Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРХИВТАГЫ ЯЗУЛАР НИ СӨЙЛИ

Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле. Г. Тукай. «Уянгач беренче эшем». атар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына бәйле кадерле урыннарның берсе — Балтач районындагы Саена пүчинкәсе. Шагыйрьнең әнисе Мәмдүдә, ире Мөхәммәтгариф үлгәннән соң, Саена пүчинкәсе мулласы Шакир Фәйзуллинга тормышка чыга. Кечкенә Габдулла да гомеренең бер өлешен шушы авылда үткәрә Г. Тукайның Саена пүчинкәсендә яшәгән чоры әдәбият белгечләре тарафыннан бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын тикшерүчеләр ул турыда, нигездә. «Исемдә калганнар» дигән автобиографик очеркы буенча гына фикер йөртәләр. Дәрес, бу очерк — әдәбият белгечләре өчен бик мөһим чыганак. Ләкин аның да Саена пүчинкәсе турындагы өлеше, шагыйрь үзе язганча, сабый хәтерендә сакланып калган минутлар гына. Очеркта «булган», «булганмын» рәвешле язу да өнә шуның белән аңлатыла. Шагыйрь «Исемдә калганнариында авылның исемен «Саена» дип атый. Шуңа ияреп булса кирәк, Г. Тукай турындагы барлык китапларга ул Саена авылы булып кереп киткән Хәлбуки, Саена авылы һәм Саена пүчинкәсе, икесе ике авыл булып, аларның беренчесе район үзәгеннән — өч, икенчесе унбиш километр ераклыкта урнашкан. Пүчинкәдә яшәүчеләр үз вакытында Саена авылыннан күчеп килгәнлектән, аңа Саена пүчинкәсе дигән исем бирелгән. Күченү 1850 елларда булган булырга тиеш. «Вятка губернасының статистика буенча материаллары» дигән китапта язылганча. Кече Саена авылы (Саена пүчинкәсе русча шулай йөртелгән) соңгы ревизиягә кадәр 6 ел элек барлыкка килә2 . Соңгы ревизия исә Россиядә 1857—1859 елларда үткәрелгән. Шушы ук китаптан күренгәнчә, бу авылда 1884 елда 17 хуҗалык булган, анда 56 ир-ат һәм 48 хатын-кыз яшәгән. Г. Тукайның да әнисе, хәзергә кадәр барлык китапларда язылганча, Саена авылында түгел, ә Саена пүчинкәсендә яши, шунда дөнья куя. Ул кайсы елда үлгән һәм ул вакытта Габдулла ничә яшендә булган соң? Әлеге хакта да Г. Тукай турындагы әдәбияттан төгәл мәгълүмат табып булмый. Мәсәлән, язучы Әхмәт Фәйзи Г. Тукай ике яшь ярымлык вакытта әнисез калган дип исәпли 11 12. 1 Р Бешкуров. В. Воздвиженские Навсегда в сердпа народа Рус телендә. Казан. 1966 ел. 8 виг Я Агишев. Тукай. Казан. 1961 ел. 65 бит; Ф Миаһаҗсаа. Тукав мэктапт» Каван. 1966 ел, 66 бит Һ б 1 Материалы по статистике Вятской губернии Маскат 1886 ел. I том. 51 бит 12 Габдулла Тукай. Избранное. Ә. Файзннек кереш кикаласе, Маскәү. 1956 ел. 3 бит. Т РШИХЪ ВЪ 1890 ГОДУ1 1 J Jot- £^0-^ J bl A > .4*/’ 1 V Г. Тукайның әнисе Мәмдүдәнең кайчан үлүе турында язылган метрика кенәгәсе бите. Шагыйрьнең әнисенең исеме өченче юлда (астына сызылган). Филология фәннәре кандидаты Якуб Агишев бу вакытта Габдуллага 2—3 яшь, филология фәннәре докторы, профессор И. Пехтелев — өч, филология фәннәре кандидаты Р. Башкуров дүрт яшь булган дип саныйлар *. Татар әдәбияты буенча тугызынчы класс дәреслегендә Тукайга бу вакыт биш яшь булган, диелә13 14. Авторларның кайсы хаклы -соң? Шушы мәсьәләне төгәл хәл итәрлек берәр документ булсын иде. Әмма Г. Тукайның Саена пүчинкәсендә яшәгән чоры турында бүгенгә кадәр нинди дә булса документ табылганы