Логотип Казан Утлары
Хикәя

САМОЛЕТЛАР ОЧА

Алар шәһәрдән аэропортка йөрүче автобус юлына чыгып, төбенә яфрак сибелгән сары каен янына туктадылар. Бәлки аны ак дип әйтү хәерлерәктер?! Шулайдыр! Ләкин бу каен бүген көзге кояштан сары булып күренә, көнбагыш кырларыннан адашып калган кебек. Җирдә яшәп картаерга өлгергән, балаларына ияреп авылдан шәһәргә килгәч тә инде унбиш ел гомере узган ана кеше нидер уйланып торды... Ә янында аның яраткан малае... Малае Казанда яши, укырга киткән иде дә бөтенләйгә калды. Бөгелмәгә еш кына кайта, яңадан киткән вакытларында ана кеше аны «Хәерле юл, улым!» диеп, әгәр дус-иш белән кайткан чагы булса, «Хәерле юл, балалар!» дип, аэропортка озатып кала. Моннан җиде ел элек, газетада малаеның хикәясе чыккач, ул, гарәп хәрефләре белән язылган китапларын вакытлыча читкә куеп, хәзерге хәрефләрне өйрәнә башлаган иде, янәсе: малае ни яза икән, акыллы язамы? Ә хәзер ул газетлар да, журналлар да, китаплар да укый белә, шуның өчен малаена язу кыенлашты — бусын, бәлки, белеп бетермидер... Әнә ул, аның яшендәге күп карчыкларга хас булмаган тизлек белән үрелеп, сары яфрак өзеп алды. Шундук: «Ник өздем соң әле мин моны?» —дип үкенеп куйды. Гафу ит дигәндәй, каенга карап торды. Аннары: «Барыбер өзелер вакыты җиткән лә инде!» — дип, үзен юатырга тырышты. Кулындагы каен яфрагын сул учына куеп, аны уң кул бармаклары белән сөртә башлады. Башта бер ягын сөртте, аннары малаена карап алды. Каен яфрагының икенче ягын сөртте, кабат малаена күз салып алды. Аннары үзенең кул аркасында кабарып беленгән тамырларына карап уйланып торды да тагын малаена карады. Йөзендәге җыерчыкларында, эчкә батып калган кечкенә, ләкин якты күзләрендә ниндидер моң катыш елмаю бар иде. Аңа җавап итеп малае елмайды. — Улым, әллә син мине яратып бетермисең инде? — диде ана кеше. — Бу ни дигән сүз, әнкәй? Каян сиңа мондый уй килде? Мин сине бик яратам. — Алайса, рәхмәт! — Ул зур бер йөгеннән бушанып, иркенәеп калган шикелле булып сүзен дәвам итте. — Ашыкканың өчен әйтәм инде, балам. Бигрәк бит, кайтасың да — китәсең да. Минем яннан китәргә ашыгасың кебек... Хәзер менә автобус килер. Синең белән туйганчы сөйләшә дә алмый калам. — Шулайдыр шул, әнкәй. Киләсе юлга иркенләбрәк кайтырга булыр инде... Бүген болай сөйләшми торганым өчен үпкәләмә, ярыймы? Сөйләшәсем килмәүдән түгел, мин синең турыда, синең сүзләрең турында уйланып тора идем. Дөресрәге, «Сандугач» сүзе хакында... Хәтерлисеңме? — Ник хәтерләмәскә, хәтерлим. Сары сандугач дип түгел, соры сандугач дип язарга кирәктер, дидем. Җырлаганда соры сүзе сары сүзенә охшап яңгырый, шуңа ул сүзнең язылышын саташтырганнар бугай, һаман сары сандугач дип язалар, дидем. — Син аны миңа кичә әйттең, ә мин менә бүген дә шуны уйлап йөрим бит әле... Шул вакыт аэропортка йөрүче автобус килеп чыкты. — Ярый, сау бул. Хәерле юл, улым! Бөгелмә аша кая гына узсаң да минем янга кереп чыгарга тырыш. Картайдым да иңде. Карт кеше белән ни булмас. Мин сине көтәрмен. Автобус аэропортка ашыкты. Ана кеше малаена кул болгап торды... Шуннан соң зират почмагыннан борылып, вак кына бакчалар, ял өйләре буеннан урманга юнәлде. Соңгы елларда ул һәр вакыт, малаен озатып калгач, шушы якын урманга китә. Бер сәгать, ике сәгать йөри. Каеннарны, имәннәрне тотып-тотып карый, үләннәр белән сөйләшә. Урманның теге ягыннан, Бөгелмә аэропортыннан күтәрелгән самолетларны озата. Үзе генә иркенләп бер уйлана. Шунысы гына сәеррәк, бу урманда чагында аның уйлары гел бертөрлерәк була... Урманда йөргән юлы да аның гел бер үк юл. Бүген дә ул инде ял өйләрен, бакчаларны узды. Тактадан эшләнгән баскыч буйлап түбәнгә, чишмәгә төшә башлады. Шәһәр читендәге иске баскычның күп кенә