КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
АПРЕЛЬ. 1975 ЕЛ Узган ел «Комсомольская правда» газетасы КамАЗда тимерчелек комплексы төзелешендә эшләүче комсомолецларның җыелышы турында язып чыккан иде. Төзүчеләр, монтажчылар һәм эксплуатациячеләр ул вакытта өстәмә йөкләмә кабул иттеләр: төзү эшләрен вакытыннан элек тәмамлау белән бергә, производство куәтләрен вакытыннан элек үзләштереп, продукция чыгара башларга! Җыю заводында эшләячәк эшчеләр һәм «Автозаводстрой» идарәсенең СМУ-5 төзүчеләре дә өстәмә план алганнар иде. Бер ел узды... 1974 елның декабрь ахырында бөтен союз удар төзелешендә листовка-молния таралды. «Ф. Исянов җитәкчелегендәге комсомол-яшьләр бригадасы автозаводның төп конвейеры нигезенә миллион кубометр бетон салды», дип язылган иде анда Бу иң яхшы профессиональ төзүче коллективларның күрсәткечләреннән дә артык. Кайбер көннәрдә коллектив сменага өчәр норма үтәде. Уңышның сәбәбе шунда: комсомолецлар икенче һәм өченче сменада хезмәтне оештыруга контрольлек итүне үз өсләренә алдылар. Иң яхшы балта осталары һәм бетончылар бригадалары белән төзелгән «бишлек договоры» да алга әйдәде. Бишьеллыкның билгеләүче елы ахырында биш коллективның һәрберсе иң югары хезмәт җитештерү чәйлегенә иреште. Беренче урынга Ф. Исянов бригадасы чыкты. Алар бишьеллыкның төгәлләү елына киеренке планны Ленин комсомолы туган көнгә, вакытыннан элек үтәргә булдылар. Республикаларның Верховный Советларына" сайлаулар буенча Үзәк сайлау комиссиясе составына кандидатлар күрсәтү башланды. Төзүчеләр җыелышында РСФСР Верховный Советына сайлаулар буенча Үзәк сайлау комиссиясе составына СМУ-6 штукатур-малярлар бригадиры Гөлүсә Зөфәр кызы Ямалнева күрсәтелде. Ул — производствоны оста оештыручы, яшьләрне кайгыртучан тәрбияли белүче. Зур җәмәгать эшләре алып бара, партиянең Татарстан өлкә комитеты һәм «Кам- гэсэнергострой» парткомы члены «Социалистическая индустрия» на строительстве Камскою автозавода». Вильнюс шәһәрендәге «Жальгирис» станоклар төзү заводында уннарча станоклар ел башыннан башлап экономияләнгән металлдан эшләнде. Алар барысы да КамАЗга җибәрелде. Машина төзүчеләр яңа машиналар ясаганда станокларда металл куллануны киметергә тырышалар. Мәсәлән, яңа конструкцияләрдә фрезер станоклары ун килограммга җиңеләйде. • Советская Россия», Мэскәү. СССРның 60 еллыгы исемендәге Дмитровград автоагрегат заводында «КамАЗ» йок машиналары өчен 42 исемдә узеллар һәм детальләр җитештерү үзләштерелде. Алар—кузов арматурасы әйберләре: ишек йозаклары, тоткалар, көзгеләр, пыяла йөрткечләр һ. б. лар. Боларны җитештерә торган цех әлегә вакытлы мәйданга урнашты. Бер үк вакытта заводта куәтле производство комплексы — КамАЗ иярчене төзелә Анда йөк машиналары өчен күп кенә детальләр эшләнәчәк. Инде механик җыю корпусының беренче чираты төзелеп бетеп килә «Труд», Мәскәү. Партком секретаре А. И. Коньков һәм профсоюзның завком председателе А. И. Георгиевский җитәкчелегендә Воскресенск химкомбинаты хезмәткәрләре делегациясе КамАЗда булып китте. Берничә көн дәвамында кунаклар Пресса үзәгенең эш тәҗрибәсен һәм күргәзмә агитация алымнарын өйрәнделәр. •Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Электроаппарат заводы