МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ СУГЫШКА КАДӘРГЕ ИҖАТЫНДА ЭСТЕТИК ИДЕАЛНЫҢ ФОРМАЛАШУЫ
Эстетик идеалның аерым язучы иҗатындагы роле әдәбият белемендә җитәрлек өйрәнелмәгән, һәм әлеге мәсьәләне ныклап өйрәнми торып, теге яки бу әдип иҗатына дөрес бәя бирү, аның иҗатының төп пафосын ачыклау бик кыен булачак. Сөекле шагыйребез Муса Җәлил иҗаты уңае белән дә шул ук сүзләрне кабатларга туры килә. Күренекле әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында дистәләрчә хезмәтләр язылган. Ә менә М. Җәлил иҗатының эстетик идеалы бүгенге көнгә кадәр ныклап тикшерелмәгән дияргә була. Мәгълүм булганча, һәр язучының эстетик идеалы тормыштагы социаль вакыйгалар, ул яшәгән төбәктәге иҗтимагый мохит һәм табигать күренешләре тәэсирендә формалаша башлый, һәм бик иртә формалаша башлый. Сеңелесө Зәйнәп Җәлилова шагыйрьнең эстетик идеалын хаклы рәвештә Муса туып-үскән җирнең гүзәл табигате белән бәйли: «Безнең авылның исеме Мостафа. Ул вакытларда урта күләмдәге ике мәчетле авыл иде. Тау башында тора. Тирә-якта урманлык юк, ләкин күз күрер җиргә кадәр тигез, матур тугайлык. Өч яктан урап Нит елгасы ага. Авылның бер башында су тегермәне, икенче башында агач күпер. 4—5 километр җирдә Саелмыш елгасы ага. Саелмыштан 2—3 километрда тигез җирдә мәһабәт булып Бурлы тау калкып тора. Бурлы тауга капма-каршы якта, авылдан 4—5 километрда, тезмә таулардан торган Колама тау бар. Нитның авылга якын килгән төшен гадәттә күл дип йөртәләр. Күпердән борылып, авылның икенче ягыннан үткән җире куе камыш белән уратылган аерым күлләрдән тора, һәр күлнең үз исеме бар: Комлык, Аргы кара яту, Әйләмә һәм башкалар. Бу нәрсәләрне тәфсилләп язуымның хикмәте шунда: Муса авылның табигатен бик ярата иде» Муса Җәлил күңелендә беренче эстетик тойгылар уянуда фольклор әсәрләренең: халык җырлары һәм әкиятләрнең, легендалар һәм бәетләрнең дә роле аз булмый, билгеле. Ул бала чагыннан әкиятләр һәм җырлар тыңлап үсә, халык авыз иҗаты җәүһәрләрен күңеленә сеңдерә бара. Ул, шулай ук, Көнчыгышның бөек классикларын, Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури әсәрләрен өйрәнә, аның беренче шигырьләре шул остазлары тәэсирендә языла. 1913 елда шагыйрьнең әти-әниләре ул вакытта татар мәдәниятенең бер үзәге саналган Оренбург шәһәренә күнеп киләләр. Биредә Җәлилнең шигъри канатлары ныгый, дөньяга карашы киңәя. Оренбургка күчеп килгәч, шагыйрь «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый башлый, мәдрәсә күршесендәге «Белек» китапханәсенә языла һем 1 Муса турымда истәлекләр. Казам. 1964 ел, 12—13 битләр. Э тиз арада китапханәнең иң актив укучысына әйләнә. Шагыйрьнең кардәше Мәрьям Сәйфетдинова, Мусаның кечкенәдән белемгә омтылуына сокланып, түбәндәгечә яза: «9—10 яшьләргә җиткәндә инде Мусаның ул вакыттагы татар әдәбиятыннан укымаган китабы калды микән? Калмагандыр. Чөнки «Белек» китапханәсендә аңа бирергә китап таба алмый аптырый торганнар иде. Барысын да ул белә, укыган булып чыга иде. «Ак юл» журналын (балалар журналы) иң беренче табып укыган кеше ул була иде» '. Муса Җәлилнең дөньяга һәм әдәбиятка карашы, шулай ук эстетик идеаллары формалашуда Оренбургта яшәгән