басмалары сынып җиргә иңгән иде. «Шуларны төзәтерлек тә кеше юк микәнни соң бу тирәдә?» — дип сөйләнде ул үз-үзенә. Чишмәдән куш учлап салкын су алды. Кулларын юды. Юеш куллары белән маңгаен, колак өстендәге чал чәчләрен, муеннарын сыпырды, су эчте. Чишмәдә кул юу, чәчләрен чылату, су эчү тәртибе дә аның һәрчак бертөрле була. Ул моңа күптән, туган як урманнарында, ирләр сугышта чакта алар урынына печән чабып йөргәндә өйрәнгән. Ул әле дә исәнлеге-хәле китеп торган чакта: «Чишмәгә барыл кайтыйм әле, чишмә суыннан файда таба торган идем», — дип, һаман чишмәгә килә... Кинәт шаулап күккә самолет күтәрелде. — Минем улым бу самолетка утырмагандыр, әле аэропортка барып кына җиткәндер. Әллә шушында микән? — Ана күңеле улының шушы самолетта булуына да ышанырга тели иде. — Хәерле юл, улым! — диде ул, самолетны карашы белән озатып. Самолет ерагаеп, бик кечерәеп калгач, баскычтан күтәрелде дә, уңга борылып, урманга керде. Куллары, салкын чишмә суы тәэсиреннән, кызышыпянып тора иде. Бәлки чишмә тәэсире да түгелдер. Аның куллары, гомумән, шулайрак. Ул әле хәзер дә салкын кыш көнендә дә бияләй киюне өнәп җиткерми. Яхшы, йомшак бияләй булып, кызыгып аны киеп чыкса да, тиздән салып кулына тота. Аннары каядыр куеп югалта һәм моның өчен бөтенләй борчыла белми. Әнә, каршы як тау битендәге юан тал аңа чишмәләр солтаны Каратөпне, туган авылы Камышлыны, үзенең «Гайниҗамалның чибәр кызы» чагын хәтерләтә. Тал төбеннән чыккан Каратэп чишмәсе өйгә якын гына иде. Суы улак тутырып ага. Шул чишмәдә ул кер чайкый... Сызганып куйган җиңнәрен төшерергә дә онытып, өйгә кайта... Аннан Галиәхмәт белән танышу... Туй. Ул шу ларны уйлый башлады: — Галиәхмәт Камышлыдан мине Йолдыз авылына алып китте. Матур гына яши башладык. Дөрес, ул бүгенге ирләр хатыннарын ♦ көйләгән кебек гел мине көйләп кенә яши алмады. Моңа аның вакыты да җитмәгәндер инде. Шулай да ул яхшы иде, эш рәтен белә, гайрәтле, гәүдәле иде. Кирәк җирдә яклый, күтәрә алды. Бер вакыт Йолдызның Галиәхмәттән күп өлкән, дөнья күрүе белән дә, ачы теле белән дә тирә-юньгә танылган Зариф абзый минем белән телгә килә бит. Тел ул миндә дә бар инде барын, шунысы авыр булды: Зариф абзый әллә уйлап җиткермәде, әллә кызмача булып, шактый ямьсез сүз әйтте. Хәтерем калды, мин бу хакта Галиәхмәткә зарландым. Икенче көнне Галиәхмәт эшкә китәргә җыелышып торган ирләр янына барып исәнләшкән дә болай әйткән: «Зариф абзый, син мине таныйсыңмы?» «Таныйм», — дигән теге. «Юк, танымыйсың син мине. Яхшылап кара әле, абзый! Кем мин?» «Нишләп сине танымаска инде?! Галиәхмәт син!» «Түгел шул менә, — дигән Галиәхмәт. — Син алай ялгышма, беләсеңме кем мин? — дигән дә ир-атлардан бераз читтәрәк торучы Зариф абзыйның колагына елмаеп кына нидер пышылдаган. Ул чакта Галиәхмәт Зариф абзый колагына өч җөмлә әйткән, диләр. Беренче җөмләсен белүче юк. Икенчесен дә белмиләр. Өченче җөмләсе: «Мин синең газраилең, абзый!» — дигән җөмлә булган икән, ди. Авыл халкы арасында: «Галиәхмәт пышылдаганнан соң Зарифның колак пәрдәсе тишелгән дә инде төзәлми икән» — дигән сүз дә йөрде. Көше арттырып сөйләгәндер инде, шулай да ул чакта Галиәхмәт мине яклап, Зариф абзыйга нидер әйткән, күрәсең, чөнки сугыш беткәч, авылга кайтасылар кайтып җиткәч, җәйге бер көндә Зариф абзый миңа: — Иркә, минем газраил кайтмады бит, ә? — диде. Мондый сүзне кеше тиктомалдан чынлап әйтмәс, шаярып әйтсә дә миңа авыр булды. Шулай да сиздермәдем, мин дә шаярып җавап бирдем: — Кайгырма, абзый. Үзе кайтмаса, малайлары үсә бит әле, — дидем... Кайтмады шул... 1941 ел. Ирләр вагонга төялде, сугышка китәләр. Келә үле стан- цасын калтыратып поезд кычкыртты. Поезд кузгалып кигге. Ике кулыма ике улымны күтәреп