Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИШЬЕЛЛЫК ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА

Бишьеллыкның беек гигантлары һаман уса. һаман күккә таба үрелә. Башларыннан инде сез яшәгән Коммунизм кыры күренә... һ. Такташ. ишьеллыклар тарихы — совет халкының бөек җиңүләре тарихы ул. Бу тарихи елъязмага тугызынчы бишьеллык гүзәл сәхифәләрен язды. Билгеләнгән һәм хәл ителгән бурычлары белән бу бишьеллык ифрат үзенчәлекле булды. Аларны тормышка ашыруга актив катнашу, барлык совет кешеләре кебек үк, язучыларның һәм журналистларның да гражданлык бурычы булып әверелде Мәгълүм хакыйкать: совет язучысының, совет журналистының художестволы фикерләренә публицистик рух хас. Чөнки социалистик реализм методы, журналистиканың ленинчыл принциплары әдәбиятның һәм публицистиканың тормыш белән актив элемтәдә булуын, каләм осталарының дөньяны үзгәртел коруга турыдан-туры катнашуын күз алдында тота. Бишьеллык әдәбият, матбугат эшлеклеләре алдына югары таләпләр куйды. Публицистлар бу бишьеллыкта иҗат активлыкларын тагын да күтәрделәр, совет җәмгыяте, замандашыбыз, чорыбыз турында дулкынландыргыч әсәрләрне кыюрак иҗат итә башладылар Тугызынчы бишьеллыкның — героик чорыбызның елъязмасьж булдыруга «Социалистик Татарстан», «Советская Татария», «Татарстан яшьләре», «Комсомолец Татарии» газеталары һәм аларның авторлары да мәгълүм өлеш керттеләр. «Татарстан коммунисты», «Казан утлары», «Азат хатын» журналларының күп кенә сәхифәләре данлыклы бишьеллыкның, аның батырларының онытылмас биографиясе булып кабул ителде Татарстан китап нәшрияты публицистик рух белән өртелгән дистәләгән яңа китап өстәде. Күренекле язучыларыбыз, публицистларыбыз партиябез җитәкчелегендә совет халкы башкарган героик эшләрнең елъязмачылары, аларда турыдан-туры катнашучылар булдылар. Бу героик эшләрнең теп өлеше галиҗәнаб эшчеләр сыйныфына туры килә. Табигый хәл. Чөнки, партиянең XXIV съездында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Л. И. Брежнев әйткәнчә, илебездә эшләүче халыкның 55 процентыннан артыграгын эшчеләр тәшкил итә. Ләкин социалистик җәмгыятьтә эшчеләр сый Б ныфының урыны аның саны белән генә билгеләнми, бу сан экономиканың үсешенә, фән-техника революциясе темпларына карап үзгәрергә мөмкин. Эшчеләр сыйньгфы җәмгыятьнең төп җитештерүче кече булды һәм шулай булып кала. Аның революционлыгы, дисциллиналылыгы, оешканлыгы һәм коллективизмы социалистик иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасында аның җитәкче хәлен билгели. Әйтелгәннәр тулысы белән безнең республикабызга да кагыла. Анда эшчеләр сыйныфының яңа коллективлары формалашты. Әлеге вакыйгалар чорның елъязмасын тудырырга тиешле публицистлар һәм журналистларның игътибарыннан читтә кала алмый. Дөресен әйткәндә, аларның узган биш ел эчендәге иҗади активлыгы иң беренче чиратта КамАЗ төзелешен ни дәрәҗәдә яктыртулары белән үлчәнә дисәк тә, дөрес булыр. Алдан ук шуны искәртик, моңарчы без публицистика артта кала, очерклар язучы аз, кайбер әдипләребез, журналистларыбыз бу өлкәгә атлыгып тормый дип әйтә килдек, һәм бу сүзләрдә хаклык та юк түгел иде. Ә менә хәзер икеләнмичә раслый алабыз: тугызынчы бишьеллыкның гигант төзелешләре, коммунистик җәмгыять төзүче кешеләребезнең героик хезмәте публицистикага да шифалы йогынты ясады, аны күпмедер дәрәҗәдә алга этәрде. Хикмәт матбугатта урын алган публицистик язмаларның, очеркларның саны артуда гына түгел, ә иң мөһиме — сыйфаты яхшыра баруда. Һади Такташ моннан кырык биш ел элек шахтерлар тормышын күреп кайткач, «Донбасска баргач» дигән мәкалә язган. Бу язмада әйтелгән үткен фикерләр, Донбасста барган «бөек төзелешнең язучы алдына куйган бөек бурычлары» хәзер илебездә, безнең республикада, Чаллыда төзелә торган КамАЗ турында каләм тибрәтүче публицистлар, әдипләр өчен дә үрнәк булды. «Пролетариат язучысы,— дип язды ул чакта һ. Такташ,— әле төзелеп өлгермәгән, ләкин җиңелмәслек бер омтылыш белән төзелеп килгән бөек тормыш күренешләрен күрсәтү нигезендә безнең бүгенге идеалларыбызның җиңүләренең иртәсе белән меңнәрне кызыктыра алырга, аларны шул җиңүләр өчен булган көрәшләргә чакыра белергә тиешле. Моның өчен ул бүгенге социалистик экономиканың иртәсе алып килгән җиңүләрне айнык рәвештә алдан күрергә, меңнәрнең кул хәрәкәтләрен, уй-омтылышларын өйрәнергә, тормыштагы бөтен күтәрелешләрне, бөтен тайпылышларны аңлап, бөек төзелешнең һәрбер винтын карап, күреп үтәргә, һәрбер тәгәрмәченең хәрәкәте китергән энергиянең күләмен үлчәп үтәргә тиешле» Яңаны төзүне, иҗади хезмәтне, үз заманы героен, бишьеллыкның бөек гигантларын җырлаучы трибун һ. Такташның бу сүзләре язучылар, журналистлар өчен әйтерсең әле генә әйтелгән бүгенге теләкләр, наказлар булып яңгырады. Һади Такташның әдипләргә, шагыйрьләргә «тормыш якларына да күз салырга кирәк, Волховстройлар, Днепростройлар