КАҺАРМАН ШАГЫЙРЬГӘ ҺӘЙКӘЛ
Казакъ шагыйре Җубан Молдагалиев 1956 елда > Җыр турында җыр» исемле поэма яза. Билгеле булганча, аның бу әсәре тугандаш татар халкының атаклы шагыйре Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган. Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгын һәм үлемсез шигырьләрен дөньяның барлык илләрендә яхшы беләләр. 1942 елның җәендә, Волхов фронтындагы каты сугышлар вакытында, шагыйрь авыр яралана. Аңын җуйган Җәлилне фашист палачлары әсир итәләр һәм концлагерьга ябалар. Ләкин шагыйрь анда да югалып калмый. Үлем лагерендагы тоткыннар арасында яшерен эш җәелдерә, ялкынлы сүзе, дошманга нәфрәт тулы шигырьләре белән аларны гитлерчыларга каршы көрәшкә өнди, фашизмга каршы көрәшүче яшерен оешма төэи, партизаннар белән элемтә урнаштыра, концлагерьдан күмәк качулар оештыра. Кызганычка каршы, аның бу эшләре фашистларга беленә. Нәтиҗәдә Җәлилне һәм аның иптәшләрен, үлем җәзасына хөкем итеп, Берлиндагы Моабит төрмәсенә китереп ябалар. Авыр төрмә шартларында ул үзенең атаклы «Моабит дәфтәре»н яза. Әйе, хәзер без Муса Җәлил турында, аның тоткынлыктагы тормышы һәм көрәше турында күп беләбез. Әмма илленче елларда, Җубан Молдагалиев герой шагыйрь хакында зур күлемле шигъри әсәр язарга җыенып йөргән көннәрдә, хәл бераз баш- качарак иде. Дөрес, геройлыгы бәхәссез. Аның ике ел дошман төрмәсендә утыруы, үлем җәзасына хөкем ителүе дә мәгълүм. Шуның белән бергә, шагыйрь биографиясендә ахыргача ачыкланып җитмәгән моментлар да шактый Мондый очракта ни эшләргә, нәрсәгә таянырга соң? Бердәнбер юл кала, ул да булса шагыйрьнең үз иҗатына таяну. Җубан Молдагалиев шулай эшли дә. Ул бик җентекләп һәм зур игътибар белен Мусаның әсирлектә язган шигырьләрен өйрәнә башлый, һәм тиздән бер нәрсәне аңлап ала: шагыйрьнең бөтен тормышы шигырьләрендә чагыла икән ләбаса. Шатлык-кайгылары һәм га- зап-сагышлары да, туган иленә һәм туган халкына чиксез мәхәббәте дә, дошманнарына булган нәфрәте дә Акрынлап поэманың төп идеясе ачыклана. Шагыйрьне әсир итәргә дә мөмкин, әмма шигырьне әсир итеп булмый. Шагыйрьне үтерергә дә мөмкин, әмма аның иҗаты — үлемсез. «Җыр турында җыр» шагыйрь иҗатының үлемсезлеген раслаган символик юллар белән башлана Муса Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре, таш капчыктан чыгып, туган илгә кайтып җитә һәм, трибунага менеп, шагыйрьнең фаҗигале язмышы турында сөйли башлый: Ә шагыйрь) Шагыйрь килмәде. Буш торды түрдә урыны. Шигыре залны иңләде Күңел кылына орынып: К Туган илем, үксез улың булып, Үләм инде читтә тилмереп. Яшем барсын сиңа елга булып. Каным шытсын кызыл гөл булып. Башкача әйткәндә, «Җыр турында җыр» авторы әсәр героеның күңелен, аның нечкә кичерешләрен Мусаның үз шигырьләренә таянып ача. Поэма юкка гына «Җыр турында җыр» дип аталмый. Сайрар кош кысынкылыкка түзә алмый, былбыл тынчу читлектә һәлак була. Шуның