Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ КУМЫК ӘДӘБИЯТЫ

Габдулла Тукайның әдәби мирасы татар халкының милли байлыгы һәм горурлыгы булып тора. Татар әдәбиятының үсешен Тукай иҗатыннан башка күз алдына китерү кыен. Аның дулкынландыргыч лирикасы, үткен сатирасы, ялкынлы публицистикасы татар халкының гына түгел, күп кенә башка милләтләрнең дә рухи үсешенә зур йогынты ясаган. Бу йогынты кумык әдәбиятында аеруча ачык чагыла. Габдулла Тукай иҗаты тәэсирендә кумык әдәбиятында мәгърифәтчелек һәм революцион-демократик идеяләр формалаша. Кумык халкының тугандаш төрки халыклар белән бәйләнеше турында сүз барганда тарихка күз төшереп алмый булмый. Кумыклар борын-борын заманнардан Каспий буе яссылыгының төньяк-көнчыгышында яшәгән. Көнбатыш һәм көнчыгыш халыкларын бер-берсе белән бәйли торган күп юллар кумык далалары һәм Каспий диңгезе аша үткән. Төрки телдә сөйләшүче кайбер күчмә кабиләләр соңра, шушы уңдырышлы җирләрдә төпләнеп, утрак тормышка күчкәннәр, терлек асрау һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Тора-бара алар элек-электән бу далаларда яшәгән җирле халыклар белән аралашып беткәннәр. Әнә шул заманнардан бирле кумыклар күп кенә төрки халыклар белән тарихи-экономик бәйләнешкә кергән. Дагстанлылар, эш эзләп, Астрахань, Троицк, Уральск. Оренбург шәһәрләренә һәм бигрәк тә көнчыгыш халыкларының уртак культура үзәге Казанга бара торган булганнар. Алар белән бергә Идел буеннан тау иленә, кумык далаларына көрәш һәм азатлык идеяләре һәм аң-белемгә омтылыш хисләре кайткан. Соңра Каспий буе авылларында һәм шәһәрләрендә, татар мәктәпләре үрнәгендә, гомуми белем бирү мәктәпләре ачыла башлаган. Бу мәктәпләрдә башлыча татар дәреслекләре буенча укытканнар һәм күп очракта мөгаллимнәре дә татар мәгърифәтчеләре булган. Әйтик, 1768—1838 нче елларда Жаксай шәһәрендә Тажетдин Ялчыгол исемле татар мөгаллиме укыткан. XIX йөз ахырларында исә Исхак исемле Казан татары шул ук мәдрәсәдә укытучы булып эшләгән. Татар халкының мәшһүр әдибе, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов нугай балаларына аң-белем биргән. ...Тукай иҗатын һәм аның кумык әәдбиятына йогынтысын өйрәнгәндә татар һәм дагстан әдәбияты үрнәкләрен бер-берсе белән чагыштырырга, аларның идея-тематик үзенчәлекләрен ачыкларга туры килде. Язма әдәбият истәлекләре белән генә чикләнмичә, мин заманында Габдулла Тукайның үзен күреп белгән кешеләрне табарга, бөек шагыйрь турындагы сәхифәләрне аларның үзләреннән ишетергә тырыштым. Каспийск шәһәрендә Шаше Зәлиев исемле бер карт очрады. Тукай һәм аның иҗаты белән кызыксынганымны белгәч, ул озак кына сүзсез утырды, аннары, кумык картларына хас басынкы тавыш белән, әкрен-әкрен хәтер йомгагын сүтәргә кереште. Сиксән алты яшьлек бу карт яшь чагында, эш эзләп, Идел буе шәһәрләрендә йөргән. Г Самарада. Уральскида булган, Казанга барып чыккан. Тукайны ул беренче кат Кабан күле буенда очраткан. «Кабан күле буендагы бер чәйханәгә кереп, капкалап чыгарга иде исәп, — дип сейләп китте Шаше карт. — Аннары берәр якташны очратмаммы, дигән өмет тә бар иде. Карыйм, шунда сөйләшеп утырган яшьләр арасыннан чандыр гына бер егет еш-еш минем якка күз сала. Кай ягым белән аның игътибарын җәлеп иткәнмендер, белмим. Әмма ул озакламый, дус-ишләреннән аерылып, минем янга килде һәм ягымлы тавыш белән сәлам бирде: «ӘссәламегаләйкеД! Сез. туган. Кавказ ягыннанмы әллә?» — ди. Кумык икәнемне белгәч, хәл-әхвәл сораштыра башлады, үзенә кунакка чакырды». Шаше Зәлиевнең сүзләренә караганда, шуннан соң Габдулла Тукай белән алар шактый еш очрашканнар. Тукай Дагстан халкының тормыш-көнкүреше белән кызыксынган, кумыкларда газета-җурналлар чыга башлавын ишетеп, чын күңелдән шатланган. Бу елларда Дагстаннан Казанга килеп эшләүче тагын күп кенә яшьләр Габдулла Тукайны күреп белгәннәр. Күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтче Нухай Батырмор- заев байтак вакыт Казан типографияләрендә хәреф җыючы булып эшләгән. Тукайның кайбер әсәрләре аның кулы аша да узган. Нухай Тукай шигырьләрен почта аша үз балаларына—уллары Зәйнәлгабид белән Әбделхәмиткә һәм кызы Рапишка җибәрә торган булган. Зәйнәлгабид Тукай шигырьләрен үз яшьтәшләренә кычкырып укыган, һәм ул әсәрләрдә Дагстан яшьләре үзләрен дулкынландырган күп сорауларга җавап тапканнар, алар йогынтысында соңра алдынгы интеллигентлар рәтенә, мәгърифәтчеләр сафына басканнар. Тукайның беренче шигырьләре үк кумык яшьләрен тирән дулкынландырган. «Мужик йокысы», «Соры кортларга», «Китмибез», «Государственная думага» һ. б. шигырьләр Каспий далаларында, тау үзәннәрендәге ерак авылларда телдән-телләргө күчеп йөргән, һәркемгә мәгълүм булганча, бу шигырьләрендә Тукай, 1905 елгы революцион күтәрелеш рухы белән дәртләнеп, халыкны мәңгелек йокыдан уянырга, кәрешкә күтәрелергә, аң-белем алырга өнди, ярлыларга җир вәгъдә итеп тә коры сүз белән генә калган Дәүләт думасын тәнкыйтьли, һәм менә нәкъ шуның өчен дә халык теләкләренә, аның уй-фикерләренә аваздаш булган бу әсәрләр кумыклар арасында бик тиз таралып өлгерә. Революцион күтәрелеш елларында, Тукай һәм татарның башка алдынгы әдип- о ләренең дә йогынтысы белән, кумык әдәбиятында гражданлык лирикасы үсеп китә ° Моңа мисал итеп шул ук Нухай Батырморзаев иҗатын китерергә мөмкин. Иң беренче әсәрләрендә үк Нухай уз халкын азатлык өчен көрәшкә, мәгърифәткә өнди, иске тәртипләрне аяусыз тәнкыйть итә. «Кавказның һәм бөтен Россиянең бүгенге хәле» исемле поэмасында шагыйрьнең дөньяга карашы аеруча ачык чагыла. Нухайның бу поэмасын игътибар белән укыганда аның беренче чыганагы, иҗади этәргече Тукайның «Соры кортларга» шигырендә икәнен ачыклау кыен түгел. Тукай кебек үк, Нухай да үз әсәрендә гади халыкны талап баеган комсыз байгуралардан, капкорсак ишаннардан көлә, кимсетелгән, изелгән хезмәт кешеләрен яклап чыга. Шулай ук Нухай патша хөкүмәтенең шовинистик идеяләрен шул сәясәткә каршы куя. Нухай фикеренчә, рус та, еврей да, әрмән дә, грузин да — һәммәсе тигез хокукта булырга тиеш. Шагыйрьнең бу юлларын укыган вакытта ирексездән Тукай сүзләре искә төшә И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк. Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк; Мәдәният мәйданында урын алыйк,— Егыла-тора алга таба атлыйк, ммди. Нухай Батырморзаев Габдулла Тукайны кумык әдәбиятына зур йогынты ясаган башка күп даһи әдипләр белән тиң саный, аның исемен А. С. Пушкин, Н В Гоголь, Л. Н. Толстой, А М. Горький исемнәре белән янәшә куя. «Алар полиция камчысыннан да. дар агачыннан да, җәллад балтасыннан да. зинданнардан да курыкмадылар.— дип яза Нухай.