Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында Татарстан азучыларының узган ел йомгакларына багышланган жыелышы булды. /Кыелышны кереш сүз белән ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ачты. 1975 ел прозасы турындагы докладны Атилла Расих, поэзия турында Җәлил премиясе лауреаты Ренат Харис, драматургия турында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры, Г. Тукай премиясе лауреаты Марсель Сә- лнмжанов. балалар әдәбияты турында Роберт Батуллин, русчага тәржемә ителгән китаплар һәм республикабызның рус азучылары ижаты хакында Диас Вәлиен, очерклар турында Хәниф Хайруллин сөйләде Фикер алышуларда Фатих Хөсни. Ибраһим Нуруллин, Зәки Нури. Габдрахман Минский, Аяз Гыйләжев. Туфан Миннул- лин, Нәби Дәүли, Клара Булатова. Хәй Вахит. Гөлшат Зәннашева. Азат Әхмәдул- лин, Самат Шакир, Равил Файзуллин катнашып. татар әдәбиятының күп төрле проблемаларына кагылдылар, аерым әсәрләрнең уңай һәм кимчелекле якларын ачтылар. Ике көн барган кыелышка Гариф Ахунов йомгак ясады һәм чыгышларда әдәби осталыкны үстерүгә, әсәрләрнең сыйфатын күтәрүгә басым ясалуын хуплады, Язучылар союзы һәм язучылар алдында торган бурычларны билгеләде Әдәби ел йомгаклары, быел беренче буларак, зур әдәбн-музыкаль кичә беләй тәмамланды Шәһәребезнең Төзүчеләр культура сараенда соңгы елда язылган шигырьләр һәм яна кырлар яңгырады. Ел йомгаклары кыелышында КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев. КПСС өлкә комитеты культура бүлеге мөдире М. М. Муснн катнашты. КОММУНИСТЛАР киңәшә Язучылар союзы партия оешмасының чираттагы ачык кыелышы бүгенге тәнкыйтьнең торышын тикшерде Филология фәннәре кандидаты Флүн Мусин «Тәнкыйть һәм заман» дигән темага доклад ясап. Гали Халит. Хәсән Хәйри. Тәлгать Галиуллин, Фарваз Миннуллиннарның сонгы елда чыккан китапларын анализлады, вакытлы матбугатта басылган тәнкыйть мәкаләләренә күзәтү ясады Һәм аларга методология. теория һәм стиль ягыннан карап бәя бирде. , Фикер алышуларда Гомәр Бәширов. яшь тәнкыйтьче Мансур Вәлиев. филология фәннәре кандидаты Азат Әхмәдуллин. шагыйрьләрдән Мөхәммәт Садри һәм Рөстәм Мингалимов. «Казан утлары» журналының тәнкыйть бүлеге мөдире Фарваз Миннул- лин. партия оешмасы секретаре Вакыйф Нуруллнннар катнашты, алар тәнкыйтьнең бүгенге көн темасына, заманның олы героена йөз тотарга һәм яшь тәнкыйтьчеләргә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген күрсәттеләр. тәнкыйть мәкаләләренең культурасы. кешегә ихтирамның артуы һ б турында сөйләделәр. РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА РСФСР Язучылар союзы идарәсенең январь аенда үткәрелгән секретариатында оештыру эшләре каралып. Россия әдәбиятының төрле тармаклары буенча советлар, яшьләр белән эшләү Советы. РСФСР Язучылар союзының литфонд идарәсе оештырылды. Проза буенча төзелгән Советның председательләре итеп Сергей Залыгин һәм Гариф Ахуновлар сайланды. Ф ӘМИРХАННЫҢ 90 ЕЛЛЫГЫ В. И Ульянов-Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт университеты һәм Татарстан Язучылар союзы күренекле татар язучысы һәм жә- мәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 90 ел тулуга багышлап фәнни конференция уздырды. Конференциядә тарих фәннәре докторлары, профессор Р Нафиков «Фатих Әмирхан — жәмәгать эшлеклесе». профессор В. Хаков «Фатих Әмирхан һәм стиль мәсьәләләре», филология фәннәре кандидатлары. доцент М. Мәһдиез «Фатих Әмирхан полиция күзәтүе