Поэзия
Республикам Хәл белергә килгән дуслар сыман, Төрле яктан илләр ураган. Сәлам, дия чуваш Чабаксардан, Сәлам бирә башкорт Уралдан. Иртә саен Мәскәү теләк тели: — Хәерле көн сезгә, хәерле... Татарстан! Барыр юлың туры, һәр адымың илгә кадерле! Үткәннәрең синең, Татарстан, Хәтерләтсә ятим язмышын... Бүген синең туар көнең башка, Гел кояшлы, аяз таңлы син. Каеннарың дәшә гашыйкларны, Чәчәкләрең караш сорыйлар. Кешеләрең, сөям сине, тормыш, Сөям сине, диеп җырлыйлар. Еллар сиңа яшьлек өстәп тора, — Карый сина җирнең йөз иле. Хыял гына җиткән орбитада Йөртә сине заман тизлеге Казлар сәлам биреп уза Апрель ае. Зәңгәр һава Әйтерсең зәңгәр болын, Шул болында көн дә чаба Ут яллы алтын колын. Көн дә чабг, төн дә чаба, Җирдә — нурлы тоягы. Кыяр-кыймас күккә бага Нәни үлән кыягы. Ә биектә канат белән Сыйпый-сыйпый дөньяны, Кошлар килә, әйтерсең лә Язның канатлы җаны... Кошлар килә ...Кыйгак-кыйгак... Чыңлата яз һавасын. Казлар сәлам биреп уза Туган як бусагасын. «Хуш киләсез!» — дия кебек Кыр казларына тагын Төннәрен атлар көтәргә Яраткан бала чагым. Атлар көттек болыннарда, Басуда көтә идек. Кайчак салам эскертенә Ятып ял итә идек. ...Хәтер — талмас канат, диләр, Теләсәң күпме кагын. Ят булып заман читендә Калмады туган ягым. Шуңа күрә, кыр казлары, Сез түбәнгә карагыз: Атлар эзен асфальт каплый, Шәһәр буйлап барабыз. Киек каз юлы диярсең, Төннәрен балкый утлар. Эскерт булган урыннарда — Тугызар катлы йортлар. Апрель ае. Зәңгәр һава. Яңгырый: кыйгак-кыйгак.. . Кошлар үтә канат белән Яңа шәһәрне сыйпап. Ялгыз капка Нарат капка ялгыз калган, Йорты юк, коймасы юк. Боҗрасына юлчыларның Ат бәйләп куясы юк. Күптәнме соң, кайчан гына Яңа җиткергән чакта, Хуҗасына күпме шатлык Китергән шушы капка. Хәзер узган, шаулап узган Гел кирәк булыр чагы. Агач өйдән унар катлы Йортларга күчә Чаллы. Мондый чакта ничек аны Өлгерсен ачыпябып, Автошәһәр төзергә дип, Ил белән килгән халык. Сау бул, капка, авыл улы Булып әйтәм сүземне: Авыр ул кадерең булып та Артык тою үзеңне. Кая гына карасаң да, Ташпулат тирә-җире. Йортсыз капка — ялгыз капка,— Гүя заман әсире. Күгәрченнәр уйнап очо Күгәрченнәр уйнап оча, Үзләре күк ак һава. Кошлар юлына менгән дә, Йөкләр йөртә кыз бала. Киң офыкка карап куя, Ул гүя күк иясе. Килә: —Йөзләп ир көче бар Бармагыңда! — диясе. Сызымда яткан йортларны Нигезенә бастыра, Киләчәк белән шулай ул Бүгенне тоташтыра. Гөнаһ булыр кыз турында Бернәрсә белми калу: Эш урыны — ап-ак һава, һөнәре — шәһәр салу. Кранына тияр-тимәс Очып китә күгәрчен. Кыз янында ак бәхете Уйнап йөри, диярсең... Бетончылар юл җәяләр Бетончылар юл җәяләр, Уйланып ары үтәм. Юл йөрүе җиңел түгел, Җәю күп авыр икән. Үтелгәндер... Күптер инде Чакрымнар саны артта. Шатлансам да, кайгырсам да, Дөньяга күңелем тарта. Бабам әйткән иде берчак, Сүзләре гаҗәп хактыр: «Тормышны алдың кулыңа, Яхшырак итеп тапшыр. Сусаганда чамалап эч, — Дустыңа су каламы? Тауга менсәң, каранып мен, — Кеше менә аламы? Яши алсаң — яшә йөзләр, Яшә син меңнәр өчен». Шул уйларга карап тотам Яшәвем юнәлешен. Юл җәяләр... Җиңел түгел... Уйланып ары үтәм: Гомер юлын туры итеп Сузу, һай, авыр икән... Бер туташ бүлмә акшарлый Бер туташ бүлмә акшарлый, Җырлары чыңлап тора. Кояш әллә эшен карый, Әллә җыр тыңлап тора. Күзе белән буяу төшәр Җирне сыйпап ала кыз. Шулай күңел яктылыгын Бизәкләргә сала кыз. Теләгендә — тик яхшылык, Кулларында — бәрәкәт. Кеше рәхмәтен ишетеп Яшәү кемгә дә рәхәт! Шуңа микән, сорасалар Әйтүе читен өзеп: Кызы — шәһәр кебек үк яшь, Шәһәре — яшь кыз кебек. Шәфәкъ монда алсу-алсу, Алма манчып алырлык. — Бу да синең эшме? — диеп, Кыздан сорап калырлык. Үтик әле хуҗа шикелле Комсомол-яшьлэр бригадасы бригадиры Әхәт Гайнуллинга Йөрик әле, Әхәт, урамнардан Үтик әле хуҗа шикелле. Әкиятләрдән әллә килгәннәрме, Туташлары шундый сөйкемле, Ярты юлым инде үтелгән, дип, Офыкларга карап тарсынма. Төшик әле, төшик йолдыз сыман Атылып бер кызлар каршына. Юкка гына яшәү бирелмәгән, Кеше күрсен кемнең кемлеген. Күңелеңдә — шәһәр урамнары, Җырларыңда — кырлар киңлеге. Кош баласын давыл сынаган күк, һәр буынны яңа үр көткән. Җитезлегең — җитмеш яшеннеке, Кыюлыгың — кырык бөркеттән. Шәһәр булып яшьлек чәчәк ата, Сүзләр саран, әгәр сөйләсәң. Бер кулыңда синең — бүгенге көн, Бер кулыңда — якты киләчәк. Егетләрем минем әйбәт, дисең, Алгы сафта атлап киләбез... Яңа кала үсеп чыккан саен Ил сүзенә куәт бирәбез. Йөрик, Әхәт, әйдә, урамнардан Үтик әле хуҗа шикелле, Әкиятләрдән әллә килгәннәрме, Туташлары шундый сөйкемле. Кайтып киләм Кайтып киләм. Әнкәй, мине Үпкәләми каршыла. Чит җирдә ялгыз йөргәннәр — Балаларың барысы да. Ялгышларым ялгыз түгел, Хаталарым шактыйдыр. Тормышым да тай шикелле Уйный-уйный чапмыйдыр. Бәрелдем дә, сугылдым да — Җилгә түмгәк җитәрлек. Тик курыкма, иманыма Алар зыян итәр дип. пәм шуңа да чик<ез шатмын — Карадан күбрәк агым. Гомерем әле бизәлер Ак эшләр белән тагын. Авылдашлар кайчак: «Улың Нишләп йөри?» — дисәләр, Горурланып әйт, әнием, Төзи, дип, яңа шәһәр. Ә бервакыт кояш баер Сарсаз тауларын узып; Күршекүлән дөнья хәлен Сөйләшер кызып-кызып. Сорашырлар: кемнәр өйгә Нәрсә яза хатында? һәм сүз чыгар ел да кими Барган атлар хакында. Шул вакытта хәтерлә син: Безнең капка каршыннан Сигнал биреп узып китәр Без ясаган машина... Кайтып киләм. Куанычлы Яңалыклар бар сиңа. Бу юлы син, әнкәй, мине Үпкәләми каршыла... Безгә үз җырыбыз кирәк... Чаллыда ничек сөяләр? Әллә ни үзгә түгел. Шул ук кояш, шул йолдызлар, Шул ук ай бизи күген. Сүзләре дә гади сүзләр,— Бабайлардан калган сүз. Эзләре дә таныш эзләр, Әйтерсең без салган эз. Шаярта монда егетләр: — Алтын безнең бәябез. Күрешергә барасы бар, Шуңа дип юл җәябез. Ап-ак өйләр. Япь яшь кызлар. Кызлары сүзгә зирәк: — Кичләрен бергә йөрергә Иркен урамнар кирәк. Анда урам... Монда урам... Кыр кырыкка бүленә. Яңа туган урамнарда Гашыйклар күп күренә. Ә еракта әйтерсең лә Нәкъ әкият дөньясы — Көмеш тасмадай сузыла Автозавод бинасы. Яратам, дип, кем дә әйтә, Исбат итү — кыен эш. Хисләрнең иң сафын сорый Җир күрмәгән төзелеш... Кызлар-егетләр Чаллыда Җырлыйлар иртән-кичен: — Безгә үз җырыбыз кирәк Җырлап туй итәр өчен. Тезүчеләр җыры Ак болытлар әкрен генә Йөзә баш очларыннан. Йортларыбыз биек үрли Табигать кошларыннан. Әгәр, дуслар, сез килгәндә Булалмасак өйдә без, Ак болытлар арасыннан, Зәңгәр күктән эзләгез. Күңел тоя: төннәрендә Була шундый минутлар — Рәхмәт сүзе булып балкый Тәрәзәләрдә утлар. Әгәр, дуслар, сез килгәндә Булалмасак өйдә без, Яңа йортта яшәүчеләр Шатлыгыннан эзләгез. Сөйли халык, белеп сөйли, һәм ул сүзләр хак икән: Төзүченең якты гомерен 1 Шәһәрләр дәвам итә. Әгәр, дуслар, сез килгәндә Булалмасак өйдә без, Ак болытларга үрләгән Җырдан безне эзләгез... Чаллы, 1975.