Логотип Казан Утлары
Шигърият

Зур адымнар

КПССның XXV съезды ачылуга Илдә КамАЗ, илдә төзелеш, Илдә хезмәт, илдә хәрәкәт. Торгынлыклар безгә ят нәрсә — Хәрәкәттә безнең бәрәкәт. Зур эшләрдән күчеп зур эшкә Бишьеллыклар адымы белән, Коммунизм дигәч яктыга Атлап бара илем бер эздән. Ильич сызган шушы ак эзне Тирәнәйтә халкым тагын да. Без корабыз һәрбер нигезне Бөтен союз масштабында. Нигезләрдә күпме милләтнең Якты йөзе, нуры чагыла. Партиянең һәрбер эндәше, һәрбер сүзе тулы чагыла. Съездлардан күчеп съездга Зур адымнар атлый илдәшләр. Безгә карап Ильич елмая: — Дөрес юлдан... дөрес, иптәшләр!