«ШАГЫЙРЬ МУСА ҖӘЛИЛОВ БУ...»
Сиңа Волхов фронтында татар шагыйре, армиядә чыга торган «Отвага» газетасы корреспонденты Муса Җәлил белән очрашу бәхетенә ирешергә туры килде. Бу очрашулар һич тә гадәти булмаган сугыш шартларында булды. Ул көннәрдән соң инде утыз елдан артык вакыт узды, күп нәрсәләр онытылып та бара, шулай да бу очрашуларның күңелдә тирән эз калдырганнары турында, Муса Җәлилнең фронттагы көрәшенең соңгы көннәре турында сөйләп дәрәҗәдә тулыландырырга теләр идем. Беренче очрашу мең тугыз йөз кырык икенче елда, май аеның беренче көннәрендә булды. Ул вакытка дошманның тирән тылында хәрәкәт итүче Волхов группировкасында гаять киеренке хәл килеп туган иде. Март аенда ук инде Мясной Бор янында фашистлар, фронт сызыгын өзеп, безне барлык тәэмин итү базаларыннан аердылар. Азык- төлек, сугыш кирәкяраклары килүдә өзеклекләр башланды, ә тиздән тәэмин итү бөтенләй үк тукталды. Һәм бары тик бик сирәк очракларда гына яралылар һәм авырулар өчен азык-төлек самолетлар белән китерелгәли иде. Ачыккан сугышчылар үлән, ылыс, яшь агач кайрылары ашадылар. Снаряд кыйпылчыклары һәм пулялар яралаган каеннардан каен суы җыеп эчтеләр... Бернигә яраксыз сазлык җирләрдә тирән окоп, яхшы блиндаж турында уйлавы да кыен иде. Дошман пуляларыннан һәм снаряд ярчыкларыннан саклану өчен берәр чокыр казысаң, аны шунда ук су, пычрак күмеп китә. Хәтта ботаклардан ясалган шалашларда утырганда да аяк астында үзәккә үткеч ләм чыпырдый. Ә сугышлар көнен дә, төнен дә туктамады. Дошман һөҗүмнәрен бертуктаусыз кире кайтарыл торырга туры килә иде. Пычрактан һәм дары төтененнән каралып беткән солдатлар искиткеч батырлык, ныклык һәм осталык белән сугыштылар. Фрицларны кечкенә «капчыкларга» алдап кертәләр дә, шунда аларны рәхимсез юк итәләр иде. Майда ачлыкка икенче явыз дошман — юл өзеге килеп кушылды. Үтеп тә, узып та йөрмәслек баткаклыклар башланды. Ә коеп яуган яңгырлардан соң хәл тагын да начарая иде. Бүрәнәләр җәеп юллар, сулы сазлыкларда чокырлар ясый башладык. бирергә, шулай итеп, батыр шагыйрь һәм комму* 1гистның гүзәл биографиясендәге кайбер сәхифәләрне азмы-күпме Шундый авыр вакытта безнең дивизия Любаньга таба үзенә юл ачуга кереште. Бу гомуми сугышчан бурыч иде. Любань өчен Волхов группировкасының бүтән берләшмәләре дә сугышлар алып барды. Безнең участокта, Родофинниково станциясеннән төньяктарак, Тосно елгасы аша тимер юл күпере янында каты сугышлар башланып китте. Дошман миналары белән теткәләнеп беткән яр буендагы кечкенә генә җир кисәген өлкән лейтенант Баранов командалыгындагы дан казанган Себер батальоны солдатлары искиткеч батырлык белән тотып тордылар. Фашистларның бу күпергә күптән күзләре кыза иде. Гөрселдәү тавышларына колак сала-сала, политотдел инструкторы Тищенко термостан һәркайсыбызның котелогына аш бүлде. Байтак көннәр буе кайнар шулпа, ипи кисәге күрмәгәнебезне искә алсак, бу төшке ашыбыз искиткеч сый иде. һәм менә без сыйлана гына башлаган идек, шалаш артында аяк тавышлары ишетелде. Яныбызга политбүлек начальнигы — нык гәүдәле, егетләрчә кыяфәттәге батальон комиссары Емельянов һәм урта яшьләрдәге, пилотка кигән һәм пистолетлы кабура таккан таныш булмаган бер офицер килеп чыкты. Мин кунакка карап алдым. Уртача буйлы, киң җилкәле, акыллы кара күзле һәм кыска гына итеп алынган чем кара чәчле өлкән политрук иде бу. Емельянов кунакны безнең белән бергә төшке