астында», доцент Ф Сафиуллина «Фатих Әмирхан хикәяләвендә стиль», кече фәнни хезмәткәр И. Бәширова «Фатих Әмирханның балалар өчен язылган хикәяләренең стиле» дигән темаларга докладлар сөйләделәр. Татарстан Язучылар союзы. ТАССРның Культура министрлыгы һәм Бөтенрое ни театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге Фатих Әмирханның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы кичә уздырды. Әдипнең тормыш юлы, әдәби һәм жәмәгать эшчәнлеге турында филолога я фән- ■нәре докторы Мөхәммәт Гайнуллин доклад ясады. Кичәнең икенче бүлегендә шәһәре- •безнең сәнгать осталары зур концерт бирде. МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА ЮБИЛЕИ КОМИССИЯСЕ СССР Язучылар союзы идарәсе секретариаты күренекле совет язучысы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 70 ел5 лыгыи үткәрү өчен Бөтенсоюз юбилей комиссиясен төзеде. Аида илебезнең танылган язучылары һәм әдәбият белеме галимнәре, үзәк нәшриятлар һәм ведомстволар вәкилләре В. И. Аннпович, С. Г. Арутюнян, Г. А. Ахунов, Н. М. Батрак, Ю. Н. Верченко, Б Вагаб-задә. В Н Ганичев, B. X. Ганиев, М. В Горбачев, Ю Г Гре- бов, Е А. Долматовский, М. А. Дудин, Зәки Нури, Ю. 0. Збанацкий, Кайсын Кулиев, А. А. Кулешов, Мостай Кәрим, Н. В. Лесючевскнй, М. Д. Львов, C. В Михалков, Жубан Мулдагалиев, Э. В. Матузевичюс, fo. С. Мелентьев, Л. И Матвеев, А. И Пузиков, С. В. Сар- таков, Н. В Свиридов, К М. Симонов, А. А. Сурков, Хәсән Туфан, М. Турсун- задә, Хәмит Голам, Сибгат Хәким, Н. Е. Шундик, С. Иралиевлар кертелде Комиссиянең председателе М. К. Луконин, председатель урынбасарлары С. С. Орлов һәм М Ф Вәлиев, комиссиянең секретаре итеп В. В. Синицын сайланды. ШАГЫЙРЬ ТОРМЫШЫ ПОЛОТНОДА Татарстан сынлы сәнгать музеенда, Mvca Җәлилнең 70 еллыгына багышлап, рес публикабызның Культура министрлыгы, Татарстан художниклар союзы һәм Татарстан сынлы сәнгать музее тарафыннан оештырылган күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә республикабыз рәссамнарының 70 кә якын әсәре куелган иде. Алар арасында портретлар, рәсемнәр, скульптура әсәрләре, спектакльләргә эшләнгән декорация үрнәкләре, шагыйрьнең китапларына иллюстрацияләр һ. б. куелды. СССР Художество академиясе членкорреспонденты, РСФСРның халык художнигы X. Якуповның «Хөкем алдыннан», А. Абызгильдинның «Азатлык өчен көрәшчеләр истәлегенә», ТАССРның халык художнигы В. Куделькинның «Политрук шигырьләре» дигән полотнолары, И. Язы- нинның график әсәрләре, ТАССРның халык художнигы М. Сутюшев. И. Фәйзуллнн, X. Нәфнковларның «Муса», «Алтынчәч», «Җәлил» спектакльләренә эшләнгән декорация эскизлары, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе В Поповның керамикага ясаган эшләре һ. б. күргәзмәгә килүчеләрдә аеруча кызыксындыру тудырды. ГЕРОЙ-ШЛГЫЙРЬГӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘЛӘР Муеа Җәлилнең 70 еллыгы уңае белән ■Советлар Союзының төрле шәһәрләрендә әдәбичмузыкаль кичәләр булып үтте. Язучылар, сәнгать осталары күп санлы хезмәт ияләре белән очрашып, шагыйрьнең героик тормышын, ялкынлы шигырьләрен халыкка житкерделәр. Шундый кичәләрдән берсе Мәскәүдә Лихачев исемендәге заводның Культура сараенда үткәрелде. Бу кичәдә Берлинның Моабит төрмәсен алган хәрби часть начальнигы Ф Я Лисицын, Освенцимда фашист тоткынлыгында утырган вакытында курку белмәс шагыйрь Гумеров (Муса Җәлилнең яшерен исеме) турында һәм аның шигырьләре хакында ишеткән язучы Анна Кот чыгыш