вагон артыннан йөгерөм. Галиәхмәтнең ярты гәүдәсе, бүтән кешеләр гәүдәсен узып, вагон ишегеннән чыккан. Үзе кул болгый, үзе кычкыра: «Мине көт, кайтам мин! Мин кай-та-ам!..» Шулай китте дә кайтмады... Ул шулай мине гомерендә бары бер генә алдады... Урман юлы йомшак. Аэропорттан, урманның теге ягыннан тагын самолет күтәрелде. — Минем улым әллә шушы самолетта микән? — диде ана кеше, самолетка карап торды. — Хәерле юл, улым! Бу сүзләрен әйткәндә ул инде урман аша үтә торган юлның байтак өлешен узган иде. Сулыш алу иркен, атлау җиңел. Урманга килсә аңа гел шулай тоела: еракта — йөрәк түрендә —яшьлектән калган нидер бар кебек. Ни булыр ул? Заман җылысы шулай сизелә бугай?!. РӨСТӘМ М И II г А Л и М О B ф САМОЛЕТЛАР ОЧА Сугыш уты заманны җылытмый иде шул. 1941 елның кышында, күкрәк баласын калдырып, Соснау урманнарында билдән кар ерып урман кисте ул. Хатын-кыз булып туганың өчен утырып үкенергә дә вакыт юк иде ул чакта. Норманы үтәргә, кешедән калышмаска кирәк... Төнлә ул, кешеләр йокларга яткач, 7—8 чакрымдагы авылларына малаен имезергә ашыга, ә зуррак малаена үз өлешеннән калдырган ипиен алып кайта. Тизрәк, тизрәк! Ашыгырга кирәк. Кайтып балаларны шатландырасы һәм урман кисүчеләр йокыдан уянганчы, алар янына яңадан килеп җитәсе бар бит әле... ...Безнең якның кышкы төннәрендә, таулы юлларында, болай ашыкканда, җәяү калсаң, кеше түгел, болан булу гына бәхеттер. Урман кисү эшләре көйсезрәк барып, кайтып килү мөмкинлеге чыкмаган чакларда, аның сөт тулып сызлаган күкрәген ашыга-ашы- га суырып бушатучы мордва хатынын ул хәзер күрсә икән! — Туганкай, Елена! — дип, аны кочаклап елар иде бер. — Әйдә, миңа кайтыйк әле. Тормышым яхшы, балаларым начар түгел. Миндә кал әле, Бөгелмәдә кал, беразга гына булса да кал әле?!—дияр иде аңа. Ул бит әнә шул Еленалар белән Соснау урманнарында чакта норма өчен, балалар өчен, Галиәхмәт өчен, ил өчен аякта калырга, егылмаска, җиңәргә кирәк дигән теләк белән яшәде. Салкын кышларның котын очырып, ул карлар, җилләр эчендә иске киемнәре белән җилфердәп йөрде. Кырлар уртасындагы эскерт башларына менде. Ул печән төягән чаналарны ерактан, шыгырдавыннан, эзеннән таныйлар иде. Ул җигәчәк арба яки чана тәртәләре арасына керергә үгезләр курыкты. Үзе ул үгезләрдән дә, кешеләрдән дә, эштән дә курыкмады. Юкса, авылда бүтән хатыннардан әллә ни аерылып тормаган, урта буйлы гына хатын иде. Аның хезмәт көне һәр вакыт кешенекеннән күбрәк, һәр вакыт аның ике кулына өч эш булды. Сугыштан соңгы авыр елларда ул төнлә сыер фермасында каравылда торды, көндез атлар карый иде. Колхоз малларына үлчәп азык җибәрү дә аның өстендә. Бусы да ансат түгел, авыл аша узучы җилгә ияргән бер бөртек саламның да хисапта чагы. Җир ачылыр көнне күзаллап, күңел шатланырга тырышса да, әле мартның башы гына. Елга тиң тоелган шул март аен гына бер күз алдына китергәндә дә аның күз алдында өч төрле үзгәреш пәйда була. Беренче үзгәрештә дөнья тирес өеменә әйләнә. Әйе, бихисап күп тирес! Атлар астыннан чыгарган авыр, чи тирес! Җир юк, су юк — тирес кенә!.. Ә бер елны әлеге шул март аенда болай булган иде. Килешенгәнчә, атлар астын чистартуны Исмәгыйлгә калдырып, ул ерак кырга саламга китте. Кайтканда юл буе чананың әле уң ягына, әле сул ягына йөгереп чыгып, аны аудармаска тырышты, үр менгәндә атка ярдәм итте, тәмам арыды. Ә кайтып җитсә, ул караган атлар асты чистартылмаган иде... Сизә, тәнендә көчсезлектән гайре берни сизелми. Эшләү түгел, эш турында уйласаң да күз аллары караңгылана... Шулай да ул атлар астын чистартып, тиресне капканың тышкы ягына чыгарып өярлек көч тапты: — Иртәгә кырга илтермен, бүгенгә ат та арыды, үземнең дә җеп өзәрлек тә хәлем калмады, — дип уйлады. «Атларның