татар шагыйре Төхфәт Ченә- кәйнең йогынтысы да шактый зур була. Үзенең истәлекләрендә Төхфәт Ченәкәй Җәлилнең һәр нәрсә белән кызыксынучан, гыйлемгә омтылучан кеше булуы турында яза: «Минем китапханәмдә шактый гына борынгы китаплар бар: Әбелманих Карга- линың «Өммикамал» исемле шигырьләр китабы, «Мөхәммәдия», «Бакырган», «Йосыф» китаплары, «ТаһирЗөһрә», «Бүз егет» һ. б. Мин бу китапларны Мусага аңлатып бирәм, аларның шигырь төзелешләрен күрсәтә идем. Шул 1918 елның ахырында Гали Рәхимнең «Шәрык шагыйрьләре» исемле китабы басылып чыкты. Аны без Муса белән бергә укыдык. Анда Хәйям, Хафиз, Ширази, Руми, Рабиндранат Тагор һ. б. авторлардан үрнәкләр бар иде. Муса бу китапны өенә алып китеп тә укыды, теткәләнеп беткәннән соң гына кире кайтарды. Димәк, ул аларны бик нык өйрәнгән. Мусаның шагыйрь булып формалашуына, һәрхәлдә, аның беренче адымнарын ясауга, бу өйрәнүләрнең тәэсир булмый калмагандыр» Сүз дә юк, ул укыган күп санлы китапларның да, Шәрык әдәбияты үрнәкләренең дә аның эстетик идеалын формалаштырудагы уңай ролен инкарь итеп булмый. Шул ук вакытта М. Җәлил шигырьләренең төп чыганаклары катлаулы вакыйгаларга бай тормышның үзеннән килүен дә истән чыгармаска кирәк. Яшь шагыйрьнең беренче әсәрләре зур тарихи вакыйгалар, революция дулкыннары, ил тормышында булган кискен үзгәрешләр тәэсирендә языла. Заманның хәлиткеч вакыйгалары яшь шагыйрьне тормышка яңача карарга мәҗбүр итә, аның шигырьләренең идея-эстетик эчтәлеген баета. Менә шуның өчен дә ундүрт яшьлек чагында ук ул иҗтимагый яңгырашлы, көчле шигырьләр яза алган. 1919 елда М. Җәлилнең революциягә, Кызыл Армия сугышчыларына багышланган «Бәхет» исемле шигыре басыла. Яшь шагыйрь бу әсәрендә бөек чорның давыллы вакыйгаларына соклануы, революция казанышларын якларга әзер торуы хакында сөйли: 1 Шунда ук. 30 бит. ’ Шунда ук. 43 бит. 33 ьг> й 3 д 0 Is 0 Э s? 3 й 6 £ ;3cji-ырла' Шәара ншаыстеит сцәанырра анхышхыцәоз, Сгур^ьара. сыпабжыш шәыстеит шәара. Шәып>сыр — издыруент на jap хәа сшыцәо, Шәыказар — ишәартаа са сзыхәан ап,сра. Енбасыркит сара ун ашаа уцралартә. Инагуо егу адца. жәлар рыдпа Сяыза игу ахура сырььон ун абжьала. Са$а спҗагылан сснагь сы$у£уауа Ихатааам агуры-ара. анасың, башоуп, Урт сырхыччомт срышьтач зыиуас. Анашоуп сашаа яхзнанаго. наянпп Сыззыкуц,». сы1ъсгьы здоу хацацас. Ацстазаара хаара сыц>сы алыхухуа ншалоу. Инасыгуонт. аа. ша^ацхка стауба Сьпъсалпыл пазыск уаи сажәакуа екнраалая, Иахьа сы1ъстазаара взыск уент, ижәба. Ашаа схәон сара. аан,ы« егу арүыхаи. Ашаа схаон сара. ашьаура анатахха. Абар апыхутәантак ашәагь ацысцонт, Иенха кны дшысхагылоу а$а. Ахакунтра.1 аңуп,ашьа снарлент сара ашаа, Сшыку1ъо стахарц ун нснатонт адңа Ашашны нрылан сьнъетаәаара ажалар. Сыц,сра аубахугьы rati нашәвны. nyaiiaja Ент Н. К у Л >1 и а. Абхаз теленә Н. К у ц н и н а тәрҗемәсе ӘМИР МӘХМҮТОВ ф ЭСТЕТИК ИДЕАЛНЫҢ ФОРМАЛАШУЫ 113 бирү мәсьәләсен күтәреп чыга. Үзенең идея-эстетик принциплары ялыннан «Сервер» поэмасы хәзер генә телгә алган «Хулиган» исемле әсәргә якын тора. Поэмада иске һәм яңа авыл капма-каршы куела, матур киләчәк турында сүз алып барыла. Әсәрнең эчтәлегеннән күренгәнчә, яңа авылда Сәрвәр кебек