төзелә, шахталар машиналаштырыла. Нигә сез шуларны җырламыйсыз? Эшчеләр арасында ике-өч көн генә кунак булу җитми, язучыларыбызга уңышларыбызны айлар, еллар буенча өйрәнү... кирәк»2 , дип борчылып тәкъдим ясавы — безнең заман художникларына да ялкынлы мөрәҗәгать булды. * * * КамАЗ турындагы беренче очерклар хаклы рәвештә газета журналистлары тарафыннан иҗат ителде. Дөрес, алар әле беренче сынау, беренче эзләнү, беренче табышлар иде. Әмма беренче булса да, адымнары ышанычлы иде. Республикабыз газеталары башлап җибәргән бу агымга «Казан утлары», «Азат хатын», «Татарстан коммунисты» журналлары һәм аларның авторлары кушылды. Без бу мәкаләбездә тугызынчы бишьеллыкта республикабызның кайбер матбугат органнарында чыккан публицистик әсәрләр, редакцияләр алып барган эшләр, тәҗрибәләр турында сөйлибез. Иң беренчеләрдән язылган һәм берничә еллар ераклыгыннан караганда да башка очерклардан шактый өстен торган ике әсәрне билгеләп үтү урынлы булыр. Болар — 1 Һади Такташ. Әсәрләр. Татгосиздат. Казан. 1942 ел. 314 бит. 2 Һади Такташ. Әсәрләр. Татгосиздат. Казан. 1942 ел. 311—313 битләр. Диас Вэлиевнең «Хәрәкәттә — бәрәкәт»е һәм Равил Вәлиевнең «Каурыйлар чыныккан- да»сы. Д. Вәлиевнең очеркы КПССның Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Беляев, КамАЗ төзелеше начальнигының беренче урынбасары Евгений Батенчук, «Гидропроект» институтының техник бүлеге баш белгече И. Завалишин белән әңгәмә формасында язылган. Автор төзелешнең колачы, кешеләр язмышы, анда торган проблемалар турында әңгәмәчеләре белән бергә тирән уйлана, ул проблемаларны үз ф йөрәге, үз күңеле аша үткәрә. Журналист Равил Вәлиев очеркы турында сүз башлаганчы, шундый сорауга җааап бирәсе килә. Океан эчендә йөзгән кораб, аның кешеләре турында яр буенда утырып язылган очерк отышлырак булыр идеме, әллә шушы кораб эчендә язылганымы? Әлбәттә, икенчесе. Р. Вәлиев тә океандагы кораб турында ярда утырып язмый. Ул, Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң, В Мәүликов бригадасында гади ташчы булып эшли, коллектив кешеләре, аларның уй-омтылышлары, теләкләре, шәхси һәм коллектив тормышлары турында көндәлек алып бара. Авторның вакыйгаларга карата самими мөнәсәбәте укучы күңеленә тиз барып җитә. Аның очеркы, күп очеркларга хас булганча, геройлар биографиясеннән генә тормый Ул кызыклы итеп, кирәк урында юморны да оста кулланып, чын әдәби югарылыкта язылган. Әсәр хаклы рәвештә «Казан утлары» журналындагы елның иң яхшы әсәре дип кабул ителде һәм махсус бүләккә лаек булды. Язучылар арасында КамАЗ төзелеше турында иң актив һәм нәтиҗәле эшләгәне — Геннадий Паушкин. Төзелеш мәйданы иң беренче көннәреннән аның иҗат мәйданына әверелде. Ул газеталарда һәм журналларда КамАЗ кешеләре турында чын күңелдән дулкынланып язылган очеркларын бастырды. Ян Винецкийның «Советская Татария» газетасы битләрендә чыккан очерклар сериясе, М. Зарипов, Т. Сәгыйтов, Б. Камалов- ның «Казан утлары» журналында дөнья күргән очерклары да төзелешнең төрле якларын, төрле язмышларны яктырта. Журналист Р. Биктаһировның «Кубиклар» турында балладапсы Куйбышев ГЭСы төзелеше турында сөйләүдән башлана. Автор, әле ул вакытта кечкенә малай, кеше кулы һәм акылы белән эшләнгән эшләргә гаҗәпләнеп һәм сокланып карый. Менә 20 елдан соң ул Чаллыда газета хәбәрчесе булып эшли башлый. Ул күрә: Куйбышев ГЭСын төзүчеләрнең хезмәт батырлыгы монда дәвам итә. КамАЗ — беренче һәм сугыштан соңгы бишьеллыкларның гигант тезелешләре дәвамы, аны шушы төзелешләрдә чыныккан, тәҗрибә туплаган кадрлар һәм бүгенге яшь энтузиастлар төзи. Автор үз очеркында әнә шул фикерне үткәрә. Шунысы куанычлы, хәзер очерк авторларыбыз үз республикабыз чикләрендә генә дә бикләнеп ятмыйлар. Газеталар битләрендә, «Азат хатын», «Казан утлары» журналларында Себер нефтьчеләре, БАМ төзүчеләре турында да җылы гына язылган очерклар басылды. Алар арасында М. Маликова, К. Тимбикова, Н. Габдуллин тарафыннан язылганнары укучылар күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Хезмәт коллективларын туплауда, аларны халык эшенә тугрылык, коллективизм һәм интернационализм рухында тәрбияләүдә беренче бишьеллыклар геройларының хезмәт традицияләре гаять зур роль уйный. Алар кешеләргә эмоциональ йогынты ясау көченә мя. Шуңа күрә публицистларның өлкән буын хезмәт традицияләрен пропагандалаулары экономик һәм политик тәрбиянең мөһим бер өлеше булып матбугат тарихына керде. Бу эш беренче бишьеллык батырлары А. Стаханов, П. Кривонос М. Виноградова, А. Бусыгин, И. Гудовның КамАЗ төзүчеләргә хаты уңае белән аеруча көчәйде. М. Рафиков белән Р. Зәкиев «Батырлык каласы» исемле очеркта Магнитка батырлары, бу батырлыкның бүгенге яшьләребезгә эстафета булып күчүе турында язсалар. М. Әмирхановның «Шахта иленә сәяхәтпендә «Донбасс белән КамАЗ кул кысышты, дуслык дәвам итә» дигән