Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Фәнис Яруллин Минем чана Такта-токта таптым, Чана ясап аттым. Бик шәп чыкты чанам, Күз алалмыйм аннан. Табаннары көзге. Очып тора үзе. Выж-выж менә үргә, Туктап калмый бер дә. Моторы юк — чаба, Вәт, ичмасам, чана. Батмый йомшак карда, Мактый аны бар да. Ничек йөри? Әйтәм: Мин бит аны тартам. Өстәвенә энем Этеп йөри арттан. Бәби карыйм Бәби карыйм, уйнатам. Елады исә — юатам. Җилкәмә дә мендерәм, Шырыкшырык көлдерәм. Син бик матур, тәти, дим, Әйдә йөрик тәпи, дим. Авызборының аппак, дим, Тешкәйләрең ваквак, дим. Бер көн бәби чирләде, Бер кызды, бөр тирләде Шырык-шырык көлмәде, Чакырганга килмәде. Әни әйтте: күз тигән! Бигрәк матур бала, ди. Гел сокланып карарга Ярамый шул аңа, ди. Ярамагач ярамый — Хәзер алай карамыйм. Син бик какай бала, дим, Авыз-борының кара, дим Иреннәрең кыек, дим, Буыннарың сыек, дим. Инде бәби терелә, Тәтигә дә үрелә. Терелмичә нишләсен — Күз тидерәм кирегә. Су буенда Малайлар су керә Шатланып, куанып. Зиннур яр өстендә, Тик тора уйланып: «Елгасы сай булса, Су — җылы май булса, Бик каты акмаса, Дулкыннар какмаса, Кермичә тирәнгә Йөзәргә өйрәнсәм, — Су керер идем лә Мин дә зур Иделдә»! Каргалар теле Күктә бик күп карга, «Кар», «кар» килә бар да. Телләрендә шул сүз Кунсалар да талга. Әни әйтә: «Димәк, Тиздән яңгыр явар. Шулай «кар-кар» килеп, Яңгыр тели алар». Каргаларның теле Кызык кына икән: Яңгыр дияр чакта, Кар сорыйлар күктән. Нур Гайсин Халисә Халисәгә Әнисә: — Тешеңне чистарт! — дисә, Бик тиз җавап кайтара Әнисәгә Халисә: — Чистартмыйм моннан ары, Тешем тумыштан сары, Агармый, — ди, — юсаң да, Юу түгел, усаң да... — Чистарыр, — ди Әнисә, — Щеткалап юдың исә. Тешеңне кеше күрсә, Үзеңнән көләр! — дисә, Җавап таба Халисә: — Беләсеңме, Әнисә, Тешләремне кешегә Күрсәтми сөйләшәм, — ди, — Дусларга да иренне Мин ябып эндәшәм, — ди. Шар очырдым Ал шар очырдым күккә, Күтәрелде бик биек, Йөзеп йөрде һавада Ак болытларга тиеп. Менде дә югарырак, Җирне калдырды ерак, Мин аны көткән идем, Кайтмады кире урап. Мин шатланам эчемнән: — Айга менә,— дип,— шарым, Очсын әйдә, уйнарга Бик күп уенчыкларым. Ул миннән кыю икән Безнең Актырнак бүген Чыкты елганы кичеп. Аның бит куллары юк, Йөзә икән ул ничек? Белдем, ул аякларын Йөзгәндә ишкәк иткән, Мин әле судан куркам, Ул миннән кыю икән. ЕЛМАЕП ТА, КӨЛЕП ТӘ... Зәки Нури ОЗЫН СҮЗНЕҢ КЫСКАСЫ Үзем дип уйламыйча Кайтавазын үзенең ишетә дә Әйтә икән сүзчән Саескан: — Бу нинди кош? Телен ник кисмиләр? ...Ай-Һай, фикер тирән саеккан!.. Сәер җыр — Үз җырым бар. Исеме «Ай-Һай» аның. Гөлзәйнәпкәй — минем «Ай-һаем», Тик утыз көн бергә торган идек, Утыз тәңкә түлим ай саен... Янса янсын «Каракның бүреге яна» дип Кайгыртмыйлар бурлар: — Янса янсын! Иртәгә ул Бүтән бүрек урлар. Һаман яза Әләкче сурәтенә штрих — һаман язам! Каурый-каләм йөртә Аягымның ике бармагы. — Почеркымны чөнки яшерер өчен Бүтән чара инде калмады. Берсе терәү, берсе таяныч... Үзенә үзе эпитафия Язып калдырган, имеш, ди берәү: «Бармагыз миңа кирәкле булды: Әшнә — таяныч, ялагай — терәү!» Вакыт артмый .— Әткәң-әнкәң синең көндәлеккә Бер ай инде имза куймыйлар. — Ник шулай дип сорасагыз, әйтәм: Телевизор карап туймыйлар... Мәсәл шулай туды Бакчасына сакчы итеп берәү Әрсез Билчән куйды... Басты Билчән бөтен бакчаны! ...Мәсәл шулай туды. Гыйбрәтле этлек Бүре куркытам дип өргән Бер эт... почмакка поскан — Үзе дер-дер калтырана, Үзе койрыгын кыскан... Исерек... мылтык Каравылчы карт мылтыгы Кичә, ай-һай, шәп аткан: Сөяп куйган чакта авып Унбиш тәлинкә ваткан!.. Төш күргәннән соң — Тавык, кая барышың? — Саклыйм колхоз тарысын! — Киң басудан кайттым юк Чүпләмичә барысын!.. Берсе дә үзгәрмәгән Аерылдылар. Хатны бары хатын яза: «Ник дәшмисең, тискәре һәм кире шайтан? Алиментың болай ярты-йорты килсә, Көт тә тор дим, яннарыңа кире кайтам!..» Ата кеше борчыла — Ни хикмәт бу? Кердең нинди мәктәпкә? Ник нервамда минем шулай уйныйлар? Минем күңел булсын өчен, ичмасам, Ник соң сиңа бер бишле дә куймыйлар? Күрешә алмау Качып йөрде башта улыннан — Алименттан качты... Акча бит... Инде хәзер үзе аптырый, «Улым нигә миннән кача?» дип. Кермәде — Башлык чакыра сезне! — ди секретарь. — Ул кәгазьдә минем кулым юк. — Дип башлый да мөдир, әйтә: — Кермим, Чөнки янда валидолым юк. Моданы ошатмау Йомыркадан әле генә чыккан Чебеш Әйтә икән әтисенә, әнисенә: — Аңлатыгыз, шундый ямьсез каурый кием Кемнәр текте, әти, сиңа, әни, сиңа? Кем кемне ташлаган — Хатыныңны ник аердың, кордаш? — Кафеларда була башлады — Мине эзләп шунда йөрийөри, Өй эшләрен* тәмам ташлады. Загстан чыкканда — Язылыштык! Инде мәңгелегем Булдың минем! Син ул — хәзинә бит!.. — Исемемне һаман ник бутыйсың, Мин Нәзирә түгел, Нәзинә бит?!.