астын Исмә- гыйл карап куяр», дигәне өчен, ләкин сүзендә тормаганы, алдаганы өчен бригадир Бисбахны урамда күрү белән туздырып ташларга булып, өенә ашыкты. Бусаганы атлап идәнгә басуга, бөтен аруларын онытып: — Балаларым, канатларым! Ачыктыгызмы? Хәзер ашарбыз, хәзер, — диде. Кайсысы әнкәсенә нидер сөйләп, кайсысы ашыйсы килүен белдереп, балалары шаулашкан арада ул болай уйлап алырга да өлгерде: «Әле генә иртә кебек иде, кич тә җитте. Бетмәсә дә бетми икән бу эш. Тизрәк кайнар чәй белән тәнгә көч өстәп алырга да атлар янына барырга кирәк. Саламнан кайтышлый артка калучы атлар булды. Алар исән-сау кайтып җитте микән? Ә минем Дәрьял сынатмады, — дип уйлады ул һәр вакыт алдан йөрергә яратуы белән танылган ат турында. «Үзе ябык кына булса да, нык тарта, күндәм»... Шундый уйлар белән урам як тәрәзәгә күз салуы булды, тын- g нары кысылып куйды: «Бу нинди тамаша? Авыл башы Исмәгыйл Т әле яңа гына тугарып куйган Дәрьялны, көне буе эшләп, хәлдән 5 тайган Дәрьялны җигеп алган да кырга тирес илтә. Тау хәтле, г дөнья хәтле төягән малкайга!» § — Балалар, мин хәзер керәм! J Ул өстенә кимәде, аягына иске галош элде дә урамга йөгерде: ° — Туктале, Исмәгыйл! Сиңа кем Дәрьялны җигәргә кушты? — ♦ диде дә ул барып Дәрьялның йөгәненә чат ябышты. а — Бригадир кушты, — диде Исмәгыйл. 2 — Нинди бригадир, кем турында сөйлисең син? Әллә берәр пәй- 1 гамбәр турындамы?! Дәрьял бүген үзенекен эшләде. Сиңа тирес ч чыгару өчен иртән ат бирелгән иде, ник шуны җикмәдең? * — Апа, — диде соңгы вакытта бик тиз үсеп киткән, үзен берен- = че сорт батыр егет дип саный башлаган Исмәгыйл. — Мин сиңа 5 әйтәм бит. Бисбах абзый үзе кушты. Ат каршыннан кит! На-а-а, Дәрьял! Кит, апа! — Эх, син әле шулаймы?! — диде апа дигәнең. Тагын шуңа н абыйларыңның тешен коеп төшерерлек сүз өстәп, чананы үрәчәсеннән күтәреп юл кырыендагы ак карга әйләндереп тә салды. Бер ха- а тын түгел өч ир дә болай җиңел аудыра алмас кебек күренгән авыр тирес карда капланып ятканына шаккаткан беренче сорт егет Исмәгыйл яңадан малай булып калды. — Апа... Арган атның янәшәсенә үзе җигелергә әзер апаң инде Исмәгыйл кулыннан дилбегәне дә алган иде: — Энем, Исмәгыйл, — диде ул инде шактый сабырланган тавыш белән. — Бар, Бисбах абзыеңа әйт. Атыңны табыгыз. Ул бәлки артык авыр эштә булмагандыр, шуны ачыклагыз. Бу тиресне моннан алырга иде. Тизрәк килеп җитсәгез, үзем дә төяшермен. Ә Дәрьял үзенә тиешлесен эшләде инде, — диде дә атын үз йортларына таба алып китте. «Тизрәк чәй эчеп алырга кирәк», дип уйлады үзе. Бу хәлне Исмәгыйлдән ишеткәч, Бисбах: «Кит әле, шул тиресне аудардымы? Үзе генәме?»—дигән. Һәм ияген янгарак борган килеш, шактый вакыт селкенмичә дә уйланып торган. Гаҗәпләнүчеләр аннан башка да күп булган. Тик яшьләр белән бер рәттә эшли дә, сөйләшә дә алучы, кирәк булса авыл мулласы вазифасын да үтәүче Мөхибулла бабай гына бу хәлгә бер дә исе китмичә: — Яңалык түгел бу, мин ул хатынның җенле икәнен күптән белам, — дигән. Март ае исенә төшкәндә аның күз алдына килә торган икенче үзгәрештә дөнья сыер көтүенә әйләнә. Әйе, офыклардан-офыкларга тоташкан сыер көтүе! ...Ул төнге каравылда тора. Төннең инде яртысы үткән. Ә ул, янәшәсендәге яшьтәше Маһиягә нидер сөйли-сөйли, кулына фонарь тотып һаман йөри: озын абзарның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан уза. Әле абзар эченә кереп китә дә сыерлар арасыннан бер күренеп, бер күмелеп бара. Әле туктап тора. Шулчак ике хатын хәлсез- лектән күтәрәмгә калган һәм аягына басарга тырышканда ялгыш янтыгына егылган сыерны кузгатырга, җайлабрак яткырырга кере шәләр. Югыйсә, аның сыртына ук әйләнеп калуы, малчылар теле белән әйткәндә, өяләп үлү куркынычы