәреп, кызу-кызу атлап, ике яктан да су эчендә калган таш юл буйлап киттеләр. Озакламый трактор күренде... Йорт хуҗасы Фатыйх Салихов трактор тавышына урамга атылып чыкты. М — Сания апаның хәле ничек? — Ильясның беренче сүзе шул булды. — Авыр. Аңын югалткалый. Авыру хатын врачларның өйгә кергәнен тойды. «Сезне бер гомер көттем, җан кисәкләрем, инде тормышымны сезгә тапшырам», дигәндәй, күзен сүлпән генә ачып карады. Ул бала таба алмыйча интеккән, бик күп кан югалткан, бала дөнья күрә алмыйча үлгән. Хирург та, терапевт та тиз генә үэ күрсәтмәләрен бирделәр: йөрәк тибеше бик начар — камфора һәм кардиамин уколы ясарга. Каны агып бетә язган — тизрәк кан бирергә кирәк... Анна Степановна шундук эшкә кереште. Авыруны операциясез коткарып булмаячагы көн кебек ачык иде. Ә моның өчен авылда шартлар юк. Димәк, Мөслимгә алып китәргә туры киләчәк, аңа тикле авыруның җанын сакларга, юлга алып чыгарлык һәм аннары больницага ба рып җитәрлек хәлгә китерергә кирәк. Менә алып килгән дүрт флакон кан да бетте. — Бераз түзәргә туры килер, Сания апа. Үзәк больницага алып китәбез, — диде Ильяс, йомшак тавыш белән. — Терелерсез. Анысына шикләнмәгез... Бу сүзләрен ул аеруча басым ясап әйтте. Трактор да, тракторчы да капка төбендә иде. Ничә сәгать буе шуннан китмәгән. Чанага урын-җир әзерләп, авыруны чыгарып салдылар. Алда — тагын ике-өч сәгатьлек юл. Аннары тагын Ык — бозы ага торган шаулы су. Тракторчы машинаны иң зур тизлек белән куа. Ә чанада авыру хатын, һәм врачлар үлем белән көрәшә. ♦Караңгы төшкәнче Ыкны чыгасы иде». — Ильясның күңелен шул уй борчый. Үзе һаман Сания апаны юата: — Тагын бераз түзегез. Озакламый Мөслим. Ә анда без... — ул сүзен әйтеп бетермәде, авыру аны тыңламый иде инде. «Кызлар,, бик тиз генә кофеин белән кардиамин бирегез», — диде хирург, һәм кулына шприц алды. Ниһаять, алар Ык ярына килеп җиттеләр. Елганың бер ярында— көймәчеләр, ә икенче ярында — «ашыгыч ярдәм» машинасы. Авыру кулданкулга күчте. Больницада бөтен нәрсә әзер иде. Ильяс шунда ук операциягә кереште. Сания ханымның тормышын саклап калу өчен көрәш иртәнгә кадәр дәвам итте. Операциядән соң да күп көч куярга, авыру тәненә шактый кан, глюкоза, полиглюкин, физраствор кертергә туры килде. Ильясның гадәте шундый: операция ясаганнан соң, авыруның йөзендә яшәү чаткылары күрмичә, ул аның яныннан китми. Башкаларга ышанмаганнан түгел, өстенә җаваплылыкны күбрәк алганга, кеше язмышы өчен бөтен йөрәге белән борчылганга шулай эшли ул. Бүген дә операциядән соң авыру караваты яныннан сәгатьләр буе- китмәде. Тереклек бирүче шифалы дарулар, минутларны озынайтып, тамчылап кына ага. Врач, авыруның беләген кулыннан ычкындырмыйча, һаман пульсын саный. Күзен кул сәгатенең секунд телләреннән алмый. Сания апаның күз ачуын, бер сүз әйтүен көтте улИльяс Хәбибуллин Ничәмә сәгатьләр. Менә аның керфекләре тибрәнде, үзенең исән булуын, исән калуын тоеп, беренче сүзен врачка ирештерде. — Рәхмәт, доктор! Ильясның өстеннән авыр йөк төшкәндәй булды. — Йокларга тырышыгыз! — дип, Ильяс урыныннан кузгалды. Ул урамга чыкканда, таң сызылып килә иде инде. Аяк астында ф язгы боз шытырдый. Эфир һәм спирт исе аңкыган