ашка чакырды. — О-о! — дип куйды ул шунда ук. — Мондый ләззәттән баш тартып булмас. Аш белән күптән шаярган юк. — Өлкән политрук ашык- пошык ясалган өстәл янына утырды, алдындагы котелокта итле зур сөяк күргәч, гаҗәпләнеп куйды. — Кайдан килде бу сезгә? Башка берләшмәләрдә итнең тәмен дә күптән онытканнар инде. Хәтта иске тиреләрне дә ашап бетерделәр. Ә сез бай яшисез, иптәшләр. Аны кулга төшерү дошманга Новгородтан Ленинградка юл ачкан булыр иде. Бу тимер юлны сугыш башла ныр алдыннан төзегәннәр һәм топографлар аны картага төшерергә өлгермәгәннәр иде әле. Немецлар күперне ничек кенә булса да алырга тырыштылар. ...Алгы сызыктан шалашка кайтып, без, политотдел работниклары, аланлыкта табын әзерләдек һәм төшке ашка утырдык. Ямьле май көне. Зәңгәр күк гөмбәзендә күзне чагылдырырлык төшке кояш нур сибә. Берсен-берсе уздырып урман кошлары сайрый, һәм шушы сихри авазлар аша, күк күкрәгән шикелле, снаряд гөрселдәүләре ишетелә. Урман эченнән борчылган поши аваз сала. «Җәлил блокадада!. Худ. В. С к о б е е е. Ашау ягыннан бездә дә яхшыдан түгел, иптәш корреспондент, — дип җавап бирде Емельянов. — Очраклы рәвештә генә туры килде. Һич тә уйламаганда... — һәм батальон комиссары яраланган бер пошиның безгә килеп юлыгуын сөйләп бирде. — Шулай туенабыз менә. ♦ — Әкияттәге кебек... Ә ите тәмле, — дип мактады кунак. — Ка- * занга эләгү өчен пошилар еш килеп чыккалыйлармы сезгә? — Өченчесен ашап киләбез. я — Сугышчыларны да ит белән туйдырасызмы? — Дивизиягә өч поши — алай ук күп түгел инде ул. — Ә шулай да! Тәҗрибәгезне сөйләп бирегез әле! — Нинди тәҗрибә булсын инде! — Емельянов кулын селтәп куй- < Pfii. — Ачлык шулай җаен табарга куша. — Ничек итеп җаен тапкалыйсыз соң? — Ничек? — Емельянов кайнар ашын капты да снаряд ярган f агач төбенә эленгән поши тиресенә карап алды. — Җиңелчә яралылар- = дан без аучы бригадалары төзедек. Менә шулар инде сирәк-сирәк кенә < булса да поши ите, кош ите алып кайткалыйлар. Яралылар һәм авы- = рулар өчен шунысы да әйбәт булып куя. Ф — Бик оста уйлагансыз бит, ә! — диде дә тәмле генә итеп сөяк кимереп утыручы кунак ачынып өстәп куйды: —Болар бөтенесе дә о яхшы яхшысын. Ләкин фронтның барлык берләшмәләре дә сездән үр- = нәк алып шушы матур боланнарны юк итә башласа, ни булыр, ә? “ Емельянов гәүдәсен турайтты да дәшми генә поши тиресенә карап >, торды. — Беләбез! — диде начполит, тавышын аз гына күтәрә төшеп.— ® Беләбез, иптәш өлкән политрук. Табигатьне сакларга кирәк. Ләкин £ ничек? Мәрхәмәтсез сугыш беркемне дә кызганмый. Кешеләрне дә, ж җәнлекләрне дә, очар кошларны да. Цивилизация законнарын да “ белми ул! Элек бу сазлыклы урманнарда һәм чытырманлыкларда о заповедник булгандыр бәлки. Ә хәзер монда нинди эшләр бара, үзе- = гез күрәсез. ж — Әйе, сугыш кешеләргә генә түгел, җир йөзендәге барлык тереклек иясенә рәхим-шәфкатьсез. Мин алгы ут сызыгында еш булам. Сугышчылар тәмам ябыкканнар, ә ярсыган арысланнардай сугышалар. — Әгәр аларга азык белән дә булышсаң! Дошманны тагын да ныграк кыйнарлар иде. — Сезнең аучылык итү тәҗрибәсенең әйбәт роле шундадыр да, шәт. — Мин дә шулай уйлыйм. Атта» соң корреспондентны каен суы белән сыйладык. — Искиткеч эчемлек, — дип мактады кунак. — һәм бу юлы да сез тапкырлык күрсәткәнсез, иптәш батальон комиссары. __ Саз суында бөҗәкләр мыжлап тора, бака тулып ята. Сугыш сөреме сеңгән. Эчеп булмый, күңел