Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ МУСА ҖӘЛИЛ

Үзбәк һәм татар әдәбиятлары арасындагы дуслыкны, аларның үзара бәйләнешен үстерүдә татар халкының күренекле шагыйре Муса Җәлил зур роль уйнады. Аның күп кырлы һәм соклангыч иҗаты үзбәк укучысына яхшы тамыш. М. Җәлил әсәрләрен ул Хәмзә Хәкимзадә һәм Гафур Голәм әсәрләрен белгән кебек үк яхшы белә. Үзбәкстанның халык шагыйре, Ленин премиясе лауреаты Гафур Голәм исә татар әдәбиятының олы дусты, аны армый-талмый пропагандалаучы иде Үзбәк укучысы Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил һәм башка татар шагыйрьләренең әсәрләре белән беренче тапкыр Гафур Голәм тәрҗемәләре аша танышты. 1966 елда, Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулу уңае белән, Г Голәм «Шәрык йолдызы» журналының икенче санында «Шагыйрьнең мәңгелеге» дигән мәкалә бастырды Нибары ике бит ярымлык бу мәкаләсендә ул Муса Җәлилнең зур иҗат юлына нигезле һәм тирән анализ ясый, укучының игътибарын Муса Җәлил әсәрләре тагын да көчлерәк һәм актуальрәк яңгыраячак киләчәк көннәргә юнәлтә. Муса Җәлилне татар поэзиясенең зур әдибе һәм совет иленең тугрылыклы патриоты санап, Гафур Голәм аның үлемсез шигырьләренә, шәхси фидакарьлегенә соклана: «Муса фашистлар кулында тоткын, ләкин фашистлар аннан куркалар. Җәлладларда корал бар, ө Мусаның кулында — каләм Аның күңелендә көчле сөю һәм нәфрәт утлары». Заманында Гафур Гөләмнең Муса Җәлил белән очрашканы да булган. Бу очрашу турында ул болай дип искә ала: «Без Зыя Сәид белән икәүләшеп Казанга киттек. (Бу 1928 елның җөендә була.— И. 3.) Безне өлкән язучылар рәтендә каршы алып, бик зур кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Газеталарда рәсемнәребез басылды. Мнн «Татарстан» газетасы белән «Чаян» журналы ечен нәрсәдер язып та бирдем. Казанда мин үземнең яшьлек дустым Такташны очраттым Такташ безне шактый күп язучылар белән таныштырды: Гадел Кутуй, Демьян Фәтхи. Шамил Усманое, Афзал Шамоа, Каен Нәҗми һәм башкалар. Шул танышкан язучылар арасында озынча йөзле, 22 — 23 яшьләрендәге Муса Җәлил дә бар иде. Һади Такташның аның белән таныштырганда: — Менә бу — киләчәге уттай балкый торган яшь шагыйребез, безнең аңа өметебез зур! — дигәне хәтердә Әй, гомер дигәнең шулай сизелмичә үтә дә китә икән! Шул көннәрдән соң 48 ел вакыт узган! Әгәр Муса Җәлил фашистлар балтасы астында һәлак булмаган булса, хәзер аңа да 60 яшь тулып, дуслары уртасында ай кебек балкып утырыр иде» Гафур Голәмнең Казанга бу һәм аннан соңгы килүләре үзбәк һәм татар әдәбиятларын берберләренә тагын да якынайталар, ике шагыйрьне бер-берсе белән тагын да ныграк туганлвштыралар Ү Күренекле җәмәгать эшлөклелә- ренең һәм язучыларның Муса Җәлил турындагы фикерләренә кушылып, Гафур Голәм мәкалә ахырында болай ди. «Мин Муса Җәлил... алдында бөек ихтирам белән башымны иям!» Муса Җәлилнең иҗаты бик күп үзбәк шагыйрьләренең игътибарын үзенә тартты. Аның шигырьләрен үзбәкчәгә Гафур