АЛАР ВАТАНГА ТУРЫЛЫКЛЫ БУЛДЫЛАР
Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында мөселманнар, бигрәк тә татарлар, бөтен авырлыкны рус солдатлары белән бергә кичерделәр Патша Россиясендә барлык милләт вәкилләре дә бер үк дәрәҗәдә изелде, аларның һәркайсы сыйнфый эксплуатацияне үзендә тоеп яшәде. Фабрикаларда һәм заводларда, алпавыт утарларында руслар белән татарлар бергә эшләделәр, патшага һәм буржуазиягә каршы революцион чыгышлар вакытында да бергә булдылар. Төрле милләт вәкилләреннән торган солдатларга унтерлар һәм фельдфебельләр муштрасы да бер үк дәрәҗәдә эләкте, шулай ук алар җилкәсенә хәрби хезмәтнең авырлыгы да тигез төште. Болар барысы да хезмәт ияләре арасында дуслык мөнәсәбәтләренең үсүенә һәм ныгуына китерде. Төрле милләт эшчеләре һәм крестьяннары арасын никадәр генә бозарга тырышса да, царизм барыбер үзенең ниятенә ирешә алмады, эшчеләр һәм крестьяннар уртак көрәштә иптәшләр булып калдылар. Россия аларның барысы өчен дә уртак Ватан булды. Сугыш елларында солдатлар арасында дуслык, интернациональ бердәмлек ныгыды. Бу турыда солдат Мусин фронттан болай дип язды: «Күптән түгел безгә элек Тула заводы эшчесе булган солдат Борисовны китерделәр... Менә ул безгә сугышны мал-мөлкәт туплау максаты белән байлар башлавын әкренләп төшендерә бара. Ә без, ахмаклар, сугышта кан түгеп йөрибез. Русмы, немецмы, мөселманмы — барысы да бер үк төрле хезмәт иясе ләбаса» '. Ә икенче бер солдат болай ди: -Сугышта да руслар белән бергә булдык, тыныч көннәр тизрәк килсен өчен сугышны туктатуны да бергәләп хәл итәрбез» 2 . Бөтендөнья сугышын рус солдатлары да, татар солдатлары да бер ук дәрәҗәдә дошман күрде. Игечиге күренмәгән бу сугышка карата солдатларда ризасызлык арта барды, төрлечә каршылыклар күрсәтелә башлады: фронтта солдатлар забастовкалар үткәреп, һөҗүмгә барудан частьлары белән баш тарттылар, дошман солдатлары белән туганлашуга бардылар. Солдатларның батальоны яки часте белән күмәк рәвештә дошманга әсир төшүләре дә сугышка каршы протестның үзенчәлекле чагылышы булды. Бөтендөнья сугышы елларында 3.5 миллионнан күбрәк солдат әсир төшә J . Рус армиясенең әсир төшкән хәрбиләре арасында татарлар да күп була. Патша Россиясендәге халыкларның күп милләтле булуыннан файдаланып, немец властьлары әсирләр арасында милләтчелек рухында көчле агитация алып баралар. Алар рус армиясенең барлык әсирләрен лагерьларда милли төркемнәргә бүлеп урнаштыралар, бер милләт солдатларын икенче милләт солдатларына каршы котырталар, милләтләрне Россиядән аерылып чыгарга өндиләр. Йоссен лагеренда хәрби әсирләрдән 16 мең татар туплана. Төрек офицерлары һәм муллалары озак вакытлар солдатлар арасында милләтчелек рухында агитация алып баралар, аларны Россиягә каршы куярга һәм Төркия армиясенә кушарга омтылалар. Ләкин ниятләре барып чыкмый. Татарлар Төркия армиясенә барудан баш тарталар '. Б Мөселман солдатларына карата Австро-Венгрия властьлары да зур кызыксыну күрсәтә. Татарлар күп булган Әгер лагеренда мәчет салына, мөселманнар өчен мәктәп ачыла, газета чыгарыла. Төркия офицерлары һәм муллалары биредә дә татарларны үз армияләренә өндИләр. Ләкин монда да теләүчеләр табылмый. Шуннан соң татарлар арасында эш туктатыла башлый. Мәчет, мәктәп ябыла, ә татарлар үзләре төрле лагерьларга -күчерелә 2 . Большевиклар лагерьларда революцион пропаганда һәм агитация эшен киң җәелдерәләр. Рус солдатлары белән берлектә татарлар да политик