Поэзия
Бу төбәктә ИСТӘЛЕК Хирурглар тәнне ярып алган Пуляларны безгә бирүче Шәфкать туташлары, сез кайларда? Бармы икән сезне белүче? Бу ярамнан чыккан эре укны Ася салды учка: «Истәлек!» Ә аннары ничә төннәр буе Саклады ул, мине искәреп. Улы кебек итеп карады гел, Ак халаттан, чиста күңеле. Тоташ нурдан торган кызлар булса, Ася инде менә шул үзе! Аны гомер оныта алмамдыр мин, Аксыл йөзле, салмак, үзе тын... Төшкә керә сүзсез елмаеп ул, Ә пуляны күптән югалттым. Аның бәхете булды микән? Юрыйм. Ә бирелгән иде барысы мул. Игелек өчен генә яратылган Кешеләр дә була икән ул! Дию Сугышта мин бүләк алалмадым, Тик яралар гына, алар күп. Сугыш миңа һаман бетмәгән ул, Баш өстендә тора балта күк. Сугыш бит ул әкияттәге дию! Киссәң дә бер башын, Яшерен Икенче баш үстерә ул, явыз, Белеп булмый һич тә мәкерен. Мәшрикъта без дию башын чапкач, Үсеп чыкты кинәт мәгърибтә... Тәкъдиргәме әллә язылган дим? һаман безгә!.. Булмый ни дип тә! Борчу били балаларың өчен. Кайчан туктар исраф, кан кою? Тагы кайда астан гына кыҗрап Баш үстереп ята ул дию?! Сәхрә Салих Авылда туган нигез бар Сагынырга, дәвага: Бәрелешләрдә яра алсаң, Кайтып шунда аварга. Тынлыкта ялгызың гына Уйларга, хәл алырга. Чәбәләнгәр фикерләрне Бер киләпкә салырга. Бергә үскән дуслар белән Утырасың гәпләшеп, Кемгә язмыш мәрхәмәтле, Ә кемнәр калган төшеп. Кемнәре уңган хатыннан, Кайсысы газап күргән? Кем башына кемнәр җиткән, Кемне кемдер күтәргән... Сәхрә Салих сөйләп ала «Нефтә»нең чыккан чорын: Торбадан ташып нефтькә Тулганын Дөм чокыры. Шул тирәдә көтү йөргән, Сарык моңа шаккаткан. Көтүче Юныс йоклаган, Бише чокырга баткан. Кичен хатыннар ду килгән, Тик көлгәннәр соңыннан: Баткан сарыклар барсы да Юнысныкылар булган... Аннан күчә Сәхрә Салих Аракыны тиргәргә. Ник чыгарганнар шуны, дип, Газап итеп ирләргә. — Мин эчсәм дә кәеф өчен, — Дип үзен аклап куя. — Нигә яшь егетләр кәгә? — Сәбәбен әйтә Зыя: — Кем арбасына утырсаң, Шуның җырын... беләсең... Алар синең арбаңда бит, Үзең үрнәк бирәсең! — Юк,— ди Сәхрә,— ялгышасың! Начар өлге таратмыйм. Кәксәм дә тик җорлык өчен, Җирдә аунап мин ятмыйм. Арба хакында мәкалең Искергән, дус, аңлыймсың? Хәзер кемнең мәен эчсәң, Шуның җырын җырлыйсың!.. ...Сәхрәнең шаян сүзеннән Көләбез: хак! дип әйтеп. Көлке өчен ялганлавын, Барчасын гафу итеп. Таныш буровой Ял асты дигән калкуда Бар девон буровое. Тәүлегенә өч йөз тонна Бирә иде җир мае. һәр җәйне буровой яны Печәнен чаба идек. Аның гүләп торуыннан Без бер ямь таба идек. Аның йөрәге бар сыман, Пульсен гүя тоябыз. Эшләвен тыңлап-кинәнеп, Елмаешып куябыз. Тамырыннан кара алтын Акканына куанып, Әти дә дәртләнеп чаба, Чалгысын ялдан алып. Буровойны ул да никтер Үз итте әллә ничек — Танышыдай, аның хәлен Тора иде белешеп. Тик әтине чире екты, Яман шеш — мәрхәмәтсез. Буровой янына бүтән Баралмадык инде без... Быел гына килеп чыктым Буровойга бер иртә... Девон беткән, вышкалар юк, Тора чыгырлы сиртмә. Шул суыра икән нефтьне... Гигант бер челән гүя: Томшыгын күтәргән чакта Койрыгы җиргә тия... Гаҗәпкә калуны минем Күрде оператор да. Бу үзгәрешнең сәбәбен Телиме аңлатырга? Әйтә: — Яшьлек кыска, брат, Дөрләп ага да бетә, Истәлеге генә кала, һәм шул гомереңә җитә. Яшь чагында көч күп була, һаман фонтанланасың, Ә соңыннан нәкъ шушылай Качалкага каласың!.. Тамырларына парафин Утырган, көч сүрелгән... Әйе, картлык! Хикмәт эзлә Яшьлегеңнең көленнән! ...Оператор китте, усал! «Челәнгә» карап калдым. Шунда никтер девонны да, Үземне дә кызгандым. Аэропортта Төенчек, чемодан Күтәргән агайлар Чуар бер агымдай Каядыр агалар. Ни калган бу карчык, Кәкшәйган бу картка? Оядан кузгатып Аларны ни тарта? Улларын шәһәр бит Укытам дип алган, Өйрәтеп, кеше итеп, Үзендә калдырган. Җибәрми авылга, Кайтармый төп йортка. Ихата таркала Эшләрлек кул юкка... ...Сагынып шул улны Очалар калага. Юл әйбәт, чокырсыз, Тузансыз аларга. Карт тәгъсин кыламы Замана юлына? Могҗиза канатлар Илтәләр улына! Эчтән карт кычкыра: Бир, шәһәр, улымны?! Нигезем бетә бит, Бир минем кулымны?! Буыннан-буынга Килгән ул бишегем Җуелыр мәңгегә, Бетәр бит ишелеп?! ...Карт кычкыра, шәһәр Ишетми һаман да: Үз хәле бик тыгыз, Әйдәли замана! Ике исемлек Ике исемлек була күңелеңдә, Тормыш иткән чакта, авырда; Дусларың язылган йөрәгеңә, Дошманнарың утыра бавырда. Бавыр чәнчи, ләкин бирешмисең, Тугры дус бар, хәлне ул күрә: Бәла сине сыткан мәлдә килеп Кул суза да йолып өлгерә. Учагыңда тагы утың дөрли. Дус кадерле бәла кысканда... Ләкин нигә тугры дусың кайчак Әйләнә соң әле дошманга? ...Минем хакта нахак сүз йөрткән дус. Гайбәтләргә ирек ул биргән; Мондый чакта сүз дә тиз тарала, Хуш килә ул кайбер күңелгә... Ул сүз миңа ишетелгән чакта Агулы иде. Күкрәк, тын кысты. Исемлектән түгел, күңелемнән Шытырдатып сыздым ул дусны.