болгана. Борынгы бабалар тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иттек менә. — Сүз дә юк, безнең шартларда әйбәт тәҗрибә. Файдалы. Каен суында шикәр күл бит! Сөйләшә-сөйләшә вакыт тиз узды. Ашаганнан соң барыбыз да урыннарыбыздан тордык. Үз бурычларыбызны үтәргә таралыша баш ладык. Берәүләр рота партия ячейкасы секретарена булышырга, сугышлар тынып торган арада коммунистларның җыелышын үткәрергә, икенчеләре — партиягә кергәннәргә партия билетлары тапшырырга’ ашыга иде. Мин чираттагы политинформация өчен мәгълүматлар җыярга хәзерләндем. Шул вакыт Емельянов, миңа якынрак килеп, кунакка күрсәтте: — Бу шагыйрь Муса Җәлилов! Муса! Бу исем миңа таныш иде. Сугыш алды елларында яшьләр газетасында эшләгәндә без аның шигырьләрен бастыра идек. Алар башка газеталарда да басыла иде. Шигырьләрнең кайберләрен мин күңелдән ятладым. Һәм менә безне сугыш очраштырды, каен суыннан әзерләнгән чәй янында... — Мин аны беләм, иптәш батальон комиссары, — дидем һәм якынрак килеп Мусага кул бирдем. Шагыйрьнең күзләре киңрәк ачылды. Ул мине исенә төшерергә тырышты булса кирәк. Моны мин сизеп алдым һәм аның белән матур шигырьләре аша таныш булуымны әйттем. Шагыйрь елмайды да миңа карап куйды. — Журналистмы? — Фронтка газетадан киттем. — Себердәнме? — Әйе. Армиядә — «Отвага»да. — Блокнот белән фронт буйлап, сазлыклар аша еш йөрисезме? — Алгы сызыкта булга ларга туры килә. Сугышның иң кызган урыннарында гына очерклар, зарисовкалар һәм шигырьләр өчен материал табарга мөмкин бит. Фронт матбугатында эш турында, дошман «капчыгында» калган Волхов группировкасының кыенлыклары турында без тагын бераз сөйләшеп тордык. Беренче сүздән үк Муса фикер йөртүдә төгәл логикага, оптимизмга ия булуы һәм мәкерле дошманны һичшиксез җиңүебезгә тирәнтен ышанганлыгы белән мине гаҗәпкә калдырды. Безнең янга начполит килде һәм миңа боерык бирде: — Шагыйрь синең юлдашың була. Аны алгы сызыкка озат һәм Войтинский белән таныштыр. Аның ротасы штык сугышында үзләреннән көчле дошманны елга артына чигендерде. Мин боерыкны үтәргә әзер булуымны әйттем һәм без Муса белән алгы сызыкка юнәлдек. Сукмак вак урман буйлап сузыла. Сазлыктан юеш һәм черек исе килә. Сугыш гүләгән тавышларны тыңлый-тыңлый, Муса минем семьям, аның хәзер кайда булуы турында сораштыра барды. — Омскида, — дидем мин. — Хатыным һәм ике кызым. Берсенә уникенче китте, кечегенә — икенче. — Ә исемнәре ничек? — Эмилия белән Элеонора. — О-о, матур исемнәр! — Маркс һәм Энгельс кызлары хөрмәтенә. — Мин шулай дип уйлаган да идем. — Олысына үзебез шундый исем куштык, ә менә кечесенә — бөтен редакция коллективы белән уйлап таптык. Муса елмаеп куйды һәм: — Сезгә ничә яшь, өлкән политрук? Ничәнче елда туган? — дип сорады. — Мең тугыз йөз алтынчы елгы. — Мин дә. Яшьтәшләр икәнбез. — Сезнең семьягыз бармы соң? — О-о, ничек булмасын! Хатыным Әминә һәм кызым Чулпан Казанда яши. — Сагынасызмы? — Сагынмый буламы соң. Мин семьямны, туганнарымны, якыннарымны яратам. Тик сугышта кешегә башка төр эмоцияләр хуҗа: дошманга карата бетмәс нәфрәт! — диде Муса һәм барган юлдан ко- ры үлән сабагын йолкып алып кискен генә аяк астына бәрде. — Беләсезме, мин кайчакта фронттагы тормышның мәгънәсе турында уйланам. Секунд саен безнең сугышчыларыбызның каны коелганда, шушы сазлык измәсе i азабында Ватанны саклау өчен күбрәк ничек файда итәргә? Шагыйрь бераз уйлап торды