тәрбия мәктәбе үтәләр. Алар сугыш һәм аның башлану сәбәпләре турында чын хакыйкатьне чиксез зур авырлыклар һәм мохтаҗлыклар кичереп, үзләре аңлыйлар. Большевиклар эшчән- леге нәтиҗәсендә хәрби әсирләр Октябрь революциясе һәм Совет власте идеяләренә төшенәләр. Брест солыхы төзелгәннән соң, Германия һәм Австро-Венгрия лагерьларында милләтчелек рухындагы агитация тагын да көчәя. Мөселманнарны Советлар властена каршы булырга котыртып һәм аларны революцион Россия халыкларына каршы сугышта файдаланырга ниятләп, күп эш алып барыла. Татарлар арасында, төрек мил- ләтчеләреннән тыш, Берлинда урнашкан мөселманнар комитеты членнары да зур агитация эшләре алып бара. Бу акгвардияче эмигрантлар оешмасы членнары шәех Габдерәшид Ибраһимов, Тимур Җан, О. Сами, Рәшид Әхмәт һәм башкалар лагерьларда даими рәвештә булалар, мәкерле яла ягуга корылган вәгазьләрен сөйлиләр, солдатларны большевикларга ышанмаска, «үз динен ныгытырга һәм мөселман дәүләтенең мөстәкыйльлеге өчен көрәшергә»3 чакыралар. Мөселманнар комитеты татар солдатлары арасында татар телендә һәм рус телендә язылган Советка каршы эчтәлекле бик күп әдәбият тарата. Ләкин бу милләтчелек кампаниясе көтелгән нәтиҗәне бирми. «Совет вәкилләре лагерьларга ■килгәч, әсир татарлар үзләрен Советлар Россиясенә кайтаруны тизләтүне сорадылар» 14 15. Йоссен лагеренда күпчелеге татар булган 12379 мөселман газап чигүдә дәвам итте. Лагерь күләмендә үткәрелгән митингта алар резолюция кабул итәләр, анда үзләренең Совет властен тулысынча тануларын, ө туган илгә кайткач республиканың хезмәт тормышында һәм аның байлыкларын саклауда актив катнашачакларын белдерәләр 5 . 1918 ел азагында, Германиядә һәм Австро-Венгриядә революция булып үткәннән соң, солдатларның әсирлектән күпләп кайту чорында, әсирлектәге мөселманнар да, рус солдатлары белән бергәләп, ташкын сыман булып Россиягә омтылалар. Үзәк мөселман комиссариаты, әсирләр һәм качаклар мәсьәләсе буенча Үзәк коллегия һәм аның культура-агарту бүлеге белән берлектә, туган илләренә кайткан мөселман солдатлары арасында эш башлап җибәрә °. 1918 елның декабре — 1919 елның январь-февраль айларында әсирлектән кайткан, ләкин, акгвардиячеләр фетнәсе һәм алар тарафыннан Урал һәм Себернең яулап алынган булуы сәбәпле, туган җирләренә җитә алмаган бик күп солдатлар Казанда туплана. Совет хөкүмәте Көнчыгыш фронт линиясе аша солдатларны үткәрү турында Колчак белән сөйләшүләр алып барган арада, хәрби әсирләр бу сөйләшүләрнең нәтиҗәсен көтәргә мәҗбүр булалар. Казан большевиклары бу вакытны әсирлектән кайтучылар арасында политик агитация җәелдерү максатында файдаланалар. Мөселман солдатлары арасында эш алып бару өчен агитаторлар РКП(б)ның Казан мөселман комитеты тарафыннан билгеләнә. Мөселманнар эше буенча комиссариат членнары да актив эш алып баралар. Агитатор Садретдин Фәхретдинов язмалары бу чордагы эш турында беркадәр ачыклык бирә. Ул болай дип яза: ’ Россиянең тышкы политикасы архивы, фонд II. департамент, 708 иче язма. 6194. 41 бит. ’ Шунда ук 3 «Русский вестник» (Берлин). № 261. 1918 елның 21 марты * Октябрь революциясе үзәк дәүләт архивы. Центроплснбеж фонды. 6 Шунда ук. 15 Шунда ук. (13 февральдә кичке сәгать биштә эшчеләр клубында хәрби әсир мөселманнарның җыелышы үткәрелде. 