фикер кызыл җеп булып ята. Бүгенге Чаллы—ташчылар һәм монтажчылар, механизаторлар һәм штукатурлар шәһәре генә дә түгел. Монда төрле профессия кешеләре яши. Күп кенә очерклар аларга багышланган. Язучы Әдип Маликов үзенең «Язмышлар» очеркында балалар бүлмәсе тәрбиячесе өлкән лейтенант Рәфика Фәхретдинова. ә журналист Д. Зөбәеро- ва врач Зәйтүнә Кашапова («Әманәт») турында хисләнеп һәм күңел җылылыгы белән яздылар. Публицистика өлкәсендә журналистлар һәм язучылар гына түгел, производство ШӘМСИ X AM МАТОВ ф БИШЬЕЛЛЫК ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА кешеләре үзләре дә актив катнаштылар. «Казан утлары» журналында 1974 елда бригадир Ә. Гайнуллин, балта остасы Ф. Хәбибуллин язмалары тәкъдим ителде. Ә. Гайнуллин үзенең язмасын көндәлек формасында кызыклы сюжет белән алып бара. Монда бригадирның үз бригадасы членнарына булган мәхәббәте, алар турында кай- гыртучанлыгы сизелеп тора. Әйе, баксаң, КамАЗ һәм аның кешеләре турында күңелгә барып җитәрдәй байтак очерклар һәм публицистик язмалар иҗат телгән икән. Әмма, алары белән бергә, КамАЗ төзелеше пульсын тоеп булмый торган очерклар да күренгәләде. Аларда кешеләрне уйландыра, борчый торган проблемалар да, гыйбрәтле язмышлар да юк. Алар үз алларына бер генә максат куялар: КамАЗ — ул бөтен союз күләмендәге гигант төзелеш, аны күккә чөяргә кирәк. Ни өчен яхшы, нәрсәне мактарга — бу сорауларга җентекле җавап бирәсе урынга, саннар белән гомуми нәтиҗәләр чыгарыла да геройларның биографиясе сөйләнә. Безне бүген очерк-иллю- страция, очерк-биография генә канәгатьләндерә алмый. Укучы публицистикада тирән гомумиләштерүгә ия булган зур фикер, тикшеренү, анализ күрергә тели. Эшчеләр сыйныфына багышланган очерклар арасында нефтьчеләр, химиклар, башка профессия кешеләре турында язылганнары да байтак. Нефть чыгаруның яңа алымнарын куллану, химия предприятиеләрендә куәтләрне сафка бастыру, хезмәт кешеләренең тәвәккәллеге, фидакарьлеге, алда торган проблемалар чагыла аларда. Бу уңайдан Д. Вәлиевнең «Җамалиевлар династиясепн аерым телгә аласы килә. Кайчандыр крестьян булган, бөек төзелешләр башлангач, Казан заводларына эшкә кергән, соңрак бөтен гаиләләре, хәтта династияләре белән эшчеләр булып киткән Җамалиевлар турында киң колачлы очерк бу. Автор монда күпләгән образлар галереясы тудыра, һәр персонажның уй-теләген, омтылышын, дөньяга карашын ача. Бүгенге тормышыбызга хас булган күренеш—крестьянның эшчеләр сыйныфы сафына басуы ышандырырлык һәм кызыктырырлык итеп бирелә. Акча өчен генә йөрүче түгел, ил байлыгын арттыру өчен бөтен көчләрен бирүче кешеләр болар. Хуҗи улы Вәлиәхмәткә болай ди: «Мин үләрмен, синең оныкларың, Нуриәхмәтнең оныклары үләр. Без бу җиргә беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма безнең намусыбыз мәңгелек! Менә шуңа күрә тормышта кешеләрчә яшәргә, аны үз кулларың белән төзешергә, әйбәт якка үзгәртергә кирәк...» Бүгенге совет кешесенең уй-фикерен, дөньяга карашын автор әнә шундый гади сүзләр белән калку итеп ачып сала. Рәхмәй Хисмәтуллинга үз очеркларында («Тирәннән чыккан шытымнар», «Бәйрәм белән, дуслар!», «Ялгыз торна күле») хезмәт кешесенең эчке зур дөньясын әдәби осталык белән ача белү хас. Без шундый чорда яшибез ки, шәхеснең үзе эшли торган коллективка йогынтысы арта бара. Публицистика бүгенге эшлекле кеше, аның тормышка актив мөнәсәбәте, производстводагы роле, җитәкче белән коллектив арасындагы мөнәсәбәт проблемаларына игътибарны арттырды. Болар, бер яктан, тормыш мәсьәләләре булса, икенче яктан, әдәбият һәм журналистика мәсьәләләре дә. Язучы һәм журналист Марсель Зарипов үз очеркларында әнә шул мәсьәләләргә аеруча нык игътибар итә. Ул нефтьчеләр турында да («Саран катламнар» хәзинәсе»), авыл хуҗалыгындагы техника прогрессы («Тавык кошмы, түгелме?»), фән кешесе турында да яза. Ул аларда проблемалар куеп кына калмый, кешенең, коллективның уг проблемаларны нинди юллар белән хәл итүеч бәян итә. Шуңа күрә геройлар биография юлларына кысылган җансыз персонажлар булып түгел, уйлана, эзләнә, көрәшә, җиңә торган тормышчан образлар булып алга килеп басалар. Аларда рухлану, илһамлану бар, фәлсәфи фикерләр, фәлсәфи нәтиҗәләр бар. Бу авторның узган елны август аенда «Казан утлары» журналында басылган «Киңлекләр» очеркына мөрәҗәгать итик. Бер караганда, кабатланган форма кебек. Автор Иделнең башланган урыныннан сәяхәтен башлый да, агым уңаена аска төшә-төшә, төрле милләт халыклары, төрле шәһәрләрнең үткәнен бүгенге белән чагыштыра. Лэ- кин чын публицист каләме белән язылган юллар сине үзенә җәлеп итә, уйландыра, илһамландыра. Автор Ватаныбыз уртасыннан аккан Иделне бөек дуслык символына әверелдерә. «Иделнең иң киң урыныннан узгаңда башка менә нинди уйлар килә: аерым-аерым гына агып ятсак, кечкенә инешләр кебек, без дә зур елгага әверелә алмабыз. Ә кө- чебезне