Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР

Рафаэль Мостафин герой шагыйребез Муса Җәлил иҗатын өйрәнүчеләр сафына 60 нчы елларда килеп кушылган иде. Алар арасында ул бик тиз үз урынын тапты һәм сәләтле галим, тынгысыз эзләнүче булып танылды. Ул фәнни китапханәләрдә һәм архивларда эзләнде, Муса Җәлилне якыннан белгән, аның белән бергә яшәгән, бергә көрәшкән кешеләрнең язмышын ачыклады, шагыйрь эзләре буйлап меңнәрчә километр юл үтте, Муса Җәлилнең иҗатына, тормыш һәм көрәш юлына караган бай материал туплады. Озакламый аның шул материалларга нигезләнеп язылган аерып мәкаләләре һәм очерклары басыла башлады. Аннары бер-бер артлы китаплары чыгарга тотынды: еЭзләнү дәвам итә» (сПоиск продолжается» Рус телендә, Казан, 1965 ел. Бу китап шагыйрьнең дусты Г. Кашшаф белән бергә языла), еБатырлык поэзиясе» (еПоэзия мужества» Рус телендә, сЗнание» нәшрияты, Мәскәү, 1966 ел). tMyca Җәлил эзләреннән» (Казан, 1968 ел.)... Аның бу китапларын әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да җылы каршылады. Ләкин Р. Мостафин эзләнүләрен алга таба дәвам иттерде. Ул М. Җәлил һәм җәлилчеләр язмышын ачыклауга төрле җирләрдә, төрле илләрдә яшәүче кешеләрне тарта алды. Нәтиҗәдә М. Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган яңа китаплар дөньяга чыкты Галимнең 1971 елда исем,те кн тапның аыоры М Чын күңелдән котлыйм. Бернинди шөбһәсез, бу — Муса Җәлил турында язылган барлык китаплар арасында иң яхшысы, иң ышанычлысы. Китабыгыз диссертация якламый да гыйльми дәрәҗә бирергә лаек: анда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы, беренче мәртәбә дөрес һәм эзлекле итеп, бөтен тулылыгы белән тасвирлана. Китап шик-шөбһәләр өчен бернинди урын калдырмый. Ул ышандыра, үлемсез героебызга булган мәхәббәтебезне арттыра. Китабыгыз әлегә безнең кибетләрдә юк. Якын араларда җирле матбугат өчен аның турында рецензия язып карарга җыенам. Бүләк өчен, дуслык хисләре өчен тагын бер тапкыр зур рәхмәт... М. Җәлил портреты ясалган экслибрисIV V җибәрәм. Авторы — Караганда графигы В. Тимофеев. Аның экслибрислары Лейпцигта күрсәтелде. Тагын Муса Җәлилнең Карагандада яшәүче шагыйрь һәм галим-минералог Спартак Әхмәтов тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләрен җибәрәм. Укып карагыз әле... Фикерләрегезне әйтеп хат язарсыз. Әсхәт Хәмидуллин2 . Караганда, 8 июль, 1971 ел. Хөрмәтле Рафаэль туган! Мин Муса Җәлил язмышына кагылышлы материалларның кулга төшкәннәрен укып һәм бик кызыксынып күзәтеп барам. Әле менә Сезнең Мәскәүдә чыккан «По следам поэта-героя» исемле әсәрегезне кулга төшердем һәм йотлыгып укып чыктым. Шуның белән бергә, минем гаилә членнарыннан дә берничә кеше укып чыгарга өлгерде инде. Бу хактагы материалларны кабат-кабат укуга карамастан, әсәрне ашкынып һәм ашыгып укыйсың. Алдагы сәхифәләрдә нинди булса да берәр яңа вакыйга турындагы хәбәрне белергә, Мусаларның әлегә чаклы ачылмаган батырлыклары турында ишетергә ашкынасың... Зур ихтирам һәм ихласлы сәлам белән Сәйфи Кудаш. Башкортстан, Йоматау, 28 сентябрь, 1971 ел. Сез соңгы елларда гел юлда булдыгыз, Муса Җәлил эзләре буйлап йөрдегез, иҗат иттегез. Иҗатыгыз белән «Казан утлары» журналы аша танышып тордык. Сез үз артыгыздан меңнәрчә укучыларны, Муса Җәлил тормышы белән бәйле вакыйгаларда катнашкан