Голәм, Мамарәсүл Бабаев, Юсуф Шамансур, Мирмухсин, Хәмид Голәм, Әсгат Мохтар, Рәүф Галимов, Азиз Абдуразаков кебек шагыйрьләр тәрҗемә итте. /Ауса Җәлил әсәрләрен тәрҗемә итүдә Мамарәсүл Бабаев аеруча зур тырышлык күрсәтте һәм бу өлкәдә иң уңышлы эшләүче шагыйрь булды. Ул үзе дә Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә катнашкан шагыйрь. Шуңа күрә сугыш темасы аңа аеруча якын. Ул Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәреан тулы- сынча үзбәкчәгә тәрҗемә итте. Бу тәрҗемәләр аерым җыентык булып ике тапкыр басылып чыкты. Җәлилнең ул тәрҗемә иткән шигырьләре үзбәк телендә дә үзләрнең матур яңгырашларын югалтмыйлар. Моны раслау өчен, «Җырларым» шигыренең беренче строфасына күз төшереп үтү дә җитә: Кушикларым, униб калбимда, Она юртда гулдай балкннгиз! Канча булса, сизда куч, ёлкмн, Шунча булыр ерда хаккингиз. Үзбәк укучысы Муса Җәлил шигырьләрен батырлыкка чакыру авазы итеп кабул итә. Һәм бу чынбарлыкта да нәкъ шулай булган. Антифашистик яшерен оешманың куркусыз җитәкчесе Муса Җәлил үзбәк хәрби әсирләре Мәхмүд Мөксинов һәм Хәбибулла Фәйэуллаев белән берничә тапкыр очрашкан, аларга үзенең шигырьләрен укыган. Ул шигырьләр шагыйрьнең үзбәк көрәштәшләре хәтеренә онытылмаслык булып уелып калган. Хәбибулла Фәйзуллаев үзе дә шигырьләр язу белән шөгыльләнгән. Аның кулъязмаларын беренче булып Муса Җәлил укыган, аңа киңәшләр биргән. М. Бабаев тарафыннан оста итеп башкарылган тәрҗемәләр аша үзбәк укучысы үз телендә Муса Җәлил шигырьләренең мәгънәсенә тирәнтен үтеп керү мөмкинлеген алды. Ә ул тәрҗемә иткән шигырьләр аны илебезнең күренекле тәрҗемәче-шагыйрь- ләреннән берсе итеп танытты. Тәрҗемәче буларак күрсәткән хезмәтләрен искә алып, Татарстан хөкүмәте аны Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләде. М. Бабаев һәм М. Җәлил шигырьләренең идея-худоокество үзенчәлекләренә ныклабрак күз салсак, бу ике шагыйрьнең фикерләвендә, әдәби алымнарында күп уртак яклар барлыгын күрәбез. Утка очкан күбәләкләр кебек Яктыралар минем уйларым. Тынгы белмәс сүзләр басымыннан Күңелем ташыганын тоамын. М. Бабаев үзенең «Шагыйрь йөрәге» исемле шигырендә өнә шулай дил язды. Муса Җәлилнең «Шагыйрь» дип аталган шигырендә исә без түбәндәге юлларны ф укыйбыз: _ Төн утырып шагыйрь шигырь язды. 5 Ак кәгазьгә тамды яшьләре. £ Тышта давыл иде; бертуктаусыз < Кук күкрәде, яшен яшьнәде. М. Бабаевның «Бәхет», «Төш», «Беренче мәхәббәт», «Сатлык җан» һәм М. Җәлилнең «Шагыйрь», «Төрмәдә төш», «Сөю». «Икейөзле кешегә» шигырьләрендә дә - я уртаклык күп. р Мамарәсүл Муса Җәлилнең шигырьләрен генә түгел, «Моабит дәфтәре»нең ахы- 5 рындагы «искәрмәләр»не һәм әдәбият белгече, тәнкыйтьче Гази Кашшафның һәр шигырьнең кайда, ничек язылуы турындагы аңлатмаларын да тәрҗемә итте. Үз § тәрҗемәләрендә М. Бабаев, Муса Җәлил шигырьләренең эчтәлеген, образларын сак- ьс лау белән бергә, аларның ритмын, музыкасын да төгәл бирә. Мондый ритмик төгәл- и леккә мисал