бергә кушсак, юлында бернинди киртәләр белән хисаплашмаган Иделгә әвереләбез. Монда, Идел белән Кама кушылган урында, Тукайның тирән фәлсәфи фикерле шигъри юлларын тагын бер тапкыр күңелеңнән үткәрәсең һич бетәрме тарихи бу бергәлек! — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп» Халыкларыбызның дуслыгын, бу дуслыкның алга баруыбызның төп этәргеч көч булуын публицист М. Зарипов әнә шулай данлый. Авторларыбыз авыл эшчәннәрен дә онытмыйлар. Сибгат Хәким, Габдрахман Минский, Риза Ишморат, Барлас Камалов, Малик Хәмитов һ. блар бишьеллык батырлары, аларның күркәм эшләре турында язылган матур-матур очерклары белән сөендерделәр. Журналистлардан Р Максудов, Ф. Насыйров, Ш. Садыйков очеркларын да матбугатта еш күрергә мәмкин. Ләкин авыл хезмәтчәннәренә багышланган очерклар әле бертөрлерәк. Аларда күбрәк колхоз-совхоз җитәкчеләре турында языла һәм авыл ирешкән уңышларны санауга күп урын бирелә. Маңгай тире белән иген иккән, корыч машиналарны иярләгән, терлекчелек фермаларында эшләгән кешеләр турында йөрәк җылысы белән язылган очерклар күрәсе килә. Бу җәһәттән хөрмәтле язучыларыбыз тырышлыкларын арттыра төшсеннәр иде. Язучы Ф. Хөснинең хикәягә карата әйткән бер чагыштыруы бар: ул аны тыныч кына аккан елганың кискен бөтерелүгә күчкән урынына — чоңгылга тиңли. Публицистика тормыш елгасының, әнә шул әйләнмәле чоңгьил кебек, хезмәт белән яңарыш шавында кайнаган үзәгенә разведка ясау ул. Суны шулай шауларга, бөтерелергә мәҗбүр иткән эчке агым нинди икән! Ул шуны ачыклый, хәрби телгә күчерсәк, батальон разведкасы ролен үти. Ә менә батальон разведкасы мәгълүматларының полкта, дивизиядә бергә тупланышын хәтерләткән тагым бер күренеш бар: ул — көндәлек матбугатта урын алган публицистик әсәрләрне бергә туплап, я булмаса, нәшриятлар заказын үтәү рәвешендә китаплар чыгару. Бу инде бүген әһәмиятле, бүген хәл итәсе мәсьәлә-лроблемаларның, газета-җурналлар аша укучы күңеленә, зиһененә бер кат үтеп, бүген үк яңадан хәрәкәткә килүе, танылуы. Бу, бердән, аларның тормыш сынавын уңышлы үтүе, тормышта урын алуга хак яулавы, икенчедән, алгы рубеҗны алган сугышчының, һөҗүмне туктатмыйча, гел алга баруы, бурычны ахырынача үтәргә омтылышы. Мондый сугышчан, гел хәрәкәттәге китапларга — публицистика булсынмы, әдәби әсәрләрме — Татарстан матбугаты арсеналы, әйтергә кирәк, шактый бай. Шуңа Мәскәү нәшриятлары тәкъдиме белән башкала язучылары да керткән өлешне исәпкә алсаң. Татарстан турында тугызынчы бишьеллыкта язучылар, журналистлар чыгарган публицистик китаплар, брошюралар байтакка җыела. Мин, мәсәлән, шундыйларны өч дистәгә якын санадым. Ул китап-брошюраларның күзне тартырдай, күңелне җәлеп итәрдәй зәвык белән басыла башлавы да — матур күренеш. Иң элек, билгеле, әдипләрнең әдәбият һәм культурага кагылышлы җыентыкларын искә алгу кирәктер. Бу уңайдан Г. Бәширов, Ә. Фәйзи. Ф Хөсни, Н. Дөүли, Г. Ахунов һәм башкаларның публицистик мәкаләләрен туплаган җыентыкларны искәртеп үтәсе килә. Көндәлек әдәби процессны гомумиләштерү, татар совет әдәбиятының аерым-аерым мәсьәләләре хакында кызыклы, файдалы, тирән эстетик мәгънәгә ия фикерләр, аның үсеш үзенчәлекләренә караш, әдипләрнең иҗат тәҗрибәләрен күрсәтү ягьичнан өлкән буын язучыларының бу мәгълүм җыентыклары җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмады. Кыйммәте нәрсәдә соң аларның! Объективлык, критерийларның төгәллеге, хәзерге заман татар әдәбиятының, татар халкы культурасының, әдәби мирасның үзләрен кызыксындырган, борчыган, шатландырган якларына карашларының җитди, нигезле булуы — менә нидә. Авторларның күзәтүләре нигезендә һәрчак проблемалылык, көн таләбе ята. Язучы — безнең тормыштагы мөһим процессларга иҗади, ялкынлы катнашуның синонимы ул Бу карашның кыйммәтен үлчәр критерий — язучының кеше, халык, нл язмышы өчен шәхси җаваплылык хис итүе, ягъни гражданлыгы. ' «Казан утлары». 8 сан. 1975 ел. 125 бит. ШӘМСИ ХАММА ТО В ф БИШЬЕЛЛЫК ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА Халыкның хезмәт батырлыгы иҗат батырлыгына да чакыра. Язучылар көрәшкә чакырып кына калмаска, үзләре дә шул көрәшнең алгы сафында барырга тиешләр. Йөрәкләре, хисләре кушуы белән иҗатка омтылган язучылар бездә аз түгел. Бишьеллыкның мөһим төзелешләренә багышлап чыгарылган төрле җыентыклар, китаплар шул хакта сөйли. Г. Ахунов белән М. Зариповның «Без Казаннан, Иделдән» дигән киң масштаблы, тирән анализлы, Г. Паушкинның «Чаллы җирендә» дип исемләнгән, М. Хәмитовның «Егетлек» дигән очерклары җыентыгын, Д. Вәлиевнең «Көн артыннан көн», Б. Камаловның «Кулга-кул тотынып», И. Низамовның «Кул җылысы» дигән публицистик китапларын күздә тотам мин. Алар фикер һәм сүз һөҗүмен тугызынчы бишьеллыкны үтәү көрәшенең төрле өлкәләренә юнәлдерә. Алар нәрсәдән гыйбарәт соң? Промышленность, аның да Татарстанда кискен үсеш алган, илебез