50 кеше катнашты. Алар агымдагы вакыйгалар. шулай ук авыл хуҗалыгы коммуналарын оештыру тәртибе һәм аларның әһәмияте турындагы мәсьәләләр белән таныштылар. Әсирлектән кайтучы мөселманнар ана телендә язылган брошюраларга мохтаҗлар. Татар телендә брошюралар бик аз»'. (20 февральдә хәрби әсирләр клубында әсир мөселманнар өчен митинг үткәрелде, анда (Империалистик сугыш һәм гражданнар сугышы турында»речь белән Исхак Рәхмәтуллин һәм (Совет власте мөселман пролетариатына нәрсәләр бирде» дигән тема буенча иптәш Җиһаншин чыкты. Митингтан соң Казан мөселман труппасы артистлары көче белән концерт куелды. Әсир иптәшләр өзлексез алкышлап утырдылар һәм бик риза булып калдылар» 2 . (21 февральдә 2 нче тулай торакта (Коммунистлар партиясе нәрсә ул» дигән темага татар телендә әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдән соң татар телендәге китап һәм газеталарны уку оештырылды. Әсир иптәшләр бик канәгать булдылар»3 . (Әсирләр арасында үткәрелгән эшләр аларда белемгә омтылыш уята. Әсир мөселманнарның күбесе зурлар мәктәбендә укырга телиләр»*, — дип яза агитатор. Әсирлектән кайтучы мөселманнар арасында алып барылган агитация эше татар буржуазиясе агентурасының бөтен тырышлыгын юкка чыгара. Әсирләр үзләренең җыелышларында һәм митингларында Совет властен яклаулары турында резолюцияләр кабул итәләр. 1919 елның 10 мартында агымдагы момент буенча үткәрелгән җыелышта хәрби әсир мөселманнар кабул иткән резолюциядә түбәндәге юллар бар: «Без, элекке хәрби әсир мөселманнар, үзебезнең эшче-крестьян Совет властен яклау хакына бөтен чараларны күрербез. Яшәсен Революцион Кызыл Армия! Яшәсен юлбашчыбыз иптәш Ленин!» ’. Әсирлектән кайтучы мөселманнар Совет власте казанышларын сакларга әзер торуларын Кызыл Армия сафларына басу белән расладылар. Агитатор болай дип яза: «5 кеше Кызыл Армия сафларына керергә теләк белдерде» в . Икенче бер доне- сениесендә: «Әңгәмәдән соң дүрт кеше Кызыл Армиягә язылырга. 18 кеше Юдино станциясендә тимер юл төзәтүдә катнашырга теләк белдерде» дигән юллар бар. 1919 елның февраль-март айларында мөселманнардан күп солдатлар Кызыл Армиягә үзләре телеп китәләр 1 нче татар укчы полкына үзләре теләп Шәрәпов Сабирҗан, Ильясов Сөләйман, Фәйзуллин, Шәйхетдинов, Анатов һәм башкалар языла. Бу чорда үзләре теләп язылучыларның саны 55 кө җитә ”. Соңрак. 1919 елның май-июнь айларында, Оборона советы карары белән, әсирлектән кайтучылар Кызыл Армия сафларына алына, меңнәрчә элекке әсир мөселманнар революция казанышләр. Хәрби әсирләрне үз якларына аудара алмагач, союзниклар, халыкара хокукның элементар нормаларын бозып, рус армиясе солдатларын илләренә җибәрмәүне дәвам итәләр. Аларны Германиядән үз лагерьларына күчерәләр һәм хәрби әсир немецлар белән бергә тоталар. Хәрби әсирләрнең бер өлешен алар Германиядән үз колонияләренә алып китәләр. Хәрби әсирләрне репатриацияләү буенча Совет хөкүмәте вәкиле М. М. Литвинов 1920 елның 21 июлендә Копенгагеннан болай дип хәбәр итә: «Константинопольдә Германия тарафыннан әле 1914 елда ук Самсонов армиясеннән әсиргә алынган һәм Месопотамиягә китерелгән һәм биредә инде британлылар тарафыннан яуланган 478 татар бар, әсирләрнең беркадәр өлеше һиндстанга һәм Сүәешкә җибәрелгән» ’. Чит ил эшләре халык комиссары Г. В. Чичерин Англия хөкүмәтенә җибәрелгән махсус нотада әсир татарларның кичекмәстән ипләренә кайтарылуын таләп итә16 17 . 16 Октябрь революциясе үзәк дәүләт архивы, ф 3333. 