итеп, «Имән», «Дүрт гөл», «Алман илендә», «Батырлык турында» һәм >• башка бик күп шигырьләрнең тәрҗемәләрен күрсәтергә мөмкин. ♦ Муса Җәлилнең М. Бабаев тәрҗемәсендә үзбәкчә басылып чыккан шигырьләр а җыентыгына язган сүз башында Хибзитдин Мөхәммәтханов патриот шагыйрьнең иҗа- ° тын болай характерлый: — ■Бу шигырьләр Муса Җәлилнең Казандагы йомшак кәнәфиле эш бүлмәсендә тү- и гел, Моабит төрмәсенең юеш, караңгы камерасында язылган... Фашизм белән көрәштә совет халкы һичнәрсә белән дә тиңләштереп булмый торган коралга — куәтле рухи көчкә ия иде. Мондый көч Җәлилгә дә хас иде». Муса Җәлил шигырьләрен русчага тәрҗемә итү өлкәсендә Ташкент шагыйре J Рәүф Галимов та зур тырышлык куеп эшләде. Үзбәкстан укучылары Мусаның «Моа- S бит дәфтәре»нә кергән «Дуска», «Кошчык», «Бүләгем», «Була кайчак», «Катыйльгә» һ. б. кайбер шигырьләре белән беренче тапкыр рус телендә аның тәрҗемәсендә таныштылар. Бу шигырьләр 1954 елда «Звезда Востока» журналында басылып чыкты. Рәүф Галимов укучыларга Җәлил шигырьләренең мәгънәсен бозмыйча җиткерә алган: Ведь недаром радует нас вести С Родины. Ее успех, судьба; Это сила — коль с народом вместе На чужбине чувствуешь себя. «Дуска» шигыренең әлеге юлларыннан күренгәнчә, русча текст оригиналга бик якын. Шагыйрьнең «Кошчык» шигыре дә Рәүф Галимов тарафыннан уңышлы тәрҗемә ителгән: Лети же. пташка, песней полнокровной, В которой сила мужества звучит. Пусть плоть моя останется тут —что в ней! Но сердце пусть на Родину летит!.. Муса Җәлилнең Моабит циклына кергән шигырьләренә күренекле үзбәк язучысы Әсгат Мохтар да ифрат югары бәя бирде. «Сез аңарда үлемгә хөкем ителгән көчсез көше фәлсәфәсен тапмассыз,— дип язды ул.— Дәрес, ул илен һәм дусларын чиксез сагына, аларны юксына. Йөрәге аңа әнә шул хискичерешләр турында язарга куша. Шул рәвешчә, аның юксынуы һәм кичергән газаплары шигырьгә әверелә. Бу шигырьләр намуслылык, Ватанга бирелгәнлек турында сөйли». Әсгат Мохтар Муса Җәлилнең батырлыгын Юлиус Фучик. Гастелло. Николай Островский, Александр Матросов, Зоя Космодемьянская батырлыгына тиңли. ның нацистларга чыгарган гадел хөкеме ул. Чөнки аны фашистлар хөкем итсә дә, алар түгел, шагыйрь җиңүче булып чыга. Муса Җәлилнең әсәрләре дөньякүләм әһәмияткә ия, аның батырлыгы бөтен дөньяны таң калдырырлык, дигән нәтиҗә ясап, Хәмид Голәм бик дөрес фикер әйтә. Әйе, Җәлилнең илгә тугрылыклылыгы, искиткеч чыдамлыгы безгә Эрнст Тельман, Юлиус Фучик, испан, француз һәм Италия коммунистлары каһарманлыгын хәтерләтә. Үзбәкстанның халык шагыйре Уйгун Муса Җәлилгә үзенең бик маггур шигырен багышлады. Нибары уналты юллык шигырендә Уйгун: «Мин үлемнән курыкмыйм, бу коры сүз генә түгел. Без үлемгә чирканып карыйбыз, дип әйтәбез икән — бу, чыннан да, шулай. Ләкин үлгәннән соң да яшәү бар. Үлгәннән соң да халык күңелендә, халык аңында яши торган хәят бар»,— дип язган политрук Җәлилнең үзе белән әңгәмә алып бара. Сугыш кешеләрнең хисләрен