юк. Ә менә әнисе Мәмдүдәнең кайчан үлүе турында язылган таныклык кәгазенең Балтач район загс бүлегендә саклану ихтималы мөмкин бит. Шундый максат беләнг 1967 елның башында мин район загс бүлеге мөдире Бибинур апа Йосыповага мөрәҗәгать иттем. Ул Вятка губернасының Малмыж өязендәге Көшкәтбаш һәм Күчкән Саена (Саена пүчинкәсе ул вакытта шулай дип тә йөртелгән) авылларында 1865—1895 елларда үлгән кешеләрнең исемнәре теркәлгән кенәгәнең хәзер дә саклануы турында хәбәр итте. Менә өстәлдә — метрика дәфтәре. Аның битләре вакытлар үтү белән сары төскә кергән. Кенәгәнең 1890 елга караган бүлеген ачабыз. Анда «Мәетнең исеме» дигән графада «Мәмдүдә», «Каю айда вафат» дигән бүлектә «Гыйнвар 18 ендә» дип язылган. «Ата вә бабасының исеме» графасында «Атасы Зиннәтулла мулла» дигән сүзләрне укырга мөмкин. Калган графалардан күренгәнчә, Мәмдүдә егерме алты яшендә эч китү авыруыннан үлгән һәм Саена пүчинкәсе зиратына күмелгән. Димәк, шагыйрьнең өнисе 1864 елда туган һәм Габдуллага 3 яшь тә 9 ай булганда дөньядан киткән. Бу документны Көшкәтбаш мулласы Әсхәтдин Ибраһимов тутырган. Г. Тукайның үги атасы Саена пүчинкәсе мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинның бу эшне башкару өчен хокукы булмаган15. Чөнки ул указсыз мулла булган. Кызганычка каршы, Мәмдүдәнең кабере бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган. Бу авылда иске һәм яңа зират булып, хәтта шуларның кайсысына күмелгәнлеген белүчеләр дә юк. Мәмдүдәнең үлгән елын төгәл белмәү аркасында, моңарчы Тукайның Өчиледә 13 Я. Агишев. Творчество Габдуллы Тукая Казан, 1948 ел. 6 бит; Г. Тукай Стихотворения я поэмы Кереш мәкалә Мәскәү Ленинград. 1963 ел. 6 бит; Р. Башкуров. В. Воздвиженский. Навсегда в сердце народа. Казан, 1966 ел. 7 бит 14Татар әдәбияты Урта мәктәпнең IX классы өчен дәреслек. Казан, 1973 ел, 5 бнт * Бу турыдагы мәгълүматлар Балтач районында чыга торган газетасының 1967 елгы 26 апрель санында <Шагыйрь тормышына бәйле яңа документ» дигән мәкаләмдә хәбәр ителде. һәм Казанда кайчан яшәгәнлеге дә бутап кертелде. Мәсәлән, шагыйрьнең 1958 елда рус телендә чыгарылган җыентыгында: «1889 елда Тукайны Казанга илтәләр һәм Мөхәммәтаәли исемле баласыз кустарь семьясына тәрбиягә бирәләр».—дип языла1 . Бу китаптагы мәгълүматка караганда, кечкенә Габдулла әнисе үлгәнче үк Казан шәһәренә асрарга озатылган булып чыга. 1967 елдан соң чыгарылган китапларда да шундый ук төгәлсезлекләр очрый. Мәсәлән, «Аларның исемнәре белән Казан урамнары аталган» дигән китапта: «Бабасы (Зиннәтулла — Р. Я.) малайны 1889 елда Казанга . .озаткан», — дип хәбәр ителә16 17 18 19 . Шагыйрьнең әнисе Саена пүчинкәсенә кайчан килгән соң? Г. Тукай «Исемдә калганнаряында түбәндәгечә яза «Тол калган анам янында с мин берничә вакыт торгач, анам мине авылыбыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә и карчыкка вакытлыча асрарга биреп калдырып, үзе Саена нам карьянең (исемле авылның — Р. Я.) имамына кияүгә чыкмыштыр... Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-ике ярым яшендә генә булганмын дип уй- < лыйм» р «һәрвакыт халык йөрәгендә» исемле брошюрага мөрәҗәгать итик: «Габдулла R туып биш ай үткәч, аның әтисе кинәт үлеп китә. Чама белән бер-ике елдан соң — әнисе Мәмдүдә, сабый баласын авылларындагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь кар- < чыкка вакытлыча асрамага калдырып, үзе Саена авылы мулласына кияүгә чыга» *. Э Шагыйрьнең тормыш юлына караган башка хезмәтләрдә дә шундый ук хәл: * Мәмдүдәнең Саена пүчинкәсенә килү вакыты чама белән генә языла. Әлеге датаны ачыклау өчен Мәмдүдәнең Шакир мулла белән никах язуын табу ♦ да җитәр иде. Ләкин Күчкән Саена авылының метрика кенәгәсендә әлеге никах и язуы табылмады. Арча районы загс бүлегенә барып эзләнүләр дә нәтиҗә бирмәде. О Бәлки никах Мәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла яшәгән авылда укылгандыр дип, Өчиле кенәгәсен дә тикшереп карадык. Кызганычка каршы, бу авылның 1880—1890 еллар- * дагы метрика язмалары сакланмаган. Дөрес, бу әле никах язуы шушы авыл кенәгәсендә булган дигән сүз түгел. * һәрхәлдә, эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк иде. о. Элек метрика кенәгәләре муллалар тарафыннан ике данәдә тутырылып, берсе авылда калдырылган, икенчесе губерна үзәгенә җибәрелгән. Ниһаять, J974 елда, республика Үзәк дәүләт архивына кереп, атналар буе казынулар бушка китмәде. Биредә Мәмдүдә белән Шакир Фәйзуллинның никах язуы табылды. Анда: «Казан өязе. Яңа Кишет волосте. Малый Бирәзә (Өчиле авылы ул вакытта шулай аталган—Р. Я.) илендә имам Зиннәтулла Зәйнелбәшир углының тол кызы Бибимөмдүдөне Малмыж өязе. Саена авылының мулла Мөхәммәтшакир мулла Фәйзулла углына никах ителде. Кияү — 40 яшендә, кыз — 23 тә», диелгән5 . Мөхәммәтшакир Мәмдүдә өчен 30 тәңкә мәһәр түләгән. Никах 1838 елның 22 декабрендә укылган. Димәк, шушы көннән соң Мәмдүдә кечкенә Габдулланы Кушлавыч авылына илтә һәм аны асрарга биреп калдыра, ә үзе Мөхәммәтшакир белән Саена пүчинкәсенә китә. Мәмдүдә беренче ире Мөхәммәтгариф үлгәннән соң озак та үтми, Өчилегә. әтисе Зиннәтулла һәм үги әнисе Латыйфа (Мәмдүдәнең үз әнисе Камилә яшьләй үлә) йортына кайтып киткән була. Ләкин ярлы тормышлы һәм күп семьялы атасы йортына сыя алмый һәм 69 яшьлек* карт мулла Мөхәммәтшакирга кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Ә Тукай үзе Саена пүчинкәсенә кайчан килгән соң? «Исемдә калганнар»ны укуны дәвам иттерәбез: «...Мин хәзердә дә атка утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам. Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады — анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак 16 Габдулла Тукай Стихи, потмы и сказки Казак. 1958 ел. 3 бит • В Белокопытов, Н Шевченко, Их именами названы улицы Казани. Казан. 1973 ел. 288 бит. • Г Тукай Әсәрләп IV том. Казан. 1956 ел. 12 бит • Р Башкуроп. В Воздвиженский Күрсәтелгән хезмәт. 8 бит • Казан губернасы. Казан низе буенча 1888 елда тугаи, әйләнешкән һәм үлгән кешеләр ту рында метрика кепагәся Коллекции, II том. 26? бит. • Балтач район загс бүлегендә сакланган язмалардан күренгәнчә. Мехәммәтшакир 19!