экономикасының мөһим бер состав өлеше булган нефть һәм химия тармаклары! Инде индустрия юлына күчә барган авыл хуҗалыгы. Әйткәнебезчә, идеология фронтының әдәбият, культура, яңа кеше тәрбияләү мәсьәләләре. Коммунизм төзелешенең экономик, социаль һәм рухи җирлеген шулай һәрьяклап тикшерү, язучыларыбызның бу бурычларны һәрчак күз уңында тотуы — алар- ның активлыгы хакында сөйли торган күренеш. Шунысы кыйммәтле: көннең, вакытның, чорның нинди генә актуаль, мөһим проблемаларын чагылдырырга алынмасыннар, язучы иптәшләр заман бурычларын чагылдыруга хезмәт иясе кешесе характерын гәүдәләндерү аша якын киләләр. Дөрес, публицистика байлыгыбызны күздән кичергәндә әле производство мәсьәләләренең технология анатомиясе белән артыграк мавыгу күренешләренә дә тап булгалыйсың. Бу бигрәк тә безнең чорның киеренке темпын калку чагылдырган КамАЗ төзелешенә багышланган очеркларда ешрак очрый. Алар китапларга да үтеп керә. Ләкин, куанычка каршы, күпчелек китапларда үзәккә социалистик чынбарлыгыбызның образы, аның көзгесе булган кеше — аның кичереше, уй-фикере, холык-фигыле, ихтыяҗы куела. Шушының тасвирнамәсе рәвешендә Г. Паушкинның «Чаллы җирендә» I дигән китабын тагын телгә аласы килә. Биредә язучының КамАЗ турындагы очерклары тупланган. Төзелешнең яңа башланган чагы. Күп журналистлар, язучылар республикабызның гына түгел, бәлки илебезнең дә күпме завод һәм фабрикаларын үз ихтыяҗына, үз ритмына буйсындырган бу комплекс турында масштаб белән гаҗәпсенү, саннарга, планнарга, машиналарга шаккату рухындарак язган бер заманны Г. Паушкинның очеркларында тасвирлау, өйрәнү объекты булып 70 нче еллар энтузиасты булган кеше алынды. Язучы үзе мөрәҗәгать иткән героен хезмәттә һәм көнкүрештә гәүдәләндерергә, күңел хисләренә чиертергә, психологиясенә үтеп керергә тырыша. Журналист И. Низамов җыентыгында2 да шул рухтагы очерклар тупланган. Производство үзгәрешләре, яңалыклар, зур-зур хезмәт күрсәткечләре аның очеркларында үзмаксат итеп, укучыны таңга калдыруны исәптә тотып искә алынмый. Саннар аның кулында кеше фидакарьлегенең көзгесе сыйфатында телгә алына. Үткән биш ел эчендә публицистика өлкәсендә билгеле бер үз ролен үтәгән китаплардан тагын М. Насыйбуллинның «Без капчыкта ятмый», «Төнге ату», В. Ихса- нованың балалар өчен язылган «Учаклар», И. Низамов төзегән «Түбән Кама — яшьлек шәһәре», Б. Камалов белән Җ. Кәлимуллинның «Дуслык таулар күчерә» дип аталган очерклар һәм язмалар җыентыклары да дөнья күрде. Публицистик китап һәм җыентыкларны күз алдыннан кичергәндә КамАЗга багышланган очерк, язмалар хакында ешрак сүз йөртергә туры килә. Язучыларның, журналистларның тормыштагы, тимерче миче сымаграк, кайнап-шаулап торган җиргә омтылышы аңлаешлы нәрсә. Алай да күңелдә беркадәр канәгатьсезлек юшкыны калганлыгын танымый һич мөмкин түгел. Китап һәм брошюраларның тема ярлылыгы үзен сиздерә. Татарстан китап нәшрияты чыгара килгән «Минем һөнәр» циклы брошюралары да бу тарлыкны киңәйтә алмый әле. Бу җәһәттән Д. Вәлиевнең «Көн артыннан көн», Б. Камаловның Буа районындагы «Коминтерн» колхозы хакында сөйләгән «Кулга-кул тотынып» дип аталган документаль повестьлары аерылып тора. Безгә менә I Г Паушкин. На земле Челнинской. Казань. 1971. • И. Низамов. Кул җылысы. Казан. 1975. шундый, авторларның хезмәт геройлары хезмәт коллективлары арасында яшәве нәтиҗәсе буларак иҗат ителгән документаль жанрдагы күләмле публицистик әсәрләр җитенкерәми. Хезмәт коллективларының социалистик ярыш ялкынында, бишьеллык бурычларын үтәүдә катнашуның күп тармакларына үтеп керү, шуны иҗади анализлауга корылган китаплар сорый күңел. Шушы уңайдан китап нәшриятыбызның матур бер инициативасын хупларга кирәк. Ул төзүчеләре Д. Вәлиев, М. Глухов, Р. Максудов * Е. Лисин булган альманах сериясе чыгара. (Билгеле, моңа охшашлы җыентыкларның J промышленность, авыл хуҗалыгы, фән һәм культурага кагылышлыларын да кулга - аласы килә.) Бу китаплар сериясе бишьеллык пәһлеваны — Кама автомобиль заводлары f комплексы төзелеше уңаеннан дөнья күрә башлады. «Камадагы батыр», «Батырады- = мы», «Батыр үр яулый» дип исемләнгән альманахларда төзүчеләр үзләре дә сүз ала 5 Китаплар эчтәлеге белән дә, фоторәсемнәр күп бирелүе белән дә — документал» £ Чын мәгънәсендә кирәкле, зур эчтәлекле хезмәтләр болар. — Үткән бишьеллыкта дөнья күргән публицистик китапларга бу кыскача күзәтү ахы- 2 рында бер проблемага игътибар юнәлдерәсе килә. Ул да булса, шушы китапларн-ь эшлекле анализлау мәсьәләсе. Әйтик, әдәби китапларның шактый өлеше рецензии £ ләмен, тикшерелеп киленә. Публицистикага караганнары исә игътибардан читтә кала Ч Хәер, кайбер әсәрләр көндәлек матбугатта чыккан очеркларны күзәткән чакта телгә £ алына алынуын. Ләкин сүз китаплар турында. 