Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Үз итеп... Бакчада туп тәгәрәтеп Уйнап йөри шук бала, һәйкәл янына килә дә Тынып кала, туктала. Биектә торган кешене Бик белә ул, бик таный, Бик таныганга күрә дә Үз итеп дәшеп карый. Җавап булмагач, моңаеп Карап тора ул аңа. ...Ленин бабай китап тоткан, Ленин бабай уйлана. Әнисе кызын юаткан, Килеп күтәреп алган: — Син китап укый башлагач, Җавап бирер ул, балам! Онытмаган икән курай.. Әби аны Сандыгыннан Алып бирде: — Бабаң китте — Курай тынды, Күптән инде... Бер кан ла сез, Бер лә, балам, Сезнең сулыш, Мә, җан өрче, Терелтергә Аны булыш! Белә иде ...Әрәм дә бит, Курай ул чак Курай белми... Күп көйләрне: Оныткан шул, «Зиләйлүкпне, Тын алмыйча, «Туган тел»не, Уйнамыйча «Тәфтиләү»не. Күп яткан шул. Әби көтә... Аңа карап Күңелем тулды... Нәкъ шул чакта Курайга да Нидер булды — Моңайган да, Юаткан да Сөйләшкән күк: Мин әйтәсе Сүзләр белән Ул дәшкән күк! Хәтерләде «Зиләйлүкине, Белде, белде «Тәфтиләү»не, Онытмаган «Туган тел»не! Әй, сагынып, Әй, тансыклап Көйли курай — Гүя бабаң Үзе кайтты, Диде бугай... Зәңгәр зебра Зәңгәр зебра, зәңгәр зебра Килә урамнан! Зәңгәр зебраны малайлар Уратып алган. — Африкадан килгән микән?! — Нигә ул зәңгәр? — Зәңгәрләнерсең, шул чаклы Юл үтсәң әгәр! Зәңгәр зебра, зәңгәр зебра Миһаһайлады, Миһаһайдан абайлады Малайлар аны: Колын икән, зәңгәр зебра Булмаган икән, Зәңгәр рәшәткәгә генә Буялган икән! Буявы бетте колынның, Юдык без аны. «Зәңгәр» кушаматы гына Ябышып калды!.. Куян калачы Әти кайтты Урманнан, Буш кайтмаган Ул аннан — Чытырманлы Җирләрдән Куян калач Җибәргән! Тәмләп кенә Карачы, Бигрәк тәмле Калачы! Төлке шуңа Кызыгып Йөри ди күз Кыздырып... Рәхәтләнеп Суырсын. Бусы булсын Истәлек, Җибәрәмен Пистолет! Инде Куян Калачын Төлке талап Карасын... Ышанма әле... Тиен сикерә Нарат башында, Ник ышанмыйсың, Ник син бик өркәк?! Тын алмый торам Карап мин шунда. Күрәм, яныма Бер абзый баскан, Тузганак койрык, Җиңел-җиңелкәй, Матур-матуркай, Тиен-тиенкәй! Йотардай булып Күзләрен ачкан: — Аһ, ди, кызганыч, Тыелган сунар — Чикләвек белән Тиеннәр түгел, Сыйлыйм, сыйлыймчы, Китә бит сумнар!.. Атышып бергә Уйныйм, уйныймчы! ...Ерактарак йөр, Тиентиенкәй, Күреп туймадым, Ышанма әле, Ник киттең үртәп, Җиңел-җиңелкәй! Кемнеке — аныкы... Бабасы Бакыйны Бакчага озата: — Кемнеке — аныкы, Әйбәт йөр, сынатма. Чәчләрен бик тартма, Кызларны елатма! Бакый да бабасын Авылга озата: — Кемнеке — аныкы, Әйбәт йөр, сынатма. Чәчләрен бик тартма, Кызларны елатма!