операция бүлмә- а, сеннән соң иртәнге салкынча саф һава рәхәтләндереп җибәрде. Тиз- 2 рәк кайтып, караватка сузылып ятып, онытылып йокыга китәсе килә о иде аның. Ләкин аяклары тыңламый — талганнар, авырайганнар. Хәере белән йокларга язсын. Ә бит кайчакта кайтып керүенә теле- 5 фон шалтырый: я яңа авыру китерәләр, я булмаса берәрсенең хәле 5 начарайган була, чишенеп торырга да туры килми... Район халкы арасында «доктор Ильясның кулы җиңел» дигән ф сүз бик тиз таралды. Бу инде врач хезмәтенә, бигрәк тә яңа эшли _ башлаучыга зур бәя һәм дәрәҗә бит. Кулы җиңел. Димәк, врач бе- = лә, кулы эшкә ятып тора, сүзе дә, биргән даруы да шифалы. Менә * нәрсәне аңлата ул «кулы җиңел» дигән сүз. Казан медицина инсти- * тутының дәвалау факультетында бик яхшы уку, Казанның зур тәҗ- « рибәле һәм абруйлы хирурглары янында практика узу, катлаулы 2 операцияләрдә катнашу, Бөек Ватан сугышы чорында хәрби госпитальләр мәктәбен узган оста хирург А. А. Смелов кул астында эшләү = аңа авыруларны дәвалау һәм операция ясау осталыгына, врачлык о- хезмәтенә төпле төшенергә, өйрәнергә мөмкинлек бирде. Остазлары- % ның күркәм сыйфатларын ул тиз кабул итте. =t 1962 елда, больницаның баш врачы А. А. Смелов күчеп киткәч, ® аны алыштыру өчен партиянең район комитетында да, республика ' Сәламәтлек саклау министрлыгында да Ильяс кандидатурасына тукталдылар. Бу вакытка ул врач буларак кына түгел, районда сәламәтлек саклау эшен оештыруда да шактый тәҗрибә туплаган иде... Мин аны Мөслимгә врач булып кайткан чорыннан бирле беләм. Үзен гади тота, аз сүзле, сабыр, игътибарлы, беренче очрашуда ук кешедә ышаныч тудыра һәм ягымлы мөгамәләсе белән үзенә бик тиз җәлеп итә. Ул шундый булды һәм шундый булып калды. Тик соңгы сүзләргә хәзер шуны өстәргә кирәк булыр — Ильясның күз төпләрендә һәм маңгаенда җыерчыклар, ә чигәсендә көмеш бөртекләр күренә башлаган. Боларны бит халыкта «узган тормыш юлының эзе» диләр. Ә тормыш аңа, чыннан, җиңел юл әзерләмәгән иде. Ул авырлыклар белән көрәшеп, аларны җиңеп яшәргә өйрәнде. Ильяс баш врач вазифасын кабул итеп алганда больница биналарының һәм кабинетларның ничек булуын бүгенгедәй ачык хәтерлим. Ул биналарны утызынчы елларны, Мөслим үзе район үзәге ителгәч, башка авыллардан күчереп китереп салганнар иде. Байлардан калган яки кулаклардай тартып алынган агач өйләр... Районда бер-ике фельдшер, күп дигәндә бер-ике врач (алары да вакытлы була иде) эшләп торган чакларда яраганнар, әлбәттә. Еллар узып, алар яраксыз хәлгә килделәр, утырдылар, җиргә сеңделәр. Алай-болай сипләп, «ямау салып» кына рәткә кертерлек түгелләр инде. Врачлар күбәйде, ә кабинетлар җитми иде. Авыруларны салырга урын бик аз. Врачларның күбесе институт тәмамлаганнан соң, тиешле ике елын эшли дә китү ягын карый башлый. Берәүләрнең яхшы җиһазланган больницада эшлисе, икенчеләренең бөтен уңайлыклары булган яхшы квартирада торасы килә. Әнә, күрше-тирәдә — Азнакайда. Әлмәттә, нефть якларындагы башка шәһәрләрдә — нинди больницалар кордылар. Исең китәр! Врачларга менә дигән торак бирәләр. Авыл җирендә яшәүче кеше, авыл врачы шуларга хаклы түгелмени?! Ә аның хезмәте аеруча кыен бит. Барлы-юклы