да, тагын сөйләп китте: — Каһәр суккан фашистларны йөз тапкыр күбрәк үтерергә! Ни- ♦ чек булса да, пуля яки граната беленме, такмаклар яки шигырь бе- * ләнме, барыбер, тик үтерергә! Шуны эшләмәдеңме, көнеңне бушка £ уздырдың дигән сүз... а Шагыйрь гадәттән тыш дулкынлану, әрнү белән сөйләде. Аның § ялкынлы йөрәге безнең җиребезне таптаучы, ерткычлыклары белән 5 коточкыч явызлыклар эшләүче килмешәкләргә карата каты үч алу хисе белән ярсый иде. < Муса бераз тынычлана төшкәч, мин аңардан шигырьләр язып бу- > ламы дип сорадым. — Язам, — диде ул, җанлана төшеп. — Әмма газетага бүгенге £ көн кирәк, ә бер еллык хәлләрне тасвирлау түгел. Күбесенчә көчле з рухлы сугышчылар турында очерк, зарисовкалар язам. Менә сезгә дә < шундый материал эзләп килдем. — Ул бераз дәшмичә торды һәм ка- ? бат җанланып китте. — Шулай да сирәк кенә шигырьләр дә язарга ф туры килә. Фронтта алар да кирәк бит! Менә тыңлагыз. — Һәм ул а кинәт үзенең армия газетасында басылган бер шигырен укый башла- о ды. Темасы ул чак өчен бик әһәмиятле иде һәм Муса шигырен рух- f ланып, сарказм белән укыды. Ул «Гитлерның язгы резервлары» дип 5 атала иде. * Позицияләргә якынайган саен сугыш гөрелтесе арта барды. Сук- с мак безне урманлы тауга алып килде. Беренче язгы чәчәкләр күрен- 3 де. Муса атлый-атлый чәчәкләр өзә һәм аларны бәйләмгә сала бара. •Үзе акрын гына шигырь әйтә. Шигырьләр сугыш турында, яраланган ® җирдәге чәчәкләр турында. Кайчакта ул тын гына туктап тора һәм * сугыш гүләвен тыңлый. Куен дәфтәрен алып, анда ашыга-ашыга нәр- ° сәдер язгалап куя. х Тагын ике йөз метрлар чамасы барасы калды. Яшеренә-яшеренә = генә хәрәкәт иттек. Куаклыклар артында үләннәр һәм куак ботаклары белән маскировкаланган сары калкулыклар күренде. Иелеп, йөгереп күчә-күчә шул калкулыкларга ашыктык. Мин Мусага карап алдым. Тиз-тиз һәм тавышсыз-тынсыз гына яшел куаклыклар арасыннан ашыга ул. Ә янәшәдә генә сугыш кайный. Нәкъ алгы сызыкка җиткәндә миномет уты астына эләктек. Ләкин миналар бездән аз гына уңгарак төшә. Мин Мусага баш кактым. — Ә-әнә, теге уйсулыкка яшеренәбез. Ул безне алгы сызыкка илтеп чыгарыр. — Аңлашыла, — шагыйрь башын кагып килешүен белдерде. Без судагы йомшак һәм сусыл үләннәр өстеннән шуышып киттек. Миналар якында гына шартлый. Шартлау дулкыны кайнар һава китереп бәрә. Ут астыннан чыгарга кирәк. Муса аякларына басты һәм иелеп кискен генә алга ыргылды. Аннары тагын ун метрлап йөгерде һәм бөтен көченә окопка ташланды. Аның артыннан ук мин дә шунда мәтәлеп төштем. Артыбыздан куып килгәндәй мина чиелдады. Аннары икенчесе, өченчесе... Ләкин без инде ышанычлырак урында идек. Гимнастеркалары чыланган, тузаннан һәм корымнан соры төскә кергән, миналар шартлавыннан һәм тоташ пулемет-автомат шытырдавыннан колаклары тонган сугышчылар безнең көтмәгәндә килеп керүебезгә игътибар да итмәделәр. Алар кызу сугышка бирелеп, елга аръягындагы тимер юл калкулыгыннан үтеп чыккан фашистларга ут сиптерәләр иде. — Рота командиры кайда? — дип сорады Муса олы яшьләрдәге бер сугышчыдан. Тегесе кулы белән күрсәтте. — Әнә анда барыгыз, — диде һәм, битеннән тирен сөртеп, яңадан автоматын иңбашына кысты. Тар гына казылма буйлап без утыз метрлап бардык һәм политрук Войтинскийны таптык. Ул команда пунктында, брустверга сыенган хәлдә, телефоннан комбат Баранов белән сөйләшә иде. — Әйе, әйе. Уң флангта өч танк күренде. Икесе безнең