кискенләштерде, бурым, намус. Ватанга мәхәббәт кебек төшенчәләрне реальләштерде, һәркемнән үз-үзеңне аямауны һәм тәвәккәл булуны таләп иггте. Муса Җәлилнең иҗат батырлыгын Уйгун түбәндәгечә бәяли: Буыннардан күчеп буыннарга, Үлмәс җырың мәңге сакланыр: Һәрбер юлы аның, һәрбер сүзе Дастан-ядкарь итеп ятланыр. Үзбәк шагыйре Юсуф Шамансур да «Бөдрә тал» шигырендә тоткынлыкта газап чиккән хөр күңелле Җәлил хисләренә тирән мәхәббәтен белдерә: Аңласаң иде, бөдрә тал, Әрнуле хис-моңымны... Әй, язгы җил, сөеклемә Илтче минем җырымны. «Муса образында,— дин дэвам итә ул,— совет кешесенең характеры тулы ачыла. Бу образ — шагыйрьнең йөрәк җылысын, тойгылар гүзәллеген, халыкны һөм Ватанны сөюен берләштергән коммунистик идеалга тугрылыклы булып чыныгуы нәтиҗәсе. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып... Таң калырлык шушындый юлларны язган кешенең дөньяның иң бәхетле шагыйре дип аталырга тулы хокукы бар. Андый шагыйрь—герой ул, ә аның поэзиясе героик поэзия». Күренекле үзбәк язучысы Хәмид Голәм «Үзбәкстан мәдәнияте» газетасының 1966 елгы 12 февраль санында басылган «Геройның иҗаты» исемле мәкаләсендә, Җәлилне Пушкин белән чагыштырып, болай ди: «Муса Җәлил Пушкин яшендә һәлак булды. Аны гитлерчылар Моабит төрмәсендә үтерделәр. Муса Җәлил, Пушкин шикелле үк, дуэльда үтерелде: фашизм белән коммунизм дуэленда!..» М. Җәлил шигырьләре — халык Ис син, җилем, ак каенлы Илдә кунак булырсың. Алып кил син миңа аннан Туган җирем сулышын. Син өзеп биргән бер яфрак Җиңеләйтерме хәлләрем... Китерсәң иде син миңа Сөеклемнең хәбәрен. Совет укучысы герой шагыйрьнең иҗатына зур ихтирам белән карый. Ул җитәкләгән яшерен оешма членнары Гарәф Фәхретдинов һәм Рушад Хисаме т ди коеның хәтерендә, мәсәлән, Җәлил тарафыннан язылган егермедән артык шигырь сакланган. Ул шигырьләр шагыйрьнең киләчәктә чыгачак җыентыкларына кертүне көтә. Ташкент телевидениесендә татар, рус һәм үзбәк телләрендә барган тапшыру буенча ул шигырьләрнең күбесе белән укучы таныш та инде. Җәлилнең яңа табылган кайбер шигырьләре белән үзбәк укучыларын беренче тапкыр 1968 елда «Гулистан» журналы таныштырды. Алариы үзбәк теленә шагыйрь Азиз Абдуразаков тәрҗемә итте. Аның тарафыннан «Сөйгән Ватаныма» «Идел кызы», «Аерьклу», «Ант», «Чит җирдә», «Хыял», «Кечкенә җыр» шигырьләренең тәрҗемәләре зур осталык белән башкарылган. Җәлил белән бергә җәзалап үтерелгән Гайнан Курмашевның «Сине сагынам», «Дания», «Хатым сезгә минем» дигән шигь>рь- ләре дә Азиз Абдуразаков тарафыннан уңышлы тәрҗемә ителде. Тәрҗемәче бу шигырьләрдәге хис һәм фикерләрне укучыга төгәл җиткерә. Без үзбәк укучысын татар шагыйренең героик поэзиясе белән киң таныштыруга ярдәм иткән ике арадагы бәйләнешнең аерым элементларына тукталдык. Муса Җәлил шигырьләрен һәм аның башка жанрларда тудырган әсәрләрен киләчәктә тагын да күбрәк тәрҗемә итү әдәбиятларыбызның үзара дуслыгын туктаусыз үстерүгә тагын да зуррак өлеш кертәчәк. ТАШКЕНТ