Ь елиыя 18 дскабренда 97 яшенә жнтеп үлгәи. Күрәсец, никахны язган Зиннәтулла мулла керт киявен шактый «яшәрткән». күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә», — ди шагыйрь 20 21. Кояш нурлары карда матур ялтырыйлар. Гадәттә бу кыш ахыры яки яз башы була. Кечкенә Габдулла нәкъ менә шул чакта Саена пүчинкәсенә килгән булырга тиеш. Ә. Фәйзи дә «Тукай» романында Габдулланың Кушлавычтан Саена пүчинкәсенә көн язга авышкач китүе турында яза 2 . М. Укмасый шагыйрьнең апасы Саҗидәнең сөйләве буенча язган истәлегендә кечкенә Габдулланы әнисе белән үги әтисе Мөхәммәтшакир Кушлавычка ат белән килеп, икәүләп урталарына утыртып алып кайталар, дип күрсәтә3 . Шунда ук Габдулланың кире Өчилегә кайту тарихы да язылган: «Мәмдүдә авырый башлагач та, Шакир мулла кайнатасы Зиннәтуллага Мәмдүдәнең авыруы турында хат яза. Ләкин бу хат ничектер тапшырылмый кала. Шулай итеп, Зиннәтулла кызының авыруыннан хәбәрсез кала. Беркөнне ул, Сас- нага барып, баласы һәм киявенең хәлләрен белеп кайтмакчы була. Барса, кызы Мәмдүдәнең инде дөньяда юклыгын кинәт ишетеп, Зиннәтулла һушы китеп егыла, һәм айныганнан соң, Шакир киявенә мөрәҗәгать итеп: «Кияү! Инде син өйләнерсең, бу бала барыбер синеке була алмас, мин аны алып кайтыйм», — дип, Габдулланы үзе белән алып китә 4 . Мәмдүдәнең 18 январьда вафат булуын искә алсак һәм истәлектәге вакыйгаларны чагыштырып карасак, бу хәл 1890 елның февраль-март айларында булган дип уйларга нигез бар. Истәлектә: «Габдулланың киредән Өчилегә кайткан елы 1891 елгы көчле ачлык ел булганга, Зиннәтулланың тормышы искиткеч авыр бара»5 , — дип язылса да, күрсәтелгән дата чынбарлыкка туры килми. Алтмыш чакрым ераклыктагы кызының үлү хәбәрен Зиннәтулланың еллар буе ишетмичә яшәве мөмкин түгел. Ул кызы исән чакта да, үлгәч тә Саена пүчинкәсенә еш килгән. Бу хакта әлеге истәлекнең үзендә үк языла: «Зиннәтулла үзе шагыйрь булып, аның язган шигырьләре күп булган. Кызы Мәмдүдә үлгәч. Зиннәтулла аны бик сагына, һәр вакыт аның каберенә бара торган була. Бервакыт аның кабере янында кызына атап язган түбәндәге шигырен укый. Мин (М. Укмасый — Р. Я) бу шигырьне кыскартып, биредә күчереп үтәм: Нуры газизем, кызымның төрбәседер бу мәзар, Әйләмеш нәзек вөҗүден хак дәвре рузыклар. Исме Бибимәмдүдәдер гаилә ирде гәяи Денлап ирде тәшкилә вәгазь, мәсагыл һәм мәгаи. Ни сәбәптер и ходая ризкы аз, гомре тәмам. Күрмәдем күзем туйганчы, улды бәңә кальмәнам. Дары михнәт, дары хәсрәт, дары залим бу мәкам Шунда мәхбүбә мөрәссәгә дөрне кылды ингидам. Шигырьнең мәгънәсе: «Газиз нурымның кабере бу урын, дөньяның туктаусыз өйләнеп исә торган җилләре аның нәзек гәүдәсен туфрак иттеләр. Ул бик акыллы булып, аның исеме Бибимәмдүдә иде, ул төрле мәгънәләрне, мәсьәлә һәм үгет сүзләрен тирән теләк белән тыңлый торган иде, ни сәбәптәндер, аның ашыйсы ризыгы аз булды, гомере озын булмады. Мин аны күзем белән туйганчы күрә алмый калдым. Аны күрүем төштә генә төсле булды. Бу дөнья азап, кайгы, изү йорты булып, тезеп куйган энҗе күк гүзәл сөйгән кызыммы юкка чыгарды»6 . Язылганнардан чыгып, шуны әйтә алабыз: Тукайның әнисе хәзерге Балтач районына 1888 елның 22 декабренда килгән һәм 1890 елның 18 январенда үлгән. Нәни Габдулла исә Саена пүчинкәсенә 1889 елның март-апрель айларында килеп. 1890 елның февраль-март айлары тирәсендә киткән булырга тиеш. Димәк, Габдулла Тукай бер елга якын Балтач районында яшәгән 7 . • Г. Тукай. IV том. 13 бит. 3 Ә. Фәйзи. Тукай Роман. Казан. 1956 ел. 17 бит • М. Укмасый Сайланма әсәрләр. Казан. 