пулеметларга таба килә. Һәм тагын берсе — туп-туры безгә. КПга... Пушкаларданмы? Кирәкми. Рикошет белән үзебезнекеләргә тидерерсез. Без аларны үзебез. Гранаталар белән. Яндыра торган шешәләр белән? Ә менә дошман кичүенә пушкалардан бәрегез! Бөтенесе ачык. Бетте, бетте. Танклар килә... Трубкасын аппаратка куйгач, политрук безне күреп алды, монда ниләр барганын үзегез дә күреп торасыз дигәндәй, иңбашларын сикертеп куйды. Кулын селтәде һәм яңа команда көтеп торган сугышчыларга кычкырды: — Контрһөҗүмгә әзерләнергә! — һәм безнең якка борылып өстәп куйды: — Өченче мәртәбә үрмәлиләр, кабахәтләр. Мин политрукның профиленә карадым. Аның япь-яшь йөзендә тир тамчылары ялтырый. Ул сөрем катнаш тозлы тирдән соры булып күренде, үзе ярсу һәм юлбарыстай ашкынучан. Политрук гөрелдәп һәм шыкырдап танклар якынлашып килгән куаклыклардан күзен алмый. Аның эчкә баткан яңагында кырыйларына кан каткан җәрәхәт эзенә күзем төште. Моны Муса да күреп алды. — Яңагыгыз яраланган, — диде ул. — Дошман тамгасы, — дип кулын селтәде Войтинский һәм игътибар белән алга таба карап торуын дәвам итте. Дошман һөҗүме көчәя барды. Сугышчылар, коралларын кысып тоткан хәлдә, контрһөҗүмгә сигнал көтәләр иде. Танклар якынай- ганнан-якыная. Алар артындагы соры тузан томанында каскалы немецлар бутала. Менә танклар, башняларын кискен борып, тупларын команда пунктына төбәделәр. Бронясына тәре төшерелгән коточкыч машина окоп алдына ук килеп җитте. Войтинский гранаталарыннан боҗраларын өзеп алды, бөгелә төште һәм «Мәгез, кабахәтләр?» дип кычкырып, гранаталар бәйләмен бруствер артына тондырды. Коточкыч шартлаудан җир тетрәп куйды, окоп стеналарыннан туфрак коелды. Сугыш кызулыгына бирелгән Муса бер мизгелгә бруствер өстеннән башын чыгарды һәм шатланып кычкырып җибәрде: — Яна-а-а! Танкны ялкын чолгап алды. Җил белән көек исе килеп бәрелде. Кирәк булса дип кулына граната тоткан Войтинский да бруствердан муенын сузды, һәм броняны ялаучы ут еланнарын күреп, ул да түзмәде: — Яна-а-а, каһәр суккыры! Яна-а-а! — Хәзер фрицлар танктан чыгачак, — диде Муса, кулына пистолетын тоткан хәлдә. Шунда ук башня ачылганы күренде. Төтен һәм сөрем пәрдәсе аша немец башы күренде. — У-у, кара елан! — диде теш арасыннан гына Муса һәм атып җибәрде. Юан офицер бөгелде дә изелгән куаклыкка акрын гына шуып төште. Шунда ук башнядан икенче баш күренде: пилоткасы яна, күзләре шарланган. — Коточкыч күренеш! — диде шагыйрь, чирканып, һәм читке борылды. Войтинский да атмады, безгә борылып болай диде: Снарядлар шартлый башлаганчы китәргә кирәк, иптаптлар Без барыбыз да янган танктан читкә йөгердек. Шул арада рота сугышчылары икенче танкны да яндырдылар, ә өченче танк, кире ф борылып, урман эченә кереп югалды. Сугыш тагын ун минут чамасы дәвам итте. Тәртипсез чигенеп, атыша-атыша, күп кенә үле гәүдәләр һәм яралыларны калдырып, не13 мецлар Тосно елгасының аръяк ярына күчтеләр. Тынлык урнашты. Әйтерсең лә сугыш бөтенләй булмады. Бары = тик яралылар гына ярдәм сорап сукраналар иде. Вакытлыча тыныч- 3 лыктан файдаланып, мин шагыйрьне Войтинский белән таныштырдым. Ул телефон янына чүгәләгән җиреннән Мусага таба борылды. £ — Исәнмесез, иптәш корреспондент! — политрук торып басып S кул бирде. f — Муса Җәлил! — диде шагыйрь танышып. — Менә, сугыш ге- § ройлары белән кызыксынам... — Рәхәтләнеп таныштырырмын, — диде рота командиры һәм бераз