кебек, М. Җәлилнең төрмәдә язган шигырьләрендә, бу хурлыктан үлем артык, дигән юллар да очрый: Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем, бары гомрем Коллык белән төгәлләнмәсен! Тик әсирлектәге шагыйрь үз җаны өчен түгел, ә язган һәм язачак шигырьләре, аларның киләчәк язмышы өчен борчыла. Җубан Молдагалиев бу хисне шагыйрьнең монологы аша сурәтли: Ы Р Л А Р Ы М Сагыжымга доруктуңар. ырпарым. Ада-чуртка чечектелип саглаңнаңар. Чалбыыш биле хосталганы шипшип бердим, Айдың черге чурттаарыңар меңге болзун. Изиг нес дег бодалдарым. тура-соруум. Ийи караам арыг чажы ырларымда. Ынчангаштың кады алур. деңге чурттаар— Ырым-биле даады тудуш салымныг мен. Ынак чурээм. чонум чарлыын катай бодал, Ырларымны чалбыыш-биле тыигарган мен. Эргелнг ыр өңнүктерни тааладыр. Эрбенниг ыр дайзыннарны шугулдадыр. Кара чаңгыс дужун хараар кежик. дыштан Хая кернуп. бужарзынып шоодар мен. Ыры болза шынныг болгаш чүткул сиңген. Ынчангаштың демисежип, дириг чор мен. Амыдырал. сеолгу тыныш узулбээнде. Алые чурэзм таңгыракка шынчы болур: Ада-чуртка ырларымны ергуп чордум, Амы-тыным Ада-чуртка бегун туттум. Часкы салгын арыын тынып, ырлап чордум. Терэзн чурт дээш тулчуп тур*аш. ырлап чордум Шаажылакчы мези туткаш. арнып турда. Дескел билбес сеолгу ырым бижип кагдым. Ыры мени хосталгага чаңчыктырган. Ыры меня тулчуп тургаш. олзун диген. Өйлуг назым чонга ырлап, бараалгаан мен. Өлумүм-даа демиселдиң ыры апаар. 1943 ч. ноябрь 26. Тува теленә А. Д а р ж а а тәрҗемәсе — Эзләсә мине кем дэ кем, Байрагы итсен шигьремне. Шигъремнең сүтсә йомгагын, Серләрен ачар гомремнең. Җ Молдагалиев әсирлектә, төр» мә камерасында газап чиккән шагыйрьнең үз ватанына, газиз халкына, туган-үскән җиренә булган мәхәббәт хисен ифрат оста һәм тәэсирле итеп сурәтли. Дөньяда илне ярату хисеннән дә көчлерәк тагын ни бар икән?1. Шул хис шагыйрьгә иң кыен чакларда яшәү көче биргән, шул хис таш диварлы караңгы читлектә нурлы шигырьләр яздырган. Туган җир, ерак калдың син, Якын тик үзең хәзер дә, Ерак син —чөнки кул җитми, Якын син —чөнки хәтердә! Кысан таш бүлмәдә яткан шагыйрьне хыялы туган җиренә алып кайта. Ә анда сабан туе гөрли. Гармунчы егет гармунын сузып җибәрә, кызлар биергә чыга. Бер читтә «Галиябанумны җырлыйлар. «Иркәм» дип куйды пышылдап, Сизмичә тоткын үзе дә. Сагынган җирләр тагын да Күренде төсле күзенә. Шагыйрьнең ерактагы иленә, ватандашларына будган мәхәббәте, кайнар тойгылары Йһм сагыну хисләре «Моабит дәфтәреиндәге тетрәткеч шигырьләре белән кушылып китә: Калса да тәнем ят җирдә, Кайтачак илгә йөрәгем. Ике үлем юк. Җыр гына Үлмәсен,— тик шул теләгем! Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә утырганда язып калдырган васыятендә шундый юллар бар: «...Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра... Әгәр бу китап кулыңа төшсә, сугыштан соң Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул! Муса Җәлил, 1943, декабрь» «Җыр турында җырвда васыятьнең йөрәкне сулкылдатырлык монологка әйләнүен күрәбез. Шагыйрь җанын, аның үзеннән соң калган әсәрләре өчен хафалануын шагыйрьдән дә артык кем төшенсен?! Җ. Молдагалиев үз әсәрендә гаять отышлы алым тапкан. Ул тоткын шагыйрьнең омтылышын һәм тойгыларын романтик төсмерләргә төреп биргән. Поэманың тагын бер үзенчәлеге өнә шунда булса кирәк. Ватаны, хапкы өчен утка керергә әзер торган Муса дошманына карата рәхимсез һәм аяусыз. Хөкем ителеп, сәгатьләп-минутлап үлем җәзасын көтеп ятканда, 1943 елның ноябренда. шагыйрь «Катыйльгә» дигән шигырен яза: Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә. Кирәк икән, үләм аягүрә. Балта белән башым киссәң дә. Поэма авторы Муса Җәлил шигырендәге бу юлларны тагы да үстергән, әсәрдәге каһарманлык мотивларын яңарта, тулыландыра төшкән. Менә беренче бәрелеш. Гестапо залиме тоткын шагыйрьне тозакка төшермәкче. Ул аны илен, халкын сатарга димли. Безнең белән хезмәттәшлек ит, үзең дә исән-сау калырсың, хатының, балаң белән дә күрешерсең, ди. Мусаның йөзендә мыскыллы караш, ә күзләрендә әйтеп- сөйләп бетергесез нәфрәт: Нәфрәтле үткен күзендә Күз нуры түгел, ут яна; Ут түгел, аннан каһәрләп Дошманга мең-мең ук ява. Мыскылы көлү — шагыйрь күңелендәге эчке хисләрнең тышка бәреп чыгуы, аның фашист палачларына чиксез нәфрәте ул. Мыскыллы көлү, нәфрәтле караш, ук шикелле, дошман күкрәгенә барып кадалып, аны тетрәнергә мәҗбүр итә: Коралым бирсәң, бел дә тор. Атармын төзәп башыңа. Каләмем бирсәң, бер шигырь Язармын кабер ташыңа! Бу строфа үзенең тапкырлыгы, үткенлеге һәм тирәнлеге белән аерылып тора. Ул дошманга юнәлгән нәфрәт утын тагын да дөрләтә төшә. Мыскыллы көлү, ике кырпы алмаз кылычка әйләнеп, орынган җирен яраламый калмый. Шул ук вакытта бу юллар поэма героеның куркусыз һәм тимер ихтыярга ия кеше булуын да раслый. Шагыйрь образы алдагы бүлекләрдә яңа сыйфатлар белән тулылана, тагын да ачыклана бара. Тоткын шагыйрьнең тормышы һәм фашизмга каршы көрәше Җ. Молдагалиев поэмасында шактый тулы сурәтләнә Уйланып Муса төнката Шигърият утын яндыра, — Җырыннан үреп такыялар. Баракта «Яфрак» яудыра. Соңгы юлдагы «яфрак» сүзе листовка мәгънәсендә алынган. Фашистлар, шагыйрьне әсир итсәләр дә, аның көрәш рухы тулы шигырьләренә богау сала алмаганнар. Төрмәдә дә шагыйрь фашизм белән якалаша, шигыре белән, корычтай ихтыяр көче белән көрәшә. КАП АН КАМ БАРОВ ф КАҺАРМАН ШАГЫЙРЬГӘ ҺӘЙКӘЛ Казакъчадан Т. ӘЙДИ тәрҗемә итте* bir bP«WPP. l?Lp &|>[bjiG bd uiGbgplq I|p6p|>u intulf, ' w’juiupfipruil. h’np Gbp^GjiuGp, pnpj qqmgdniGp, wqG|>i| pug. I’Gfc np ntGbd* i|uiniuhlq bd < l.q fiiuilbui. I*t« qnip dbnGl.p' bu l|dbnGbd iInnuigt[iuA. Ill pb uiiqpt.p' l|tuu(pbil )iiu fipiuduiGiu( ql.piuqnqG, I'J bpqp Ujuipq pGlfbpnou t qiupqniplq, 4’.iuG|> uiGquiiI Kwqpbi t G*« pjGuidmGs t u }bd niqnid nj IguipGunnli |uGqnipj»iG, 11} uiGG.