бар. — Һайт, хайванкай! Кузгал, кузгал... — Бер, ике, өч... — Һо-о-оп! Менә шулай! Яз җиткәндә генә теге дөньяга китәргә җыену ярамас безгә... — Акколак, юләркәй, ятар өчен тигезрәк урын таба алмадыңмы әллә? Нихәл, Тузбаш! — диешеп, сыерлар белән сөйләшеп үтәләр... — Күзләренә, авыз тирәгендәге төкләренә, пуфылдап көрсенеп куюларына караганда, сыерлар каравылчыларны һәм дөнья хәлен дә аңлыйлар кебек. Сөйләшкәнне тыңлап торалар, бары сүзгә генә кушыла белмиләр шикелле. — Маһия, әллә нигә бигрәк арытып җибәрде, буыннар бушады. Бар әле әзрәк ял ит. Аннан соң мин хәл җыеп алырмын. Шулай чиратлап хәл җыймасак, үзебез дә күтәрәмгә калырбыз дип куркам. Икебезгә бер «егет» бар иде, ул да чирләп киткән, ичмасам, бүген килмәячәк. — Кара әле, шулай икән шул, Хәертдин абзый чирләп киткән икән. Тизрәк терелә күрсен инде. Ансыз кыен... Килеп чыкмый калганы юк иде. Кайбер төндә икешәр мәртәбә килә иде. Ничек иренми икән ул? — Тазалыгы бар бит. Күз генә тия күрмәсен үзенә... Ул бит әле монда гына да булмый. Амбарны да, кибетне дә әйләнә. Менә шуннан уйла, амбар кая да, ферма кая да, кибет кая?! Аннан өе?! Шулар арасында йөреп төне дә, гомере дә үтә инде аның. — Карчыгы да ачуланмый, күрәсең? — Карчыгы миңа көндез очрады. «Абзыегыз чирләп тора әле,— ди.— Шуңа күрә йөрмә инде, йокла, картаеп беткәнсең, яшьләр синнән башка да яшәрләр дип, өченче көн төнлә бераз үзен ачуланып ташладым», — ди. — Шул төнне фермага килде, чирләп торуын безгә дә әйтмәгән булды, ә? Карчыгына ни әйткән икән соң? — һи-и-и, тавы-ы-ык! Сиңа ни кирә-ә-ә-әк? Йокла йокың килгә- әч. Кешеләр бит ала-а-ар. Барып хәлләрен бели-и-им. Күңелләре күтәрелеп кит-әәр. Шундый чакта йоклап буламы-ы? — дигән дә чыгып киткән. — Йөрәге түзеп өйдә ята торган кеше түгел инде. Чынлап чирлидер, күрәсең. — Я, бар әле, Маһия. Ял итеп ал. Берсе китеп баруга, икенчесенә күңелсез булып калды: ■«Төнлә икәү йөрсәң аерылгач кыен була шул. Башта ук берүзең булсаң җиңелрәк, — дат уйлады ул. Кара төннәрне ялгыз уздырган чаклар аз булмады». Аннары ул җырлап карарга булды. Җырның исә бөтен мәгънәсе дә, моңы да, кешегә юлдаш икәнлеге дә төнге тынлыкта ныграк аңлашыла: Төнлә төшләремдә күрдем, Сары күлмәк өстендә. Сары күлмәге өстендә — Ни булган ул мескенгә? Өстемдәге аклы күлмәк Саклап кисәм дә туза. Аклы күлмәк ничек туза — Яшь гомер шулай уза. Болар аның яраткан җырлары. Ул яраткан җырда төс була, әйтик: зәңгәр, яшел, алсу һәм башка төсләр... Кинәт ни өчендер аның күңеленә Галиәхмәтнең икенче һәм соңгы хатындагы юллар килде: «Смоленск урманнарында сугышабыз. Якташлар да бар. Монда агач урынына кеше егыла. Син дә, балалар да кайдадыр шушында, тик күрешергә генә мөмкинлек юк сыман...» Бераздан фонарь уты яңадан сыерлар арасында йөри башлады. Ә бераздан: Маһия, тор! Бәла килде бит әле. Тизрәк тор, харап булдык. Карлыгач үлә. — Чынлапмы? Кая барыйк? Кемгә барыйк? Карлыгач нәсел сыеры иде. Аның бу хәлгә калырын беркем сизмәде. Ул үлсә, безгә ни әйтерләр? — Сабирга йөгер, Маһия. Хәзер үк килеп җитсен. Мин Бисбахка керәм. Бисбах өйдә булмады. Ниндидер эшләр белән күрше авылга, председатель янына китте, диделәр. Моннан өч йорт аша торган Мөхибулла бабайны уятырга туры килде: — Бабай, тор әле. Фермага төшик. Бер сыер үлем хәлендә. Пы« чак ала төш, юкса, малны бөтенләй югалтуыбыз бар. Бисбах өйдә юк икән. Маһия Сабирга киткән иде дә әллә ул өйдә, әллә юк. Әлегә күренмиләр. Зинһар, бабай? Авырсына күрмә! Бабай тиз булды. Сөйләнә-сөйләнә ишегеннән чыкты: — Йа, алла! Йа алла! Шулай дисең, алайса? Хәле пычакка ук җитте, дисең? Бисбах та юк дисең? Председательгә ерак. Сабир нишләп озаклый икән? Йа мәүлә? Йа мәүлә! Хуҗалар каршында ничек җавап бирербез икән