уйланып, иңбашларын җыерып куйды. — Тик монда нинди ф ыгы-зыгы кайнаганын үзегез күрәсез. Бүген өченче һөҗүмне кире q кайтардык. — Войтинский кулы белән маңгаендагн тирне сыпырып тө- о шерде. Ул тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик шул чакта элем- = тәче йөгереп килеп җитте дә политрукка ашыгыч рәвештә комбат чакыруын хәбәр итте. Войтинский гафу үтенде һәм связной белән >. бергә окоп ярыгы борылышында күздән дә югалды. Муса окоп стенасы буена чүгәләп куен дәфтәрен алды, тиз-тиз яза 5 башлады. н Озак та үтми, Войтинский әйләнеп кайтты һәм взводларны яше- - рен рәвештә урман авызына алып чыкты. Шунда ук, тимер юл по- £ лотносыннан ерак түгел, комбат Барановның башка подразделение- о ләре дә позицияләргә урнаштылар. | Муса күпер оборонасының төп герое Войтинский белән яхшылап = сөйләшә алмаган иде әле. Ул рота командирын аптыратырга теләмәде. Бөтенесен үзе күрде. Тик җаен туры китереп кенә батальонны яңа позицияләргә шулай ашыгыч күчерүнең сәбәпләре турында сораштырды. Политрук бу чакта алда торган сугышның аерым детальләре турында уйлый иде булса кирәк, аңа ашыгыч кына җавап бирде: — Шулай кирәк, хөрмәтле шагыйрь. Кызганычка каршы, обстановка шундый, шайтан алгыры... Бәлки соңрак сөйләшербез, ә? Сугыштан соң, яме? — Аңлашыла, — диде Муса ягымлы гына һөм куен дәфтәренә нәрсәдер язгалап, аны тир сеңеп беткән гимнастеркасының кесәсенә тыгып куйды. Рота командиры Войтинский взвод командирларын чакырды. Алар көттермәделәр. Талчыкканнар, чалбарлары пычранып беткән, кулларында — автоматлар, каешларына гранаталар кыстырганнар. — Сезнең боерык буенча җыелдык, иптәш политрук! — барысы өчен дә озын буйлы, ябык йөзле, кечкенә кара мыеклы лейтенант хәбәр итте. _ Күрәм. Башлыйбыз, иптәшләр! — һәм ул аларны яңа сугышчан бурыч белән таныштырды. Сугышларда хәлсезләнгән взвод командирлары алда торган хәлиткеч бәрелешкә хәзерлекнең бөтен катлаулылыгын аңлыйлар иде. — Аңлашыла. Безнең бер сугышчыга — уннарча тук фриц. — Кызганычка каршы, хәл шундый. Шуның өстенә пулялар. снарядлар бетеп бара. Бушка атмаска? Юл бер. Фашистларны якын- гарак җибәрәбез дә штык һөҗүменә барабыз. — Дөрес. Штык сугышына! — диештеләр взвод командирлары, политрукны хуплан. — Күп булмасак та, безнең сугышчылар кул сугышына осталар алар! Взвод командирлары таралышкач, Войтинский Муса янына килде. — Ә сез кайда булырсыз? — Сезнең белән барам, — диде Җәлил. — Нигә утка керергә соң, Муса! — Шулай кирәк, политрук. — һәм елмаеп өстәп куйды:—Синең белән куркыныч булмас. Войтинский да елмайды: — Яхшы! Алайса, винтовкалар әзерләгез! Войтинскийны эчкерсез караш белән озатып калды да Муса чын күңел җылылыгы белән болай диде: — Менә нинди ул, герой! — Ә комбат Баранов үзе ни тора! — дидем мин аны хуплап. — Солдатлар һәм командирлар бөтенесе дә күперне саклаучылар! — Килешәм. Аларның исеме бер — Себер баһадирлары! — Шул, шул. Курку белмәс кешеләр! Безгә кирәгенчә кораллану кыен булмады. Муса миңа түтәсе чәрдәкләнгән, күпне күргән винтовка тоттырды. Үзенә исә авыр «семо- новка»ны алды һәм штыгын кидереп мактап куйды: — Якыннан сугышу өчен әйбәт корал. Бераз ял итәргә дип, ауган агачка утырдык. Бер флягадан каен суы эчтек. Кояш җылы нурларын сибә. Биектә-биектә тургайлар сайрый, урман эченнән миләш чыпчыгы җыры ишетелә. Ирексездән уйлап куйдым: тирә-якта шундый рәхәт. Менә-менә шушы күпер янында