куп кешеләрне иярттегез. Без сезнең белән бергә яшәдек, бергә кайгырдык, бергә шатландык, хәтта «Муса Җәлил» теплоходында сәяхәт итеп тә йөрдек. Моның өчен чиксез зур рәхмәт! Ниһаять, көтелгән китап безнең кулда. Анда бер Муса Җәлилнең генә түгел, ә аның белән бергә көрәшкән, бергә үлемне каршылаган иптәшләренең дә батырлыгы күрсәтелә. Бу тәрҗемә түгел, ә татар язучысының бөек рус телендә язган үз әсәре. Укучы бусы өчен дә шатлана. Сез халык өчен әйтеп бетергесез зур эш башкардыгыз. Ирле-хатынлы Сафиуллин һәм Ихсановалар. Пермь өлкәсе, 30 октябрь, 1971 ел. Рафаэль! Муса Җәлилнең судтагы рече (Р. Мостафин. По следам поэта-героя. Мәскәү, 1971 ел, 122 бит.) йомшаграк чыккан. М. Горькийның «Ана» романында Павел Власовның судтагы рече, Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романында Павел Корчагинның дуслары кабере янында биргән анты, А. Фадеевның «Яшь гвардия» романында краснодончыларның тантаналы вәгъдәләре кемнәрне генә дулкынландырмый да, кемнәрне генә көрәшкә рухландырмый. Муса Җәлилнең суд залындагы рече дә шундый булырга тиеш. Ул фашизмга үлем карары булып яңгырарга, ул шигырь белән төгәлләнергә тиеш. Мидхәт Якупов. Ташкент, 11 ноябрь, 1971 ел. 1 Экслибрис — иясенен исеме язылып китапка ябыштырылган ярлык. V Ә. X эм вдул л и н — Караганда телестудиясенең баш редакторы. Борис Полевойдан соңVI ни дә булса язу, хезмәтегезне, түккән кечегезне яңача бәяләү, сез язган китапның уңай яклары турында сүз әйтү кыен. Мин бары зур хезмәт тәмамлавыгыз, шәп китап язуыгыз белән чын күңелдән котларга гына телим. Даугавпилста булуыгызны, Муса Җәлил узган авыр юллар буйлап йөрүегезне белгәч, 1941 елның 30 июнендә батыр полкташларым Петр Игашов һәм аның сугышчан дуслары күмелгән урында булуыгыз ачыклангач, миңа, ничектер, сезнең героегыз Муса Җәлил тагын да якын, кадерле, үз булып китте, сез үзегез дә якын кешегә әй- < ләндегез. Запастагы гвардия майоры 2 Иван Шевченко. = Калининград, 14 декабрь, 1971 ел. Ч р Без, авыл комсомоллары, «По следам поэта-героя» дигән китабыгыз белән та- < ныштык. Аны укыгач, Җәлил хакындагы элекке белгәынәребезгә күл яңа нәрсә өстәлде. Якташыбыз Муса Җәлилнең искиткеч батырлыгы кемне генә канатландырмый да, * кемне генә дулкынландырмый?!. Без аның белән бик нык горурланабыз. Җәлилнең батырлыгы турындагы бу китабыгыз яшьләр йөрәгендә ватанга мәхәббәт уты кабыза. Муса Җәлилне һәр җирдә яраталар һәм укыйлар. Аның үләр алдыннан язган шигырьләре безне чиксез дулкынландыра һәм батырлыкка рухландыра. Күпме көч бу кешедә, дип гаҗәпләнәбез. Китабыгыз Муса Җәлил хакында язылганнарга күп яңалык өсти. Безне аның блокнотларының язмышы кызыксындыра. Тиздән алар хакында нинди дә булса яңа нәрсә белерсез, дип ышанабыз. Озерка авылы комсомоллары. Оренбург өлкәсе. 5 сентябрь 1972 ел. Рафаэль абый! Китабыгызны рәхәтләнеп кат-кат укыдым. Ул Җәлилгә, шулай ук сезнең тырышлыгыгызга булган хөрмәтемне тагын да көчәйтә төште. Мин герой шагыйрьнең рухи хәлен, аңардагы искиткеч патриотизм хисен сурәтләү һәм. ниһаять, кырыс һәм аек фактларны сайлый белү осталыгыгызга, хакыйкатькә бары тик хакыйкатькә хөрмәт белән каравыгызга сокланам. Ләкин, мине гафу итегез, (Паньков сүзләренә таянып) әсир төшкәндә Җәлил кычкырган, дип язу кирәкмәс иде. Мин ышанам, тулысынча