1958 ел. 106 бит. • Шунда ук. 107 бит • Шунда ук. 107 бит 21 М. Укмасый Сайланма әсәрләр. 105—106 битләр. ’ Мәмдүдә белән Мөхәммәтшакирның никах язуы табылу унае белән язылган «Тукай Саена пүчинкәсендә» исемле мәкаләм «Хезмәт» газетасының 1974 елгы 5 һәм 7 сентябрь саннарында дөнья күрде. Бу мәкалә шулай ук Арча районы газетасы редакциясе тарафыннан да күчереп басылды РИФ ЯКУПОВ ф АРХИВТАГЫ ЯЗУЛАР НИ СӨЛЛИ ф Метрика дәфтәреннән исәпләп чыгарабыз: әтисе үлгәндә Габдулла нәкъ дүрт ай ярымлык булган. Күренә ки, шагыйрь, бала чак хатирәләрен чамалап кына язса да (билгеле, беркем дә үзенең 4 ай ярымлык вакытын төгәл хәтерли алмый), дөреслеккә күбрәк якын килгән. Бөек шагыйрьнең биографиясендәге иң бәхәсле урын — аның Кырлайда яшәгән чоры. Газизә Зәбирова, Камил Мотыйгый истәлекләренә караганда, Г. Тукай Кырлайдан Уральскига 1895 елның кышында килгәнXXII. Хәлилерахман Гобәйдуллин исә үзенең истәлегендә: «Хәзергә кадәр чыккан китапларда язылганча, Габдулла Кырлайга 1892 елда килмәде, ә 1894 елда килде һәм аннан 1895 елда китмәде, ә 1897 елда китте»,— ди •. Бу уңай белән Гали Халит «Тукай үткән юл» дигән китапта түбәндәгечә яза: «һәр очракта да сүз хәтер чамасына гына нигезләнгәнлектән, ул даталарны, әлбәттә, теге яки бу күләмдә дөреслеккә якын версияләр итеп кенә карарга туры килә. Шулай да 1895 ел датасын нигезлерәк санап, Уральскига килгәндә Тукайга 9—10 яшь тирәсе булгандыр дию белән чиклибез. Тыштан караганда, бу мәсьәләнең әллә нинди әһәмияте дә юк шикелле. Әмма Габдулланың Кырлайда алган тормыш тәэсирләрен, укый башлавын һәм гомумән шунда беренче башлап дөньяга күзе ачылуын искә алганда, һичшиксез, ул дата мәсьәләсенең дә әһәмиятен бөтенләй үк кирәксез дип булмый» (8 бит). Чыннан да, шагыйрьнең биографиясен өйрәнгәндә бу даталарны ачыклауның әһәмияте кечкенә түгел. Әмма аларны ничек ачыкларга соң? Без белергә теләгән вакыйгалардан соң күп сулар аккан, күп еллар узган. Без хәзер инде шагыйрьнең 90 еллык юбилеен каршылыйбыз. Димәк, бу даталарны ачыкларга азмы-күпме ярдәм итәрдәй тере шаһитларның да кимендә шушы яшьләр чамасында булуы шарт. Ләкин, кызганычка каршы, бу авылда шагыйрьне якыннан белгән картлар хәзер юк инде. X. Гобәйдуллин да үзе әйткән даталарны, кирәк икән, документлар белән күрсәтәм, дип язса да, истәлегенә бернинди документ теркәмәгән. Сәгъди абзыйның кечкенә Габдулланы уллыкка алуы турындагы язу шагыйрьнең Кырлайга кайчан килүен ачыкларлык дәлил булыр иде. Әмма бу язуны эзләү файдасыз. Чөнки Габдулланың уллыкка алынуы рәсмиләштерелмәгән. Әгәр рәсмиләштерелгән булса, Кушлавыч авылы кешесе Бәдри «икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта 3—4 ел ашатып торгызган» Сәгъди абзыйдан Габдулланы бик җиңел генә алып китә алмас иде. Газизә Зәбирова истәлекләренә караганда. Бәдри абзыйның да Габдулланы алып китү өчен бернинди рәсми кәгазе булмаган һәм ул. хәйләгә керешеп, Сәгъди абзый алдына кесәсеннән русча язылга иске кәгазьләр генә чыгарып күрсәтә алган. Тукайның Уральскига киткәнче яшәгән чорын өйрәнүдә аның «Исемдә калганнар» дигән автобиографик очеркы төп чыганак булып санала. Ләкин анда да вакыйгалар еллары белән күрсәтелмәгән, бәлки күпчелек очракта «бервакыт», «кайвакыт», «шул вакыт», «кайчакта», «бер