30 га якын публицистик җыентык — аз = түгел бит. Тәнкыйтьчеләргә зур җирлек бу. Язучы һәм журналистларның иҗат ит, “ гамәлләрен гомумиләштерү, матбугатыбыз публицистикасының йөзен, үзенчәлеген * халәтен, бурычларын аныклауга зур өлеш булыр иде ул, югыйсә. Тормыш пробле- ® маларының язучылар иҗатында ни дәрәҗәдә чагылуын билгеләү турыдан-туры иҗат X мәсьәләсенә, иҗат проблемаларына килеп тоташа бит. . I ♦ * X Александр Фадеев үзенең бер мәкаләсендә «Әдәби биографиям эшче газетасын- ~ да башлану белән горурланам» дип яза. Өлкән буын татар язучылары да шулай әйтә з- алырлар иде. Аларның күпчелеге республика гаэета-журналларында турыдан-туры 2 эшләгәннәр. Вакытлы матбугат белән бу иҗади дуслык бүген дә дәвам итә, үсә бара ~ Мисал өчен аларның «Социалистик Татарстан» газетасында хезмәттәшлеген алам Өлкән һәм урта, яшь буын язучыларыбызның публицистик чыгышлары, очерклары газетабыз битләрен бизәп киләләр. 1971 елда тугызынчы бишьеллыкның беренче елында ук язумы Л. Ихсанова газета укучыларга «Могҗиза» исемле публицистик мәкаләсе белән мөрәҗәгать итте. Ул анда коммунистик җәмгыятьнең материаль-техник базасын төзүдә могҗизалар күрсәтеп эшләүче хезмәтчәннәр турында рухланып язды. Драматург А. Гыйләҗев үзенең мәкаләсен «Тугызынчы» дип атады. Язучылар 3. Нури, А. Шамов, Б. Камалов, Г. Кашшаф, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни һ. б. публицистик мәкаләләр белән газета битләрендә чыгыш ясадылар Бу көннәрдә «Язучы һәм тормыш» дигән рубрика урынына «Язучы һәм бишьеллык» рубрикасы активлашты. Шул ук елны «Әдәбият-сәнгать» сәхифәсенең 10 февраль саны «Илһамыбыз — бишьеллыкка» дигән рубрика астында чыкты. Язучы, журналист — җәмгыятебезнең иң актив профессия кешесе. Шулай булгач, үэеннән-үзе аңлашылганча, ул тормышыбызның, яшәешебезнең төрле яклары белән * кызыксына, уйлана, фикер йөртә, борчыла. Партия, ил. халык өчен файдалы булган мәсьәләләр күтәрә. Бу уңайдан Г. Бәшировның «Социалистик Татарстанпда басылган «Исраф» исемле төпле, нигезле, ышандырырлык итеп язылган һәм укучыларны тм- рәнтен дулкынландырган публицистик мәкаләсен искә төшерәсе килә. Автор анда икмәк һәм экономия мәсьәләсен күтәргән иде. Мәкалә киң катлау укучыларда кызыксыну уятты. Газетага бик куп хатлар килде. Шулар нигезендә автор икенче мәкаләсен язып чыкты. А. Шамовның Татарстан табигате, аның кабатланмас урыннары аларны яңадан торгызу һәм саклау турында борчылып язылган «Аккошлар, кире кайтыгыз» мәкаләсен укучыларыбыз бүген дә хәтерлиләрдер. Әлбәттә, мондый публицистик чыгышлар республика җәмәгатьчелегендә фикер кузгата һәм аның шифасы .да булмый калмый. 16! >К У Газетабызда актив катнашучылардан — шагыйрь С. Хәким һәм прозаик Ф. Хөсни. Аларның чыгышлары укучыларыбыз тарафыннан көтеп алына. С. Хәкимнең «Кое янында сөйләшү» исемле язмасы бүгенге авыл, аның проблемалары хакында. Ул Арча районында гына түгел, республикабызның башка районнарында да бүгенге авыл турында мәсьәләне уртага салып сөйләшүләргә сәбәпче булды. Бу исә язучы һәм газета редакциясе максатка иреште дигән сүз. Шунысы куанычлы: газетада басылган язучы мәкаләләрендә әхлак проблемаларына тыгыз бәйле экономик һәм социаль бурычларның күп төрлелеге белән бишьеллыкның кешеләр психологиясен үзгәртүе, аларны яңача уйларга һәм хис итәргә, вакыйгаларны партияле позициядән торып бәяләргә омтылу күзаллана. Публицистика жанрларында актив эшләп килгән өлкән әдипләр сафына соңгы елларда сәләтле яшь язучылар, публицистлар И. Низамов, Р. Вәлиев, X. Хайруллин, Җ. Рәхимов һәм башкалар өстәлде. Алар һаман үзгәреп торган тормыш вакыйгаларыннан иң әһәмиятлеләрен сайлап алырга, аларны фәлсәфи һәм художестволы итеп фикерләргә сәләтлеләр. Алар совет чынбарлыгын расларга, укучыда яңа фикер уятырга тырышалар, хезмәт кешесен данлыйлар. Тик шунысы бар: кайбер урта һәм яшь буын язучылар сугышчан публицистика жанрларында әллә ни активлык күрсәтә алмыйлар. Мондый пассивлык аларның иҗат мәйданнарын чикли, бигрәк тә тормыш белән элемтәләрен йомшарта, ә кайчакта аларның бүгенге көннең иң әһәмиятле проблемаларын сиземли алу сәләтен киметә. Икенчедән, газетага тәкъдим ителә торган язмаларның сыйфатын нык яхшыртасы бар. Ник дисәң, байтак язмаларда дыңгычлап тутырылган сан һәм мисаллар арасыннан бүгенге геройның үзен күрә алмый калабыз. Газета укучылар очеркларда, әдәби әсәрләрдә бу кешеләрнең рухи яктан ничек үсүләрен, әхлак җәһәтеннән нинди дәрәҗәгә күтәрелүләрен, хезмәт процессында иҗтимагый аңнары үсешен, коммунистик җәмгыять төзүчеләргә хас сыйфатларның ничек тууын, формалашуын күрергә телиләр. Иҗат работнигы үзе һәр вакыт актив булганда, иҗади эзләнүләр белән яшәгәндә, тормыш белән даими элемтәдә торганда, республикабыз алдындагы бурычларны дөрес аңлаганда гына ышандырырлык һәм тәэсирле итеп яза ала. Әлбәттә, язучының активлыгы өстенә газета-журнал редакцияләренең оештыру эше дә өстәлергә тиеш. Шул чагында иҗат тагын да нәтиҗәлерәк, максатка юнәлгән- рәк була. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе партиябезнең XXV съездын каршылау көннәрендә «Язучы һәм заман герое» исемле рубрика ачып җибәрде. Бу рубрика астында бишьеллык батырлары турында язучыларыбызның очерклары һәм башка публицистик мәкаләләр биреп барыла. Язучылардан М. Садри, Б. Камалов, Ф. Шәфигуллин, беренчеләрдән булып, редакциянең үтенече буенча, командировкада булып кайттылар, һәм язмалары газетада басылып та чыкты. Иҗат работниклары белән мондый элемтә киләчәктә тагын да үстерелер дип ышанырга кирәк. Бусы — бер. Икенчедән, язучыларны газетага тарту буенча әдәби битләрнең роле мәсьәләсе. Мондый сәхифәләр инде 1956 елдан бирле чыгып килә. Хәзер аның гомуми саны 700 гә якынлашып бара. «Әдәбият-сәнгать» сәхифәләре укучыларыбыз арасында популярлык казанды. Укучыларыбыз күреп баралар: соңгы елларда «Әдәбият-сәнгать» сәхифәләренең һәркайсында язучының, тәнкыйтьченең яки сәнгать эшлеклесенең культура тормышыбыздагы иң әһәмиятле мәсьәләләренә багышланган мәкаләсе төп урынны алып тора. һәр сәхифә өчен бу — беренче таләп. Мондый мәкаләләрне сәхифәнең үзәге дияргә мөмкин. Ул — аны җитди, саллы, кызыклы итүче материал. Димәк, һәр сәхифәдә— язучы публицистикасы дигән сүз. Редакцияне бигрәк тә коммунист образын, хезмәт кешесен уртага куеп язылган, патриотик темага, кыскасы, гражданлык хисләре калку чагылган әсәрләр кызыксындыра. Сәхифәләр өчен проза һәм поэзия, сәнгать әсәрләрен сайлаганда без әнә шул таләпләрдән чыгып эш итәбез. «Илһамыбыз— КамАЗ тезелешенә», «Сүзебез сезгә, игенчеләр», «Язучы һәм тормыш», «Тормыш һәм иҗат работнигы» кебек рубрикалар чор таләбе җирлегендә туган рубрикалар. Өченчедән, «Түгәрәк өстәл янында сөйләшүвләр матур бер гадәткә әйләнде. Актуаль әдәби мәсьәләләр турында иҗат интеллигенциясен, киң җәмәгатьчелекнең фикерен тыңлау максаты белән иҗади дискуссияләр оештыруны, «түгәрәк өстәл янын да сөйләшүләр» үткәрүне без үтемле чара дип исәплибез. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе татар драматургиясе һәм театры, әдәбиятта проза жанры, татар поэзиясендә Тукай һәм Җәлил традицияләре буенча иҗади дискуссияләр һәм киңәшмәләр үткәрде. Редакциядә Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романы буенча язучылар, тәнкыйтьчеләр, тел галимнәре, археологлар, фольклорчылар катнашында зур сөйләшү булды. «Түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр» КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындаигы мөһим карарыннан соң тагын да җанлана төште. Шундый сөйләшүләрнең беренчесе, мәгълүм карар яктылыгында, республикабыз әдәбияты һәм сәнгате, аның эшлеклеләре алдында торган бурычларны тикшерүгә багышланды. Карар чыгуның икенче елында булган очрашуда алдагы елгы сөйләшүдә кузгатылган проблемаларның ничек тормышка ашырылуы мәсьәләсе каралды, һәр икесендә дә язучылар, әдәбият һәм сәнгать белгечләре, тәнкыйтьчеләр, галимнәр катнашты. Өченче сөйләшү КПСС Үзәк Комитетының бу мөһим карары чыгуга өч ел тулганда үткәрелде. Шул вакыт эчендә республикабыз газета-журналлары редакцияләре карарда күрсәтелгән чараларны үтәүдә нәрсәләр эшләргә өлгерделәр, нәрсәләргә игътибар җитеп бетмәде — редакция хезмәткәрләре һәм язучыларыбыз катнашында узган әңгәмә шушы сорауларга җавап бирде. Барлык сөйләшүләрнең нәтиҗәләре газетада махсус сәхифә булып дөнья күрде. Дүртенчедән, редакциядә диалог үткәрү матур бер традициягә кереп бара «Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты», • Фән-:ехника революциясе һәм татар әдәбияты» дигән темаларга уздырылган диалоглар газета укучыларда һәм әдәби җәмәгатьчелектә мәгълүм кызыксыну уятты. Мондый сөйләшүләрнең, әңгәмәләрнең кыйммәте шунда: алар тикшерелә торган мәсьәләләрне күмәкләп, дөрес, объектив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Публицистика өлкәсендә туктаусыз эзләнү, яңа адымнар куллану игътибарга лаек. Публицистика проблемасы бүген аеруча зур әһәмияткә ия. Сүз бу өлкәнең дәрәҗәсен күтәрү, аның теоретик багажы, үткенлеге, инандыру көче, публицистның әдәби осталыгы турында бара. Укучыбыз язучылардан, журналистлардан истә калырлык, телдән төшмәслек очерклар, мәкаләләр, публицистик чыгышлар көтә Шул максатны тормышка ашыруда газета-журналларда чыккан очерклар, публицистик мәкаләләр, китаплар турында сөйләшү өчен Язучылар һәм Журналистлар союзларының берләштерелгән җыелышларын, утырышларын үткәрү файдалы булыр иде * * • Без унынчы бишьеллыкка аяк бастык. Ул сыйфат бишьеллыгы буларак тарихта «алыр. Хәзер бар нәрсәгә сыйфат күзлеге аша карала. Катлаулы, җаваплы, бөтен «өчне туплауны таләп итә торган бурыч. «Кызыл Татарстан» газетасында 1930 елның декабрендә басылган «Тун трагедиясе» дигән шигырендә (ул Казандагы мех фабрикаларына багышлап язылган) Һади Такташ сыйфат өчен борчылып болай дип язган