МУСАГА-БЕЗНЕҢ ЧӘЧӘКЛӘР
Сибгат Хәким Азамат Суюнчев, карачай шагыйре Кырык үлемне җиңгән ил җырчысы Өзек Ут канатлы әкият кошы шикелле Җиңеп барлык киртәләрне, үлемне, — Эзләреңне ташка уеп калдыру — Яшәүнең соң мәгънәсе шул түгелме? Әкияттәге коштан булдың көчлерәк, Йөрәк белән шуны ничек тоймассың... Ташны гына түгел, җырың яндырды Моабитның калын, тимер коймасын. Канатларын җәеп бөтен иңенә, Җилпенде һәм омтылды ул иреккә. Исәннәрнең булып тугры юлдашы, Дәшеп торды азатлыкка-хөрлеккә. Тавышыңны ишетте Ватан-ана, Батырлыгың — үлемсез җырларыңда. Дөнья сине «Улым!» диеп атады, Сулмас даның — кешелек зурлавында. Думбрада көйли җырың казакълар, Чукоткалы тыңлый йөрәк хисеңне. Минем Карачай илемдә таулылар Улларына куша синең исемне. Кешеләргә сүнмәс ут бүләк иткән Прометейга тиң димичә буламы: Ерак Польша тыңлый синең җырыңны, Прагада син — Фучикның туганы. Очратырмын бәлки диеп Берлинда, Өметемне өзми йөрдем һаман да. ..^Кырык үлемне җиңгән ил җырчысы, Очраттым мин сине бүген Казанда. Чыккансың да көзге таңда мәйданга Сулыймчы, дип, туган җирем һавасын, — Күзләреңне текәп Идел өстенә, Горур баскан хәлдә тынып калгансың. Яңгыр тамчылары төшә өстеңә, Көчәеп киткәндәй булды җиле дә. Алып килгән булсам җылы буркамны, Бөркәр идем синең юеш иңеңә. ...Өр-яңа көн туып килә каршыңда, Күнеккәнсең син еракка карарга. Баш өстеңнән очып уза торналар, Хәерле юл телисең син аларга. Исемең синең мәңге төшмәс телләрдән, Батырлыгың — якты маяк чорларга. «Азатлык һәм хөрлек» дигән сүзләрең Мең-мең тапкыр кабатланыр җырларда. И Җәлил, син минем рухи туганым, Тоеп яшим синең йөрәк җылыңны, һәм башымны иеп менә алдыңда, һәйкәлеңә куям шушы җырымны. РӘШИТ ГӘРӘЙ тәрҗемәсе Зәки Нури Әйтә күңел Ярсыса да ташкын агымнары, Кыю җилләр болыт куса да — Әйтә күңел: шундый горур көчкә Ия булган бит, дип, Муса да. Бакчаларда гөлләр кабынса да, Елмаешып таңнар туса да — Әйтә күңел: нур яудыра болар Кара төнне җиңгән Мусага. Авыр йөкләр иңгә басканда да, Яки кайгы-хәсрәт буса да — Әйтә күңел: син башыңны күтәр һәм текәлеп кара Мусага! Көрәшчеләр авыр юлдан уза, һәр адымда — биек бусага. Әйтә күңел: шулар арасында Атлый, диеп, батыр Муса да. Җирдә, җырда һөҗүм дәвам итә, Алгы сафта һаман Муса да. Әйтә күңел: син аныңча үстер Кечкенә бер чәчәк булса да. Бишьеллыклар маршы гүли җирдә, Галәмчеләр айга юл сала. Әйтә күңел: безнең белән бергә Җырлап яши шунда Муса да! Семен Данилов, якут шагыйре Солдат-шогыйрьнең горур карашы Үлем угы тиеп җиргә аугач, Кул-аягын каерып, богаулап, Караңгы һәм тынчу, тар зинданга Ыргыттылар аны җыйнаулап. Кан төкергән хәлдә: «Канга — кан» дип Кычкырды ул бөтен көченә... Күрде гүя шул чак алсу байрак Элүләрен рейхстаг өстенә. Баш идермәк булып кыйнауларның Чыгарлыкмы икән санына?! Сүзләрендә тоеп аның көчен, Теләделәр сатып алырга. Сатылмады! Көрәш җырыннан тыш Җирдә яшәү мөмкин түгелгә. Горур карап барды солдат-шагыйрь Авыр, ләкин матур үлемгә. Үлеме белән җиңде үлемне ул, Үлемсезлек шушы түгелме! Җирдә мәңге исән калыр өчен Халкы йөрәгендә терелде... Тормышта да, инде соңгы тапкыр Күргәндә дә кояш нурларын, Без җырларбыз! Соңгы сулышта да Без җырларбыз көрәш җырларын! РӘШИТ ГӘРӘЙ тәрҗемәсе. Рәшит Гәрәй Йөрәкләрдә Муса җырлары Бездә Муса үзе булган, диеп Мин генәме инде мактанган?! ...Минзәләмнең матур, киң урамы Аның исеме белән аталган. Шатлык кичерсәм дә, кайгымда да Шул урамда йөрим таңнарда. Каеннарым моңсу... Уйга чумып, Тып-тын кала һаман алар да. Алар шулай искә ала, ахры, Шагыйрь монда булган чакларны. Кырык бернең авыр, салкын кышы Күңелләрдә озак сакланды. Тынга капкан зәһәр суыкларда Имәннәргә тикле күшегә. Агачларга җылы кирәк булса, Җан азыгы кирәк кешегә. — Давылланып туган җырлар кирәк Пуляларга каршы торырлык; Ут эченә кергән сугышчыга Тугрылыклы иптәш булырлык. Шушы хакта уйлау төннәрен дә Тынгысызлый, борчый Мусаны. Каләменә тотына — арып-алҗып Ял иткәндә якын дуслары. Иртәгесен яңа шигыре белән Клубларда каршы алырлар... Сөйгән улы итеп, үзләренә Дәшә аны ерак авыллар. Атлый шагыйрь тездән ера-ера Кышкы юлның калын көртләрен. Сизә микән күңеле алда әле Моабитлар аны көткәнен. Кем дә әйтә алмый киләчәктә Бу юлларның кая илтерен... Авыл халкы бүләк итә аңа Бияләен, киез итеген. Бүләк итә сөюен... шагыйрь өчен Нинди бәхет кирәк тагын соң?! — Хуш, Минзәлә!—диеп саубуллаша,— Кайталмасам, җырым сагынсын! Кайталмады кабат... ә үзе бит Урап чыкты бөтен җир шарын. Сагына аны Иншар сеңелләре, Оныклары сагына Иншарның. Сөйгән халкы сагына... һәм ул яши Алга узып дәвер-чорларны... Таныш урамнарда Муса эзе, Йөрәкләрдә Муса җырлары.