заман» дип кенә язылган. Бу — табигый хәл. Чөнки «Исемдә калганнар» хәтердә сакланганнардан гына чыгып язылган. Анда телгә алынган күп кенә вакыйга һәм фактлар шагыйрьнең тормыш даталарын ачыклау өчен нигез булып торалар. Очеркта, мәсәлән. Г. Тукай Кырлайга килгән елда Сәгъди абзыйның җиткән кызы Сабираның вафат булуы әйтелә: «Иртә белән, таң сызылып килгәндә, колагыма: «Сабира апаң вафат булды; син йоклап ятасың, тор, тор!» — дигән бер тавыш килгәч, күземне ачып карасам — каршымда әни тора иде»,— дип яза шагыйрь бу хакта. Башка әгәр загс бүлегеңдә Сабираның кайчан үлүе турында язулар сакланса. Габдулланың Кырлайга килүе датасын бик тиз ачыкларга мөмкин бит дигән уй килде. Бәхеткә каршы, бу язулар исән булып чыкты. «Шәмсетдин угылы Сәгьдетдин кызы Бибисабира 30 нчы июльдә 23 нче яшендә җен зәхмәте илә вафат һәм Кырлай авылында күмелде», дип язылган анда. Бу язма 1892 елга карый. Димәк, Габдулла Тукай Яңа Кырлай авылына 1894 елда түгел, ә 1892 елда килгән. Очеркны укуны дәвам иттерәбез. ...«Мин бу җәйне үткән җәй кеби йөгереп, уйнап үткәрә алмадым, — ди шагыйрь. — Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына XXII Тукай турында замандашлары. Казав, 1960 ел. 42 һәм 63 бнтлар. * Шунда ук. 36 бит. ' Ләкин Арча районы архивында Садретдин хакында башка мәгълүматлар юк Кырлай картларының әйтүенә Карагандә. Садретдин революциядән соң Кырлай авылында берснчеләрдәи булып Кызыл Армннгә итыла һәм гражданнар сугышында һәлак була. Сәгъди абзыйның бер ир баласы деньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәр вакыт шул баланы юатып тирбәтеп утыра идем. Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бетен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны быел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар». Загс кенәгәсеннән карап, Сәгьдетдин угылы Садретдинның 1893 елда туганлыгын ф беләбез *. Очеркта Сәгъди абзыйның хатынының исеме язылмаган. Шагыйрьнең замандаш- ч ларының истәлекләрендә ул Зөһрә дип атала. Кенәгәдән күренгәнчә, аның тулы исе- § ме — Бибизөһрә һәм ул Габделхалик угылы Габделгани кызы булган. Озын исемле кеше — озын гомерле була дигән иске ышануга нигезләп, бу заманда балаларга кат- £ лы-катлы исемнәр кушканнар. а. Тукайның Кырлайга 1892 елда килүен тагын бер тарихи датага бәйләп карарга ~ кирәк. Ул — 1891 елгы корылык. Гадәттә корылыклы елның авырлыгы аннан соңгы " елга, ягъни бу очракта, 1892 елга кала. Бу ел чын мәгънәсендә ачлык ел була. Габдул- _ ланың бабасы Зиннәтулла да, Өчиле авылының мулласы булуына карамастан (гадәттә патша заманында муллалар бай тормышта яшәгәннәр), күрше баерак авылларга барып д хәер сорашып йөргән. Шунлыктан Г. Тукай да «Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле j: юньләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа (аппетит — Р. Я*) илә икмәк < белән катыкны ялт иттердем», — дип яза. Сәгъди абзыйның һәм Зөһрә апаның . «икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта» дип әйтүләреннән дә сүзнең 1892 елгы ачлык турында баруын яхшы шәйләргә була. Шулай итеп, Г. Тукай 1892 елда Кырлайга килә. Хәтта бирегә шагыйрьнең кайсы айда килүе дә очерктан шактый ачык с аңлашыла. Г. Тукай әлеге