ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ФӘННИ киңәшмә 13—14 ноябрьларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы конференц-залында хәзерге әдәбият фәне һәм тәнкыйтенең актуаль методологик мәсьәләләренә багышланган фәнни-теоретик киңәшмә булып үтте. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, Татарстан язучылар союзы һәм Казан дәүләт университеты тарафыннан үткәрелгән бу киңәшмәдә, Казан галимнәреннән тыш, Мәскәү, Уфа, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән килгән әдәбиятчылар катнашты. Филология фәннәре докторы, профессор й. Нигьмәтуллина- ның «Системалылык ысулы һәм татар әдәбият фәне», филология фәннәре доктары, профессор X Госманның «Хәзерге әдәби процесста әдәбият фәне белән тәнкыйтьнең үзара хезмәттәшлеге», филология фәннәре докторы Г. Халитның «XX йөз башы татар әдәбиятының методларын һәм стильләрен өйрәнү мәсьәләләре», филология фәннәре кандидаты Р. Бнкмөхәммәтовнын «Хәзерге әдәбият фәнендә милли һәм гомумсовет әдәби закончалыкларны өйрәнү», филология фәннәре кандидаты А. Әхмәдуллин- ның «Хәзерге татар әдәбият фәне һәм тәнкыйтенең кайбер актуаль мәсьәләләре», филология фәннәре кандидаты X. Кур- батовның «Матур әдәбият телен структур- системалы өйрәнү», филология фәннәре кандидаты Ш. Абиловның «Урта гасыр татар әдәбиятының иҗат методын өйрәнү мәсьәләләре», филология фәннәре кандидаты Т Галиуллннның «30 нчы еллар әдәбият фәне һәм тәнкыйтен өйрәнүнең кайбер методологик мәсьәләләре», филология фәннәре кандидаты Ф Мусинның «Стиль мәсьәләләре», филология фәннәре кандидаты Р Ганиеваның «Төрки әдәбиятларда иҗат методы мәсьәләләре», филология фәннәре кандидаты Ф Хатиповның «Хәзерге тәнкыйтьтә әдәби әсәрне бәяләү критерийлары» дигән докладлары тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Докладлар буенча фикер алышуларда филология фәннәре докторы Н Юзиев, филология фәннәре кандидатлары Б. Гыйззәт, Ф Сафиуллина, X Миңлегулов һәм башкалар катнашты. КӨН ТӘРТИБЕНДӘ — ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕ Узган елның ноябрь аенда Татарстан язучылар союзы. Мәгариф министрлыгы һәм китап нәшрияты белән берлектә, татар мәктәпләре өчен чыгарылган әдәбият дәреслекләрен тикшерүгә багышланган зур сөйләшү уздырды. Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы Ф. Ганиева, филология фәннәре кандидатлары М. Мәһдиев, Р. Мостафин, X. Миңлегулов һәм Ш Садретди- новлар гамәлдәге әдәбият дәреслекләре турында докладлар ясадылар Фикер алышуларда филология фәннәре докторлары Г. Халит, И. Нуруллин, X. Ярми, филология фәннәре кандидатлары Ф Хати- пов, Ф Мусин, М. Җәләлиева, А. Әхмә- дуллин, Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе Г. Ахунов, Татарстан мәгариф министры урынбасары Р. Гали- әхмәтов, министрлыкның дәреслекләр бүлеге хезмәткәре И. Әүхәдиев, Татарстан китап нәшрияты директоры Г. Шәрәфет- динов, нәшриятның өлкән редакторы Н. Мәжитова, әдәбият укытучылары Б. Хафизова һәм В Хажиев иптәшләр катнашты. Алар докладларда кузгатылган мәсьәләләрне тагын да ачыклый һәм тирәнәйтә төштеләр, докладчыларның аерым фикерләре белән бәхәскә керделәр. ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КИҢӘШМӘСЕ Казанда эшче авторларның беренче республика киңәшмәсе үткәрелде. Татарстан' язучылар союзы, ВЛКСМ өлкә комитеты һәм профсоюзларның Татарстан өлкә советы тарафыннан оештырылган бу киңәшмәдә Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм республикабызның башка промышлеиность үзәкләрендә яшәүче авторлар катнашты. Эшче авторлардан М. Газизов (Чаллы), X. Хөснуллнн (Чаллы), Э. Мостафин (Казан), М. Каюмов (Казан), Р. Хисмәтул- лин (Түбән Кама), Р. Вәлиуллин (Лени- ногорск), А. Хәсәнов (Лениногорск) Р. Имаев (Түбән Кама), Сәетбатталов (Түбән Кама), Н. Гыйматдинова (Казан) һәм Р. Лотфуллиннарның (Чаллы) шигырьләре, хикәя, повестьлары, очерклары, тәнкыйть мәкаләләре тикшерелде. Алар танылган язучылар һәм артистлар белән очраштылар, төрле темаларга лекцияләр тыңладылар, промышленность предприятиеләрендә булдылар, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ, ӘДӘБИ ТҮГӘРӘКЛӘРДӘ Татарстан язучылар союзы каршындагы проза секциясенең октябрь ахырында уздырылган утырышы М. Насыйбуллин ижа- тын тикшерүгә багышланды. «Азат хатын» журналының жаваплы секретаре Г. Шәрәфетдинов утырышта катнашучыларны- М Насыйбуллинның иҗат эшчәнлеге белән таныштырды. Фикер алышуда Ә. Еники, Ф Хөсни, А. Расих, Б Камалов. М. Мәһ- диев, X. Сарьян һәм башка язучылар катнашты. Алар яшь прозаикның әсәрләренә төпле анализ ясадылар, файдалы киңәшләр, эшлекле тәкъдимнәр әйттеләр. М. На- сыйбуллин каләмдәш дусларына иҗат планнары турында сөйләде. Шагыйрьләр секциясенең 26ноябрьда уздырылган утырышында сүз яшь шагыйрь Г. Садә ижаты турында барды. Утырышта Ә Исхак, И. Юзеев, Р Гатауллин, Роберт Әхмәтжанов, Г. Рәхим, Р Мингалимов һ. б. чыгыш ясады. Алар Г. Садә шигырьләренең уңай һәм кимчелекле якларын билгеләп үттеләр. «Казан утлары» журналы каршындагы яшь рецензентлар түгәрәгенең чираттагы утырышы бүгенге әдәбият турында фикер алышуга багышланган иде. Әдәби бәхәс төсендә барган сөйләшүдә түгәрәк членнарыннан Ф. Макаев, М. Вәлнев, М. Галиев, Т Әйди, Р. Абдуллина, Н. Гамбәров, Р Ннзамнев, Ә. Мәхмүдов, Ф. Низамова һ. б. катнашты. Алар бүгенге әдәбият турындагы кызыклы фикерләре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар. Бәхәскә йомгакны журналның тәнкыйть бүлеге мөдире Ф Миңнуллин ясады. Шул ук түгәрәкнең 5 ноябрьда уздырылган икенче бер утырышында яшь тәнкыйтьчеләр күренекле язучыбыз Ә. Еники белән очраштылар. Ул яшьләргә бүгенге татар әдәбияты һәм үз ижаты турында сөйләде, түгәрәк членнарының бик күп сорауларына җаваплар бирде. ЯҢА КИТАПЛАР Узган ел Мәскәүнец «Современник» нәшрияты төрле милләт шагыйрьләренев Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләрен басып чыгарды. «Ради жизни на земле» дип исемләнгән бу җыентыкка татар шагыйрьләреннән М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г Кутуй, С. Хәким, С. Баттал һәм- 3. Нури шигырьләре кергән. Анда шулай ук һәр авторның кыскача биографиясе һәм фоторәсеме бирелгән. Сухумидагы «Алашара» нәшрияты Абхазиянең халык шагыйре Дмитрий Гулиа- нын «Безнең партия» дигән шигырен, илебездәге 43 милләт теленә тәрҗемә иттереп, аерым китап итеп чыгарды. Бу шигырьнең татарчасы шагыйрь Зәки Нури тәрҗемәсендә бирелгән: Табигатьнең чиксез зур көче бар — Җир тетрәтә, таулар ишә ала. Партиянең көче аннан да зур, Ул көчтән тау хәтта үсә ала Табигатьтә туган яңа диңгез Меңәр еллап шаулый-ярсый ала. Ә Партия исә ел эчендә Шундый диңгез тудыра-ясый ала Күктә балкый зур һәм нурлы кояш. Матур итеп җирне яктырта ул. Партиянең эше аннан да зур — Күңелләрне ямьли, яхшырта ул. Галәм чиксез — аның кинлекләрен Һичбер кем дә үлчи-иңли алмый. Партияне сөю аннан зуррак — Киң галәмгә күңел тиңли алмый. Кояш белән һава — аерылгысыз. Партия һәм халык — бердәм, бергә. Кояш сүнсә, тормыш булмас иде, Партиясез яшәп булмый җирдә. «Татарстан яшьләре» газетасы каршын- дагы «Яшьлек» әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышында Н. Шакиров, Г. Гатауллин, Ф Шәйдуллнн, X. Ильясов шигырьләре тикшерелде. Укылган әсәрләр турында фикер алышуда яшь тәнкыйтьче М. Вәлнев, шагыйрьләр Р. Вәлнев, Р. Мнң- нуллнн, Г. Садә, Р. Хәйретдннов һ. б. катнашты. ЯЗУЧЫЛАРГА БҮЛӘК Авыл халкына культура хезмәте күрсәтүдәге уңышлары өчен, Татарстан язучылар союзына СССР Культура министрлыгы, культура хезмәткәрләре профсоюзы үзәк комитеты, авыл хуҗалыгы эшчеләре һәм хезмәткәрләре профсоюзы үзәк комитетының вымпелы һәм акчалата премия бирелде. Мәскәүнең «Паука» нәшриятында шәрык халыкларының әкиятләре, мифлары тупланган «Книга о судах и судьях.. » дигән китап чыкты. Анда татар халкының да бер әкияте бар. Башкаладагы Политик әдәбият нәшрияты «Говорят погибшие герои» дигән җыентык чыгарды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә багышланган бу китапта герой шагыйребез Муса Җәлилгә зур урын бирелгән. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, ОЧРАШУЛАР Кырым өлкәсенең Ялта шәһәрендә «Язучылар — партиянең XXV съездына» дигән темага әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә илебезнең төрле республика һәм өлкәләреннән килгән әдипләр —И. Фоняков (Ленинград), Е. Карпенко (Киев), Җ. Әбдрәшев (Алма- Ата), М. Аврамчнк (Минск), А. Кравцов (Харьков), В Белоусов (Донецк). 3. Нури (Казан). И Данилов (Якутск), И Осьму- хин (Саранск), А. Балакаев (Элиста) — катнашты. * * Язучылардан Н. Дәүли, М Маликова, Г. Сабитов һәм М. Галиев республикабызның Саба районында булып кайттылар. Алар, районның күп кенә авылларында булып, кыр батырлары һәм мәктәп укучылары белән очраштылар, матур әдәбият сөючеләрне үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар. Татарстан Культура министрлыгы, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты, В. И. Ленин исемендәге китапханә һәм балаларның үзәк китапханәсе республикадагы балалар китапханәләре хезмәткәрләренең ике көнлек семинарын үткәрделәр. «Бала шәхесен тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле» дигән темага багышланган бу семинарның бер утырышында балалар язучылары Ш. Галиев һәм Л. Ихсанова катнашты. * Ташкентта яшәүче әдәбият галиме И. Зә- биров тугандаш Украинаның Львов һәм Запорожье өлкәләрендә йөреп кайтты. Ул әлеге өлкәләрнең бик күп промышленность предприятиеләрендә, мәктәпләрендә һәм пионер лагерьларында, колхоз һәм совхоз эшчеләре янында булды, аларга Муса Җәлил һәм аның батыр көрәштәшләре хакында сөйләде. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Узган елның октябрь аенда Әлмәт язучылары «Татнефть» берләшмәсе начальнигы урынбасары Үзбәк Саттаров белән очраштылар. Ул Татарстан нефтенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, алдагы бишьеллыкта нефтьчеләр алдына куела торган бурычлар турында сөйләде, язучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Утырышның икенче өлешендә Татарстан язучылар союзы каршындагы проза секциясенең җитәкчесе, танылган прозаик Атилла Расих үзенең иҗат тәҗрибәсе һәм иҗат планнары белән уртаклашты. * ♦ ♦ Бүлек язучылары берничә тапкыр колхоз һәм совхоз эшчәннәре янында булып кайттылар. Елховой авылының культура сараенда уздырылган кичәдә Г Афзал, Ю. Эминов, С Сөләйманова, С. Кальметов һәм яшь шагыйрь Г. Кашапов катнашты. Алар үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Кичәнең икенче өлешендә район культура йорты үзешчәннәре көче белән концерт куелды Шундый ук кичәләр районның Мәмәт, Кәләй, Нәдер һәм Яна Кәшер авылларында да уздырылды. * * ♦ Яна Кәшер урта мәктәбендә берничә ел буена әдәби-иҗат түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк белән тел-әдәбият укытучысы, шагыйрә К Булатова җитәкчелек итә. Күптән түгел Яна Кәшер мәктәбе әдәбиятчылары Әлмәт шәһәренең 1 нче номерлы татар урта мәктәбе каршындагы әдәбият түгәрәге членнары янында кунакта булдылар. Алар тәҗрибә уртаклаштылар, әдәби кичәдә яңа шигырьләрен укыдылар. ТЕАТР ҖӘМГЫЯТЕ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Казанның Актерлар йортында Бөтен- россия театр җәмгыяте Татарстан бүлегенең XIII республика конференциясе булды. Анда бүлекнең идарә председателе. ТАССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисткасы Р. Җиһаншина, ревизия комиссиясе председателе А. Юрусов отчет докладлары белән чыктылар. Фикер алышуларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш режиссеры, РСФСРның халык артисты