рентген кабинеты да юньләп эшләми — я электр тогы, я врачы, яки технигы юк. Авыруларны Азнакайга, Бөгелмәгә йөртергә туры килә, күпме тапкырлар бөтен районга берничә врач белән үзе генә калгалады Ильяс. Ул әйбәт больница биналарын, яхшы шартларда эшләүче һәм яшәүче танышларын, дусларын күреп кайта да уйга кала. Әмма иң кыен чакларда да Мөслимнән китеп, кайдадыр җайлырак урнашу турында уйны башына да китерми ул. Чөнки районда үзенең кирәкле кеше икәнен белә иде. Иң башта үзенә таләпчән булды, бүтәннәрдән дә медицина кануннарын төгәл үтәүне, югары дисциплина таләп итте. Кайчак- та район буйлап аркылыга да, буйга да чабарга туры килә: бер урында сырхау кеше көтә, икенчесендә хуҗалык йомышлары белән колхоз яки оешма җитәкчесен күрәсе бар, өченче җирдә медицина хезмәткәрләренең эше белән танышырга кирәк, район үзәгенә кайтып керсәң — анда операциягә көтәләр, ә өенә дуслары, туганнары килгән... Кеше кебек бераз күңел ачып утырырга иде дә бит. Кинәт телефон шалтырый һәм кемдер аның гаиләсенә хәбәр итә: «Ильяс Абдулло- вичны көтмәгез, ул ашыгыч операция башлады». Менә бервакыт яңа больница төзү турындагы уй тынгы бирми башлады аңа һәм Ильяс катгый карарга килде: «Тәвәккәлләп, кора башларга кирәк. Нефтьчеләр төзегән комплексларга охшап торсын!» Көндез өстәл янына утырып, кәгазьгә сызып кына түгел, йокларга яткач, булачак больницаның корпусларын хыялы белән каршы- сына бастырып уйлана торган булды ул. Эшне кайдан, кемнән башларга? Партиянең район комитетында, район Советында һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында сүз кузгатты Ильяс. Берсеннән яңа больница төзүнең кирәклеген нигезләгән рөхсәт язуы, икенчесеннән югары оешмаларга тагын бер үтенеч, өченчесеннән башлап җибәрү өчен дип бераз акча алуга иреште. Аннары айлар, еллар буе төрле оешмаларның бусагаларын таптау... Проектлар эшләтү мәшәкате... Авырлыклар бер-бер артлы артта калды. Мөслим авылы читендә ике катлы зур, биек, якты бина үсеп чыкты. Хәзер аның тирәсендә башка йортлар да хәтсез. Аерым итеп салынган балалар бүлеге бар. Биналар куакларга күмелеп бара инде. Төзелеш тә туктап тормый. Поликлиника өчен күршедә генә кирпечтән яңа бина җиткерелә. Врачлар һәм бүтән медицина персоналы өчен йортлар салына. Күп нәрсә үзгә хәзер. Ильяс төзелеш белән шөгыльләнгәндә үк булачак кабинетларны җиһазлау турында кайгыртты. Байтак нәрсә юллап кайтарды. Бүгенге операция блогы менә дигән. Бөтен өр-яңа техника һәм инструмент бар үзендә. Физиотерапия, теш протезлау, электрокардиограмма кабинетлары эшли. Рентгеннан күренү өчен читкә йөрисе юк. Урыннарга барып тикшерү үткәрү өчен рентгено- флюорография аппараты урнаштырылган «Икарус» автобусына кадәр бар. Кайчандыр санаулы кешене генә сыйдыра алган больницада инде берьюлы ике йөз кеше ятып дәвалана ала. Үзәк больницада төрле белгечлек буенча 14 врач, ике йөзгә якын урта медицина хезмәткәрләре эшли. Карамалы һәм Михайловка участок больницалары да киңәйтелгән. Фельдшерлык-акушерлык пунктларының күбесе яңа биналарга күчкән. Әмма аз гына тынычланырга да иртә әле. Ул үзен медицина хезмәте күрсәтүгә акча бирүне бермә-бер арттырган дәүләт алдында