соң? — Курыкма, бабай. Хуҗалар каршында мин җавап бирәм! — диде чакыра килгән хатын... Хуҗалар каршында җавап бирү ансат эш түгел... Ә Сабир өйдә булмаса? Я килеп өлгермәсә? Мөхибулла бабай «мин бу эшкә катнашмыйм» дисә? Тагы кемне эзләргә? Вакыт үтә... Фәкать шуңа күрә генә өзеп, «мин җавап бирәм» дип, кеше ышанырлык итеп әйтүе иде бу. Икенче көйне иртүк аны җавап бирергә чакырдылар. Дөресрәге, барысын да чакырдылар, тик үзе уйлавынча иң гаепле кеше беренче булып килеп җитте. Керде дә ишекне япты: — Исәнмесез. җиткәнен үлем сыер кырыена ятып көтеп торырга тиеш иде дип уйлыйсыңмы әллә? Көндәлек җитди мәсьәләләр, ашыгыч сөйләшүләр, эш бүлүләр уза торган бригада өендә председатель үзе генә иде: — Исәнмесез?— диде председатель, бу сүзнең асыл мәгънәсенә аңлашылмый торган төсмер салып. Бу колхозда әле яңа кеше булса да, председатель тәрөз янына нык баскан, яшь кеше булса да, баса белеп баскан, кузгалмый да. әйтерсең бригада йортының таза идәне дә аның аякларының бер өлеше иде: — Уз, — диде ул хатынга. — Син бүген төнлә нинди җинаять эшләгәнеңне беләсеңме? Җинаять сүзен ишетүгә кичә көн буе Дәрьялга чана тартышып, төн буе каравылда торган, җитмәсә, Карлыгач белән булган шундый күңелсез хәлне кичергән хатынның йөзе ап-ак булды. — Яман хәл булды шул, иркә, яман хәл булды. Башка берни эшләргә дә куәтем юк иде... Бөтенләй юкка чыгар, ите булса да калсын дип уйладым, — диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып. — Ите булса да калсын?! — дат кабатлады председатель бер куркыныч фикер әйткән кебек. — Ит кирәк булдымы? Ә колхозга сыер кирәк! — дип тавышын тагын да күтәрә төште. — Ник суйдыгыз? Ник Сабир абыйны көтмәдегез? Ул ветфельдшер, ул завферма, сыерны нишләтергә икәнен син түгел, ул әйтер иде. — Сабир озак торды... Аның йокыдан уянганын, фермага килеп Бу сораудан соң кыска гына тынлык булып калды һәм тынлыкны тагын председательнең көчле тавышы бозды: — Дөресен әйт, йоклаган идегезме? Сыер өяләп үлгәнме? Үлгәч суйдыгызмы? Йоклап мал үтергәнегезне сизмәсләр дидеңме? Син хәйләкәр, беләм мин сине. — Мине белүең яхшы. Ә менә бер нәрсәне белмисең икән. Өяләп үлгән малның сыртына кан йөгерә. Ул тунагач күренеп тора. Районнан мал врачлары китертерсез — карарлар, әйтерләр. — Мин сине монда акыл өйрәтергә чакырмадым... Ул нәсел сыеры! Үлгәч суйсагыз да, үлгәнче суйсагыз да башбаштаклыгың өчен башың китә бит хәзер. — Иркә, син хуҗа кеше. Мин каравылчы, хайван күргән кеше, аның эчендә күпме җаны барын беләм. Карлыгач үлем хәлендә иде. Суйдык. Миңа мондый эшне үз өстемә алу бик авыр булды. Хәзер дә авыр... Нишлим соң? Нишлим? Инде сыер өчен үзем суелыйммы? Пычак бирәсеңме? — Башта сыерыңны фермага төшереп куй, аннан бирермен, — диде председатель. Ул арада бригада өенә чакырылган кешеләрнең башкалары керде. Сугышның икенче елында аягы яраланып, сугышка яраксыз дип табылып кайткан ферма мөдире ветфельдшер Сабир да килде. Килгәннәр арасында иң кыска сөйләүче Мөхибулла бабай булды. Ул болай диде: — Җиде төн уртасында бер хатын-кыз ярдәм сорап миңа килгән икән, бармый кала алмадым. Сабирны көтеп карадык, тагы да көтсәк, каза моннан зуррак була иде. — Мин сыерны суйганнан соң гына күрдем, — диде Маһия бәла- га кысылган итәген ертмыйча алырга теләп. — Каравылда икәү тора башлаган көннән үк, — диде каршында утырган иптәшенә карап, — ул үзен миңа хуҗа кебек итеп тотты. Һәр вакыт ул әйтте — мин тыңладым. Бүген төнлә дә миңа бераз ял итеп алырга кушкан иде, мин ял итәргә киттем. Күп тә үтмәде, килеп мине яңадан уятты. Тизрәк тор, Карлыгач үлә, Сабирны алып кил, диде. Мин Сабирга йөгердем. Башта ишеген шакыдым, ишетмәде. Аннан соң тәрәзәләрен кагып уяттым. Без фермага