МУСА РӘСЕМЕН ЯСАГАНДА
4ЛПЛел‘ ^юль кичл®ренең берсендә, чакыру буенча, мин атаклы гармунчы- 1ЧЛЧ музыкант Фәйзулла Туишев квартирына килдем. Анда Фатих Хөснинең Туишев турындагы яңа тәмамланып килә торган «Гармунчы» исемле повесте укылачак икән. Мин Туишевларга килеп кергәндә, анда биш-алты әдил җыелган иде инде. Арадан өлкән язучы Шәриф Камал һәм шагыйрь Нур Баян электән дә миңа таныш, калганнарын исә беренче мәртәбә күрүем иде. Кичәдә мин Муса Җәлил белән дә таныштым. Исемемне әйткәч, Муса: «Җәүдәтнең сөйләве буенча, сезне электән үк беләм,— диде.— Мәскәүдә укыган чакта безнең стена газетасының башын сез ясап биргән идегез бит?» Менә композиторлар да килеп җитте: Александр Ключарев. Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи... Урындыкларга урнашып, «Гармунчы» повестеның яңа бүлекләрен тыңлый башладык. Тиздән чәй китерделәр. Әсәр буенча фикер алышу ирекле төстә барды. Уку барышында әсәрнең авторы Фатих Хөснине бүлдереп, кем дә булса реплика ташлаган очракта да, сүз әйтүче булмый иде. Беркетмә кебек нәрсәләр дә алып барылмады. Уку тәмамланып, китәргә җыена башлагач, Фәйзулла ага Туишев, «мөһим бер эш» барлыгын белдереп, берничә минут сабыр итүебезне үтенде Сүз татар композиторлары һәм музыкантларының күмәк портретын ясау — сынлы картина тудыру хакында бара икән. Җәүдәт Фәйзи дә. шулчак сүзгә кушылып, бер фикер өстәде: әгәр бу идея хуп күрелсә, диде ул, картинада татар язучылары һәм художниклары да булырга тиеш, ул чагымда рәсемнең әһәмияте тагын да артачак. Бу эшне мин яшь рәссам, Сәнгать академиясе студенты Хаҗиморат Казаковка йөкләргә тәкъдим итем. Ул үзе дә бүген безнең янда, мин аның бу эшне булдыра алачагына ышанам, дип төгәлләде ул сүзен. Кичәдә катнашучылар Фәйзулла аганың һәм Җәүдәт Фәйзинең бу тәкъдимен хупладылар, картина персонажлары исемлегенә Салих Сәй- дәшев һәм Нәҗип Җиһановны да кертергә кирәк дигән фикер әйттеләр. Миңа исә, озакка сузмыйча гына, картинаның эскизын хәзерләү йөкләнде |&ез Бауман урамы буйлап бергә кайттык. Матбугат йортына җиткәч, Шәриф Камал белән Җәүдәт Фәйзи, саубуллашып, уңга борылдылар. Муса Җәлил миңа Матбугат йортында урнашкан Язучылар союзы идарәсен ничек табарга өйрәтте, этюд ясау өчен үзем сайлаган теләсә нинди көнне аның янына килә алуымны әйтте Мин Мусаны озата киттем. Юл буенча без сынлы сәнгать, аның үзенчәлекләре хакында сөйләшеп бардык. Муса Җәлилнең кызыклы чагыштырулар китерел, рәсем сәнгатенең үзенә генә хас сурәтләү чаралары, язучы һәм рәссамның иҗат алымнарындагы үзгәлекләр турында җанлы итеп сөйләгәне хәтердә. Әңгәмә барышында ул, ничектер, бик табигый рәвештә «сеэвдән «синвгә күчте. Безнең арада үзеннөн-үзе гади мөнәсәбәт урнашты. Хәзерге Куйбышев мәйданына килеп җитүебезне мин сизми дә калганмын. Вакыт шактый соң иде инде, Муса капьшт тукталды да: «Моннан сиңа да, миңа да юлның нәкъ яртьюы, шушында аерыльпиыйк, хәерле төн1» —дип, •сулымны каты итеп кысып, китеп