коллективы Кама автогигантының мөһим заказын срогыннан ике айга элек үтәде. Чаллыга куәтле станоклар һәм югары җитештерү- чәнлекле агым линияләре белән автомат идарә итү буенча йөзләрчә җайланмалар- озатылды. Бу продукциянең күпчелегенә Дәүләт сыйфат билгесе бирелгән. ТАСС, Харьков. Ленин өмәсенә Чаллыда 60 мең 399 кеше катнашты. Тулы булмаган хәбәрләргә караганда, бер миллион 100 мең сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды. Автозавод төзүчеләре өмә көнне эшләгән эш 102,6 мең сумлык булды. СССР Верховный Советы депутаты Рәис Сәлахов җитәкчелегендәге монтажчылар бригадасы иң зур күрсәткечкә иреште. Бу бригада тизләтелгән ысул беләк җиде катлы йорт кора. Бригада членнары өч смена дәвамында 55 кубометр урынына 75 кубометр тимер-бетон конструкция монтажладылар. «Социалистическая индустрия* на строительстве Камского автозавода». «Тимерчелек заводының беренче чиратын ходка җибәрергә һәм 154 исемдәге продукция җитештерүне үзләштерергә»— 1975 елга Кама автомобиль комплексын төзүчеләр шундый социалистик йөкләмә алганнар иде. КамАЗның тимерчелек . заводы кебек куәтле предприятие моңа кадәр бу тармакта юк иде әле: җитештерү күләме буенча ул илебездәге иң зур автомобиль заводларындагы тимерчелек цехларына караганда ике мәртәбә куәтлерәк булачак. Тимерчелек производствосы корпусларының берсе. П. М. Баскаков бригадасы бетон кабул итәргә керешә. Үзбушаткычлар бер-бер артлы килеп тора. — Әгәр эшләр болан барса, — ди бригадир, — смена ахырына 200 кубометр бетон салырбыз кебек. Петр Михайлович Баскаков Чаллыга моннан өч ел элек килде һәм авто-җыю заводының күперләр цехына фрезерчы булып урнашты. Әмма әлегә заводта аңа үз һөнәре буенча эш юк иде. Заводның башка күп кенә эшчеләре үрнәгендә, ул төзелештә эшләргә кереште. Январь аенда аның бригадасы «Автозаводстрой» идарәсе коллективлары арасында социалистик ярышта беренче урынны алды. Бу уңышта бригадирның үз роле дә зур. Ул, тимерчелек заводы төзелешендә беренче- ләрдән булып, бетон коюда металлдан эшләнгән форма куллана башлады. Бу монтаж эшләрен җиңеләйтә, бетон кабул итү өчен каркасларны әзерләү срогын: кыскартырга мөмкинлек бирә. Элек бетонны кабул иткәнче, балта осталары — бетончылар эш вакытының өчтән ике өлешен бетон кою өчен такта тышлык ясап үткәрәләр иде. Бу корпуста ике цех булачак. Берсендә төзүчеләр, арматурчылар нигез каркасын әзерлиләр. Балта осталары, бетончылар каркасларны тышлык белән төрәләр, икенчеләре аларны бетон белән тутыра, өченчеләре манолит стеналардан тышлыкларны ала. Бу цехта ярдәм җиһазларының күпчелеге, барлык коммуникацияләрне, производство калдыкларын чистарту системасы булачак. Корпусның икенче яртысында — термит цехында — төзүчеләр бөтенләй күренми диярлек. Монда инде эстафетаны станокларны көйләүчеләр, эксплуатациячеләр кабул итә. Запорожье шәһәреннән килгән 233 номерлы машиналарны көйләү идарәсетермоагрегатларны, прессларны һ. б. машиналарны монтажлый. «Труд», Мәскәү. Пресс-рам заводының рам цехында Япониянең «Камацу» фирмасында ясалган лонжерон линияләрен монтажлау башланды. Бу эшләрне «Двигательмонтаж» идарәсенең И. Зайцев бригадасы башкара. «Социалистическая индустрия* на строительстве Камского автозавода»-.