да, кайчандыр аңа булышка килгән танышлары, дуслары алдында да бурычлы саный. Башкача итсәң — гаделсезлек булыр иде. Медицина хезмәткәре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эш урынына килеп басарга әзер булырга тиеш. Бу таләп Ильясның канына сеңгән. Аның өстәлдәге ашын, карыйсы спектаклен яки киносын (кайчакта исә хәтта керә торган мунчасын...) калдырып, беренче звонок белән больницага йөгергәне, саный китсәң, очына чыкмаслыктыр. Әлбәттә, һәр юлы операция ясау өчен дә түгел. Больницада башка хирурглар да булды, хәзер дә бар. Шундый сәгатьләр, минутлар була: теге яки бу авыруның язмышын хәл итү өчен тәҗрибәле врачның, баш врачның сүзе, күзе, карары кирәк. Ә районда андый доктор — Ильяс Хә- * бибуллин. а. Мөслим районының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча республикада яхшы исәптә торуы билгеле. Ул үзе «Почет билгесе» 2 ордены, ә больница исә ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм _ профсоюз өлкә комитетының Почет грамотасы, «Москвич» автомо- 2 биле белән бүләкләнгән. Медицина хезмәткәрләре халык арасында ' күп төрле профилактика һәм аңлату эше алып баралар. Донорлык - хәрәкәте киң җәелгән. Кан бирүдә дә медицина хезмәткәрләре баш- ♦ лап үзләре үрнәк күрсәтә. Мәсәлән, медицина сестралары Фагыйлә = Галимова, Люция Садреева, Зинаида Ускова һәм ясле мөдире Клара - Смирнова, санитарка Фатыйма Җәлилова — иң актив донорлар. Z Җәйнең бер матур көнендә — июнь башлары иде бугай—больни- •- цаның матур тасмалар һәм чәчәкләр белән бизәлгән машиналары Мөслим урамнарында һәм авыл араларында тыз-быз йөрделәр. Кы- - зыксынып, без дә больница ягына атладык. Бер бүлмәдән ишегалдына, тирә-юньгә ямьле музыка тавышы агыла. Тәрәзә төбендәге = савытларда — сирень чәчәге бәйләмнәре. Керүче-чыгучы күп. Донор- ” лар көне икән!.. Больница коллективы аларны каршы алуны һәм ; озатуны, чыннан да, бәйрәм төсендә оештыра: барып алалар, илтеп куялар. Больницаның һәвәскәр артистлары, җырчылары һәм биюче- : ләре гадәттә шул көнне кичен концерт яки спектакль куялар. Шул ук программа белән башка авылларда да чыгыш ясыйлар, һәр тамаша алдыннан берәр врач донорлыкның әһәмияте турында сөйли, халык сәламәтлеге өчен кан бирүчеләрнең исемфамилияләре әйтелә, алар исеменә җылы рәхмәт һәм ихтирам сүзләре яңгырый. Әйе, бу патриотик эш Мөслимдә нык тамыр җәйгән һәм республика Кызыл хач җәмгыяте, Сәламәтлек саклау министрлыгы район донорлары исеменә еш кына котлау хатлары җибәрә. Ильяс Хәбибуллин эшләгән чорда районда хирургия хезмәте аеруча үсте, ныклы җирлеккә басты, күп кенә фән һәм техника казанышлары практикага кертелде. Ашказанына, бавырга, сөяккә катлаулы операцияләрне хәзер инде Мөслимнең үзендә ясыйлар. Ильяс Хәбибуллин үзе Мөслимдә эшләгән унсигез елда сигез меңнән артык операция ясаган. Гадәттә, аның җаваплырак, катлаулырак эшкә тотынуын исәпкә алганда, бу санның никадәр зурлыгын күз алдына китерүе кыен түгел. Күпме күз нуры түгәргә, нинди түзем һәм сабыр, рухи һәм физик көчкә ия булырга кирәк хирургка! Кайчак озак басып торудан аяк табаннары ут булып яна. Ләкин аның утырырга хакы юк. Чөнки кулында — кеше язмышы, кеше аңа өмет