кабат үлем сугышы башланачагына, ихтимал, күп кенә сугышчыларның инде беркайчан да шушы кошлар тавышын ишетә алмаячагына һич тә ышанасы килми иде. Һәм йөрәккә шундый авыр булып китте... Ямансу уйлардан айнып китеп Мусага карап алдым. Ул гадәттәгечә үзенең куен дәфтәренә яңа туган фикерләрен язып утыра иде. Аның йөзендә көчле ихтыяр, җитдилек сизелеп тора. Менә ул урман читендә яңа позициягә урнашкан сугышчыларга, аннары миңа карап алды. — Беләсеңме, кайчакта фронт батырлары турында шул кадәр шигырьләр, очерклар, новеллалар язасы килә. Йөрәгемдә хисләр ташып чыга,— дип сөйли башлады кинәт шагыйрь күңел күтәренкелеге белән. — Алар алдында гаять зур бурычлы бит мин. — Муса кабат алгы сызыкка карады һәм уйчан гына дәвам итте. — Биредә, шушы күпер янындагы сугышта башыма гүзәл бер фикер килде: «Сазлык батырлары» исемле зур булмаган шигъри роман язарга. Волхов эпопеясы батырлары турында. Аның шундый фикере мине гаҗәпкә калдырды. Дошман һөҗүмен көтәбез, көчләр тигез түгел, ә ул Волховтагы бөек сугыш турында шигъри роман язарга уйлый. Һәм мин моны бары тик көчле рухлы кешеләрнең генә булдыра алуларын аңладым. Ә шагыйрь Муса Җәлил шундыйлардан иде. Баранов батальоны урман кырые буйлап сузылган ныгытмаларга яшеренде. Алар артында кызгылт-сары төстәге тимер юл полосасы сузыла. Күпергә якында рак Войтинский ротасы позицияләргә урнашты. Флангларга ике пулемет куйдылар. һәм тиздән сугыш башланып китте. Көтелгәнчә, фашистлар бөтен көчләрен иске позицияләргә ташладылар. Алар башта позиция ләрне бомбага тоттылар, миномет уты яудырдылар. Аннан соң, кыргыйларча акыра-акыра, һөҗүмгә ташландылар. Үзләре винтовка һәм автомат лардан бертуктаусыз аталар. «Руссшн золдат» ларны куркытырга маташып, бугазларын ерта-ерта үкерәләр. Тик кайда соң алар «руссиш Иваннар?» Нигә дәшмиләр?.. Немецлар безнең яңа позицияләрне тиз генә белеп ала алмадылар. Алар акрын гына, курка-курка урман авызына якынлаштылар. * Кыюлык өчен булса кирәк, автоматлардан тагын да катырак ата J башладылар. Ә безнең пулеметчы егетләр, сигнал көтеп, дошманның 5 алгы һәм арткы рәтләрен мушкага алганнар иде. Ниһаять, сигнал 5 бирелде һәм Войтинский пулеметлары ут яудыра башладылар. Фа- “ шист солдатлары, автоматларыннан ата-ата, төрле якка сибелде. < Шуны гына көтеп торган Войтинский сикереп торды. Винтовка- < сын күтәреп, кычкырып команда бирде: — Минем артта-а-ан, алга! Ватан өчен! — Үзе беренче булып * атакага ташланды. — Ура-а-а! — Командир артыннан сугышчылар, бердәм булып, з штык сугышына күтәрелде. Штыкка-штык килеп, якыннан сугыш башланды. Муса тимер юл күперенә ыргылучы немецлар юлына аркылы тө- ♦ шеп йөгерүче рота командирыннан калмады. Спортчы, көчле һәм a җитез, шуның өстенә курку да белмәс командир башта пуля, анна- 2 ры штык белән тиз арада берничә фрицның башына җитте. Солдат- = лар да, командирлар да батырларча сугыштылар. Сугышның иң кызган чагы иде. Куаклыклар артыннан ике фриц сикереп чыкты * һәм кинәт Войтинскийга ябырылды. Кыска ботлы юанын ул штык с белән кадап егарга өлгерде, ә кыр кәҗәсе кебек җитезе һәм озын = буйлысы аңа штыклы винтовкасын төбәде. Муса моны күреп алды да ярдәмгә ташланды. Ул Войтинскийга ш нәрсәдер кычкырды, винтовкасын күтәрде. Тик янәшәдә генә ату та- * вышы ишетелде: безнең бер сугышчы аннан алдарак атарга өлгер- 2 де. Немец акрын гына бөгелеп җирдәге агачка