Н. Даутов, балет солисты В Яковлев, ТАССРның халык артисты П. Масло®, ТАССРның атказанган артисты Б. Роскин, сәхнә ветераннары советы председателе Ф Саллави. Татарстан язучылары союзы идарәсенең председателе Г. Ахунов, Бөтен- россия театр җәмгыяте идарәсе члены В. Серков һ. б. катнашты. Конференция бүлек идарәсенең һәм ревизия комиссиясенең яңа составын сайлады. КОТЛЫЙБЫЗ Совет театр сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен СССР Верховный Советы Президиумы Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Фуад Ибраһим улы Халитовка СССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирде * * Сочида «Кызыл канәфер» дип исемләнгән халыкара җыр фестивале тәмамланды. Чили патриоты Виктор Хара истәлегенә багышлап уздырылган бу фестивальдә якташыбыз Р. Ибраһимов зур уңыш казанды. Португалия җырчысы Луиза Башту белән бергә, ул беренче премиягә лаек булды. Фәрит Яруллин истәлегенә багышланган симфоник поэмасы өчен, композитор Фасил Әхмәтовка РСФСРның Дәүләт премиясе бирелде. ТЕАТР ҺӘМ БАЛАЛАР 23 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр республикада «Театр һәм балалар» атналыгы уздырылды. В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры бинасында Бөтенроссия «Театр һәм балалар» атналыгын ачу тантанасы булды. ТАССР культура министры Ә. С. Миндубаев, ТАССР мәгариф министры урынбасары 3. Е. Михайлова. ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Р. 3 Баһаветдинова Бөтенроссия «Театр һәм балалар» атналыгының яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдәге роле турында сөйләделәр, атналыкны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур уңышлар теләделәр. Шул ук көнне республикабыз театрларында «Ачык ишекләр көне» үткәрелде. Якшәмбе көнне Казанның Актерлар йортында «Яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә театрның роле» дигән темага ата-аналар өчен конференция үткәрелде. Атналык көннәрендә нәни тамашачылар артистлар, режиссерлар, драматурглар белән очраштылар һәр театр бәйрәмгә яңа спектакльләр әзерләде. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры тамашачыларга Р. Щедринның «Канатлы ат» исемле балетын күрсәтә башлады. Әсәрне сәхнәгә балетмейстер Л. Исакова кунган. Декорацияләрне А. Кноблок ясаган. Дирижеры — Г. Арсенин. Казан курчак театрының рус труппасы сәхнәгә Н Фәттахнең «Кызлар тавының серләре» исемле әсәре буенча эшләнгән яңа спектакль чыгарды. Спектакльнең режиссеры — Р. Батуллин, художнигы — В Губ- ская. Көйләрне композитор С. Садыйкова язган. Әсәрне рус теленә Ә Хөсәенов тәр- жемә иткән. Атналык көннәрендә В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры Д. Родари әсәре буенча эшләнгән «Король чәчәкләре», һинд әкиятләренә нигезләнеп куелган «Чанду маҗаралары» һәм В. Розов әсәре буенча эшләнгән «Хәерле сәгатьтә» исемле спектакльләр күрсәтте. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бу көннәрдә «Тапкыр егет» һәм «Кол Гали» дигән спектакльләр барды. Театр артистлары шулай ук Питрәч районы балаларына культура хезмәте күрсәттеләр БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР 14 ноябрьда Казан дәүләт консерваториясенең актлар залында дирижер Равил Мартынов җитәкчелегендә ТАССР Дәүләг симфоник оркестрының концерты булды Анда СССР халык артисты, СССР Дәүләт премияләре лауреаты композитор Нәҗип Җи- һановның 6 нчы симфониясе беренче тапкыр башкарылды. АРТИСТНЫ ИСКӘ АЛУ Казанның Актерлар йортында җырчы Газиз Әлмөхәммәтовның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Журналист Ш. Рахманкулов тамашачыларны артистның тормыш һәм ижат юлы белән таныштырды. Танылган музыкант И һилалов, Татарстанның атказанган артисткасы С Садыйкова, композитор 3. Хәбнбуллин Газиз Әлмөхәммәтов турында истәлекләр сөйләделәр. Соңыннан сәнгать осталары көче белән концерт бирелде.