-’iuG l.powGl|nip]niG w^fu-upfiniit, I'pq bd niqnid' Gjiluipuiuilunu li uippntG, O-piu fiiuiltup bd bu, u|iuj|>uipniil: t-'u }bd qpdfi fill bpqmilp RuiumuitnniG' 1*1. |iil uipjiuG ilbpsfiG IpupfqG niqbGui, SnGniil I |i pt,q pjmp Upql.p (>il unipp uiniG, 4|>Jiu pbq bd tquiGpu muiifiu luGfuGiu: hpqniil h|i* qqiuim( jniGjp qiupGuiS, t’pqntd l;|i' Gbmi|nid IjnQp pbq Giuduip, lAliu* ilbpytiG lipqu bd qpntd liuiqpuilpuG' 4||uhu Црш rpufiG|> l|iug|iGG lupliuii(iun: IJ.qunnnipjniG unifnpbgpbg bpqu |t;.. l-pqu t Цп}пиГ ilbnGbl diufinQ l|uip|u<|i, Urupp bpq quipSuift* IguiGpu uqpi(l.q ■« ip«i|ii|i.\ pnq diufiu npujbu l.pq fi 26 Gnjhdpbpfi, 1943 p. 0-u.pqd. АЩ.РҺЦ UIMJJft, Әрмән теленә Г. Севан тәрҗемәсе Акрынлап көннәр үтә, көн үткен, саен, таш камерага ябылган Мусаның гомере кыскара, айбалта күтәргән җәллад якынлаша. Әсир шагыйрьнең үз ватанына, халкына, сөйгән ярына багышланган соңгы шигырьләре безнең күңелләрне тетрәтә. Юллый ир соңгы сәламен: «Саф булды җаным, веҗданым, Күрсәм дә әсир хурлыгын, Җан саклап антым бозмадым». Бу юллар Муса Җәлилнең «Ышанма» дигән үз шигырендәге фикерләр белән аваздаш яңгырый. Шагыйрьнең ватаны, халкы белән саубуллашу монологы исә— «Җыр турында җыр»- ның иң тәэсирле, иң уңышлы өлеше. Шагыйрь аңлы рәвештә Мусаның, үлемен тасвирламый, моның белән ул мәңгелек иҗат калдырган патриот шагыйрь үлми, дигән хакыйкатьне раслый. Муса Җәлил совет кешеләренең хәтерендә мәңге исән, уз сүзләре белән әйткәндә, ул—халкы яшәгәндә үлемсез. Фашизмга каршы көрәшкә бөтен прогрессив кешелек дөньясы күтәрелә, аның белән алыш тик сугыш кырында гына түгел, җир йөзенең һәр тарафында, Муса җәфа чиккән лагерьларда һәм төрмә камераларында да бара. Әсирлектә, аның белән бергә, Европа, Азия һәм башка материкларның иң яхшы уллары һәм кызлары иза чигә. Алар да бу төрмәләргә фашизмга каршы көрәшкән өчен ябылганнар. Халыкара көрәш масштабы поэманың пульсын катырак тибәргә мәҗбүр итә. Үлем җәзасына хөкем ителгән шагыйрь барлык халыкларның азатлыгы өчен көрәшергә кулына корал алган. Җыйнак кына лирик поэманың киң масштабл ьилыгы аның эпик характерын да көчәйтә төшкән. Әсәрнең эпик сулышы шагыйрьнең төрмәдәге һәрбер хәрәкәтеннән, көрәшеннән, ялкынлы шигырь юлларыннан, диалоглары һәм монологларыннан да анык күренә. Эпик нигездә әйтелә торган уй, бирелә торган хисләр лирик гәүдәләнешен таба. Поэмага драматизм хас. «Җыр турында җырида эпик, лирик, драматик элементлар, үзара кушылып, бер бөтен хасил итә. Боларның бердәмлеге совет патриотының, ялкынлы шагыйрьнең характерын, рухи көчен һәм ихтыяр ныклыгын калку төстә сурәтләүгә хезмәт илә. «Җыр турында җыр» Җубан Молдагалиев иҗатында яңа бер биеклек булды. Шуның белән бергә, бу дастан Бөек Ватан сугышы темасына илленче елларда языл- чн казакъ поэмаларының да иң әйбәтләреннән санала.