истәлектә Кырлайга килүенең беренче елында сабан туе * хакында бернәрсә дә язмый. Әгәр ул бәйрәмгә кадәр килгән булса, һичшиксез, сабан a туе турында да язган булыр иде. Сабан туеның электә май аенда үткәрелүен исәпкә $ алсак, шагыйрь Кырлайга шушы айдан соң килгән дип гөман кылырга мөмкин. »Бу S вакыт (күченү вакыты — Р. Я.) җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы яшел чирәм- °’ нар вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш, икенче яктан, тагы рәхәтләндерәләр иде.. Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте»,— дип яза шагыйрь. Авыл халкы гадәттә июль урталарында уракка төшә. Шулай булгач, кечкенә Габдулланы Кырлайга июнь урталарында алып кайтканнар дип ышанып әйтергә була. Биредән ул кайчан китә соң? Килгән датаны белгәннән соң. бу сорауга очерктан ачык җавап табып була. Аннан аңлашылганча, шагыйрь бу авылда яшәвенең өченче көзендә Кырлайдан китә. Шагыйрь Кырлайдан китәсе елда Сабираның сеңелесе Саҗидәнең чахотка белән бик озак авырып үлүе хакында яза. Загс кенәгәсеннән күренгәнчә, Сәгьдетдин кызы Бибисаҗидө 1894 елның 30 нчы апрелендә 15 яшендә чахотка авыруыннан үлгән. Бу факт та шагыйрьнең Кырлайдан 1894 елда китүен раслый. Саҗидәнең үлеме турындагы язмада: «Яңа Кырлайда... дәфен кылдым (мәетне күмдем—Р. Я.) имам Хатиб вә мөгаллим Фәтхерахман мөлля Гатаулла угылы». — диген юллар да бар. Аннан алдагы язмада Фәтхерахман Гобәев дип тулы итеп язылган һәм Гатаулланың атасы Гобәйдулла дил күрсәтелгән. Кем соң ул Фәтхерахман Гобәев? Очеркка мөрәҗәгать итик. Анда: «...Әни мине кулымнан җитәкләде дә үзебездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды... Авылыбызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, бер заман әтинең шәриге я дусты булганмы, нидәндер, миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде». — дип яза әдип. Бу шәхес Сафа Мөхәммәтшин истәлекләрендә дә очрый. «Мәктәпкә кергәч тә, — ди ул, — озак тормыйча, Фәтхерахман мулла аны (Габдулланы — Р. _Я.) үзе укыта башлады. Без күбебез Хәбри хәлфәдән генә укый идек. Фәтхерахман мулланың беренче мәктәпкә кергән елны ук аны алай үзен генә аерып укытуына без көнләшә башладык. Аның бик тиз арада гына «һәфтияк» иҗеген укып бетереп сүрәгә керүе, язга кадәр «һәфтияк» сүрәсен бетереп коръән укырга башлавы безне бераз кытыкландыра иде. Чөнки башка балалар тик ике-өч ел эчендә генә алай укый алалар иде. Без аның бик тиз арада зур укып китүен аның зирәклегеннән дип түгел, аны мулла укытканлыктан дип белә идек». Хатиб һәм мөгаллим (ягъни мәчеттә хотбә укуга хаклы мулла) оста оратор, укытучы— шагыйрьнең беренче ир укытучысы әнә нинди сәләтләргә ия булган. Мәкаләбезнең башындарак телгә алынган Хәлилерахман Гобәйдуллин — Фәтхерахман мулланың улы. Хәлилерахман үзенең истәлекләрендә әтисенең Мөхәммәтгариф абзый белән Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыганлыгы, кечкенә Габдулланы үз өенә кунакка чакыруы, ө инде 1913 елда Тукайга кунакка баруы турыңда хәбәр итә. Кырлайдан Габдулла туп-туры Уральскига китми. Башта ул Кушлавычка Бәдри абзый өенә килә. Бу хәлне очеркта шагыйрь болай сурәтли: «Чәй эчтек, Бәдри абзыйның Гайшә исемле зур гәүдәле, күк күзле, ачык кына йөзле бер