Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЛӘМ», «НУР», «АШКАДАР»

Ай, Стәрле кала, сәхрә-дала, һай, тауларың! Мисле манара '. Аерылганда, дустым, төсең калдыр Бик сагынган чакта карарга. Халык җыры. атар әдәбиятының даһие Галимҗан Ибраһимов 1929 елда «Татар хатыны ниләр күрми» романына баш сүздә бу әсәрнең 1909 ел Миасс заводында язылуын әйтә. «1910 елда, — ди ул, — хәзерге Башкортстан җөмһүриятенең кантон шәһәрләреннән Эстәрлетамакта «Къәләм» көтепханәсендә беренче басмасы чыкты. 1911 елда шул ук көтепханә әсәрне икенче тапкыр басты...» Кечкенә шәһәрдә роман чаклы роман бер-бер артлы ике мәртәбә басылган! Бу безгә бик кызык һәм әһәмиятле тоелды. Шуңа Стәрлетамакның тарихын бераз тикшереп карау теләге туды. «Каләм» чыгарган башка китап күзгә чалынса, бу теләк, бәлки сүнәр дә иде. Галимҗан бит! Аның эзеннән туфрак җыярга күнегелгән. 1967 елда да әдипнең юбилее уңае белән күп йөрелде. Яңа фактлар, замандашлары табылды. Вакытлы матбугат өчен берничә мәкалә яздым. Аңа чаклы да, классикны күргән, белгәннәргә тагылып: «Яз инде. Соңлатма. Син әйтеп тор, алайса, мин языйм!» дип кыстап күңелле мәшәкать күп чигелде. Шулай язылганнарның барысы да Г. Ибраһимов турында истәлекләр китабына керде. Янә ике шигырь бастырдым Галимҗаным хакында. Шуңа күрә аңа бәйләнешле бу арзу2— тәүге романы басылган җирдәге шараитны белү теләге дә үскәннән-үсә барды. Ә нәрсәдән башларга бу «экспедициямне? «Иң әүвәл Стәрле пенсионерларын табарга кирәктер». Ике көн телефон төбеннән китмәдем. Белгән картлар, карчыкларны барлап чыктым. Белеш-танышлар арасында Стәрле кешеләре юк икән ләбаса. Күрше-күләндә дә юк. Шулай да, томанлырак булса да, бер-ике сукмак табылды кебек. 1969 елның җәе иде. Көн сүрелгәч, картлар бакчага чыга дип, Агыйдел буендагы Крупская исемендәге бакчага бардым. ...Аста күркәм һәм данлы Агыйдел, ялтырап, озын күкшел гәүдәсен салмак кына төньяккарак шуыта. Кыя башында бакчаның җәйге зиннәте котырынган. Эскәмияләр- ‘ Стәрлетамак явында, Агыйделнең уң ярындагы сйөрәк тау», «торатау»ларга ишарә ’ Кечле теләк. Т де, карашларын еракка төбәп, миңа зарур булырдай аксакаллар утыра. вСез Стәр- ле ягыннан түгелме?» дим таныш булмаган күп кенә бабайларга. Юк, табылмады стәрлеләр. Беренче сабан туйда ук батырга чыга алмавым бердә гаҗәп түгел. Әмма бакчаны, карт наратларны дикъкать белән карап, әңгәмәләшеп, ике әйләндем. Әйләнми ни, монда Галимҗан да Хәдичәсе* белән күп йөргән бит. Бу сап-сары наратлар аларның кордашы... Картларның оясы, мин әйтәм, Ленин скверы инде ул. Шунда керергә кирәк кай- ♦ тышлый. £ Керсәм... Менә кая икән ул «партархив»! Бер аллеяда ут-су кичкән азаматлар =1 утыра, икенчесендә — шәрафәтле карчыклар. «Мазлумнар бакчасы» дип юкка шаяр- * мыйлар бу шаян картлар. Алар һич тә мазлум түгел. Тик юморга каршы килеп бул- | мый. Шаярсыннар шаяннар. Монда озак та сорашып йөрергә туры килмәде. Берәү «чиртте». Фәлән урамда, £ имеш, Стәрле кешесе тора. = — Кем ул? — Телче бар иде бит әле. Кем соң? Ят фамилияле... Әй, бу нәләт төшкере скле- < розны!.. Е; Берничә фамилия әйтеп карадым. «Юк. Бүтән. Хәзер искә төшәр...» — Алпаровмы әллә? — Шул үзе. Аның энесе монда. Ул белми булмас. Галимҗан белән авылдаш * диярлек. с — Адресы ничек? 'а — Менә ул кадәресен белмим шул. го Адрес табар өчен фамилиядән тыш исем дә матлуп булганга, эзләнүне икенче — тарафка бордым. Үзәк китапханәнең картотекасын карау башланды, һәй, кая гына ® чыкмаган татарча китап! Петербург, Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбург. Әстерхан, Чиләбе, о Троицк, Бөре, Миасс, революциядән соңгы Бөгелмә, Бәләбәй нәшерләре күренә. О Арада «Каләм» авторлары да юлыга: Г. Алпари, Бәдрелдин Гыйбадуллин, Мохтар с Ибраһимов... «Татар хатыны ниләр күрми» дә килеп чыкты... Байтак нәрсә табылды. Укый башладым. Бер атнадан Стәрлегә барып, «Каләмпне юллап, шәһәрне чарлап, егермеләп кеше белән очрашып, янә берникадәр хәбәрдар булдым. Истәлекле йортлар фотога төшерелде. Менә шулай башланды бу мәкалә. Соңгы бишьеллыклар Стәрлетамакны эре сәнгать үзәге итеп тә үстерде. Ул зур шәһәрләр төсен алды, республикада Уфадан кала икенче урынга чыкты. Революциягә чаклы эре һәм вак сәүдәгәрләр, вак һөнәрчеләр, приказчиклар, азмы-күпме эшче яшәгән ул кечкенә, караңгы өяз шәһәрчеге, нигездә, сәүдә үзәге булган. Бөркү мещанлык тормышына атнасына ике базар, ел саен яэгы-көзге ике ярминкә генә җан кертеп торган. Шулай да биредә 1905 елда инде РСДРП оешмасы була һәм шәһәрнең политик тормышына йогынты ясый башлый. Ә 1905 елгы революциядән соң монда да җәдитчә (яңача) укыта торган чын татар мәктәпләре ачыла. Ике класслы татар-башкорт мәктәбендә татар теле-әдәбияты аерым фән булып керә башлый. Шәһәрдәге биш мәдрәсәдә дә кайбер фән (хисап, җәгърәфия, табигатьне өйрәнү) буенча дәресләр бирелә. Шул рәвешчә, иҗтимагый тормышка яңа идеяләр бәреп керә. Ислам фанатизмы ярыйсы ук чигенә. Уфада Г. Алпаровның кече туганы Габделхәмид ага, ниһаять, табылды. Минем килүнең максатын белгәч тә. ул күршедәге балдызын алып керде. Бу төс ташламас карчык Әбләизова Рәхилә, апалары Гөлсем, Зөһрә Стәрледә артистка булганнар, тәүге спектакльләргә катнашканнар икән. Хәмит абый үзе дә — бермәл артист 1912 елда Приказчиклар җәмгыяте татар-башкорт клубы ача. Аны мәшһүр елга исеме белән «Ашкадар» дип атыйлар. Өстә — кечкенә зал, сәхнә. Монда милли кичәләр, репетицияләр үткәрелә. Аста — китапханә, Фәхретдин Вәлидов музыкаль 1 1915 елларда. Уфа мәгаллнмәләр мәктәбендә укыганда. Хәдичә Фәтхуллпна Г. Ибраһимов белән якыннан таныша әдип Ялтада ялгызы калгач, аның янына барып, никахлы хатыны була. «Ашкадар» клубының беренче артисткалары (сулдан уңга) Рәхилә, Зөһрә, Гөлсем Әбләизовалар. түгәрәктә яшьләрне скрипка, мандолина, гармун уйнарга өйрәтә. Хәмит ага да шун» да мандолина уйнарга өйрәнгән. Шунда ук «Алга» исемендә җилем басма белән күбәйтелгән кулъязма журнал да чыга. Аны Ибраһим Сәйфуллин, Гарифә Вәлидова, Мөбәрәкшаһ әл Хәнәфи, Габделхәй Алпаров, Гобәйдулла Әбдерәшитов эшлиләр. Спектакльләрне исә клуб күбесенчә «Мираж» кинотеатры залында куя. Рәхилә (хәзер Кәримова) апа ул заманны әле яхшы хәтерли: «Мираж» залы зур. Халык шыгрым тула. Бөтен Стәрле куба спектакль дигән көнне. Кино бинасында яхшы буфет була. Аны бай сәүдәгәрләр чиратлап оештыралар. Кичә ахырында артистларны сыйлыйлар. акча да бирәләр. Минем Зөһрә апага — унлык алтын, башкаларга өчәр, бишәр сум тия» *. Беренче спектакль 1912 елның көзендә куела. Г Камалның «Бәхетсез егетнен уйныйлар. Әмма башта хатын-кыз роле Гайнине уйнар кыз табылмый. Соңыннан шәһәр читендәге кечкенә бер агач өйдә яшәгән ярлы Гобәйдулла Әбләизовның Зөһрә исемле сылу кызын табып алалар. Беренче репетициядән кайтканда ук мәчет әһелләре аны юлда очратып кыйныйлар. Ләкин, чәмләнеп, ул үз эшен барыбер дәвам итә. Башка вакытта Зөһрәне ике-өч кеше клубтан өенәчә озата торган була. Зөһрә тамашачының мәхәббәтен яулый. 1918 елда аны чехлар, юеш подвалга ябып, ач тотып харап итәләр. 1912 елда ук спектакльдә баш рольләрнең берсен башкарган Мостафа Идрисовны да шул чак атып үтерәләр. Кайбер артистлар Стәрледән качарга мәҗбүр 1 Байларның бу «юмарт>лыгы. әлбәттә, халыкны алдау, үз тәэсиренә алу өчев эшләнә, була. Ул заманда, реакционерлар карашынча, культура эшлеклеләре большевикларга тиң булганнар. Гобәйдулла Әбдерәшитов исә үзе дә чын большевик була. Аны да аклар аталар. ...Хатын-кызлар клубка ул чак бик йөрмиләр. Шуңа, учитель Шәрәфи Махмудов тырышлыгы белән, 1914 елларда гел кызлардан гына торган концерт төркеме оеша. Анда Маһруй Шәриф кызы Фәйзуллина (соңыннан Ходайбирдина) §§§§§§§ ********, Суфия Махмудова, Шәмсенәһар Богданова, Зизи Байракова, Фатыйма Таһирова һ. б. катнаша. Башта кызлар аерым өйләрдә чыгыш ясыйлар. Тыңларга карчыклар гына килә. Бара-тора, ирле хатыннар, кызлар да ияләшә башлагач, концертлар Махмудов укыткан русча мәктәпнең сыйныф бүлмәләрендә үткәрелә. Революциядән соң бу кызлар чыгышны Ашкадар клубында дәвам итәләр. Бу шәһәрнең культура тарихында мөһим хадисә — «Къәләм» ширкәте (русча: то- > варищество, бүгенгечә: кооперация). Ул 1906 елда төзелә һәм китап чыгара башлый. • Ширкәтнең инициаторлары шәһәрнең прогрессив интеллигенция вәкилләре Шәрәфет- «' дин Махмудов («Шәрәфи үчител»), Бәдретдин Гыйбадуллин («Бәдри үчител») була, Q Алар икесе дә Казан рустатар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнар, укытучы булып < күп еллар эшләгәннәр. Икесенә дә Стәрлетамакның шәхси почетлы гражданнары («Личный почетный гражданин») исеме бирелгән. Шәрәфи Мәхмүдов (1853—1932) ф III Дәүләт думасына да сайланган. «Минем тормышым» дигән китабының кулъязмасы булганы да билгеле. Q Ширкәт башта китапларны Уфада чыгара. Иң тәүге китап булса кирәк, 1906 елда “■ «Электрическая Губернская Типографиямдә 2 «Ходаның гадел хөкеме — гүзәл гыйб- u рәтле хикәя» басыла. Аның аңлатмалары итеп: «Үчител Бәдердин Гыйбадуллин е есәридер»... «1906 ел, 8 июнь... Печатано без предварительной цензуры» дигән сүз- з ләр языла. Q Бер басма табак күләмендәге һәм русчадан тәрҗемәгә охшаш бу китапта күп Е халыкка бәла салган бер юлбасарның тиешле җәза алуы хикәят ителә. Уфада «Шәрык» матбагасы ачылгач, «Къәләм» китаплары шунда басыла башлый. Шулерның беренчеләреннән берсе — «Милиунлар табу» (1909) романы. Аның хакында: «Французчадин һәр төрли телгә тәрҗимә иделмеш. гайәт мә- ракълы (кызык, интригалы — Й. Г.) үә гүзәл гъибрәтле руман улуб, бу дәфгъә (бу юлы. — Й. Г.) госманлыйчадин (төрекчәдән — Й. Г.) татарчага тәрҗемә иделмешдер» диелә. Тәрҗемәчеләр — Мохтар Ибраһим (Г. Ибраһимовның икетуган агасы) һәм Гыйбадулла Алпари (Гыйбад Алпаров). Әсәрдә акчасы югалганга акылдан язган карт һәм юк миллионнарны эзләүгә гомерләрен сарыф иткән яшьләрнең харап булуы сурәтләнгән. Маҗара жанры ягыннан караганда, ул заман өчен, бәлки, азмы-күпме яңалык булгандыр. Мораль камиллеккә өндәү ягыннан әһәмияте юк түгел. 1910 елда Бәдретдин Гыйбадуллинның маҗаралы икенче хикәясе чыккан. Монысы да русчадан тәрҗемә. Ул берәүнең Нью-Йоркта гаепсез көе кеше үтерүдә гаепләнүе һәм ахырдан шәфкатьле кыз ярдәме белән котылуын тасвирлый. Уфада басылган бүтән китапларны табып булмады. 1910 елда Стәрлетамакның үзендә типография ачыла. Бу хакта бер китап тышында шундый игълан бирелә: «Уфа вәләяти Эстәрлитамак шәһәрендә мөселманлар «Нур» исмендә бер ширкәт тәэсис итүб (оештырып — Й. Г.), 1910 елда 28 июльдә матбага ачдыйлар. «Къәләм» ширкәти һәм «Нур» ширкәтинә мөсәдар (инициатор — Й. Г.) исә дә, «Къәләм» үз шир- кәтени дәүам итдерәдүр. «Къәләм» көтепханаси идаресени гүзәлрәк, диккәтлирәк әсаска куймак фикерендәдер. Киләчәктә ширкәткә дәхи икътидарлырак (сәләтлерәк— Й. Г.) затлар кушылачагыннан, идарә мөштәриләренә (сатып алучыларына — Й. Г.) һәр кирәк китапларный үз вактында хәзер булдырмага үәгъдә итәдер». Бу ширкәтнең составы Үтәмешев, Айтуганов. Баязитов, Усманов, Дьяконов кебек бай сәүдәгәрләрдән • Башкорт революционеры Шәһит Ходайбирднннен бик яшьли тол калган хатыны • Электротехника кулланганга, күрәсең, шулай аталган ******** Цитаталар үа орфографиясе белән, теле оригиналдагыча ител алынды. Кирәк жирдә каты ы», «г» — «кь». «гъ» твссндә бирелде. <АШКАДАР»ф тора. Ә «Каләм» — коллектив пайщик була. «Нур» татарча китаплардан тыш, русча, татарча визит карточкалары, «мәхәббәт почтасы», төрле контора журналлары, квитанция, ярлык кенәгәләре кебек нәрсәләр дә баса. «Нур» ачылгач, Стәрле нурланып китә, китаплар күп чыга башлый. Сафуан Яхшыгуловның «Башкорт хәлләре» (1911 ел), Зыя Ярмәкинең «Күрсәтәм» (1912 ел) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. 3. Ярмәки, китабына эпиграф итеп, бер строфа ала: «Үтә ел, үтә ай, үтә көн. Шулайтеп гомергә бетәм. Сүнә дәрт, бата ай. кала төн. Гомер бу! Янам да утәм. Китапта бу «Җыр» дигән шигырьнең тагын бер строфасы бар: Күчә ил, бетә эз, кара — көн. Бетә ил. димен дә бетәм. Түгәм яшь, йокысыз үтә төн, — Бәхетсез... үтәм. Китаптагы унҗиде шигырь дә шушы рухта. Нишлисең, ул заманда «өмидсезлек- ни җырлаупны да лирик поэзия дип аңлаучылар күп булгандыр шул 3. Ярмәкинең бу шигырьләре реакция елларында тууын истән чыгармыйк. Әмма шулай да, күңел боеклыгына җирлек буларак, кайбер шәхси һәм иҗтимагый шартлар да урыны-урыны белән чагылып киткәли: Дуст диеп йөргән мораиләргә 1 кул бирмәс идем, Ялгызым вөҗдан белән тормакка пакь җир булсачы! ...Аһ! Илдә вөҗдан булсачы! («Шикаять вә арзуа Шагыйрь С. Яхшыгулов шигырьләре иҗтимагый темаларга язылган. «Башкорт агаларга хитап» шигыре халыкны мәгърифәткә, башкалардан артка калмаска чакыра: һәр урында төрле милләт кузгалыша. Мәгариф тәрәкькъигә юллар ача. Сезләр йоклап ятасыз Һәнүзгәчә, Нигә уйганмайсыз һаман, башкортларым! Сездә бар истигъдад3 һәм кабилиәт††††††††, Укуга, укытуга кылыңыз гадәт. Укудыр дөнья — ахирәттә сәгадәт‡‡‡‡‡‡‡‡. Уйганыгыз, уйганыгыз, башкортларым!_ Әдәби нәшерләрдән И. Исәнбирдиннең «Мансур илә Галия» (1911), Хәсән Кә- римовның «Шакир хәлфә дәресе» (1911), Әхмәдҗан Биктимеровның «Хәлфә» драмасы (1912), Г. Смаковның «Бичара хәзрәт»е (1911) бәхетсез мәхәббәткә багышланганнар, аларда фанатик хәзрәтләр, надан кадимче хәлфәләр, ишаннар, «яңалаша башлаган» сылу Нәфисәләрне («Хәлфә»), уңган Галияләрне («Мансур илә Галия») көчләп кияүгә биргән рәхимсез ата-аналар фаш ителә. Бу китапларда рационализм хөкем сөрә әле, уңай каһарманнар күренми диярлек, ө бүтәннәренең эче-тышы үтә шөкәтсез. Кыскасы, алар чын сәнгать әсәре булып җитә алмаганнар. Ләкин алар барыбер үз заманы өчен таяныч, алга өндәгеч булганнар. Алда саналган китаплардан башка «Каләмннең 1910—1912 елда тагын унлап әдәби китабы чыккан. Ширкәт фольклорга да игътибар иткән — Б. Гыйбадуллинның «Дүрмән — башкорт хикәйәсе», Рәифә Гыйбадуллинаның «Ертанач һәм угры — башкорт хикәйәсе» дигән китапларын бастырган. Арада брошюра исемнәре дә очрап куя. Исемлектә Гыйбад †††††††† Мораиләргә — рияланучыларга. ’«Шикаять вә а рзу» - «Зар һәм теләк», ■ Истигъдад — зирәклек. • Кабилиәт— сәләт. • Сәгадәт — бәхет. Алпвровның «Кесәлек мөңгүлек калиндар»лары бар: «Сәна һиҗри үчүн», «Сәна миладие үчүн». М. Ибраһимовның «Ломоносовның тәрҗимәви хәле», Ш. Мәхмүдовның «Задачник», «Хисаб дәреслеге», шулай ук Л. Г.1 инициаллары белән чыккан «Әхлакдии тәрбиә бакчасы» кебек педагогик нәшерләр булган. Моннан кала Хәй Алпаров- иың (Гыйбадның туганы) «Кырык төрле фукс»ы, «Шерлок Холмс турында хикәя», М. Хәнәфинең «Аракы ачуы», Хәбиб Сатлыковның «Эчкелеккә каршы» дигән китап лары дөнья күргән. Атаклы Стәрлебаш мөдәррисе Шакир Тукаевның «Стәрлебаш» ф исемле китабында авыл тарихы бәян ителә. «Каләм» һәм «Нур»ның иң уңышлы нәшере—Галимҗан хатыны ниләр күрми» повесте. Тәүге басманың тышына: «Г. И. — «Татар хатуни ниләр күрми?» Ирләр сурәтендә Стерлнтамакъ. Ти|ии*в»ф1Я Т ла .НУРТ* 19Ю. Ибраһимовның «Татар = йөргән хатун. Эстәрлита- £ мак өязендә булган ва« 5 кыйга. Ширкәт «Къәләм» _ мөсарәфи (чыгымы — g Й. Г.) илән басылдый. § Стерлитамак. Типография J товарищества «Нур». 1910» дип язылган. ♦ Авторның кереш су- С зен тулысынча китерү дә £ артык булмас. л «Белә торгансыздыр, u безнең татар галәмендә ® үзенең агыр тормышына, u җәбер вә җәфага түзә О алмый качуб китүб, төбис гъәтнең биргән хатунлык сыйфатыни яшерүб, ирләр сурәтендә йөрергә мәҗбүр булган мәзлүмәләр сирәк-сирәк очраш- тыргалыйлар. Борын заманда җиде кыз ирләр киәфәтинә керүб күб еллар мәдрәсәдә укуганлар, имеш... Соңра зур фаҗигага очыраганлар, имеш, диләр. Болар хакында байтак җырлар вә хикәяләр дә бардыр. Шул ачи хәкъикъәтни мин үзем ики мәртәбә очыраттым. Берси Эстәр- литамак өязендә, икеи- чеси Ырынбурда булуб, һәр икеси дә екерменчи гасырдадыр. Эстэрлитамак әязендәгеси тикшерелгәннән соң кулыңыздагъи мона Г. Ибраһимовның «Татар хатыны нимр күрми» китабының тышлыгы. шул сәхифәләр кара ланды. * Мвгаллим Лотфи Галимов булса кирәк -Аат. иск»рм»св. 1909 ел. Синтәбер». Бу ширкат башка бер китапн^ да икенче мәртәбә чыгармаган. Г. Ибраһимов әсәре, күрәсең, бик үтемле булган. Анда бит хәзерге Ауыргазы районы, Балыклы авылында булган чын вакыйга — эчкече иренең, усал кайнанасының җәберенә чыдый алмый качып, ирләр киемендә күп маҗаралар аша кичкән Хәтимә дигән хатынның язмышы сурәтләнә. Моны халык шушы көнгәчә риваять итеп сөйли. Бу батыр кызның бала чагын әдип бик типик шартларда оста тасвирлый. Гөлбану бик җитез, эшкә оста, гәүдәгә таза, кыю кыз булып үсә: «Уракта аның артый көлтә белән тулы булуб, алар нык һәм өлкән булалар иде. Ярышуб урганда күп вакыт агаларындан да арттыра иди... Матурлыкда ул ауылда бер иди». Гөлбану аулак өйләрдә гармун уйнарга да өйрәнә. Ләкин күңелле үсмер чак озакка бармый. Әтисе Нурый карт аны, мәкерле Фәрит хәзрәт димләве белән, 17 яшьтә үк кияүгә бирә. Ире Закир, «черегән бай» малае, бозык табигатьле кеше була. Инде чыдар хәле калмагач, йөз кыйналган, мең тиргәлгән уңган килен Гөлбану авылдан качып китә. «Кызганып» Урал артына алып китүчеләр Гөлбануны карт башкорт баена өченче хатынлыкка бирәләр. Аның «өст-башы — ука да ефәк, һич шелтә юк. Ире Солтан Гөлбануны табыну дәрәҗәсендә ярата, иркәли... иди». Әмма Гөлбану юан корсаклы картны яратмый, нәфрәтләнә. Тиздән Солтанны юлбасарлар үтереп ташлыйлар. Ә Гөлбану борынгы йола буенча аның 11 яшьлек энесенә хатын булырга тиеш. Гөлбану тагын кача. Чәчен кисеп, ирләрчә киенеп, «Габдуллага әйләнә». Шуннан аның әсәрдә сурәтләнгән икенче газаплы тормышы башлана... Хатын-кызларның хокуксызлыгына каршы Гөлбануның инкыйлабын яшь язучы — булачак классик — шундый маҗаралы әсәрдә үзенчәлекле ситуацияләрдә күрсәтә, аны нык характерлы кыю шәхес итеп сурәтли. Мәгәр соңыннан роман авторны канәгатьләндермәгән. Монда типик шарайт булса да, Гөлбану-Габдулланы типик образ дип булмый. Яшь Ибраһимовның теле дә бу әсәрдә чарланмаган әле. Беррәттән утызар-кырыгар җөмлә, үткән гасыр әдәби телен- дәгечә, «иди» (иде) белән бетә. Аннан «Габдулла» шундый ситуацияләргә куела ки, ул мотлак фашланырга тиеш. Гел ирләр белән генә урман кисеп, Сакмарда сал бәйләп, сал агызып аның сере ачылмавы бик гаҗәп. Хикәянең халык телендә сакланган вариантында ул Урал аръякларына китми, үз ягындарак бер сәүдәгәрдә унбиш ел кучер булып тора. Бу версия чын фактка якын. Әсәрнең әдәби җәһәттән зәгыйфь икәнен Г. Ибраһимов соңыннан үзе дә әйтә, һәм 1929 елда бөек әдип яшьлек дәвере әсәре урынына хәзер классик дип танылган башка әсәр яза. Бу соңгы «Татар хатыны ниләр күрми» романында инде типик шартларда типик Гөлбану образы тиңсез осталык белән сурәтләнә. Монда элеккеге әсәрдән кайбер геройларның исеме (Гөлбану, Закир, Фәтхия, Сабира) калса да, элекке Фәтхия, Сабираның фигыль-гадәтләре бераз сакланса да, бу романны Г. Ибраһимов баш сүздә өченче басма дип атаса да, ул — бөтенләй башка әсәр. Аның күләме дә Стәр- ледә чыкканга караганда икеләтә зур. Иҗтимагый җирлек тә киңрәк. Тормыш картиналары, конфликт, характерлар чын маһирлык белән бирелгән. Гөлбануның язмышы катлаулы, бөтенләй үзгә. Кыскасы, хөрмәтле автор безгә әдәби җәүһәр бүләк иткән. Китапханә шүрлекләрен тикшерә торгач, моңа чаклы безгә мәгълүм булмаган бер башкорт шагыйре табылды. Ул үзе җитмеш яшәр тузан эчендә ятмаган, әлбәттә, «Кибетчеләр китабы» — «шагыйре башкорт Актүрә бине Җантүрә Агашев» дигән җыентыгы 1907 елда Троицкида төзелгән. Миасс шәһәрендә басылган. Тышындагы игъланны укыйбыз. Анда бу китапның «Сатыла торган урынлари Казанда — Камалетдинов, Чиләбедә — һадиев, Оренбургта — «Кәримов-Хөсәенов», Уфада — Идрисов. Орскида — Исхаков, Петрапаулда — Сөләйманов, Троцкида — «Хезмәт»XXXII, Эстәрледә — «Къәләм»... дип күрсәтелә. Димәк, «Каләмвнең китап сәүдәсе дә булган. Библиограф Фатыйма Кудоярова күрсәткән «Әсами көтеб» («Китап исемнәре» дигән реклама-брошюра) тышына шулай XXXII Бу «Хезмәт» дигәннәре дә бер ширкәт. Ул да китаплар нәшер иткән. Анык мөдире ФәВэел» рахман Чиркасов булган. язылган: «Уфа вәләяти Эстәрлетамак шәһәрендә имам Мөхәммәтгариф Рәмиев үә мөгаллим сабыйк (элекке укытучы — Й. Г.) Бәдретдин Гыйбадуллинлар тәэсис иткән «Каләм» көтепханәсенең Әсами көтеби. «Нур» матбагасы. 1910». Эчтәлеге сатуда булган өч йөзләп китап исеменнән гыйбарәт. Исемлек алдыннан шундый мөрәҗәгать бирелгән: «Хөрмәтле әфәнделәр! Бу сон сәнәләрдә милләте- мезнең укуга һәвәсе нисбәтендә төрле китапларга ихтыяҗ күренә— Ысул җәдидә мәктәпләри күбәйди... Без. шул җәһәтләрни искә алуб. фәкать бер хезмәт миллиә касди илә (милләткә хезмәт итү ниәте белән — Й. Г.)_. һәр төрле китап булындыр- мага карар кылдык... һәм дә кара, кәгазь, каләм, госманли вә рус пиралари, язу такталариндан һәр төрлиси хазер улуб, арзан хакка сатылмактадур...» Китапханәнең китап һәм язу-сызу кирәк-яраклары сату белән шөгыльләнүе бәлки кайберләргә сәер тоелыр. Әмма татар нәшриятлары «Умид», «Мәгариф», «Милләт» һ. б. да үзләренең китап магазинын — сәүдәсен шулай атаганнар: «Көтебхана»— китаплар йорты дигән сүз бит. ■Каләм»-<'Нур»ның китаплары төрле кибет, магазиннарда да сатылган, үзенең дә ике махсус китап магазины ачылган. Бу — «Каләмпнең китаплар нәшер итү, бастырудан башка өченче төр эшчәнлеге. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: 1906—1912 елларда «Каләм»нең утыз бишләп китап бастыруын белә алд«'к. Ләкин чын сан күбрәк булырга тиеш. Дөрес, ул китаплар югары сәнгать биеклегемә күтәрелә алмаганнар. Алар, күбесенчә, дидактик рухта, үгет-нәсихәттән торалар, укучыны мәгърифәткә, гадел, эшчән, риясыз, саф күңелле булырга өндиләр. Ул заманда Уфа, Казан нәшриятларында да мондый китаплар күп чыккан. «Каләм» дә дидактикадан башлаган. Бу — Стәрлетамактагы мәгърифәтчеләрнең балалык дәверен күрсәтеп тора. Әмма Г. Ибраһимов әсәрен башка китаплар рәтенә куймыйбыз. Ул, кайбер гыйл- ләләре булса да, художестволы повесть. Без анда талант чаткыларын күрәбез. Ул әле дә «Каләмине сәламләп, «Нур»ны нурлап тора. Бәлки бу юлларны укучылар арасында «Нур», «Каләм», «Ашкадарлның эшчәнлеге хакында хәбәрдар иптәшләр табылыр. Ил-халык диңгез генә түгел, океан бит ул. Бернәрсә дә анда эзсез югалмый. Моннан соң бәлки иске «Каләм» белән берәр яшь каләм кызыксыныр? „«Стәрле» җыры белән башлаган идек, шуның белән үк бетерик тә: Хуш, Стәрле кала, тау-манара! Без китәбез, килсен башкалар. Сагынганда берүк бик саргайтма. Чакырыл ал, җаным Аш кадар!.. 1969—1974.