иде. Их. егетләр! Илдә сыйфат өчен Көрәш бара (Оят язарга], Ә сез. эшегезне рәтләп эшләмичә. Брак чыгаргансыз базарга!.. Безгә, язучы, журналист, публицистларга, партиябезнең сыйфат өчен көрәш программасын үтәүдә алгы сафта барырга, совет матбугатында, әдәбиятта бу өлкәдә булган бай традицияләрне яңа шартларда, унынчы бишьеллык елларында киң колач белән дәвам иттерергә кирәк. Сыйфат бишьеллыгы бездән, язучылардан, журналистлардан, инициатива, тырышлык, иҗади эзләнү сорый. Инде хәзер беребезнең дә матбугатта тема яңалыгын, вакыт кысанлыгын, оперативлык кирәклеген сылтау итеп, бүген бар. иртәгә онытыла торган әсәрләр белән чыгарга хакыбыз юк. Бу — публицистның үз-үзенә куйган таләбе генә түгел. Бу — художникка тормыш үзе. шул тормышны бизәүче хезмәт геройлары таләбе дә ШӘМСИ ХАММАТОВ ф БИШЬЕЛЛЫК ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА Очерк язган кеше героеның үсеше, характеры формалашу, эчке халәте диалектикасын күрсәтергә омтылуны аның биографиясенә экскурс ясау белән алыштырмасын иде. Кайбер чакта редакциягә аптырап та калгалыйсың: әсәрне укыйсың, укыйсың, геройның энергиясенә сокланасың. Бактың исә, автор әллә кайчан булган вакыйгаларны сөйли икән. Ә аның бүгенге көндә яшәеше, көрәшүе урынына еш кына колхоз-совхоз, предприятие коллективларының уңышларын саннар чагыштырмасы белән күрсәтү күп кулланыла. В. И. Ленин матбугатның, публицистиканың төп бурычы «массаларны тормышның барлык өлкәләреннән алынган җанлы, конкрет мисаллар һәм үрнәкләр нигезендә- тәрбияләү»II дип билгеләгән иде. Максат көн проблемасын, характер конфликтын тасвирлауга кэнәлмәсә, авторның публицистик чыгышы «өчсез, кечкенә, кешеләрне алга пышылдап чакырган сыман- рак булыр. Эндәшкәч шундый итеп эндәшергә кирәк—кайтаваз булып халык колагына, халык күңеленә барып ирешелсен. Публицистикада иң мөһиме нәрсә дигән сорау куелса, җавапны ялкынлы сүзнең тормышта яңгыраган кайтавазы көчлелеге хакында сөйләүдән башларга кирәк; кешеләрнең бәхете һәм иминлеге, аларның рухи дөньясы проблемасын хәл итүдә ул ничек катнаша? Сүз, шулай итеп, публицистиканың иҗтимагый резонанс, фикерләр уята алу көче хакында бара. Газета һәм журнал өчен бишьеллыкның алгы постында торып язган язучылар, журналистлар укучының иҗтимагый аңын тәрбияләү, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне камилләштерү, заман идеясен, замандашларның матурлыгын һәм бөеклеген калку чагылдыру хакында уйланырга тиешләр. Чөнки публицистның җәмәгать эшлеклесе буларак характерлаган ия беренче нәүбәттәге сыйфатлары аның армас-талмас җәмәгать эше, гражданлык темпераменты белән билгеләнә бит. Язучы Г. Марков СССР Язучылары союзының IV пленумында публицистиканы сәгатьнең секунд теле белән тиңләгән иде. Ул болай диде: '-Публицистика — вакыт үлчәве. Әгәр әдәбиятны сәгать механизмы белән чагыштырсак, роман, пьеса, поэме кебек җанрларны аның акрын әйләнеп торган сәгать стрелкасына, ә шигырь, хикәя жанрларын минутларны күрсәтүче стрелкага, публицистиканы исә секунд стрелкасына тиңлисе килә. Секундлардан минутлар, сәгатьләр җыелган кебек, публицистика да әдәбиятның зур жанрлары тууга җирлек әзерли» 2 . Безнең язучы һәм публицистларга әнә шул секунд теленең мөһимлеген, үзенчәлеген, кабатланмаслыгын тою, күрү, күрсәтә белү җитенкерәми. Дөрестән дә, язучылар, публицистлар, тормыштагы мөһим мизгелләрне читләтеп, вакыйганың озынын тасвирлый башлыйлар һәм сүлпәнлектән, күп сүзлелектән, вакыйгалар озынлыгыннан котыла алмыйлар. Ләкин бит гомер итү — көн үткәрү түгел, гомер итү — хәтердә калырдай мизгелләр кичерү белән кадерле әле ул. Безгә дә тормышның, кеше характерының әнә шундый мизгелләрен сайлап алып күрсәтергә кирәк. Публицистика сыйфаты турында сүз алып барганда күз алдында кояшта ялтыраган алмазны тотарга кирәк. Ул да бит, тиешенчә тотмасаң, нурын җуя. Язучылары- бызның, журналистларыбызның иҗат уңышларын искә алганда моны күздән төшереп калдырырга һич ярамый. Публицистика шушындый таләпләр югарылыгыннан әдәби ел йомгакларында гына күзәтелеп калмасын иде, аның хакында көндәлек матбугатта да агымдагы тәнкыйть биреп бару бик әһәмиятле. Әлегә публицистика проблемалары хакында оператив мәкаләләр газеталарда һәм журналларда әллә нидә бер генә күренгәли. Публицистик китаплар гомумән аз рецензияләнә. Безнең публицистика арсеналы теге яки бу факт һәм вакыйгаларны механик чагылдыруга кайтып калган материаллардан арынып, факт һәм вакыйгаларның тормышчан диалектик каршылыгына үтеп кергән, ул каршылыкны үсештә тикшергән, тормышта булырга тиеш һәр нәрсәне ачык күргән очеркязмалар, мәкаләләр исәбенә баесын иде. Андыйларны булдыру — язучылар, журналистлар алдында торган мактаулы бурыч. Аларның сыйфат бишьеллыгы таләпләреннән чыгып язылган чын мәгънәсендә яхшы сыйфатлы үрнәкләрен укыйсы, шулар белән сокланасы, дулкынланасы