Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕР ШИГЫРЬЛӘРГӘ КҮЧКӘН ЧАК

лаган һәм бүген дә тын гына гомер итә. Ләкин шагыйрьнең биографиясе белән танышу шунда ук әлеге уйны юкка чыгара. Хисам Нуретдин улы Камалов 1926 елда Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында туган. 1941 елда җидееллык мәктәп тәмамлагач, колхозда эшли, шуннан армиягә алына. Ул 1944—1945 елларда сугышта катнаша, авыр яралана (шагыйрьнең «һәркемнең гомере бер генә» романы — шул еллар истәлеге)... 1946—1950 елларда Бөгелмә педагогия училищесында, 1950— 1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1954—1967 елларда — Татарстан китап нәшриятында редактор. КПСС члены. 1957 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә... Күрәбез, шагыйрь Хисам Камаловның биографиясенә тынычлык бөтенләй хас түгел; аның януы-көюе, үсмер- леге-яшьлеге, ирлеге һәм тынгысыз хезмәте белән бәйле рәвештә генә еллары елларга тоташып бара икән. Шулай булгач, алда әйтелгән соңгы еллар тынычлыгын ничек аңлыйк?! Мин аны «Гомер шигырьләргә күчкән чак» дип атар идем: бу фикерем— шагыйрьнең барлык язганнарын — иҗатын яңадан күздән кичергәч туган бер уй. Хисам Камал беренче шигырьләре белән әдәби журналыбызда 1954 елда күренә. 1958 елда «Яну» поэмасын язып бастырган шагыйрь шуннан соң чыккан 12—13 китабын эш көненнән соң калган көче белән, йокысыз төннәрдә уздырган гомере хисабына яза. Биредә әйтеп китү урынлыдыр: сугыш нык какшатып калдырган сәламәтлеген эш көннәренә дә һәм йокысыз төннәренә дә җиткерү өчен шагыйрьгә шактый тәвәккәллек, үз-үзен аямау, егетлек кирәк була. Бәхеткә каршы, аның бу актив эше шигъри үткенлеге, көче кимү исәбенә булмады. Иҗат эшләре белән генә шөгыльләнә башлаганнан соң да, ягъни 1967—1975 еллар арасында, Хисам Камалның өр-яңа иҗат уңышларының шаһиты без. Менә «Тормыш Казанның яңа һәм шактый тыныч бер почмагында каләмдәшебез Хисам Камал яши. Матбугат йортында, газета-журнал редакцияләрендә башка шагыйрьләргә караганда сирәгрәк күренгән, шулай ук җыелышларда- кичәләрдә дә шаулап йөргәне ишетелмәгән шагыйрьне, ничектер, югарыда әйтеп узган тынычлык белән бәйле генә күзаллап була сыман. Әйтерсең бу шагыйрь — шулай тыныч туган-тынын тормыш баш дулкыннары», «Бәхет телим», «Өмет», «Каен суы», «Язмыш елмаюы» исемле китаплар. Бу китапларга аз гына яңадан куз салып узыйк. Чөнки, беренчедән, элегрәк язылган байтак әсәрләре дә. яңалары да, дөресрәге, шагыйрь гомеренең зур өлеше — шушы китапларда; икенчедән, шушы китаплар шагыйрьнең осталыгы һәм фикри тирәнлеге, дөньяга карашы һаман үсештә икәнне раслый; өченчедән, алар — Хисам Камалның иҗатта үз принципларына һәм тормышка мәхәббәте даими тугры булуына дәлил Хисам Камал бигрәк тә гади хезмәт кешеләренә, чынлыкка иң якын торып язуьи белән, шушы якынлыкны һәр әсәрендә саклавы белән күп каләмдәшләреннән