ауды. Фашистлар төп ударны күпергә якын ук килеп тоташкан вак ур- “ манга тупладылар. Войтинскийның хәлсезләнгән ротасы фашист гаскәрләре батальонының һөҗүмен шуннан кире кайтара иде. Ул зур югалтуларга дучар булды, әмма көчләре белән өстен булган дошманга батырларча каршы торды. Войтинский командалыгында күперне тотып торуын дәвам иткән взводта сугышчыларның яртысы да калмаган иде инде. Аларга ярдәмгә, резерв ротасын алып, комбат Баранов килеп җитте. Тимер юл күпере өчен яңадан каты көрәш башланды. Немецлар рус штыгына түзә алмадылар һәм тәртипсез рәвештә елгага таба чигенделәр. Безнең батареяләр утыннан зур югалтулар калдырып аргы ярга чыктылар. Баранов батальоны ут сызыгына урнашты. Войтинский ротасы да тимер юл полотносы буйлап окоплар казыды. Сугыш белән уятылган урман шаулый. Яралыларның ыңгырашкан тавышлары ишетелә. Аларның кайберләре сугыш кырыннан үзләре чыга алган, күбесен — санитарлар һәм сугышчылар алып чыккан, өлкән яшьтәге, кыска сакаллы һәм арыган хәрби фельдшер үзе дә канга буялып беткән, ашыга-ашыга яралыларны бәйли һәм алар- ны урман сукмагы буйлап санбатка озата. Күпер өчен сугышларда дан казанган политрук кайда соң? Үзләренең рота командиры Войтинскийны сугышчылар яралылар арасыннан озак эзләделәр. Аны зур тал куагы төбендә таптылар. Сугышчыларның яраткан политругы кулларын җәеп чалкан ята иде. Янәшәдә генә — немец офицеры, күкрәгенә штык кадалган, ә кулында пистолет. Рота командирының гәүдәсен сугыш кырыннан күтәреп чыктылар һәм саз чәчәкләре түшәлгән җиргә куйдылар. Войтинский белән очрашырга дип Муса Җәлил дә килеп җитте. Очрашты, тик инде сөйләшә алмады... Бу чиксез батыр коммунист, Совет Армиясе командиры һәм сугышчысының каһарманлыгы һәм үлеме шагыйрьне тетрәтте. Һәлак булган герой алдында ул башын иеп озак басып торды. Үзләренең командирларын хөрмәтләп күмү өчен сугышчылар сафка тезелде. Аксый-аксый комбат Баранов та килеп җитте. Шунда, яңа казылган кабер янында, Войтинскийның палаткага төрелгән гәүдәсе өстендә Муса, геройга багышлап, ул исән чакта язган шигырен укыды. Ул «Войтинский истәлегенә» дип атала иде. Сүзләре тулысынча хәтердә сакланмаган. Комбат Баранов та бу сугышта каты яраланган иде. Таякка таянып, кабер янында ул озак кына дәшми торды. Сугышчан иптәшенең үлеме аның өчен аеруча авыр иде. Шагыйрь кулы белән акрын гына комбатның иңбашына кагылды. Комбат башын күтәрде: — Китәсезме? — Әйе, комбат. — Геройлар белән шатлыклырак очрашулар телим! — Әйбәт теләкләрегез өчен рәхмәт. Урман буйлап без кайтыр юлга чыктык. Тирә-якта гадәттә булмаган тынлык. Күк йөзендәге бердәнбер болыт кисәге кояшны каплап алды. Күләгәсе безгә төште. Урманда тагын кошлар сайрый башлады. Муса сүзсез генә атлый. Нәрсә турында уйлаган ул бу минутларда? Бәлки өе, сөекле хатыны, кызы турындадыр. Ә бәлки Войтинскийның үлемсезлеге турындадыр?.. Саз баткакларын читләтә-читләтә бормалы сукмак буйлап атлаганда, ул бер генә тапкыр сүз кузгатты. Озак кына барганнан соң, көтмәгәндә, тимер юл өчен булган сугышның аңа онытылмаслык тәэсир ясавын, тәкәббер дошманның данлы Кызыл Армияне беркайчан да җиңә алмаячагын әйтте. — Беркайчан да!—диде ул кабатлап. Һәм, үзенең сүзләрен раслагандай, бераз сүзсез барганнан соң өстәп куйды: — Рус җирендә политрук Войтинский һәм комбат Баранов кебек баһадирлар бар вакытта. ... Безнең гаскәрләр урнашкан җирдә Муса озак тормады.