төшеп җиткәнче, Карлыгачны инде суйганнар иде. — Мин сыерда алай егылып үләрлек чир дә күрмим, — диде ферма мөдире Сабир. — Аны ашыгыч рәвештә суярлык сәбәп тә күрмим. Дөресен әйтергә кирәк, мине бу эш аптырашта калдырды. Җавапсызлыкмы бу, әллә моны корткычлык дияргәме? — Сабир, — диде шунда аны бүлеп, инде гаепле булуына да ышана башлаган, әмма мондый ук гаепләүне күтәрә алмасын сизгән хатын. — Астың белән уйлама син, өстең белән уйла! — Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме? Син колхоз каршында сөйлисең? Син бит колхоз өчен бер чиләк су да күтәрмәгән хатының каршында түгел, минемкаршыда сөйлисең. Авызыңны ачып миңа пычрак чәчәсең. Уйлый белсәң, сиңа мин бар җирдә тыныч кына утырырга кирәк! Яулык бәйләп утырсаң да ярый. Башта Сабир, сөйләсен инде бу хатын, җүләрлеген күрсәтсен, дигән кебегрәк утырган иде дә хәзер тыныч кына кала алмады. Урыныннан кузгалып куйды. Нидер әйтергә теләп тамак кырды. Председатель өстәл шакыды. Ләкин ярсып киткән, инде кычкырып ук сөйли башлаган хатын-кызны тыю мөмкин түгел, аны тыңлап бетерү генә хәерле иде: — Хезмәт көнем ирләрнекеннән күп. Синең өчен дә, синең хатының өчен дә эшли торган хатын мин... Ирем синең өчен сугышты! — Барыбыз да сугыштык! — диде Сабир. — Юк, син сугышмадың. Сугышкан кеше солдат хатынына корткыч дигән яла якмас. Син сугышны барып күрдең дә тизрәк борылып кайттың, — диде Сабирның сүзенә рәнҗүдән ни әйткәнен ишетмәс дәрәҗәгә килгән хатын. — Ә бу кая калган? — диде Сабир да кычкырып һәм сугышта яраланган аягына күрсәтте. — Туктагыз, болай ярамый, — диде председатель, ләкин гаепле хатын сүзен дәвам итте: — Сугышта Газизләр, Инсафлар, Нәдершалар, Галиәхмәтләр калды... Дошманга каршы күкрәк киереп барган чакта, аларның күкрәкләре яраланган. Алар кайтмады. Син курыккансың, җиңел яра алып тизрәк кайтыр өчен, гәүдәңне чокырга салып, аягыңны күтәреп, дошманга күрсәтеп яткансың! Сабир калтыранып куйды. Ул хаксыз сүзнең кабер ташыннан да авыр икәнлеген гомерендә беренче кат шулай сизде сыман. Кулындагы таягын ныграк кысты, ләкин түзә алмады: — Суга-а-ам! — дип кычкырып урыныннан торды. Сабирны тынычландыра башладылар. — Хәзер үк тынычланыгыз, Сабир абый! Апа! — дип кычкырды председатель. Ә хатын туктамады: — Сук әле, сугып кара әле Галиәхмәт хатынына! Таягыңны алып немец вата алмаган башыңны ватармын! — Су-га-ам! — дип кычкырды Сабир һәм кулындагы карама таягын һавага күтәрде... Март ае уена килгәндә, аның күз алдында өч үзгәреш була дигән идек. Өченче үзгәрештә дөнья үз хәленә кайта. Әйе, бик күп төрле вакыйгалар сыйган дөнья була бу. Юри генә офыклар белән чикләнеп күренә торган чиксез зур дөнья! Анда җир-су бар. Ай шул ук күптәнге матур ай икән, кояш та күптәнге җылы кояш. Сыерлар — сыер, атлар — ат, этләр эт була. Кешеләр яши, бергә эшлиләр, авырлыкларны бергә җиңәләр. Бер-берсен каршы алалар, озаталар. Юллар офык аша үтә... Әйе, әйе, бу мизгелдә дөньяны ул шулай күрә. Ә теге чактагы март аенда болай булган иде: Сабирның «сугам!» дип кычкырган сүзен дә. Маһияне дә, Мөхибулла бабайны һәм яшь председательне дә — бер генә авылдашын да гаепләргә теләмәгән, биредә әйтелгән сүзләр өчен дә, төнлә килеп катына килә. Аның өе авылның нәкъ уртасында. Авылда туган һәр кайгы да, һәр шатлык та тиз арада шушы өйнең ишеге аша үтә. Бүген төнлә фермада булган хәл дә инде Хәертдин абзыйга килеп җиткән иде. Ул, чирләп йөрүенә дә карамастан, торган, киенеп урамга чыгарга әзерләнә икән. Каравылчы хатынның килүен тәрәзәдән үк күрде: — Уз, әйдә-ә-ә. Уты-ы-ыр! — диде ул, керүчене аяк өсте каршылап. Абзыегызга-а чирләргә дә ярамы-ый... Кушмаганны эшләп куяс-ыз. Нәрсә булдыы-ы. сөйлө-ә-ә? —диде ул. Калын тавышы