аерылып тора. Авторның үз әсәрендәге геройны сызыклар белән генә түгел, ә куе буяулар белән, тәфсилләп бирүе бу аерымлыкны — үзенчәлекне ачыграк, җетерәк итә. Мәсәлән: Сатучы кыз сөйли дус кызына: — Әй. Мәгъшия, күрсәң, җаным син, Кичә кергәч бер бик матур егет, Ток суккандай каушап калдым мин. Минем эштән нидер гаеп тапты, Жалу язды миңа шушында. Ә мин аңа шундый гашыйк булдым. Яза яздым хәтта һушымнан: Озаграк язсын диеп торам. Бүтән берни килми башыма. Кулларымнан вак акчалар коела Чылтыр-чылтыр идән ташына. («Тормыш дулкыннары» китабыннан.) Хисам Камал шигырь өчен материалын күзгә дә чалынмаган гадәти урыннардан, таба белә. Шигырьдә күрсәтәсе вакыйгаларны хезмәтнең теләсә кайсы өлкәсеннән алу осталыгына да. аны зуррак, масштаблырак итү һәм җирдән югары күтәрә алу осталыгына да ирешә ул: Атомны бомбалый Кешеләр акылы... («Язмыш елмаюы» китабыннан.) Яки: Тугрылыкны бәяләми Әй, кызлар, бивафалар. Башта курчак вата алар. Аннан безне ваталар. («Язмыш елмаюы» поэмасы.) Тормыштагы беренче карашка әллә ни әһәмияте дә юк кебек кечкенә эшләрне дә, иң гади хезмәт кешеләрен дә чын күңелдән яратуы, аларны үз йөрәге аша үткәреп, хисләнеп, бөтен нечкәлекләрен күрсәтергә тырышып язуы Хисам Камалны сюжетлылыкка һәм. ниһаять, зур поэмалар язуга китерде. Бу җәһәттән шуны да әйтмичә булмый: аның иҗатына тәнкыйтьчеләребез игътибары җитенкерәми әле. ө бит шагыйрьнең тормышчан якты иҗатыннан язуның күп серләренә өйрәнергә була. Шуңа күрә дә мин аның бүгенге иҗаты кәннәрен — «Гомер шигырьләргә күчкән чак» дип бәялим... Юк, бу тыныч чак түгел, моңа шагыйрьнең Әлмәт яклары, КамАЗ төзелешләре үзәгеннән күтәреп күрсәткән прораб Нур, бетончы Илфәт кебек егетләре шаһит... Кыскасы, тормыш корабым Эләкте өермәгә: Дулкыннар дию шикелле. Бортка китереп бәрә. Корабым чайкала хәтәр. Мин авам палубада. Трослар өзелә шартлап. Тик фикерем аек кала. «Язмыш елмаюын поэмасында прораб Нур әйткән бу сүзләрне мин шагыйрьнең үз сүзләре итеп ишетәм. Хисам Камал бүген дә хисләре белән давылланып, элеккечә янып яши, заман белән бергә атлый. Әлеге «Язмыш елмаюы» дигән китабында аның «Пулеметчы» дигән кыска шигыре бар. Шигырь эчтәлеге белән яшьләргә адреслана. Автор фронтта булган бер хәлдән чыгып, пулемет төбеннән кузгала алмас дәрәҗәдә аяклары яраланган сугышчы турында сөйли. Автор әйткәнчә, яралы булса да, егет ахыргача пулемет янында кала: Папиросым аңа куеп киттем. Ут белән ул нык ышыклады... Ә шигырьнең соңгы строфасында Хисам Камал үзен, бүгенге иҗат җырында солдат буларак, яралы пулеметчы итеп күрсәтә һәм яшьләргә болай мөрәҗәгать итә: — Калдырыгыз пулемет төбендә, мин чигенә алмыйм барыбер! ...Әйе, безгә чигенергә ярамый, чигенмә, шагыйрь! Әдәбият кырларында поэзиябезгә алга барырга ярдәм итеп сафта, көрәштә кал, иҗат утларында безнең белән бергә ян, Хисам абый!