тулы күзләре белән карый... Шул күп санлы операцияләр арасында ниндиләре генә юк. Районның иң ерактагы Сәфәр авылыннан яшь егет Фәнис Мирсәлимовны китерәләр. Трактор көпчәге астында калган, бавыры сытылган. Егетнең хәле авыр, операция дә җиңелдән түгел. Әмма Ильяс аны оста башкара. Фәнис больницадан сәламәтләнеп чыга. Ашказаны чире, үт куыгы, талак шартлаудан ашыгыч операция ясау очраклары аз булдымы! Бервакыт больницаның үзендә медицина сестрасы булып эшләүче Люция бик кыен хәлдә кала: зарыгып көткән беренче баласын таба алмый. Эчен ярып алудан башка чара юк... Бу операцияне дә шулай ук Ильяс үзе башкара. Хәзер бала таза һәм шат булып үсә. Ә Люция больницада мактаулы хезмәтен дәвам иттерә. Ильяс кешенең йөрәк түреннән чыккан, шатлыклы күз яшьләре <белән әйтелгән рәхмәт сүзләрен еш ишетә, һәм ул шуның белән үзен бәхетле саный. Кешене бәхетле итүдән дә зуррак бәхет бармы соң! Әйе, Ильяс Хәбибуллин тирәсендә аның шифалы кулыннан тазалык- саулык алып, дөньядагы эшләре белән җан-фәрман мәшгуль кешеләр нихәтле! Шуларны күреп яшәү, шулар белән очрашу аңа һәр вакыт көч һәм илһам өстәүче күпме шатлык китерә. Бер кайтуымда төскә-биткә яшь кенә мөлаем бер ханымның урамда халык күзе алдында Ильясны кочып алып, аркасыннан сөя-сөя күрешүе сөендерде һәм сокландырды. Һәр икесе бер-берсенә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләп аерылыштылар. Кем соң ул? Әллә туганымы? диярсез. Ул — Киров исемендәге колхозның Вәрәшбаш 'бригадасыннан колхозчы Фәния Исламова икән. 1974 ел башында, әче буранлы кышкы төндә, Фәнияне бик авыр хәлдә район больницасына китерәләр. Гинеколог Роза Хәмидуллина, авыруны карагач, эшнең җитдилеген аңлый, шунда ук баш врачка телефоннан хәбәр итә. Ильяс бик тиз килеп җитә. Тәҗрибәле күзгә бер караудан ук бары да ачык: хатын хәл эчендә, менә-менә тормышының өзелүе мөмкин, кичекмәстән бик тиз кан бирергә кирәк. Баш врачның беренче әмере шундый була. Ә кем бирә? Больницада булган запас флаконнар кичтән тотылып беткән. Ә кан булмый торып операциягә керешү мөмкин түгел. Роза күрше бүлмәдәге телефонга йөгерә. Вәрәшбаш авылы акушеркасына бик тиз арада донорлар җыеп алып килергә куша. Ә Ильяс ике «ашыгыч ярдәм» машинасын Мөслим авылына чыгарып җибәрә. Берсен операция өчен кирәкле кешеләр алып килергә, икенчесен донорларга хәбәр салырга. Болар барысы да секундлар белән саналган тизлектә эшләнә. Авылда һәм телефон чыбыклары аша «SOS» хәбәре тарала. Ә Фәния — яшәү белән үлем арасында... Шул чак больница янында машина тавышлары ишетелде. Димәк, ■өлгерделәр. Арада больница хезмәткәрләре дә байтак. Сигез чакрымдагы Вәрәшбашныкылар — Фәниянең авылдашлары да килеп җиткән. Үзләренең канын язмышы кыл өстендәге авыру хатынга бирергә теләп, бер сәгать дигәндә, егерме җиде кеше килгән иде. «Рәхмәт сезгә, иптәшләр, чын күңелдән рәхмәт!» — диде Ильяс аларның барысына да. Ишек ачып, сестраларның берсе хирургны операция бүлмәсенә дәште. Ә операция үзе бүленәбүленә унике сәгать дәвам итте. Катлаулы операцияне ике тапкыр ясарга туры килде Ильяска. Кан группалары туры килгән донорларның берсе дә өенә кайту турында уйламады, кан бирергә үз чиратын