ышанам. Җәлил кебек зур ихтыяр көченә ия булган кеше кычкырмас, дошман каршында куркып калуын сиздермәс. Юк, ул түгел, башка кеше кычкырган. Рафаэль абый! Моны китабыгызга кырыс бәя дип саный күрмәгез, һич алай түгел! Мин Җәлилне һәм аның гүзәл әсәрләрен яратам, туган көненнән алып героик үлеменә кадәр булган бөтен биографиясен җентекләп өйрәндем, татар телендәге һәм русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен яттан беләм. һәм шуңа да Җәлилне яраткан кеше белән тәэсирләремне уртаклашасым килә. Миң беләм, сез аны бик яратасыз, моңа китабыгызны укыгач төшендем. Гөлфия Хәсәнова. Казагыстан, июнь. 1973 ел. Китабыгызны укыл чыктым. Әсирлекнең авыр көннәрен кабат баштан кичергәндәй булдым. Листовкалар, яшерен җыелышлар, кулдан ясалган шигырь дәфтәрләре, ул шигырьләрне ничек тә саклап калырга тырышулар, качарга хәзерләнеп йөрүләр, йөзенә төкерергә, кыйнап ташларга теләсәң дә. дошман алдында елмаерга мәҗбүр булулар, ач килеш йокларга ятып, төштә икмәк күреп саташулар, кыйналулар, уникешәр сәгать буена эшләп йөрүләр — һәммәсе дә, һәммәсе дә таныш. Китапны мавыгып укыдым. Тәнкыйть характерындагы искәрмәләрем юк. Хәер, берәү бар икән. Әсирлектә миңа немец коммунистларын яки күңелләре белән фашистларга каршы булган бик әйбәт гади кешеләрне очратырга туры килде Китаптан күренгәнчә. VI Б ПолеаоАнык «Правд»» газетасында (1971 ел, 8 декабрь) басылган «Неизгладимые следы» .исемле мәкаләсе күздә тотыла Муса белән аның иптәшләре дә андый кешеләрне очраталар. Ләкин сез алар хакында аз сөйлисез. Шундый кешеләр турында күбрәк белешегез, китабыгызның икенче басмасын чыгарганда аларга да урын бирегез. Немец дусларыбызның күңеле булыр. Мин дә «Еллар аша» дигән кулъязмамны тәмамладым, анда әсирләр тормышына күп урын бирелә. Китап нәшриятта... Яхшы китап язган һәм аны миңа укырга биргән өчен зур рәхмәт. Муса турында, нинди дә булса яңа нәрсә тапсагыз, хәбәр итә күрегез, минем өчен бу бик кызык. Иван Савич. Ворошиловград, 1973 ел. Китабыгызны алдым, ул яхшыра һәм тулылана төшкән. Аның 100 мең данә тираж белән чыгуы — күңелле хәл. Ләкин бу тираж да аз булачак. Ник дигәндә, М. Җәлилгә багышланган күп китаплар арасыннан ул — иң популяры. Ышанам, сезгә аның яңе- басмасын чыгарырга туры киләчәк. Чөнки әсирлектә булган яңа кешеләр, яңа фактлар табылачак. Шулай да совет әсирләренең немец коммунистлары һәм болгар студентлары белән булган бәйләнешләрен читләтеп узуыгыз бераз кәефне җибәрде. Болар бит расланган фактлар иде. Михаил Иконников. Архангельск, 14 март, 1974 ел. Китабыгыз өчен зур рәхмәт! Дөрес, аны яхшы кәгазьдә чыгармаганнар. Әмма ни генә булмасын, ул әти турындагы иң яхшы китап! Чулпан Җәлилова. Мәскәү, 18 март, 1974 ел. Муса Җәлил — бөтен совет халкының мактанычы һәм горурлыгы. Үлемгә хөкем- ителгәннән соң, шундый патриотик шигырьләр яза алган башка шагыйрь юк, минемчә. Сезнең Муса турындагы китабыгызны укыгач, күңелдә бөек Ватаныбыз һәм аның батыр халкы өчен горурлык хисе уяна. Владимир Новиков. Казан, 21 март, 1974 ел. Бүген ахырга кадәр китабыңны укыл чыктым. Ул ике атна буена юлдашым булды Рәхмәт сиңа. Хәтерлисеңме икән, минем әни дә шул ук Моабитта утыра бит. һәм шунда аны- ике мәртәбә үлемгә хөкем итәләр, Плетцензее төрмәсенә ябалар. Китабың бик көчле язылган. Җәзалау