ясадылар. Кичәгә җыелган яшьләр Муса Җәлил шигырьләрен көчле алкышлар белән каршылады * * * Куйбышев шәһәренең металлургия заводында һәм металл коючыларның Культура сараенда эшчеләрнең татар әдипләре белән очрашулары булды. Драматург Риза һәм Рәйсә Ишморатлар, шагыйрьләрдән Нәби Дәүли, Рөстәм Мингалимов, Мәхмүт Хөсәеннәр тыңлаучыларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм ижаты турында сөйләделәр, шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, үз иҗатлары белән дә таныштырдылар. ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ ҺӘМ ҖЫРЛАРЫ «Мелодия» фирмасының грампластинкалар язу буенча Бөтенсоюз студиясе Муса Җәлилнең 70 еллыгына 2 пластинка хәзерләде. Беренче пластинкада — Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов башкаруында «Моабит дәфтәре»ннән шагыйрьнең 19 шигыре. . Пластинкаларның икенчесенә Р. Яхин, 3 Хәбнбуллин, Л Хәмнди, А Монасый- пов, Ф. Әхмәтов, Р. Еникеевларның шагыйрь сүзләренә язган җырлары, Н. Җи- һановның «Җәлил» операсыннан ике ария, А Монасыйповның «Җәлил» симфония- поэмасы язылган. * * * «Молодая гвардия» нәшрияты 1975 елда чыгарган «Спутник пионерского вожатого на 1975—1976 годы» дигән китапта Муса Җәлил турындагы әдәбиятның исемлеге бирелгән. ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР ҺӘМ-КИЧӘЛӘР Шагыйрь Нури Арсланов «Татарстан яшьләре» газетасы каршында оештырылган «Яшьлек» әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышында катнашты. Башка телләрдән татар теленә тәржемә ителгән шигырьләрнең сыйфаты турында сөйләп, яшьләрне үзенең иҗат тәҗрибәсе белән таныштырды. Яшь язучылар каршында торган бурычлар турында кызыклы фикерләр әйтте. Казан шәһәренең 126 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылары белән СССР Верховный Советы депутаты, партиянең XXV съезд делегаты, язучы Гариф Ахунов очрашты. Ул а.тар- га партиябезнең ике съезды арасында Татарстан язучыларының эшчәнлеге һәм татар совет әдәбияты алдында торган бурыч турында сөйләде. Январь ае Пермь шәһәре укучылары өчен аеруча истәлекле булды. Шәһәрнең яшь җәлнлчеләре герой шагыйрьнең 70 еллыгына багышланган слетка җыелды һәм алар слетта М. Җәлил премиясе лауреаты Илдар Юзеев, Г. Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев, Глинка исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты композитор Фасил Әхмәтов, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Казан консерваториясе доценты, концертмейстер Эльза Әхмәтовалар белән очраштылар. Казан әдипләре һәм сәнгать осталары «Югары Курья» ял йортында, хәрби хезмәткәрләр янында, Уя районы авылларында да күп санлы әдәби-музыкаль кичәләр уздырдылар. ♦ * » Гариф Ахунов «Әлмәтнефть» идарәсенә караган 2-РИТС коллективының почетлы операторы. Январь аенда ул шушы коллектив членнары белән очрашты, яларга әдәбиятыбызның яңа казанышлары турында сөйләде. Автографлар язып Татарстан язучылары бүләк итеп җибәргән китапларны тапшырды, куп кенә сорауларга җавап бирде * * * Язучылардан Гариф Ахунов, Вакыйф Нуруллин, Рәис Даутов, Әдип Маликов Әлмәттәге җөйле-спираль приборлар эшләү заводы эшчеләре белән очраштылар. Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында Глинка премиясе лауреаты Фасил Әхмәтов белән очрашу булды Композиторның фортепианода уйнавы белән башланып киткән бу кичә чын мәгънәсендә музыка һәм әдәбият бәйрәменә әйләнде. Кичәне РСФСРның М Горький премиясе лауреаты, Дәүләт премияләре бирү комиссиясе члены, шагыйрь Сибгат Хәким ачты, педагогия фәннәре кандидаты, музыка белгече Сания Рәимова Фасил Әхмә- товныц иҗаты турында сөйләде Тукай преңиясе лауреатлары Гариф Ахунов һәм композитор Заһид Хәбибул- лин, Җәлил премиясе лауреатлары Илдар Юзеев һәм Равил Фәйзуллнн, өлкән шагыйребез Нури Арслановлар композиторның иҗаты һәм, гомумән, республикабызның музыка сәнгате турында фикерләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар Кичәдә Фасил Әхмәтовның инструменталь әсәрләре, җырлары башкарылды ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘ Праганың «Дилия» нәшриятында Диас Вәлиевнең «Сиңа тормыш бүләк итәм» пьесасы чех телендә басылып чыкты. « * » Шул ук авторның «Картлар, ирләр, малайлар» дигән китабы «Современник» нәшриятында чыкты Бу китапка авторның «Син яңадан китсәң дә» дигән повесте һәм хикәяләре кергән. * * * «Современник» нәшриятында Әхсәв Баяновның «Кышкы чәчәкләр» исемендәпоэмалар һәм шигырьләр җыентыгы чыкты. Китапны русчага тәрҗемә итүче, шагыйрь— Виктор Гончаров. * * * Мәскәүдә, Политиздат нәшриятында. Бөек Ватан сугышында катнашкан разведчикларның кайберләре турында «Люди, молчаливого подвига» дигән очерклар китабы басылып чыкты Бу китапта Саба егете Фәрит Фазлыйәхмәтов турындагы очерк та бар Фәрит дошман тылында «Александр Матросов» псевдонимы белән йөри Аның батырлыгына Советлар Союзы Маршалы К. К. Рокосовский үзенең «Солдат батырлыгы» дигән китабында «үз эшенең остасы» дип бәя бңрә Фәрит Фазлыйәхмәтов хәзер Мәскәүдә фәнни тикшеренү институтында конструкторлар җитәкчесе булып эшли. * « « Мәскәүдә «Искусство» китап нәшриятында «Халкымның йөрәк тавышын ишетәм» дигән җыентык чыкты Анда шагыйрь Ренат Харисның «Әтием турында шигырь» дигән әсәре кергән. Шигырьнең тәрҗемәчесе В Кузнецов • * • Мәскәүдә «Детская литература» журналының январь санында язучы Гариф Ахунов турында биографик белешмә һәм аның фотосы бирелгән « « * «Литературная Россия» газетасының 30» январь санында «Без ничек язабыз» дигән рубрика астында Гомәр Бәшнровның зур мәкаләсе басылды «Иң беренчесе» дигән бу хезмәтендә автор тормыш һәм әдәби хезмәт турындагы уйлануларын биргән. * • * . РСФСР Язучылар союзы органы булган «Волга» журналының беренче санында шагыйрь Зәки Нурннын шигырьләр циклы басылып чыкты Шигырьләрне В А. Лещенко тәрҗемә нткән Карел шагыйре Яакко Ругоевның «Карелиянең йолдызлы күге» дигән китабын җентекләп анализлаган чыгышын Зжн Нури «Литературная Россия» газетасында бастырды. * « * Мохтар Ауэзов исемендәге Казакъ дәүләт академия театры Хәй Вахитнең «Күк капусы ачылса» комедиясен сәхнәгә куя башлады. Анда Казагыстанның халык артисткасы Бнкән Римова, Атайбәк Жо- лымбәтов һ. б. катнаша. Татар дәүләт академия театрында 300 тапкырдан артык уйналган бу әсәр Азиз- беков исемендәге ’ Әзербәйжан академия театрында. Башкорт АССРнын Салават театрында, Дагстанның кумык, авар театрларында, Орджоникидзе шәһәрендә осетин драма театрында, рус теленә тәрҗемә ителеп Балашов. Березники, Ставрополь шәһәрләрендә уйналды. КҮРГӘЗМӘ ЗАЛЛАРЫНДА Талантлы рәссамчы Е. В. Киселева монументаль әсәрләр остасы. Шәһәребезнең химиклар культура сарае, культура институты, «Акчарлак» рестораны һәм башка биналар интерьеры аның әсәрләре белән бизәлгән. Рәссамның тематикасы һәм сурәтләү чаралары гаять бай. Е Киселева Татарстан рәссамнарыннан беренче буларак витраж (төсле пыялалардан жыеп ясалган үтә