барды... Картинаны язган чорда миңа анда урын алачак әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең рәсемнәрен аерым-аерым этюдлар рәвешендә берничә мәртәбә кәгазьгә төшерергә туры килде. Тик Салих Сәйдәшевнең генә рәсеме фото буенча ясалды. Муса Җәлилне рәсемгә алу өчен мин Язучылар союзы идарәсенә килеп йөрдем союзның идарә председателе иде ул. Кайчан карама, эш белән мәшгуль, кабул итү бүлмәсендә чират көтүчеләр өзелми иде. Шунда, эш бүлмәсендә үк, кулъязмалар укыла, тикшерелә икән. Картинадан репродукция. Уңнан сулга: Җәүдәт Фәйзи. Заһид Хәбибуллин. Александр Ключарев. Салих Сәйдәшев, Фәйзулла Туишев, Муса Җәлил. Нур Баян. Шәриф Камал. Фатих Хөсни. Мөхәммәт Садри. Хаә^имфат Казаков. Менә мин карандаш белән җиңелчә генә сызыклар төшерә башлыйм. Ләкин минут саен эш туктала, Мусаны бертуктаусыз бүлдерәләр, бимазалыйлар. Шулай да Муса, секретарена беркемне дә кертми торырга кушып, миңа ярты сәгать вакытын бүлә алды. Муса хәрәкәтчән һәм җитез фикерле кеше иде. Монда да ул, шул санаулы минутлар эчендә, художникларның тормышы һәм хезмәте хакында төрле сораулар биреп, фикер алышырга, шаяртып та алырга өлгерде. Мин сызгалыйм, ә ул болей дип сорый: «Сез, рәссамнар, күпчелек художниклар исемнәренең «Р»га башлануына игътибар иткәнегез бармы?* «Мәсәлән, кемнәр?» «Менә, .рәхим итегез: Рембрандт, Рафаэль, Рубенс, Репин, Ренуар, Рублев, Рылов...» «Ә-ә, алай сайласаң тагын дәвам итеп була,— дим мин.— Рибейро, Рюйсдаль, Рейнольдс, Роден, шуларга өстәп — Рокотов, Казан рәссамнары Радимов, Родионов...» «Менә күрәсеңме! — ди уп тагын да җанланып.— Ә алфавитның башка хәрефләренә ул чаклы исемнәрне җыеп булмый. Мәсәлән, әйтик, «А» хәрефенә: Айвазовский. Антопольский, Архипов, безнең Ахун шуның белән бетә дә шикелле». Художникларның исемнәрен Мусаның әнә шулай үзе теләгәнчә җиңел тезә алуы миңа чынлап та бик кызык һәм гаҗәп булып тоелды. Мин эшемне дәвам иттерәм. Муса тагын сүз башлый. Мәскәүгә бару белән Третьяковская галереяда, күргәзмәләрдә булырга кирәк әле, ди ул, үзе белән мине дә чакыра. Муса Мәскәүдә минем кемнәрдә тукталуым белән дә кызыксына, үзенең Мәскәүдәге бүлмәсенә килергә куша. Сөйләшкәндә Муса аледән-әле шаяртырга ярата, утырдашын да көлдерә, үзе дә рәхәтләнеп көлә. Бу минутларда аның ниндидер бер шаян хәйләкәрлек белән кысылган күзләре әңгәмәдәшләрен туктаусыз күзәтәләр. Соңыннан мин Мусаның күп фоторәсемнәрен күздән үткәрсәм дә, аның үзенә генә хас елмаюын, күңел җорлыгын чагылдырган бер генә рәсемне дә очрата алмадым диярлек. Картина төгәлләнеп килгән чакта Муса Казанда юк иде. Сентябрь башларында әсәр белән башкалар да танышты, портретлар, шул исәптән Муса Җәлил рәсеме дә, уңышлы гына чыккан диделәр. Тиздән каникул бетте, мин дә Казаннан китеп бардым. 1940 елда бу картина Татарстан совет республикасының егерме еллыгына багышланган юбилей күргәзмәсенә куелган иде. Хәзер ул Фәйзулла Туишевның тормыш иптәше Ләйлә ханымда саклана