— Алар самодержавиенең барлык әшәке якларын аяусыз тәнкыйть иттеләр. Үзләренең бөтен иҗатларында, бөтен әсәрләрендә алар гади халык фикеренА Н МОРАТ АКБИЕВ ф ГАБДУЛЛА ТУ КАП ҺӘМ КУМЫК ӘДӘБИЯТЫ алга сөрделәр. Алар өчен дөреслек, чын хакыйкать үз тормышларыннан да кадерлерәк иде һәм алар бөтен барлыклары белән шуның өчен көрәштеләр». Иҗатының чәчәк аткан елларында Нухай Батырморзаев «Давыт һәм Ләйлә», «Бичара Хабәйбат» повестьларын, «Тамыр җәйгән агач» шигырен язды, һәм аның бу әсәрләрендә шулай ук Тукай" йогынтысы ачык сизелә. Әлеге әсәрләрне Г. Тукайның шул ук «Соры кортларга», «Мактанышу». «Ишан», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырьләре белән чагыштырып караганда, алардагы рухи якынлыкны һәм идея бердәмлеген сиземләү кыен түгел. Бер Нухай гына түгел, кумык халкының башка әдипләре дә Тукайны үзләренең остазы дип санаганнар һәм Тукайдан өйрәнгәннәр. Әбүсуфьян Акаевның гаять бай әдәби мирасын тикшергәндә аның шигырьләре белән Тукай әсәрләре арасында фикер уртаклыгы, идея бердәмлеге ачык күренә. Ул үзенең күп кенә әсәрләрен Тукайга ияреп язган һәм кайбер очракта үз шигыренең тукымасына Тукай юлларын кертеп җибәргән. Мәсәлән, «Яшьләргә нәсихәт» поэмасында Акаев, иҗади эшкәртеп, Габдулла Тукайның «Толстой сүзе» исемле шигырен файдалана: Пандасыз бош заман гетмесин воьре, Билмейгенинг артдыр пәгьмунга гере, Алтундан сыйлы бил гьар сагьатынгны. Ашамакъ бил сен яшамакь учун, Тюгюлдюр яшамакь ашамакъ учун. Габдулла Тукайның «Китап», «Бәхетле бала», «Мәктәп», «Мәктәптә», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» исемле шигырьләрен Акаев, Дагстан җирлегенә яраклы рәвештә эшкәртеп, кумык телендә бастырып чыгарган. Ул чордагы кумык әдипләренең күпчелеге, иҗат мәсьәләләрендә Габдулла Тукайдан өйрәнсәләр дә, дөньяга карашлары, сыйнфый аңнары белән Тукай дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр дип әйтү кыен. Моның өчен аларга әле җитәрлек социаль шартлар тумаган булган. Чөнки күп санлы милли интеллигенциясе, Хөсәен Ямашев кебек өлгергән большевиклары булган татар халкы үзенең культура дәрәҗәсе, экономик һәм сәяси үсеше буенча башка төрки милләтләрдән шактый өстен торган. Әмма, шуның белән бергә, кумык интеллигенциясе, үзенең культурасын, әдәбиятын үстерергә омтылып, рус һәм алдынгы бүтән милләтләр әдәбияты белән бер- рәттән, татар халкының да күренекле әдипләре һәм бигрәк тә даһи Тукае белән якын мөнәсәбәткә керергә тырышкан. Тукай турында соңра Н. Батырморзаев болай дип яэа: «Ул бик иртә вафат булды. Әгәр тагын бераз гына яшәсә дә, ул бөек эшләр башкарган булыр иде. Әмма иҗат итеп калдырган шушы әсәрләре белән дә ул Казан татарлары арасында хаклы рәвештә мәңгелек данга иреште» Кумык халкының тагын бер ялкынлы әдибе — Нухайның улы Зәйнәлгабид Батырморзаев Тукайны шулай ук үзенең остазы дип санаган. Шагыйрь һәм прозаик, драматург һәм тәрҗемәче, «Таң йолдызы» журналының һәм большевистик «Эшче халык» газеггасының редакторы, гражданнар сугышы герое 3. Батырморзаев Астраханьда, Казанда укыган, Стамбулга, Парижга барып югары белем алу турында хыялланган, татар демократлары белән якын элемтәдә булган, татар халкының борынгы культурасын һәм әдәбиятын яхшы белгән. Үзенең иҗат эшчәнлегендә ул һәр яктан Тукайга охшарга тырышкан. Хәтта, Тукайга охшатып, өстенә европача костюм, башына кавказ папахасы урынына татар кәләпүше киеп йөргән, һәм бу ике шагыйрьнең гомер