күренмәле декоратив әсәр) техникасын үзләштерде. Ул зур полотнолы графика өлкәсендә дә, калайга чүкеп рәсем ясау, политик плакат һәм гравюра эшләү, рәсем сәнгатенең башка төрләрендә дә зур уңышка ирешкән рәссам Е Киселева әсәрләренең төп темасы — бүгенге көн романтикасы. Аның геройлары — революция батырлары, КамАЗ төзүчеләр, космонавтлар Бу әсәрләрнең үрнәкләре январь аенда Татарстанның сынлы сәнгать музеена күргәзмәгә куелды һәм аларны күп санлы хезмәт ияләре тамаша итте. Күргәзмә рәссамга зур уңыш китерде. » * * * Казанның Художниклар йортының күргәзмә залында яшь рәссамнарның VII республика күргәзмәсе булды. Күргәзмәне Татарстан Художниклар союзы, ВЛКСМ- ның Татарстан өлкә комитеты оештырды. ӘЛМӘТТӘН ХӘБӘРЛӘР Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлегендә отчет-сайлау җыелышы булды Бүлектәге язучыларның иҗатлары, партия куйган таләпләрдән чыгып, алда торган бурычлар турында бүлек җитәкчесе Әдип Маликов доклад ясады Ревизия комиссиясе председателе Гамил Афзалның информациясе тыңланды Фикер алышуларда Шамил Бикчурин. Хәниф Хәйруллин. Энже Мөэминова, Рафаил Төхфәтуллин, Эдуард Касыймов, Клара Булатова. Юныс Әминов. Саҗидә Сөләйманова, КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре Сәүдә Хәкимо- ва һ б. катнашты. Җыелышта Татарстан Язучылар союзы председателе Гариф Ахунов, союзның партия оешмасы секретаре Вакыйф Нуруллин, ревизия комиссиясе председателе Рәис Дау- товлар катнашып, чыгышларында язучылар эшенә кагылышлы күп мәсьәләләргә тукталдылар. Фикер алышулар тәмамлангач, сайлаулар үткәрелде Яңа бюро составына Әдип Маликов. Рафаил Төхфәтуллин, Юныс Әминов кертелде. Татарстан Язучылар союзы Әлмәт бүлегенең җаваплы секретаре итеп Әдип Маликов, ревизия комиссиясе председателе итеп Гамил Афзал сайланды. * * * Әлмәт тамашачылары шәһәр театрында Юныс Әминовның «Сафура бураннары» исемле комедиясен карадылар. Сәүдә хезмәткәрләре тормышын чагылдырган спектакльне караганнан соң язучылар, театр коллективы белән берлектә, фикер алыштылар. Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин һ. б. спектакльнең уңыш белән барачагына ышаныч белдерделәр һәм аерым кимчелекләрен күрсәттеләр. * * ♦ Әлмәт шәһәренең 1 номерлы урта мәктәбендә Сажндә Сөләйманова, Энже Мөэминова, Клара Булатова иҗатына багышланган әдәбимузыкаль кичә булды. Шагыйрәләр яңа шигырьләрен укыдылар, укучыларга автографлар язылган китапларын бирделәр. * ♦ * Юныс Әминов, Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Энже Мөэминова, Сәет Кальметов һәм яшь язучы Газиз Кашапов Баулы районы поселокларында, колхозларында пәм мәктәпләрендә әдәби очрашуларда булдылар. Район культура работниклары семинарына катнашучылар алдында чыгыш ясадылар, һәр очрашуда китаплар сатылды. ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре һәм җитмеш яшь тулу унае белән язучы Газиз Сәләх улы Усмановка (Газиз Иделле) КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Почет грамотасы бирелде. * * * Совет музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре һәм җитмеш яшь тулу уңае белән СССР халык артисты Натан Григорьевич Рахлин Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнде. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры солисткалары Әлфия Гафият кызы Заһидуллинага һәм Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтаховага Татарстан АССРнын атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде.