Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАМ БАШЛАНГАН ҖИРЛӘРДӘ

тулы капчыклар өстеннән үрмәләп, әле бер як тәрәзәдән, әле икенчесеннән җирне күзәттек. Җир өсте тигез түгел, ңтәкләре белән бер-бер- сеиә тоташкан калкулыклардан — сопкалардан тора. Әйтерсең лә бик борынгы заманнарда ук җирдә яшәгән биниһая зур җанварлар, көтүләре белән барган җирдән кинәт тукталыр, сыртларын кабартып ятканнар да мәңгелек йокыга талганнар. Бу көтүнең иге-чиге күренми. Калкулыкларның өсте урманнар белән капланган, кайбер тау араларыннан боргаланып-сыргаланып зәңгәр елгалар ага. Күксел рәшәгә төренгән офык сызыгына якынайган саен, тау аралары томанлырак күренә, җир өсте тигезләнә барган сыман тоела. Күз күреме бөтен җирдә урман белән капланган сбпкалар. Тайга... Әмма тайга тоташ бертөсле түгел. Урыны-урыны белән ул ачык яшел — анда яфрак яра гына башлаган каеннар һәм ак чыршылар үсә. Таңнар биредә бездәгедән биш сәгатькә алданрак атса да, язлар бер айга соңарып килә икән: май ахырында яфраклы агачлар яшәреп кенә бара, шомырт яңа гына чәчәк аткан иде әле. Кайбер сопкаларнын түбәләре кара кучкыллайып тора—алар көнчыгыш чыршылары һәм эрбет агачлары белән капланган. Кайсы сопкаларга кара шырпы сипкәннәрайкал — Амур магистрале Байкалдан түгел, Лена станциясеннән башлана. Без барганда, узган елның май азагында, тимер юл Лена буена килеп җитә иде дә пристань янында тармакланып өзелә иде. Килгән йөкләр шунда баржаларга төялә, су юлы белән меңнәрчә чакрым ераклыкларга озаты- ла иде. Ә Лена аръягында әле бернинди юл юк, анда бары вертолетлар белән генә барып була иде. Без дә Лена аръягындагы урманнарга беренЧе тапкыр өстән карадык. Пөк төялгән «МИ-6» вертолетында пассажирлар күп түгел иде. Без акбур мени: шәрәләнеп торган соры җир өстендә аркылы-торкылы агач кисәүләре генә ята. Болары — янгын урыннары. Ул янгыннар бәлки nine берничә ел элек дөрләп үткәндер, ә урман яңармый, җир өсте һаман шәрә, чөнки урманы юкка чыккан тау битләреннән уйдырышлы гуф- ракны яңгыр сулары, язгы сулар агызып алып китә, җил очыра. Бары тик шушындый урыннарны үз күзләрең белән күргәч кенә, янгыннар ныц урманнарга никадәр куркыныч икәнен аңлыйсың. Сопка араларында, елга буйларындагы уйсулыкларга җете яшел кәтфә келәм җәйгәннәр к^бек — карарга матур, ләкин ул җирләрнең мүк япмасы җәелгән төпсез сазлык икәнен уйлап, күңел шом> ланып куя. Тайганың бизәге мең төрле, ләкин барыбер аңа нидер җитми, аны күргәч, күңел нәрсәнедер юксына. Без җирне кеше хезмәтенең эзләреннән — авылшәһәрләрдән, басулардан, бакчалардан, юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Ә биредә сәгатьтән артык очабыз инде, дөньяда кеше яшәгәнен сиздерә торган бер нәрсә күрмәдек дисәк тә ялгыш булмас. Вертолет бары тик яңа салынган ике кечкенә поселок өстеннән генә очып үтте. Я дөнья, синең шушындый иркен, моңарчы кеше кулы тимәгән киңлекләрең дә бар икән әле! Табигать никадәр генә бай булмасын, кеше булмаган җирдә ул буш, ятим икән, күңелсез икән! Менә-менә офык сызыгында зур шәһәр, я, һич булмаса, берәр авыл күренер шикелле тоела. Сәгать ярым очканнан соң, ниһаять, офыкта бер үзгәреш сизелде, ләкин аннан шәһәр дә, авыл да түгел, ак болытлар күтәрелә башлады. Якынлашкан саен, алар биегрәк булып күренәләр, алар астыннан сары- болыт мендәрләре калыккандай була. Бары бераздан гына без алар- ның болыт түгел, кар-боз капланган тау сыртлары икәнен чамалый башладык. Ул таулар инде офыкның яртысын биләп күтәреләләр. Бу— Байкал сырты. Менә нинди җирләрдә салыначак икән ул БАМ — Байкал — Амур тимер юлы! Менә нинди урманнарны, елгаларны, тауларны кисеп үтәчәк икән! Без вертолеттан Көнбатыш участогын гына күрдек бит әле — нибары 284 километрын гына күз алдыннан үткәрдек, калган 2900 километрдан артык өлеше офык сызыгының артында калды, аларны безнең күздән ак тау түбәләре каплады. Ләкин бу кадәресе дә безне хәйран калдырды. Шушы очыштан соң гына без бу бөек төзелешнең колачын әз булса да чамалый башладык. БАМ узачак урыннарны картада эзләп тапсаң, ул төшләрнең бик күп урыны кызгылт-көрән төсләргә буялганын күрәсең — бу тимер юл күпчелек очракларда таулы-калкулыклы җирләрдән үтәчәк дигән сүз. Тауларның түбәләре болытларга ашканнары, өстән ташкын елгалар акканы да, ташлар коелганы да бар. Юл җиде тау сырты астыннан салыначак, унбер зур елга һәм бихисап вак елгалар аркылы үтәчәк. Аның ярты буе мәңге бозланып каткан җирләр өстеннән сузылачак. Ә- өстен кузгатуга ул бозлыклар эриләр, чөнки аларны эрүдән бары тик мүк катламы гына саклап тора. Мүкне алдың исә, баткаклыклар хасил була, машиналар бата, җир иңә. Кешелек тарихында бөтен трасса буена шундый авырлыклар очраган мондый озын тимер юлның салынганы юк әле. БАМда өч мең күпер булачак, аларның 142 се Лена, Амур, Зея кебек киң елгалар аша салыначак. Буласы кайбер тоннельләрнең озынлыгы уннарча чакрымнар белән үлчәнә. Юлга нигез салу өчен 300 миллион кубометр җир токымын бер урыннан икенче урынга күчерергә кирәк. Ул токымнарның яртысы тау-таш яки мәңгегә каткан җир... Әле шунысын да онытмаска кирәк: әйткәнебезчә, төзелеш элек үзләштерелгән җирләрдә, кеше яшәгән урыннарда бармый. Анда яшәү өчен шартлар тудыру да, техниканы китерү дә зур кыенлыклар белән бәйле. Кыскасы, БАМ — бик катлаулы, искиткеч зур хезмәт таләп итә торган һәм кыйммәткә төшә торган төзелеш. БАМ тезеле'ше берничә урыннан алып барыла: көнбатыштан — Лена буеннан, көнчыгыштан — Амурдагы Комсомольскидан, Себер тимер- юлы белән тоташкан урыннан — Тындадан. Без сәяхәтебезне Лена буеннан башладык. Күпер салучылар Лена — дөньяда иң зур елгаларның берсе булып санала, ул Себер- не көньяктан төньякка таба кисеп үтә. Якутлар аны — Улахан Юрәх, § ягъни Бөек Елга дип атыйлар. Озынлыгы 4400 километрга сузылган | бу елга аша моңарчы бер генә күпер дә булмаган. Беренче күпернең S озынлыгы — 432 метр. g Күпер БАМ төзелеше өчен су кебек, һава кебек кирәк, чөнки ансыз х елганың аръягына авыр техниканы да, кирәкле материалларны да 2 чыгарып булмый. < Күпер төзелеше Якурим дигән авылдан, дөресрәге, авыл аркылы g башлана, тимер юл авылны кисеп үтә, шуңа күрә төзелешне авыл 1 йортларын сүтүдән башлаганнар. Ә күпер төзүчеләрнең—5 нче мост- s отрядның — үз поселогы авылдан чакрым ярым ераклыкта үсеп S чыккан. Ф Күпер салучы егетләр, килеп урнашкач та, палаткаларда һәм вагоннарда торганнар, терәкләр салу эшенә керешкәннәр, бетон ташыган- ш нар. Елга төбеннән бетон корылмалар күтәрелгән арада, алар өчен ° уңайлы йортлар, клуб, ашханә, балалар бакчасы, фельдшерлык пункты = төзелгән. Барысы да кирәк, барысы да ашыгыч, чөнки күпер салучы- ч лар эшли генә түгел, тормышның бөтен законнарына буйсынып яши * дә.. Алар ял вакытларында күңел ачалар, гашыйк булалар, өйләнешәләр, балалар үстерәләр. Мостотрядта беренче туй да, бала туу да, 2 төзелештәге зур җиңү шикелле үк, истәлекле, куанычлы вакыйга са- х нала. *4 Яна поселокның исеме юк иде әле. Төзүчеләр аны искечә атарга s теләмиләр, алар кичергән горурлык хисен, яшьлекнең онытылмас вакыйгаларын мәңгеләштерерлек шигъри исем эзлиләр. Бу мәсьәлә җыелышта да куеп 'тикшерелгән, төрле тәкъдимнәр булган: «Кар бөртеге», «Аленка», «Ленагород», «БАМ ачкычы»... «БАМ ачкычы»н ясаучылар арасында без үзебезнең якташ егетләрне дә очраттык. Егетләргә бу төзелешкә килеп катнашу бәхете ансат кына бирелми икән. Менә Фәрит Хәсәнов. Буа егете, һөнәре буенча электрик. Ул армия сафларында Чита өлкәсендә хезмәт иткән. Себер табигатен яраткан. Демобилизациядән соң БАМга килергә омтылган. Ләкин төзелеш теләгән бер кешене кабул итеп ала алмый, төзелешнең үз планнары бар. Шуңа күрә ВЛКСМның Иркутск өлкә комитеты БАМга килгән егетләрнең бер өлешеннән удар отряд оештырып, бик мөһим төзелешкә — Усолье-Сибирское дигән район үзәгенә 1200 башлык сыер фермасы төзергә җибәргән. БАМнан еракка, өлкәнең көньяк өлешенә. 90 кешелек бу отрядның командиры итеп Насих Заһитовны билгеләгәннәр. Бөек төзелешкә дип килеп, терлек абзары салып ятарга тиеш булган егетләрнең күңелендә ниләр кайнаганын алар үзләре генә аңлагандыр. БАМга яңа десантлар ташлана, анда күперләр төзелә, «зимник»- лар — кышкы юллар салына, ә алар Татарстан өчен дә гади булып тоелган корылма салып тир түгәләр. Дөрес, Себер якларында терлекчелекне үстерүдә бөек төзелеш өчен кирәк, ләкин егет күңеле көрәшнең иң кызган төшенә омтыла бит ул. Алай да егетләр сер бирмиләр. Электрик Хәсәновка бетон изәргә дә, кирпеч өяргә дә, җилкәсенә салып цемент ташырга да туры килә. Бары тик шушы фронтта үзен чын егет итеп күрсәткәч кенә, бары тик куелган бурычны комсомолларча үтәгәч кенә, егетләргә БАМга путевка бирелә. Барысына да түгел, 90 кеше арасыннан унбишенә. Шушы унбиш арасында Насих Заһитов белән Фәрит Хәсәнов та булалар. Күпер төзелешендә алар инде, әлбәттә, үзләрен сынатмый. Азнакай районының Түбән Якый авылы егете Нәҗип Галимовның юлы турырак булган, ул комсомол путевкасы белән туп-туры Лена буена килеп төшкән. Үзе шофер. Ләкин биредә һөнәр белән исәпләшеп торып булмый, кайда кирәгрәк, шунда эшлисең, яңа һөнәрләр үзләштерәсең. Нәҗип Лена күпере терәкләренә бетон салышуы белән үзен мен бәхетле саный. Узган кышны бетончыларның эше аеруча җаваплы, аеруча ашыгыч булган. БАМның төзелеше шушы күпергә килеп терәлгән. Бетончы егетләр өчәр смена эшләгәннәр — язгы ташуга кадәр терәкләрне торгызып бетерергә тырышканнар. Без барганда күпердә монтажчылар эшли, ә безнең егетләр туган якларына кайтып, сабан туйларын күреп килергә әзерләнәләр иде. Нәҗипнең өстендә аркасына, җиңнәренә рәсемнәр төшерелгән яшел куртка, ә Фәрит сәдәф урынына сары чылбыр таккан, чнгешле-чуклы камзул кигән. «Усолье истәлеге», — ди ул моны. Егетләрнең кулларында— магнитофоннар, түшләрендә—БАМ значоклары. Башларын югары тоталар — шулай булмый ни, «БАМ ачкычы»н коялар бит алар, бөек төзелеш тарихының беренче битләрен язалар! Хәер, болай дию бик үк дөрес булмастыр, мөгаен. БАМ бүгенге көндә тулысы белән чынбарлыкка әверелә барса да, аның тарихы шактый күптән башланган инде. Бүгенге төзүчеләр күптәнге бөек хыялны тормышка ашыралар дип әйтү дөресрәк булыр, һәм бу алар хезмәтенең дәрәҗәсен тамчы да киметмәс. Себергә тимер юл салу мәсьәләсе узган гасыр ахырында күтәрелә. Ул чакта ук инде Байкал күленең төньягыннан Амур елгасына таба юл сузу турында ныклап уйлана башлыйлар. Инженерлар юлның ике вариантын чагыштырып карыйлар: бер вариант буенча, юлны Байкал күленең көньягыннан, икенчесендә—күлнең төньягыннан салырга планлаштырыла. Төньяк юл көньяк юлдан кыскарак була, ләкин көньякта кешеләр яши һәм, җир тигез үк булмаса да, кыенлыклар төньяктагыдан кимрәк дип табыла. Шуңа күрә Себер юлы Байкал күлен көньяктан әйләнеп уза. Ләкин БАМны төзү, ягъни Байкал күленең төньягыннан Ерак Көнчыгышка тимер юл салу көн тәртибеннән төшми. Совет власте елларында бу юл узачак урыннарда тикшерү эшләре өр-яңадан киң күләмдә башлана. Ватан сугышы алдыннан бу тикшеренүләр өчен күп көч куела, автомашиналар, тракторлар, хәтта самолетлар бирелә. Партиянең XVIII съездында БАМны төзүгә керешү турында җитди сүз бара. Хәтта сугыш елларында да бу эш онытылмый — 1943 елда Амурдагы Ком- сомольскидаи Советская Гаваньга кадәр тимер юл салына. 1938 елны БАМның Тайшеттан алып Ленага кадәр булган 700 чакрымы төзелә башлый, 1946 елда юлны салып бетерү эшенә ныклап керешәләр. Ул юл 1951 елны сафка баса һәм Братск төзелешендә, Урта Ангарадагы зур промышленность комплексын барлыкка китерүдә зур роль уйный. Бу хыялны тормышка ашыру, БАМны булдыру эшенә ныклап тотыну безнең көн яшьләре җилкәсенә төште. 1974 елның язында, ВЛКСМның XVII съездында комсомоллар бөек төзелешне үзләренең изге бурычы дип таныдылар. Съездга килгән делегатлардан удар отрядлар төзелеп, алар Мәскәүдән туп-туры Лена ярларына юнәлделәр. Йолдызлар шәһәрендә БАМ поселокларының күбесе десант ташлаудан башлана. Төзүчеләр Лена аркылы күпер салынганны көтеп тора алмадылар, елга аръягында тайгада берничә урында эшне башлап җибәрделәр. Көнбатышта беренче десант Таюра елгасы буена юнәлде. 1974 елның 10 январенда 266 нчы төзү-монтаж поездының десанты УстьКуттан чыга. Десантта биш бульдозер, дүрт торак вагоны һәм егерме егет була. Алар белән поездның начальнигы Петр Петрович Сахно җитәкчелек итә. Егетләр Лена бозы аша чыгалар да, билдән карга чума-чума, мең яшәр агачларны кисә башлыйлар. Десант шулай көненә ике-өч чакрым җир үтә, аның артыннан «зимник» — төзүчеләр өчен кан тамыры шикелле кирәкле кышкы юл сузылып кала. Бер ай < дигәндә десант алтмыш дүрт чакрымлы юл салып, БАМ станцияләре- о нен беренчесе булачак урынга, Таюра белән Ния елгалары кушылган ? төшкә килеп җитә. Яр буенда бердәнбер корылма — аучылар ял итеп, ® хәл алып чыксын өчен бүрәнәдән салынсак ялгыз йорт — «зимовье» = тора. Десантчылар шул йорт янына беренче палаткаларын корып, ти- £ мер мич ягып җибәрәләр. Ә иртәгесен булачак поселок өчен урын = әзерләргә — урман кисәргә керешәләр. = Алар әзерләгән урынга беренче отрядлар килеп төшә. Май башын- « да, комсомолның унҗиденче съезды залларыннан туп-туры Таюра буе- = на килгән егетләр дә шулай ук кулларына пычкы, балта алалар S Без килгәндә бу вакыйгалардан соң бер ел гомер үткән иде. Таюра г буена урнашкан «Звездный» — «Йолдызлы» поселогы иске поселок бу- « лып санала иде инде. ♦ — Ни өчен «Звездный»? Төзелеш планнарында бу тимер юл стан- * циясе «Таюра» дип атала бит! « Поселоктагы «Таежник» исемле клубта җыелган яшьләргә без ® шундый сорау бирдек. — Ә сез төнлә чыгып, күк йөзенә карагыз әле, шунда аяларсыз, — ч диделәр безгә. - Чыннан да, тайга күгендә йолдызлар бигрәк чекерәешеп яналар икән. Урман якын, тын, шомлы, ә йолдызлар күңелне юатып, елмаеп _ карый, алар шундый якын, кулыңны сузсаң, учына үзләре төшәр - сыман... Поселокның сап-сары такта белән тышланган берәр-нкешәр катлы, s берничәшәр квартирлы йортлары, әллә ничәшәр бүлмәле тулай тораклары урам-урам булып тезелеп киткән. Урамнар арасында тыкрыклар түгел, баскычлар салынган. Чөнки ул урамнар сопканың текә күкрәгенә киртләр ясап, басма-басма булып утырганнар. Без клубтагы яшьләрдән, нәрсәләр бар сездә? дип сораштыра башладык. Алар көлеп: — Җиде мең кеше яши торган шәһәрчектә нәрсә булырга тиеш булса, шул бар, — диделәр. — Сез бездән нәрсә бар дип сорамагыз, нәрсә юк дип сорагыз. Чыннан да. тайга уртасында төзүчеләргә бөтенесен булдырырга тырышылган. Поселокта ашханә, кибет, кунак йорты, мунча, почта — һәммәсе бар. Хәтта үзенең загсын да ачканнар — ансыз да булмый, ел әйләнәсендә поселокта кырык дүрт туй шаулап-гөрләп үткән. Биредәге урта мәктәп беренче чыгарылышын ясаган — дүрт яшь кеше поселок тарихында беренче өлгереш аттестатларын кулларына алган. — Көздән мәктәпкә 42 бала килгән иде,— дип сөйли мәктәп директоры Леонид Аполлонович Выговский. — Хәзер безнең укучылар саны 268 гә җитте, уку елы барышында алар тагын артачак әле. Кешеләр квартира алалар, семьяларын китерәләр, яңа төзүчеләр килә Жәй башында Леонид Аполлонович, комсомол комитеты белән бергәләшеп, өлкән класс укучылары өчен җәйге хезмәт лагере оештыру турында' кайгыртып йөри иде. Бирегә күп кенә шәһәрләрдән укучылар килеп ял итәчәк икән. Урман һавасы суларлар, чыныгырлар, ныгырлар, кулларыннан килгәнчә төзелешкә булышырлар. Хәтта пионер яшендәге балалар да БАМ төзелешенә катнашу турында хыяллана бит. Леонид Аполлонович безнең якташларыбызны мактап искә алды. Мәктәп бинасын төзегәндә Өлфәт Дәүләтшин, Рәшит Исәнгилдин кебек егетләр зур тырышлык күрсәткәннәр икән. ВЛКСМның XVII съезды делегаты Дәүләтшинның рәсеме Звездный мәктәбенең музеена куелган, ул Иркутск комсомол өлкә комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән икән. Йортлар салучыларга ихтирам зур, ләкин, беренче чиратта, юл салучылар — урман кисүчеләр һәм механизаторлар — игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә БАМ сызыгын сызучылар — шулар. Юл уңаеннан әйтергә кирәк, БАМ салу өчен Румыния территориясе кадәр мәйданда урман киселәчәк, ә бу эшне башкаручылар уңайлы поселокларда, суы краннан агып тора торган йортларда яши алмыйлар. Хезмәтләре алар- ны көннән-көн поселоктан ераграк алып китә. Шушындый авыр һәм җаваплы эшне башкаручылар арасыннан безгә алдынгы бригадир Рәшит Кәлимуллин исемен атадылар. Урман кисүчене мин нык бәдәнле, юан гәүдәле, сакалы түшенә салынып төшкән, бите җилдә янган кеше итеп күз алдына китерә идем. Бигрәк тә, бригадир кеше гайрәтле ир булырга тиеш иде кебек. Ә минем каршымда оялчан елмаеп, нечкә билле, нәфис, чиста йөзле егет утыра. Ул заманча киенгән, чәчләре дулкынланып баш артына ук төшеп тора. Рәшит эштәге батырлыклары турында да, тайгада яшәүнең җайсызлыклары турында да сүз куертырга яратмый. Вакытны юкка сарыф итмиләр, эшкә бөтен көчне куялар, коралларын тәртиптә тоталар һәм иң мөһиме — бригадада берберсенең күңелен күтәрә беләләр. Дуслык, бердәмлек, дәрт, илһам — уңышка ирешүнең һәр эштә беренче шарты бит. Рәшит поселоктагы кызыклы һәм күңелле вакыйгалар, көлкеле хәлләр хакында да сөйләргә талпына. . — Эш коралы дигәннән, бер заман шундый хәл булды, — ди. — «Дружба» пычкысы ватылды. Нишләргә, яныбызда аңа кирәкле запас часть юк, ә китереп биргәннәрен көтсәң, өч көн утырыргй туры киләчәк. Кичен, эш беткәч, киттем мин поселокка. Иртәнгә кадәр кирәкле запчастьны алып килермен, дим. Барам шулай аяк астын чамалап кына, урман тып-тын, бер тавыш юк. Шактый ара узгач, инде караңгы төшкәч, артымнан кемдер килгәндәй тоела башламасынмы! Аяк тавышлары аермачык ишетелә, хәтта авыр итеп сулыш алганы да сизелә. Беттем, дим. Аю бу, мөгаен. Тайгада аюларның күплеге турында күп сөйлиләр, аларны хәтта «тайга хуҗасы» дип тә атыйлар бит. Абы- на-сөртенә тотындым бар көчемә чабарга! Әйтерсең аюдан качып котылып була! Нишлим соң, кулымда бернинди корал юк, кычкырсаң, беркем ишетмәячәк. Шулай бик озак чаптым бугай. Күпме вакыт үткәндер, миңа бик озак тоелды. Бәхетемә, юл читендә бер куыш күрдем. Шуңа, очып баргандай йөгереп, кереп егылдым. Аяк тавышлары якы- найганнан-якыная бара. Куыш авызыннан башымны тыгып карасам, мөгезле баш күрәм. Поши! Мин пошидан куркып җан-фәрман чапканмын икән! Бу егетнең артыннан пошины да җиткермәслек тизлек белән йөгерүенә ышанып була. Ул — поселокта танылган спортчы. Тулай торакта алар яшәгән бүлмәнең киштәсендә спорт кубогы саклана. Ул-кубокка алтынсу хәрефләр белән «БАМның Көнбатыш участогы буенча беренче эстафета ярышында җиңеп чыккан командага» дигән сүзләр языл- ган. Бу эстафета кышын чаңгыда Таюра һәм Лена бозлары өстендә уздырылган. Җиңүче команданың башлыгы — Рәшит Кәлимуллин, ә команда членнары аның бригадасында эшләүчеләр. Яна поселокның үз традицияләре туып килә инде. Биредә яшьләр үзләре төзегән шәһәрләргә генә түгел, тауларга, айаннарга, елгаларга да яна исемнәр кушалар. Звездный поселогының артында күтәрелгән калкулык «Мәхәббәт сопкасы» дип атала. Яшьләр анда күзгә-күз очрашып серләшергә йөриләр. Рәшитнең дә бар җан сөйгән яры поселокта, алар да сирәк кенә булса да мәхәббәт тавына күтәреләләр. Таюра артында калкып торган сопка «Аерылу сопкасы» исемле. Чөн- * ки УстьКутка киткән вертолетлар шул сопка артына кереп күздән g югалалар... Сөйгән ярларын озатканнар елга буендагы вертолет мәй- § данчыгында моңаеп кала... Телисенме-теләмисеңме, биредә яшисең икән, синең тормышың та- £ бигать белән тыгыз бәйле. Ял вакытларында елгага балыкка яисә - урманга ауга йөрисең. Бәхетең булып, монда туй үткәрсәң, сине яшь- 1 ләр, махсус саллар ясап, Таюрада агызырлар. Звездныйнын шундый < йоласы да бар әле. = Рәшит тормышның гел күңелле, матур якларын искә ала, гел ел- 2 маеп сөйләшә. Аның бүлмәдәше, Баулы районының Каразирек авы- < лында туып-үскән егет — Илдар Латыйповнын гомумән бу төзелешкә S дә, тормышка, да фәлсәфирәк караганы сизелә. Аның нык гәүдәсеннән, ф ак йөзеннән уйчанлык бөркелеп тора. Ул. кайберәүләр шикелле, бирегә ,, гомер күрмәгән яңа шартларга кызыгып та, романтика эзләп тә килмә- и гән. Эшләргә килгән, тырышып карыйм әле, нәрсә булыр, ошамаса, ° бер елдан кайтып китәрмен, дип килгән. Ул шулай ук былтыр май - башында, беренче комсомолецлар белән килеп төшкән һәм бу турыда горурланып сөйли. Әйе, ул биредә эшләү-яшәүнен авырлыкларын да * яшерми, ул аларны идеаллаштырудан ерак тора. Илле градус салкын ' көннәрдә палаткаларда яту әниеңнең йомшак түшәгендә йоклау түгел х ул. Иртән торуыңа мыегын, бозланып каткан була. Ярый ла бер атна = яки бер ай гына булса... Еллар буена андый шартларда яши башласаң, £ шуның өстенә авыр эштә, бөтен көчеңне биреп эшли башласаң, монда г инде романтика белән ымсынып яшәү генә җитми. Эшләргә кирәк, ныклык кирәк—менә нәрсә! Югыйсә, кайберәүләрнең кышкы салкыннардан борыннары бик тиз төшә, ә җәен черки сарса да, талпан тешләсә дә сыкрана башлыйлар. Илдар боларның барысын да ачыктан- ачык сөйли һәм шул ук вакытта биредә эшләүчеләрне башка уңайлы- рак шартларда эшләүчеләрдән өстенрәк итеп тә куймый. Биредә тормыш шартлары шундый, теләсәң-теләмәсәң дә, гомуми агымга бирелеп башкалар төсле яши башлыйсың. Кирәк булды — ул үзенең сварщик һөнәреннән тыш тагын берничә төзүче һөнәрен үзләштерде: балта остасы да булды, ташчы да. Кичләрен поселокта нишлисең, тулай торакта тик ятып булмый бит. Башка егетләр поселокта ачылган кичке мәктәптә укый башладылар, ул тугызынчы класска керде, урта мәктәпне тәмамлап чыкты. Боларның барысын да Илдар, бер дә искитәрлек нәрсә юк, романтика-романтика дип очынасы түгел, дигән сыманрак тыныч тавыш, җитди йөз белән сөйли. Гадәти тормыш белән яшибез, диясе килә аның. Ләкин шушы эш, уку, бергәләп күңел ачу, спорт белән тулы тормышның гадәти булуы, шушы тормышның сүлпәнрәк егетләрне дә үз агымына ияртүе үзе сокланырлык күренеш бит! Әйе, Илдар хаклы, төзелештә авырлыклар җитәрлек. Бигрәк тә бу беренче поселокны — Звездныйны күтәргәндә сизелгән. Хәзер төзелеш җитәкчеләре «Звездный сабак»лары турында җитди сөйләшү алып баралар. Поселокны сала башлаганда техника һәм материаллар кыш кы юлдан җитәрлек китерелмәгән була. Күп нәрсәне вертолетлар белән ташырга туры килгән. Ә бу бик кыйммәткә төшә һәм бик авырлык белән эшләнә. Шунлыктан, материаллар һәм техника җитмәү сәбәпле, төзүчеләр эш фронты белән җитәрлек тәэмин ителмәгән чаклар да булгалый. Шуның өстеиә беренче отрядтагы яшьләрнең күбесе төзүче һөнәрен үзләштермәгән әле, моңа эш барышында өйрәнергә туры килгән. Хәзер яңа урыннарга яңа десантлар җибәргәндә боларны кабатламаска тырышалар: төзүне ныклап башлаганчы, кышкы юллардан кирәкле материалларны җитәрлек итеп китереп куярга, кирәкле һөнәргә ия булган, әзерлекле кешеләрне генә эшкә алырга, килгән кешеләрне палаткаларда яшәтмәскә, һәркайсына җылы торактан урын бирергә... Болар бары да бик яхшы, әлбәттә. Ләкин мондый зур төзелешнең кыенлыкларсыз гына баруын барыбер күз алдына китереп булмый. Хаталар, әлбәттә, төзәтелер, ләкин яңа поселоклар салынганда яңа мәсьәләләр күтәрелер, яңа 'проблемалар туар, яңа кыенлыклар очрар. Шуңа күрә бирегә, Звездный егетләре кебек, кыенлыкларны җиңеп чыга белүче егетләр килүе кирәк тә. Ничек карыйлар алар бу авырлыкларга — Рәшит Кәлимулин кебек елмаеп, юмор беләнме, әллә Илдар Латыйпов шикелле җитди итеп, уйланыпмы — хикмәт анда түгел, хикмәт егетләрнең бирешмәвендә, үз эшенә, үз бурычына намус белән каравында. Улькан Көнбатыш БАМда биш поселок бар: Звездный, Грузия Ниясы (анда Грузиядән килгән төзүчеләр отряды эшли), Магистральный, Улькан, Кунерма. Байкал сырты өстендә тагын бер десант эшли, ләкин анда поселок салына башламаган иде әле—карлы тауда кара бер нокта булып, геодезистлар палаткалары гына тора. Биш поселокның һәркайсы үзенчә төзелгән, һәркайсының үз тәртибе, үз йөзе, үз кыяфәте бар. Магистральный Киренганың бер кушымты- гы буендагы үзәнлеккә утырган. Андагы урманнарны кырып-себереп кисеп ташлаганнар, («йорт тирәләрендә, урам кырыйларында агачларны калдырсалар, матуррак булыр иде бит», дип тә уйладык без.) Анда урамнар бик зур тәртип белән шакмаклап, төгәл итеп сузылган. Ә Улькан парк эчендә утыргандай итеп салынган. Аның бер ёлеше беркатлы зур агач биналардан, икенче өлеше — «Лунный поселок» — зәңгәр вагоннардан гыйбарәт. Поселокның бер башын икенчесеннән яшеллек аерып тора. Ульканда яшәүчеләр үз поселоклары белән горурланалар, аны иң матур дип саныйлар: «Ульканда булмаган — БАМны күрмәгән», диләр. Бу поселокка беренче десант 1974 елның икенче ноябрендә төшерелгән. Ә Руслан Касыймов 33 иче кеше булып килгән. БАМ —яшьләр төзелеше. Ләкин мондый зур эшне яшьлек дәрте, илһам, тырышлык, энергия белән генә башкарып чыгып булмый. Мондый эштә өлкәннәрнең тәҗрибәсе, акылы, сабырлыгы, җитдилеге дә кирәк. Киң күкрәкле, киң ак йөзле, җитди карашлы, йомшак, ләкин нык сүзле Руслан Касыймов шундый өлкән буын вәкилләренең берсе санала. Ул коммунист, аңа утыз өч яшь. Ул төзелештә профсоюз оештыру комитеты председателе булган, хәзер профсоюз комитетының председатель урынбасары. Руслан Касыймов Ульканга бик күп егетләрне алып килгән кеше. БАМда кадрлар туплау мәсьәләсе бик җитди куелган һәм ул бик җентекләп башкарыла. Юкса, бирегә кем теләсә шул килеп, кем теләсә шул китеп торса, вертолетлар килгән-киткәннәрне ташудан бушамас, йөк ташырга аларның мөмкинлекләре дә, вакыты да калмас иде. БАМга төзүчеләрне күпчелек очракта комсомол оешмалары җибәрә. Ләкин урындагы оешмаларның бу төзелешнең үзенчәлекләрен белеп бетермәве дә мөмкин. Шуңа күрә төрле республикаларга БАМ- нын үз вәкилләре барып, отрядларны туплаганда алар зур ярдәм ♦ күрсәтәләр. Руслан Касыймов шундый эш белән узган кышта Әзер- бәйжанга барган. БАМ төзүчеләренә нинди таләпләр куела соң? Иң беренчесе — кешенең үз теләге булырга тиеш, әлбәттә Теләмәгән кешене үгетләп китерүдә мәгънә йк. Икенче шарт — кешенең төзү һөнәренә ия булуы. Монда эш белмәгән кешене өйрәтеп тору шактый кыен. Өченче шарт — кешенең холкы, үз-үзен тота белүе. БАМ поселоклары зур түгел, монда коллективны сөймәсәң, холыксыз булсаң, яшәү читен. Шуңа күрә егетләрнең элек эшләгән урыннарыннан характеристикалар алына. Дүртенче шарт — сәламәтлек. Себер шартларында эшләү өчен таза, чыныккан егетләр кирәк. — Йөз илле кеше сайлап алдык без Әзербәйжанда, — дип сөйли Руслан