алдынгы карашлы яшь егетләр һәм кызлар яшәячәк. Комсомоллар — тиңсез күмәк булыл, Бирелгәннәр сыйныф эшенә. Иске тормыш килеп билен бөксен Чор тудырган яңа кешегә. Художникның эстетик идеалын чагылдьцруда тел чаралары һем әсәрнең композицион алымы зур роль уйный. Эстетик идеалның нигезендә шагыйрьнең тормышка, чынбарлыкка булган мөнәсәбәте ята. «Сәрвәр» поэмасында М. Җәлил кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны турындагы мәсьәләне күтәреп чыга. Шагыйрьнең бу әсәрендә без аның утызынчы еллар авыл тормышындагы кискен үзгәрешләргә карата мөнәсәбәтен тоябыз. М. Җәлил үз геройларының шәхси тормышын коллектив тормышы белән тыгыз бәйләнештә карый. Аның геройлары халык, җәмгыять интересларын шәхси интереслары инан өстен куялар. Шагыйрьнең уңай герое күп планлы. Ул үзе геройларының характерын ачканда тапталган алымнардан, шаблоннардан качарга тырыша. М. Җәлилнең уңай герое — кыю һәм тәвәккәл кеше, ул бервакытта да югалып калмый. Аның күңелендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә карата иксез-чиксез мәхәббәт ята. Хыялны тормышка ашырырга! Аның геройларының девизы әнә шундый. Гади генә хезмәттә дә батырлык күрсәтергә мөмкин дип уйлый шагыйрь. Кырыс табигать шартларына карамый югары уңыш үстерү үзе генә дә героизм түгелмени? Гомереңне кешеләр бәхете өчен көрәшкә багышлаудан да мактаулырак нинди эш булырга мөмкин?!. «Иделдән хат» исемле поэманың лирик герое әнә шундый уйлар һәм теләкләр белән яши. Әсәрнең баш герое Сибгат абый — яңалык өчен көрәшнең алдынгы сафында баручыларның берсе. Шагыйрь Сибгат абый образында яңа чор кешесенә хас сыйфатлар күрә. Идел мине Ерак Алып китсә дә. Йөрәк — Сезнең кырларда. Сез булырсыз минем Җырланмаган килер Югарыда тикшерелгән әсәрләреннән чыгып, без шагыйрьнең киң масштаблы художник булуын күрәбез. Аны тормышның бөтен өлкәләре дә кызыксындыра. Әдип, конкрет тормыш материалына таянып, яңа социалистик җәмгыять кешесенең формалашуын, аякка басуын күрсәтә. «Директор һәм кояш» исемле поэмасында М. Җәлил изге теләкләр белән яшәгән, авыл хуҗалыгын күтәрү өчен бөтен белемен һәм көчен куйган совхоз директоры образын иҗат итә. һәр яңа уңыш белән директор әйтерсең үзе дә яңадан туа, хезмәттәге уңышлар аны канатландыра, яңадан-яңа җиңүләр яуларга рухландыра. Муса Җәлилнең сугышка кадәр язылган әсәрләрендә без социалистик җәмгыять төзүче совет кешеләренең сыйнфый дошманга каршы кискен көрәшүен, аларның дөньяга карашлары һәм аңнары үсә баруын күрәбез. Тормышны гөлбакчага әйләндерүче, эур-зур ачышлар ясаучы, бөтен яктан да камил образлар тудыру шагыйрьнең иң югары теләге була. Һәм менә шул аның эстетик идеалының конкрет эчтәлеген тәшкил итә дә инде. Үзенең поэмаларында шагыйрь илдә барган үзгәрешләрнең бөеклеге, аларның гүзәл киләчәкнең хәбәрчесе булуы турыңда яза. Бу әсәрләр хезмәт күтәренкелеге, яңа социалистик тормыш романтикасы белән сугарылган. Яңа җырларда. Бу колхозлы кырлар Миңа яңа җырлар, Көйләр өйрәтте. Барсыннан да тирән Сеңеп калды миңа Синең сурәтең... Киң калачлы поэмаларында автор замандашларының аңына, рухына мөрәҗәгать итә. Аның уңай герое якты тормыш өчен көрәшнең алгы сызыгында