юллары да бер-беренә шактый охшаш. Тукай, үсмер чагыннан ук якты идеаллар белән янып, 27 яшендә үлгән, ә Зәйнәлгабид, шул идеаллар өчен көрәшеп, 22 яшендә һәлак булган. Зәйнәлгабид иҗатында да әдәби-эстетик зәвык, җәмгыятькә, дөньяга караш ниндидер дәрәҗәдә Тукай лирикасы тәэсире белән дә формалаша. Әйтик, аның иң көчле шигырьләреннән берсе—«Таң йолдызы» идея-тематик яктан да, төзелеше, сурәтләү чаралары буенча да Г. Тукайның «Иттифак хакында» исемле шигыренә якын тора. Ул да Тукайга хас күтәренке романтик пафос белән, халыкны өндәү, алга әйдәү рухында язылган: Тукай да. Батырморзаев та халык авыз иҗаты әсәрләрен җәүһәргә тиңләгәннәр. «Әгәр халкыбызның алтыннардан кыйммәт бу җәүһәрләрен бергә тупласаң, аларньг мәктәпләрдә өйрәтсәң, балаларыбыз халыкның үткәнен, аның борынгы тарихын аңларлар, туган телебезнең кадерен белерләр иде», — дип яза Н. Батырморзаев. Әйткәнебезчә, Тукайның эстетик карашы, аның әдәби мирасы, бу бөек шагыйрьне тудырып үстергән халыкның милли культурасы да кумык интеллигенциясе өчен тормыш һәм көрәш мәктәбе була. Татар халкының шатлыгы тау иле халыклары өчен дә шатлык, аның кайгысы — шулай ук уртак кайгы була. 1913 елның апрелендә Казаннан Дагстанга бөек шагыйрьнең вакытсыз үлеме турында хәбәр килгәч, лак шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Сәет Габиеө, Дагстан халкының уртак кайгысын белдереп, үзенең некролог-мәкаләсендә болай дип яза: «Рәхимсез үлем безнең яшь җырчыбыз Тукайны бик иртә кабергә алып китте. Аның күңел кыллары үзенең моңлы авазлары белән безнең йөрәкләрдә ышаныч һәм дәрт уяталар иде... Ләкин аның иҗаты мәңге үлмәс, аның артыннан яшь үсентеләр шытып чыгар һәм алар халыкка хезмәт итүдә бөек Тукай башлаган эшне дәвам итәрләр». һәм бу күренекле революционерның сүзләре озакламый чынга ашты. Шагыйрь үлеменнән соң дүрт ел узуга Бөек Октябрь революциясе җиңде. Революция Тукай шәкертләренә иҗатта киң һәм якты юл ачты. СССР халыклары әдәбиятларында бербер артлы бик күп яшь талантлар үсеп чыкты. Совет властеның беренче елларында кулларына каләм алган кумык шагыйрьләре, өлкән буын әдипләре кебек үк, һәркайсы иң элек Габдулла Тукайның әдәби мирасын үзләренә иҗади өлге итеп алдылар. Әлим-Паша Салаватов, Аткай Аджаматов, Әнвәр Аджиев кебек дагстан совет шагыйрьләре әдәби осталыкка Тукайдан өйрәнделәр. Дагстанның халык шагыйре, кумык культурасы тарихының җанлы энциклопедиясе Аткай Аджаматов иҗатында Тукай йогынтысы аеруча ачык чагыла. Әле хәзер дә кумык әдипләре, ярым шаяртып: «Тукай булмаса, Аткай булмас иде», — диләр. Дагстанның тагын бер халык шагыйре Әнвәр Аджиев үзенең Габдулла Тукайга булган зур ихтирамын «Алты йолдыз» исемле шигырендә ачык әйтеп бирде: Татарларның таң белән дус Тукае. Казакъларның кара тутлы Абае. Иристанның ирек сөйгән Костасы, Рус җиренең Пушкин — җырлар остасы. Украинның озын мыек Тарасы, Ирчи Казак — җырчы кумык баласы. Алты шагыйрь — алты йолдыз балкышы. Алты кардәш канның бердәм агышы. Күрәсез, Әнвәр Аджиев бу шигырендә Габдулла Тукайны Александр Пушкин, Тарас Шевченко, Абай Кунанбаев, Коста Хетагуров, Ирчи Казак кебек шагыйрьләр белән бер иш, алар белән бер үк дәрәҗәдәге якты йолдыз дип исәпли, һәм, әйтергә кирәк, бу бер Аджиев сүзләре генә түгел, бәлки бөтен кумык әдипләренең, әдәбият сөюче бөтен кумык халкының уртак фикере.