камерасын җентекләп тасвирлау. Мусаның әлеге тәмуг оясында яшәүгә булган өмете. Шундый авыр, йөрәкләр кысыла... Ингрид Георганс-Костова.. Берлин, 13 апрель, 1974 ел. Зур шатлыгым белән уртаклашам. Кичә бездә Муса Җәлилгә багышланган әдәбият дәресе булды. Мин Җәлил турында сөйләгәндә, класста нинди тынлык хөкем сөргәнен белсәгез иде. Ул чагынде мин кайда икәнемне дә оныттым, бөтем уем — мөмкин кадәр җан җылысы белән сөйләү иде. һәм мин шуңа ирештем дә бугай. Мин инде сүзне тәмамладым, ә класста ниндидер гадәттән тыш тынлык, беркем селкенми. Иң соңгы партада — укытучы. Классташларыма күтәрелеп караган идем, әллә нишләп киттем: һәммәсенең күзләрендә яшь. Шуны белгәч, күршедәге унынчылар, директорга кереп, аларга да минем Мусе. Җәлил турында сөйләвемне үтенгәннәр. Анда да шул ук хәл кабатланды... Моның ечен мин сезгә бурычлы. Сезнең белән хат алыша башлагач, мин Җәлилне тагын да ныграк ярата тештем. Шул хисне башкаларга да йоктырдым. Хәзер Муса Җәлил иҗаты белән танышырга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Вера Ж а д ь к о. Кустанай елкәсе, 17 апрель, 1974 ел Сезгә хәзер, мөгаен, хатлар күл киләдер һәм аларның һәркайсында «По следам лоэта-героя» исемле китабыгызның геройлары хакында нинди дә булса яңа хәбәр буладыр. Кызганычка каршы, теләгем бик зур булса да. әлегә мин берни белән дә ярдәм итә алмыйм. Хикмәт бары шунда, китабыгызны укып чыккач, хат язмый кала алмадым. Хезмәтегез өчен, шундый кеше булганыгыз өчен, сезгә чын күңелдән зур рәхмәт! Мин эшләгән мәктәптә балаларның яртысына якыны — татарлар. Безнең мәктәпнең барлык укучылары, бигрәк тә өлкән классларда укучылар, Муса Җәлил шигырьләрен бик яраталар. Ирина Габиен. Свердловск өлкәсе, 23 апрель. 1974 ел. Кадерле Рафаэль! Җибәргән китапларыгыз өчен зур рәхмәт Больницада яту сәбәпле, сезгә бик ■озак җавап яза алмадым... Аның каравы, китабыгызның икенче басмасын зур игътибар һәм кызыксыну белән укып чыгу өчен биредә вакыт та, мөмкинлек тә җитәрлек булды. Миңа ул, беренче басма белән чагыштырганда, алга таба зур адым булып тоела. Яңа, кызыклы нәрсәләр күп, бик күп. Мәсәлән, беренче дәфтәр, өченче батальон тарихы турында (Атнашов һәм Бухаровның анда взвод командирлары булу фактын гына алыйк), гомумән, Н. И. Лешкинның яңа табышлары, архив материалларындагы мәгълүматлар һәм башка күп нәрсәләр... Кызганыч, иллюстрацияләр, чыннан да, начар чыккан. Берничә төгәлсезлек киткән: Цоссен янындагы урын Рансдорф дип түгел, ә Рангсдорф .дип йөртелә, палачлар кеше җәзалаган өчен 30 марка түгел, ә 300 марка алганнар. Үз-үзеңә каршы килүгә бер мисал: 209 биттә «Аларны кем сатканын Муса белми иде», диелә. 179 биттә Муса үзе үк сатлык җанның исемен телгә ала. Беренче басма белән чагыштырганда, бусында материал системалырак итеп бирелгән... Миңа калса, тагы ике бурычны үтәп чыгасыгыз кала Җәлил турында балалар өчен документаль повесть язу һәм Муса һәм аның группасы турындагы барлык материалларны (үзегез туплаганнарын гына түгел) тәнкыйть күзе аша үткәреп фәнни хезмәт язу. Ялкынлы сәлам белән Леон Небенцаль. ГДР. Берлин. 2 май. 1974 ел. Кадерле Рафаэль! .. «Дружба народовмка кушымта төсендә «По следам оборванной песнимның чыгуы белән чын күңелдән котлыйм! Минемчә, яхшы басма һәм тиражы да — 220.000 — начар түгел. Димәк ки, борын салындырырга ярамый... Ни дисәң дә, әдәбият ул — китаплар... Сездән ике данә «По следам...» ала алсам, шат булыр идем. Берсе — истәлек язуы белән (традиция буенча) Нурекны төзүчеләргә, икенчесе — үзем өчен. Килештекме? Өйгә яки редакция адресына җибәр. Көтем! Сезгә иң изге теләкләр һәм уңышлар! Сергей Баруздин. Мәскәү. 18 ноябрь. 1974 ел. ♦ ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР «По следам поэта-героя» исемле китабыгызны күптән түгел укып чыктым. Китапның сызмаган, әллә нинди тамгалар, ничәмә-ничә төрле билгеләр куймаган, гарәп хәрефләре белән язмаган бер сау битен калдырмадым... Бер яктан караганда, бу — зур җинаять. Икенче яктан караганда, бер дә алай түгел. Китапны бик ихлас күңел белән, җентекләп укып барганда, офык буенча дәһшәтле һәм коточкыч, гадәттән тыш авыр һәм куркыныч Волхов фронты күренә. Җир үкереп яна... Сулар кайный... Кан дәрьясы ага... Җир өсте мәетләр, яралы солдатлар белән тулган. Шулар арасында, канга буялып, авыр яралы Муса ята... Явыз дошманга каршы тигезсез көрәштә һәлак булган ватандашларны күреп, йөрәк әрни, тын кысыла, тел тотлыга... Алга таба да дәһшәтле һәм фаҗигале хәлләр гел арта бара. Әсирләр, концлагерьлар, төрмәләр, совет әсирләрен җәзалаучы палачлар... Сезнең китабыгызны укыганда, үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы бер кеше итеп сизәсең. Шулай булгач, ничек аны сызгаламыйсың да, ничек аңа билгеләр салмыйсың?! Бу китапны салкын кан белән уку мөмкин түгел. Мин Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән сезнең китабыгыз аша таныштым. Алар- ның шигырьләре һәм җырлары миңа бик нык тәэсир итте, күңелемә май шикелле сеңеп, җаныма балдай ягылды. Героик образлары җанлы рәвештә гомергә онытылмаслык булып күз алдымда калачак. Гестапо дөяне энә күзеннән уздырган гадәттән тыш авыр шартларда Муса Җәлил һәм аның батыр йөрәкле иптәшләре фашизмга каршы көрәш алып баралар. Ахырдан шул көрәш юлында батырларча һәлак булалар. Ләкин аларның эше эзсез югалмый. Алар салган шул эз, ахыр килеп, немец халкын социализмның туры, киң юлына алып чыга. Фашистлар хурлыклы рәвештә җиңелгәч, аның бер өлешендә яңа демократик республика — ГДР төзелә. Бу гүзәл җиңүдә Муса Җәлилнең һәм аның сугышчан иптәшләренең дә өлеше шактый. Хәмзә Юмангулов. Ашхабад. 8 декабрь, 1974 ел. «По следам оборванной песни» исемле китабыгызны укып чыкканга ике айлап вакыт үтсә дә, һаман тынычланып җиткәнем юк. Күпме хезмәт салынган бу әсәргә! Сез укучыны Волхов сазлыкларыннан башлап шагыйрьнең гомере өзелгән Плет- цензее төрмәсенә кадәр алып киләсез, катлаулы язмышлы бик күп кешеләр белән очраштырасыз, үлемсез яңа геройлар белән таныштырасыз. Әсәрдә гел дөреслек, бер генә җирендә дә күпертелгән, шомартылган урын юк. Үзем сугышның ачысын-төчесен шактый татыгангадырмы, сугыш темасына язылган бик күп китаплар укыганым бар. Әмма бер генә роман яки повестьның да күңелдә сезнең язмаларыгыз шикелле тирән эз калдырганы юк иде. Сез халыкның сөекле улы Муса Җәлилне — батыр йөрәкле, эчкерсез, намуслы, гомеренең ахырына кадәр туган иленә, халкына хезмәт иткән, дошманга нәфрәт белән янган, үлмәс шигырьләр калдырган герой шагыйрьне — миллионнарга ачып саласыз. Безнең китапханәгә йөрүчеләрнең күпчелеге руслар. Муса Җәлилне белмәгән, аның «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләрен укымаган кеше юк диярлек. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңае белән, сезнең китаплар буенча укучылар конференциясе һәм герой шагыйрьгә багышланган әдәби кичә үткәрергә планлаштырабыз. Халидә Урманов а. Башкортстан, 26 декабрь, 1974 ел. Миңа элегрәк тә Муса Җәлил һәм аның «Моабит дәфтәре» турында укырга туры килгән иде. Ул чагында әле мин бик яшь идем. Хәзер менә, аның исемен ишетүгә, t күңелдә хөрмәт һәм горурлык хисе уяна... Ул безнең өчен гомерен биргән, ә гомер бит — кешенең иң кадерле нәрсәсе. Муса Җәлил бик аз яшәгән, ә күпме эш эшләр гә өлгергән! Аның шигырьләренең һәр сүзе шагыйрьнең зур йөрәге турында сөйли. Сезнең китапта аның безгә килеп җитмәгән шигырьләре турында укыганда күңелләр сыкрап куя. Гитлерга да. чиксез корбаннар китергән сугышка да тагын бер кат ләгънәт укыйсы килә... Гильотина хакында язылган урыннарны күз яшьсез укып булмый. Мондый вәхшилеккә исем юк... Наташа Немченко. Кривой Рог. 29 декабрь. 1974 ел. Миңа Муса Җәлилнең батырлыгы турында элегрәк тә укырга туры килгәне бар. Тик алар аерымаерым өзекләр генә иде. Ә сезнең китапта барысы хакында да тулы һәм эзлекле итеп сөйләнә. Мин шигырь укырга бик яратам, әмма Муса Җәлил шигырьләрен тыныч кан белән уку мөмкин түгел. Аның әсәрләрен укыган саен, мин аның ныклыгына һәм батырлыгына сокланам. Үлем карары чыгарылганнан соң да шигырь язу өчен нинди зур ихтыяр көченә ия булу кирәк! Кызганычка каршы, бездә беркайдан да М. Җәлил шигырьләрен табып булмый. Сезгә зур үтенечем бар: аның шигырьләр җыентыгын табарга булышсагыз иде. Сезнең Язучылар союзында аның рус телендә чыккан шигырь китаплары бардыр?.. Түземсезлек белән җавап көтәм. Владимир Григорьев. Омск өлкәсе, декабрь. 1974 ел. «По следам оборванной песни» (нинди әйбәт исем!) дигән китабыгыз төп геройның язмышы һәм зурлыгы белән генә түгел, ә бәлки искиткеч кайнарлык, үз-үзеңне, йөрәгеңне һәм акылыңны аямыйча язылган булуы белән дә сокландыра. Трагик һәм бөек героегыз эзеннән йөргәндә ничек дулкынлануыгызны, сез кичергән сагыш һәм хисләрне бик ачык күз алдына китерәм. Миңа китапның композициясе дә яңа һәм оригиналь тоелды, урыны-урыны белән сез тасвирлап барасыз, ә каймакта турыдан-туры укучыга мөрәҗәгать итәсез, уйланасыз, фактларны янәшә куеп карыйсыз, кайчак үз-үзегезне (алдагы китапларда әйтелгәннәргә өстәп) тулыландырасыз, кайчак бәхәсләшәсез яки раслыйсыз. Тәэсир искиткеч, хакыйкатькә хыянәт иткән бер генә урын да юк. Мария Прилежаева. Мәскәү. 13 февраль. 1975 ел. Китабыгыз өчен рәхмәт. Кызыклы һәм һәр яктан мактауга лаек ул китапны укучылар җылы каршылады, дигәнсез. Бу хәбәр мине бик шатландырды Котлыйм. Борис Полевой. Мәскәү. 5 март, 1975 ел. «Орбита» системасы буенча Муса Җәлилгә багышланган тапшыруны карадым (28 февраль, 1975 ел). Кирәкле һәм яхшы эшләнгән тапшыру. Муса Җәлилнең геро- ик көрәше яшьләрне анабыз Ватанга чиксез бирелгәнлек рухында тәрбияләргә булыша. Безнең яшьләр көрәшче, коммунист, шагыйрь, Советлар иленең гражданины Муса Җәлил эзеннән баралар... М. Җәлилгә багышланган тапшыруларда халык көйләрен һәм шагыйрь сүзләренә язылган җырларны да ишетәсе килә, бу— тапшыруларны һичшиксез баета тешәр иде. Ибраһим Чыңгыз. Владивосток. 6 март. 1975 ел