бара. Шагыйрь әсәрләренең уңай геройлары заман, чор белән тыгыз бәйләнгән. М. Җәлил эстетик идеал төшенчәсен яңа тормыш өчен барган көрәш процессы белән генә чикләми, ә бәлки аңа героик көрәшнең һәм хезмәтнең нәтиҗәсен де кертә. Ул — хезмәттә яулап алынган бәхет, хезмәт бәйрәме. Колхоз авылын үзгәртеп коруга багышланган «Җиһан» поэмасы җир хуҗасына хезмәт кешесенең фидакарь хезмәтенә дан җырлый. Биредә шагыйрь хезмәттә яулаг алынган җиңүдән дә зуррак бәхет юк дигән фикерне үткәрә. Утызынчы елларда күп кенә татар язучылары үз әсәрләрендә хезмәт батырларының тормышчан образларын күтәреп чыгалар. Мондый әсәрләр М. Җәлил иҗатында байтак очрый. Халык авыз иҗатының бай традицияләренә таянып, ул чынбарлыкның катлаулы мәсьәләләрен тирән итеп ачып бирү югарылыгына күтәрелә. Әгәр шагыйрь элекке шигырьләрендә яңалыкның искелекне җиңүе, гуманистик интернациональ традицияләрнең иске гореф-гадәтләрдән өстен булуы турында язса кешенең тормышта тоткан урыны турында сөйләсә, «Хат ташучы» поэмасында ул социалистик җәмгыятьне ныгыту, кешенең аңы үсүе, гади кешенең рухи пакьлеге турында сөйли. Шунысы да игътибарга лаек, М. Җәлил, татар совет әдәбиятында берен- челәрдән булып, җәберләүләрдән һәм изелүдән Бөек Октябрь азат иткән хатын-кыз образын тудыра. Хатын-кызны көрәшче, яңа тормыш төзүче итеп күрсәтү аңың эстетик идеалында бик мөһим рольне уйный. М. Җәлилнең эстетик идеалы халыкның героик рухыннан башлангыч ала. 1948 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек булган «Алтынчәч» драматик поэмасы (Н. Җиһанов язган опера) моның бер матур үрнәге булып тора. «Алтынчәч» драматик поэмасы халыкның ерак үткәненә багышланган. Ул татар халкының героик эпосы нигезендә язылган. Әсәрнең баш герое булган халык образында без хан гаскәрләренә каршы тарырлык горур көчне күрәбез. Реалистик һәм романтик алымнарны кулланып, М. Җәлил поэмада халык массаларының омтылышын һәм теләген, идеалларын ачып бирә алган. Әсәрнең нигезендә азатлык сөюче Халыкны буйсындыру мөмкин түгел дигән идея ята. Халыкның идеаллары — азатлык, бәйсезлек өчен көрәштә җиңел чыгу. М. Җәлил бу турьща язып та чыккан иде: «Тугзак әби җәйләвенең Казан ханы тарафыннан туздырылуы, Җимнең халыкны ханга каршы көрәшкә туплавы бу эпоска халыкның изелүгә каршы керәшен чагылдырган героик эпос төсен бирә. Либреттода, аңлы рәвештә, менә шул идея нигезгә алынып, вакыйгалар шул планга корылдылар ■ Поэма оптимистик рухта язылган патриотик җыр белән тәмамлана. Без җырлыйбез илнең данлы Тимер куллы баһадиры Мәргән турында. Тиздән матур гөлләр үсәр. Шаян кызлар җырлап үтәр, Идел буенда. Без җырлыйбыз илнең чибәр. Аллынчәч күк ирек сөяр кызы турында. Сөземтә рәвешендә шуны әйтәсе килә: Муса Җәлилнең эстетик идеалы аның балалык елларында ук формалаша башлый һәм халык тормышында булып үткән кискен үзгәрешләр, бөек тарихи вакыйгалар белән тыгыз бәйләнештә үсә бара. Әдипнең эстетик идеалы Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗатында ук тәмам камилләшеп җитә. Ә Бөек Ватан сугышы елларында М. Җәлил иҗатының иң югары ноктасы булган «Моабит дәфтәре» языла, шагыйрьнең шигъри һәм сугышчан батырлыгы бөтен дөньяны таң калдыра.