һәр вакыттагыча җанны тынычландыра торган булып чыга. Ләкин фермадагы хәлне яңадан тыңлагач, бригада өендә булган күңелсезлекне чыккан хәл өчен дә үзе гаепле сыман эченнән янган, ләкин шул халәтен йөзенә чыгармыйча утыра белгән Бисбахны да бригада өендә калдырып, ул Хәертдин абзыйга китте. Бу якларның беренче коммунисты, беренче булып колхозлар төзеп йөргән Хәертдин абзыйның өе авыл халкы өчен бригада өеннән дә, председатель өеннән дә ким түгел иде. Бирегә һәркем килә, бигрәк тә хатын-кызлар, уйлары чуалган хәлдә калып, гел ак күлмәктән йөри торган, зур күзле, киң маңгайлы, мәһабәт гәүдәле, бөтен законнарны яттан белә торган нечкә күңелле Хәертдин абзый дә ишеткәч, аның сөйләшкәндә әле бит очы, әле калын иреннәре тартылыптартылып куя иде: — Синең кем икәнеңне-е-е... авыл белә-ә-ә, абзыең белә-ә-ә! Ачык- ларбы-ыыз. Кайгырып йөрмә-ө-ә. Во-о-от! Син безнең турдан узган- да-а, урамга басуың минем өйгә сизелә-ә, идәннәргә сизелә-ә^ә. Гел шулай йө-ө-өр! — диде ул һәм күзләрен яшерү өчен читкә борылды. Во-о-от! Әйдә-ә-ә, мин дә чыгыйм әле-е-е. Син кайт, балаларың яны- на-а-а... Бар да уза-а-ар. Во-о-от! Узды... Март ахырында, ат тибеп кулын сындыргач, кулы бозыла башлап, врачлар аны кисәргә карар чыгарса да, кистермәгән, «Эшем күп, миңа әле ике кул да азрак», — дип елмаерга тырышкан, шул чакта да һаман эшләп йөргән һәм әле бүген дә исән-сау йөргән каравылчы хатын: «Бар да хәвефсез узды», — дип әйтсә, бу зур хата саналмас. Ләкин менә узган сугышны гына онытып булмый. Булмый! Алайса, Хәертдин абзый, Мөхибулла бабай, Сабирлар- ның, Бану, Зәйтүнә кебек яшьтәш хатыннарның инде мәрхүм икәннәрен шулай ук онытасы иде. Булмый! Аның хәтер күзләре артык зур һәм тирән. Уйламыйча булдыра алмый икән ул... Әле моннан берничә ел элек авылга кайткач, Маһияне күрә алмыйча китүен уйлап та борчыла. Безнең якларда озак тормаган теге яшь председатель Куйбышевта, өлкә эшләрендә икән, яхшы булган, үскән, дип уйлый ул аның турында. Ә «мәңгелек бригадир» Бисбах турында ул болай да фикер йөртә: — Аңа инде күптән председатель булырга кирәк иде. Тәҗрибәсе зур. Кешеләр белән эшли ала. Үзе һаман бригадир икән. Күтәрелергә теләмәгәнме? Әллә безнең авыл үз кешесен вакытында үстерә белмиме? Узган гомерләрне шулай сүтеп-чорнап, хисаплап-барлап, ул Бөгелмә урманнарындагы таныш сукмактан атлады... Көзге урман шундый җиңел күренә, иңгә салып китеп булыр кебек. Урман артыннан, аэропорттан тагын самолет күтәрелде. — Минем улым вакытында китә алды микән? Әллә шушы самолетта микән? Хәерле юл, улым! — диде дә ул озак кына самолетка карап торды. Әллә инде Карлыгач турындагы уйлар тәэсиреннән, кинәт самолет пычакка охшап оча башлады. Әйтерсең, ул сәер пычак бик ерактан оча. Әйтерсең ул — кайчандыр ил өстенә, Галиәхмәтләр өстенә ябырылган дошман йөрәген тишеп үткән дә, узган кара көннәрнең йөрәкләрен тишеп үткән дә, бүгенге якты көннәрне саклап оча... Илдә көннәр һәм эшләр якты булганга чын күңеленнән шатлана белүче ана кеше, инде урманны үтеп, асфальт юлга чыкты. Шушы юл аны өенә, кече малае янына, Газинур урамындагы ундүртенче йортка илтә. ...Ул олы малаен озатканда басып торган сары каен янына җитте. «Көзләр элек тә шулай сары иде, Дәүләткол ягы урманыннан Мөбин чокыры буйлап кайтканда авылга мине сары яфрак ташкыны төшерә иде», дип уйлады. Аэропорттан тагын самолет күтәрелде. Ана кешегә тагын аның улы шушы самолетта кебек тоелды. — Юктыр. Көн яхшы, самолетлар оча. Минем улым вакытында киткәндер, — диде үзе яңадан. Аннары үз сүзенә тәмам ышанды, инде ераклаша барган бу самолетта бөтенләй таныш түгел кешеләрне күз алдына китерде. Ул шул кешеләргә тизрәк теләген әйтергә ашыкты: — Хәерле юл, балалар!