2 иче язма. 168, 83 бит. • Шунда ук, 70 бит. - АЛАР ВАТАНГА ТУРЫЛЫКЛЫ БУЛДЫЛАР лары сагына баса. Антанта илләре хөкүмәтләре 1919 елның январеннан башлап Германия һәм Австро-Венгриядән рус армиясенең хәрби әсирләрен илләренә җибәрүне тыялар. Йөзләрчә мең солдатлар озак вакытлар әсирлектә тотыла. Антанта күрсәтмәсе буенча, лагерьларга тупланган акгвардияче агентура, террор һәм көчләү алымнарының төрлесен кулланып, акгвардияче гаскәрләр сафын әсирләр исәбенә тульшандырырга омтыла. Ләкин әсирләр, инде дөньядагы хәлне яхшы аңлаганлыктан. Совет дәүләтенә каршы көрәшергә теләмиләр. Рус армиясенең барлык солдатлары белән берлектә, мөселман солдатлары да акгвардияче агентларга актив рәвештә каршылык күрсәтә •ТАССР ’ Шунла • Шунда * Шунда * Шунда * Шунда ’ Шунда * Шунда үзак дәүлат архивы, ф 638. I нче язма. 83. 6 бит. ук. 61. 125 бит ук. 175 бит ук. Ф 638. I нче язма. 83. 6 бит ук. ф 638. I нче язма. 61. 201 бит ук. 65. 239 бит ук. 61. 253 бнт ук. ф 638. I нче язма. 61. 320 бнт Әсирлектә солдатларның тормышы никадәр авыр булса да, аларда теге яки бу һөнәргә өйрәнү, илгә кайткач шуның белән Ватанга зур файда китерү омтылышы сүнми. Солдатлар бу өлкәдә оештыру формаларын да, әлеге бурычны хәл итүнең уңайлырак юлларын да үзләре табалар. Вюнсдорф лагерендагы татарлар «Укучы татарлар җәмгыяте» төзиләр. Җәмгыятьнең председателе итеп иптәш Алим Идрис сайлана. Җәмгыять членнары үзләре теләгән белгечлек буенча 1 айдан 14 айга кадәр һәм аннан да озаграк срокта курслар үтәләр. Вюнсдорф лагерендагы хәрби әсир татарлар түбәндәге белгечлекләрне үзләштерәләр: парикмахер — 2 кеше, шофер — 3 кеше, санитар — 2 кеше, аяк киемнәре тегүче — 1 кеше, музыкант — 2 кеше, тел белгече— 1 кеше, фотограф — 1 кеше, электротехник — 1, электроинженер — 1, монтер— 1, мич чыгаручы — 2 кеше, хәреф җыючы — 3 кеше, укытучы — 1, фармацевт — 1, тегүче — 1, столяр — 1, машина тезү заводы эшчеләре — 12 кеше, кинооператорлар— 8 кеше18. Кинооператор һөнәрен Госманов, Бадретдинов, Галләмов, Юнысов, Фәхретдинов, Хәлимов. Удагулов, Гомәров иптәшләр үзләштерә19 . 1921 елның 21 январенда РСФСР белән Германия арасында тезелгән килешү нигезендә рус армиясенең әсир төшкән барлык солдатлары ярты ел дәвамында үз илләренә кайтарылырга тиеш булалар. Шуның нәтиҗәсендә укучы татарлар җәмгыятенең кайбер членнары (барысы 45 кеше) уку курсларын төгәлләп өлгерә алмыйлар20. Җәмгыять председателе иптәш Алим Идрис, Татарстан республикасы Совнаркомына хат белән мөрәҗәгать итеп, билгеләнгән белгечлек буенча уку срогын төгәлләү өчен әсирләрнең Германиядә калу срогын озайтуны сорый. Халык Комиссарлары Советы җәмгыять членнарының үтенечен хуплый һәм аларны яклау вазифасын үзенә ала. ТАССР Халык Комиссарлары Советы председателе иптәш Сәетгалиев Чит ил эшләре халык комиссариатына болай дип яза: «Укучы татарлар җәмгыяте рәисе иптәш Алим Идрис үзенең хатында барлык рус әсирләренең, шул исәптән татарларның, Германиядә укуларын дәвам итүчеләре быелгы июнь аенда гына Россиягә кайтарылачаклары турында яза. ТАССР Совнаркомы анда курсларда укучы татарларга, укуларын тәмамлаганчыга кадәр, Германиядә калырга рөхсәт алуда сезнең булышуыгызны сорый»21 . Совет хөкүмәте укучы татарларның үтенечен канәгатьләндерә. Аларның Германиядә калу срогы озайтыла һәм алар илгә квалификацияле белгеч булып кайту мөмкинлеге алалар. Шулай бик күп газаплар кичергән мөселман солдатлары да үз Ватаннарына турылыклы булып калдылар. Россиягә кайткач, алар яңа тормыш төзүчеләр сафында үз урыннарын табып, социалистик җәмгыять төзүдә актив катнаштылар.