Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Көн уртасында килгән уй яки утыз яшьлек ир егет сүзе Юләрлеге белән хис ташыды, яшьлекнең чик-ярларын басып; Фаҗигасе белән уйлар янды, ил күңеле ярасын ачып. Яшәмәкче, яшьнәмәкче булдык килгән бәхет — яшәү хакына. Вакыт безне исәпләгәндерме егерменче гасыр затыннан?.. Таң калдымы, көлдеме икән еллар без дә сулыш өргән ялкыннан? Хөкемдарлар гадел бәяләсен, тарихыннан чыгып, халкыннан. Гадел булсын... Хыялларга, омтылышларга тулы моңсу кичләр шаһит, шаһит таң, — Күк астында нәрсә кылынса да, чын күңелдән булды, ихластан. Күкрәгемнән, үз иманым кушкач, очырдым мин аккошын да, кара угын да. Җирдә Яхшылык бар, Яманлык бар, — алар арасында улым да1 Туры атмакчы, тигезмәкче үзем нәкъ төбәгән төшкә — Яманга, Шуңа тиярме соң? Гүя атам улым башындагы алмага. Ул бәлки бер карар үткәнемә, ул булмаса, бүтән әйтер карар да: күбрәк булган икән шатлыклары — җирдә ул калдырган ярадан... ...Бүген дөнья безгә калып бара, тән тулы көч, ә җанда ник моң? инде еллар безне чыгардылар алгы сызыгына тормышның. Чыныгырга да, сыгылырга да, шартлап сынарга да җай вакыт! Ил күзенең безгә төбәлгәне онытыла мәллә кай вакыт?... Шундый вакыт: үзең аямыйча, үз-үзеңне кирәк танырга. Биеклекләрне саташтырмыйча, үз күгеңне белеп янарга. ... Ташыйсылар шактый ташып алды, янасылар байтак янылды. Шау чагыңда иңнәреңә синең төрле дан да, яр да сарылды... Хәзер кагын! Китсен, очсын юк-бар! Фейерверк тузаннары да, гайбәтләре, яшьлек чытлыклары һәм вак-төяк дошманнарың да... Хәзер эшкә! Онытылып! Бар ләззәтен тоеп хезмәтнең! Вакыт әйтер — асылың турында. ...Җиңел түгел үзеңә лаек булу Кояш астындагы урыныңда. 1975 Займище Уң якта — Иделнең салкын сулавы. Сул якта — урманның шомлы тавышы. Баш очымда — тау-тау ямьсез соры болытлар аунавы. Күңелемдә — бушлык. Бүлмәмдәге кәгазь өстендә — кипкән күбәләк. Кинәт — поезд тавышы! Төнне ярып, рельсларны нурга манып, алтын алма булып, тәгәри, килә бәхет! Уң якта — Иделнең җылы сулавы. Сул якта — урманның назлы шавы. Өстә — биектә — йомшак, күркәм болытлар тавы. Көз. Муллык. Төн. Син. Рәхәтлек. Бәхет. 1975 Бәргәләнә суда авыру балык. Солитерлы диләр белгечләр. Күрер күзгә таза: сырты — кара, үз урынында — канат-йөзгечләр. Тәне — көмеш. Дымсу күзләрендә — салават күпере төсләре! Шаяра-уйный күк, чәчерәтеп камышлы су чите өсләрен. Уйный күк... Хәтта әле кемгәдер кызык та балыкны күзләве. Ә аның... эчтәге утына түзә алмый җан бирер яр чите эзләве. «Әй, Идел, киң дә син, тирән дә! Яшерче эчкәрәк, түреңә! Их, бер генә, ичмасам, чумарга агымның төптәге җиренә!» ...Мин озак карап тордым бу балыкка — суда сусыз интеккән җанга. Башка килде охшаш — иш нәрсәләр, — Ни генә юк дисез җиһанда! Халыклар бар. Юк, халыклар түгел, кешеләр бар, хәлләре шул балык сыманрак. Сайда гына яшәп китүчеләр, һай, чын, тирән тормыштан ерак! (Ә яшәүләр һаман мәгънәлерәк, һәр көн саен кызык, баерак!) Үз хәлләрен аңлаганнары бар, Бар аңламый мәңге кайтмаска дип киткәннәр. ...Авыру балыкка соң ни әйтә алсын Иделдәге камыш-җикәннәр! 1974 Күк — зәңгәр чатыр иде дә, Җир —дулкын-түшәк иде... Өстебезгә тургай егылгач, нәрсәләргә икән юрадың? Арышларны кочып еладың!.. Сөенечтән булгач, тыймадым. Сүз куештык кабат килергә. Зәңгәр чәчәк калды озатып. ...Сискәндереп җанны, оялтып, бер көн хәтер куйды кузгатып. Килдем ялгыз. Кыр буш. Кая арыш1 Камылына кадәр якканнар! Син килгәнсең беркөн, ә ул җиргә яткан булган инде ап-ак кар... 1974 Шөкер, мин дә байтак бактым якты дөньяның күзенә! Әй, ул кышкы аяз төнге күкнең чуарлыгы, серлелеге! Уҗымнарның көзен яшькелт дулкын булып уйнаклавы, көнбагыш кырларының сары утта ялкынлавы, шәфәкъләрнең канлы моңсу кызыллыгы, таң атканда Идел өсте алсулыгы... Шөкер, күрдем — чәчәкләрнең таҗын, бөек рәссамнарның мәңге тере буяуларын, балкып янган асыл ташларны, салават күпере астындагы яңгыр толымын, төсле музыканы, тулган айның салкын саф аклыгын (сокланып туймадым карап аңа, әле мәшригына, әле мәгърибенә чыгып кыйтгаларның) гәрәбә залларны, шәрабларның нурда балкышын... ... Ә шулай да, мин күргән могҗизаларның иң олысы, илаһие — эссе мунча ләүкәсендә тонык утта, таза тыгыз мускулларына һәм иңнәренә борчак-борчак тирләр чыккан яшь, сәламәт Кеше тәне! 1975 Каршылык Бала чакта үзем тапкан изге чишмәм — синең өчен бер су. Гадәти су — Н2О. Нәселемнең шәҗәрәсе — иске кәгазь сиңа. Мине өзгәләгән җырлар сиңа ни... Гаҗәп инде: кырмыскалар дөньясыдай мыжлап торган ыгы-зыгылы шушы тормышта, шыр сәхрәдә калган ялгызак күк, утыр инде икең бер булып! — (Ай, бу язмыш холыксызлыгы!) Бер учакка багып! Янып... ...Йөрәкләр типсә дә бер булып, бер-беребездән яшереп, барыбер нидәндер (ахры, капыл аерылудан) куркабыз. Ялкын шул бер булса да, төрле уттан без... 1974 Сабыйлыктан килгән мирас — беркатлылык! Сафлык белән тоташкан җеп — беркатлылык. Җанымның бер юанычы, куанычы — беркатлылык... Ах! Куенымда йөрткән кешем шул бер катны салдырмакчы, болай да инде ачык җанны шыр-шәрәгә калдырмакчы... Җанны сарды меңкатлылык! Җиңдем диеп юануы бөр рәхәттер, ә чынында, бу — мең катлы җәрәхәттер... 1974 О Л. истәлегенә Афәрин! Мең яшә! Браво!! Калмаган комедия дә, калмаган водевиль дә!- Алкышка күмгәннәр аны, күмгәннәр аны гөлгә!.. Афәрин! Мең яшә! Браво!! ...Картлар йорты сәхнә түгел икән! Менә кайда көткән драма... Төш Күрдем бер төш: мин бәләкәй малай — рәсем ясыйм, имеш. Ясаганым — ниндидер кош. Бара торгач, каргага охшаш шыксыз гына җан иясе килеп чыкты. Бөтереп аны, ният — ясау яңабаштан берәр былбыл, я булмаса, лачын-бөркет. Тик... ничек тә-бетереп булмый бер сызганны! Яңа кәгазь сорамакчы үрелеп — юк... ...Әни миңа, гомер кебек, ак кәгазьне берне генә биргән булган. 1975 I Менә тагын... яки онытылмас мизгел-бәхет Һаман күңелдә, күңелдә һаман таныш түгел берәүнең йөзе. Аэропортта, самолетка утырып, күк катына менәр алдыннан, бәхетле бер якынлык тоеп, теләп, яратып озак итеп бер карап торган иде ул!.. Рәхәтләнеп, изерәп, ләззәтләнеп, апрель кояшындагы кар кебек, эреп тордым мин дә ул карашта... ...Менә тагын, күпме ел үткәч, Бөгелмәдән ерак-еракта, таулы-ташлы диңгез ярында, тагын бер йөз. Инде бүтән йөз, әмма шул ук күзләр, нәкъ шул ук караш! Күпме якынлык! ...Исемеңне дә синең сорамадым, дулкын ерып үтеп барышлый, «рәхмәт!» дидем. Син дә, бәхетле бер каушау белән, сүзсез генә миңа баш кактың... 1975 Иң биек тау Кояшларга якын түбәләр бар! Кешеләр бәхетле җыр җырлый-җырлый менеп-төшеп йөри алса — кечкенә үр дә иң биек тау минем өчен. 1975 Назыйм Хикмәт Күктүбәдә Аяз көнне биектән — Каратау башыннан карагач — еракта еракта, күгелҗем офыкта, әлҗе-мөлҗе булып күренә Туган иле ярлары! Ничәнче кат инде, тораташтай катып, багып тора диңгез ягына. Алда — Кара диңгез. Ә артта, ян-якта — бәрәкәтле Кырым-йорт-җире. Сихәтле җил. Көзге чуарлык. Иөзөм кырлары. Тәмле ис... Диңгез өсләп кыр казлары очып бара каршы ярга. Берәү — икәү... тугыз... Бигрәк тиз очасыз шул! Отып калалмассыз бар сүземне... Ичмасам, сез сәлам әйтегез — тауларыма минем, Мәмәдемә, дусларыма... Йөрәк борчыса да кайчак, таза әле, исән-сау диегез. Йөгереп килер идем үзем дә, арада шул... менә диңгез! Түбәсендә Каратауның— җилләр. Иркәли дә чәчне, йолкый да. Зәңгәр күзле алтмыш яшьлек шагыйрь, унсигездәге кебек алгысынып, карап тора Кара диңгезгә. Әй, дулкыннар! Кара исем алган зәп-зәңгәр су! Йөртмәдегез кайларга кагып! Кыяларга килеп бәрелгәч, киңәймәде ярлар ишелеп, бер юаныч — яньчелсә дә, йөрәк зурайды! Сыйдырырлык булды дөньяның шатлык-кайгысын. ...Кара диңгез алда. Каратау. Сагышының аның бар төсмерен җыйган кебек елтыр ташлар ята яр тулып... 1975