Касыймов. — һәрберсенең биографиясе белән кызыксындык, ф һәркайсы белән аерым-аерым сөйләштек. Әгәр кеше «бер дөнья күрим < әле» дип кенә кузгала икән — андыйлар безгә кирәкми. Бу сиңа тури- а стик поход түгел. Биредә ныклап нигезләнеп, тырышып эшләргә килсәң ° генә эш майтарып була. Шулай ук акча эшләп кайтырга дип омтылган- - нарга да кочак җәеп тормыйбыз. Дөрес, биредә акчаны яхшы гына эшләүчеләр бар, егетләрнең шактые машина алырга җыена. Ләкин бу 2 акча бары тик тырыш хезмәт өчен генә бирелә. Без турысын әйттек, БАМда акча күктән яумый, безнең егетләр уртача аена өч йөз сум эш- 2 ли, дидек. Бер күңел ачып кайтыйм әле, дип уйлаганнарга да аңлаттык. = Бездә егетләр борын салындырып йөрмиләр, әмма БАМ күңел ачу урыны түгел, аның поселокларында хәмер сатылмый, ул хезмәт урыны, 2 дидек. Моңа каршы безгә килгән егетләр: «Без акча артыннан кумыйбыз, уен-муенга бармыйбыз, безнең бөек төзелешкә катнашасыбыз килә»,— дип җавап бирделәр. Алай да черки мәсьәләсендә куркучылар булды, ансына чыдап буламы, дип сораштырдылар. Ул черкиләр, харап, дибез, берсе-берсе карга тикле бар, вертолеттай зырылдап киләләр дә каян эләксә шуннан бер калҗа итеңне умырып алып китәләр. Шулай дигәч, шаркылдап көләләр үзләре. Чыннан да инде, егет кеше черкидән куркып торамы! Төзүчеләргә черкидән саклый торган махсус киемнәр бирелә бездә! Черки тешли дип, БАМнан качкан кешене күргәнем юк әле. Руслан үз эшенең нәтиҗәләренә куана ала. Ул төзеп алып килгән отряд Ульканда үзенә бер кечерәк поселок булып яши, җитди сәбәбе булмаганда, ошамый дип кенә, өенә кайтып китүче юк икән әле. — Кая ул, — ди Руслан.— Берәр гаебе өчен БАМнан кире җибәрергә дигән карар чыгарсак, күз яше белән елыйлар егетләр. Нәрсә тота соң биредә егетләрне? Бөек төзелешкә катнашудан туган горурлану хисеме? Җаваплылык хисеме? Горурлык, җаваплылык кирәк, әлбәттә. БАМ төзүчеләр бу хисләрне уртак кичерәләр. Ләкин кешеләрне биредә бурыч кына тота, дисәк, бу дөрес үк булмас иде. Тайга поселокларында яшәүнең бер нәрсә белән дә алыштырып булмый торган яхшы яклары да бар. Беренчедән, табигать. Без килгәндә бөтен тайга чәчәккә күмелгән иде. Елгалардан йөзеп барганда ярлардан шомырт чәчәкләре исе бөркелә, аланнарда йөргәндә ут кебек янып торган «жаркиларга», баланнарга, үрмә гөлләрнең ак чәчәкләренә сокланып туймыйсың. Ниндиләре генә юк ул чәчәкләрнең? Аклы-шәмәхәле кыңгыраучыкларны бер-берсенә кигезеп кунганнары да, мәче чыраен хәтерләткәннәре дә, чнгүле башмакка охшаганнары да бар. . Без шул якларда гомер кичергән бер сунарчыдан чәчәкләрнең исемен сорап караган идек. «Монда алар хисапсыз, бары БАМ БАШЛАНГАН ҖИРЛӘРДӘ сының да исемен белсәң, башың артык зур булыр»,— диде ул. Аучылар чәчәк бәйләмнәре түгел, капчык-капчык «черемша» — әчкелтем дә, татлы да кыяклы үсемлек сабагын җыялар иде. Кышка киптерергә, зәңгелә куркынычыннан котылырга кирәк анысы. Тайганың сые яздан көзгәчә бетми: җәен гөмбә, көзен нарат җиләге, мүк җиләге, эрбет чикләвеге... Ә елгадагы балыкларны әйтеп тә торасы юк, ашкынып, бөтерелеп, башларны әйләндерерлек дәрәҗәдә кызу аккан Улькан елгасының салкын, саф суындагы хариуслар элегрәк хәтта коры кармакка каба торган булганнар, дип сөйлиләр. Эштән кайткан егетләр бер чиләк шулпалык балыкны ярты сәгать эчендә каптырып алалар. Ә кышын ауга йөриләр. Дөрес, биредә табигать кырыс, бер тәүлек эчендә һава җылылыгының аермасы егерме җиде градуска кадәр үзгәрә кайчак. Көндез кара тиргә батып йөрисен, ә төнлә вак яңгыр шикелле салкын чык ява. Әмма кеше сәламәтлеге өчен биредә шартлар искиткеч, ди Руслан, һава саф, кояшның нурлары Сочидагы кебек якты. Тормышны ямьләгән, күңелле иткән икенче шарт — ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, психологик климат. Бирегә егетләрнең, кызларның асыллары килә. Алар арасында кайнап яшәү кешенең күңелен күтәрә, тормышны мәгънәлерәк итеп корырга мөмкинлек бирә. Бу турыда мина бераз башкачарак итеп, Звездный поселогында Илдар Латыйпов та сөйләгән иде. Чыннан да, БАМ поселокларында кешеләр яраткан эш таба алалар, үзләренә чын, тугрылыклы дуслар табалар, мәхәббәтләрен, бәхетләрен табалар. Руслан Касыймов кебек егетләр кешеләр арасында кайнап яшәүнең тәмен, җаен бик яхшы белә. Биредә спорт белән шөгыльләнмәгән кешене табу кыендыр. Ульканда балык тотучыларның да ярышлары үткәрелә. Руслан Касыймов исә — өстәл теннисы буенча икенче разрядлы спортчы, беренче разрядлы шахматчы, беренче разрядлы футболчы. Бөек Җиңүгә утыз ел тулу уңае белән Ульканда үткәрелгән футбол ярышларында ул җитәкләгән команда беренче урынны яулап алган. Хәзер команданың егетләре шул җиңү хөрмәтенә бүләккә алынган спорт костюмнарын горурлык белән киеп йөриләр. Бәйрәмнәр биредә үзенчә үтә. Кыш озату бәйрәмен үткәргәндә, һәр милләт вәкилләре үзләренең осталыгын, гадәт-йолаларын күрсәтергә мөмкинлек алганнар. Аланда куелган мичләрдә әзербәйҗанча шашлыклар да, украинлыларның варениклары да пешкән. Татар егетләре, очына тун тагылган баганага үрмәләп, осталыкларын күрсәткәннәр. Дуслык, теләктәшлек эштә, ял иткәндә генә түгел, дөньяның һәр мәшәкатен караганда кирәк. Касыймов бригадасы көндез мәктәп төзи, ә эштән соң егетләр еш кына бригадирларына ярдәмгә өй салышырга баралар. Руслан биш егет белән бергәләшеп биш квартирлы йорт сала. Ул ашыга, аның тизрәк хатыны белән ике баласын китерәсе килә. Тулай торакка түгел, сагыз исе аңкып торган бүрәнәләрдән салынган берничә бүлмәле квартирга китерәсе иде аларны. Бу эштә дә дус-ишсеэ булмый. Гасыр төзелеше кешеләрдән тырышлыкны, осталыкны, илһам белән эшләүне таләп итә, шул ук вакытта ул аларның тормышына берни белән алыштырып булмый торган мәгънә дә бирә. Киләчәккә бер караш Риваятьләрдә «Себер» сүзе — йокыга талган җир дигән мәгънәне аңлата икән дип сөйлиләр. БАМ — ул шушы «йокыга талган» җир аркылы бер җеп булып сузылып ятачак тимер юл гына түгел, Байкал — Амур магистрале — йөзләрчә чакрым киңлектәге җирләрне мәңгелек йокысыннан уятачак зур төзелеш ул. Бу юл Якутиянең, Чукотканың һәм башка өлкәләрнең экономик үсешенә нигез булып ятачак. БАМ тирәсендә зур промышленность зоналары үсеп чыгарга тиеш. Заманында бөек рус галиме Ломоносов: «Россиянең куәте Себер белән артачак», — дигән. Себер тайгалары, Себер таулары астында иксез-чиксез байлыкларның яшеренеп ятуы ул чакта ук мәгълүм була. Совет власте елларында бу мәсьәләгә әһәмият аеруча көчәйде. ГОЭЛРО планын төзегәндә үк Себер байлыкларын үзләштерү турында житди сүз барды. Себернең БАМ узачак өлкәләрен өйрәнү әле һаман төгәлләнмәгән, һаман дәвам итә һәм анда торган саен күбрәк файдалы казылмалар барлыгы беленә. Соңгы елларда Удокан бакыр чыганагы ачылды, тауларда тимер рудалары, ташкүмер, никель, молибден, нефть, газ барлыгы беленде. Ул байлыклар барысы да илнең хәзинәсенә алыначак. БАМ тезелү нәтиҗәсендә бер миллион квадрат километр территориядәге табигый байлыкларны хуҗалык өчен файдаланырга мөмкинлек ачылачак. Ә Себер үз серләрен һаман ачып бетермәгән, Себердән ил көтелмәгән яңа бүләкләр алачак әле. Без барганда гына да БАМда бу турыда хәйран калып сокланып сөйлиләр иде. Байкал сырты аша тоннель салу өчен разведкага килгән геологлар, мәсәлән, кар тауларын скважина белән тишеп, грунт үрнәкләрен алмакчы булганнар икән. Аларның скважинасыннан егерме метр биеклектәге кайнар су фонтаны бәреп чыккан. Хәзер галимнәр, ничек итеп шул кайнар чишмәләр аша тоннель сузу мәсьәләсен хәл итү турында баш ваталар... Яңа магистраль илләрне, халыкларны бер-берсенә якынайтыр. Тын океан тирәсендә урнашкан илләр белән сәүдә итүгә яңа мөмкинлекләр ачар. Ул юл буйлап көнчыгыш илләрдән көнбатыш илләргә һәм киресенчә бик күп йөкләр үтәр. Без йөргән җирләрдә юлны 1978 елда салып бетерү күздә тотыла. Ике елдан магистраль Байкал сырты тоннеленә килеп җитәчәк. Төзүчеләр 1982 елда БАМның буеннан-буена поездлар җибәрү турында хыялланалар. Әгәр бәхетем булып, шул поездлар йөри башлагач, тагын да вертолет белән үткән җирләр өстеннән оча алсам, минем күз алдыма бөтенләй башка төрле манзара ачылыр. Мин төз урамлы яңа шәһәр-поселок- лар, тимер юлдан як-якка омтылган асфальт юллар, завод-фабрикалар, елгалар аша челтәрле күперләр, бетон буалар, электр станцияләре, иген үсеп утырган басулар, аланнарда утлап йөргән көтүләр күрермен. Шул ук вакытта тайга да булыр — шулай ук мең төсле, гүзәл булыр, барча гөлләрен, кешләрен, пошиларын, аюларын үз куенында яшереп саклый торган булыр ул. Шулай булырга тиеш, чөнки бүген БАМ тирәсендәге урманнарны саклау, табигатьнең яшел хәзинәсен киметмәү турында зур сүз бара, моның өчен чаралар күрелә, юл төзүче яшьләр бу хакта бик җитди сөйлиләр. Кыскасы, Себер үзенең чиксез гүзәллеген саклар, әмма инде ятим булып, буш булып тоелмас.