көтте, биргәннәр дә китәргә ашыкмый иде — аларны инде операциянең ничек бетүе кызыксындыра. Һәм бу беренче очрак түгел. Мөслим үзенең донорлары белән чыннан да горурлана ала. Эше авыр булса да, язмышы бәхетле Ильясның. Язмышыннан бик канәгать ул. Башта врач булырга исәбе юк иде кебек — унынчы классны тәмамлагач та Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә керде. Хәтта ярты ел укыды да. Әдәбиятны бик ярата, хәтта шигырьләр язгалап карый иде. Шигърияткә мәхәббәте бүген дә сүрелмәгән. A. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, С. Есенин һәм Һади Такташ аның иң яраткан шагыйрьләре. Буш вакытларында бирелеп шигырь укый. Медицина, хирургия буенча махсус әдәбият белән рәттән, «Литературная газета»ны, «Казан утлары» журналын алдыруы һәм матур әдәбият әсәрләреннән, бигрәк тә совет кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары хакында язылган китаплардан китапханә туплавы бер дә гаҗәп түгел. Хатыны Ро заның рус теле һәм әдәбияты укытучысы булуы да бәлкем шул мәхәббәткә бәйләнгәндер, ягъни уртак максат, уртак омтылыштандыр. Ләкин медицина тарта төшә. Апасы Динәнең ул вакытта ук инде врач булуымы, врач профессиясенең романтикасымы, аның абруйлы исеменә, ак халатына һәм ак калфагына мәхәббәтеме... үзе дә аңлата алмый, ниндидер тылсымлы көч яшь егетне медицина институтына китереп кертә. Ә берничә елдан сеңелесе Роза да медицина институтына гариза бирә (хәзер ул Мөслимдә балалар врачы). Шулай итеп, Абдулла агай Хәбибуллин гаиләсеннән өч врач чыга. Менә унсигез ел инде ул халык сәламәтлеге сагында тора. Рәсми тел белән шулай дияргә мөмкин. Бөтен тормышы, эше, уч төбендәге кебек, күз алдында. Ильяс бөтен барлыгы белән халык өчен яши. Чөнки больницага, врачка гозере төшмәгән кеше юк диярлек. Шуны кеше хәтере калмаслык итеп үтәргә, авыруларның барысына да йа- кытында ярдәм күрсәтергә кирәк. Ә бит ул үзе өчен генә түгел, барлык медицина хезмәткәрләренең эше өчен җаваплы. Коммунист Ильяс Хәбибуллин үз намусына һәр чакта тугры. Унтугыз ел бер очтан больница партия оешмасының секретаре булып эшләүче, өлкән акушерка Лена Ахунова үзенең хатында: «Ул кешеләр өчен яши һәм эшли белә. Шуннан үзенә тәм таба. Аның тәҗрибәсенә һәм киңәшенә һәр вакыт таянырга мөмкин», — дип яза. Әйе, Ильяска районда ышаныч зур. Күп еллар рәттән аны район Советына депутат һәм КПСС райкомы члены итеп сайлыйлар. Ул партия һәм совет органнары тапшырган бөтен эшләрне дә зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкарырга тырыша, барысына да җитешә. Профессиональ белемен һәм осталыгын арттыру турында да онытмый. Хирургларның Киевта булган бөтен союз съездында катнашты, анда исемнәре дөньяга танылган медицина әһелләренең төрле темаларга чыгышларын тыңлап, тәҗрибәсен баетып кайтты. Эш кабинетында һәм өйдәге өстәлендә һәр вакыт өеме белән медицина китаплары һәм журналлар күрергә мөмкин. Шигырь китаплары да укырга кирәк. Монысы, үзе әйтмешли, күбрәк йокы хисабына инде. Тәүлекне озынайтып булмый бит. Сәгать телләре туктауны белми. Кайда авыр — ул шунда, кайда авыру — ул шунда. Менә шулай яши һәм эшли район больницасының баш врачы Ильяс Хәбибуллин.