хатыны, Камалетдин исемле 14—15 яшьлек бер угылы, вә Кәшифә исемле 12 яшьләрендә бер кызы, вә Нәгыймә исемле бер имчәк баласы бар иде». Күренә ки. Г. Тукай өлкән балаларның яшьләрен чама белән генә язган. Шуңа күрә безне имчәк бала күбрәк кызыксындыра. Имчәк бала дип гадәттә бер яшь -яшь ярымлык баланы атыйлар. Бу баланың туган елын белү өчен, без Габдулла Кушлавычка кайткан бер елны чигерәбез. Димәк, Нәгыймә 1893 елда туган булырга тиеш. Кушлавыч авылында 1893 елда туган кешеләрнең исемлеген эзлибез. Анда Нәгыймә 1893 елның 14 маенда туган, әтисе — солдат Бәдретдин Хисаметдин угылы, әнисе Гайшә Мөхәммәтсадыйк кызы дип язылган. Димәк, даталар тәңгәл килә. Бу — Габдулланың Кырлайдан 1894 елда китүенә тагын бер дәлил. Кырлайдан кайтканнан соң Г. Тукайның Кушлавычта мәктәптә укып йөрүләрен, бераз вакыт Казанда торуын һәм 18 көн кибиткада баруын исәпкә алсак, шагыйрь Уральскига 1894 елның ахырында яки 1895 елның башында килгән дип әйтергә тулы нигез бар. Метрика кенәгәләренә карап, Камалетдин һәм Кәшифәнең дә төгәл яшьләрен белергә мөмкин. Аларның беренчесе 1882 елның 1 январенда, икенчесе 1885 елның 1 ноябренда туган. Әйтергә кирәк, бу даталар Ә. Фәйзинең «Тукай» романында ялгыш күрсәтелгән. «Аларның берсе ун яшьләр чамасындагы малай, икенчесе унике- унөч тирәсендәге кыз иде»,— дип яза ул. Чынлыкта исә бу ир бала Кәшифәнең абыйсы була. Арча район загс бүлегендә очерктагы башка детальләрне ачыклардай мәгълүматлар да табылды. Мәсәлән, Сәгьдетдин абзыйның вафаты турындагы язу. Ул 1904 елның 20 маенда 67 яшендә фалиҗ (паралич — Р. Я.) зәхмәтеннән үлгән. Сәгьдетдиннең әтисе Шәмсетдин икәнен язган идек инде. Бу язудан Шәмсетдиннең әтисе Салих булуын да белергә мөмкин. Шулай ук язмада Сәгъди абзыйның сословие титулы государьский крестьян дип күрсәтелгән. Г. Тукай «Исемдә калганнариында Сәгъди абзыйны зур хөрмәт белән искә ала. «Әти белән без бик, бик тату идек. Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде. Мәсәлән, бервакыт минем Казаннан киеп кайткан күлмәк-ыштаннарым, читек-кәвешләрем, кәзәкиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән угылының күк киндер күлмәге илә бишмәтен миңа бирмәкче булды»,— дип яза. Архивта бу үлгән угыл турында да кайбер мәгълүматлар сакланган. «Сәгьдетдин угылы Садретдин 1890 елның 12 январенда сигезенче яшендә эч авыруы белән вафат», диелә анда. Димәк, Габдулла арба белән тартып йөргән бала икенче Садретдин була. Биредә ике Садретдин булуында гаҗәпләнерлек урын юк. Элек татарларда үлгән баланың исемен, аның истәлеге итеп, яңа туган балага кушу йоласы киң таралган була. Сәгъди абзый семьясының фаҗигале язмышы — революциягә кадәрге меңнәрчә татар крестьяннарының уртак язмышы ул. Бер семьядан бер-бер артлы өч бала үлә. Сабираның үлеме исә җен зәхмәтеннән дип кенә күрсәтелә. Бу аяныч факт үзе генә дә электә татар халкының никадәр караңгы һәм авыр тормышта яшәвен ачык күрсәтә. Төрле архивларда табылган мәгълүматлар Габдулла Тукай биографиясендәге бәхәсле моментларны фәнни нигездә хәл итүдә зур әһәмияткә ия. Бөек шагыйребез турында киләчәктә фәнни хезмәтләр һәм әдәби әсәрләр язганда галим һәм язучы* ларыбыз бу мәгълүматларны һичшиксез искә алырлар дип ышанырга кирәк.